Логотип Казан Утлары
Роман

Золым

 

Казна күле

Сәрия пароходтан төшкән ирен ачык чырай белән каршыламады, аны эчтән көнчелек корты кимерде. Нәфис артык сүз куертмады, хатының сабыр гына тынычландырырга тырышты. Шулай да үзара аңлашу булмады. Ике арада туган каршылык, гүя өй эчен тискәре энергияләр белән биләп, Нәфисне ниндидер киеренкелектә тотты, тынычлыгын качырды. Ул, теләсә дә, кирәкле эшенә тотына алмады, вакытын бушка уздырды. Шушы ялыктыргыч халәте иртән торгач та бетмәде. Аннары ул Байтирәккә кайтасы итте. Җыенып автовокзалга төшкәч, планнарын үзгәртеп, юл уңаеннан туган авылы Акъярга сугылырга булды...

Автобус аны Акъяр урманы буендагы Кабык күпердә төшереп калдырды. Туган җиргә аяк басуга, бераз тынычлангандай, саф һаваны иркенләп сулады, аңа монда барысы да якын. Ул кайчандыр бу юллардан яланаяк чабып узды, урман җиләкләре, чикләвекләр җыеп кайтты. Үсә төшкәч, урман печәннәрен чабарга килде, ачлы-туклы «уф алла» арбасына җигелеп кайтты. Төрлесен күрде, әтисе тарткан «уф алла» артыннан этеп барган яланаяклы малайның ертык чалбар балакларына тузан сарды, аны кызганучы булмады, чоры шундый иде. Юлда очраган председатель Һашим абыең «уф алла» арбанны исән калдырса, аңа бик сөенә иде. Инде хәзер бу юлларда тәртә арасына кереп, тирләп-пешеп арба тартучы әтисе дә, аңа йөк артыннан этеп булышкан, тирләгән битенә чигә чәчләре төшеп ябышкан ак яулыклы әнисе дә күренми. Үрләрне менгәндә, сөекле Ярулласының: «Тау менәбез. Сәрвәр, катырак эт!»—дип әйткән тавышы да ишетелми. Әй гомерләр, сиздерми генә узган да киткән. Ә туган җир, туып-үскән йорт һаман да үзенә тарта.

Менә ул истән чыкмас Казна күле! Аның урман чишмәләреннән агып чыккан сулары күл булып җыелган да кояшта җемелди-җемелди җәйрәп ята. Саф суында балыклар йөзә, авылдашлары кармак сала, су коена. Ул күлне узган-барганнар да читләтеп узмый, әлеге урын Нәфисне дә кайткан-барган саен үзенә тарта. Ниләр генә ишетмәде ул Казна күле турында. Имеш, кайчандыр шушы камышлы күл өсләрендә җен-пәриләр биешкән, урманга баручыларны, юлларыннан адаштырып, ерак-еракларга алып киткән. Иң элек җил-давыллар да шушы күл өстендә куерып, кара болытлар хасил иткән, хәвефле яңгырлар яудырган. Зур, юан имәннәрне яшеннәр суккан, күмергә әйләндергән. Ә бервакыт Казна күленен кыл уртасыннан бер зур Аждаһа калкып чыккан да. иген-басуларын яндырырга теләгәндәй, авызыннан ут-ялкын сипкән, аннары аны әллә кайдан гына чыгып пәйда булган кара болытлар суырып алган да ерак-еракларга—Каф таулары артына илтеп ташлаган. Шуннан соң гына кешеләр күл ягыннан тыныч кына үтеп йөри башлаганнар.

Күлгә якыная төшкәч, яр читендә кемнеңдер ак «Жигули» машинасы ялтырап күренде. Су коенырга килүче микән? Юк, анда берәү кармак салып утыра. Кем икән ул? Һашим абый ич. Шул, гомере буе колхоз председателе булып эшләгән, балык тотарга яраткан Һашим.

—Исәнмесез, Һашим абый!—диде Нәфис, аның янына килеп.

—Исәнмесез!..—Һашим, ябык яңакларын тартыштырып, Нәфискә карап алды.—Кунакка кайтып киләсеңме?

—Әйе. Авылны да күреп китим дигән идем.

—Ярый, ярый

—Балык эләгәме соң?

—Бераз бар...—Ул ярда, су эчендәге тимер сеткада чупырдашкан балыкларына ишарәләде. —Бер-ике табалык булды.

—Болай эләккәч ярыйсы инде.

—Булганы җитә.—Һашим, күтәрелеп, Нәфискә карады.—Газетада эшләп буламы соң?

—Була.

—Байтирәкне мактый-мактый алга чыгарасыз инде.

—Кем белә инде. Мактасаң, тимиләр, тәнкыйтьләсәң, сүгәләр.

Һашим «һе-һе» дип артка чиккән мангаен ялтыратып көлемсерәде һәм ялт кына бер кәрәкә балыгын тартып чыгарды. Кармакка эләккән балык, көзге су өстендә ялтырап, яшел чирәм өстенә килеп төште, Һашимның сөякчел бармакларына эләгергә теләми, оялчан кыздай тыпырчынды, учка кергәч тә, тимер сеткадагы балыклар янына илтеп салганчы, талпынды. Балыкның энҗедәй балкып чәбәләнүе Нәфис күңелен күтәреп җибәрде. Ул кармагына яңа суалчан кигерткән Һашимнан сорады:

—Һашим абый! Хәзерге көндә уңыш күрсәткечләрен арттырып күрсәтүләр бар, сез шушы «приписка»га ничек карыйсыз?

—Бик начар карыйм. —Ул кармагын күлгә ыргытты. —Элек без һәр гектардан бер-ике центнер унышны киметеп күрсәтергә тырыша идеек. Дөресен күрсәтсәк, бездән ул ипине дәүләткә саттыралар иле, мәҗбүри итеп. Бу очракта арттырып күрсәтү түгел, дөресен күрсәтү дә файдалы түгел иде.

—Ә хәзер югары күрсәткеч ялган дан, премия алыр өчен дә кирәк.

— Шулай инде. —Ул теләмичә генә килеште. —Арттырып бирәләр анысы... Менә узган ел Байтирәк районында гектарыннан утыз биш центнер уңыш алганнар, диделәр. Шулкадәр уңыш булгач, нигә соң читкә чыгарга? Үзебезнеке артып калырга тиеш ләбаса. Бу минем башка сыймый Гаҗәпләнерлек бит, алтышар ай хезмәт хакы бирмиләр, ә алдынгыларны машина, мотоцикл биреп бүләклибез, ничә меңнәргә төшереп. —Ул дулкынлана төште. —Тагын икенче нәрсә бар. Кайбер председательләрнең юбилеена, туган көннәренә машина бирәбез. Биш еллык зарплатасын тот та бер көндә бүләк ит. Бу бит колхозның ярты айлык хезмәт хакы. Машина алган председатель биш ай хезмәт хакы түләмәгән, моның өчен аны судить итәргә кирәк. Мин белми торган гаҗәп хәлләр инде бу. Ни өчен алай? Үзеңне ярлы дип әйтә аласыңмы беренче урынга чыккан җырчыга, көрәшчегә машина биргәндә? Кайчан бирелергә тиешле, аңламассың? Шунысы гаҗәп без ярлыланабыз, бүләкләр арта. Түрә үз-үзенә хезмәт хакы билгели.

—Әйтмә Сабан туйларына вертолет чакыртабыз, парашютчыларны очыртабыз, түләп җырчылар китертәбез. Янәсе, акчаны спонсорлар түли. Бу кадәресе дә зурдан кубып кылану тыйнаклыкны бозу түгелме?

—Әгәр район җитәкчесе алай итеп акча таба ала икән, кайсыдыр ки хуҗалыкны торгызырга, нинди дә булса предприятие ачып җибәрергә була. Акчасын шунда бирсен. Байтирәк районы оешканга инде ничә ел, район администрациясе бинасын да корып керә алмый, дәүләттән төзелешкә дип ничә тапкыр акча ала. Эшсез калган кешесе Казанга йөгерә...

—Мәчетләрне шактый төзедек анысы,—диде Нәфис.

Һашим янә авыр сулап көрсенде.

—Ул мәчетләрнең күпме файда китергәнлеген санап карарга кирәктер инде,—диде.—Ярар, мәчетләрне төзегәннән соң, кешеләр арасында күпме әдәплек, тыйнаклык артты соң? Җинаятьчелек күпмегә кимеде? Эчүчелек, наркомания беттеме? Дин юлыннан китүчеләребез арттымы? Алар ничек итеп гаделлек, намуслык хакында пропаганда алып бара? Хәзер боларны белергә, нәтиҗә ясап карарга вакыттыр инде. Мәчетләр дә кирәк, ләкин алар үз эшен эшләргә тиеш, тик тормаска.

Нәфис офтану кичерде: «Кая җинаятьчелек кимесен?! Арта гына ул, аны арттыралар. Наркомания, игромания чәчәк ата. Әле шуннан бизнес ясап арттыралар. Чөнки түрәләрне акча боза, шашындыра. Болганчык күлдә балык тоту шәбрәк ич. Чуртаннарга—ирек, ашасыннар тотып вак балыкларны, симерсеннәр үзләре генә. Әле шушы күлеңнән дә колак какмасан ярый».

—Һашим абый!—диде Нәфис, сүзне икенчегә борып.—Менә сез ничек уйлыйсыз, теге илленче елларда Байтирәк районын бетерү дөрес булдымы?

—Дөрес иде,—диде Һашим, икеләнмичә. —Административ команда системасын киметергә кирәк иде. Нәрсәгә безгә ул кадәр чиновниклар, әрәмтамаклар? Патша вакытында Лаеш өязе булган. Ул моннан туксан чакрым радиустагы район. Без, хәзергесен әйтсәк, барабыз капитализмга, тагын районнарны эреләндерергә кирәк. Ә без ваклыйбыз. Ни өчен?

—Бер оешкан районны бетерү килешерме соң?—диде Нәфис.

—Мин районны бетерергә кирәк дип әйтмим. Ул үзеннән-үзе бетәчәк, әгәр дә без колхозларны таратып, фермерларга бирәбез икән. Ул вакытта фермерларга, арендаторларга, корпорация вәкилләренә бернинди чикләү булмаячак. Менә эш кая бара! Ярар, районның роле нәрсәдә соң? Толкач булуда. Ул кем артта калганны карап торырга, ана ярдәм итәргә тиеш. Начар эшлиләр икән, аларны кыздыру һәм башкалар. Ә инде җир башка милеккә— фермерларга күчкәч, ул аңа әйтә: «Слушай, синең ни эшең бар миндә?— ди.—Күл минеке, чишмә, урман минеке. Мин—хуҗа, мин теләсә нишләрмен, монда килеп нәрсәгә тыгыласың?» Хәзер районның роле кими. Аннары җир хуҗалары депутатлыкка да үз кандидатурасын гына куя, өстән кушып сайланган курчак депутатлар белән исәпләшми. Ул: «Миңа үз мәнфәгатьләремне яклый ала торган юрист, экономист депутат кирәк»,—ди. Менә сез аңлатып бирегез миңа, районны бүлү нәрсәгә кирәк иде?

Һашим карт Нәфискә текәлеп карады. Аның карашы: «Сез журналист, редактор кеше, бу хакта нәрсә булса да чамалыйсызмы? Районның киләчәген күрә аласызмы?»—дип сыный иде сымак. Сорауларга җавап эзләгәндәй, Нәфиснең башыннан ГКЧП дан соң эшсез калган кайбер партократлар. Байтирәк районын оештырырга кирәк дип, ду килеп, республика җитәкчеләренә хатлар язып мөрәҗәгать итеп йөргән көннәр узды һәм ул шундый нәтиҗәгә килде:

—Кемнәргәдер район оештыру, форсаттан файдаланып власть алу, баеп калу өчен кирәк булгандыр,—диде.

Һашим, аның сүзен ишетмәгәндәй, игътибарын калкавычка юнәлтте. Нидәндер ризасызлыгы кулында дерелдәгән кармак сабына күчкәндәй булды, сүзен болай дип дәвам итте:

—Социализм, Совет власте вакытында кирәк иде ул толкач—өреп торучы. Партия кушканны гына эшләргә! Аны тормышка ашыру өчен тагын нәрсә кирәк иде? Райком. Хәзер фермерларны, аерым хуҗалыкларны колхоздан аерып чыгаргач, аларга толкачлар кирәкми. Ярар, район хуҗасы монда килде ди. Мин—аерым хуҗалык. Ул миңа нәрсә дип әйтә ала инде? Аның минем бакчамда ни эше бар? Димәк, без моңа кереп китәбез икән, район үзеннән-үзе бетә. Аны бетермәс өчен бу чиновниклар хуҗалыкларны сакларга тырышачаклар. Чөнки аларга төшемле эш калмый. Әйтик, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигының нәрсәгә кирәге кала? Анда бер кеше җитә. Элекке земство, өяз күләмендәге белгечләр авыл халкына ярдәм иткәннәр. Районнарның вазифасы җитәкче түгел, ярдәмче генә булып калачак Мәсәлән, губерна земствосында тору өчен кимендә аның ун мең акчасы, байлыгы булырга тиеш булган. Акчалыны сайлаганнар, сине, мине түгел...

Нәфис елмаеп куйды.

Урам эте Сарбай

Сарбай ияләнгән гадәте буенча койрыгын болгый-болгый тәрәзә артына килде дә, үз хәбәрен салып, өрер-өрмәс шыңшып алды. Мәкалә язарга утырган Нәфис, эт шыңшуын ишетеп, тәрәзәгә килде. Урам хуҗасына әйләнеп калган Сарбайның кара-кучкыл, дымлы күзләре ашарга сорап ялвара, өмет чаткылары белән яна, нишлим, мин иясез, ни чарадан бичара хәлендә калдым, дия сыман. Барганда-кайтканда артыннан ияргән, инде шактый ияләшкән Сарбайны Нәфис кызгана төште, тәрәзәне ачып сүз катты:

—Нәрсә, ачыктыңмы? Хәйт, сине. —Эт таныш тавышка янә дә җанлана төште, телен ялап-ялап алды.—Шулай ул, Сарбай, ачлык һәркемне биетә, бер өйдән икенче өйгә дә чаптыра. Сөяк, ит калҗасы да тама җан иясен кызгана белгәннәрдән. Ә сараннарның ишегалдына керә калсаң, алар сине таш атып куып чыгарырга да мөмкиннәр. Аннары син, дөньясына карганып, тагын ары чабасың, бире чабасың . Ходаем, мондый эт тормышына капырга язмасын инде!.. Син дә, Сарбай, кайчандыр болай урамда калырмын дип уйламагансындыр инде. Байтирәккә сине бик ерактан, Австралиядән үк игезәк туганың Барс белән икегезне Тукбаев алып кайткан. Нәселле эт буларак, Барсны үзендә калдырган, сине урынбасары Ишкәевкә бүләк иткән. Нигәдер син аларда яшәп китә алмагансың. Күрәмсен, ул сине чын күңелдән кабул итмәгән. Әллә бик рәнҗеттеләрме үзеңнне? Нидер булган инде, булган. Булмаса, болай ачлыктан интегеп йөрмәс идең. Ярар, үрсәләнмә, Сарбай, хәзер ни булса да табарбыз.

Нәфис, кухняга узып, аннан колбаса кисәге алып килде. Ризык исен сизенгән эт, куаныч кичереп, арт аякларына ук торып басты, ал тәпиләрен сузып биеде, түземсезлек белән ашарына бирәсен көтте. Нәфис сардельканы ваклап, бер кисәген һавага чөйде. Аны Сарбай, җиргә төшерми, хап итеп эләктереп алды, чәйнәп тә тормый, голт-голт йотты һәм кабат Нәфискә карап тора башлады.

—Тагын кирәкме?—диде Нәфис һәм янә бер кисәк колбасаны һавага чөйде. — Мә, тот! Туганың Барс Тукбаевларда ничек кенә сыйланмыйдыр. Аңа райпо каравылчысы Кәрим абый ярты ашханә ризыгын алып кайта. Ул аны туйдырмый гына карасын, Чуртан Әхәт кирәген бирәчәк. Юкса Тукбаевның җилле тукмагы ана да эләгәчәк. Ул аның да ипи шүрлегенә менеп төшәргә күп сорамас... Син, Сарбай, Барс янында кечерәеп, кәрлә булып калгансың. Игезәк туганын бозау кадәр булып үскән. Аңа хәтта Кәрим абый да якын килергә курка. Ит калҗаларын тимер рәшәткә аша гына ыргыта. Усаллыгына чыдар әмәл юк, ди. Артык симергәнгәме, әллә хуҗасына охшап шулай булганмы, белмәссең? Ул синен кебек урам этләрен бер селтәнүдә ботарлап ата. Үз ризыгын бүтәннәр белән һич бүлешми... Әй, ярлы хәлен бай беләмени хәзер. Брат братның көтү көткәненә рад, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер инде. Сине, Сарбай, хәзер Барс танымый да торгандыр инде. Бер кан бит, иснәп тә сизәргә тиеш югыйсә. Нишлисең, дөнья иркен дисәк тә, ул кемнәргәдер тар булып тоела. Комсызлар туймастан хөсетләнәләр. Янәсе, миңа гына булсын, минем өлешкә кермә!.. Нишлисең? Шагыйрь Фәнис абыең әйтмешли:

Хәйләкәрләр һәм көчлеләр җиңә,

Көчсезләргә тими итле кисәк!

Көчле этләр калҗа кимергәндә,

Көчсезләре тора исен иснәп.

Менә шулай, тук ач хәлен белми. Хет тәгәрәп ела, тәпиеңне суз... Юк, син, Сарбай, алай тәпиеңне сузарга ашыкма. . .—Нәфис эткә тагын бер кисәк колбаса ыргытты. Сарбай анысын да җиргә төшермәде.—Менә шулай, тәмле ризыкны җиргә төшерми генә ашыйлар, кадерен белеп. Хәер, ризык кадерен белмәсән, син болай өтәләнмәс тә идең. Карлы бураннарда, җан өшеткеч салкыннарда, калтырана-калтырана, ачтан төн уздырулар бер дә җиңел түгелдер сиңа, Сарбай. Хужаң Ишкәев бу хәлдә йөрүенне аңласа, ул сине капкасыннан куып та чыгармаган булыр иде. Юктыр, ул акыллыларны үз яныннан тизрәк куарга тырыша... Эх, Сарбай, Сарбай, бәлки, синең шушы аяныч тормышын Ишкәевнең Тукбаевны эчтән өнәп җиткермәве сәбәпче булгандыр. Ничек инде ул яратмаган кешесе бүләк иткән этне асрасын? Тукбаев тәкъдим иткәч арусынмаган инде. Башта куштанланып, Тукбаев ышанычына керәсе, тамыр җәеп үсәсе бар ич. Инде күралмау тышка бәреп чыгып, сөйкемсезлек чуаны эчтән тишелгәч, үчне эттән алмый кемнән алсын ул?.. Ишкәев корбаны булырга гына язмасын. Ул глава була калса, үч алуын иң элек миннән башлаячак, калганнарын да читкә тибәреп, үз иярченнәрен янына җыячак. Хәер, минем кендегем Байтирәккә бөрешмәгән...—Мә, Сарбай, аша!..

Нәфис эткә колбасаның соңгы кисәген атты. Эт тагын көтеп карап тора башлады.

—Юк шул, бетте инде, бетте, туганкай!—диде Нәфис, башын чайкап.

Аннары Сарбай, Нәфис уйларына төшенгәндәй, башын читкә борды һәм, өметен өзгәндәй, капкага таба китеп барды..

Нәфис, шимбә көн булуга карамастан, чуалган фикерләрен туплап, язасы мәкаләсен дәвам итәргә утырды...

Сөяркә

Тукбаев сүзендә торды, Нәфис «Нива» машинасында утырып йөри башлады.

Аңа авыл хуҗалыгы идарәсенә кыр эшләре мәгълүматларын алырга килгәч, башлыкка кереп чыгарга куштылар. Ал бүлмәдә, сәркәтип кыздан тыш, купшы гына кыяфәттә кырык яшьләр чамасындагы озын буйлы бер таныш булмаган ханым утырып тора иде. Ул иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан. Кыяфәте, мин кем дигәндәй, байларча, колагындагы алтын алкалары биеп-биеп ата, махсус игътибар сорый. Аңа сүз катсаң, ул шунда ук ясалма елмаеп жавап бирер кебек. Күзләр үткен, карашлар ялт та йолт. Кем ул? Каян килгән? Нәфис алышмыйча көтүен белде. Каршы яктагы бүлмәдә утыручы аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәевнең ишеге ярым ачык калган, ул каядыр чыккан булса кирәк. Сәркәтип кыз Ләйсән Нәфискә күтәрелеп карады да, бердәнбер алтын тешен ялтыратып, башлык бүлмәсенә таба ишарәләде:

—Сезгә керергә мөмкин...—диде.

—Анда кемнәр бар соң?.

—  Кергәч күрерсең.

Нәфис Тукбаев бүлмәсенә үтте. Исәнләште. Телефоннан сөйләшкән килеш Рәсим Юлаевич аңа утырырга тәкьдим ясады. Тәрәзә кырыендарак, кабартмадай түгәрәк битен кызартып, түшен күркәдәй киергән мәшгульлек үзәге башлыгы Алия Тутаевна утыра. Аның янәшәсендә сөмсере коела төшкән, районнын элекке милиция башлыгы хатыны Фирая урын биләгән. Нәфис эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенде: исәпләре иреннән аерылган Фираяны редакция штатына эшкә алдырту. Аның гозерен Нәфис бер кире каккан иде инде. Фирая Абага районында урыс газетасында эшләгән булган. Әмма татарча яза белми Нәфис бер карауга гаугалы, тәкәббер кешегә ошаткач, өнәп бетермәде. Тагын кем өчендер мәкалә язып утырасы килмәде. Аңа әзер корреспондент кирәк идее. Фирая бу юлы үзе белән яклаучысын—Алия Тутаевнаны иярткән.

Тукбаев трубкасын куюга, Фираяга таба ишарәләде —Нәфис абый! Менә бу кеше ничә тапкыр килә инде,—диде. —Үзе, редакциядә эшләдем, дип тә әйтә, аны эшкә ал инде.

—Ул урыс редакциясендә эшләгән бит,—диде Нәфис. —Миңа татарча яза белә торган кеше кирәк.

Алия Тутаевна кабарынып алды да яклауга күчте.

—Өйрәнер, татарча сөйләшә белә бит ул.

—Татарча сөйләшә белү татарча яза ала дигән сүз түгел әле ул. Рәсим Юлаевичның сытылган йөзе, бу кеше мине туйдырды инде, бу соң минем эшмени, дигән мәгънәне аңлатты һәм үз тәкъдимен әйтте.

—  Нәфис абый, синең штатыңда юкмы соң берәр чуртым-муртымы анда, корреспондентмы, җаваплы секретарьмы? Кара инде, ярты ставкага булса да.

Колагын үрә торгызган Алия Тутаевна бу мизгелне ычкындырырга теләмәде.

—Әйе, ярты ставкага булса да, Нәфис абый, алып тор инде,—диде. —Аның хәзер кыен чагы, ире белән дә аерылышкан. Кешегә булышмый булмый бит. Мин дә аңа, эш юклыгы сәбәпле, учетка алып ярдәм итәрмен. Тукбаев Нәфискә текәлде. —Хәл итеп бетер инде. Нәфис абый!

Нәфис шулчак, ничектер йомшаклык күрсәтеп:

—Ярты корректор штатына алып торсаң гына инде,—дип әйткәнен сизми дә калды. Һәм ул бу минутта төзәтә алмаслык ялгышлык эшләгәнлеген аңлап та җиткермәде. Бу фикерне әйтергә яхшатлы булып кыланган Алия Тутаевна да «булышты». Баксаң, Фираяның тору урыны Абага районында теркәлгән икән. Аны Байтирәк районындагы эшсезләр исемлегенә берничек тә кертеп булмый икән ләбаса. Нәфис Алия Тутаевна тарафыннан да алдануын соңыннан гына аңлады.

Бүлмәдән чыгып барганда, Тукбаев Нәфискә ашыкмаска кушты. Аннары ул кабул итү бүлмәсендә көтеп утырган озын буйлы ханымны чакыртты.

Ул керә-керешкә як-ягына каранып алды да:

—Исәнмесез, Рәсим Юлаевич!—диде, алтын алкаларын чайкалдырып һәм үзенә таныш булмаган Нәфискә шикле караш ташлагандай өстәде:—Менә без, ни, килеп тә җиттек. Теге вопросны решать итәргә дип инде...

Аның «теге вопрос» дигәнең Тукбаев яхшы анлады һәм үзенчә төшендерергә тырышты:

—Луара Сабировна! Менә безнең мөхәррир каршыгызда утыра,—диде ул. Нәфискә ишарәләп.—Без ирегез Әхәт Хәбирович йортын редакция итәргә булдык. Сез, Нәфис абый белән бергәләп, кирәкле кәгазьләрен тәртипкә салып бетерерсез. Хәзер иске мәктәп бинасына урнашкан авыл советына барыгыз да оформить итә башлагыз. —Ул беразга тынып калды һәм өстәде:—Калган «ский»ларын аннары сөйләшербез, тоткарланмагыз, эшне «пешереп» бетерегез...

Администрация бинасыннан чыкканда, Луара ханым Нәфистән:

—Сез машина беләнме?—дип сорады.

—Әйе.

—Без дә машинада килдек, малай белән. —Ул сүзләрен тәтелдәп сипте.—Әнә безнең машина, зәңгәр «девятка»...

—Безнеке ак «Нива»,—диде Нәфис, уйга калып. «Димәк, Чуртан хатыны бай түти шушы булып чыга...»

Ханым машинасына таба атлаган Нәфистән сорап куйды:

—Хәзер кайсы якка барабыз соң?

—Үзәккә төшәбез.

— Мин әллә сезнең машинага гына утырыйммы?

—Утырыгыз соң.

Луара ханым, «девятка» руле артында утырган малае янына барып, аңа «Нива» артыннан калмаска кушты.

Кузгалып киткәч, Луара, руль артында утырган Нәфискә кырын-кырын карап алды да:

—Сезнең исем-фамилиягез ничек була соң?—диде.

—Нәфис, Ярулла улы Хаков. Нәфис кенә дисәгез дә ярый.

—Мин Луара Сабировна булам.

Берара сүзсез баргач, Нәфис сорады.

—Әхәт Хәбирович кайда соң? Йортын сатарга нигә килмәде?

—Кем белгән аны, кая тайгандыр. —Ул кытыгы килгәндәй кеткелдәп көлде.—Бәлки, кайда да булса сөяркәсе белән чукынып ятадыр.

—Сөяркәсе?—диде Нәфис, гаҗәпләнеп.—Сез бергә яшисездер бит?

—Кайткалап китә...

Нәфис дәшмәде. Луара өйгә карата ачыклык кертергә теләп сүз башлады.

—Без Байтирәк йорты мәсьәләсендә сөйләштек,—диде.

—Кем белән?

Рәсим Юлаевич белән!..—Ул башлык исемен якынлык сиздереп атады.

—Сез Рәсим Юлаевичны яхшы беләсезмени?

—Ул безнең гаилә дустыбыз. Хатыны Иркә белән дә телефоннан еш кына сөйләшеп торабыз.

Нәфис, Иркә исеме чыккач, бертын, телен тешләгәндәй, сүзсез калды һәм тал төбе хатирәләрен исенә төшерде. Аннары ул:

—Йортны күпмегә сатарга килештегез соң?—диде.

—Сигез йөз меңгә!..

—Ул йортны хәзер карап чыгарга мөмкин булыр микән?—диде Нәфис — Ачкычыгыз бармы?

—Ачкыч миндә.

Алар, күперне чыгуга, ак силикат кирпечтән салынган зур йорт янында туктап калдылар. Луара кара сумкасы эченнән ачкычын эзләп тапты да алга таба узды. Ишекне ачып керүгә, экскурсия җитәкчесе сыман, бүлмәләр белән таныштыра башлады.

—Менә монысы веранда булачак иде,—диде ул.—Монысы кухня, монда кунак бүлмәсе, зал, болары дүртесе дә йокы бүлмәләре. Бу якта котельный, юыну бүлмәләре.

Нәфис, үз күзләренә ышанмый, хәйран калып, Луара артыннан йөрде. Бүлмә стеналары фасонлы такталар белән кадакланган, өйдә чыршы-нарат исләре аңкып тора. Киров өлкәсенен ярты урман агачы монда күчкән диярсең. Ничек итеп Тукбаев Чуртан йортын тулысы белән редакциягә генә бирер икән? Синен алты-җиде бөртек кешенә өч бүлмәсе дә җитеп торыр, димәсме? Ни булса, шул, ана иске мәктәпнен терәүле бинасыннан гына котылырга кирәк.

Йортны карап чыккач, алар Байтирәк авыл советына килде. Авыл советы рәисе Егор Юрьевич, эшнең нидә икәнен төшенүгә, сәркатибеннән документларны соратып алды. Симергәнлеге аркасында сулышын көчкә алды.

—Тәк-тәк,—диде ул, кәгазьләрне актарып.Җир участогы ун сутый икән, гаражы уңга—унбиш метр, йорты егерме метрга егерме биш, була биш йөз квадрат. —Ул йорт хуҗасы фамилиясенә төртелеп калды да Луарага карады. —Сез Әхәт Хәбирович хатынымы?

—Әйе,—диде Луара, чат итеп.

—Паспортыгызны мөмкинме?

—Рәхим итегез.

—Юк, кирәкми, ышанам инде. —Һәм ул уйга калды. —Хикмәт менә нәрсәдә. Йорт ирегез исемендә, ул язган гаризага карап, җир бүлеп бирелгән, барысы да аңа карый.

—Ә нишләргә кирәк?—диде Луара.

—Белмим. Йортны сату-алу эшләрен Әхәт Хәбирович кына башкара ала. Нигездә, законлы рәвештә йорт рәсмиләштереп тә бетерелмәгән әле...

Аптырап калган Луара эшлекле кыяфәттә коридорга чыкты да кесә телефоныннан Рәсим Юлаевичка шалтыратты. Аңа бу хәлне аңлатып биргәч, кире бүлмәгә әйләнеп керде. Шунда ук Егор Юрьевич өстәлендә телефон шалтырады.

—Тыңлыйм, Рәсим Юлаевич,—диде рәис, хуҗа тавышын ишетүгә өтәләнеп. —Тәк, тәк. аңлашыла, аңлашыла. Да, да. Будет сделано!

Луара түземсезлек белән Егор Юрьевичның трубканы куюын һәм нәрсә әйтерен көтте.

—Монда эш күп булачак әле,—диде Егор Юрьевич. —Башта ирегез язган гаризаны юкка чыгарып, малаегыз исеменнән гариза язарга, һәммәсен малаегыз исеменә рәсмиләштереп язарга кирәк. Аннары нотариус аша уздырганда. —Һәм ул Нәфискә болай дип ишарәләде. —Нәфис Яруллович! Без монда аңлашып бетерербез, сезгә чыгып торсагыз да була. Аннары бу ханым сезне эзләп табар

—Аңлашылды,—диде Нәфис үзенең артык күз икәнен чамалап һәм комачауламаска дип редакциясенә чыгып китте.

Редакциядә Нәфисне эш сорап килгән Фирая көтеп утыра иде инде. Ул аны, Тукбаев бүлмәсендә сөйләшенгәнчә, килешү төзеп, алты айга дип, ярты корректор ставкасына эшкә алды. Фираяны озаткач, ул өстәленә өелгән газета мәгълүматларын җентекләп укырга кереште...

Луара Сабировна, кәгазь эшләрен янадан рәтлисе булгач, Нәфис янына керми генә кайтып китте.

Һәрнәрсәнең җае бар...

Тукбаев тиктомалдан куанды. Елмаеп-елмаеп алганда, кабартмадай бите ялтырап-ялтырап китте, авыз кырыйлары тырпайган колакларына сузылды. Авыр гәүдәсеннән утырган кәнәфие шыгырдап куйды. Киң җилкәләре бер киерелде, бер язылды. Ул эчке куанычыннан учын учка уды: әйтерсең бүген алтын кош тоткан, кәеф шәп! Булган егет син дигәндәй, ул үз-үзен хуплады. Янәсе, бүтәннәр аның кебек эшләп карасын әле. Йә, кемнең районга бер көндә унбер миллионлаган акча алып кайтканы бар? Кем юктан акча ясый ала? Моның өчен теләк кенә җитми, җелеген суырылганчы тырышырга да кирәк. Әрсезлән, тасма телләреңне чыгарып, бар сәләтеңне эшкә җик. кабинетларга кереп аяк терәп сорый да бел, гозереңне әйт, ышандыр. Түрәләрнең җаен тап, яраклаша бел!.. Бу заманда эшләп кенә баеп булмый, тормыш һаман да шул җайлау-майлау белән дәвам итә. Акчаң гына булсын, акча үз эшен эшли, эшләячәк. Барысын да «господин рубль!» хәл итә. Аңа табыналар, ул кемнәрне генә кем итми, кемнәрне генә бәла-казалардан коткармый. Түрәлек кәнәфиенә дә утырта. Утырдым бит...

Тукбаев күчәрле кәнәфиендә боргаланды. Аны күтәренке кәефе үсендерде: «Унбер миллион акча кечкенә генә районнын эчен тишми ул һәм беркемнең кесәсеннән дә төшеп калмый. Һәр эшне үз вакытында «пешерә» белергә кирәк. Ә ул пешерә белә... Нинди генә кабинетларга кермәде, имзалар җыеп, бөтен каланы айкап чыкты. Мәгариф, сәламәтлек, матбугат-мәдәният министрлыгында, спорт комитетында булды. Хәтта ике метрлы матбугат министры Сәет Әскәровичны да «сындырды». Биш миллион акчаны кысып калырга тарткалашкан иде дә...

Кәнәфиендә уйга чумган Тукбаев, бер карарга килеп, телефон трубкасына үрелде, урынбасары Ишкәевкә шалтыратты.

—Алло! Динар Хамаевич! Миңа кереп чык әле...

Район күрсәткечләрен арттырып күрсәтү әмәле белән баш ватып утырган Ишкәев ялт кына башлык бүлмәсенә ашыкты.

—Тыңлыйм сезне, Рәсим Юлаевич,—диде ул, ишектән керүгә.

—Утыр әле.

Үзен түрәләрчә иркен тоткан Тукбаев, бераз тынлыкны көтеп алып, куанычын җиткерергә ашыкты.

—Динар Хамаевич!—диде ул.—Мин бүген районга шактый гына акча алуга ирештем. Добился—унбер миллион!. Бу эшләрне ничек майтарып чыкканымны берүзем генә беләм. Мин менә болай уйлыйм: ул акчаларны кырып-себереп район оешмаларына таратып бирүдән файда күрмим. Биреп-биреп карадык бит инде. —Ул җитдиләнә төште һәм бер бармагын бөкте —Йә, кинофикациягә акча бирүдән ни файда? Ул ике миллионны исерек Хәмзә үз кирәгенә тотып рәхәтләнәчәк. Ярар, яңа машина алыр, фәлән-төгән иткән булыр. Хәзер клубка кинога йөрүче юк. Кешене телевизор яныннан кузгатып булмый. Дөрес бит?—Ул икенче бармагын бөкте.Йә, спорт комитетын алыйк. Хәлим дә ни эш кырыр? Өч тиенлек хоккей таягын биш тиенгә алдым дип, икенче йортын корып сатар. Көрәштә беренче урынга чыкмадылар. Спорт заллары бар, ни җитмәгән?—Тукбаев өченче бармагын бөкте.—Редакциягә ни булган?! Яңа бинага күчтеләрме?! Күчтеләр. Артлары җылыдамы? Җылыда. Яза бирсеннәр. Ул газетаны калада да чыгарып була. Акчасын күчерербез. Мин болай уйлыйм: безгә ничу типография төзеп торырга. Моңа син, Динар Хамаевич, ничек карыйсың? Мәсәлән, мин шундыйрак фикердә.

—Сезнеңчә дөрес, Рәсим Юлаевич,—диде Ишкәев, төлке хәйләлеге белән керфекләрен кагып.—Ул Абага районы типографиясендә басылган газетаның сыйфатын әйтер идем инде, карага тапланып беткән була, укырлык түгел.

—Соң, шулай булгач, әллә, мәйтәм, ул акчаларны башка максатларга файдаланабызмы?—Ул Ишкәевнең ни әйтерен көтеп карап алды. Ишкәев җавап бирергә ашыкмагач, сүзен дәвам итте. —Сезгә бер «Джип»мы, «Мерседес»мы алырбыз. Минем үземә дә машинаны алыштырырга кирәк. Әле йортның жиһазлары да алынып бетмәгән . —Ул янә тынып калды һәм башын күтәрә төште:—Дөнья хәлен белеп булмый, без бу урынга гомергә килмәгән, калада да торак-мазар алып кую мешать итмәс. Бушка килгән мондый акчалар кысылыр. Власть та үзгәреп китәргә мөмкин.

—Белеп булмый.

—Шулай булгач, безне гел канат астына алырга теләмәсләр. Тимерне кызган чагында сугарга кирәк. Без моны уртак фикергә килеп эшләргә тиеш...

—Сез дөресен сөйлисез, Рәсим Юлаевич,—диде Ишкәев, хуҗасын хуплап.—Мин ике куллап килешәм. Һәммәсе сезнең карамакта, ничек әйтәсез, шулай була..

Тукбаев, сер саклау кирәклегенә төшендергәндәй, тавышын әкренәйтә төште.

—Акчалар кая китте дигәндә, анын формаль якларын эшләп бетерергә, документлаштырырга кирәк булыр инде.

Ишарәне Ишкәев тиз аңлап алды.

—Җаен табарбыз,—диде ул, ышандырып. —Без ул акчаларны, Рәсим Юлаевич, хуҗалыклар бурычын капларга биреп тордык дип, вакытлыча оформить итеп торыйк. Кире кайтарып бирү шарты белән килешүләр төзик. Кая китте дигәндә, җавабы әзер булыр. Аннары Тукбаев Ишкәев тәкъдименнән разый калды.

—Алайса,—диде ул,—иртәгә үк колхоз-совхоз җитәкчеләре белән сөйләшергә, бухгалтерлары печатьләрен ала килсеннәр Акчалар бирелгән оешма җитәкчеләре белән ике арада килешүләр төзергә. Кайсы хуҗалыкка күпме акча «бүлеп» бирү исемлеген үзен хәл итеп бетер.

—Аңлашылды, Рәсим Юлаевич, аңлашылды. —Ишкәев, тыңлыйм һәм буйсынам дигәндәй, китәргә торып басты. —Эшләрбез.

Бүлмәдә ялгызы гына калган Тукбаев янә үз-үзенә куанып елмайды, кош тоткандай учын учка угалады һәм яраткан сүзләрен кабатлады.

—Һәрнәрсәнең җае бар, яшь нәрсәнең мае бар.

Ахыры киләсе санда