Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН?

 

Атамабыз үзебезнеке

Фәндә инде күптәннән бирле татар халкының чыгышы турында бәхәс бара һәм беркайчан да туктамастыр. Бу хакта 1910-11 елларда «Шура» һәм «Аң» журналлары үз битләрендә махсус рәвештә фикер алышуларда оештырганнар. Шул вакытта чыккан дистәләгән татар газета һәм журналларында да бу проблемага багышланган күпләгән материаллар басылган. Мәсьәләнең асылы «без кем?» дигән сорауга кайтып кала.

Кайбер галимнәр бүгенге татарлар болгарлардан килеп чыккан, атамалары аларга читтән тагылган дип саный. Татарларны Алтын Урдадан чыккан диючеләр дә бар. Заманында күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин болай дип язган: «Дөньяда төрле этник элементлардан формалашмаган халык юк икәнлеге мәгълүм, һәрбер нәрсәне тик аны тәшкил иткән элементларын сүтеп тикшереп кенә аңлап була. Халык та шулай. Әгәр дә без теләсә кайсы системаның элементларын өйрәнмәсәк. аны һич кенә дә анлый алмаячакбыз. Аңлау ул—аның тормышын, культурасын, башка үзенчәлекләрен, анын тарихын белү дигән сүз». Мин шушы зур галимнең фикеренә тулысы белән кушылам һәм. беркем белән дә бәхәсләшмәстән. укучыларга үз уйлануларымны тәкъдим игәм. Фикерләрем белән ризалашучылар да. ризалашмаучылар да булыр. Мин тулы хакыйкатькә дәгъва кылмыйм, берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм.

Татар атамасы хакында мин Кытайда туган, андагы Әремче шәһәрендә кытай телендә университет бетергән, бүгенге көнне Алма-Атыда яшәүче милләттәшебез Мөнир Ерзинның фикердәше. Мин шушы туганыбыз кебек үк аны безгә кемдер ябыштырмаган дип саныйм. Мөнир абый. Э. X. Паркерның 1895 елны чыккан һәм кытай теленә тәрҗемә ителгән «Тысяча лет из истории татар» исемле китабына таянып, моннан ике мен еллар элек үк һуннар белән янәшә яшәгән бер кабиләнең татар дип аталганлыгы турында яза. Паркерның исемен атаганда аның кем икәнлеге хакында белешмә кирәк булса кирәк. Чөнки милләтпәрвәр шәхес, мәшһүр дипломат һәм тарихчы Йолдыз Хәлиуллин язганча, татарларга багышланган хезмәтләре аркасында дөньякүләм шөһрәт казанган бу галимне бары татарлар үзләре генә ни өчендер өнәп бетермиләр, хәзергәчә игътибарсыз калдыра киләләр Э. X. Паркер 1849 елда туып,1926 елга кадәр яшәгән инглиз галиме Күп еллар буена Кытайда дипломатик хезмәттә булып, камил рәвештә кытай телен үзләштереп, татарларга караган кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән, милләтебезгә карата ихтирам белән сугарылган шәхес бу. Аның әнә шул инглиз телендәге китабын 2003 елда русчага АКШта яшәүче күренекле галим Вил Мирзаянов тәржемә иткән, һәм 2003 елда «Идел-Пресс» аны бастырып та чыгарды. Мөнир абый файдаланган кытайчага тәржемәсе исә 1937 елда ук чыккан. Тәрҗемәчесе—мәшһүр галим Шан-Да аны төрле шәрехләр-аңлатмалар белән баеткан, һәм шунлыктан аның кытайча вариантында татарларның татарлыгын исбатлаган фактлар тагын да күбрәк.

Бу китапта төркиләрнең тамыр башы татар икәнлеге исбатланган. Кытайлар «төрек» термины хасил булуга кадәр мең ел элек үк «татар» сүзен куллана торган булганнар. Китапта тупланган фактлар шушы исемдә кечкенә генә бер кабилә булып, соңрак аның исеме барлык тугандаш кабиләләрнең, шул исәптән хуннарнын да, җыелма исеменә әверелгәнлеге турында сөйли. Кытай чыганаклары бу җыелма тугандаш кабиләләрне, алар төзегән дәүләтләрне «хиен-ху» дип тә атаганнар. Шул ук вакытта аларга карата «Татарстан», «татар» дигән төшенчәләрне бик еш кулланганнар. Ә «төрки» сүзе тик безнен дәвернең V гасырында гына әйләнешкә кергән. XI гасыр филологы Мәхмүд Кашгарлы татарларны 20 төрки кабилә арасында күрсәткән һәм алар бәжәнәкләр, башкортлар, кыпчак һәм кыргызлар кебек үк төрки телдә сөйләшәләр дип язып калдырган. 1160-1223 елларда яшәгән гарәп тарихчысы Ибн-Асир шулай ук татарларны төрки кабиләләр арасында күрсәтә. Академик Мирфатыйх Зәкиев тә татар атамасының монгол теленә бернинди катнашы да юк дип яза. Ул борынгы төркиләр яшәгән җирләрне барлап чыгып, аларның ким дигәндә 5 мең ел элек калдырган эзләрен билгеләгән. Алтай-Орхон язмаларында «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләренең исемнәре ташка уелган. Анда Төрки каганат башында торган Истеми каган, Бумын каган исемнәреннән безгә җиткерелгән мәгълүматлар арасында шушы кабиләләргә караганнары да бар.

8-9 гасырларда Төрки каганат таркалганнан соң тугандаш кабиләләр аерыла башлыйлар. Аерылып, үз дәүләтләре белән яши башлагач, шушы шөгыльләрен һәркайсы үзләренчә үстергән. Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик шунысы хак һәм бәхәссез, төрки халыклар уртак йортларыннан үзләре өчен бик күп нәрсә алып чыкканнар.

Татар кабиләләренең көчәеп китеп, тирә-юньдәге кабиләләр өстеннән хакимлек иткәнлеге дә чыганакларда яхшы күрсәтелгән. Бу хакимлек Чыңгыз хан күтәрелеп китүгә кадәр дәвам иткән Рашидеддин «Татарлар борын заманнардан бирле үк башкалардан үзләренең бөеклекләре һәм куәтле булулары белән аерылып торганнар, шушы бөеклекләре һәм абруйлы булулары сәбәпле башка төркиләрне дә татарлар дип йөртә торган булганнар», дип язып калдырган. Тик XII гасырда вәзгыять үзгәрә Татар башлыгы Моджин Солтан кытай императорына каршы чыккач. Чыңгыз хан, кираитлар кабиләсенең башлыгы Тогроил белән берләшеп, аларга һөжүм итә Татарлар җиңелә, Моджин Солтан һәлак була. Күпләгән татар, шул исәптән бала­чага. үтерелә. Исән калганнарның шактые көнбатышка юнәлә.

Татарларга дошман булуларына да карамастан, монголлар алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Хәтта хан, каган атамалары да аларга төркиләрдән килеп кергән. Дәүләт төзелешен, аның белән идарә итү рәвешләрен алар шулай ук татарларда күргәннәр. Төрки каганатларны монголлар барлыкка китермәгән, алар барысы төркилек җимешләре.

Кайбер авторлар хәтта Чынгыз ханнын үзен дә монгол түгел, ә затлы төрки нәселеннән дип язалар. Шунлыктан, ди аларның берсе А. Бушков, аның өчен дәүләт төзү яңалык булмаган, ул бары тик бабалары башлаган эшне генә дәвам иткән.7 Чыңгыз хан турындагы «Сокровенное сказание»дагы мәгълүматларның берсе дә дөрес түгел, ул әсәр үзе дә Чыңгыз хан заманында түгел, 18-19 гасырда гына барлыкка килгән, аның хәтта авторы да билгесез дип саный Бушков.

Бушков сүзләре дөрес була калса, нилектән Чңнгыз хан чыннан да татар була торып татарларга каршы сугышкан икән дигән сорау тууы мөмкин. Тик мона гаҗәпләнергә кирәкми. Татарлар бит берничә кабиләдән торган. Әйтик, инде телгә алынган «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләре, тагын әле «Алчы татар», «чаган татар» кебек кабиләләрнең булганлыгы да мәгълүм. Төркиләрдә тугандаш кабиләләрнең, башкалар белән берләшеп, бер-берсенә каршы сугышу мисаллары да җитәрлек. Шул ук Паркер да аларнын үзара ыгы-зыгылары турында шактый материал китерә.

Тик монысы безнең темага кермәгәнлектән, аны читгәрәк калдырып, сүзебезне дәвам итик әле.

Чыңгыз хан иң көчлеләрдән саналган Моджин Солтан кабиләсен нык зәгыйфьләндергән булса да, башка кабиләләр исән кала Чыңгыз хан шуларның сугышчыларын үз гаскәренең удар көченә әверелдерә, һәм татар токымы үз атамасын монгол гаскәре сафында Европага хәтле китереп җиткерә.

Татар белән монголны яхшы аера белгән көнбатыш сәяхәтчесе Вильгелм Рубрук «Чыңгыз сугышка һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган, шунлыктан, дошманнарының котлары алынып, «татарлар килә!» дип кычкыра торган булалар», дип язган. XIV гасырда гомер кичергән гарәп язучысы Әл-Гомәри болай дип язган: «Борынгы заманда бу дәүләт кыпчакныкы булып, монголлар килгәч, кыпчаклар алар астында калалар. Ләкин монголлар кыпчаклар белән бик тиз туганлашып бетеп, үзләре дә, әйтерсең лә бер нәселдән кебек, кыпчак кыяфәтенә керәләр. Шулай итеп, жир үзенең табигый һәм раса сыйфатларыннан өстенрәк икәнлеген исбатлый». Риза Фәхреддиневнең монголлар «үзләре тел һәм мәзһәб. гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән жинелделәр һәм аларга иярделәр» дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Европа җирлегендә, килгән татарлар җирле кан-кардәшләре болгар һәм кыпчаклар белән берлектә Алтын Урда могҗизасын хасил итәләр. Мин могҗиза дим. Чөнки алар монгол ханнары барлыкка китергән дәүләтне татарлаштыралар. Монда хәтта гаскәри рәвештә килгән монголлар да бик тиз төркиләшәләр. Алай гына да түгел, бер-ике буыннан соң ханнар үзләре үк төрки-татарга әвереләләр. Үзбәк хан заманында Исламга күчү нәтиҗәсендә татарлашу процессы тагын да тизләшә. Күрәсез ки, хөрмәтле укучылар, безнен атамабызның монголлыкка бернинди катышы да юк. Ул безгә мең еллар тирәнлегеннән килгән. Ул—үзебезнеке.

Телебез дә үзебезнеке

Ничек кенә булмасын, төрки кабиләләр төрле атамалар белән ике мең елдан күпкә артык гомер кичергәннәр. Шул дәвердә аларнын уртак культуралары барлыкка килгән һәм алар уртак телдә аралашканнар Татарлар аларның җитәкчеләре булганнар. Төрки телләрнең хәзерге, искергән, онытылган тамырлары, мәшһүр Садри Максуди исәпләп чыгарганча, 4 мең берәмлектән тора. Ә ин бай саналган немец теленең бары тик 9 йөз тамыры гына бар. Моңа һич ис китәрлек түгел, чөнки төрки телгә ким дигәндә 1200 ел. Моны 19 гасырның урталарында беренче буларак Копенгаген профессоры В. Томсен исбатлаган. Соңрак Россия профессоры В.Радлов ул телне бөтен тулылыгы белән диярлек торгыза алган. Э. X. Паркер исә скифлар, һуннар һәм төркиләрнең шушы телдә сөйләш кәйлекләрен исбатлаган.

Шушы тугандаш кабиләләр төрле һөнәрләрне, шул исәптән жир эшкәртү һөнәрен дә үзләштергәннәр. Төркиләрдә саннарның, бөртекле культураларның, яшелчәләрнең исемнәре бертөсле. Барлык төрки халыкларда да «сабан», «бодай», «тары», шуларга бәйле «урак» сүзләре, бакчачылык культуралары «кавын», «кабак», «карбыз», «алма» бертөсле яңгырый.

Алай гына да түгел, кавын, карбыз, кабак исемнәре башка телләргә, шул исәптән славян телләренә дә кергән. Димәк, төркиләр бу һөнәр белән борын-борыннан ук шөгыльләнә килгәннәр.

Һөнәр дигәннән, «алтын», «көмеш», «бакыр» сүзләре шулай ук барлык төркиләрдә дә бертөсле яңгырый. Ә бу аларның алтын-көмешне таба һәм эшкәртә белгәнлекләрен раслый. Тимерчелек һөнәрен дә төркиләр беренчеләрдән булып үзләштергәннәр. Туку-тегү, орчык, энә, без, пычак, балта, пычкы кебек бик күп сүзләр барлык төркиләрдә дә бертөрле яңгырый. Төркиләр алыш-биреш белән дә шөгыльләнгәннәр. «Сату» сүзе аларның барысына да таныш. Акча, тәнкә сүзләре дә шул турыла сөйли. Үлчәм—карыш, аршын, батман кебек сүзләрнең дә борынгы төрки сүзләр икәнлеген онытырга ярамый. Болары инде төркиләрнең үлчәмле тормышта яшәгәнлекләренә дәлил.

Тел—иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә аның тугандаш, бер-берсенә якын булганнары арасындагы мөнәсәбәтләр. Хәер, болары—тел галимнәренең эше. Мин исә аларнын күпләргә мәгълүм, бәхәссез булган фактларына гына таянам. Беренчедән, борынгы төрки телләр бер-берсенә якын булып, бер телдәге диалектларны гына хәтерләткәннәр. Төрле кабиләләр бер-берсен бик яхшы аклаганнар. Бүген исә төрки халыкларнын формалашкан үз телләре ба. Аларның бер-берсенә шактый ерак торганнары бар. Әйтик, чуаш яки якут телләре башка төркиләргә аңлашылмастай дәрәҗәдә. Икенчедән, күп вакыт бүген мескенрәк, ә кайчандыр шанлы булган телләр, ни кызганыч, күләгәдәрәк кала бирә. Бу турыла сүз башлаганда уйгыр факторын искә алмасам. бу зур хата булыр идее. Чынгыз хан дәүләт төзелешенә керешкәч, зурайганнан-зурая барган империя белән идарә итү ихтыяҗыннан чыгып, үз тирәсенә укымышлыларны җыя. Аларның күпчелеге уйгырлар булганлыктан, дәүләт документларын төзү уйгыр язмасына һәм уйгыр теленә нигезләнә торган була. Тик Урал артына күчү белән уйгыр теленә җирле төрки телләр, бигрәк тә кыпчак теле зур йогынты ясый. Уйгыр теле асылда җиңелә. Ләкин ул, бигрәк тә дәүләт документларында, ярылып торган эзләр калдыра. Бу хакта яшь галим Ленар Абзаловның кандидатлык диссертациясендә ышандыргыч дәлилләр бар.

Бүген инде бөтенләе белән юкка чыккан кыпчак теленә дә игътибар җитми. Ә ул кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган. 1303 елда Алтын Урда белән сәүдә итүчеләр өчен «Собех Ситатсиз» дигән кыпчак сүзлеге барлыкка килә. Бу кулланмада бүгенгәчә яшәп килгән әйтемнәр бик күп. Андагы «сабан сермәк», «сабанчы» сүзләре һәм шулай ук «арпа», «борчак» «мәк» сүзләре бүгенге татарлар өчен һич ят түгел. Шул ук Италиядә Флоренция финансисты Франческо Пеголотти үзенең Жучи олысы белән сәүдә итүчеләр өчен 1340 елны язылган «Iа pratica della mecatura» дигән кулланмасында юкка гына үзләренә ярдәмгә төрки телне белүчеләрне ялларга кинәш итмәгәндер. Кыпчаклар үзләре башка төркиләр арасына сеңә, ә телләре төркиләрнең уртак теленә нигез булып ята. Моны төрки-татар теле диләр. Алтын Урдада ул дәүләт теленә әверелә.

Ләкин бу тел инде борынгы татар теле булмый, ул үз эченә башка төркиләрнең, бигрәк тә кыпчак, күпмедер рәвештә болгар-хәзәр телләрен сеңдергән төрки тел була. Моны ачыклаганда академик Мирфатыйх Зәкиевнен болгар һәм кыпчак атамаларындагы уртаклык турындагы фикереннән чыгып эш итү кирәктер. Ул төньяк төркиләрен, шул исәптән болгарларны да, кыпчак дип тә йөрткәннәр, дип яза һәм шуның белән алар арасындагы уртаклыкны ачыклый. Алтын Урда исеме белән тарихка кергән дәүләтнең күпчелек җирләре кыпчак далаларыннан гыйбарәт. Шунлыктан ул Дәште Кыпчак дип аталган Кыпчакларның күп санлы булулары нәтиҗәсендә, күрәсең, төрле төрки диалектларның үзара мөнәсәбәтләре кыпчак диалектының өстенлеге белән тәмамлана. Шуның белән бүгенге татар теленә нигез салына. Ул болгар бабаларыбызнын теленнән шактый аерылып тора булса кирәк.

Әгәр дә без бүгенге көнне телебез күбесенчә кыпчак диалекты нигезендә формалашкан дисәк, әллә ни ялгышмабыздыр. Гомумән, без ниндидер рәвештә кыпчаклар да, Казакъ, кыргыз, башкорт туганнарыбызда шулай ук ниндидер кимәлдә кыпчаклар.

Милли моңыбыз

Аны безгә борынгы бабаларыбыз васыять итеп калдырганнар. Тарихның башы булган кебек, моннын да юл башы, географик ноктасы булырга тиештер. Ул менә монда. Идел-Урал буйларында яралганмы, әллә инде Алтай, гомумән Урал арты киңлекләрендә барлыкка килгәнме? Минем бу сорауны куюымның сәбәбе шунда, кайбер галимнәребез татар эзләрен телебездән яки археологик калдыклардан гына эзләп, моң, татар милли моңының тарихын искә алмастан бер яклырак кына нәтижә ясыйлар кебек. Шунлыктан мондый сорау да туа: төрки моң һәм татар моны бер тамырданмы, әллә ул тамырлар үзгәме? Әйтик, төрекләр, әзәрбайҗан, үзбәк халыкларының музыкасы һич кенә дә безнекенә охшаш түгел. Бу халыклардагы музыка фарсылашкан яки греклашкан булса кирәк.

Ә менә төрки булмаган япон, кытай һәм кайбер башка Ерак Көнчыгыш халыкларының моңы безнекенә охшаш. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче профессор Чян-Бин «Бездә—сезнең музыкагыз, без аны сездән алдык, без аны тик Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Япониягә дә таратучылар гына», диде. Әгәр дә безнең моңыбызның юл башы Идел-Урал булса, ул әллә шул вакытта ук Кытайга барып җиткән булыр идеме дигән сорау да туа. Һәм ни рәвешле ул моң Идел-Урал татарларының монына әверелгән? Үзенең шигырьләре моң булып яңгырый торган шагыйребез Зөлфәт моңны юкка гына әйтелмәгән сер дип бәяләмәгәндер. Ул сергә үзе милли хисләр белән сугарылган кеше генә үтеп керә аладыр. Бер милләттәшенең җырын «хәйран булып» тыңлаган Тукайның йөрәгенә җырчының «милли хисләр белән ялкынланып», күңеленнән «сызылып-сызылып чыккан» аһәңе шагыйрьнең күз алдына «Болгар һәм Агыйдел буйларын- китереп бастыра. Тукай «Халык җырлары—халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе», дип язган. Әйе, милли моңнарыбызга тарихыбыз сеңгән.

Профессор Марсель Бакиров шушы моңның, төрки кабиләләрдә барлыкка килгәнлеге һәм аның кытайлар арасында таралуы хакында шактый кызыклы мәгълүмат туплаган. Ул язганча, Кытай империясенең музыка палатасы булган һәм Кытай императоры аңарга һуннарның көйләрен, җыр-моңнарын язу бурычын куйган, һәм бу бурыч үтәлгән дә. Бик тиз арада төрки мон кытайларга күчкән. Гомумән, кытайлар алардан башка бик күп нәрсәләрне өйрәнгәннәр. Кытай императорлары аларның гореф-гадәтләрен үзләштерә торган булалар. Э. X Паркер язганча, Кытай империясенең чиктәге мәмләкәтләре «татар рухы белән сугарылган була». Тик шулай да борынгы бабаларыбыз үзләре дә кытайлардан бик күп нәрсә алганлыкларын әйтми үтсәм, бу хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде. Җир эшкәртү, яшелчә-җимеш үстерү һәм башка бик күп кәсепләр аларга кытайлардан күчкән.

Тик монысы сүз уңаеннан гына. Сүзем исә милли моныбыз турында. Мәшһүр Зәки Вәлиди үзенең истәлекләрендә төрки моң бөтен тулылыгы белән Казан татарларында сакланган дип яза. Һәм моның сәбәбен заманында Казан тирәсенә Алтайдан күчеп килгән, инде телгә алынган алчы кабиләсе кебек татар кабиләләре килеп утыруында күрә. Милли моңыбызны алар алып килгән дип саный. Димәк, бүгенге татарның шушы бер рухи тамыры да Урал артына, Алтай җирлегенә барып тоташа. 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта татарлар Европада бары тик физик яктан гына яшиләр, ә аларның рухлары Урал артында дип язылган. Әлбәттә, монда берьяклылык юк түгел, чөнки төрки-татарлар өчен Европа беркайчан да чит-ят булмый. Аларның шактые, әйтик, кыпчак, хәзәр, болгарлар, монда борын заманнардан бирле яшәп, хәтта дәүләтләр дә төзегән халыклар. Тик шулай да монда дөреслек тә юк түгел.

Моңыбызга багышлаган сүземне шул ук Зәки Вәлидигә таянып дәвам итәм. Ул 1920 елның җәендә Мәскәүдән качып китешли Әстерхан тирәсендә милләттәшләребез җыелган бер мәҗлестә бер татарның җырлавын хозурланып тыңлый. Шул җырлар арасыннан «Нәникәҗан» исемле җырга аеруча басым ясый. Бу җыр 1340 елны Туктамыш ханнын кызы Нәникәҗанның бер караим егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Караимнәр төрки булсалар да, иудаизм динендә булалар. Шунлыктан кызга ана кияүгә чыгу тыела. Кыз кайгысыннан кыядан упкынга ташлана. Зәки Вәлиди бу жырнын нотасын яза алмадым ди, ләкин аның  бик нык Тәфтиләү көенә охшаганлыгына игътибар итә. Соңрак ул Төркиялә шушы жырнын нотасын да таба. Тик менә ул хәзерге ноталарга охшамаган була.

Тукай «Тәфтиләү»не Тәфкилев фамилияле мөфтинең француз егетенә гашыйк булып, «Нәникәҗан» кебек үк бәхетсез мәхәббәткә тарган кызына багышланган җыр ди.

Инде әйткәнемчә, Тукай милли моңны, көйне турыдан-туры тарихка бәйләгән. Ул татар монынын татарның җиңел булмаган язмышынын чагылышы икәнлеген күзаллаган. Музыка белгече Земфира Сәйдәшева, үзенә кадәрге тикшеренүчеләргә таянып, юкка гына «без әле һаман да Тукай бәяләмәсе биеклегендә яшибез», дип язмагандыр. Шушы галимә ханымны куәтләп шуны гына өстим, бу бәяләмәдән беркая да китеп булмый, аны тик яңа фактлар белән баетырга гына мөмкин.

Болгар һәм хәзәр тамырларыбыз хакында

Минем Урал арты проблематарына озаклап тукталуымны шушы тамырларыбызны инкарь итү дип карау ялгыш булыр иде. Безнең өчен алар ифраг та әһәмиятле. Бервакыт минем «Кара-каршы» программасындагы кайбер тапшыруларымны караганнан соң бер милләттәшебез, монголлар безнен болгар бабаларыбызны үтергәннәр, Болгарны тар-мар иткәннәр, нигә шулай булгач сез татар-монгол тарихын шулкадәр күп яктыртасыз, дип үпкә белдергән идее. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Тик бит тарихыбызның бер чоры татар-монгол мөнәсәбәтләренә бәйле булгач, нишләмәк кирәк, аны берни дә эшләтеп булмый. Булган тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Минем максат аны бары дөрес итеп күрсәтергә тырышудан гына гыйбарәт.

Әйе, Болгар чоры тарихыбыз дәүләтчелегебезнең иң ныклы нигез ташларыннан берсе. Бу—ниндидер ят тамыр түгел. Болгарлар хәзәрләр һәм башка төркиләр белән берлектә Төрки каганатларда да шактый озын-озак гомер кичергәннәр. Тик монда монголлар Болгар жирләрен яулаганчы ук татарларга карата да вәхшилек күрсәткәнлекләрен лә онытырга ярамый. Ә инде менә болгар, кыпчак җирләренә кереп утыргач, алар үзләре төрки камалышта калалар. Әйткәнемчә, ныклап төркиләшә башлыйлар, Ислам йогынтысы аларны йота диярлек. Шунлыктан, бик зур тетрәнүләрдән соң Алтын Урда чорында Болгарстан да яңа сулыш ала, аның яшәү кинлекләре арта. Гомумән, бу Болгарстанның алтын чоры дип әйтергә дә мөмкин.

Әлеге чор—халкыбызны Ислам диненә күндергән, Ислам культурабызга нигез салган чор ул. Болгарлар Урал артыннан килгән төрки-татарларны шушы дин белән каршылап, аларны да мөселман дөньясына алып кергәннәр. Алтын Урда дәүләтендә төркиләр өр-яңадан кавышалар. Иске һөнәрләрен дәвам итеп, яңа һөнәрләр дә үзләштерәләр. Болгар чоры шушы дәүләткә шәһәрләр төзү һөнәрен кертә, аны шәһәрләр дәүләтенә әверелдерә. Сүз бөтен шартлары тудырылган шәһәрләр турында бара. Болгар Алтын Урданың шәһәрлек өлгесенә әверелә. Монда суүткәргечләр дә, канализация дә, мунчалар да. башка уңайлыклар да була. Сарай шәһәре дә шундыйлардан. XIV гасырда анда 70 мең кеше яшәгән. Ә бит ул заманнарда 5-10 мең кешелек шәһәрләр зурдан саналган. Үзбәк хан заманында Сарайның гүзәллеген күреп шаккаткан гарәп язучысы Ибне Баттута аны дөньянын иң зур, матур һәм гүзәл шәһәрләрнең берсе рәвешендә тасвирлый. Сокланмаслык та булмый шул ул, андагы бассейннар, фонтаннар, мунчалар, гомуми туалетлар анда килүчеләрнең барысын да таң калдырырдай булган. Ибне Баттута аның киң урамнары, матур базарлары һәрвакыт халык белән тулы булганлыгын да язарга онытмаган.

Хәер, Болгар рәвешендәге шәһәр бер Сарай гына булмый. Археологлар Алтын Урда дәүләтендә шундый затлы 190 шәһәр калдыклары табалар. Ә бит әлеге шәһәргә караганда берничә гасыр элек барлыкка килгән Париж бу чорда пычраклык оясы булган. Урамнары тар, сасы. Пычрак су, хәтта төн чүлмәкләре дә йорт тәрәзәләреннән урамга ыргытыла торган булган. Андагы пычракка шәһәр дуңгызлары үз сасыларын өстәп йөргән. Совет фәнендә кыргыйлар дәүләте итеп күрсәтелә килгән Алтын Урда чынында шәһәрләр дәүләте булган. Болар барысы да диярлек болгар тамырыбызның игелекле шытымнары.

Бүгенге татарларда хәзәр тамгасы да юк түгел. Хәзәрләр турында мәгълүматлар шактый күп. Мәгълүм ки, Хәзәр каганаты Төрки каганатның зур бер кыйпылчыгыннан барлыкка килә. Хәзәрләр—Идел буенда беренчеләрдән булып тәнкә акча суга башлаучылар. Профессор Әзһәр Мөхәммәдиев аларның VIII—IX гасырларга туры килгән меңләгән тәңкәләрен табып, тикшергән. Анын әйтүенчә, аларга күбесендә гарәп хәлифәләренең исемнәре язылган. Бу шушы дәүләтнең югары катламы, шул исәптән каган үзе дә, иудаизм динен кабул иткән булуына да карамастан, халыкның күпчелеге Ислам диненә авышканлыгы хакында сөйли. Ибне Фазлан аларнын башкаласы Итилдә ун меңләп мөселман яшәп, анда аларнын угыхтап мәсчедләре булган дип язган. Хәзәрләрнең телләре болгар теленә якын булганлыктан, каганатлары юкка чыккач, хәзәрләр башка төркиләр белән бергә гомумтатар милләтен тәшкил итәләр. Аңарга үз тамгаларын салып калдырганнар.

Халкыбызның килеп чыгышы турында сүз алып барганда кыпчакларның, күпмедер кимәлдә болгарларның, монгол яулары килгәнче үк славяннар белән махсус мөнәсәбәттә торганлыгын истә тотарга кирәктер. Сугышулар да, төрле рәвештәге бәрелешләр дә булмаган түгел. Булган. Ләкин тормыш күп вакыт үзара тел, лөгать, гадәт вә әхлак, хәтта тәхетләр дә алмашу рәвешендә барган.

Ләкин татар-рус мөнәсәбәтләре махсус һәм бик тә каршылыклы мәсьәлә. Шунлыктан бу язмамда мин аны бары тик билгеләп китү белән генә чикләнәм.

Бүгенге татарның канында угро-фин кушымтасы да юк түгел. Чөнки мордва, мари, удмуртлар гасырлар буе татар күршеләре булып яшәгәннәр. Алар татарлар төзегән дәүләтләрдә үзләрен иркен хис иткәннәр, аларга үзләренеке итеп караганнар. Шулай булмаса, чирмешләр /марилар/ Казан егылганнан соң да ханлыкның бәйсезлеген кайтару өчен 20-30 ел буе сугышкан булырлар идеме?

Татар дәүләтләре юкка чыккач та, угро-финнар татарларга сыенып яшәгәннәр. Аларның шактые татарлашып, милләтебезнең бүленмәс өлешенә әверелгән. Мәшһүр Риза Фәхреддиинев тә «болгарлар арасында чуаш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал», дип язган.

Әйе, татарның үткән юлы катлаулы. Бәлки, башка халык тарих сикәлтәләрен, анын төпсез чоңгылларын үткәндә юкка да чыккан булыр иде. Ә без, Тукаебыз язганча, «татарлар һаман да татарлар булып калдык». Безнен атамабыз да. жыр-моннарыбыз да тирән тамырлы. Алар безгә дистәләгән гасырлар аша кем икәнлегебезне искә төшереп торалар, һаман да шулай була күрсен иде!

Редакциядән.

Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, Казан университеты профессоры, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, күпсанлы фәнни, тарихи китапзар авторы Индүс Ризакъулы Таһиров шушы көннәрдә үзенең 75 еллык юбилеен билгезәп үтә. Журналыбызның даими авторын әлеге олы бәйрәме безән тәбрик итәбез, саулык, озын гомер телибез!