Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮКСЫНУ

 

ГАМИЛ АФЗАЛНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Кемнеңдер кадерен белү, аның кирәклеген аңлау өчен ул кешене ошбу дөньяга тумаган, яшәмәгән һәм, гомумән, бөтенләй булмаган дип уйлау да кирәктер, мөгаен. Чорыбызның мәшһүр шагыйре Гамил абый Афзазны юксынып йөргән чакларымда шундый фикер килеп сискәндерә. Милли әдәбиятыбыз күпме нурдан, юмордан һәм моңнан мәхрүм калган булыр иде!.. Яшәгән гасырыбыз да салкынрак, җансызрак тоелыр идее.

Мин Гамил абыйны беренче шигырен укыгач ук яраттым.

Аңа хәтле Тукайның бөтен шигырьләрен яттан белә идем инде.

Хәер, шушы җөмләмнән соң ук гади укучының: «Әһә, Тукайның шигырьләрен ятлап үскән икән бу!» дип нәтиҗә ясавы ихтимал. Һич тә алай түгел. Минем бер чакта да (мәктәптә мәҗбүри ятлаттырылганнарыннан башка) бер генә шагыйрьнең дә шигырьләрен ятлап утырганым булмады. Соклана-соклана, кабат-кабат, кайтып-кайтып укый торгач, үзләре хәтернең бер тукымасына әверелә иде яраткан шигырьләр...

Тукайны яттан белә башлагач, күңел, яңа Тукай сорый башлады. Егет булып та җитешмәгән яшүсмер булсам да, әлбәттә инде, Тукайның кабат тумаячагын аңларлык мин ул вакытта. Ләкин, нишләмәк кирәк, нәкъ менә Тукайныкы кебек туры сүзле, юморлы, сатиралы шигырьләр укыйсы килә! Нәфес шул кадәр «азган» син аңа шагыйрьнең шундыен бир—Тукай рухлы гына булмасын, хәтта Тукайга гына хас ритмлы да булсын!

Сигезенчеме, тугызынчымы сыйныфта укый идем булса кирәк, мин андый шагыйрьне таптым! «Әсмабикә җаным-ахирәт» дигән шигырьне укыгач таптым. Язучысының исеме дә гаҗәп матур тоелды. Гамил Афзал! Сусаган күңел бу шигырьне авторы-ние белән бер мизгелдә «йотты да куйды». Үзем шигырьне һәр таныш малаема укыйм, һәр строфасыннан соң эчтән генә «Гамил Афзал!» дип горурланам.

Әсмабикә җаным-ахирәт,

Безнең очта сиңа ни кирәк?

 Гөлләр сибеп синең юлыңа,

Бу чемодан нигә кулыңда?

Назлы да сыман, һәр сүзе мамыктан йошак та сыман, ләкин кабатлаган саен елмайта да, рәхмәт төшкере! Тагын берничә шигырен укып куангач һәм өр-яңа Тукайның барлыгына инанып бетә язгач, мине армиягә алдылар. Ярты ел чамасы гына эшләп өлгергән редакциямнән, берничә ай гына җитәкчелек иткән әдәби түгәрәгемнән аерылып киттем. Кем анда—Украинаның аргы читенә—Татарстанда чыккан гәзит-журналларны китереп торсын да, яңа китапларны ташып торсын?! Ияреп барган Тукай томнарым бар да, тагын берничә шагыйрьнең юка гына китапчыклары бар. Туган яктан сорап алдырган яналары да булгалады. Дөресен әйтим, туя укый алмадым армиядә татар китапларын. Кая анда әдәбият яңалыклары белән танышып яшәү һәм өр-яңа әсәрләрне укып бару!.. Ләкин шуңа сөенәм, Тукай һәм Гамил Афзал шигырьләрен яттан укый белүем белән дә ике полкнын (мин хезмәт иткән тупчылар полкы янында гына зенитчылар полкы да бар иде тагын) татар егетләрен карата һәм үз тирәмә туплый алдым.

Армиядән Минзәләмә кайткач, атна да үтмәгәндер, районның Тукай исемендәге үзәк китапханә директоры Мәрьям апа Сарбулатова килеп керде өйгә.

—Энем, кайткансың икән бит. Ник һаман китапханәгә кермисең? Әдәби түгәрәкнең эшен дәвам итәргә кирәк... Әле менә бүген генә Казаннан бер шагыйрь килде. Шәһәрнең китап сөючеләре белән очрашырга тели. Иртәгә үткәрербез очрашуны. Ләкин уку залынын һәрвакыттагы кебек тулы булуы кирәк. Оештырыйк. Ә хәзер—киттек. Теге шагыйрьнең иң әүвәл синең белән очрашасы килә.

Әйе, бу апа әдәби түгәрәкнең кадерен белә иде. Муса Җәлил Минзәләдә укып, яшәп киткән айларда да күп әдәби кичәләр оештырып йөргән «гомерлек» директор апа Рәшит Гәрәй, Газиз Мөхәммәтшин, Габделхәй Сабитов кебек якташ шагыйрь һәм язучыларның да нәкъ менә үз йортыдай күргән китапханәсендә үскәнлекләре белән горурлана идее. Һәрхәлдә, аларның язучы була алуында үз өлеше дә барлыгына шикләнми иде. Хәтта, сүз уңаенда шуны да әйтим: мин әле армиягә киткәнче үк, ни сәбәптер, түгәрәкнең бер утырышын редакциядә үткәргән идем. И рәнҗеде, иллә дә хәтере калды Мәрьям апамның! Кулыннан төп бәхете тартып алынгандай булды. Әле дә хәтердә, ялварды да кебек, хәтеремә ныклап сеңдерергә дә теләде кебек.

—Моннан соң түгәрәкне китапханәдән аера күрмә, энем!—дип өзгәләнде ул.—Муса абыең да изге итеп санады безнен китапханәне.

Тукта! Мин бит Гамил Афзал турында яза башлап, бөтенләй читкә кереп киттем түгелме соң? Түгел икән. Чөнки боларны тасвирлап үтмәсәм, бу язмам төссез, нурсыз калыр иде. Ачылып бетмәс иде.

Киттем китапханәгә. Күргәнем булмаса да, шигырьләрен укыганым бар иде. Казаннан килгән шагыйрь абзыйның. Барлык шигырьләре дә, бер калыптан чыккандай, КПССның биниһая бөеклеге, алдында торган кыяларны да җимереп үтүче диңгез корабыдай куәтле булуы турында иде аның.— Кызылдан башка төсне күрмәүче абзый инде...

Кичәне оештыру хакында сөйләшкәч-килешкәч, сорау биреп куйды бу:

—Кайсы шагыйрьне аеруча яратасың?

—Гамил Афзалны!—дидем мин. Үзем дә шундук берниичә сорау бирдем. —Кайда яши ул? Ниндирәк кеше ул? Китаплары күпме? Үзен күрәсе килә. Кайда күреп була?

Кунак абзыемның кәефе тәмам кырылды. Иреннәре кипкәндәй, сүз әйтә алмый торды. Яшь башым белән дә аңладым: шагыйрь абзый нәкъ менә үз исемен ишетергә теләгән!

—Соң.. Кем дип. Инвалид инде ул. Гарип... Яшьтән үк пенсиягә чыккан...—ди- ди өзек-өзек җөмләләр тезә башлады ул боз салкынлыгы белән. —Ялгышасың... Яшь булганына күрә генә чын шагыйрь булып тоела ул сиңа... Аның шигырьләрен дә үзе чирле булганга күрә генә, кызганып кына бастыралар инде аның...

Шул сүзләрен ишетеп бетергәнче үк минем өчен алдымда торган абзый үлде—тере мәеткә әверелде. Әнә, аның инде минем каршымда кара шәүләсе генә торып калды. Ул минем иң кадерле, иң яраткан һәм иң авырткан «сөялемә» басты. Минем күземә директор апаның (иркенләп сөйләшсеннәр дип, ул үзе чыгып торган иде) шушы бәләкәй генә яп-якты кабинеты да гүр төбедәй караңгыланды сыман. Катырак сүз дә әйткән һәм чыгып та киткән булыр идем... ләкин бу дөнья агышы минем гасабилыктан гына туктап калмаячак. Дөресрәге, калмаска тиеш...

Икенче көнне очрашу кичәсенә җыелдык. Һай ул телевизор кебек чирләр булмаган, акчага табынмаган, һәр кеше башкаларны бандит дип санамаган, төн уртасында ла шикләнми-шүрләми урамнарда йөргән, яше-карты да китаптан, әдәби кичәләрдән тәм һәм ләззәт тапкан, әдәбияттан әдәп алган заман!—киң һәм иркен уку залы шыгрым тулды. Шагыйрь абзый нәрсәләр язуы турында нотык тотканнан соң, 48 битле китабыннан (әле генә чыккан беренче китабыннан) шигырьләр укый башлалы. Ул укый тора, халык сүрелә тора. Берәүләре искәнә, бәгьзеләре, урындыкларына сыя алмагандай, кыбырдаша, бер-икесе урыныннан кузгала... Ә теге укый да укый. Ниһаять, җыентыгын укып чыкты бугай бу. Аннары шул китабын өскә күтәреп:

—Кем дә кем минем бер-ике шигырьне яттан белсә, бу китабымны шуна автограф белән бүләк итәм,—димәсенме! Мин, аның белән янәшә утыручы түгәрәк җитәкчесе, гомерем буена да ул чактагыдай кызармадым, оялмадым сыман Ә ул, китабын тагын да өскәрәк күтәрә төшеп, халыкнын күзенә карый. Табылмады моның шигырен яттан белүче кеше, табылмады... Шуны аңлап бетергәч, абзый, китабын портфеленә тыга-тыга:

—Шигъри тәрбия юк икән әле сездә... Ярый, таралыша башласак та ярыйдыр,— дип куйды.

Күңелдәге үртәлүем, бу абзыйны сөймәвем, анын әдәби җанлы якташларымны кимсетүенә чыдый алмавым җәһәт кенә аякка бастырды мине. Баскан хутка ук:

—Юк, таралмыйбыз җәмәгать!—дидем. —Бу абыйга рәхмәт әйтик тә, кичәне дәвам итик әле. Кем нинди шигырь белә, шуларны укышыйк.

Ярым кузгалган, кәефләре кырылган әдәбият сөючеләрне кире урыннарына утырту өчен, Гамил Афзал шигырен укый башладым:

Кәҗәбезгә печән беткән,

Колхозныкы хәләл икән.

Сәгать ярым буе траур кичергәндәй утырган якташларым (әдәби җанлы бәгырькәйләрем!) шигырьнең шушы ике юлыннан да дәррәү балкып китте. Инде дә «Әсмабикә»не укыганда!.. Үзләренең әйтүенә караганда, көлүдән чыдый алмыйча, арткы рәтләрдә берничә кеше идән тырмап яткан, имеш. Чын шигырь бәйрәме башланды залда. Чират торалар халык алдына чыгарга. Берәүләр Тукайдан «авыз иттерә», икенчеләр Рәшит Гәрәйне укый, Шәүкәт Галиевнең сатирик шигырьләре дә яңгырый, кайсыдыр Илдар Юзеев поэмасыннан өзек укып хисләндерергә тырыша. Көләләр, моңаялар, уйга баталар, күзләрен дә сөрткәләп куялар. Урыныннан кузгалырга да өлгерә алмый калган абзам, әлеге юка китабын да салган портфелен кысыбрак тоткан хәлдә, кузгалып китәргә дә. утырып торырга да базмыйча, калкынып-калкынып куя . Кемдер Гамил Афзалның яңа чыккан шигырен укуы булды, әдәби кичәне ябып куйдым—ихластан әйтсәм, нәкъ менә шул «нотада», яраткан шагыйремне яраткан рухта түгәрәклисем килде кичәне. Кышкы төннең уртасы җитеп бара иде бит инде...

Шул ук 1961 елда мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. Кердем, дигәч тә, әле кереп беткән юк. Имтиханнар инде тапшырылган. Ләкин керү-кермәү хәл ителеп бетмәгән бер көн бу. Без, абитуриентлар, университетның коридорын саклыйбыз. Дөресрәге, шундагы информация тактасына кабул ителгәннәрнең исемлеген чыгарып элгәннәрен көтәбез. Көтеп-көтеп көтек булабыз да, икешәрләп-өчәрләп, дигәндәй, вакыт сату өчен шәһәр буйлап чыгып китәбез. Бу коридордан ерактарак булыйк әле, ичмасам, ди-ди, елга портына кадәр төшеп киткән дә бар. Менә, кайсыдыр яңа дус белән, Матбугат йорты астындагы китап кибетенең перронны хәтерләткән баскычына чыктык. Баш иеп кенә сөйләшеп атлыйбыз шулай, кемдер исемем белән эндәште. Борылып карасам, биек тә, арык та гәүдәле, озын чәчле, таяклы кеше басып тора. Мин инде аның кемлеген шәйләдем дә сыман. Гәзитләрдә моңа охшаган бер-ике фоторәсем күргәнем, игътибар белән йөзенә карап утырганым бар иде. Әйе, бер дә бүтән түгел, Гамил Афзал булырга тиеш. Ләкин ул булуга шигем зуррак. Ни өчен дисәң, аның—мине, минем аны күргәнем юк. Бик күп булса, республика матбугатында ике-өч дистә шигырь, биш-алты хикәячек бастырган «малай- шалайны» Гамил Афзал каян белсен дә, пиләремә дип кенә эндәшеп торсын! Ул чакта әле матбугатта юньле-башлы фоторәсемем дә чыкканы юк сыман.

—Бу дустың Фәнзаман дип эндәште сиңа. Бик яңа исем. Минзәлә усалы түгелме син? Усалларны яратам мин.

Үзе шундый сорау бирә, үзе елмаймый да. Шулай да карашы җылы. Моңсу да...

—Аптырама, синең усаллыкны ишеттем мин. Шигырьләрендә дә сизелә. Тешләштерәсең...

Мин инде, үземчә, әллә теге әдәби кичә хакында берәрсе сөйләде микән, дип уйлап та куйдым-куюын. Кая инде ул чак мондый шәхес белән күзгә-күз карап төпченү?! Тел дә әйләнми сыман. Ул да усаллыгымны исбатлап ләм-мим сүз әйтмәде. Ниләр майтарып йөрүем белән дә кызыксынып тормады. Таягын таягыннан да озынрак аягына сөяп куйды да Гамил абый, кыршылып беткән портфеленнән бер китапчык чыгарып, тышлыгын ачып, берничә сүз сырлады: «Минзәләнең усал егете С.Фәнзаманга истәлек булсын. Мактый-мактый, сүгә-сүгә укысын. Г.Афзал.»

«Дөнья матур» дип аталган бу китапны тотып, университет коридорына кабат кергәч, эленгән исемлеккә баккач, дөнья тагын да матураеп китте—университетка кабул иткәннәр!

Әнә шул очрашудан соң университетны тәмамлаганчы да, аннан соң да шактый еллар күрмәдем мин аны. Ләкин күңел бер генә көн дә ансыз яшәмәде. Чөнки иҗат турында уйламаган, Тукайга, Афзалга сокланмаган көн юк. Хәтта...

Әйе, хәтта Гамил Афзалның шактый шигырьләрен яттан белүем мәгълүм шагыйрь Эдуард Мостафин белән икебезне ачлыктан, салкын тиюдән коткарды кап-кара урманда адашкан кап-кара төндә...

1968 елда Башкортстаннын Калтасы районында чыга торган «Таң» гәзитенә мөхәррирлек кыла башладым. Эшли башлаганыма ай чамасы гына үткәндер, сентябрь уртасындарак Эдуард килеп керде бүлмәмә. Укуын әллә ташлаган, әллә «ташлатканнар» шунда—хәтердә калмаган, эш сорый. Миннән «югарырак» мөхәррир белән киңәштем дә (ул мөхәррир районда татарча, урысча, марича чыга торган өч гәзиткә хуҗа иде), эшкә алдык Эдуардны. Җомга көн булгандыр бу, мөгаен. Аның эшкә керүен шәпләп кенә «юдык», икенче көнне дә дәвамы булды бу «вакыйганың». Шуннан, гөнаһ шомлыгына каршы, служебный «Урал» мотоциклын кабыздым. Имеш, кайсыдыр районга, кемнедер күрергә бармакчыбыз. Бара-бара, ниндидер юл чатларында борыла-борыла, урман юлына килеп кердек. Бара торабыз, караңгылык та куера бара. Ярыйсы гына киң тоелган юл да тарая, сазлыклана башлады һәм... мотоцикл да сүнде. Эчтән дә җылынган, кояш та кыздырган көн яктысында трико-мазар гына киеп юлга чыккан безләрнең тешләре тешкә тия хәзер. Җәяү китәр идең, ике мең сумлык мотоцикл мишәйт итә. Шулай да сазлыктан үләнгә чыгарып бастырдык ул имгәкне. Әйткәнемчә, кап-кара төн, тирә-як тып-тын. Яфраклар да әллә нигә бер генә шыбырдашып ала. Тамак ач Тамак кипкән Махмыр. Салкын. Ичмасам, мондый чакта «җылыта», юата торган сигаретларыбыз да беткән. Мотоцикл җитәкләп барам, икенде күләгәседәй озын, чандыр Эдурд исә, көянтәдәй бөгелеп, этә бара. Кинәт алда тычкан утыдай яктылык күрдек. Шунда таба киттек. Барган саен зурая яктылык. Килеп җитсәк, дүрт ир машина фарасы яктысына җәймә җәеп, сыйланып яталар.

Күз алларына килеп баскач, телбистәләнеп:

— Гамил Афзал әйтмешли, тәвәккәлгә Хак Тәгалә тугыз җирдән бирә икән, егетләр. Учагыгызда яна икән. Без өшегәннәрне дә җылытырсыз, бәлки,—диюемә, берәүсе җәлт кенә калкып куйды да:

—Карагыз әле, Гамил Афзал шигырьләрен белә торган егетләр икән болар!—дип, гаҗәпкә калгандай итте.

—Шигырьләрен генә түгел, аның үзен дә беләбез. Тик менә тамак яна...

—Янганда иң әйбәте квас инде аның,—диде берсе, шаян елмаеп —Мә, күтәреп җибәр.

Сузган кружкасыннан чөмерә торам, үзем анлый торам: квас түгел, ачы бал бу, каһәр Эдуард та чөмерде тегене. Кара төн яктырып китте, ашъяулык тулы ризык, учак кабырганы җылыта—җәннәт! Житмәсә, учактагы чиләктән ике үрдәк тартып чыгардылар Бер читгәрәк яткан ике мылтык күзгә чалынган иде инде. Димәк, аучылык та иткәннәр... «Акбашлар» да чыккалый табынга. «Не было ни гроша, вдруг—алтын» кебегрәк хат монда. Минем иң үтемле «тауарым»—Гамил абый шигырьләре. Бер-ике строфасын сөйләгән саен тост әйтәләр. Тора-бара Гамил абый тегеләрнең берсенә—җизни, икенчесенә кода була башлады. Аннары инде машина фургонына тутырылган печәнгә чумып, чыбылдыкларга төренеп, йоклыйсы гына калды... Иртәнгә кырау төшкән. Учакны тергезеп, капкалап алдык. Тик менә ничек кайтасы. Алтаулап кабызырга маташсак та, мотоцикл пырлап та карамады.

—Гамил Афзал кешеләре болар, егетләр. Чурт с ним, эш качмас, кырык чакрымнан үлмәбез, илтеп куйыйк әле,—дип хәл итте дә куйды берсе. Мотоциклны үзебез йоклаган печән эченә чумдырдык та. юлга чыктык

... Чынлап та, Гамил абый белән нибары берничә мәртәбә генә очраштым мин. Бер очрашуыбыз Әлмәтгә, аның фатирында булды. Мин анда Татарстан радиосы өчен сәгать ярымлык тапшыру әзерләү өчен барган идем. Әлмәт нефтьчеләре һәм, гомумән, бөтен Әлмәт турында. Әлмәткә бар да, зоопаркка барып та филне күрми кайткан сыман, Гамил Афзалны күрми кайт, имеш. Була алмый андый нәрсә. Дилбегә буе тапшыруның һичьюгы биш-алты минутын аңа багышламасам, Фәнзаман да була алмыйм мин.

Өйдә берүзе генә. Залның тап уртасында ындыр табагыдай киң өстәл. Тәртип белән өелгән китаплар, кәгазьләр, папкалар... Биш-ун минут чәй эчкән, сөйләшкән саен, туалет бүлмәсенә кереп, анын ике ягына куелган бәләкәч кенә, тәбәнәк кенә китап хәтле генә утыргычларга утырып, маңгайны-маңгайга терәп, кара яндырып тәмәке тартабыз. Шуны да анладым: икебез дә бик әшәке тәмәкечеләр икәнбез...

Икеме-өчме шигырен магнитофонга яздырып, кайтып киттем. Чыгар алдыннан кулга бер бит кәгазь тоттырды.

—Укыган шигырьләремнең берсен алып кит әле. Хата җибәргән булсам, үзең укырсың эфирга,—дигән булды. Әлбәттә инде, аңа гына хас шаярту бу. Бирүе дә истәлеккә идее, билгеле Шигырь үткәнне хурлап, бүгенгене мактаучылар турында. Болай тәмамлана:

Хәзер безнең акыл керер чаклар,

Сакалымны сыпырып уйланам.

Безнең заманны да кемдер мактар,

Кемдер сүгәр әле бер заман.

Беренче яздырганда ул аның иң ахыргы юлындагы «бер заман»ын юри «Фәнзаман» дип укыган иде. Кабат яздырган идеек.

Ә инде аңа 70 яше тулар алдыннан яңгырашы сәгатькә якынлык махсус тапшыру әзерләдем. (Димәк, 1991 нче елның маенда булган монысы.) Тапшыру янгырагач, шалтыратты: «Тапшыруыннан сиздем: чынлап та зурлап карыйсын икән син миңа. Яратасың икән. Рәхмәт»,—диде дә сүзен бетерде.

Көтмәгәндә-өмет итмәгәндә сәер генә хатлары килә иде аның. Яратып кына төрттерә, елмайта торган хатлары... Бервакыт ул минем турыда бик озын (75 минут телевизор өчен кыска түгел инде) тапшыруны караган да болай дип язып жибәргән:

«Мин сине яшь егет кебегрәк күз алдына китерә идем әле, ә синең инде пеләшең Ленинныкы кебек икән. Хат язарга вакытын юк, телефон шалтыратырга яратмыйсын, ә чибәр кызлар арасында акыллы сүзләр сөйләп утырырга яратасың, бирсен Ходай! Сине телевизор экраныннан ике тапкыр күрдек, пеләшеңне сыйпап, акыллы сүзләр сөйләдең...»

Шушы хатыннан соң ике-өч кенә ай үтте бугай, мине Татарстан китап нәшриятына мөхәррир итеп чакырдылар. Күп авторларның китапларын әзерләп чыгардым дөньяга. Шуларның берсе—Гамил Афзалның «Август йолдызлары» дигән җыентыгы булды. Шул китабының минем хөкемгә эләгүен ишеткәч, шалтырата:

—Бик усал кыланма минем китапка карата. Кайбер шигырьләр ошамаса, чүп кәрҗинснә ташлама. Үземә кайтарырсың  ...

Китапны производствога (шундый тупас термин да бар китап басу эшендә) төшерер алдыннан бер килде Гамил абый. Каләм тигергән берничә төзәтүем белән килеште, кайсыберләрен кире какты—үзенекен «кайтартты». Икенче килүе китап басылып беткәч булды. Үзенә тиешле «авторский экземплярларны» алды, бер портфель гонорар да алып, үзе әймешли, миллионер булып кайтып китте (Россиянең кадерсез акчалары ул чакта миллионнар белән түләнә иде бит.)

Ә инде бер портфель акча тутырып кайтып киткәннән соң, озак та үтмәде, китабының бер данәсен автограф белән җибәргән:

Мелла Фәнзаман әфәнде Батгал минем китапны әйбәт чыгаргансың, зур рәхмәт!

Үзен дә бәхетле бул, усал бул!

Усалларны җыеп туй ясыйлар.

Усал урыны мәҗлес түрендә.

Юашларны җигеп су ташыйлар,

Юаш урыны ишек төбендә.

Ярый, Фәнзаман, сөйгәнең белән кавыш, матур кыз ал!

Гамил Афзал. Октябрь, 95.

Һәр адәм баласы кебек, ул да мәңгелек кочагына китеп барды. Хәзер, үзе әйтмешли, сакалны сыпырып уйланулар безгә—исәннәргә калды: ярый әле. кеше үлгәч, аның хезмәте һәм иҗаты да юкка чыкмый. Нинди бушлык калыр иде әдәбиятыбызда!.. Хәер... бушлык сизелер әле. Шуңа охшап тора әдәбият мәйданы... Башка бик күп мәрхүм әдипләрне «алыштырырдай» шагыйрьләребез, прозаикларыбыз бар—анысына шөкер. Әмма «яңа Афзал» күренми. Куллары белән билдән түбән капшанып көлдерергә тырышучылар күп-күбен, ләкин яшендәй уйнап, кояштай балкып, акыл һәм зирәклек өстәп торырдай, яшь аралаш та көлдерә-елмайта алырдай сатира һәм юмор иясенең туганы да, үскәне дә сизелми. Горизонтта да күренми... Андый яңа шәхес әле дистә еллар буе күренми торса да гаҗәп булмастыр. Чөнки Ходай Афзалны да Тукайдан соң ярты гасыр чамасы үткәч кенә дөньяга күрсәткән. (Мин биредә иҗат гомерен күздә тотам.) Татар әдәбиятының гадел һәм күренекле тәнкыйтьчесе Мансур Вәли-Барҗылының: «Чын сатириклар сирәк туа» дигән кыска гына җөмләсе дә бөтен хаклыгы белән искә төшеп тора. Хак әйтә чөнки.

Димәк, зур өмет багьлап. көтәргә туры килер... Әгәр шул көтү чорында Гамил Афзалның саллы томнарын (исән чакта ул андый бәхетне күрмәде дә) нәшер итеп яшәмәсәк, туачак һәм туган яшь буыннарны чын сатира һәм юмор үрнәгеннән мәхрүм итә-итә вакыт үткәрсәк, вакытлы матбугатта үзен дә юбилейдан-юбилейга гына искә алсак, андый ук зур шәхеснең калкып чыкмавы да ихтимал. Шунысын да истән чыгармыйк: Гамил абый егерменче гасырнын соклангыч лиригы да иде бит!

Әйе, безнең чор гаҗәеп зур затның яшәп, иҗат итеп китүенә шаһит булды. Ул әле милләтне гасырлар буе елмаю, көлү аша сокландырыр:

Бөтен халык. Алла юк, дип кычкыра,

Димәк, бер вакантный урын буш тора, кебегрәк бихисап үткен кәлимәләре белән җан туңуларын юып алыр. Ходай биргән дөньяның матурлыгы белән рухландырыр, яшәүгә—куәт, күңелләргә дәрт өстәп торыр. Ләкин әледән-әле шул дөньяга—табигатькә каты бәрелмәскә, сак булырга да өйрәтер:

Кош баласы, һәр агачы, һәр бөҗәге, һәр үлән

 Мөлдерәп күзгә карыйлар моң белән, рәхмәт белән.

Бу гасырда ата-баба гомер иткән изге җирдән йөз чөерүчеләр Афзал заманасына караганда да күбрәк булырга охшый.  Инде хәзер үк: «Мин Америкада яки Төркиядә яшим! Минем ватан монда! Татарстанда ни калган?!» дип шапырынучылар очрап, шул илләрдән шалтыратып масаючылар ишәя. Алар мактана торсын, ә туган иленә тугъры милләттәшләр аларның кем икәнен белә торсын. Анысын ла зирәк һәм «мыҗык, холыксыз карт» Гамил Афзал әйтеп торыр:

Бар хаиннар лаф оралар икенче ватан, диләр,

Икенче ватан җирендә типтереп ятам, диләр

 Бер ватаннан бер ватанга чабып йөрисең килә,

Табыш алып анда-санда, акча көрисең килә.

Замана нинди генә сәясәтләр белән үзгәреп тормасын, хак татарның хак Ватаны бер генә—Алтын Урда чикләренә җәелгән Татар иле генә!

Исән чагында ул күргән, ул бәяләгән күңел болгаткыч чынбарлыкны, ачы хакыйкатьне безнең улларыбыз һәм оныкларыбыз гына түгел, ерак торыннарыбыз да күрәчәк әле:

Хаклык эзләүчеләр сирәк-мирәк,

Шөһрәт эзләүчеләр җитәрлек.

Ул үзе берчакта да шөһрәт эзләмәде. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп китәсе килә: Татарстан җитәкчеләре Тукай бүләген һәм «Халык язучысы» дигән исемне кайчак лаек шәхесләргә дә биргәләделәр. Гамил абый шуларның һәр икесенә ия булды ). Аның иҗаты арзанлы шөһрәт ияләреннән биниһая югарырак иде. Ул алармы бары тик кыядагы бөркет аландагы вак-төяк кошчыкларны күзәткәндәй генә күрде. «Заман мондый, заман шундый» дип кенә иман да үзгәртмәде, кайбер каләмдәшләре кебек кырыкмаса-кырык партияләргә дә тагылмады. Аның ин зур фиркасе дә, изге кыйбласы һәм галиҗанәбе дә үз милләте идее. Хәер, үзенең кемлеген үзе дә аңлап яшәде ул:

Заман куша, диеп ялгышмадым,

Намуссызлар белән ярышмадым.

Баш күтәрми, көн-төн эшләдем,

Олы кибән булды табышларым.

Әйе, тәмле, хуш исле, тук башаклы кадерле кибәндәй олы иҗатын халкына бүләк итеп китте Афзал абыебыз. Бу «кибән» исә чын һәм ихлас иҗатка сусавы бер чакта да басылмаячак милләтебезгә гасырлар буе җан азыгы булырлык.

Аның әлеге «Август йолдызлары» китабын әзерләп бетереп, үземнән өстәрәк утыручы нәширләрдән дә «рөхсәт» кулы куйдырып, басарга дип хәл иткән көннәрдә Гамил абыйның бүлмәмә килеп керүе дә хәтердә калган. Карашы сәеррәк тә, сынаучанрак та тоелды. Түш кесәсендәге кәгазьләрен барлый торгач, шуларнын берсен өстәлемә җәеп салды.

—Соң булмаса, менә бу шигырьне өстәргә иле китапка, мелла Фәнзаман. Шуның ятим булып калмавын телим.

Андый чакта, гадәттә, мөхәррирләр:

—Кычытмаган җирне кашымыйк инде, китап төшкән—эш беткән,—диләр. Ул сүзне мин дә әйткәли идем авторларга. Ләкин аңа каршы килергә базмадым. Ул шигырьдә Гамил абыйның девизы бар кебек тоелды миңа:

Җырла,сөен сүзләреңдә

 Бер мыскал да ялган буямасын !

Хәтта үз-үземне алдардай фикер дә килде әле башка: янәсе, мина әйтергә теләгән сүзен язмача тоттыруы түгелме бу, алай-болай?! Юктыр... Мин андый ук мәртәбәгә лаек түгелмендер.. Бу юллар—замана әдипләренең барысына да васыять булырлык. Бөтенебезгә дә җитәрлек! Һәркайсыбызга кирәк!