АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Байлангар
Байлангар авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмара эшчеләр бистәсеннән 12 чакрымда, Вятка Аланы пристаненнән 22 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл атамасы шактый тарихи чыганакларда теркәлгән. А.Артемьев тарихи белешмәсеннән авылны түбәндәгечә күз алдына китерәбез. Нурма суы ярына утырган авылның 150 хужалыгында 532 ир-ат һәм 563 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Байлангар авылы халкы Өлге, Татар Кукмарасы, Манзарас, Кәчимир, Киндеркүл, Ташлы елга, Пычак, Арпаяз, Камышлы, Каенсар, Иске Пенәгәр авыллары белән Өлге җыены үткәргәннәр. Ул июньнең соңгы декадасында үткәрелгән.
Олылар авыллары оешуын болай сөйлиләр.
Авылны Чурай тавы итәгенә нигезләгәннәр. Бу тирәләрдә авыл оешканчы кара урман үскән. Иске Йорт дигән авылдан 3 бай малае бирегә төшеп урманнарны кискәннәр, йортлар төзегәннәр һәм яшәп калганнар. Авылга алар хөрмәтенә Байсланнар исеме бирелгән. Тора-бара атама Байлангар булып үзгәреп киткән. Авыл XV гасыр ахырларында оешкан.
Авылны урталай ярып Нурма елгасы ага. Елганың бер ягында Аю күле ялтырап ята. Бик ераклардан кайткан кешеләр суын алып китә торган изге чишмә—Салкын чишмә белән дан тота Байлангар. Бу чишмә бура белән буралган, түбәсенә манара белән ай куелган. Аның янында бер кабер дә бар. Бу каберне карап, чистартып торалар.
Авыл тирәсендә вак урманнар бар. Халык аларны Рәхилә, Рәхимә һәм Кашаф урманнары дип атый. Элекке заманнардан ук авыл халкының кушаматы «усаллар» булган. Халык моны чукындыру сәясәте чоры белән бәйләп аңлата. Чукындыручылар килүне атдан күргән авыл халкы Чурай тау башына менгән һәм аларны таш атып каршы алган, чукындыруга каршы торган
Олылар сөйләве буенча, элек авылда зур гына «ат тегермәне» булган. Тегермән ташларын махсус җайланма ярдәмендә атлар әйләндергән.
Элек авыл уртасында зур гына мәчет эшләгән. Янында мәдрәсәдә булган. Анда Нурый мулла белән Зариф мулла дин сабагы укытканнар. Яманаты чыккан елларда мәчетнең манарасы киселә. Бүгенге көндә элекке урынында мәчет балкып утыра.
Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә язучы Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин туып-үскән.
Бакча-Сарай бистәсе Югары Ослан районында, район үзәге Югары Ослан авылыннан 23 чакрымда, жирле үзидарә советы үзәге Вахитов исемендәге авылдан—1, Казаннан—26, Ключичци пристаненнән 1 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бистә Идел суы буена, тау башына утырган.
Казан елга портында тиз йөрешле «Метеор»га утырсаң, 15 минут дигәндә Бакча-Сарай авылына килеп җитәсең. Яр буйлап тезелеп киткән таллар, чияләр, алмагачлар сине сәламләп каршы алалар.
Бу авылны 1927-30 елларда тирә-юньдәге татар авылларыннан күчеп килеп утырган кешеләр төзегән.
Авылның бер башыннан катнаш урман сузылып китә. Анда имән, каен, өрәнге, усак, нарат агачлары, чикләвек куаклары үсә. Халык урманнан җиләк, гөмбә, чикләвек җыя.
Бистә янында суларын Иделгә илтүче чишмә-чыганаклар күп. Зур чокыр. Коры чокыр дип йөртелгән инешләр дә ага.
Җәй көне авылда бакчачылар ял итә. Ял итүчеләр Мәскәүдән үк кайталар.
Авылны чыккач та зират урнашкан. Ул чиста, аны бистә халкы игътибар үзәгендә тота.
Элек халык арасында Мөбарәкша исемле аксакал карт бик дәрәҗәле булган. Ул бик матур бакча булдырган, күп төрле агачлар, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр үстергән. Хәзер авылда помидор үстерү белән шөгыльләнәләр. Бер гаилә икешәр мен төп помидор үстерә.
Балалар укырга күрше авылга йөри. Бистәгә газ кертелмәгән, мәдәният йорты юк.
Бакшанлы авылы Саба районында, район үзәге Байлар Сабасы авылыннан 18 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Иске Михтаннән—4, Шәмәрдән станциясеннән 17 чакрымда урнашкан.
Авыл атамасы аны беренче нигезләгән кеше исеменнән алынган Тау ягыннан чыккан йомышлы татар кенәзе 1620 елда Саба районындагы Бакшанды авылын нигезләгән. Бакшанды кенәзгә жирләр башка урыннардан ла бирелгән. Тарихи документлар шул хакта сөйли.
И.А.Износков хезмәтендә дә (XIX йөз) Бакшанды авылы телгә алына. Мичән суы ярына утырган бу авылда 75 ир-ат һәм 76 хатын-кыз көн күргән. Алар ислам дине тотканнар.
Н.Б.Борһанова мәгълүматларына караганда, Бакшанды авылы халкы май ахырында күршедәге Югары Утар, Түбән Утар, Керәнне, Өчиле авыллары белән бергәләшеп Күпербаш җыены үткәргән.
Олы буын авыл тарихын болай сөйли. Авыл борынгы, нигездә, анда 3 нәсел яшәгән. Бер нәсел Бакшанды бабай белән бәйләнешле, икенчесе Чистайдан килгән, өченчесен әйтә алмыйлар. Элек тә һәм хәзер дә авыл бары мөселманнардан торган. Авыл янында борынгы зират бар, халык аны иске зират дип йөртә.
Бик-Үти авылы Буа районында, район үзәге Буа шәһәреннән 26 чакрымда, Кильдураз тимер юл станциясеннән —15, Тәтештән 68 чакрым ераклыкта урнашкан Бик-Үти—җирле үзидарә советы үзәге.
Бик-Үти авылы тарихи белешмәләрдә искә алына. Д.А.Корсаков белешмәсендә (XVIII йөз) Үти һәм Бик авыллары икесе ике авыл буларак теркәлгән. Үти авылында 52 ясаклы, 23 керәшен татары, ә Бик авылында 177 ясакчы, 9 керәшен татары кон иткән. 1898 елгы чыганакча авыл Биково-Утеево дип атала һәм анда татарлар яшәве күрсәтелә. К.П.Берстель белешмәсендә авыл Биково Утеево дип күрсәтелгән һәм анда 967 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелгән.
Олылар сөйләвенә караганда, Бик бабай һәм Үти бабай шушы якларга килеп чыгып йорт нигезләгәннәр. Аларның берсе авылның югары очына, ә икенчесе түбән очка утырган. Аннары бу җирләргә тагын кешеләр килеп төпләнгәннәр. Шулай итеп, ике авыл барлыкка килгән: Бик авылы һәм Үти авылы. Вакыты белән ике авыл арасында сугышлар да чыккан. Ике авыл халкы бер-берсенә кыз бирешергә теләмәгән. Ике яшь кеше бик яратышсалар, ул вакытта егеткә кызны урлап китүдән башка чара булмаган.
Еллар үткән. Бик бабай, аннан соң Үти бабай вафат булганнар. Аларны һәр авыл үз зиратына күмгән.
Күпмедер вакыт үткәч бу авыллар кушылганнар һәм Бик-Үти авылы барлыкка килгән. Әле хәзер дә авылның бер башын Бикләр, ә икенчесен Үтиләр дип йөртәләр.
Үтиләр ңнган халык булганнар, ә Бикләр күбесенчә сату-алу белән шөгыльләнгән.
Авыл Кырыеннан Олы Бола елгасы ага. Ана Кушлар чокыры, Каен-үзәк, Тирән чокыр, Яукорылган елгалары коя. Бола бассейнында, авыл янында Тимерче күле һәм Баллы куак күле бар. Авыл уртасында Сиртмәле кое бар Халык аны «чәй суы» дип йөртә, аның суы тәмле.
Авылдан ерак та түгел Кукау җире җәелгән. Халык сүзенә караганда, элек анда урыс авылы булган. Халкы таралгач, бу авыл җире Бик-Үти авылы кергән күмәк хуҗалык җирләренә кушылган. Кукаудан ерак түгел Алмагач җире дигән урында бик матур алмагач бакчасы булган. Аларны кисеп урынын сукалаганнар Хәзер анда тагын агачлар утыртканнар. Моннан киткәч, авылдан шактый еракта Баллы куак күле бар. Халыкта бу тирәне Җенле урын дип әйтәләр. Чөнки бу турыда гел төрле фаҗигаләр булып тора икән.
Бик-Үти һәм Ташкичү авыллары «Марс» колхозына берләшкәннәр. Бу ике авыл уртасында катнаш урман үсә. Аны халык Ташкичү урманы дип атый. Ташкичү урманында халык бәйрәмнәр үткәрә, укучылар экскурсияләргә баралар.
Авылда йортлар 4 урамга утырган Югары оч (Бикләр), Түбән оч (Үтиләр), Урта урам (Бикләрнең калганы) һәм Аслап урамы (Үтиләрнен калганы). Авылда барлыгы 112 йорт исәпләнә, аларда 121 ир-ат, 212 хатын-кыз яши.
Авылда өч зират Берсе—Бик бабай зираты, икенчесе—Үти бабайныкы. Бу зиратларга мәетләр күмелми. Ә өченчесе—хәзерге вакытта мәетләр күмелә торган зират.
Дәвамы киләсе саннарда.