Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ КАМИЛ

 

Үзем түлим

VII сыйныфларга күчкәч зурлар киносына йөрисен килә башлый икән ул. Бала-чагалар арасында чуалган кызларнын кызыгы бетә. Залдагы пырыш-пырыш борын тартыш, этеш-төртеш, рәт арасында йөгереп йөреш, кычкырып сөйләшеп утырулар—барысы да ачуны гына китерә, бу мескенлектән әкренләп котылу җаен карыйсың.

Кич житкәч, киенеп-төзәнеп, ислемайлар сибенеп чыккан кызларның сере арта, адымнары салмаклана. Партадашың Зәкиягә дә ничектер сокланып, сагыну белән карыйсың. Аның яныннан үткәндә минем дә гәүдәм турая, муеным озыная, күз алларым яктырып китә.

Миңа да «кино җене кагылды» дигән сүз инде бу! Клуб тәрәзәләрен каплап кына төшкән ясалма күләгәдә йөрми ул җен. Аңа залдагы чын караңгылык, кызлар кулына үрелгән чакта да күршеләрен күрмәслек җете кара төн кирәк. Кино өзелеп, залда ут сүнгән арада сөенә-сөенә яшәп ала инде ул җен...

Моңарчы кичке дүртләрдәге биш тиенлек сеанслар да ярап тора иде. Өйгә кайтканда урам буйлап бер-беренне бүлдерә-бүлдерә көләсен, үртәшәсең, бәхәсләшәсең. Зурлар каршы очрап, киносы кызыкмы, дип сорыйлар. Йә мактап туя алмыйсың киноны, йә бөтенләй бетереп ташлыйсын. Башка нәрсәләргә ис китми торган иде.

Безнең Шәледә зурлар киносына керәм дисәң паспорт сорамыйлар анысы, егерме тиен акчаң гына булсын! Элек ике сум иде ул. Гагарин галәмгә очкан елны бәяләрнең бер нуле югалды—акча алышынып, ун тапкырга кечерәеп калды. Аһ, ул яңа акчаларның матурлыгы! Затлы, тансык, көчле иде алар!

Авыл зур булгач, көн саен кино: бүген комедия, иртәгә «шпионаж», аннан индийский.  Ул арада Казаннан концерт килеп төшә. Безгә акча күп китә...

Әйе, буш шешә белән бер йомырка китереп тапшырсаң, авылдагы өч кибетнен теләсә кайсысы ялык-йолык килеп торган егерме тиенлекне тоттыра инде кулыңа. Сельпога авыл хуҗалыгы продукциясе җыю планы куелган, буш шешәнне тавык йомыркасы белән түгел, сарык йонына төреп илтсән дә акчага әйләндереп бирәләр.

Әти үлгәннән соң безнең өйдә аракы эчәрдәй кеше калмады, керосиннан бушаган шешәләрне дә эчен-тышын кычыткан белән юып тапшырдым инде.

Бушлай кинолар зур бәйрәмнәрдә генә: 8 Март, Җиңү көне, Октябрь бәйрәме...

Әнә, колхозның отчет-сайлау җыелышы бара. Ул да зур бәйрәм. Сельподан ярминкә төялеп килгән. Клубның фойе дип аталган ягына рәт-рәт ләвкәләр тезелгән, алар шәһәр нигъмәте, тәм-том, алма-хөрмә белән сыгылып тора. Әти-әниләр бу көнне юмарт, колхоз җитәкчелеге дә никтер шәфкатьле бу көнне.

Сыйланып тамак туйгач мажара кирәк бит инде, ә маҗара клубнын кино күрсәтә торган ягында. Анда җыелыш бара...

Без, җиденчеләр, инде мондый сайлауларга ияләнеп барабыз. Колхоз председателе алышынасы елны өч йөз урынлы залга биш йөз кеше кереп туласын да алдан ук белеп торабыз. Залдагы әрләш-кычкырышнын туктаганын урам ягында көтеп йөрибез.

Соңыннан бушлай кино була!

Безгә иске председатель калса шәбрәк, кешесе дә әзрәк була, алдан ук кереп утырып урын алып өлгерәбез, залдан куып чыгаручы да юк

Председательнең кәгазьгә язылган докладында без аңларлык юллар да бар. «Колхоз көче белән, 650 бала укырлык яна мәктәп салыначак . Бүгенгесе көндә унөч йөк машинасы, җиде комбайн, сигез тракторыбыз бар... Авылда ике «Урал» мотоциклы, бер «Москвич», җиде телевизор исәптә...»

Бездә ин бай кеше—комбайнчы. Җиде телевизор да аларныкы. Ну кызыгабыз үзләренә—өеннән чыкмыйча гына сөйгән кызын белән кино карап утыр әле син! Телевизордагы киноларны бер дә кыскартмыйлар ди. Ә безнең Ибрай, бу өлешен балаларга күрсәтергә ярамый, ә бу өлеше зурлар өчен күңелсез дип бер-ике кисәген төшерә дә калдыра. Моны белмәгән кеше юк инде

Тагын бер бушлай кино караганыбыз истә калган.

Герой-пионер Марат Казей исемендәге безнен отряд (класс дип әйтик инде) тимер-томыр җыю буенча мәктәптә беренче урынга чыкты. Председатель бөтен укучыларны линейкага тезеп мактады. Безне район үзәгендәге «Вперед» кинотеатрына бушлай сәяхәт белән бүләкләде. Ике серияле «Война и мир»ны карарга, беренче тапкыр киң форматлы, төсле һәм бушлай кинога барабыз!

Мәктәп машинасына урындыклар тезеп утырттылар, әржәнен борт кырыенда укытучылар, ә без—уртада. Егерме алтыбыз да! Беркем дә дәрес калдырмады бүген! Өйрәнгән җырларыбызны җырларга сигез чакрымлы урман юлы җитмәде.

Өч сәгатьлек кино барышында мин «Война и мир» киносындагы Наташа Ростовага охшаган бер рус кызы белән танышып, адреслар алышып өлгердем. Ул күрше Анненково авылыннан Нина Леонтьева иде. Нина белән без өйгә кайту белән, бүгеннән башлап, хат алышырга сүз бирдек. Шәленекеләр кечкенәдән базар юлын таптаган халык, мин дә рус кызынын адресын алырлык кына русча беләм инде. Без «Сугыш белән солых» арасында пышылдашып утырган арада май кояшы әллә кайчан баеп, сигез чакрымлы нарат урманы дөм карурманга әверелгән иде инде Ике чакрым үттек микән, машинабызның алгы көпчәге шартлады. Жиргә коелдык. Караңгыда кармаланып, арткы парлы көпчәкнең сыңарын алга күчереп куйдылар. Янә ярты чакрым үттек микән, алгы көпчәкнең икенчесе—«шарт!» Тагын арткы көпчәкнең берсен күчереп куйдык. Инде машинабызның исән көпчәге дүртәү генә калды. Ярты юлга житәр-җитмәс килеш тагын, бу юлысы инде арткы көпчәкнең сул яктагысы ярылды. Мәктәп машинасы өч көпчәк өстендә калды

Шунда мин авыл шоферларының тапкырлыгына сокландым, яшерен-батырын түгел, үскәч үзем дә шофер булыр идем дигән уй туды хәтта.. Шофер абыебыз дөм караңгы урман эченнән өч-дүрт метр чамасындагы юан сиртмә кисеп алып чыкты (Авылныкылар балтасыз йөрми инде.) һәм көпчәксез калган арткы күчәрне шул сиртмәгә бастырды

—Ачуланмагыз, җәяү кайтырсыз инде,—диде шофер. —Мин сызган юлдан тайпылмагыз, адашырсыз,—дип шаяртты да әле үзенчә.

Чынлап та, өч көпчәкле машина кузгалып китте, ә дүртенче көпчәк урынына куелган сиртмә такыр юлны тырнап, буразна сызып бара

Мәктәп машинасы сызган туры юлдан төнге берләрдә кайтып җиттек. Радиаторы кызмасын диптер инде, шофер туктап-туктап көтеп алды, анын ерак китмәве батырайта иде безне

Төнге юлда мин Зәкия белән дә, Мөслимә, Әлфия белән дә сөйләшмәдем, Нинага язасы беренче хатның эчтәлеген иншалап бардым. Юл газапларын тәфсилләп язып булмас, русча түгел, татарчалап язсам да механизаторлардан башка кеше аңламас

Без кино караган арада машинабызның өч көпчәгенә дә пәке белән кадаганнар икән. Мин Анненково малайларыннан шикләндем.

Нина белән без бер ел хат алыштык. Сигезенчене тәмамлагач килгән сонгы хаты хәтеремдә: «Коля (Мин инде бу.), извини, я уехала в Казань. И фамилия у меня теперь не Леонтьева, а Власова... Не обижайся!»—диелгән иде. Тагын унбиш елдан Анненково дигән авыл да бетте Сигез классны тәмамлауга ук фамилия алыштыручылары күбәйгәндер, ахрысы... Хәер, болары инде минем бәләкәй чакларга бигүк кагылмый. Мин үзем дә дүртенче сыйныфта укыганда ук Хәйдәр абыемның хатынына—Фәризә жингигә әйләнәм дип елаган кеше..

Шулай итеп, без җиденчене тәмамлап киләбез. Май аен да җиңсәк, җәйге каникуллар башлана.

Кино җене кагылгач, өйдә утырам димә. Көн саен клубка чыгар өчен акча җиткерер хәл юк.

Урамыбызнын дүрт малае, ничегрәк акча эшләргә микән дип баш ватып утырабыз. Елнын да җайсыз- ашсыз чагы, кала базарына илтеп сатар иден—шомырт- җиләк чәчәк атмаган, суган кыягы чыкмаган... Бер кило ландыш чәчәге киптерсәң, аптекалар биш сумга ала икән алуын. Ләкин ул чаклы энҗе чәчәк үсми шул бездә. Авылдан алты көтү чыгып җәй буе урман таптый. Нарат күркәсенең дә килосы унике тиен, тик акчалата түгел, йә утын, йә деловой нарат белән түлиләр. Утильчегә капчыклап иске чүпрәк, сөяк-санак җыеп тапшырсаң, алтышар тиеннән ярыйсы гына җыела. Тик хикмәт тә шунда—кино җене кагылганнан бирле капчык күтәреп тыкрык таптап йөрүләре хурландыра башлады.

Заготовка турында сүз чыккач, Рафаэль дигәнебез әйтеп куймасынмы: бурсык, әрлән, йомран тиреләренең дә бәясе ару гына икән...

Рафаэльгә ышанмый хәл юк, тире җыючы ана әнисе ягыннан туган тиешле кеше.

Бурсыкларның кайда яшәгәнен беребез дә белми булып чыкты. Аучы Нәгыйм абыйдан сорасаң да әйтмәячәк инде ул аны. Ә менә әрлән-йомраннын кайдалыгын Рафаэль үзе әйтеп бирде—Коры Кәвәл буенда икән. Анын әтисе колхозның баш агрономы, узган җәйдә Коры Кәвәл басуына җитмеш гектар борчак чәчкәниек, йомран ашап бетерде, быел өч йөз гектар чәчәбез, тыгынсыннар, дип әйтеп әйткән ди.

Иртән иртүк торып Коры Кәвәлгә акча эшләргә чыгып киттек, капчык асып. Көне буена дигәч, үзебезне генә җибәрмәделәр. «Трай» тибеп «шакал трест»лыкта йөрмәссез, кәҗә-сарыкларны да җир иснәтеп алып кайтырсыз, диделәр. Әле авыл көтүе чыгарга иртәрәк, мал-туар өйдә җәйне сагынып үкереп ята.

Йомраннар безне сыбызгылар белән каршы алды: арт аякларына басып, малай- шалай шикелле, әллә ике бармагын авызына кабып әче итеп сызгыралар шунда. Анысы ерактан аермачык күренми, якын килә башласаң, текә ояларына чумалар. «Сызгырма, акчаң булмас!»-дигән ырымны без беләбез, ә йомраннар аны каян белсен?!

Йомран төннегенә ерганактан су ташыйбыз, күнитекләр белән. Ике итек-бер чиләк. Алты чиләк су тутыргач, оядан йомран башы күренде Чалбар каешыннан элмәк ясап, муеныннан сөйрәп алдык тегене. Кыш буе өнендә кипкән борчак кимереп кайралган тешләрен ыржайткан, камыт энәсе кебек очлы тырнакларын  элмәктән  ычкынса, битенә сикереп, тәүбә-тәүбә, кино җенен чыгара.

Тизрәк капчык эченә ыргытып, элмәкне бушаттык.

Шушы тирәдән генә сигез йомран чүпләдек. Калганнары тоттырмады, салган су буш ояларга сенеп кенә барды.

Бер әрлән оясы да очраган иде, тик ул бер чиләкле самавыр морҗасы юанлыгы, күнитек белән су ташып кына тутырырлык түгел... Төннегенә колак терәп тыңлаган идем—Жир шарынын теге ягыннан һинд кызларының җырлаганы ишетелә сыман.

Кеше башына икешәр йомран тия, боларын сатып акчасын туздырып карыйк әле, аннан сон тагын килербез дидек тә, кояшнын баеганын көтмичә үзебез байлык артыннан ашыктык.

Капчыкны биштәрләү һич мөмкин түгел иде, утыз ике тәпиле тырнак тишеп чыккан. Озын таякка асып юл буе икәүләп күтәрергә туры килде.

Тире җыючы Гатаулла абый биштәрне ачып карады да, авызын бөрештереп кенә сызгырып куйды: тәк, ди бу, фәлән дә төгән, мин тирене тере килеш җыймыйм, боларны тунарга кирәк.

Әйтергә генә ансат, тунаганчы чалырга кирәк бит әле бу тешләкләрне! Хәер, авылда мал чалучылар бетмәгән Өлешкә керерләр инде.

Шунда башыма бер шәп сорау килде, минәйтәм, ничә сум сон монын берсе?

—Алты тиен,—диде Гатаулла абый.

Без аны шаярта дип уйладык, чынлап та бер йомран тиресе алты тиен генә икән... Алты тиен—бер, ике һәм өч тиенлек бакыр-бокыр булып күз алдымда тора. Акча алышынгач, бу сары тимерләр иске-москы килеш әйләнештә калды. Яна егерме тиенлекләр арасында бик ямьсез иде алар.

Йомран чалдырып йөреп бәеткә керәсебез килмәде.

Сигез йомранлы капчыкны күтәреп өйләргә кайтып барабыз... Песи ашамый инде боларны, Коры Кәвәлгә илтсәң, соңга калдык, клубка чыгар чак җитеп килә.

Әниләр күрсә, каравыл кычкырачак!

Дүртебез дә, сүз куешкандай, күпер өстендә туктап калдык Инешнең зур елгага охшарга тырышып масаеп аккан мәле. Як-якка каранып кеше юклыкка ышандык та капчыктагы борчак убырларын язгы ташкынга селкедек

Без генә белмәгәнбез, шәп йөзәләр икән, «эһ» дигәнче сөзәк ярга чыгып, Гатаулла абыйларның бакча башындагы таллыкка кереп югалдылар

Әни чишмәдән кайткан саен йомраннар хакында хәвефле яңалык көтәм. Шөкер, авылыбыз алардан кеше теленә керерлек зур зыян күрмәде бугай. Инде 46 ел көтәм Ишетелер иде.

 

Ул җәйне мин каникулга чыккач прицепщик булып эшкә урнаштым Коры Кәвәл басуыннан борчак саламы әвәләгәндә Каюм абыйның «Владимировец» тракторыннан өркеп качкан симез йомраннар күренгәләде. Тик сызгырмыйлар иде инде алар.

Сабантуй алдыннан механизаторларга хезмәт хакы бирделәр. Кесәгә кәгазь акчалар керде. Аһ, ул акчаларның матурлыгы! Кичке киноларга йөрү үзе бәйрәм хәзер Рәшидәне кунак кызы белән алдан үткәрәм дә, киномеханик Ибрайга горур гына ияк кагам:

—Үзем түлим!