БЕРЛӘШИК!
Җитмәде безгә һич бердәмлек
Баш булды безгә гел таркаулык.
Мең җирдә мең учак пыскыды,
Мең дулкын булып без вакландык.
Бу таркаулыкның «әҗерен» даими тоеп, татып торабыз. Ләкин милләтебез клиник үлемгә җитеп килгәндә дә, бик азларны санамаганда, без һаман тыныч, ваемсыз әле.
Бу мәкаләм, бәлки, өзек-төтек чыгар. Чөнки элеккеләренә өстәп кенә язам. Язып та әлләни юк: чукракны колаклы, сукырны күзле, гамьсезне гамьле итә алмыйсың икән ул. Әмма дәшми дә кала алмыйм.
90нчы еллар башында халкыбызның бер өлеше уянган да иде. Ләкин 9-10 елдан, инде яуланган хөрлекне үзләре үк саткан (арзанга түгелдер) җитәкчеләребез ягына карап төкерендек тә, Мәскәүгә юрган астыннан йодрык күрсәттек тә, тагын гырлап йокыга киттек.
Төп хаталарыбыз да шул тирәдә булды: олуг түрәләребезгә мөкиббөнлек һәм дә Рәсәй хакимиятеннән азмы-күпме гаделлек өмет итү...
Яулап алынганнарны түгел, үз халкын да халыкка санамаган Мәскәү Кремленнән бүләк төсендә нидер тамар дип уйлау—ахмаклык. Демократик традицияләрнең әсәре дә булмаган илдә тиз арада яңа тип җитәкчеләр үсеп чыгар дип тә өметләнмик. Ярсымыйк һәм нәфрәтләнмик тә, нинди вәзгыятьтә ни көтөсен белеп эш итик—бары шул гына.
Рәсәй тәрәзләрендә дөнья күрсенгә демократик пәрдәләр җилфердәгән 1990-94 елларда, зур авырлык белән, эзлекле рәвештә—ныклык, тәвәккәллек, кайчакта хәтта чын батырлык та күрсәтеп, ул чакта шактый көчле булган милли хәрәкәткә һәм аның лидерларына таянып, Татарстан җитәкчелеге, бу, әлбәттә, М.Шәймиев һәм шактый дәрәҗәдә М. Сабиров һәм Ф. Мөхәммәтшин, Дәүләт суверенитеты турында декларация игълан итүгә, шуны раслаган референдум үткәрүгә, аның нәтиҗәләрен закон төсендә теркәгән. Конституция кабул итүгә һәм шуларда салынган мөстәкыйльлекнең төп өлеше кергән. Шартнамә булдыруга, ягъни моны Мәскәүдән дә раслатуга ирештеләр. Димәк, алда бер киртә дә калмады диярлек. Ләкин нәкъ менә Шартнамәдән соң кинәт серле бер чигенү башланды. Ул берөзлексез әлегәчә дәвам итә.
Хикмәт нидә соң? Мин үзем моны болайрак аңладым. Рәсәй капитализм төзи башлагач, ашыгыч рәвештә капиталистлар кирәк булды. «Обогащайтесь!» дигән шигарь игълан ителде. Бусы күбрәк халык күрсенг,ә имеш, теләгән һәркемнең мөмкинлеге бар, тырышлыгың һәм осталыгың гына булсын, янәсе Ләкин зур байлыкның ишекләре махсус исемлекләр буенча гына ачылды шикелле. Менә шунда безнең хакимнәрнең дә капитализм төзү дәрте тулып ташты булса кирәк Алар да адәм балалары бит! Югыйсә Татарстаныбыз бөтенләй башка юддан бара ала иде. Завод-фабрикаларны, колхоз-совхозларны анда эшләүчеләрнең уртак милке итеп. Ягъни халык гамен гамьләп Заманында Казанга сыймыйча Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган мөстәкыйль фикерле олуг галимебез Әгъдес Борһанов нәкъ менә шундый тәкъдим белән безнең җитәкчеләр янына кергән дип белем. Шул юлдан китсәк, гаделрәк кенә түгел, отышлырак та буласы иде кана Халкыбыз башка өлкә-рөспубликаларныкыннан шәбрәк яшәгәнгә мөстәкыйльлегебезнең нигезе дә тимер-бетон булыр иде, аны берәүнең дә җуясы килмәс иде.
330 сум— Казанькомпрөссормаш»ның элекке җитәкчесе Әхмәт Галиевнең (заводны үстерүгә һәм дөньякүләм танытуга гаять зур көч салган кеше!) айлык хезмәт хакы әнә шундый булган. Хәзерге директорларныкы күпме икән? Сорап карагыз, бәлкем, әйтерләр? Ә бит директорлар керем җәһәтеннән бала-чагалар гына әле Кесә белән кесә арасындагы аерма, берәүләргә күктән төшкән милек исәбенә, дөньяда беркайда да булмаганча зурайды.
«Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларының күпчелек өлеше ана телен һәм әдәбиятын өйрәнми һәм белми, шунлыктан татар телен начар беләләр яки бөтенләй белмиләр, татар халкы гасырлар буена тудырган мәдәнияттән читләшәләр». «Мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшләр чынлап та бик мөшкел. Без татар мәктәбенең асылда юкка чыгарылу куркынычы алдында торабыз.—Моны кем әйткән дип уйлыйсыз? Берәр татар түрәсе авызыннан моның ише сүзнең чыкканы бармы? КПСС өлкә комитетының беренче секретаре әйткән, 1958 елны Семен Игнатьев урыс кешесе. Аның да ниндие әле—1951-53 елларда СССР Дәүләт иминлеге министры булган зат! Ул «Татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы мәсьәләне партия өлкә комитетының 1958 елның 21 маенда үткән пленумына чыгара. Татар телен чын-чынлап күтәрә торган карарлар кабул ителә. Ләкин Моның белән кайбер татарлар килешми, мәсәлән элекке беренче секретарь З. Моратов. Ул, Игнатьевны милләтчелектә гаепләп, КПСС Үзәк комитетына мөрәҗәгать итә. Икенче секретарь С. Батыев та хупламый моны Нәтиҗәдә Игнатьев эшеннән алына. Сүз уңаеннан әйтик, хәзер күпләрнең күзен кыздыра торган Тукай премиясе дә С.Игнатьев фатихасы белән гамәлгә куела һәм аның урынына Ф.Табеев килгәчтен 5 ел буена бирелми тора».
Рәсәйнең мәгариф министры Д.Толстой 1870 елны болай дип язган: «Илебездә яшәүче барча инородецларны укытуның ахыр максаты, һичшиксез, аларны урыслаштыру һәм урыс халкына кушудан гыйбарәт булырга тиеш.» СССР чорында да, соңрак Россия Федерациясе дип аталган мәмләкәттә дә бу эш әкертен һәм астыртын башкарылса, соңгы бер-ике елда ачыктан-ачык һәм җимертеп диярлек эшли башладылар. Курыкмыйча. Бераз шикләнү булса да, бездән түгел, Кавказ республикаларыннандыр. Аларны урыслаштыру мәшәкатьле һәм шау-шулы эшкә әйләнергә мөмкин.
Фәндәс Сафиуллин язып чыккан хәл бик тә гыйбрәтле. Без латин әлифбасын кертәбез дип йөргәндә Думада моны тыйган закон проекты тикшерүгә чыгарыла. Рәсәй хакимнәре шул беренче укудан ары китәргә уйламыйлар да, чөнки Татарстанда шуннан соң гарасат кубасына шикләнмиләр. Бу үзенә күрә бер йодрык изәп алу, сынап карау гына була. Татарстан хакимнәре коелып төшкәч һәм бөтен эшне шундук туктаткач, халыкта дәшмәгәч, закон кабул ителә Фәндәс абый моны белеп сөйли, чөнки ул чакта Дума депутаты иде. Менә шунда безнең никадәр гайрәтле халык икәнебез, безне теләсә нишләтеп булганлыгы ачыклана да инде.
Татар түрә булса, түргә урыс чабатасын элә. Каян килә бу? Иң әүвәл—гасырлар буена астыртын рәвештә кертелгән тәрбиядән. Безнең башларга салынган сайланма гыйлемнән...
Референдум үткәрәбез дип янып йөргән чакта М.Шәймиев Россия телевидениесенең «Без ретуши» дигән тапшыруында 7-8 иң гайәр журналистның үткеннән дә үткен сорауларына җавап бирде. Булдырды, сөенеп утырдык. Ләкин күңелне бер нәрсә тырнап куйды: сезнең өчен үрнәк сәясәтче кем дигәч, президентыбыз Петр 1 не атады. Татарга иң зур зыян салган ике патшаның берсен Татарга гынамы? Ключевский атлы тарихчы аның турында болай дип язган: «Чтобы защитить отечество от врагов, Петр опустил его больше всякого врага »
Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтында, кулъязмалар бүлегендә татар язуының үсеше музеен буддыру идеясе туа. Иң борынгы чорларга ук ялганган мөһим язма документларның мәңге сакланышын тәэмин итәчәк, кулъязмаларның күплеге җәһәтеннән әрмәннең мәшһүр «Матадаран»ыннан да ким дигәндә калышмаячак, татарга шөһрәт китерәчәк бу музейны бар итү акчага терәлеп кала. Мәсьәләне тикшерергә килгән чиновник, кулъязма өемнәрен күрә дә, «Шушы мусор өчен шау-шу куптардыгызмени?!»—ди.
Татарстан дигән республикада татар язмышына тәэсир итә торган мөһим постларда утырган, шуның өчен зур гына эш хаклары алган, ул урыннарга татар булган өчен куелган күп кенә түрәләргә татар халкының иң кадерле ядкарьләре дә, аның гомумән яшәве-яшәмәве дә—чүп тә түгел! Кайберләре татарның киләчәген җимерүгә бәлкем әле аңлы рәвештә дә хезмәт итәдер. Татар анасын да сатар дигән суз шундыйларга карыйдыр ул. Әнә шулар да бездә рәхәт яши, карьера ясый ала бит! Гомуми тырышлык белән дөньяның татар мәркәзендә шундый хәл-халәт хасил ителде ки, аны үз җиребездә үзебез булып яшик дип Кытайдан Казанга күчеп килгәчтен тәмам күңеле кайткан Зифа Табиева сүзләре белән генә аңлатып буладыр. «Әллә татар булып калыр өчен чит илдә яшәргә кирәк микән ул?» Мондый гайре табигый хәл дәүләт җитәкчеләребезнең күптән йокысын качырырга тиеш иде юкса. Ләкин—әйбәт күренәләр, йоклыйлардыр. Әллә республикабызга керү юлларына кызыл хәрефләр белән зур итеп «Татарлар! Сак булыгыз. Татарстан!» дип язып куярга кирәк микән?
Түрәләргә мөкиббәнлек, ләббәйкәлек безнең канга сеңгән. Башка илләрдә сабыйларга кадәр белгән гап-гади хакыйкать бит бу: халык дәүләткә түгел, дәүләт халыкка хезмәт итәргә тиеш. Исән калыйк дисәк, түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга, әйбәтләрен—хупларга, ялгышларына ризасызлыгыбызны белдерергә тиешбез. Кирәксә, мәйданга чыгып та.
Референдумнан соң, матбугат конференциясендә. «Хәзер Татарстан Россия составындамы Юкмы?» дигән сорауга Шәймиев болай дип җавап бирде. Халык референдумда куелган сорауга «әйе» диде. Киләчәктә үзебезнең хокуклардан кирәк кадәр файдаланырбыз ». Ягъни халыкның яңа референдумнан тыш беркем дә үзгәртә алмый торган карары түрәләр кулында кала дигән сүз иде бу. Нәтиҗәсен татыйбыз менә.
Референдум дигәннән, аның үткәрелүенә (1992нең 21 марты) тиздән 20 ел тула бит Ничек билгеләп үтәрбез икән? 10 еллыгы. 15 еллыгы кебек үктер инде Ягъни берничек тә! Күрмәгәнгә-белмәгәнгә салышып!
Безгә хәзер нишләргә соң?
Иң әүвәл халыкны уятырга кирәк
Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди (Миңа моны әлеге сүзләрне үзе ишетеп торган кеше әйтте ) Мәйданнан да көчле нәрсә юк хәзер. Чигенүнең бер сәбәбе Шәймиевнең үз артында куәтле халыкны тоймавы да булгандыр Мәйданга ничәдер йөз түгел, йөз мең кеше чыкса, митингларда. Балтыйк буе илләрендәгечә, иң популяр иң абруйлы асыл затларыбыз нотык тотса, татар язмышы гел бүтәнчә булыр иде дип уйлыйм мин. (Әзһәр Шакировның чыгышлары да мәйданны тергезеп җибәрә иде әнә.)
Халыкны зыялыларыбыз, интеллигенция уятырга тиеш. Ләкин безнең интеллигент дигөннәребез, берничә дистә кешене исәпләмәгәндә Печән базары»нда берәү язганча, кыю сүзне бары бәдрәфкә бикләнеп, анда да тел яшереп кенә әйтә ала бугай шул.
Иң ашыгыч максат мәгарифебезне саклап калу булырга тиеш. Аны бездән тартып алырга Мәскәүнең әхлак буенча да, халыкара хокук буенча да, хәтта үз Конституциясе буенча да хакы юк. Шунысы да бар татарча укытуны тәэмин итә алмагач, ни пычагыма безнең төзек мәгариф системабызны җимерергә иде? Карл Фукс (Казан университетын җитәкләгән көше, немец) 1844 елда ук болай дип язган бит әнә: «Всякому заезжему, без сомнения, странно покажется найти в Казанских татарах, говоря вообще, народ более образованный, нежели некоторые даже Европейские».
Татарда көчле, алдынгы халык булу өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да оар Һәрхәлдә, булган Фукс әйткән сәвәтлелектән тыш (шундый сүз булган аркылы тел ватып «грамотность»дибез!) бу—тырышлык та («Аттан артык эшлибез» ) «Гайрәт» батырлык та («Юлбарыстан көчлебез»). Соңгысын Тукайдан тыш шул ук Фукс та раслый Көзен һәм язын урыслар һәм татарлар арасында була торган күмәк «спорт» давы—йодрык сугышы турында язганда ул болай ди, «Я заметил, что в этом боксировании татары имеют преимущество перед русскими боицами» Булдыклылык та хас икән бит безгә. Революциягә кадәр Рәсәидә аягын чыгаруның төп өлешен кулга алып бетерә язганбыз. Хәйләкәрлек, ушлылык та булган. «Там, где есть татарин, еврею делать нечего», «Один татарин двух евреев стоит» дигән сүзләр тикмәгә генә телгә кермәгәндер ул.
Кызганыч ки, безне шушы хәлгә төшергән сыйфатлар да хас шул безгә. Яудагы батырлыкка тынычтагы куркаклык ялганган. Түрәләр алдында дер калтырап тору. Көчлеләргә, шул җөмләдән «хаким» халыкка ярарга тырышу. Күршеләргә хас начар сыйфатларны алардан да уздырып сеңдерә бару. Балаларны татар балалары итеп, милли иммунитет биреп, аларга татарга хас иң әйбәт сыйфатларны салып тәрбияли белмәү (әти-әниләр. әби-бабайлар вакытлы отышка алданып чит телле, ят рухлы балалар үстерүнең бала язмышына һәм, әлбәттә, үз язмышларына да бик тә каты китереп суга алачагын чамаламый булса кирәк! Телевизордан квартирларыннан куып чыгарылып бомж хәленә калган абзыйлар-апаларга кадәр күрсәткәләп торалар юкса, Туган халкыңнан йөз чөерү әниеңнән йөз чөерү кебек җирәнгеч бер эштер,рухи имгәклек билгеседер).
Һәм, әлбәттә, әлеге дә баягы таркаулык инде.
Сәяси-иҗтимагый берләшү барып чыкмауның бер сәбәбе, бәлкем, төп сәбәбедәдер. рухи бердәмлек булмау. Үз кавемең кешеләренә бераз гына булса да җылы мөнәсәбәт, аларны үз итү, якын күрү фарыздыр. Бармы соң бездә мондый җылылык?
Күптән түгел генә Шәүкәт Галиев дөнья куйды. Татарның чын халык шагыйре. Бәлкем, соңгы чорның иң популяр әдибедер бу. Нигәдер Камал театрында түгел, ишек алларында гына үткәрелгән матәм тантанасына килгән йөзләп кешегә шагыйрьнең мәкальгә әйләнгән менә бу ике юлы кат-кат җиткерелде.
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел.
Халык шагыйренең каберен бик аз кеше генә беләдер Чөнки теләүчеләрне Яңа бистә зиратына алып барырга дигән өч автобусның икесе артып калды. Зиратка килгән «Газель»дә дә буш урыннар бар идее. Берәүләр үз машиналарында да килде анысы. Ләкин барыбер дә бик аз идек Әдәбият-сәнгать әһелләреннән алты-җиде кеше булдымы икән? Бераз гына элек Рафаэль Мостафинны күмгәндә дә шундыйрак иде хәлләр.
Исәннәрнең кадерен белү дигәне дә шул чамарак инде.
Безгә, йөзендә үлем шәүләсе чагыла башлаган бөек халыкның балаларына, хәзер бөтенләй башкача яшәргә кирәктер. Үзеңнең бөек шәхесеңне генә түгел (милли әйдәрләребезгә әйтүем!), башкаларны да күреп. Аларның йөзенә гайбәт җиме, гаеп түгел, әйбәт сыйфатлар табар өчен багыйк. Бер-береңә аз гына булса да ярдәм итешү, ким дигәндә җылы сүзеңне җәлләмәү—мөмкиндер бит бу? Беребез дә фәрештә түгел—иң асыл затларыбыз туктаусыз кырыла торганда, гасырларга сузылган коллык шартларында фәрештәләр каян килсен ди ул? Бер-беребезнең ялгыш фикерен ипләп кенә кире кагып, һәр акыллы тәкъдимне гамәлгә ашырырга омтылыйк. Фантастик ук теләкләр түгел ләбаса бу, яһүдләр шулайрак яши бугай бит.
Татар гаиләсенә татулык иңгәч, милли бердәмлек дигәне дә ерак йөрмәс. Аллаһы боерса!
Җилләр тик коч-куәт өстәрләр,
Бер учак булып без дөрләсәк.
Бер киртә дә безгә чыдамас,
Дулкынтау булып без бер бәрсәк.
Берләшик әле без, берләшик!
Бер халык булып бер.
Бер җан,бер тән булып
Бер яшик әле без, бер яшик!
Рдфикь ЮНЫС