ИКЕ ТАМЧЫ КАЕН ЯШЕ
Бу дөньяның караларын
Мин генә агарталмам.
Каралган күңелләрне син
Ничек тә агарт,
Аллам!
Өстә куера болытлар...
Мин генә тараталмам.
Кап-кара болытларны син
Ничек тә тарат,
Аллам!
Туңган, өшегән җаннарны
Мин генә җылыталмам.
Җылыга мохтаҗ җаннарны
Ничек тә җылыт,
Аллам!
Таштай каткан бәгырьләрне
Мин генә йомшарталмам.
Таш бәгырьлеләр күбәйде,—
Ничек тә йомшарт,
Аллам!
Бу дөньяның бөкреләрен
Мин генә төзәталмам.
Синең генә кулдан килә—
Ничек тә төзәт,
Аллам!
Күпме генә тырышсам да
Дөньяны үзгәрталмам.
Бу дөньяны яхшы якка
Ничек тә үзгәрт,
Аллам!
Исән чакта синең алда
Бурычлы булып калмам...
Дөньяны матурлыйк инде—
Ярдәм ит миңа,
Аллам!
Мулланур Вахитовка—
һәйкәлгә һәм революционерга
Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәлен
башка урынга күчерергә җыеналар.
(Газета хәбәрләреннән)
Һәйкәлеңне алып атмакчылар
Ераккарак халык күзеннән.
Алып атмакчылар ул халыкның
Сорамыйча гына үзеннән...
Сиңа тагын кул күтәрмәкчеләр...
Кем хак түгелдер дә, кем хактыр?!
Сине бер кат аттылар бит инде,
Саттылар бит инде бер тапкыр.
Кабереңә чәчәк салыр идем,
Юк ичмасам синең каберең...
Кирәгең дә хәзер калмадымы?
Калмадымы тагын кадерең?
Һәйкәлеңне, димәк, үзеңне дә
Тарих чүплегенә ташлыйкмы?
Һәйкәлләрнең әллә калганын да
Шул чүплеккә ташый башлыйкмы?
Ул чагында бездән ниләр калыр,
Кемнәр калыр безнең милләттән?
Тарих безне тәк тә кыерсыткан,
Тарих безне тәк тә имгәткән...
Милләт өчен син бик кирәк идең,
Терәк идең безгә—татарга.
Сине менә алып атмакчылар...
Бу татарны кем дип атарга?!
Дәүләтчелек диеп, милләт диеп,
Татар каны күпме түгелгән...
Алып атсалар да һәйкәлеңне,
Алып аталмаслар күңелдән.
Егерме дүрт яшьлек һәйкәлеңә
Карап торам менә уйланып:
Милләтебез өчен горурланып,
Милләтебез өчен оялып...
Син көндез кил, Ирек, Казанга!
Башкорт шагыйре Ирек Киньябулатовка
Син Казанга бик соң килеп төштең...
Андый хәлләр, әйе, булгалый.
Охшагандыр сиңа төнге Казан,
Төнге Тукай, төнге Кол Гали.
Төнге Сәйдәшне һәм Кол Шәрифне
Мин күрсәтми сиңа каламмы?
Төнге Казансуны, Кремльне,
Йә булмаса, төнге Кабанны...
Төнге Казан хәтерләтеп тора
Ханлык чәчәк аткан заманны.
Төнге Казан ул әкият кебек,
Яшерә ул күпме яманны.
Күпме хыял, күпме тылсым әнә,
Күпме сагыш төн күзләрендә...
Төнге Казан—төнге Казан инде...
Казан гүзәл көндезләрен дә.
Бик популяр хәзер «Ирек» дигән
Синең исем Татар Илендә.
«Ирек» дигән сүз ул һәр татарның
Күңелендә һәм дә телендә.
Син кунакка килгәч, «ирек» сүзе
Ешрак кабатлана башлады.
«Казанга да Ирек килде» диеп
Пышылдады Казан ташлары.
Без иреккә хәтта һәйкәл салдык:
Була—барып башны исәк тә.
Син «Хөррият» дигән ул һәйкәлне
Үзеңә дә диеп исәплә!
Бездә хәтта Ирек мәйданы бар,
Яулап булмаса да ирекне.
Яулаган да кебек булган идек,
Шиңдерделәр бик тиз кикрикне...
Казан хәзер, юк, элекке түгел...
Ах, элекке булсын иде ул.
Татарныкы булып, татарымның
Моңы белән тулсын иде ул...
Тик барыбер безнең Казан әле
Татарныкы диеп атарлык...
Бик эзләсәң әгәр, аз булса да
Бар әле, бар бездә татарлык.
Мин шат булыр идем, Казаннан син
Татарлыкны күбрәк табалсаң.
Табарсың да әле—Казаныма
Башкорт күзе белән карасаң...
Төннәрен дә, көннәрен дә күрдек—
Бар да килде безнең заманга...
Төнге Казан матур, ә шулай да
Син көндез кил, Ирек, Казанга!
Бәйрәм
Бәйрәмнәрне көтү рәхәт.
Әзерләнү—ләззәт.
Көтәсең аны озаклап,
Көтәсең әз-әзләп...
Көн аралаш бәйрәм хәзер,
Бәйрәмгә без оста!
Тик шунысы, ни өчендер
Бәйрәмнәр бик кыска.
Юк, юк, озыннары да бар:
Атна, айлыклары...
Бәйрәмнәргә китеп бара
Илнең байлыклары.
Җырла да бие, күңел ач,
Аракыда коен!
Бәйрәм итүләре рәхәт,
Бәйрәмнән соң кыен...
Бәйрәм итәргә дигәндә,
Җаен без табабыз...
Бәйрәмнәрдән арынганда
Эшләп тә алабыз.
Иртән эшкә ашыгабыз
Торып көчкә генә...
Бәйрәмнәргә түзгән халык
Түзәр эшкә генә.
Сандугачлар сайраганда...
Сандугачлар сайраганда
Кем шигырь яза инде?
Югыйсә, шундый матур таң,
Югыйсә, яз да инде!..
Сандугачларның телләрен
Ничек кенә аңларга?
Нигә өзгәләнә алар,
Нинди моң ул аларда?
Сандугачлар безнең иңгә
Килеп кунмас шул инде.
Сандугачны да уздырып
Язып булмас шул инде...
Сандугачлар сайраганда
Акылдан яза-яза,
Шагыйрьләр шигырь язалмый,
Шагыйрьләр телдән яза.
Бездә...
Кеше үзенең бөек икәнлеген
Каян белер иде үлмәсә...
Ә. Атнабай
Талантларны яратмыйлар...
Сәбәбе бар, димәк ки.
Талантлылар болан да аз,—
Алары да кирәкми.
Талантлар талантсызларга
Комачаулый язарга.
Талантлылар бик күп булмый,—
Бирелә ул азларга.
Бездә бик талантлы булу
Тыйнаксызлык санала.
Бездә күбрәк урта куллар
Санлана һәм данлана!..
Бездә бит бар да бертигез,
Бар да «шәп», бар да «оста»!
Исәндә син талант түгел,
Ә үлгәч, пожалуйста!
Бездә үлгәннәр почетта...
Юк аның юлы башка:
Бик яраттырасың килсә,
Үләргә кирәк башта!
Ике тамчы каен яше
Үскәндә дә үстем бит мин
Каеннар кочагында.
Каеннар да минем кебек
Яшь иде ул чагында.
Малай чагым калды инде
Каен араларында,
Минем дә әрнүләрем бар
Каен яраларында...
Картайган инде каеннар,
Олыгайдым үзем дә.
Ике тамчы каен яше—
Минем ике күземдә.
Гөнаһ...
Батып беттек гөнаһларга:
Тездән, билдән, муеннан!
Безнең бу гөнаһларыбыз
Узды бугай уеннан.
Гөнаһка баткан халкымны
Куям кайчак жәлләп тә.
Болай булса, озакламый
Татар калмас җәннәткә.
***
Сүзләрең көмеш булса да,
Дәшмәвең—мең алтын...
Шулай диеп өйрәттеләр
Безнең татар халкын.
Кирәктә дә дәшмәдек без,
Уйлап алдын-артын...
Күпме генә дәшмәсәк тә
Булалмадык алтын.
Бар бит ул!
Бар бит ул Мәҗнүн шикелле
Ярата белүчеләр:
Мәхәббәт өчен берсүзсез
Утларга керүчеләр!
Утларда янган чакта да
Ярата алучылар,
Мәхәббәт утында янып,
Тарихта калучылар!
Мәҗнүндәй тагын берәрсе
Бар микән, дип сорагыз...
Әйтсәм әйтим: андый Мәҗнүн
Үзебез дип торабыз.