Ил белән...
1
...Тарихтан укып беләм:
Ленин бабай үлгәч, халык
Елап калган ил белән...
2
... Ни-нәрсә уйлаганнар?!—
Сталин бабай үлгәч тә,
Ил белән елаганнар...
3
...Уйланам хәйран калып:
Патшабыз әле үлмәгән—
Ил белән елый халык...
4
Гомеремнең кай чоры соң—дөрес?
Кай чоры соң—аның ялганы?!—
Өндәү (!) белән—50 яшем үтте,
Сорау (?) белән—уза калганы...
Мөдәрис Мөхтәсипов
Юкны бушка аудару
Мәсәл
Куян урман буйлап озак чабып йөргәч,
Һәм агач башындагы карганы күргәч,
—Нишлисең?—дигән сорауны бирде кошка.
—Мин аударам,—диде карга,—юкны бушка.
Куян карап озак кына торгач уйлап,
«Нигә,—диде,—мин чабамын урман буйлап,
Бу дөньясына төкереп бер карыймчы,
Карга кебек юкны бушка аударыймчы...»
Агач төбендә ятканда ул тынычлап.
Тәпиләре белән колакларын учлап;
Мәҗбүр булды кинәт торырга сикереп.
Төлкенең ул сораулы карашын күреп:
—Карап торам сиңа һәм син бигрәк көлке!
Нишләп ятасың монда?—дип сорый төлке.
—Күрмисеңмени?—ди куян,—юкны бушка
Аударабыз карга белән, синнән башка.
Хәйләкәр төлке дә күп тормый уйлап.
Юкны бушка аударышырга чамалап;
Ятты куян янына ук ул сузылып,
һәм талды тыныч йокыга онытылып...
Аучыга шул гына кирәк! Озак йөргәч,
Эзләгәнен аяк астында ук күргәч.
Куш көпшәдән икесен тиң атып алды.
Атып алды һәм дә капчыгына салды...
Моны күреп агач башындагы карга,
Әйтте шунда: «Юкны бушка аударырга,
И, тинтәкләр, бу дөньяда була бары
Тик утырган урының булса югары!