Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дания Нәгыймуллина

 

Мин—Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан. Шаян, уйчан, үҗәт, тыңлаучан, хыялый һәм  максатчан кыз.

Хәзерге вакытта Казан сәүдә-икътисад техникумында белем алам. Шигырьләрем басылганда тәмамлаган булырмын инде,чөнки соңгы курста укыйм.

 

Гөнаһлы җиһан

Мин гаҗәпкә калмам кебек, әгәр

Җир әйләнеп беркөн туктаса,

 Кылган гөнаһларны кичералмый

 Язмыш таяклары тукмаса.

 

Гаҗәпләнмәм, кояш чыкмый гына

Оятыннан торса кызарып,

Җиһан тулы нәфрәтләрдән өркеп

Бәби туса әгәр соңарып.

 

Тәнен сатканнарга ачу итеп

Күкләр меңгә әгәр ярылса,

Сәерсенмәм. Адым саен сүгенү

Тузан булып җанга сарыла.

 

Кара туфрак кардәш-туганнарның

 Сеңдергән күп садә каннарын.

«Кичер безне»,—диеп әби сала

 Мәчетләргә сәдакаларын.

 

Тынгысызлык

Үҗәтләнеп гөнаһлы җиһанга

Туа алсу таң.

Дөньясына зәһәр рәнҗеш төшкән

Үпкә, ярсудан.

 

Юып элгән керләр агармаган—

Күренә табы.

Аталмыйча сулды гөлчәчәгем...

Ни булды тагы?

Көзге кыйпылчыгы үтеп кергән

Кан тамырына.

Акчарлаклар очкан җирдән аска

 Хис томырыла.

 

Халкыма

Таң туа... Салдыр тәрәздән

Караңгы пәрдәләрең.

Җиләк-җимеш белән тутыр

Милләтең әрҗәләрен.

 

Күгәректән азат иттер

Тутыккан татар җанын.

 Милләттәшләрең кайтсыннар

Сагнып Татарстанын.

 

Куркып караш ташлап ятма

Камышлык арасыннан.

Тарихларга керә күрмә

 «Титаник»-караб сыман.

 

Кабер ташы куймасыннар

Сиңа өметләр өзеп.

Җимерелгән диварларны

 Җибәр яңадан төзеп!

 

Тормыш кануны

Тормыш юлын уч төбеннән карап,

Тигез җиргә басма салабыз.

Эшсез күкеләргә боерабыз:

 «Гомерләрне мильләп санагыз!»

Карта ачып, шуңа ышанабыз,

Ерагаеп Бөек Алладан.

Кеше күзгә төтен җибәрсә дә,

 Тәкъдирләрне кемнәр алдаган?

Тау кадәрле бәхет алыр иде

 Күпләр, биреп булган акчасын.

 Гамәл аша кеше үзе сайлый

 Тәмуг яки җәннәт бакчасын.

Тормыш кануннары юк диябез

Атлаганда җәбер-золымнан.

Безнең тормыш үрнәге ул—Коръән!

Раббым, сакла гөнаһ юлыннан.

 

Өйнең нуры

Ап-ак болытларга карап

 Йөзә өч лачын.

Белдең микән безнең, әни,

Берчак очасын?

Изге эш-гамәлләреңнән

Сузылган күпер.

Шуның аша саф чишмәгә

 Йөрүче күптер.

Күзләрең нуры, әнием,

Җылыта өйне.

Эретә назлы кулларың

Җандагы җөйне.

***

Синнән калган зәңгәр күлгә

Ком сибәм учлап-учлап.

Син сындырган канатымның

Каурыен ятам очлап.

 

Хыялга тугры калам

Мин хыялга тугры калам!

 Дуслар өмет өзгәндә дә

Мәрхәмәтле бул, Аллам.

Хыялларга тугры калам...

Очкын бәреп торсын өчен

Каләмнән кулым алмам.

Хыялыма тугры калам.

Сагыш эземә басса да,

Өмет канатын салмам.

Хыялыма калам тугры!

 Мин очлаган кояш нуры

 Хыялга очсын туры!

Соңару

«Яратмадым» диеп ялганлама,

 Күзләреңнән укыйм киресен.

Сагынуның тозлы тәмен тоеп,

Төшләремә килеп керерсең.

Кайтавазлар толымнары кебек

Сарылырсың минем тәрәзгә.

Соңгы өмет тамчың төшеп калыр

 Карлы юлдан үткән тар эзгә.

Чагылганмы күзләр ал кояштан?

 Тузан баса көмеш яшьләрем...

Йөрәгемне әрнү басканда да

«Мин бәхетле» диеп яшәрмен.

Чуар күктән җыям итәгемә

Йолдызларның иң-иң асылын.

Көзге яфрак сәйләннәрен кушып

 Тәрәзәмә ясыйм яз сынын.

Эт тормышы

 Аксаклап һәм иеп башыңны

Кайларга, и маэмай, юл тотыш?

Төш булса, уяныр идең дә,

Әмма ул—тәкъдирең, ул—тормыш!

Ул—тормыш!

Кемнәрдер, йомшакта чәңгелдәп,

Ризасыз булуын аңлата.

Урамның тузаны—туганың.

Кояшсыз тагын бер таң ата

Таң ата...

Язмышың кебек үк тигәнәк

Артыңнан калырга уйламый.

Күзеңнән тын гына яшь тама...

Әйтәсең: көчлеләр уламый.

Уламый.

Бер кеше сиңа дип калдырган

 Ризыкны таптады башкасы.

Изгелек буенча үлчәсәң,

Хәзерге замана—таш гасыр.

Таш гасыр.

Әкренләп чокырлы юллардан

 Атлыйсың, мескен эт, каядыр...

Көлмәгез сез аннан. Тормышта

Һәркемнең аягы таядыр.

Таядыр...