Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АПУШ—ТУКАЙ

 

Чәйханә

Чәйханә залы буш иде. Ишек катындагы өстәл янында ике ир кеше чәйханәче белән исәп-хисап өзеп маташа. Түрдә кеше күзеннән еракта, багана артындагы өстәл янында Тукай утыра. Аның алдында самавыр, кәләпүшен кырын салган приказчик сыман, чәйнеген кыегайтып куйган. Тукай куен дәфтәренә нидер яза иде. Башына берәр кызык фикер килсә, ул аны шундук кәгазьгә төшерә бара. Тукай бу чәйханәдә бик еш була, аның үз урыны бар, багана арты, чәйханәче ул урынга башкаларны утыртмый. Тукай урыны. Тукайның үзе яраткан ризыгы: бәрәңге сумсасы да сөтле куе чәй. Кайчакларда ул ялгызы гына кич буе шул урында утыра. Бер хәреф язмаган чаклары да күп була, кайчакларда ул самавыры суынып беткәнче яза да яза.

Шундый кичләрнең берсендә җенләнеп эшләп утырганда аны дуслары шушы чәйханәдә эзләп таптылар. Алар тыштан ук көлешә-сөйләшә, шаулап, чәйханәгә ишелеп килеп керделәр. Иң алдан Фатих әфәнденең арбасын этеп Мәхмүт, аның артыннан Сәгыйть Рәмиев, аның артыннан Исхак Бикчурин ияргән иде. Тукай эшеннән аерылып, кунакларга карады. Аның очлы күзеннән Сәгыйть Рәмиевтәге үзгәрешләр читтә калмады. Сәгыйть ябыккан, ул ике-өч көн кырынмаган, элеккеге фырт киенгән егетнен тасма муенчагы бөгәрләнгән, әллә ул бу арада чишенмичә йоклыймы? Шат күренергә тырышса да, Сәгыйтьнең елмаюы интегеп елмаю иде.

«Егетне эчтән нидер кимерә булыр!» дип уйлады Тукай.

Арттагы кеше—Исхак Бикчурин ишекне ябып керде. Анысы да әллә ничек интегеп елмайды кебек. Фатихның кәефе шәп иде, күренеп тора. Гомумән, авыру кешеләр кайчак сәламәтләреннән дәртлерәк, шатрак, үз күңелләрен үзләре юата беләләр. Дуслар Тукай өстәлен урап алды.

—Әйттем бит!—диде Фатих.—Аны йә чебенханәдән, яки чәйханәдән табып була, дидем.

—Малай!—дип кычкырды Сәгыйть.

Кухнә яктан чәйханәче чыкты.

—Тыңлыйм, әфәндем!—диде олан.

— Бер самавыр чәй!—диде Сәгыйть. — Монысы суынып беткән, алмаштырып китер!

—Баш өсте, әфәндем!—дип малай Тукай алдыннан самавырны алды.

—Тагын барыбызга да талкыш кәләвә!

—Булыр, әфәндем!—дип олан китеп барды.

Беренче сүзне Сәгыйть Рәми кычкырды:

—Тукай!—диде ул, кочагын җәеп. Шагыйрь аның кочагына атылды. — Бөтен дөнья шаулый: имеш, Тукай хастаханәдә авырып ята. Ә Тукай җир җимертеп эшләп ята. Яшә, Тукай!

Фатих мәсьәләне шундук хәл итәргә теләгәндәй:

—  Ул хәбәрне кем таратты икән?—диде.—Кем суккан андый телеграммаларны редакцияләргә? Уфага, хәтта Троицкига.

—  Мин дә шул хәбәрне ишетеп йөгереп килдем,—диде Сәгыйть Рәми.

—Төкер башына!—диде Исхак Бикчура.—Кем сукса да, бер түгелмени? Ялгышкандыр... берәрсе...

Чыннан да, Исхакның бу сүзләре сөйләшүне, күрешүне икенче якка борды. Сәгыйть кесәсеннән бер кочак гәзит-журнал чыгарып:

—Менә нәрсә җитми иде бу көннәрдә безгә!—дип кычкырды. —Менә нәрсә кирәк иде халыкка! Тукай кирәк иде. Усал Тукай кирәк иде. Әнә, гәзит-журналларга чират. Талаша-талаша алалар. Мин гомер буе татар талашканга каршы булдым. Ә менә бүген татарнын талашканын күреп сөендем. Талаша татар, белем өчен талаша, фикер өчен талаша. Алалар, һәр санын зарыгып көтеп алалар. Болай булгач, яши халык. Без яшибез!

—Яшә, Зөбәйдә, яшибез без дә!—диде Исхак Бикчура ясалма тантана илә. Сәгыйть Рәминең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» пьесасына үзенә күрә бер тәнкыйть шикелле ишетелде бу сүз. Шуңа күрә, барысы да сагаеп калды. Урамда гына ияргән Исхак Бикчураның мәшһүрләр алдында шулай төртмә телле булуын Тукай өнәп бетермәде. Шулай да дәшмәде, чөнки Исхакның сүзе бетмәгән иде әле.—Үзегезне үзегез алдамагыз,—диде Исхак, ул бераз кызмача иде, ахрысы.—Шулкадәр дә беркатлы булмагыз сана, әфәнделәрем. Хаста адәм үләр алдыннан сәламәтләнгәндәй була. Торып йөри. Ашарга сорап ала. Ашый-эчә, сәламәтләндем, дип куана да, ятып үлә. Үлем җәрәхәте алган атны атып үтерәләр яки чалып калалар, әфәнделәрем. Бу—миһербанлылык. Хайванның сызлануын озакка сузмас өчен шулай кылганнар ата-бабалар. Ә сез гәзитләрегез, журналларыгыз белән үлем җәрәхәте алган татарны яшәтмәк буласыз. Интекмәсен, тизрәк үлсен милләт! Ябыгыз журналларны! Бетсен тагар!

Исхак Бикчура бүлмәгә кергәндә ап-аек кебек иде. Бүлмә җылысы изрәггеме, ул бүген, гауга куптарырга теләгән кеше кебек, артык төртмә иде.

Аның ияргәненә урамда ук ризасыз булган Сәгыйть Рәми түзмәде, мәҗлес бозучы Исхакка карап:

—Ул гәзитләр синеке дә түгелмени?—диде. —Син кем соң? Яһүдме, урысмы, алманмы?

—  Мин ваз кичтем бар нәрсәдән!—диде Исхак. —Юк без! Беттек. Ноль!

Фатих та бу сөйләшүдән канәгатьсез иде, ул:

—  Милләт бетмәсен өчен эшләргә кирәк, җегетем,—диде. —Эшләргә, янарга кирәк. Сафсата сатып, җылап йөрүдән, аракы эчеп мескенләнүдән милләт тәрәккый итмәс. Татар халкының уллары синдәй булса, әлбәттә, милләт бетәчәк.

—Сез ни эш кырдыгыз сон әле, әфәнделәр!—дип кычкырды Исхак.— Сездәй уллар күп булганнан ни файда? Без тозакта. Без кире чыкмаслык тарлавыкта. Неужели сез шуны аңламыйсыз?

—Адәм соң чиккәчә үлем белән тарткалаша. Соң чиккәчә тормышка, яшәешкә тырнаклары, тешләре белән ябыша. Бу табигый. Халык та шулай. Үз эчендәге бөтен мөмкинлекләрен сарыф иткәннән соң гына халык үләргә мәхкүм. Татар халкы, әфәндем, көрәшчеләргә бай. Син көрәшмәсәң, башкалары табылыр.

Фатих Әмирханның бу сүзләре Исхакны тагын да өстерде:

—Бай! Байлар бай!—диде ул.—Алары да берән-сәрән. Алары да надан. Алары да урыстан куркып, намазга тәһарәтсез йөри.

—Куй бу эшенне, җегет!—диде Фатих —Ташла җылавынны. Синдәйләр коткы тарата. Синең кебекләр халык арасында курку өләшә. Без эшләгәннәрне сездәйләр юкка чыгара бара. Тугыз корбан суеп алган теләгебезне синен кебек мәми авызлар бетерә бара.

—Кем инде ул—сез? Бумы?—дип Бикчура Сәгыйть Рәмигә төртте дә ясалма көлә башлады:—Шушы сагышлы шагыйрьме? Беләбез... беләләр аның кем икәнен...—Исхак артык тирәнгә кереп киткәнен аңлады ахрысы, сүзне икенчегә борды:—Ул миннән дә җылаграк. Шигыре саен бер пот күз яше. Тукаймы? Тукай—ул Тукай. Бөек Тукай. Әмма аның бөеклеген күрсәтер өчен җирлек юк. Кин мәйдан юк. Халык юк. Зыялылар юк. Русиянен бөтен авыр эшен башкаручы ишәк-татарлар өере бар. Милләт юк. Булган зыялылар Төркиядә, Кытайда. Финляндиядә, Америкада...

Аның сүзләре дөрес иде, бар да тын калды, Исхак та йомшады, шәлперәя төште. Сәгыйть Рәми анын янына килеп, ин өстенә дусларча кагылып:

—Син бүген артык салгансын,—диде. Исхак инде кычкырмый, аның йөзе житди, ул елар дәрәҗәдә иде.

—Коточкыч рәхимсез цензура!—диде ул хәлсез тавыш илә.—Матбугат мәче тырнагындагы тычкан кебек. Кыймылдарга да урын юк. Бу озакка бармас, дип уйлыйсыз. Бу катылык бер бушар, дисез. Беркайчан да татарга ирек булмаячак. Вакыт узган саен кысыш катырак булачак!

—Әфәндем Исхак!—диде Тукай кырыс итеп.—Бу бүлмәгә кереп, тагын бер тапкыр балавыз сыксаң, мин сина дус түгел!

Исхак кинәт айнып китте сыман, ул бер Тукайга, бер Сәгыйтькә, бер Фатихка карап:

—Карале, ни кыланасыз сез, ә?—диде —Бусы мина акыра. Тегесе миңа җикерә. Минем ни гаебем бар соң?

Фатих Әмирхан да кискенлеген киметеп, ярым юмалаган кебек:

—Кая китте синең дәртең, Исхак!—диде —Кая соң синен яшьләрне әйдәп сөйләгән нотыкларын? Кайда ул Исхак Бикчурин? Элек, халык, халык, дип кычкырып йөрүчеләр авызларына су капты. Халык углынын сыйфаты, зыялылыгын сынау дәвере бу, әфәнделәр. Рөхсәт булганда бар да кычкырды: татар—ул бөек милләт, татар халкының узганы шанлы, бүгенгесе—ренессанс, киләчәге—сәгадәт, диде. Кая очты ул дәрт? Менә хәзер эшләргә кирәк. Кычкырырга түгел, борын белән җир сөрергә вакыт. Гакылыңны, тәнеңне тулаем халыкка хезмәткә бирергә.

—Сез күп нәрсәне белмисез,—диде Исхак тыныч кына.—Шәһәр тулы шымчылар.

—Авылга кач!—диде Фатих.—Авылда да эш бетмәгән. Балалар укыт. Клублар оештыр.

—Һәр авылның бар үзенең Ишми ишаны,—дип, Исхак әкрен генә торды, беркемгә карамыйча гына:—Мин дә бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче бәндә,—диде дә ишеккә таба атлап:—Их, сез, аңламадыгыз!—диде дә чыгып китте.

Бүлмәдә мәет чыккан кебек бер мохит урнашты.

—Җылап китте,—диде Сәгыйть Рәми.

—Җыласын!—диде Тукай кискен.—Аңа шул кирәк.

—Таркалабыз!—диде Фатих Әмирхан.—Тарката безне реакция. Дошманнарга, теге йортгагыларга безнең үзара талашуыбыз, таркалуыбыз бәйрәм.

Сәгыйть сүзне икенчегә борырга тырышып:

—Котлыйм, Тукай!—диде —Син киң колач белән тагын эшкә тотындың. Көнләшәм мин синнән, дустым. Көчле шәхес син, Габдуллаҗан.

—Бер шәхес кенә берни дә эшли алмый, Сәгыйть,—диде Тукай.—Йодрык кирәк. Тыгыз, какшамас йодрык кирәк. Син дә читтә йөрисең. Авыруым турындагы ялган хәбәрне ишетмәгән булсаң, бәлки, килмәгән дә булыр идең.

Сәгыйть Рәми тирән итеп көрсенде дә:

—Их, Тукай...—дип сүзен өзде.

—Ни булды?—диде Тукай.

—Болай гына...—Сәгыйть янә тирән сулыш алды. —Читтә йөреп-иөреп тә еш килә башлаганнардан сак булыгыз,—диде.—Заманасы шундый...

Тукай Сәгыйтьнең эчтәге, яшерен исәбен сизенеп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй, якын килде, иннәренә кулын салды:

—Нигә язмыйсың син, дустым,—диде. —Син бит шагыйрь. Коеп куйган шагыйрь. Миңа синең шигырьләр җитми. Синең җәүһәрдәй камил, хисси шигырьләреңне сагынам мин. Хәер, мин генә түгел, халык сагына.

—Нигә кирәк? Кем әйтмешли, минем пессимистик шигырьләремнең кемгә кирәге бар?—диде Сәгыйть Рәми. —Халык аңламаслык шигырьләр язасын, дип мине ышандырдылар инде.

—  Һәр өргән эттән курыккач, син чыннан да язма!—диде Тукай —Үл син! Яки мулла булып, әнә Уфага кит.

Сүзгә Фатих Әмирхан кушылды:

—Халыкка ни кирәгең беләме алар?—диде.— Андыйлар өчен Тукай да кирәк түгел. Яз син шигырь, аны бастыр. Бастыра алмасаң, астан тарат. Халык үзе сайлар, кирәкме аңар синең шигырең, әллә юкмы?

Сәгыйть калыкты, дусларының йөзләренә бакмастан, шулай башын игән килеш:

—Ярый, хушча калыгыз, дуслар!—диде дә чыгып китте.

Бүлмәдәгеләр сәер халәттә калды.

—  Монысына ни булган тагын?—диде Тукай.

—Эчендә нидер бар җегетнең!—диде Фатих

—Эче тулы сагыш аның. Шәп шагыйрь. Тукайдан алда әнә кем ул саф шагыйрь!—диде Тукай.

—Бөек түгел ул,—диде Фатих.—Боек шагыйрь. Юашлатты аны заман... Ярый, күрше, мин дә кузгалыйм, Мәхмүт!

Мәхмүт, тәрәзә төбендә китап укып утырган җиреннән атылып килде дә, арбаны этеп, чыгып китте.

Тукай, бер ишеккә, бер түргә барып, җанын кая куярга белмәгәндәй йөренде:

—  Бар да серле сөйли! Барысының да йөзендә хәвеф. Кемдер мине хастаханәдә күрергә тели. Мохитемдә ниндидер шомлы җәтмә үрелә түгелме соң? Бу турыда барысы да белә кебек. Белә, миңа гына әйтмиләр сыман.

Серле гүзәл

Тукай дусларыннан аерылуга япа-ялгыз кала. Сәламәт чакта булса, ул дуслары килмәгәнгә пошына башлый. Ул аларны үзе эзләп чыгып китә. Авыруы килә башласа, дусларыннан качарга тырыша, ялгыз калуны мәгькуль күрә иде.

Ул җиңелчә генә йөткереп алды, почмактагы кисмәктән су алып эчте. Ютәл тагын килде. Тукай шактый сизелерлек итеп ютәлли башлады. Ниһаять, ютәл китте, ул эшкә утырды, ләкин каләм аңа буйсынмады. Шул­ чак ишек шакыдылар. Рөхсәт ишеткәнче үк ишек ачылды, бүлмәгә чадра бөркәнгән бер хатын керде.

—Рөхсәт итсәгезче, Тукай әфәнде!—диде әлеге хатын.

—Узыгыз!—диде Тукай.—Сез Мәфрузә түти асравымы? Узыгыз!

—Юк!—диде чадралы хатын. —Мин Мәфрузә тутагыз асравы түгел. Мин бөтенләй башка зат. Сез көткән кеше түгел мин.

—Тыңлыйм сезне, туташ!—диде Тукай.

—Ханым!—дип төзәтте аны чадралы. —Ханым диеп дәшегез, Тукай әфәнде.

—Тыңлыйм сезне, ханым-әфәнде!—дип Тукай үз урынына урнашты.

Чадралы хатын шулай ишек катындарак кала бирде.

—Бу маскарадым өчен гафу итегез, Тукай әфәнде. Мин шулай бөркәвеч ябынып килергә мәҗбүрмен.

—Алайса, сез йә бик чибәр. Йөз нурыгыз минем икенче күземне дә сукырайтмасын, дип чадра яптыгызмы?—диде Тукай.—Яки сез—дөнья ямьсезе. Чыраемны күреп, кешенең коты очмасын, дип шулай яшерендегез.

Тукайның ярымшаяруы, кырыс шаяруы ханымга көчле тәэсир итте, ул:

—Аһ, сез усал Тукай!—диде. —Өченче сәбәп мине яшеренергә мәҗбүр итә.

Чадралы хатын, бүлмәдә башка кеше юкмы, дигәндәй караңгалап алды.

—Курыкмагыз,—диде Тукай.—Мин ялгыз.

Хатын түргә узмыйча, шулай читгәрәк кала бирде һәм сүзгә күчте:

—Тукай әфәнде,—дип башлады ул.—Зинһар, кызмагыз, ачуланмагыз бичара бер хатынны. Мин сезнең китапларыгызны кат-кат укыйм. Шигырьләрегезне укып егълыйм. Сезне күреп белергә ни гомер хыялландым. Әмма мин ирекле түгел. Никахтагы хатын мин. Сезне күрү хыял була килде. Ниһаять, мин шушы ысул белән сезне күрү бәхетенә ирештем. Зинһар, шушы китапларга истәлек имзагызны салыгыз...

Тукай иркен сулап куйды. Йомыш ул үтәмәслек түгел иде. Ханым чадра астыннан китаплар чыгарды, өстәлгә куйды. Тукай китапларны алды, ул:

—Кемгә диеп языйм соң, ханым?—диде.

—Алтаң туташка, дип языгыз. Алтаң туташка.

Тукай яза-яза:

—Алтаң туташка, «Алтаң»—матур исем, әгәр дә...

—Борчылмагыз, Тукай әфәнде,—диде кунак хатын.—Алтаң минем сеңлем.

Имзалар салынып беткәч, хатын рәхмәт әйтте, ләкин китәргә җыенмады. Тукай, соңгы имзаны куюга ук:

—Хушыгыз, ханым!—диде. Чадралы хатын өстәл яныннан кузгалмыйча:

—Килүемнең төп сәбәбе бу түгел иде...—дип куйды.—Имза алу сылтау гына. Зинһар, мине тынлап багыгыз, әфәндем. Мин сезнен иҗатыгызны читтән генә күзәтүче түгел, мин сезнең химаячегез булырга телим, Тукай.

Тукай урынында кала бирде, ләкин анын карашы да, тавышы да сагаюлы иде:

—Мин әле бернәрсә дә төшенмәдем.

Ханым Тукайдан бераз читкәрәк китеп, озын-олы сүз сөйләргә җыенган кеше кебек, бер позага басты:

—Сез зур талант!—диде ул.—Күп гасырларга бер генә туа ала торган даһи сез!—Ләкин сезнең кадерне белүчеләр юк. Булганнары үзләре кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ. Сезнең талантыгыз үзегезнеке генә түгел. Сез тулаем ха­лыкныкы Шуна күрә, сезне аеруча сакларга, иркәләргә, үстерергә кирәк. Сез Руста вел ил ар, Фирдәүсиләрдән бер дә ким түгел, әфәндем. Нигә сезгә дә мәйдан тотмаска!

Тукай тамак кырып куйды. Ханым моны үзенчә шәрехләде: мин мәйдан тотам бит инде, димәкче иде Тукай. Ханым аннан алда өлгерде:

—Дөрес, сез мәшһүр! Ләкин татар халкы эчендә генә! Сез һичнинди мохтаҗлык күрмәенчә, ипи-тоз, торак-фатир турында уйламыйча, бары тик ижат белән генә, бары тик әдәбият белән генә, бары тик халык язмышы белән генә яшәргә тиеш. Ташлагыз журналларда ми черетеп утыруыгызны. Ташлагыз пароход-сабын рекламаларыгызны. Сезгә заказчы хуҗа кирәкми. Сез үзегез хуҗа. Тукайның көчен юкка-барга сарыф итәргә кемнен дә хакы юк. Вак эшләрегезне йөртер өчен сезнең үз адвокатыгыз, йорт эшләрегезне карарга сезнең үз хезмәтчеләрегез булыр. Сез даһи шагыйрь, иҗат итегез! Калганы минем эш...

Үзенен каршысында шактый мәгълүматлы, шактый заманча тәрбия алган татар хатыны торганын Тукай аңлады, аның зиһен түрендәгеләрнен барысын да әйтеп салды бу серле ханым.

—Менә хәзер аңлый башладым инде, сез—Фон-Мек!—диде Тукай. Хатын җанланып алды:

—Котлыйм! Афәрин! Браво, Тукай!—диде ул шат аваз белән. —Мин ял­гышмаганмын. Сез хәбәрдар шагыйрь. Дөрес, мин Фон-Мек кебек сезнең химаячегез булырга телим... Шикләнмәгез, Тукай. Менә, алайса, мин кемлегемне сезгә ачарга мәжбүрмен,—дип ханым чадра астыннан Тукайга балдагын сузды, Тукай балдакны алып, андагы язуларны укыды:

— Могҗиза!—диде Тукай.—Сез тайный советник Әхтәмов кызы? Ханым:

—Тсс!—диде.—Бу балдак сезгә булган хөрмәтем һәм мәхәббәтем билгесе! Алыгыз!

Тукай балдакны тиз генә иясенә сузды:

—Кичерегез, ханым, мин бүләкләр алырга күнекмәгән!

Хатын теләр-теләмәс кенә балдакны Тукай кулыннан алды да:

—Сезнең тәкәббер икәнегезне мин яхшы беләм,—диде. —Балдакны кулыгыз белән алмасагыз, өстәлегезгә куям. Икенче балдак миндә кала. Балдакта тагын язу бар, укыгыз!

Тукай өстәлдәге балдакны әйләндереп бакты.

—«Мөгайдине ишетеп белүгә караганда...»

—«... күреп белү яхшырак»,—дип өстәде ханым. —Икенче өлеше бу балдакта, миндә калачак.

Тукай балдакны тоткан килеш аптырап утыра калды, ханым бу сөйләшүнең хуҗасы иде:

—Сезнең яраткан сүзегез: «тәсмагы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе». Мөгайдине күреп белүгә караганда ишетеп белү яхшырак. Ә мин ике балдакка бүлеп, үземчә: «Мөгайдине ишетеп белүгә караганда күреп белүен яхшырак», дип яздырдым. Дөрестән дә, сезне күрү минем өчен зур бәхет. Берсе сездә, берсе миндә калыр балдакларның. Мин чыгып киткәч, теләсәгез, тәрәзәдән атыгыз. Хәерчеләргә бүләк итегез, әмма минем алда кире какмагыз, зинһар. Бу—минем олы үтенечем. Мин сезнең дустыгыз...

Тукай һични әйтмәстән тик утыра калды, ләкин аның уй-фикерләре сабырсыз иде, ул пәрәнҗәнең йөз тирәсенә, күз турысына багып алды, челтәр пәрдә артындагы күзләр дә аны җентекләп күзәтә идее, бу каракучкыл караш шагыйрьне кыен хәлгә куя, пәрдә артында сер вә шом бар кебек. Көтәргә кирәк иде, хатын әле сүзләрен әйтеп бетермәде.

—Уйламагыз,—диде ханым басынкы, әмма гайрәтле тавыш илә.—Мин ире өстеннән йөрүче хатын түгел. Ирем минем хөрмәткә лаек. Ләкин ул минем җанымны аңламый. Ул эш кешесе. Ул миллионер. Фәкать шик вә шөбһә килмәсен күңелегезгә: мин ирем акчасына сезгә химаячелек итәргә җыенмыймын. Үз акчама. Тарсынмагыз, ярдәмемнән баш тартмагыз!

Ниһаять, Тукай сүз кыстырырга вакыт җиткәнен аңлады:

—Ханым - әфәнде, —диде ул сабыр һәм каты итеп.—Хатын-кыз хисабына яши торган сутенер түгел бит мин. Сез мине рәнҗетәсез.

Ханым алга омтылды, Тукайга якынрак килде дә, дәртле теләк илә:

—Зинһар, рәнҗемәгез. Чайковский рәнҗемәгән бит. Урыс музыкасының җаны, бөек Чайковский Фон-Мек хисабына иҗат итәргә тартынмаган, оялмаган,—диде.—Цель оправдывает средства. Иҗат азатлыгы кыйммәтрәк, тәкәбберлеккә караганда нәтиҗә кыйммәтрәк түгелмени, Тукай! Фон-Мек булмаса, Чайковский шундый бөек әсәрләр иҗат итә алыр идеме икән? Юк, әфәндем!

Озынга киткән бу сөйләшү инде Тукайның эчен пошыра башлаган иде, ул сүзне кырт кисәргә уйлап:

—Ханым, сүз бетте!—диде.—Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кичерегез.

Тукай кискен рәвештә урыныннан торып, тәрәзә янына килде, таныш түгел ханымга аркасы белән басты. Ханым исә аңа таба бер-ике адым атлап, сүзен дәвам итте:

—Тукай җаным, сезнен каршыда җүләр хатын түгел. Миңа талант кына бирелмәгән, мин халыкның җаны булыр идем, мин максатлы хатын. Идеягә табынып, үзен-үзе корбан итә ала торган шәхес мин, Тукай. Халыкнын җаны булган Тукайны саклый алам мин. Тукайны матди мохтаҗлыктан, вак мәшәкатьләрдән коткара алам. Кызганыч, капитал дөньясында бары тик капитал гына иҗат кешесенә азатлык бирә ала...

Бүлмә хуҗасы чакырылмаган кунагына һаман аркасы белән кала биреп:

—Капитал сүзен ишетсәм, үрле-кырлы сикерә башлыйм,—диде.—Юк, ханым-әфәнде, мин капитал белән бер союзда тора алмам. Аннан соң шул, мин акчага мохтаҗ кеше түгел, ханым. Дөрес, минем кесәмдә акча озак торырга теләми, чыга да кача. Капитал сөймәгәнгә күрә шулай озак тормый ул миндә. Бар чагымда мин бүредәй, юк чагымда шүредәй. Шулай яшәве рәхәт. Акчам бар чагында барчасын сыйлыйм. Булмаса, бурычка эзләп йөрмим.

—Альтруист сез, Тукай,—диде ханым.

—Дөрес, мин альтруист,—диде хуҗа да.

—Сездән акча алалар, кайтарырга оныталар. Сез аны сорап йөрмисез. Бу бит ялкауларны, жуликларны узындыру. Сезнең бу яхшылыгыгыз комсызларны, кеше хисабына яшәүчеләрне генә арттыра. Алар сезнен акчаны ашап бетергәч, сезне сүгеп йөри башлый. Бүлмәгездән әйберләрегезне урлап саталар.

—Сатсыннар. Кара савытын гына урламасыннар. Кара савыты белән каләмемне алсалар гына җенем чыга.

—Кеше ярдәмен кабул итмәвегез һич кирәксез тәкәбберлек, шагыйрь әфәнде. Җиңегез сез ул тәкәбберлекне. Җиңегез дә рәхәтләнеп иҗатка чумыгыз. Сезгә берни комачауламас. Сезнең нинди малга яшәгәнегезне һичкем белмәс. Хатын-кыз химаячелеге сезнең ирлек горурлыгыгызга тисә, язып барырсыз. Үзегез акчалы булгач, кире кайтарырсыз.

Тукай бераз йомшады кебек, ул әкрен генә ханымга таба яны белән борылды, бу юлы шикле кешегә түгел, дустына әйткәндәй ышандырырга тырышып:

—Сез акыллы хатын,—диде.—Сез кешене ышандыра аласыз. Ләкин сез мине һаман аңламыйсыз кебек. Минем кире холкым мона ризалаша алмый!

—Ә Чайковский?—диде ханым. —Потомственный интеллигент. Чайковский, идея өчен, музыка өчен, горурлыгын җиңеп. Фон-Мек химаясен кабул иткән ләбаса!

—Чайковский шуннан башка юл күрмәгәндер,—диде Тукай.—Ә минем юлым бар: халык юлы. Кичерегез, мине эшем көтә

Тукай эш урынына барып утырды, каләм алган булды, ләкин һични яза алмаячагы көн кебек ачык иде. Ханым ишек катына кире килде, кинәт Тукайга йөзе белән борылды һәм каты, янаулы тавыш белән болай диде: —Хатын-кыз үзе килеп, ир-егеткә тәкъдим ясаса һәм отказ алса, мәңге дә гафу итми, Тукай әфәндем! Хатын-кыз үч ала башлый. Хатын-кыз интрига кора белә. Мин тайный советник кызы, мин миллионер хатыны Мин корган тозактан ычкыну мөмкин булмаячак!

Тукай кинәт көлеп жибәрде, алачага төренгән билгесез хатыннын шундый янаулы сүз әйтүе көлке бер шәй иде, тайный советник кызы, ирдәге хатын Тукай кебек ирекле-азат кешегә ни зыян сала алсын икән?

—Тәкъдимегез ихлас булса, сез беркайчан да пычрак эшләр белән шөгыльләнә алмассыз. Тәкъдимегез астында мәкер, шәхси бер дан ярату ятса, әлбәттә, отказдан сон сез җәтмә кора башлаячаксыз. Әмма, ханым- әфәнде, мине бернәрсә дә куркыта алмый. Ярлы кеше янудан курыкмый. Хатынга нидер булып алды, ул ярсып:

—Сез мине җиңдегез, Тукай!—диде дә бөркәвечен салып, Тукай ятагына ыргытты, бөркәвеч астыннан яшь, гүзәл бер хатын килеп чыкты. Аурупа хатыннары кыяфәтендәге бу ханымга саф энҗе-калфак аеруча бер үзенчәлек, шәрекълек-татарлык биреп, тагын да матурайта иде. Әкият каһарманы кеби Тукай соклану вә каушау халәтендә калды. Ханым «җиңдегез» дисә дә, җиңүче кыяфәтендә иде. Ул театраль бер позага басып, бераз өстәнрәк Тукайга бага, аның бу карашында: күр, Тукай, син нинди дөнья гүзатенә багу бәхетенә ирештең, дигән мәгънә чагыла кебек. Тукай соклануын яшерергә дә теләми иде, чөнки бу гүзәллеккә сокланмаган кешенен зәвекъ бизләренә ат типкән булмыш кирәк

—Беләм,—диде Тукай. —Тайный советник Әхтәмов кызы Гәүһәршадны сорап хәтта генерал-губернатор үзе йөргән, диләр. Мин губернаторны бик яхшы аңлыйм. Сездән килгән отказ аны ярты бәхетсез иткәндер. —Губернаторның энесе полковник Шаитовка!—диде ханым Тукай катлаулы халәттә иде Алдында гүзәлләр гүзәле, бриллиантка, энҗегә төренгән яшь хатын басып тора. Кемгә эләгә бу могжиза-и шәриф? Әмма ул гүзәл кеше никахында. Никахлы булмаганда да Тукай бу биеклеккә менәргә алынмаган булыр иде. Гомер кыска. Шуңа күрәдер дә. ул, кәнфитләнеп тормыйча, шактый кыю һәм төртмә халәткә күчте: —Тукай губернатордан да, миллионердан да, полковниклардан да олырак булып чыктымыни?—диде, күлләре көлмәсә дә, ул ирен кырыйлары белән елмая иде.

—Көлмәгез, Тукай!—диде ханым ихластан.—Сез мине түбәнсетә аласыз, сез мине куып чыгара аласыз, ләкин ихласлыгыма шик белдерергә сезнен хакыгыз юк!—Ханымның тавышы кинәт калтыранып алды. Вакыйга җитди төс ала башлады бугай. Ханым Тукайга яны белән борылды, җиң очыннан һава кеби җиңел кулъяулык килеп чыкты. Ханымның күңеле тулган идее. Тукай аны юатырга да, төрттереп әйткән сүзе өчен гафу сорарга да белмәде. Ярый әле ханым беренче булып авыз ачты.

— Мин бит сезнең дәвамыгыз, Тукай. Сезнең шигырьләр миндә милли горурлык уятты. Мин бит гимназиядә, курсларда урысча тәрбияләнгән кыз Мин, татар беркайчан да әдәбиятлы, мәдәниятле була торган халык түгел, дип үскән кыз. Аңсыз бер кыздан фида булган мөрәүвәтле бер җан ясаучы ул сез! Бүгенге көндә мин татар халкынын бүгенгесе, киләчәге турында уйланыр дәрәҗәдә сездән тәрбия алган хатын. Аны уянган, халык өчен хезмәткә атлыгып торган үз шәкертегезне сез читкә куасыз. Шушымы гаделлек, Тукай?

Тукай тагын аптырашта калды, ханымның ихласлыгында аның шиге калмады. Ул бары тик башын аска иде. Ханым ярсып ана таба атлады:

—Алайса, ни өчен, ни өчен кирәк булды сезнең ачыргаланып татар кызын, татар хатынын уятырга, шәхес итәргә тырышып кычкыруыгыз? Ни өчен? Сез мине дөньядан биниһая канәгать бер бай кызы, дип уйлыйсыздыр, мөгаен. Маена чыдаша алмыйча, үзенә бөек яр эзли чыккан, авызлыксыз хатын, дип уйлавыгыз да ихтимал. Ә мин укытучыма, остазыма ярдәм сорап килдем. Сез түгел, мин ярдәмгә мохтаҗ, Тукай. Мин дә, остазым Тукай кеби, татар халкы өчен хезмәт итәргә дип җан атам.

Ханым туктады. Тукай да уйчан халәттә иде. Хәзер соңгы сүз шагыйрьдә икәне ачык. Ханым күз яшьләрен Тукайга күрсәтмәс өчен борылды. Тукай, әкрен генә килеп, аның янына басты, ханымның иң өстенә кагылыр- кагылмас орынып, шик калдырмаслык итеп әйтте:

—  Кичерегез мине, ханым-әфәнде,— диде.—Сезнең саф күңелле булуыгызда зәррә кадәр дә шигем юк. Әмма... мин сезнең химаягезне кабул итә алмыйм.

Ханым нидер әйтергә дип Тукайга борылды, ләкин хуҗа аның теләген кисте:

—Сорашмагыз, зинһар!—диде шагыйрь ачынып.—Сез моны тиздән аңларсыз. Ләкин үз телемнән әйттермәгез, үтенеп сорыйм сездән!

Тукай кинәт ханымнан борылып, янә тәрәзә янына китте. Ханым шагыйрь тавышында әйтеп аңлата алмаслык бер сагыш аһәне тойды һәм, чыннан да, кабат сүз куертуның артык икәнен анлады. Ул шагыйрь янына килде, нәкъ бая Тукай эшләгәнчә, кулын шагыйрьнең иненә тигерде дә:

—Рәхмәт!—диде, аның тавышы сабыр, буйсынган, ризалашкан хатынныкы кебек иде.—Рәхмәт, Тукай! Ихласымны җиргә салмаганыгыз өчен рәхмәт, остаз!

Шулчак ханым икенче балдагын салып, Тукайга сузды:

—Алыгыз, Тукай!—диде ул.—Алыгыз, хәзер аның миңа кирәге калмады. Тулы җөмлә булып икесе дә сездә калсын: Мөгайдине ишетеп белгәнгә караганда күреп белү яхшырак!

Ханым балдакны өстәлгә куйды. Өстәлдәге китапларның берсен алып, янә Тукай тарафына атлады:

—Әрсезлегем өчен гафу итегез, Габдуллаҗан, бу китабыгызны миңа бирегез, зинһар,—диде ул.

Тукай анын кулыннан китапны альт, язу өстәле янына килде, каләм алды. Ханым:«Гәүһәршад ханымга» дип тутырып языгыз!—диде. Тукай яза-яза:

—  «Хөрмәтле Гәүһәршад ханым-әфәндегә ихластан бәхет теләп калучы...»—дип имзасын куйды.

Китапны Тукай кулыннан алганда ханым сагышлы елмайды. Бу елмаю елауга бәрабәр иде.

—Рәхмәт!—диде ханым.—Хушыгыз, Тукайҗан... мәңгегә!

Бәке

Чатнама суык кыш килде. Кабан күлен боз каплады. Ялтырап торган боз өстәндә бала-чага тәтке шуа. Татар Бистәсе ягындагы таучыктан чана шуалар. Тора-бара бозны калын кар каплады. Тәтке шуучылар юкка чыкты Алар таудан чана шуарга йөри башлады.

Кабан күлендә бәкеләр күп иде, электр ыстансаны янында ике бәке. Мәрҗани мәчете каршында өч бәке, аргы башта тагын өч бәке ачканнар. Шул бәкеләрнең берсендә яшь килен кер чайкый иде. Нәни бала, яшь хатыннын кызы булса кирәк, кер чайкаучыга ярдәм итә, чайкалган керләрне агач тагаракка пөхтәләп куеп бара. Эше беткәч, хатын белән кызчык тагаракларын кул чанасына салып, кайтып киттеләр.

Аларга каршы шул ук сукмактан иңнәренә көянтә-чиләк аскан тагын бер яшь хатын килә. Ул аргы бәкедән су алып, салмак кына өенә таба атлады.

Тауда бала-чага чыр-чу килә.

Ерак Кабан тарафыннан ике ир килә. Аларның берсе Тукай, икенчесе— Исхак Бикчурин иде. Алар икесе дә кызмача, кунактан кайтып килүләредер, мөгаен. Исхак артык кычкырып сөйләшә. Тукай исә аны тыңламый да кебек, ул тау шуучы балаларга бага, су ташучы киленнәрне күзәтә иде. Аһ, гүзәл киленчәк! Кара, бәбәйтәкле озын күлмәге астыннан ап-ак киез итекләре күренеп куя, бишмәте өстеннән сузылган толымнарында талир тәнкәләр атына, чөеп бәйләгән матур яулыгы ин өстен каплаган, битен суык үпкән, ут янып тора. Атлавына баксан! Суның тамчысын да чайпалдырмыйча йөзеп бара иде киленчәк.

Исхак Тукайның ни белән мәшгуль булганын аңлап, ирен кырыйлары белән елмайды:

—Шәп! Шәп, шайтан алгыры!—диде Исхак Тукайның иңенә сугып. — Әмма да ләкин тегесе моннан да шәбрәк иде, каналья!

Тукай сагаеп калды:

—Син ни турында сөйлисең ул, Исхак?—диде

Исхак сер әйткәндәй, киная белән:

—Теге...—диде —Чадралы ханым, синен бүлмәнә килгән Аһ, ул гүзәл!— Исхак кыткылдап көлде. —Аһ, ул яшерен күрешүләр.. Маскарад-с, Тукай әфәнде! Комедия маск, извольте!

—Дәшмә, Исхак!—диде Тукай.

—Серле, сихерле дамалар... Крамскойның «Таныш түгел ханым»ыннан сикереп төшкән оригиналь натурщица.

—Шамакайланма, Исхак!—диде Тукай кырыс кына.

Исхак аклангандай әйтте:

— Йә инде, Габдуллахан!—диде үпкәләндәй авызын турсайтып. — Шаярырга да ярамый!—диде. Зарланырга ярамый! Шаярырга ярамый!..— Исхак кинәт җитдиләнде, ул тирән көрсенеп куйды. —Нигә мине берсе дә сөйми? Мин кешеләрнең күнелен күтәрер өчен шамакайланам, биим. Мин ихластан сезнең арага керергә, үз булырга, дус булырга тырышам. Чүлмәкчедән күрмәкче мин дә шигырь яза башладым. Ләкин мин һаман сезнең арада чит, ятим. Һаман мин гаепле, һаман мине сүгәләр...

Исхакның күңеле тулды, аның тавышы калтыранып алды. Тукай дәшми торды, ул Исхак турында уйлый иде. Бу кеше сәләте чамалы булып та шагыйрь булырга алынып, барып чыкмагач, гәзит хәбәрчесе булып китте. Аны реальный училишедә укыган, дип тә әйтәләр. Нигә ул техника, математика өлкәсенә китмәгән, сәнгать, әдәбиятка ябышкан? Үзеңнең бу өлкәдә сәләтсез икәнеңне үз вакытында аңлау—ул үзе талант.

—Димәк!—диде Тукай.—Синең мәсләген юк, Исхак. Мәсләксез кеше— максатсыз кеше. Андый кеше көләсе урында җылый, жылыйсы урында көлә.

Исхакның сөмсере коелды, ул бәке кырындагы каткан кар кантарына утырды. Бәкедәге суда йөзеп йөри торган боз кисәкләренә карап, уйга калды. Җылап туктаган бала сыман сулкылдап куйды. Аннан соң ул үзалдына гына сөйләнгәндәй әйтте:

—Их, Тукай,—диде ул кайгылы тавыш белән:—Шамакайлансам да ярамый. Зарлансам да ярамый. Кем соң мин? Нигә соң мин? Нигә мине берәү дә сөйми? Яхшылык кылсам, шикләнәләр. Яманлык кылсам, сүгәләр...

Исхак бая шатлыклы бер кыяфәттә иде, ләкин соңгы сүзләрне ул шатланып түгел, кемгәдер үпкәләп, еламсырап әйтте.

Исхак тәмам җитдиләнде, көрсенеп, үзалдына сөйләнгән кебек сүз башлады:

—Их, Тукай дус, сиңа яшәве җиңелдер, синең мәсләген бар. Ә мин кем? Мин Сәгыйть Рәмидән дә көнләшәм. Ул—шагыйрь. Синнән көнләшәм. Син—даһи шагыйрь. Ә мин кем?.. Сезгә өйрәтүе ансат... Яшисе килми, Тукай. Дөнья пычракка баткан. Ә мин шуның төбендә ятам. Яшисе килми...

Тукай аның фаҗигале тавыш белән сөйләнүеннән көлә башлады:

— Ни булган бу татар зыялыларына? Зарланалар, җылыйлар, мескенләнәләр. Син бит милләт байрагын тотып чыккан зат. Егылдың, ике чакрым да китмәдең. Бездә көч юк, без бетәргә мәхкүм, дисең.

Бу үгетләрне ишетеп Исхакның тагын ачуы чыкты, ул да мыскыллы елмаеп:

—Син үзең дә мәсләксез бит, Тукай,—диде.—Мәсләксез син дә. Шигырьләрендә җылыйсың. Җыладың-җыладың да көлә башладың. Тиле кеше кебек. Хәзер тагын җылыйсың. Имеш, татарның узганы шанлы, тарихы бай. Болгары бар. Икенче санда ук укыйсың, татар халкы үләргә мәхкүм, татар черек милләт, татар надан... Өченче тапкырында Тукай яза, имеш: без бриллиант кашлар!..

Чыннан да, Исхак үзенчә дөрес сөйли кебек, ләкин ул мәсьәләне өстән генә аңлый яки аңламаганга салыша. Тукай зиһене белән андый, күңеле белән сизә иде: татар кешесен чабаклап уятырга кирәк. Чабаклап уятырга да көзгедән үзенә үзен күрсәтергә кирәк. Күрсен, оялсын, үзгәрсен, тәрәккый итсен. Рухы сыныкларның күңелен күтәрер өчен татарны мактарга, күтәрергә, үсендерергә кирәк. Көн нинди максат куя татар шагыйре алдына, ул шуны үтәргә тиеш.

Тукай Исхакка шуларны аңлатмакчы булды. Ләкин кире Исхак һаман тәртәгә тибә:

—Сез генә барысын да беләсез инде!—диде ул абыйсына үпкәләгән малай кебек. —Сез генә фидаиләр. Сез генә укымышлы! Халыкка ни кирәген сез генә беләсез. Ә мин—дивана, мин берни дә акламыйм. Мин—эш-унмас бичара Бикчура.

—Без дә алтын сарайларда яшәмибез, Исхак!—диде Тукай.

—Мәсләгеңне сатсаң, син алтында яши аласың,—диде юлдашы. — Ләкин синдә кирелек куәтле... Синең урында булсам, мин бәдрәфемне дә асылташлар белән бизәр идем...

Тукай бу сөйләшүнең дәвамын теләми иде. Исхакның да әйтер сүзе төкәнде бугай; ул, озак кына мышнап торганнан соң, Тукайга якын ук килеп, ачынып әйтте:

Их, Тукай, төкерергә иде бу дөньяга, ә? Әйдә үләбез, Тукай. Үлик без. Яшәмик бу фани дөньяда, ә? «Калсын дөньягыз үзегезгә», дип язу калдырыйк та...

Тукай Исхакның бу сөйләнүен шаяруга алдымы, әллә төшенке хәлгә калган иптәшенә ярдәм йөзеннәнме, шаян-көр тавыш белән:

—Үлик соң!—диде,—Ә ничек итеп үләбез?

Исхакның шаярырга исәбе юк иде, ахрысы, ул һаман җитди килеш:

—Менә шушы бәкегә, кызлар кер чайкаган Кабан күленә, әле яңа гына теге гүзәл кыз су алган бәкегә батып үлик,—диде.

Тукай иелеп бәке суына ике бармагын тыкты:

—У-у, суы салкын, кирәкми,—диде Тукай —Бата калсак та, толып киеп батарбыз, җылырак булыр. Син, Исхак, чума тор, мин толыпка кайтып килим.

—Син шаярасың, Тукай,—диде Исхак.—Ә мин шаярмыйм..

Тукай аңа җавап бирмәде, ашыгып, сукмак буйлап атлап китте. Исхак теркелдәп аңа иярде. Тукайны куып житеп, аның каршына төшеп, шагыйрьне туктатты, ике кулы белән ул Тукайның беләкләренә ябышты да ачык, салмак тавыш белән:

—Тукай!—диде —Әгәр дә мин сатлыкҗан, шымчы, доносчы булсам, син ни әйтер идең?

Тукай Исхактан читкәрәк китеп, шөбһә белән:

—Таптың сүз!—дип кычкырды.

Тукайның җитди йөзен күреп, Исхак Бикчура кинәт үзгәрде, төшенке кыяфәте юкка чыкты, ул акырып көлә башлады, аның көлүе табигый түгел иде:

—Ха-ха-ха, куркып калдыңмы?—диде ул көлү аралаш. —Курыктың. Алар салмак атлап Болгар кунакханәсенә таба атладылар. Исхак тагын алышынды, ул кинәт җитди төс алды, авыр сулап:

—Син күз алдына да китерә алмыйсын шул. Туры Тукай, Беркатлы Сабый Тукай!—диде.

—Син бүген артыграк салгансың,—диде шагыйрь.

—Йөрәк янганда тагын ни кыласың?—диде Исхак, аны башка уй борчый иде, ул һаман баягыча шомлы итеп. —Син күз алдына да китерә алмыйсың, Тукай,—диде.

Боз бетте, алар электр ыстансасына килеп җитте, ыстансадан читтәрәк арзанлы ресторан тора. Ресторан ишеге төбендә бер исерек аунап ята. Ресторан янында городовой оясы күренә. Городовой үзенең кетәклеге тирәли йөренеп тора. Городовой кетәклегенең аргы ягында игъланнар мичкәсендә белдерүләр, гарәп хәрефле татарча, урысча игъланнар ябыштырылган. Урамнан извозчиклар, барабызлар, ара-тирә автомобильләр клаксоннарын кычкыртып уза. Өч пар ат җигелгән трамвай—«конка» шалтырап бара.

—Җылынып алабызмы?—диде Тукай, аннан соң: —Минем хисапка!—дип өстәп куйды.

Бикчура нидер әйтмәкче иде, сүзенең дәвамын ачмакчы иде кебек тоелды Тукайга, ләкин Исхак урамда сүз кузгатмастан:

—Җылынабыз!—диде.

Генерал кебек киенгән швейцар аларны сәламләде. Залга килеп керүгә үк аларны половой каршы алды. Аларны буш куышка урнаштырды. Кечкенә күтәртмәдә бер марҗа ниндидер романс җырлап азаплана иде.

«Расцвели уж давно хризантемы в саду».

 

Аның янында бер пеләш яһүд бөгелә-сыгыла аккордеон тарта иде Тукай аракы, тозлы кыяр, кәбестә сумсасы китертте. Дәшмичә генә эчтеләр.

Исхак һаман тынгысыз, ул һаман нидер әйтергә тели, ләкин аны нидер тоткарлый иде. Шулчак залга Сәгыйть Рәми килеп керде. Ул керүгә, Исхак тиз генә халәтен үзгәртте, шат бер кыяфәт алды да:

—О-о, бөек поэзия вәкиле килде!—дип хөрти актерларча тапталган позага басты. —Эш уңмас Бикчура китә! Хуш, Тукай!

Исхак ишек катына хәтле килде дә, тоткага тотынып артына. Тукайга йөзе белән борылып шигырь сөйли башлады.

Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм ларга,

Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга;

Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде!

Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга!

Исхак шигырьне юри генә, кызык өчен генә сөйләмәде, аның күзләрендә яшь иде, сөйләнгән шигырь дә тәэсирле булды. Сәгыйтьне, Тукайны шулай тәэсирле килеш ташлап, Исхак тиз генә чыгып китте.

Тукай ни әйтергә белми, өстәл арасында басып тора.

—Ни булган аңа?—диде Сәгыйть Рәми.

—Салган ул!—диде Тукай.

Сәгыйть ябылып бетмәгән ишекне ачып тышкы якка карады да ишекне катырак тартып куйды:

—Салуын салгандыр, сак бул син аннан,—диде.

Тукай фаҗигале аһәң белән укылган фаҗигале шигырь тәэсиреннән кинәт аерылгандай булып сорап куйды:

—Нигә алай дисең?

—Сак бул!—дип кабатлады Сәгыйть Рәми.

Тукайның кәефе китте. Ул хәтта Сәгыйтькә ачуланды кебек.

—Аннан шиклән, синнән шиклән, миннән шиклән!—дип кычкырды. — Язмаска, сөйләшмәскә, дәшмәскә, күрешмәскә! Дөньямы бу, әллә төрмәме?

Сәгыйть тә сәер-серле иде бүген. Ул Тукайның ачуын кабартмаска тырышып, сак кына сүз башлады:

—Сизмисеңмени соң син, Габдуллаҗан? Синең турыда җыен юк-бар хәбәрләр тараталар. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри.

—Ишек ачык. Кем тели, керсен. Акча кирәк булса, алсын. Ашарга кирәк булса, казы бар, алсын. Тик кара савытым белән каләмемә генә кагылмасыннар.

—Синең күңелең бөтен нәрсәгә сизгер, дустым. Гап-гади, ап-ачык нәрсәләрне син күрмисең.

—Нәрсә, әллә Камалдан да, Фатихтан да, үзеннән дә шикләнергә кушасыңмы?

Тукай кызганнан-кыза бара иде. Аңа каршы төшеп, сүзне дәвам итсәң, бу бәхәс ызгышка әвереләсең. Сәгыйть яхшы аңлады, шулай да Тукайны кисәтеп кую аның максаты иде.

—Дустым,—диде Сәгыйть.—Олы шәхесне дошманнары сата алмый, бары тик дуслары гына сата ала.

—Теләмим!—дип кычкырды Тукай.—Ишетергә дә теләмимен! Син мине үземнән дә шикләнергә өндисең. Син курку таратасың! Шом җәясең дуслар арасына. Монда кергән бер генә кешедән дә мин шикләнмим, шикләнергә теләмим. Үзем аңа шигырь укып, аны чәй белән сыйлап утырганда мин: әһә, кабахәт, син мине сатарга йөрисең, дип эчтән сасып утырыйммы! Юк! Юк!

Тукай Сәгыйтькә генә түгел, бөтен дөньясына ачулана иде.

Сәгыйть Рәми дустының бераз тынычланганын сабыр гына көтте, аннары сәгатенә карап алды да урыныннан торды:

Их, дускай-җанашкай,—диде ул.—Сәгать ике икән инде. Мин киттем. Вакытым чыкты. Хуш. Сау бул! Сак бул теге жегеттән!

Сәгыйть чыгып киткәч кенә Тукай ишек катына атылып килде:

—Кая киттең, Сәгыйть, ераккамы?—дип кычкырды, ләкин Сәгыйть инде рестораннан чыгып киткән иде.

Бу сәер сөйләшү Тукайны тәмам чыгырыннан чыгарган иде, ул бичарадан-ничара тагын салып эчте.

Половой белән исәп-хисапны өзгәч, ул да рестораннан чыкты.

Яңа дошман

Соңгы вакытта Тукай бик борчулы иде. Аны ниндидер хәвефле авыр уй бастымы, әллә авыруы көчәеп киткәнгәме ул шулай күнелсез. Юрганына төренеп, ул бүлмә буйлап йөренә-йөренә дә, ятагына килеп утыра, аннан тагын торып, йөренергә тотына. Аннан тагын ятагына килеп ята. Башыннан аягына капланып яткан гына иде, бүлмәгә Хөсәен Ямаш керде. Керә- керешли ул:

—Тукай, син өйдәме?—диде дә кочагын җәеп Тукайга таба китә башлады. Тукай ютәлләп алды да, кискен кул хәрәкәте белән:

—Якын килмә, Хөсәен, миндә грипп!—диде.

—Грипптан курыккан юк, башкасы булмасын!—диде Хөсәен. —Башкасы да ерак йөрмәс бездән!—диде Тукай.

Хөсәен Ямашның сүз озайтырга исәбе юк иде, ул нидер тоткан, нидер эзли иде.

—Ни булды, Хөсәен?—диде Тукай.

Бер төенчек күрсәтеп, Ямаш:

—Менә моны тиз генә яшерергә кирәк!—диде. —Мин чыгып китү белән тәрәзәдән урамга ыргыт. Артка койрык тагылган иде. Шуннан качам. Яшә, Тукай! Шәп язасың! Халыкка син елмаю-өмет өләшәсең! Яшә, дускай' Рәхмәт! Синен бу эшең—бомба, беләсеңме, Тукай, бомба! Тукай исеме халыкның гимны икәнен анда да күп яшә, Тукай!

Хөсәен төргәген Тукайга калдырып, үзе чыгып йөгерде.

 Тукай тиз генә тәрәзә янына килеп, аска карады да төргәкне ыргытты. Аста аны кемдер алып, каты чабып китте. Шулчак коридорда аяк тавышлары ишетелде Хөсәен Ямашны аулыйлар, мәлгуньнәр! Ямаш! Менә кемнәре бар милләтнең. Чибәр, мәһабәт. Теләсә кайда рәхәт сөрердәй акыллы зат. Җылы өен ташлап, халык бәхете өчен төрмәләрдә черергә әзер фидаилары бар татарнын. Менә кемгә һәйкәл куярга кирәк. Казан уртасында!

Ул, артына борылмыйча да, таныш хәерчесе Шәүлә бүлмәгә кергәнен белә иде.

—Бәлки син әйтерсең, Шәүлә!—диде Тукай тәрәзәдән аерылмастан. — Минем тирәдә ниндидер серлелек. Дусларым ишарә, киная белән генә сөйләшә. Әйтергә телиләр, әйтә алмыйлар. Эт шикелле күзгә карап торалар- торалар да чыгып йөгерәләр.

Шәүлә дә тәрәзә янына ук килеп, Тукай караган тарафка багып: —Дөнья бит бу!—диде. —Ишарәсез, кинаясез тормыш булмый. Тукай, тәрәзәдән аерылып, ятагына барып утырды. Шәүлә, чын күләгә кебек, аның артыннан өстәл янына килде.

—Йә, ни-нәрсә борчый сине, дустым?—диде ул.

Аннан соң өстәлдәге күмәчне алып ашый башлады:

—Рөхсәттер бит,—дигән булды үзе.

—Син дә нәрсәдер беләсең, әйтмисен генә, —диде Тукай үпкәләгәндәй итеп. 

—Без, базар хәерчеләре, бөтен нәрсәне белеп торабыз,—диде Шәүлә. — Ләкин белгәннәребезне беркемгә дә сиздермибез. Сиздерсәк, белгәнеңне пычак белән каерып алачаклар. Пычак булмаса, сатып алачаклар сереңне. Үзен беләсең. Тукай, мине акча кызыксындырмый. Бу мәсьәләдә синең белән бертуган, ә пычактан үләсе килми. Шуңа күрә, мин белгәнемне белгертмим.

Тукай ютәлли башлауга ук Шәүлә тотып алды:

—Синең бик еш ютәлләгәнеңне беләм.. Синдә Тукай ютәл аша:

—Яп, авызыңны, Шәүлә!—дип кычкырды.

Аның ютәлдән, ачудан күзләре акайган, куркыныч иде. Шәүлә шиңеп төште:

—Ябам-ябам!—диде ул иелә-бәгелә.

— Ишекне дә теге яктан яп, мәлгунь,—диде Тукай.

Шәүлә чыгып өлгермәгән булса, Тукай ыргыткан сыңар ката һичшиксез аңа тигән булыр иде, ката нәкъ әле яңа гына юк булган. Шәүлә урынына барып тиде.

Тукай Шәүлә киткәч озак ютәлләде. «Хәерче тәре», дип сукранып та алды. Шәүлә аның нинди авыру белән авырганын әйтергә теләгән иде. Әйтә алмый калды, аның «туберкулез» дигән сүзен Тукай кисте.

Бу вакыйгалардан соң берничә көн узгач, Тукайнын кәефе яхшыргач, аның бүлмәсенә Фатих Әмирхан бер кәттә кыяфәтле татар баен алып керде.

—Тукай, синең янга!—диде Фатих, арба артыннан ияргән кешегә ишарәләп.

Исәнлек-саулык сораштырганнан соң, урындыкларга урнашканнан соң гына кунак сүз башлады:

—Йомыш бар иде!—диде ул.

Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарә итте, янәсе, чыгабыз.

—Юк, юк,—диде кунак.—Сез комачауламыйсыз, әфәндем. Утыра калыгыз.

Мәхмүт янә, тәрәзә төбенә барып, китапка тотынды.

—Башлагыз, әфәндем!—диде Тукай.

Кунак бастуннан тектерелгән өчлек костюм кигән, башында җирән каракүлдән эшләнгән кырпулы бүрек, өчлек камзулы кесәсеннән алтын чылбыр асылынган, кулында юан шар башлы слюда таяк, бармагында кара таракан зурлыгындагы асылташлы йөзек иде. Кунак һич тарсынмыйча Тукайны, аннан бүлмәне караштырып чыкканнан соң:

—Шушы сезмени инде ул. Туры Тукай?—диде.—Ни гаҗәп, ни гаҗәп.

—Нигә гаҗәпләнәсез, бай әфәнде?—диде хуҗа.

—Номер юньрәк икән!—диде кунак. Тукайның якыннан таныш булмаган бу татарга мөнәсәбәте кызыксынуга гына корылган иде. Ул аңа дошман да, дус та түгел, шуңа күрә ул кунакны сабыр гына каршылады. Инде керер-кермәстән бүлмәдән гаеп табып утыруы Тукайның җәя кереше кебек киеренке сеңерләренә китереп сукты: ул астына хәтәр зәһәр салынган бер җөмлә әйтте:

—Сез яхшырагын тәкъдим итәргә килдегезме, Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде?—диде.

Фатих Әмирхан шушы бер җөмләдә булачак сөйләшүнең оеткысын күрде. Сөйләшү бай файдасына да, Тукай файдасына да булмаячак. Тукай байны беренче сүзеннән үк ошатмады, тәртәгә типте.

Ләкин Хисаметдин бай һични сизмәде, рәхәтләнеп көлә башлады:

—Ха-ха-ха, сез сизгер кеше, Тукаев әфәнде,—диде ул көлеп туктагач.— Дөрес, мин Хисаметдин Сираев буламын. Мин сезгә язу белән кешемне җибәргән идем инде, сез аны кабул итә алмагансыз икән... Ялгышлык, ялгышлык, Тукаев әфәнде. Ие, татар халкының бөек шагыйре үз иҗатына тәңгәл шартларда яшәргә тиеш. Бу безнең намусыбыз эше, әфәндем. Без, финанс магнатлары, милләт кайгысын кайгыртмаса, кем кайгыртыр? Иҗат-сәнгать сездән, матди як бездән. Мин эш кешесе, әфәндем. Кыскасы, мин яңа журнал ачам. Управадан рөхсәтем дә, поручением дә бар. Аллага шөкер. Сезне, Тукаев әфәнде, шул журналга баш итеп куймак булып йөрмеш көнем. Сез шигырь юлына күпме аласыз әле?.. Дөрес, ие, башка шагыйрьләргә юлы биш тиеннән, Тукаевның юлы илле тиен көмештән түләнә. Минемчә, Тукаевның шигъри юлы алтын. Мин сезгә алтын белән түләрмен. Ә журнал хезмәте өчен аерым. Аерым, Тукаев әфәнде! Сез министр акчасына яшәячәксез. Үзегезгә аерым йорт, асраулар булыр...

Тукай утырган жирендә кыбырсып куйды: ул байның сүзе өстенә менеп:

—Ярый, Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде, мин риза. Хисаметдин сикереп торып ике кулын Тукайга сузды:

—Һай, галәмәт, сөбханалла-машалла...

Тукайның да сүзе өзелгән булып чыкты, ул басым ясап:

—... риза булдым да ди. Ниндирәк журнал инде ул, ягъни мәсәлән? Минем вазифам анда нидән гыйбарәт булачак?—диде.

Бай туры гына җавап бирмәде, читләтеп һәм акланган сурәттә озын нотык башлады:

—Хәзер катлаулы заман, ие, авыр заман, әфәндем. Ялгышып куюын да бар, Алла сакласын. Бүген ордым-бәрдем кычкырырга ярамый. Хәзерге көндә түрәләр турында да, зыялылар турында да, татар милләтенең узганы, киләчәге турында да дәшмәскә кирәк, дип уйлыйм мин, әфәнделәр. Бигрәк тә урыс түрәләре хакында, дим. Замана аларныкы, күсәк аларда, гаскәр аларда, закон аларда. Без аларга ялварырга гына хокуклыбыз. Бәс, халыкка дин турында язарга. Диннән тыш мәгыйшәт мәсьәләләре, мәхәббәт, җир- су, табигать һәм кызганыч бәетләр бирергә була. Халык гәзитә-журнал, китаптан бизмәсен. Укый торсын. Сәясәткә катыштырмыйк без халыкны. Надан калмасын өчен әнә шундый рисаләләр бирә торыйк без аларга. Милләтне-телне саклап калу—безем олуг максадымыз, әфәнделәр. Еллар узгач, җае чыккач, аннан соң мөмкинлек туса, хет патшанын үзе турында кәмит яз! Ә?

Фатих Әмирхан елмайды, елмаюдан соң аның авызыннан:

—Мантыйк бар, Тукай!—дигән сүз чыкты. —Бар!—диде Тукай —Ләкин формаль мантыйк.

—Дөрес сөйлисез, бай әфәнде!—диде Фатих. —Форсат чыккач кына патшага, стройга каршы хәтәр әсәрләр яза башларга, дисез инде.

—Валлаһе әгьләм, дөрес аңлагансыз, әфәнделәр!—диде бай шатлыгын яшерә алмыйча.

Фатихнын елмаюы юкка чыкты, ул:

—Кем соң ул форсатны безгә әзерләп куяр, бай әфәнде?—диде.

—Только без түгел!—диде Хисаметдин бай. —Без-татарлар эше түгел инкыйлаб. Әнә урыслар ясасын революция. Урыслар үз дәүләтләрендә, үзләре теләсә нишләсен. Без катышмыйк.

—Урыс революция ясагач, революция сыртына атланып, шовинистларны кыйнап йөрикме?—диде Фатих.

Тукай кыты-кыты көлә башлады. Хисаметдин бай башта аңламады ни өчен көлә Тукай, моның ни кызыгы бар? дип уйлады булса кирәк, ул аптырап бер Фатихка, бер Тукайга карап алды.

— Күз алдына китерәм!—диде Тукай тыела алмыйча. —Ат өстендә Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде милләт кылычы Зөлфекарне айкый... Бай әфәнде, сезгә моны берәр кеше өйрәттеме, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы?

—Үзем, үзем, әфәндем. Журнал чыгарырга рөхсәтем дә бар. Тоткарлык юк, диде. Хисаметдин куен кесәсеннән калын гына акча янчыгы чыгарды. Аркылы җеп белән бәйләнгән бер капны Тукайга сузып:

—Сезгә, Тукаев әфәнде, аванс!—диде. Тукай көлүдән ютәлгә күчә бара иде, аның йөзе көлүдән түгел, авырту һәм ачудан чалшайды. Ул:

— Вон моннан!—дип кычкырды —Вон моннан, Мөхәммәтгали углы Сираев!

Кунак, аптырап-каушап, тораташ булып калды, ул ни әйтергә белмәстән:

—Нәрсә?—диде.

—Чыгып китегез!—диде Тукай ютәл аша.

—Сез ни сөйлисез, Тукаев!—диде кунак —Мин сезгә яхшылык белән. Ә сез... сез...

—Күземә күренмәгез, Сираев!—дип Тукай котылгысыз ютәлгә дучар булды.

Хисаметдин хәлне инде аңлап алган иде, ул акчасын кесәсенә тыгып, таягын алды:

—Мин сезне хәерчелектән йолып алмакчы булам...—дип ул ишеккә таба атлады, әмма ишек катында кинәт борылды, һәм, горур кыяфәт алып:

—Аш белән атканга таш. Сез минем өстән бөһтан язып чыккан идегез теге вакытта. Анда да мин сезнең ул мальчишествогызны оныттым. Ярый, дидем, миннән булсын яхшылык. Мин сезне, Тукайны, халык өчен, киләчәк өчен, хөр милләт өчен саклап калырга теләгән идем. Хәзер аңладым: сездә иманның «и» хәрефе дә юк икән. Сез рәхимсез, миһербансыз, сез игелексез бер бәндә, тәрбиясез үскән бичара ятим икәнсез. Хак! Сезнең эчтә яман чир ята. Шул чир сезне усаллата. Мин, атаклы докторлар яллап, сезне тәрбия кылырмын, дип тә килгән идем. Сез үзегезнең вәкарьлегегез белән үзегезне үтерәсез! Чабаталы морза баласы Тукаев! Хушча калыгыз!

Хисаметдин бай таягы белән ишекне ачып чыгып китте, ачык калган ишектән аның дөп-дөп атлап китеп барганы ишетелә иде.

Бүлмәдә ютәл тавышы гына хөкем сөрә. Аспириннар каба-йота, салкын чәй эчкәли-эчкәли Тукай бераз тынычлана төште. Ул хәл алгач, Фатих үзалдына:

—Сирай бай моны онытмаячак,—диде.—Мәңгегә ул сине гафу итмәячәк, Тукай. Син үзенә бик зур дошман әзерләдең...

Тукай дәшмәде.

—Беләсеңме, Тукай,—диде Фатих.—Синең бер гүзәл вә мәһабәт гадәтең бар: көн туса, син үзенә яңа бер дошман ясый беләсең. Моны Туры Тукай гына эшли ала.

—Һәй,—диде Тукай үкенүле тавыш белән.—Турылыгы корсын ул Тукайның. Кешенең чыраена бәреп әйтәм дә соңыннан үзем үкенеп йөрим Дөресен әйттем, яхшы әйттем, әмма тупас әйттем. Ипләп кенә дә шул ук сүзне әйтеп була иде бит инде... Их!..

Тукай, кулын селтәп, өстеннән хатасын алып ташламакчы булды кебек:

—Йә, ярар, узган эшкә салават. Шәп әйттем, кабат алай әйтмәм. Алар бит, хәерче, йолкыш Тукайны сатып алып була, дип уйлый. Сатып алгач, үз мәнфәгатьләренә җигәргә уйлый...

Тукай тагын калтырана, ютәлли башлады.

Карале,—диде ул.—Шул байга ачудан бөтен тәнем ут яна...

Мәхмүт аны урынына яткызып, өстенә юрган япты. Тукайга хәзер җылылык һәм тынычлык кирәк иде. Тукай йокыга киткәч, алар бүлмәдән чыкты.

Шәүлә

Шул көннән соң Тукайның хәле кискенләште. Ул еш ютәлли, ютәле озакка сузыла, ютәл килмәгәндә дә, ни өчендер, кәефе булмый иде. Аны борчымас өчен дуслары да сирәгрәк килә башлады. Тукай көннәр буе әнә шулай ятагында бөгәрләнеп ята бирде. Баштарак ул иптәшләренең килеп йөрүеннән канәгатьсез булса, хәзер аларны ник куып чыгарганына, нигә якты чырай күрсәтмәгәненә үкенеп туя алмый иде. Килсеннәр, керсеннәр, ичмасам, бүлмәдә жан иясе булыр. Анын теләге фәрештәнең «амин» дигәненә туры килде бугай, ишек шакыдылар.

—Керегез!—диде Тукай.—Ишек ачык.

—Йоклыйсыңмы, Тукай?—диде кергән кеше.

—  Кем ул?—дип Тукай башын калкытты.—Ә-ә, синмени, базар пәйгамбәре! Ник йөрисең шәүлегәндәй тавыш-тынсыз?

—Язмыш куып йөртә, Тукай, язмыш!—диде Шәүлә.

Тукай Шәүлә кергәнгә сөенде кебек, сөйләшергә хет җан иясе бар.

—Синең эш рәхәт,—диде Тукай,—уч төбенә карыйсын да тамак туйдырасың. Иртәгесе өчен кайгырмыйсың.

Шәүлә кете-кете көлде:

—Бичара Тукай, син шигырьләреннән гайре берни дә аңламыйсың...

Тукай сикереп торды да, Шәүләнен якасыннан алып:

—С-син, карачкы!—дип кычкырды.—Әйтмә мина «бичара» дип!

Шәүлә курка калды:

—Ярар, ярар, әйтмәм лә, һай Аллам,—диде.

Тукай Шәүләнең тынлаучан булуын күреп, сүрелә төште, ул борын астыннан гына мыгырдана иде:

—Бичара Тукай, ятим Тукай, мескен Тукай, фәкыйрь Тукай Фәкыйрь түгел мин!—ул янә тавышын күгәрә төште. —Әнә, ал кирәк хәтле!

Шагыйрь өстәлдәге бер уч акчаны таратып жибәрде, акчаларның берничәсе идәнгә очып төште. Шәүлә кабалана-кабалана идәндәге акчаларны җыя башлады.

—Ал тагын!—диде Тукай.—Печән базарындагы бөтен йолкышны сыйла. Кайдан алдың, дип сорасалар, үзем таптым, диген. —Шәүлә идәннән алган акчаларның икесен үзендә калдырып, калганнарын өстәлгә, тегеләре янына куйды.

—Юк,—диде ул шушы эшен тәмам иткәннән соң,—күп акча кешене боза ул. Миңа шушысы да бик җиткән, әфәндем. Моңа әллә ничә тапкыр күрәзә карармын әле мин сиңа.

Тукай әле һаман үз уйлары белән мәшгуль иде, ул:

—Ятим түгел мин! Күп миллионлы халкы булган шагыйрь ятим буламыни?! Ботен Россиядә урыстан кала икенче милләт баласы. Идел буендагы егерме биш миллион мөселманы булган, Урта Азиядә, Себердә. Уралда, Кырымда тагын шулкадәр укучысы булган шагыйрь мескен буламыни? Алтын эчендә яши алам мин бу халкым белән. Ләкин ана вакыт тар. Шәүлә. Халкым биргән байлыкта яшәргә минем хакым бар, Базар әүлиясе!—дип Тукай янә ятарга жыенды.

Шәүлә үзенә тигән акчаларны кесәсенә сала-сала:

—  Булды, ярар инде,—диде. —Бер сүзне өзми дә куймый да... Сузма инде. Якадан алдың бит инде, җитәр, кирәксә артыма тибеп чыгар тагын.

Чыннан да Тукай хәерчегә артыграк бәйләнгәнең сизде:

—  Кичер, дускай,—диде ул сабыр гына.—Кызган чакка эләктең.

—Ташла!—диде Шәүлә.—Соңыннан гафу сорау сина килешми. Мин үпкәләмим. Үпкәли башласаң...

Шәүлә Тукайга сиздермичә генә бүлмәне караштыргалап чыкты.

—Йә, күрәзәче,—диде Тукай.—Бер-бер күрәзә кыл әле. Бу юлы ничек алдарсың икән?

Шәүлә аның сүзләрен ишетмәгән кеби...

—Монда Сәгыйть Рәми булган икән, аңлашылды ...— диде серле итеп.

Тукай, сагаеп, билен турайтты:

—Булды шул, каян белден?— диде ул гажәпләнүен яшермичә.

Шәүлә шат тавыш белән:

—Шуны да белмәгәч, күрәзәче булып йөрүен ни пычагыма кирәк!— диде.—Уһу, елак милләтче Бикчура да булып киткән икән,—дип сөйләнә- сөйләнә. Шәүлә иснәнә, тикшерә иде.—Бикчура иртәрәк чыгып тайган булырга тиеш... Монда Фатих Әмирхан арбасы торган икән... Ә-ә, бай әфәнде Сираев та килдемени? Ул сиңа бик каты ачуланып чыгып киткән!

Тукай балаларча шатланып көлә иде. Көлүе тагын ютәлгә күчте. Ютәле көчле булмады, Тукайның шатлыгы сүрелмәде.

— Шайтан икәнсең син, Шәүлә,—диде ул кул чәбәкләп —Каян беләсең син боларны?

Шәүлә бөкрәйгән килеш һаман нидер эзли иде. Тукай аның бу серле- сырлы кыланышын елмаеп күзәтә.

—Мантыйк инде, мантыйк, дускай!—диде Шәүлә.—Дедуктив алым вә мантыйкый фикерләү, күзәтүчәнлек вә янә дә күңел сиземләве вә дәхи борынымның ис сизүе. Бу таяк балдагы; Сирай байныкы төшеп калган... Бу таякны ул Париждан кайтарткан иде. Беркайчан да кыршытмаган таягыннан алтынсу балдак төшеп калырлык итеп суккач, монда зур бәхәс булган, дип уйларга туры килә. Син аны куып чыгаргансың. Әмирханның монда булуы табигый. Ул синең янга көненә биш-алты тапкыр керә, чыга. Аның арбасы, гадәттә менә шушында була. Чөнки идән тигез, арба тәгәрәп китми бу төштән. Җылак милләтче Бикчура һәркөн саен сиңа кереп чыга. Ул төрек тәмәкесе тарта. Ул булган җирдә шундый ис кала. Ул ис айлар буена бетми тора. Сәгыйть Рәми әфәнде бик борчулы булган. Әнә, өстәлдәге кәгазьгә нидер сызгалаган, рәсем ясаган. Рәсемнең логикасы юк. Ул кешенең эчендә ниндидер бер кайгы булырга тиеш.

Тукай тагын кул чәбәкәйләп:

—Син Шерлок Холмс, Шәүлә!—дип кычкырды. —Нигә син хәерче булып йөрисең? Эшлә син частный детектив булып. Син бөтен җинаятьләрне ачып бетерер идең.

Шәүләне сагыш басты, ул:

—Их, Тукай җаным,—диде.—Кайгым шул гына булса икән... Да, кстати, ә менә син нигә бу бүлмәдә яшисең, ә? Күселәр, тычканнар... Суык, бәдрәфе дә урамда. Яшә модерный номерларда.

Тукайнын өстенә тагын бер чиләк салкын су койдылар; ул тагын турсайды:

—Яп авызыңны!—дип кычкырды.

Шәүлә шундук ана буйсынды:

—Ябам, ябам!—диде, соңра тагын шелтәле рәвештә:—Шулай шул, Тукай,—диде. —Миңа да ирекле булып йөрүе кыйммәтрәк. Менә мин турысын әйтәм, иеме. Мин беркемнән дә курыкмыйм. Беркем дә миңа ачуланмый. Мин теләсә кемгә теләсә нәрсә әйтәм. Шул сүзләрне мин бай кеше буларак әйтсәм, дөнья тулы дошманым булыр иде. Хәерче сүзен чынга алмыйлар. Исерек адәм патшаны акырып сүгеп бара. Ана берни дә юк. Ә менә син сүгеп кара патшаны!

—Сиңа сүз табалмассың!— диде Тукай.

Шәүлә кызыксынуын дәвам итә иде:

—Тагын кемнәр булды монда?—диде Шәүлә.

—Кем белә инде аларны,—диде Тукай.—Минем ишек ачык тора бит. Кем кергәнен, кем чыкканын күрми дә калам кайчакларда. Йә көзгемне чәлдерәләр, йә кара савытымны алып чыгалар, денсезләр.

—Байлыгын булса, бикләр идең әле бик,—диде Шәүлә.

Тукай эчтән генә бу базар шәүлегәненә якынлык та тоя иде кебек. Сәер хәерче иде бу Шәүлә!

—Чын исемен кем синең, Шәүлә?—диде Тукай дусларча.

—  Кем белә инде аны?—диде хәерче.—Базар хәерчеләренең үз исемнәре булмый, Тукай, аларның кушаматлары гына була.

—Шулай да,—диде Тукай.

Тукайдан болай гына котылып булмасын Шәүлә аңлады һәм:

—Ни әйтсәм дә ялган булыр,—диде —Габделмән улы Фәррах Зөлфикаров, дидем ни дә, Ильминский Иван Николаевич, дидем ни...

Тукай балаларча үпкәләде, кеше аннан чынлап сорый, ул ләкләкә сата.

—Әйтмәсән, әйтмә!—дип, ул урынына ятты.

Шәүлә тавышын күтәрә төшеп:

—Әйттем бит инде, сиңа ни кирәк тагын?—диде.

Тукай янә сикереп торды да:

—Син, малай, минем белән алай сөйләшмә. Минем ачуым яман!—дип кычкырды.

Шәүлә бер дә исе китмичә генә әйтә куйды:

—Ачуланганга селкенмим дә мин, Тукай. Якамнан алганына да үпкәләмим. Ул яканы күп умырдылар инде. Әле умырасылары күпме булыр. Артыма тибеп чыгарсаң да ачу сакламам мин сиңа.

—Нигә әле син гел үзеңне кыйнатырга гына йөрисең, ә? Синдә мазохизм авыруы бармы әллә?

—Андый авыру юк!—диде Шәүлә дустанә.—Әмма шөһрәт ярату чире бар миндә. Тукай аягы тигән җир тәмугта янмас. Шуңа күрә, тәмугта янмасын дисәң, син мине кыйна, салып тапта. Әгәр дә син мине кара янмаган җиремне калдырмыйча таптасаң, мин бәхетлеләрнең бәхетлесе булыр идем. Син үлгәч... ә син әбизәтелне миннән алда үләчәксең... син үлгәч, мине очрашудан очрашуга гына йөртерләр иде..

—  Ни өчен?—диде Тукай.

—Менә бу төшемә Тукай аягы тиде, Тукайның йодрыгы менә бу җиремә тиде, дип мин халыкка артымны да, алдымны да күрсәтер идем. Тукай аягы тимәгән җире юк моның дип, мин үлгәч, гәүдәмне катырып музейга, мавзолейга куярлар иде.

Тукай башта көлүен тыеп карады, чөнки көлү артыннан һәрвакыт ютәл килә, юк, эчке кытыклану куәтле иде, көлү тышка бәреп чыкты, Тукай урынында ауный-ауный көләргә тотынды. Ул көлү арасында:

—Тилергән Шәүлә!—диде —Әгәр дә киресе булса? Тукайны эттән алып, эткә салып сүгә башласалар?

—Исең киткән!—диде Шәүлә.—Аннан миңа ни зыян? Мина барыбер почет булачак... Менә бу кешене кабахәт Тукай кыйнаган, измәсен изгән бичаранын, дип тагын мине халыкка күрсәтеп йөртерләр иде.

Бусы Тукайны тагын да катырак кытыклый иде. Тукай инде буылып, сызгыру тавышлары чыгарып, эче катып көлә:

Җитте, Шәүлә!—диде ул көчкә-көчкә. —Үтерәсең син мине. Миңа бит көләргә ярамый.

Шәүлә шаян халәттән кинәт җитдигә әйләнде

—Ярамый! Ярый! Үзен көләсең, Тукай, каһкаһә белән көләсең. Әллә ниләр бастырып, кемнәрдәндер көләсең. Сатира! Һөжү имеш. Шул сатираң, шул һөжүең синең башыңа җитәчәк тә. Белеп тор. Жүләр балык син, Габдуллаҗан. Печән Базары корольләре белән нигә кирәк сатулашу? Печән Базарын мин беләм, син түгел. Печән Базарының аның үз жандармериясе, үз шымчылары, үз палачлары бар. Тели икән. Печән Базары сине кыптылый, бетте-китте. Нигә кирәк сиңа муллалар. Дума депутатлары белән алышу? Мулла булса да, милләтче булса да, алар сине полковник Старосветовка сатарга биш куллап риза. Тукайны тончыктырырга дигәндә милләтче белән шовинист җан дус була. Тын кал! Дәшмә, Тукай! Янә дә килеп, нигә кирәк булды сиңа властьларга күсәк күтәрү? Хакимең булса ишәк, килмешәк! Татарга һәрвакыт ишәк белән килмешәк түрә булачак. Оек кебек кайтарылып чыкса да татар үзенә үзе хуҗа була алмаячак. Губернаторга барып җитмәс, дип уйлама син. Барысы да барып җитә ора. Губернаторың, әнә, татарча өйрәнеп ята. Татар халкының теленә гашыйк булганнан түгел, татар халкының азатлыкка омтыла торган идеяләрен буар өчен өйрәнә ул татар телен, ышанмый үзенең шымчыларына. Оригиналдан укырга тели Тукайны, кабахәт. Болытлар куера, Тукай. Болыт кына түгел, зур-зур ике кара болыт. Үзеңнең кандашларың, милләтчеләр синең өстә ясин чыгарга җыена. Икенче кап-кара болыт—Судебная палата прокуроры ягыннан.

Тукай сәер халәттә иде. Ул аптыраган, йөдәгән, шүрләгән, шикләнгән һәм базар хәерчесе Шәүләнең гаҗәеп мәгълүматлы, акыллы икәнен күреп, ни уйларга белми, ни әйтергә белми иде. Ул бары тик сак кына:

—Ә син каян беләсең әле мондый тәфсилле нечкәлекләрне?—диде.

Шәүлә дә кинәт шәлперәйде, үз хәленә, хәерче хәленә кайтты, ул:

—  Мин күрәзәче, күзәтүче, Тукай,—диде. —Мин Печән Базары шымчыларын яхшы беләм... Тукаевны Уголовное Изложениенең биш статьясының сигез параграфы буенча җавапка тартырга...

Тукайның эченә шом инде һәм ул күрәзәчедән котылырга кирәк икәнен күңеле белән сизеп алды.

—Җитте!—дип кычкырды Тукай.—Яп авызыңны! Дәшмә!

—Дәшмим!—диде Шәүлә.—Ләкин мин синнән зинһарлап сорыйм, тынып кал, беразга гына дәшмә, Тукайҗан! Алла хакы өчен, син дәшмә!

—Тынмасам?—диде Тукай.

Шәүлә шактый тәэсирле итеп:

—Тынмасаң, юллары күп аның, Тукайҗан,—диде.—Йә татар милләтчеләре кыптысыннан узарсың. Йә урыс шовинистлары харап итәр үзеңне, һич югында сине үтерә торган гайбәт таратачаклар.

—Гайбәтләр күп булды инде, түзәрбез анысына. Тукай эчә, Тукай фәкыйрь. Тукай сукыр...

—Монысы каршында алары чүп кенә...

—Нинди гайбәт таратырга мөмкин инде? Бөтен булган-булмаганнарымны чәйнәп бетерделәр бит инде... Димәк, син беләсең? Әйт, Шәүлә!

—Әйтмим!

Әйт!

Тукай сикереп торып Шәүләнең якасыннан алды.

—  Буам, әйт, хәерче!—дип ачынып кычкырды Тукай.—Әйтәсеңме, юкмы?

Шәүлә, көчкә генә Тукай кулыннан ычкынып:

Әйтәм,—диде, ул алак-ялак карангалап алды да, ярым пышылдап сөйли башлады.—Тегенди авыруы бар икән, шуңа күрә өйләнә алмыйча йөри икән, диләр...

Тукай агарынып, ачуыннан буылыр дәрәҗәдә:

—Кабахәт! Юга-ал!—дип кычкырды.

Бу сүз таралмаган әле, мин аны тараттырмаячакмын, Тукай!—диде дә Шәүлә ишеккә ыргылды.

—  Кит, карачкы!—дип Тукай анын артыннан калай кружкасын томырды.

Шәүлә чыгып ычкынды, кружка ачык ишек авызыннан коридорга очып чыкты; калай тавышы бөтен катны уятты. Шулчак ишектә Фатих Әмирхан пәйда булды. Мәхмүт арбаны тиз генә бүлмәгә этеп кертте дә, кружканы эзләп табып, ишекне япты.

—Нигә кычкырышасыз?—диде Фатих Әмирхан.

—Йолкыш, Базар каргасы!—диде Тукай.

—Берәр нәрсәне чәлдергәнме әллә?

—Чәлдерүен чәлдермәгән, әмма теле кеше үтертер, валлаһи Фатих Әмирхан Мәхмүткә ишарәләде, тегесе кулындагы кәгазьне Тукайга сузды.

—Сина телеграмма бар,—диде Фатих.

Тукай Мәхмүт кулыннан телеграмманы алып укый башлады:

«Тукай, кичер, саубуллаша да, бәхилләшә дә алмадым. Минем арттан күзәтүчеләр күп иде. Ни булса да мине ярлыка. Сагышлы дустың Сәгыйть».

Тукай телеграмманы кат-кат укыды, аннан соң Фатих Әмирханга багып:

—Нәрсә бу, Фатих?—диде.

—Казаннан китте ул,—диде Фатих. Тукай әле күптән түгел генә Сәгыйть Рәми белән булган сөйләшүен-күрешүен исенә төшерде булса кирәк, тирән уйга калды.

—Кинәт кенә... Серле генә...—диде Тукай үзалдына.

—Син белмисеңмени, Абдуллаҗан?—диде Фатих.

Тукай үпкә катыш-ачу белән:

— Юк, белмим. Мин бернәрсә дә белмим. Сез генә беләсез, миңа әйтмисез!—диде.

—Сине сатмас өчен качты ул Казаннан!—диде Фатих.

—Ничек, кемгә сатмас өчен?

—Сагышлы Сәгыйть охранка агенты иде...

Фатих Әмирхан бу сүзләрне бәрәнге ашау, чәй эчү кебек гап-гали нәрсәләр турында сөйләгән кебек итеп әйтте, Тукай ялт итеп ана карады. Фатих йөзендә шаяру билгеләре күренми иде.

—Фатих!—дип кычкырды Тукай. —Уйный торган сүз түгел.

Фатих үтә тыныч иде:

—Мин уйнамыйм, яшьтәш!—диде Фатих.—Ул охранка белән бәйләнештә иде.

«Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Сак бул син аннан, Бикчурадан,— дигән иде Сәгыйть.

—Бу бит башка сыймый, Фатих! Ничек! Ни өчен?—дип ачыргаланды Тукай.

—Китереп кыссалар сыя ул, дустым,—диде Фатих. —Охранканың җәзалау, куркыту, шантажлау ысулларын белмисең шул син, Тукай. —Аның охранкада икәнен син белә идеңме?—диде Тукай.

—Белә идем.

—Миннән яшереп, монда әллә ниләр эшләнә, бары тик мин генә белмим!

Тукай телеграмманы өстәлгә ташлап, Фатихка аркасы белән борылды. —Үпкәләмә, дустым!—диде Фатих аклангандай. —Иң якын дустына да бар белгәнеңне сөйләп булмый торган замана бу.

—Рәми монда ни сөйләнсә, шуны җиткереп торганмы?

—Юк! Озак тарткалашты ул китереп кыскач, әнә качты Тукайны сатмас өчен, вөҗданын пычратмас өчен барыбыздан да качты. Охранкага шул кирәк тә иде. Әләкләп торса да аларга файда, качса да аларга тынычлык. Олы бер шагыйрьсез калган Казанда охранкага эш кими.

—Коточкыч Казан!—диде Тукай —Нинди мәмләкәттә яшибез соң без?

Дус дусны сата. Татар башын татар ашый.

Икесе дә тынып калды. Мәхмүт кенә битараф рәвештә рәсемле китап актарып утыра. Тукай ике учы белән йөзен каплап, терсәкләрен өстәлгә терәп, нидер уйлый. Фатих Әмирхан сул кулындагы йөзеген бертуктаусыз бөтерә, йөзек кашындагы асылташны беренче күргәндәй тикшерә, өйрәнә иде. Ул Тукайга нидер әйтергә җыена иде, ләкин Тукайның шушындый уйчан, хәсрәтле халәтен күреп, ашыкмый, форсат көтә. Ниһаять, ул тәвәккатләргә булды.

—Икенче яңалык...—диде дә Тукайга карамыйча гына. —Исхак Бикчура... асылынган,—дип өстәде.

Тукай әле Сәгыйть Рәми турындагы уйларыннан аерылмаган иде, күрәсең.

—Ни дидең?—дип сорады.

—Бикчура асылынып үлгән,—дип кабатлады Фатих.—Әнә, язуы.

Мәхмүт куен кесәсеннән чыгарып, Тукайга бер язу бирде. Тукай ансыз хәрәкәт илә язуны алды, аның күз аллары томанланды, ахрысы, ул Мәхмүткә язуны сузып:

—Укып бир әле, энем, күзем күрми,—диде.

Мәхмүт язуны алды, ләкин язуга карамыйча гына: «Үзегезгә булсын дөньягыз!»—диде.

Тукай ике күзен учы белән каплап, мендәргә ауды. Елавы идеме шагыйрьнең, әллә күзе авыртуны басар өчен шулай капландымы, ул ачынып:

—Исхак җаным!—диде. — Әле күптән түгел генә монда булды. Шушы сүзләрне миңа әйтте. Мин аны усал шаяру буларак кабул иттем. Нигә? Ни өчен? Бер аңа гына түгел, тормыш барыбызга да авыр.

—Тормыш авырлыгыннан асылынмыйлар,—диде Фатих басынкы усал тавыш белән. —Ике аягы, ике кулы, ике күзе булмаганнар да тормышка ябышып ята. Вөҗданы саф булмаган, димәк.

Тукай мендәрдән калкып, күзенә сөлгесен каплады.

—Сәгыйть әйтте бит, биш-ун тапкыр әйтте: сак бул син аннан, диде. Димәк, алар бергә эшләгән?.. Менә сина ике югалту... Сәгыйть белән Исхак ни өчен жандармериягә ялланган? Аңлый алмыйм!

—Ялланмаган!—диде Фатих.—Яллатылган... Ялланырга теләмәгәннәрнен язмышы белән таныштыргач, әллә кемнәр яллана, яшьтәш дустым... Поезд астына кергән, мәрхүм. Исерек килеш катып үлгән, бичара. Печән Базары рәтчеләре кыпты белән чаппахлаганнар.. Андый алымнар мең төрле, дус. Инквизиция һаман яши, инквизиция һаман чәчәк ата...

Тукай сөлгесен карават башына элеп куйды, ике кулы ике тез арасында ихтыярсыз кала бирде.

—Сагышлы шагыйрь,—диде ул үзалдына сөйләнгәндәй әкрен тавыш илә.—Кеше ышанмаслык эшләр бит бу... Бичара Бикчура... бүрек ташлап бүредән котылып калырга уйлаган...

Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга;

Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга,

Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде!

Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарта.

Димәк, Исхак Бикчурин намуссыз кеше булмаган. Намуссыз булса охранка акчасына рәхәтләнеп дуслар сатып яшәгән булыр иде. Бәхиллә безне, Исхак. Икейөзле булып яшәүдән котылгансың.

Исхак Бикчуринны җирләргә Тукай да барды. Исән чакта Исхакның Тукай артыннан, тагын әллә кемнәр артыннан шымчы итеп ялланганын белүчеләр аптырады, Тукай нишләп йөри монда, янәсе. Исхакның җәсәден гүргә иңдерергә ул да сикереп төшмәкче иде, җиңелчә генә хәрәкәт белән аны бу теләгеннән туктаттылар. Кабергә Габдерахман Мөрсәлим сикереп төште.

Җеназачылар таралып беткәч тә Тукай зираттан чыкмады. Ул ялгыз калырга теләп, ыгы-зыгы вакытында тын гына читкә китте. Максатсыз гына каберләр арасында уйланып йөрде, әйтерсең лә ул үзенә урын сайлый иде. Шулай байтак йөргәннән соң, ул кайтыр якка борылды, зират капкасы төбендәге теләнчеләр, кулларын сузып, аннан хәер эстиләр. Ул кесәсендәге бар акчасын теләнчеләргә өләшеп бетергәч, кызурак атлап китте. Хәерчеләр сугыша-талаша артта калды, ләкин араларыннан берсе Тукай артыннан иярде. Тукайның акчасы беткән иде, ул адымын тизләтте, ләкин хәерче дә тизрәк атлый башлады. Бөкре йолкыш аны тиз куып җитте дә:

—Мияү!—диде.

Тукай бу сәер тавышка борылып караган иде. Шәүләне танып алды. —Перес, хайван!—дип кычкырды Тукай.—Сиңа клоун буласы гына калган, Шәүлә. Кырык кыяфәткә керә беләсең.

—Мин—актер!—диде Шәүлә турая төшеп. —Мин—гений перевоплошения. Сәхнәдә әверелеш даһие мин.

Алар янәшә атлап китте, Тукай бераз алдарак, Шәүләнең яннан теркелдәп баруы читтән караган кешегә хужасы артыннан ияргән эт кебек күренгән булыр иде.

—Син зерә укымагансың, Шәүлә,—диде Тукай.—Синнән менә дигән театр белгече чыгар иде. «Актерское перевоплощение» гыйбарәсен ничек матур тәржемә иткәнсен. Актерның сәхнәдәге әверелеше. Бәлки, алмашынышыдыр?

—Алмашынуның башка мәгънәсе бар, әфәндем: акылдан язу.

—Ә «герой любовник»ны ничек әйтер идең?

—  Мәхәббәт каһарманы!

—Дөрес бит, әй!—диде Тукай көлә-көлә.—Ә героиня?

—Мәхәббәт гүзәле!—диде Шәүлә.

—Афәрин!—диде Тукай —Дөрес бит. Безнең театр тәнкыйтьчеләре «әсәрнең төп герое, героинясы» дип авыз суы корыталар

—  Наданнар!—диде Шәүлә һаман теркелди-теркелди. —Әйттем исә кайттым, әверелеш сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел булып тора ул. Сине дә зур әверелешләр көтә, Тукайҗан Кайгы көтә сине, шагыйрь.

Тукай туктады. Шәүләнең иңбашыннан умырып тотты да:

—Нинди кайгы?—дип сорады. Шәүлә бер дә исе китмичә генә:

—Беренчесе-сонгысы түгел, кайгырма!—диде Тукай Шәүләне каты итеп үзеннән этеп җибәрде дә:

—Бәгырьсез син, Шәүлә!—диде. —Кешегә кайгы килүен каркылдыйсын. Шәүлә янә Тукайга елышты, кесәсеннән бер төргәк гәзитә чыгарды. —Минем эштә бәгырь комачаулый гына ул, Тукай,—дип, ачып бөкләнгән бер гәзитәне дәшмичә генә Тукай күзләренә якын китерде.

Тукай гәзитәдәге таныш рәсемне күреп, туктады, гәзитәне тартып алды, укый башлады. Уку дәвамында ул агарды, хәле китте, артка таба чигә башлады.

—Тукай!—дип кычкырды Шәүлә. —Тукай, сиңа ни булды?

Шәүлә Тукайны култыклап алды, да якындагы калку җиргә утыртты.

—  Кабахәт син, хәерче!—диде Тукай

        — Кабахәт, кабахәт, килешәм!—диде Шәүлә.—Тик син егылма гына. Тукай, бераз хәл җыйгач, тагын гәзитәгә бакты, бераз укып карады. —Хөсәен Ямаш вафат!—дип ыңгырашты. — Хөрмәтле Хөсәен дустыбыз үлгән... Ничек үлгән? Ни өчен?

Тукай гәзитәне тәфсилләп укыр дәрәҗәдә түгел иде, Шәүлә ипләп кенә аның кулыннан гәзитәне алып, салмак кына укый башлады:

«... мәшһүр революционер Хөсәен Ямашев әфәнде вафат булды. Хөсәен Ямашевның гаять серле һәм шикле шартларда вафат итүен гәзитә идарәсе әгъзалары бәян итә. Үләргә ике минут кала мәрхүм почмактагы лавкадан бер стакан җимеш суы эчкәнлеген әйткән. Бу шикле эшне тикшерү өчен докторлар китертелде һәм җимеш суы сатучы янына тикшерүчеләр озатылды...»

Тукай инде Шәүләне тыңламый иде. Бетә, кырыла татар зыялылары. Күз алдында ничә кеше китте. Берсе дә үз үлеме белән түгел. Хәзер кемгә чират? Тукайгамы? Фатихкамы? Боҗра кысыла, тарая. Канатларын җәя ике башлы Каракош. Сәер үлемнәр, сәер җинаятьләр берлә тулган Казан.

—Беләм мин аны,—диде Шәүлә.—Ул революционер иде.

—Уйларыма кермә, Шәүлә!—диде Тукай.

—Үлгән артыннан үлеп булмый, дим... Бүген син бар, иртәгә юк...

—Каркылдама, карачкы!—дип кычкырмакчы булган иде дә, Тукай кинәт ютәлли башлады. Ютәл аша ул:—Күземнән югал! Эттән туган дуңгыз баласы, син яман хәбәр белән генә йөрисең, кит!—диде.

Ләкин әрсез хәерче китмәде. Киресенчә, ул Тукайның ике култык астыннан тотып торгызды да:

—Әйдә, өйгә кайтабыз, монда салкын, җил,—диде.

Әле генә Шәүләгә нәфрәтле булган Тукайның аңа буйсынмыйча хәле юк иде. Алар икәүләп әкрен генә шәһәргә таба кузгалды.

Эттән күбәйде дошманнар... Нишли алар? Нишли халык? Халык упкынга бара, саф гакылларга богау салалар кабахәтләр. Күпме калгандыр гомер? Шул мизгелләрне тулысы белән файдаланып калыйм дисәң, төрле яклап изәләр. Кая барыйм? Нинди мохит бу? Кайда шат-тәбәссемле хәят? Авыр уйлар сытты гакылымны. Агуланган тәнем җир куйнына тарта. Артыма борылып карасам, сызланам. Юк майтарган эшем. Алга карыймын да үксеп җылыйм. Бетте көчем...

Зират дымлылыгымы, җәяү кайткандагы салкын җилме, әллә бер-бер артлы ишелеп төшкән кайгылармы аны изде, Тукай тәмам хасталанып урынга ятты. Бер атна өзлексез ютәлләп, ашамый-эчми, саф һава күрми бүлмәдә аунаганнан соң ул әкренләп торып йөри башлады. Бераз рәтләнде. Шул көннәрнең берсендә аның бүлмәсенә Зәйтүнә туташ килде. Тукай эчтән генә бер сөенде, бер көенде. Зәйтүнәне күрү бәхет булса, шушы зәгыйфь кыяфәттә кызлар алдында утыру читен хәл иде.

Туташ бүген аеруча гүзәл иде. Ул матур итеп киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан.

«Гаҗәп, дип уйлады Тукай, кыш азагында бу тере чәчәкләрне кайдан ала икән бу туташ».

—Минем сөенчем бар!—диде туташ Тукай каршына утыргач.—Сөенчем шул, соңгы вакьггта матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер яктан куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче якта мәхәббәт лирикагыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә.

Тукай тарсыну кыяфәтендә иде, ул теләр-теләмәс кенә сүзгә кушылды:

—Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый.

—Сез андыйларга игътибар итмәгез!—диде туташ.—Кизәнгәнсез икән— сугыгыз. Суккансыз икән—үкенмәгез. Кәефегез юкка шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам...

Туташ туктады. Тукай дәшми. Сөйләшергә яна тема кирәк иде.

—Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам,—диде туташ.—Борчылмагыз, минем алардан яшерен серем юк. Алардан сер чыкмый. Беләсезме, җәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар.

Зәйтүнә туташ яңгыратып көлә башлады. Тукай да елмая иде. Нинди самимилек. Хәтта сабыйлык, дияргә була. Бу сафлыкка карап сөенмәү мөмкин түгелдер ул. Тукайның кәефе күтәрелә башлаганын күреп, туташ тагын да җанлана төште, ул ак чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадап куйды.

—Матур!—диде туташ.—Сезгә килешә. Тукай да савыттан зәнгәр чәчәк алып, туташның түш якасына беркетте.

—Кайгыларымны таратучы зәнгәрсу чәчәк!—диде Тукай, ләкин ул инде тагын сагыш эченә чумган иде.—Чәчәк үзенен көче җиткән вак кайгыларны гына тарата ала. Кичерегез, туташ.

Тукайның кәефе киткәнен күреп, туташ хафага төште:

—Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде,—диде туташ.—Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән!

Тукай эчтә ниндидер олы карар кабул итте кебек, ул савыттагы чәчәкләргә карап, сүз башлады.

—Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк итәрмен, дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде.. Туташ!—Тукай кинәт аягүрә калыкты, гадәтендә булмаганча, туташның күзләренә туры карап, кычкырыр дәрәҗәдә көчле тавыш белән:—Туташ., зинһар... безнен танышлыкны онытыгыз!—диде

Туташ тораташ булды. Ул бераздан:

—  Мин һич нәрсә анламадым. Тукай әфәнде!—диде.

Тукай сабырлана төшеп:

—  Кичерегез дорфалыгымны, зинһар,—диде —Мина рәнҗемәгез. Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын!

Туташ әле һаман Тукайның тел төбен аңламый иде.

—Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Җаеккамы?—диде.

—Ераграк, туташ!—диде Тукай.

—  Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә язармын.

Бу аңламау, яки аңламаганга салышу Тукайнын ачуын чыгарды, ул турыдан-туры әйтте.

—  Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк!—диде

Ниһаять, Зәйтүнә туташ башына барып җитте, ул чарасыз калып башын иде һәм салмак кына:

—  Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада?—диде.—Без икебез бер җан кебек идек бугай...

Тукай инде авыхчыкны тешләгән, аны туктатыр көч бу бүлмәдә юк иде

—Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай тоелган гына. Яттан романтика! Без икебез ике кеше, ике аерым җан. Юллар аеры безнең, юллар

Туташ, аягүрә басып, кинәт каты тавыш белән:

—  Ышанмыйм!—диде. —Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган! Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса ни сәбәп?

Туташ кызганнан-кыза бара иде, ул инде әдәп-итагать сакларга тырышмый, ул үзенең мәхәббәте өчен соң мәртәбә көрәшкә атылды.

—Беләм, Тукай,—диде ул яшьләрен чак-чак тыеп. —Беләм, миңа сезнең белән яшәү бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә күрә, мин сезне сөямен!

Тукай үкереп елардай, шашып көләрдәй сәер халәттә иде, тагын бер-ике сүз әйтсә, Тукай туташның аягына егылачак һәм икесе дә харап булачак. Тукай кинәт аягүрә басып, каты тавыш белән:

—Мин сезне сөймим!—дип кычкырды.

Мен көзге ватылгандай, һава чәлпәрәмә килде, чәлпәрәмә килде дә бүлмәдә табигый булмаган тынлык урнашты. Тукай кычкыруы өчен гафу үтенгәндәй, сабыр тавыш белән әйтте:

—Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ,—диде.

Туташ та инде сабыр иде.

—Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы!—диде ул.

Шулай диде дә туташ тәвәккәл атлап чыгып китте. Тукай ул киткәч тә байтак кына хәрәкәтсез утырды. Аннан соң өстеннән олы йөк төшкәндәй әйтте:

—Хуш, бәгърем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны!—диде. —Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әл-аман, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!

Ул мендәренә капланды, аның арык җилкәсе жинелчә генә калтырана иде: ютәллиме Тукай, әллә җылыймы?

Фатих Әмирхан Зәйтүнә туташның Тукай бүлмәсендә икәнен белә иде. Ул ике яшь йөрәкнен бергә кушылуын бөтен җаны-тәне белән тели, Аллаһка ялвара иде. Туташ белән Тукай сөйләшеп бетергәнче Кабан күле буйлый әйләнеп кайтырга булды. Мәхмүт арбаны коридорга алып чыкты, инде киттек дигәндә генә Тукай бүлмәсенең ишеге ачылып китте, аннан Зәйтүнә туташ килеп чыкты, кеше күзенә күренмәскә тырышып, битен кечкенә сумкасы белән каплап, туташ йөгерердәй булып, тиз атлап беренче катка төшеп китте Фатих Әмирхан аның белән исәнләшергә дә, туктатып сораштырырга да өлгермәде. Мәхмүт аңлады, арбаны урамга түгел, Тукай бүлмәсенә таба этәргә кирәк иде.

—Тукай, бу ни эшең?—диде Фатих бүлмәгә кереп җитмәстән.—Туташ тыела алмыйча җылый-җылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнҗеттең?

Фатихның бу эшкә килеп катышуын Тукай өнәп бетермәде, ул канәгатьсезлеген яшермичә:

—Синме булдың адвокат!—диде.—Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән!

—Тукай әфәнде!—дип кычкырды Фатих Әмирхан.—Минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга? Нигә җылый кыз бала? Аның ни гаебе бар?

—Мин жыламыйммы, Фатих!—диде Тукай.—Күр! Мин аннан да катырак жылыйм, ләбаса. Минем күз яшьләрем аныкыннан мең кәррә әчерәк.

Булды, икесе дә бер-берсенә кычкырды. Җитте. Инде сабырланырга вакыт. Фатих Әмирхан, киеренкелекне киметер өчен, Тукайга якынрак килде.

—Ни өчен ачуланыштыгыз?—диде.—Хәер, татуланышырсыз әле.

Тукай да үзен бераз гаепле саный иде Фатих каршында. Ул сабыр гына әйтте:

—Без ачуланышмадык, Фатих,—диде.—Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә...—Тукай ун күзенә уч төбе белән сугып алды,—...печать проклятья! Ул—назик хисләр иясе. Ул—нәфислек алиһәсе. Мин—чир баскан, шик баскан бер буйдак.

Фатих Әмирхан дустының холкын бик яхшы белә иде. Юкка кимсетә Тукай үзен. Ул беркемнән дә ким түгел. Ул әйләнә-тирәдәгеләрнең барысыннан да югары кеше. Аның бу сүзләре хәйлә генә булырга тиеш. Туташ белән ара өзүнең башка бер җитди сәбәбе булырга тиеш. Аның уйларына җавап шикелле Тукай сүхзәре ишетелде:

— Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, ул газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем.

Чынлыкта Зәйтүнә туташ өчен Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк иде. Туташ Тукай белән бәхетсез булуны бәхет саный иде кебек.

—Кире кайтарыйммы?—диде Фатих арбасын ишеккә таба борып.

Тукай кискен рәвештә:

—Юк!—диде.—Юк, уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу җеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен. Бәгырем киселгәндә мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп зын-н-н итте. Их, Фатих дустым, шушы сөюем мине бәхетле итә дә, әнә шул өзелгән кылнын сызылып-сызылып зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабынын ләззәтен. Белмисез!

—Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр?—диде Фатих Әмирхан.

—Бүген генә, хәзер генә аңладым,—диде Тукай —...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен... Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Чорт белә! Өйләнерсең—бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы. Фатих! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә, мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым.

—Хәйләкәр Тукай!—диде Фатих юри бармак янап. —Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин боларның барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер.

—Әйттермә, Фатих!—диде Тукай кискен рәвештә.—Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми!

—Тукай!—диде Фатих ачынып.—Син...

—Дәшмә!—диде Тукай, аны бүлдерде.—Башына китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм!

Фатих Әмирхан кыйнап ташланган кебек иде. Ул инде чарасыз. Тукай ике сөйләшмәячәк. Чыгып китү хәерлерәк булачак иде. Атар артыннан ишек ябылгач, Тукай арлы-бирле йөренеп алды да чәчәкләргә карап.

—Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш!—диде—Тукайга әверелә барган саен йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан берәү булырмы? Үз мәхәббәтен табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр Ә мин мәхәббәтемне таптым Сөйдем Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт, син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгына үкенмә!

Зәйтүнә туташ белән соңгы сөйләшү вә аның сагышлы нәтиҗәсе Тукайны бөкте. Ул инде хаста рәвешен ала бара иде. Әнә шулай авырып яткан көннәрнең берендә анын бүлмәсенә тагын Шәүлә килеп керде. Аны күрүгә Тукай ризасыхтык илә кычкырды:

—  Мин өйдә юк! Мин авырыйм! Йөрмә монда, карачкы Шәүлә!—диде.

Ләкин Шәүлә аның кууына исе китмәде, ул бүген бөтенләй башкача кыяфәттә иде, бөкрелеге дә әллә кая киткән, йөреше дә городовойныкы кебек иде.

—Монысында без синнән сорап тормаска булдык, Тукаев әфәнде!—диде Шәүлә түргә уза-уза.

—Кем инде ул «сез»? Николай патшамы?—диде Тукай.

—Без!—диде горур хәерче.—Николай патша булмасак та, жандармерия идарәсенең өченче бүлеге әһелләре!

Шулчак бүлмә эчендә могҗиза булып алды. Шәүлә үз өстендәге әләмә- сәләмәләрен салып ыргытты. Элеккеге йолкыштан мәһабәт бер кешегә әверелде. Тукай, циркта утыручы тамашачы кебек, авызын ачып карап тора иде. Ул әле һаман Шәүләнең бу әверелешен аның бер кәмите генә дип уйлый иде, ахрысы.

—Чираттагы әверелешенме, күрәзәче Шәүлә?—диде хужа.

—Юк!—диде кәттә кыяфәтле ир —Чираттагы эшемнең ахыргы нәтиҗәсе, Тукаев-әфәнде. Күрәсез ки, мин үз эшемне шактый оста башкарам. Бу операциягә нокта куярга вакыт җитте!

Ул Тукай йөзенә ниндидер бер катыргы төртте. Тукай барысын да аңлады.

—Аһ, шулаймыни?—диде ул.—Елан тек елан...

Тукай көлә башлады.

—  Рәхмәт, әфәндем,—диде кунак —Бу миңа бик зур комплимент. Мәдхия!

Тукайга көлүдән башка чара калмаган иде. Ул һаман елмаеп Шәүләгә карап тора, үзе сөйләнә:

—Хәшәрәт! Казы белән сыйладым бит мин бу хәерчене, кызганып. Күрәзә караган саен берәр сум көмеш бирдем бит шул сатлык җанга.

Шәүлә бу сүзләргә җавап бирмәде, әмма әйтте:

—Беләсеңме,—диде ул.—Барыбер мин сине яратам, Тукай. Сүксәң дә, типкәләсәң дә, яратам.

—Сөя-сөя суясын, ярата-ярата таркатасың, юха елан,—диде Тукай.

Шәүлә Парижларда гына тектерелә торган костюм кигән, ап-ак крахмал якадан, кыйммәтле ефәк муенчак бәйләгән, ике кулында ике балдак елкылдый, кулында нәзек, затлы таяк уйный. Оста уйната ул таягын, ике бармагы белән өзлексез әйләндереп тора ала. Әйтерсең лә ул Тукай алдында цирк номерлары күрсәтергә килгән. Осталыкларын күрсәткәннән соң, ул назлы тавыш белән Тукайга эндәште:

—Син, Тукай, бик тә сихерле кеше бит,—диде.—Синең артыннан шымчылык итәргә алынган агент үзеңне ярата башлый. Синең өстән язарга теләми, сине яклый башлый. Сагышлы Сәгыйть Рәми качты. Бикчура асылынды. Полковник Старосветовтан миңа боерык булса да, мин сиңа кагылмадым. Мин сине харап итәр урында саклап йөрдем. Әйе, әйе, мин булмасам, сине әллә кайчан бетерәләр иде. Үзегезнекеләр үк. Яңа Бистә, Печән Базары әһелләре сине мең тапкыр үтерә иде. Мин аларның юлын кисә бардым. Тукайга кагылсагыз, бөтенегезне кырып бетерәм, дидем. Кагылмадылар.

—Рәхмәт инде!—диде Тукай мыскыллы елмаеп. —Үзең үтерер өчен башкалардан саклап калганына күрә, мең шөкер. Хезмәтенң өчен әнә, өстәлдә сынык казы белән илле тиен бакыр бар, ал!

Шәүлә рәхәт көлә башлады.

—Тукай һаман Тукай булып кала!—диде чакырылмаган кунак.

—Хәзер сәбәбен әйт инде. Шәүлә!—диде Тукай.

—Тукай—мәшһүр, Тукайга тартылалар!—диде Шәүлә.—Тукай миңа җим буларак кирәк иде. Алдавыч җим—ул Тукай. Государственный преступник Хөсәен Ямашевны розыск ничә еллар тота алмады. Ә мин тоттым. Әһә, минәйтәм, бу хәйләкәр төлке Хөсәен Ямашев Тукай дигән җимгә килми калмас, һәм хак, чиертте Ямаш Тукай дигән җимгә. Килде Хөсәен Тукайга, һәм тотылды.. Авыр туфрагы җиңел булсын. Менә ни өчен мин Тукайны җаным кебек сакладым.

—  Революцияне буучы палач син!—диде Тукай нәфрәт илә.

Ләкин Шәүләнең ачуын чыгарып булмый иде. Ул елмая-көлә сүзен алга сөрде:

—Ялгышма, Тукай!—диде ул усал елмаю аша.—Чын революцияне яклаучы мин. Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш-ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында акыллылары үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Баралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Кая барабыз соң без, барабыз да барабыз, дип сораганнарны әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Зыялылар бетә, аек фикерлеләр атыла, шиклеләрне асалар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак, һәр палач, гөнаһсыз башны чапканда, «Бисмилла» урынына «Яшәсен революция!» дип акырачак. Менә нәрсә ул революция Ямашев Хөсәен хыялланган революция ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр дә Ямашлар җиңә калса, Русияне «грядуший хам»—тупаслык, әдәпсезлек басачак. Русия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукайҗан. Әнә шундыйлар, Ямашлар, Лениннар Русия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәйләре дип, бөтен көчемне, талантымны җигеп көрәшәм.

—  Революция җиңсә, революцияне буып торучы Шәүлә ни кылыр икән?—диде Тукай.

—Сабый син, валлаһи, —диде Шәүлә. —Һәр хөкүмәткә өченче отделение кирәк булачак. Любой власть алмашыначак, без алмашынмабыз Без яңа властька да хезмәт итә алабыз бит. Без, Тукай әфәндем, принципсыхлыкны принцип итеп алган бәндәләр. Даһиларны даһи иткән—без. Без булмасак, сезнең кадер булмас иде...

Тукай үз гомерендә сафсата сатучыларны күп күрде, ләкин әле кабахәтлекне бөеклек дип, һәр караны ак дип әйтүчеләрнең мондыен очратканы булмады. Ул аптырашта идее.

—Кыенлык күрмәгән шәхес зур шагыйрь була алмый,—диде Шәүлә. — Шагыйрьне биографиясе бөек итә. Ә сезнең биографияне без ясыйбыз, туган. Сезгә кыенлыклар тудыру һәм сезне бөек итү безнең төп максатыбыз. Булгарин булмаса, Пушкин булмас иде. Булгарин—стимулятор Булгарин—катализатор. Дошманнары булмаса, Пушкин Пыскын булып кына калыр иде. Пушкин дошманнарына үч итеп, Булгариннарга ачу итеп, аларны таланты белән, әсәрләре белән күмеп ташларга теләп иҗат итә, сугыша, эпиграммалар яза, ягъни үзенә һәйкәл әзерли. Моцарт булмаса, Сальери, шулай ук Сальери булмаса Моцарт була алмас идее. Кем соң ул Герострат! Изге храмга ут төртеп, дан яуламакчы булган бер бәндә. Ә исеме чыннан да тарихта калган бит. Ә мин кем соң? Бер шәүлә. Әмма ләкин Тукайны даһи итәргә алынган шәүлә Тукай белән беррәтгән минем шәүләм дә еллар, гасырлар буе ияреп йөрер.

—Никадәр көч сарыф ителә, никадәр акча түгелә. Барысы да бер Тукайны бетерер өчен,—диде хуҗа.

—Ялгышасың,—диде Шэүла. —Тукайны гына түгел, татар халкың бетерер өчен.

—Татар халкы белән Тукай тәңгәлмени?

—Урыс халкынын ин зур дошманы—татар. Ә шул татарның җаны син—Тукай!

—Татар халкы урыска дошман түгел.

—Тукай һәр урыс әйберсенә дошман. Диненә, культурасына, халкына. Син татар халкын да урыска каршы котыртасың.

—Мин Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам. Толстойны егылып укыйм, Шаляпинның сәнгатенә гашыйкмын.

—Пушкин да, Лермонтов та монархиягә каршы. Шаляпин да күзәтү астында. Ул да маевкаларда катнашкан җинаятьче. Шуларга теләктәшлек белдергәнен өчен генә дә синең муенына кызыл камыт кидерергә була.

—Димәк, татар урыс халкына тулаем каршы түгел!

—Татар дошман урыска, һәр фетнәнен башында татар тора. Разин, Пугачеатар артыннан сиксән процент татар күтәрелде хөкүмәткә каршы. Бүген дә татар халкы Пугачевны көтеп ята. Син Пугачев белән Разиннан да куркынычрак хәзер самодержавие өчен. Менә ни өчен Тукайны изеп бетерү кирәк иде!

—Петрнын Персиягә походында да, Наполеонга каршы да, Порт-Артур сугышларында да бихисап татар халкы урыс җире өчен һәлак булганлыгын сез күрмәмешкә салышасыз, әфәндем. Татар фетнәче түгел, тыныч вакытта ат кебек, ишәк кебек Русиягә эшләп, сугыш чыкса, җаны-тәне белән Русияне дошманнардан саклаучы тугры эт ул татар, әфәндем. Татар булмаса, урыс халкы нишләр иде икән тарихта! Халыкка каршы халыкларны сез котыртасыз. Сез бөтен фетнәнең башында.

—Менә монысы дөрес, фетнәләр башында мин. Бикчураны мин шул хәлгә китереп җиткерүче... Дөрес, сагышлы Сәгыйть Рәми качты. Бездән алай гына качып котылып булмый. Ул анда озак тора алмаячак. Театрларын, журналларын ябып бетергәч, өненә егерме чиләк су салган әрләндәй, ул өскә калкачак. Дөрес, Хөсәен Ямашны да... урыны җәннәттә булсын... без юк иттек.

—Хәзер чират миңамы?

—Хәзер чират синеке, Тукай!—диде Шәүлә кесәсеннән кәгазь чыгарды. — Менә сине алырга ордер! Ләкин мин сиңа кагылмаячакмын.

—Ни өчен? Казы белән сыйлаганыма күрәме?

—Юк!—диде Шәүлә һәм артык җитди итеп өстәде:—Син үлемгә хөкем ителгән инде!—диде.

Тукай җәһәт кенә Шәүләгә бакты. Юк, Шәүлә шаяртмый иде.

—Мин докторлар белән сөйләштем. Беләм. Бөтен җиргә телеграммалар сугучы да мин. Һәм Хөсәен Ямашны шул телеграмма чакырып кайтарды. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай! Шуңа күрә, мин сиңа бөтен нәрсәне ачык сөйләргә тиешмен. Тагын бер хәбәр бар синең өчен...

Шәүлә юри туктап сүзен өзде, ул Тукайга соңгы үлем җәрәхәтен әзерли иде. Тукай сагайды, шомланды.

—Нинди хәбәр ул? Әйт тизрәк! Мин барысына да әзер!—диде ул.

Шәүлә серне озаграк тотып торырга тырышып, бүлмә буйлап йөренеп алды да кылыч белән чәнчегәндәй хәрәкәт ясап:

Моннан чыгып киткән туташ үзен-үзе суга ташлаган!—диде.

Тукай сабыр иде:

—Ялган!—диде ул тыныч кына.

—Хакыйкать, Тукай!—диде шымчы. Тукай үзен-үзе белештерми Шәүләгә ташланды да:

—Ялга-ан!—дип кычкырды.

—Туташ үзен-үзе суга ташлаган!—дип кабатлады Шәүлә.

Тукай, чыннан да бәгыренә пычак чәнчелгән кебек, сыны катып торды, аннан соң бөгелеп төште. Шәүлә каушап калды, ул моны көтмәгән иде, ахрысы, ишек ягына карап:

—Әй, кем бар анда?—диде.

Аңа җавап бирүче булмады. Ул, бөгелеп төшкән Тукай янына килеп, иң өстенә кулы белән кагылды.

—Тукай, сиңа ни булды? Мин юри әйттем, Тукай,—диде жасус.

Тукай әкрен генә аягына басты, турайды, күкрәк тутырып сулыш алды да шашкандай көлеп җибәрде:

— Шүрләдеңме, Шәүлә?—диде.—Үлде бу дип курыктыңмы? Юк, мин үлмәдем әле. Мин акылдан да язмадым, курыкма. Мин үләсемне докторларга кадәр дә, сиңа чаклы да яхшы белә идем. Син мине үлем белән куркыта алмыйсың хәзер. Үлемгә мин җырлап барачакмын. Чөнки мин беләм, без түккән тирләр, койган каннар бикяр булмас! Безнең көрәш файдасыз калмас, иншалла. Мин үлсәм, татар дөньясында Әмирханнар, Рәмиләр, Карилар, Сәхипҗамаллар, Камаллар кала. Барыбызны да үтереп бетерә алмассыз. Татар бетсә, урыс ни ашар? Кемне ашар?

Тукай иркен, көчәнүсез, рәхәт көлә иде.

—Соң шулай булгач, мине үлем куркыта аламы, дивана Шәүлә! Базар карачкысы, жандарм күсесе. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Кыйналып-суелып бетмәгән, Шигъри динем, исән бул!

Изелеп-кырылып үлмәгән, Татар халкым, исән бул!

Шулчак ишектә Мәхмүт күренде:

—Тукай абый, аста сине җигүле атлар көтә!—диде.

Тукай ачык ишеккә таба атлады һәм Шәүләгә борылып, басынкы, катгый тавыш белән әйтте:

—Татар халкы ул—алабута, Шәүлә! Алабутаны бетерер өчен аны йолкыйлар, йолкыганда алабута орлыклары читкә чәчелә, икенче елны шул урынны тагы алабута баскан була. Алабута үрчетәсең килмәсә, ана кагылмаска гына кирәк. Кагылмагыз татарга!—диде.

Тукай чыгып киткәч, бүлмәгә хуҗа булып Шәүлә калды, ул ашык- пошык актарына башлады. Менә ул Тукай ятагын туздырып ташлады. Ятак тактасына олы гына хач-тәре ясалганын күреп ул шаккатты. Аннан соң ул язу өстәленнән ашъяулыкны тартып төшерде. Өстәлдә дә аркылы-торкылы сызык—хачны күреп шаша язды. Почмакта торучы тартма өстеннән китапларны себереп түкте, тартмага да хач сурәте ясалган иде. Шәүлә кинәт шашып көлә башлады:

—Тукай гомере буе хач-тәре өстенә ятып яшәгән, хач-тәре өстенә басып иҗат иткән ләбаса!

Соңгы юл

Казан өстендә азан тавышы:

—Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...

Мәчетләр манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый Мөселманнар мәчеткә бара.

Бер теләнче:

—Ишеттегезме әле, Тукай вафат булган!—ди.

—Әстәгьфирулла!—ди икенчесе.

—Тукай үлгән!—ди бер кеше

—Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи ражигун вә иннә ила раббина ләмүн калибун,—дип дога кыла башкалары.

Казан язны каршылый иде, Казан Тукайны соңгы юлга озата иде Казан шәһәре өстендә азан тавышы яңгырый, Казан өстендә чиркәүләр чан кага.

Гәзитәчеләр хәбәр тараталар.

—Сенсация, сенсация! Пырхавай заводы шартлаган, пырхавайда шартлау булган!

—Конка юлдан чыккан, ике кешене таптаткан.

—Бөек татар шагыйре Габдулла Тукаев вафат!

—Мәрхүмнең жәсадын Клячкин хастаханәсеннән алып чыгачаклар!

Ксенинский гимназиянең югары сыйныфында борчулы көн. Гимназия формасы кигән кызлар ике кызны урап алганнар да юатырга тырышалар иде. Уртада җылаучы ике кызның берсе атаклы мәгърифәтче Шаһбазгәрәй Әхмәровның төпчек кызы Заһидә, икенчесе мәшһүр нәсел Терегуловларның кызы Бибиәсма иде.

—Тише!—диде дежур торучы кыз:—Нина Владимировна идет!

Укучыларның барысы да үз урыннарына барып басты. Ишек ачылып китте, урта яшьләрдәге укытучы ханым килеп керде.

—Хәерле иртә, балалар!—диде укытучы.

—Хәерле иртә, Нина Владимировна!—диделәр кызлар.

Нина Владимировна кызларга бакты. Ул Заһидә белән Бибиәсманың җылаудан кызарган күзләрен күреп әйтте:

— Ни булды сезгә, Захидә Гиреевна. Сезгә ни булды, Фатима Ибрагимовна? —диде.

Заһидә туташ әйтте:

—Шагыйребез Габдулла Тукай үлгән,—диде.

Заһидә тагын җылый башлады.

—Нина Владимировна!—диде Бибиәсма.—Зинһар, безне дәрестән җибәрегез әле, без Тукайны сонгы юлга озатышыр идек.

—Мир праху его!—диде укытучы —Барыгыз, Ахмерова. Терегулова...—Аннан соң өстәп куйды:—Кем татар шагыйре Тукайны озатырга тели, китә аласыз.

Кызлар рәхмәт әйтеп, бүлмәдән чыкты, аларга тагын ике кыз иярде.

Генерал Старосветовнын резиденциясендә бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Көндез булуга карамастан, зур, якты залда йөзләгән шәм яна. Алтын белән йөгертелгән креслолар, диваннар... Старосветовка ватан алдында күрсәткән казанышлары өчен генерал дәрәҗәсе бирелде. Аның мундирында эполетлар белән рәттән алтын укалы генерал погоннары балкый. Бу погоннарны ул бүген беренче тапкыр тагып эшкә килде. Аның кәефе бик тә яхшы иде. Ул бик канәгать кыяфәттә ике кулын арка тарафында кушырып, тәрәзәдән урам якка карап тора иде.

Камердинер керде.

—Майор Саблуков килде, генерал әфәнде!—диде камердинер.

—Керсен!—диде генерал.

Камердинер юкка чыкты. Шәүлә керде.

Генерал тәрәзәдән аерылып Шәүлә тарафына йөреп китте. Ул Шәүләгә урын күрсәтте. Үзе өстәле арасына кереп басты.

—Рәхим итегез, Михаил Давыдович, утырыгыз! —дип генерал үз урынына утырды.

Шуннан соң гына Шәүлә үзенә күрсәтелгән креслога урнашты.

—Сез, чамалыйсыздыр шәт, ни өчен мин сезне чакырттым?—диде генерал.

—Юк, генерал әфәнде!—диде Шәүлә.

Генерал көлемсерәде:

—Сез чамаларга тиеш, Михаил Давыдович... Сезнең профессиягез шундый... Эчке сиземләвегез сезгә әйтергә тиеш иде... Сезгә, бер йолдызны сикертеп, полковник дәрәҗәсе бирелде!

Шәүлә сикереп торып во-фронт басты да:

—Господин генерал!—диде.

Генерал өстәл тартмасыннан алып, погоннарны Шәүләгә сузды: —Алыгыз, господин полковник!—диде генерал коры-җитди тавыш белән.—Алыгыз да сейфыгызга яшереп куегыз! Бар шундый бер профессия, господин полковник, ул профессия кешеләренә алтын погоннар тагып, кеше алдына чыгарга ярамый... Котлыйм!

Шәүлә погоннарны сумкасына салып:

—Россия империясенә хезмәт итәм, генерал әфәнде!—диде. —Утырыгыз!—диде генерал.—Нәрсә анда тышта, урамда, полковник?—Матәм гамәле! Похоронная процессия, генерал әфәнде.

—Әйтерсең лә, бер әүлияне, пәйгамбәрне җирлиләр!. Тоташ агым булып халык кая бара? Кемне шулай җирлиләр?

—Габдулла Тукайны, татар шагыйрен җирлиләр, генерал әфәнде.

—Ә-ә, исемә төште, сез бит аның эше белән шөгыльләнгән идегез... Татарның Пушкины, дигән иде мина попечитель. Тәки мин шуны аңламадым: нәрсәсе белән ул бөек, нәрсәсе белән ул безнең Пушкинга тиң?.. Яки университеттагылар әйтә: имеш. Исхакый ул татарның Толстое! диләр.

—Тукайның бөеклеге турында урамдагы кеше ташкыны сөйли, господин генерал Казанның бөтен үзәк урамнары да озатучы халык белән тулган. Тукай бөтен Казанны үз янына килергә мәҗбүр иткән. Эшчеләр дә, укытучылар да, балыкчылар да, татарлар да, руслар да, чувашлар да, башкортлар да шунда. Барысы да җылый.

—Аңламыйм, аның бөеклеге, аның мәшһүрлеге нидән килә? Ничек итеп ул безнең Пушкин белән рәттән тора ала?

—Дөресен генә әйткәндә, генерал әфәнде, мин ул чагыштыруларны яратмыйм. Тукайны Пушкин белән, Исхакыйны Толстой белән чагыштырган булалар. Андый чагыштырулар Пушкинны да Тукайны да кимсетә кебек. Аларны чагыштырып карарга ярамый, генерал әфәнде, алар икесе ике бөеклектә. Әгәр дә Пушкин белән Толстой каһарман икән, Тукай белән Исхакый ике тапкыр каһарман.

—Шулай укмыни? Ни өчен?

—Чөнки Пушкин белән Толстой үзләренең империясендә, үз дәүләтендә яшәп иҗат иткән, кайдадыр ки, аларны дин өчен эзәрлекләмиләр. Телләрен бетерергә тырышмыйлар. Пушкин белән Толстойны рус телен, христианлыкны яклаганнары һәм пропагандалаганнары өчен каторгага җибәрмиләр. Тукай белән Исхакый ике кат милли изү астында яшәп, иҗат иттеләр. Россиядә христианнар тарафыннан татар хаткыннан җыелган акчага төзелгән 14 000 мәчет җимерелгән. Татарлар мәгариф өчен патша казнасыннан сукыр грош та алмыйча, мәктәпләр төзегән. Пушкин белән Толстойга шовинистларның һөҗүме янамый. Тукай белән Исхакый туганнан бирле дискриминация куркынычы астында яши.

—Тукай белән якыннан аралаша торгач, сез, полковник Саблуков, татар милләтчесе чирен йоктыргансыз, ахрысы. Мондый фикерләрегез өчен сезнең погоннарыгызны кире алуым да бар.

Генерал тәрәзә янына килде. Полковник та аягына басып, тәрәзәгә якынайды.

— Мин чын рус патриоты, генерал әфәнде, мин татар милләтчесе була алмыйм. Ләкин мин сезгә хакыйкый вәзгыятьне әйтергә тиешмен. Чөнки сез үзегез үк бу турыда мәгълүмат туплыйсыз. Халыкларның милли холкын, милли йөзен, аларның яшәү рәвешен белми торып, милләтчелеккә каршы көрәшеп булмый. Башка халыкларның канын түгеп кенә без берни дә кыра алмаячакбыз. Миңа Ильминский якынрак.

—Озакка сузылган процесс...

—Анын каруы иң дөрес юл!

—Гаҗәп күп халык. Аларны монда куып китермәгәннәр бит...

—Даһиның сере, генерал әфәнде. Чахоткалы, чирле, кеп-кечкенә бөек Тукай пушкалардан да куәтлерәк.

—Сез азат, полковник!—диде генерал кырыс кына.

Көн пыскый, юеш, салкын. Гимназия укучылары Заһидә белән Әсмабикә җитәкчелегендәге туташлар Клячкинга килеп җиттеләр. Алар халык аша уза алмыйча, бер кырда туктап калдылар.

Хастаханә яныңда халык тыгызланганнан тыгызлана бара иде. Монда каракүл бүрек кигән татар зыялылары да, малахай кигәннәр дә, фуражкалы кызылавызлар да, картуз кигәннәр дә бар. Ак чалмалы муллалар да бик күп иде. Бер кырда хатын-кызлар тора. Курсисткалар, Яңа Бистә, Бишбалта хатыннарны, зыялы татар ханымнары, студенткалар. Күбесе җылый иде.

—Үпкә чире белән...

—Питербурда аны атаклы докторлар караган икән дә, ул операциягә риза булмаган.

—Коткара алмадылар...

—Барысы да Аллаһ кулында...

Халык арасында Шәүлә күләгәсе дә чалынып китте. Төркемнән читгәрәк Зәйтүнә белән аның ахирәте басып тора. Зәйтүнә жыламый. Аның дус кызы җылый. Зәйтүнәнең күзе беркемне дә, берни дә күрми, ул Тукай белән булган сөйләшүләрен күзалдына китерә иде.

Казан урамнары буйлап матәм атыла. Мәрхүмне озатырга килгән кешенен очы-кырые күренми. Монда дин әһелләре дә, шәкертләр дә, курсисткалар да, жандармнар да, франтча киенгән ирләр дә бар.

—Кемне җирлиләр? Бу кем җеназасы?

—Тукай! Габдулла Тукай үлгән!

—Тукай үлмәс! Тәне үлсә дә аның җаны, аның иҗаты үлемсез!

—Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи раҗигун вә иннә ила раббина ләмүн кабилун!

—Урынын җәннәттән әйләсен!

—Амин!

Тукайның кабере өстенә куелган чәчәкләр тау хасил итте. Җирләүчеләр кайтып киткәч, шул чәчәк тавы янына биш кыз килде, алар кулларындагы чәчкәләрен чәчәк тавына куйдылар. Аларның берсе Зәйтүнә Мәүледова һәм аның ахирәт кызы Өммегөлсем, өченчесе Гәүһәршад Әхмәтова белән тагын гимназиядә укучы ике кыз: Заһидә Әхмәрова белән Әсмабикә Терегулова иде...