Логотип Казан Утлары
Бәян

СУГЫШ ЗИГЗАГЛАРЫ

 

БЕР СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ

1942 елнын җәе иде. Украинаның Волчански шәһәре юнәлешендә канкойгыч сугышлар бара. Дошманның күпкә өстен танклы армияләренә каршы тора алмыйча, безнең кайбер пехота частьлары чигенә. Шунысы бик гаҗәп, төнлә ун чакрымга артка китеп, яна позиция—траншеяләр, окоплар казып әзерләп өлгермисең, ә немецлар тагын безнең тылда булып чыга. Бу ни хикмәт?! Каршылык күрсәтергә, «круговая оборона» ясап карыйбыз. Әмма немец үзенен танклары белән безне тар-мар китерә дә бетерә. Ник дисәң, бездә танкка каршы бер корал да юк. Мылтык белән нишли аласын? Без, исән калганнар, ничек кирәк алай чәчелеп качу ягын карыйбыз. Яралы иптәшләребезне ташлап китәргә мәҗбүрбез. Һәркем үз башын саклый. Бер сыныкны икегә бүлеп капкан якын дустын: «Зинһар, ташлама, Алла хакы өчен, мине калдырма!»—ди-ди күз яше белән шинель итәгенә ябыша. Ыңгырашуы, ялваруы бәгырьне телгәли, әмма. Яралы иптәшкә ярдәм итәм дип мәшәләнсән, икен дә әсир каласын..

Шул рәвешле тагын унбиш көнләп чигендек. Өс киемнәре урман- чытырманнарда тетелеп бетте. Эчке күлмәкләребез тир белән черегән чүпрәккә әйләнде. Ботинкаларның табаны купкач «обмоткалар» белән бәйләгән иттек. Бер таңда, ниһаять, тыныч сулый торган станциягә килеп юлыктык. Баш очында немец самолетлары сирәк күренә. Бу да фронт полосасы, әмма алда безнең частьлар немецларны туктата алганнар, ныклы оборонага урнашканнар икән. Станция тирәсендә зениткалар, пирамидага куелган станоклы пулеметлар. Биредә запас подразделениелар төзелә. Төрле тарафлардан пополнение килә, күбесе ополченецлар.

Безне, чолганыштан чыкканнарны, бик тиз җыйдылар. Учетка алып довольствиегә теркәделәр. Чөнки без барыбыз да кадровыйлар. Ягъни без теге яки бу белгечлек буенча хәрби ойрәнү мәктәбе үткәннәр. Күпләребез өлкән сержант, сержантлар. Без бик кирәкле, аш янына кашык булып чыктык. Безгә лейтенант, өлкән лейтенант званиеләре биреп, рота, батальон командирлары итеп куйдылар. Ополченецлардан рота, взводлар оештырып, корал белән эш итү әлифбасын өйрәтә башладык. Станция калын урман кырыенда иде. Шуңа занятиеләрне көндез урман ышыгында уздырабыз. Немец самолетлары еракта ауга чыккан ерткыч тилгәннәр кебек күренеп- күренеп китәләр. Зениткалар атарга керешә. Һава киңлегендә ак мамык чүмәләләре тезелә, озак таралмый асылынып торалар.

Ополченецлар арасында кемнәр генә юк. Гади завод-фабрика эшчеләреннән алып институт доцентларына кадәр, мәктәп укытучылары, авыл советы рәисләре бар. Бик чуар халык.

Белгечлегем техник инженер булганга, миңа сапер ротасы оештырырга һәм ополченецларны шул профильгә аз булса да төшендерергә боерылды. Башта мылтык, автомат, кул пулеметы, гранаталарның матчастен колакларына кат-кат тукыйсын. Бик туң мангайлылар очрый, башларына берни керми. Үзләре җәфаланалар, командирны газаплап бетерәләр.

Аз гына булса да тәнәфес ясарга туры килә. Солдатлар агач төбенә үләнгә авалар. Ул арада зениткалар атарга тотына. Самолет тавышы һаваны яра. Зур чаган агачының яшел пирчәткәгә охшаган яфраклары битләргә төшеп куна. Яфрак салкынлыгы тирләп кызарган биткә рәхәтлек бирә. Күз кабагыңны йомып күккә карап ятсаң, яфрак арасыннан төшкән кояш нурларының җылы кыллары күзләрне кытыклый. Бер минутка сугыш, күңелне телгәләп торган киеренкелек юк шикелле тоела. Тик бер минутка гына. Икенче мәлдә үз башын кайгысы эчне кытырдатырга тотына. Нәрсә булыр, ни белән очланыр бу мәхшәр? Булырга тиешле хәлләр тизрәк булсын иде. Йә бу якка, йә теге якка. Үлем ике килми...

Аңны борчып, чәнчеп торган уйлардан качу өчен солдатлар сүздән сүз чыгарып сөйләшәләр. Бәхәсләшеп тә алалар. Теге очлы борынлы, какча чырайлы, килешле гәүдәле доцент тарихчы икән. Ул яшел пирчәткә зурлыгындагы өрәңге яфрагын сабагында пропеллер кебек әйләндерә- әйләндерә сөйли.

— Германия канцлеры Бисмарк әйтеп калдырган: зур территорияле булу сәбәпле, Россияне җиңү мөмкин түгел. Аның белән дус яшәү ягын карагыз, дигән. Гитлерчылар ул васыятьне таптадылар.

—Котырган Гитлерга васыять ни дә, хасият ни,—диде берсе доцент сүзен куәтләп. Теге дәвам итте:

— Немецларның тарих буенча шулай, алар башта җиңәләр, соңыннан җиңеләләр. Порохлары җитми. Ә англичаннар башта җиңеләләр, ә соңыннан җиңүче булып калалар. Алар бик хәйләкәр. Һәр эшне ун кат үлчәп эшлиләр. Солдат гомерен бик нык саклыйлар... Значит, немецларның хәзерге җиңүләре бары вакытлы нәрсә генә! Әйе! Әмма немецларда хәрби техника күп булу өстенә тагы бик көчле корал бар: ул оешканлык—дисциплина һәм төгәллек! Бу хәтәр көчне җиңәр өчен күп кан түгәргә туры килер. Ләкин, әйтелгәнчә, немецлар җиңеләчәк! Күпме генә көчәнсәләр дә, җиңелү ачысын кичерәчәкләр!

—Әллә син политрукмы?—дип кайсыдыр бүлдерде.—Агитатор блокнотындагыча сөйлисең.

—Һе, бүрек белән бүрене егып булмый, ансат кына сиңа, дип һаман кирегә сукаларга ярата торган берәү каршы төшә.—Әнә, Донны кичеп чыккан ди түгелме соң? Һе, ансат кына...

—Мин ансат димим, күп кан коярга туры килер, дим.

—Неужели, немецларга Донны кичәргә ирек биргәннәр? Ай-йай-йай! Кая киткән эшләр?

—Катастрофа бит бу! Ышанмаслык хәл!

—Безнен таркаулык, төгәлсезлек, авоська ышану бәласе!

—Әй, телеңне чамалап син, теге..

—Нәрсә? Үлгәч төрмәгә утырта алмаслар! Теомать!

—Үләргә ашыкма әле...

—Сугышта үлмичә буламыни? Шуңа күрә сугыш...

—Урыска бер талпынып кузгалырга гына кирәк,—диде теге доцент.—Ул кузгалса, барысының да тузанын очырачак!

—Әнә немчураны Мәскәү тирәсеннән 3-4 йөз чакрымга куганнар бит?!

Полк штабы станциядән өч чакрым чамасы урман эчендәге элеккеге ферма өйләренә урнашкан иде. Мин сапер ротасына инструмент-корал йөртү өчен атлы олау юнәтеп булмасмы дип штабка еш баргалыйм. Отказ бирмиләр, һаман вәгъдә дә вәгъдә. Менә бүген, кырт кисеп, менә иртәгә махсус амуницияле часть килеп җитәргә тиеш, ди... Әмма шабаш, эзе күренми. Ахырда особый отделга сугыласы иттем. Чынны алар гына белә, хәлләрне берничә худка алдан күрә. Ишек төбендә часовой, эчкә үткәрми. Мин бик саллы шәхси дәлилләр әйткәч, икеләнеп торды да, бар, дип ияге белән ым какты. Бүлмә ишеген ачып керсәм, тәрәз буендагы өстәл артыннан капитан званиесендәге бик таныш чырай күтәрелде. Менә сиңа мә дигәндәй, бу бит безнең пехота училишесы начальнигы Иван Вторник түгелме сон? Кай арада капитан булып өлгергән? Аның сәер фамилиясе табылдык булуыннан дип сөйлиләр иде. Тагы шул, баш миемне сызып үтте: секретный частьларда күбрәк беспризорный һәм детдомда үскәннәр эшли икән. Мин уставча честь биреп, гозеремне әйттем. Ул мине шунда ук таныды һәм иптәшләрчә урындыкка күрсәтте. Безнең аерылганга ике еллар узгандыр, ахрысы. Без ике сүз алышырга өлгермәдек, бүлмәгә бил каешы—партупейларына ике якка наган таккан ике сержант йончылган кыяфәтле, таушалган-пычранган комсостав киемле, юка гәүдәле, урта буйлы бер хәрбине алып керделәр. Пилоткасының кырыйлары тиргә катып, кара сызык булып тора иде.

— Менә тагы дезертир!—дип сержант бу кешедән алган кәгазь- документларны Вторник алдына китереп салды.

— Юк, мин дезертир түгел!—диде теге ныклы, ышанычлы төстә.

—Отставить!—Вторникның тавышы өстенлеген күрсәтә торган тонда иде. Ул кәгазьләрне актарып укырга кереште. Эчке як бүлмәдән тагын ике хәрби килеп буш өстәл артына урнаштылар. Планшетларын ачып кәгазьләрен өстәл өстенә куйдылар. Бу кешедән сорау алырга әзерләнәләр шикелле иде. Вторник бик кырыс, бүртенгән чырай белән башын күтәрде

—Лямин, кече лейтенант, миномет ротасы командиры, нигә часть расположениесен ташлап качтың?

— Мин качмадым, юк, эш болай,—дип башлады Лямин, аның кара көйгән иреннәре хәлсез генә кыймылдыйлар. Аның бу кешеләрдән өмет өзгәнлеге сизелә иде.—Полк чолганышта калды. Моннан 50 чакрымнар чамасы Борщевка янында Булган патрон-гранаталарны атып бетердек. Полк командиры һәлак булды диделәр. Комиссарның кулы яраланган, ул кечкенә төркемнәргә бүленеп чигенергә приказ бирде. Комсоставлар төнлә ике броневикка төялеп сыпыртканнар. Ә немец безнең өскә көн-төн ут яудырып тора. Күпләр яраланды, әсирлеккә эләкте. Без, исән калган өч миномет белән егерме бишләп кызылармеец, куе урман каплаган ярга яшерендек. Бар төштә немецлар. Ә безнең каршы торырга бер патрон, граната юк. Миномет снарядлары турында әйтмим дә! Нишләргә? Киңәштек тә, боеприпас һәм бер отделение разведчик алып килә алмассыңмы, дип мине бирегә җибәрделәр. Боеприпас булса, без ничек тә үзебезнең якка чыга алыр идек. Кызылармеецларның үтенечен аяк астына салу җинаятькә тиң булыр иде...

Ул тынгач, Вторник часть номерларын тагын бер кат төпченде. Командир фамилияләрен сораштырды. Теге протокол язып утыручы астыртын-мәкерле итеп: анда нинди немец частьлары иде соң?—дип кызыксынды.

—Белмим,—диде Лямин,—андый информация безгә кирәк түгел бит.

—Немец белән контактлар булмадымы?

—Юк, чолганышта чакта: «Рус, сдавайсь!» дип кычкыралар иде. Төнлә без ул төштән ычкына алдык. Хәзер кызылармеецлар куе урман эчендә. Немец анда баш тыгарга курка. Кызылармеецларны коткарырга кирәк...

—Нишләп сине җибәрделәр, бүтән командир юк идемени?

—Анда өч лейтенант бар, бу эшкә алынырга теләмәделәр.

—Ә син бу эшкә нигә алындың?—мыскыллы сорауга Лямин тиз генә җавап бирми торды.

—Дурак булганга!—диде ул ачынып.

—Илле чакрым дисең, ул араны ничә көн килдең?

—Өч тәүлек.

—Немецның алгы сызыгын ничек үттең?

—Бер тирән яр эчендә аларнын окоплары юк иде. Төнлә шуннан ычкындым...—Ул тир белән пыялаланган битләрен ике учы белән сыпырып алды. Чыраендагы өмет яктысы тагы сүрелә төшкән кебек булды. Сорау алучыларның кыяфәтләре бик усал, иреннәре тартылган, борын тишекләре зурайган, күзләре чәнечке очкыннар чәчә. Кинәт ябырылырга торган кебекләр иде. Аерымлык билгесе булмаган, кайтарма якалы йон гимнастеркалысы сикереп торды да Лямин каршына килеп басты. Иелә төшеп, аның күзенә текәлде.

—Дөресен әйт, сине немецлар вербовать итеп җибәрдеме? Ә? Беләм мин сине!—Ул аның йөзенә бармак янады.—Таны хатанны! Язмышыңа җай булыр. Таны!

—Ни сөйлисез, тузга язмаганны!—Ляминның аптыраудан күзе аларды.

—Алайса, нигә немец янына бармакчы буласын, ә?—Вторникның тавышы моны стенага терим дигән тонда иде.

—Анда иптәшләр һәлак була, мин аларны коткара алуыма ышанам,—дип Лямин сорау алучыларның әле берсенә, әле икенчесенә: нинди адәмнәр сез?—дигән шикелле карап-карап алды.

—Син аларны коткара алмыйсын, юк!—Вторникның тавышы тимерләнгән иде —Ник үзең белән алып чыкмадың?

—Әйтәм бит, боеприпас бетте дип. Барыбызны кырып ташларлар иде. Һе! Неужели аңлашылмый? Тылда ятып бөтенләй реальлекне югалткансыз.

—Шакшы, син безне агач атка атландырырга маташма! Барып чыкмас!— «кайтарма якалы» маңгае алга чыккан шәрә калын башын артка каерды, муены артыннан май катламнары колбаса-колбаса тезелде. Үзенең хаклы булуын шул кыяфәт белән раслыйсы килде кебек.

—Синең бу эшең уголовный кодексның 180/17 б. статьясы белән хөкем ителә. Ватанга хыянәт, төшендеңме?—Вторник бу юлы тавышын зәһәрләтеп әйтте.

—Трибуналга бирергә туры килә,—диде «калын баш» һәм өстәл артына барып утырды.

—Эчкерсез рәвештә таны гаебеңне, үзенә җиңел булыр, —Вторник Ляминны түбәнсетә торган караш белән карады.

—Трибуналда танытырлар, нибуч!

—Ә сине немец вербовать итмәгәнен ничек исбат итә аласың? Ә?

—Әйдә, доказательстволарынны китер!—Вторник аны яр кырыена китергәндәй итте.—Ә-ә, доказательстволарын юкмы? Юк!

Лямин, боларга бернәрсәне дә берничек тә исбат итү мөмкин булмавын аңлап, башын ике учлап тотты да алга иелеп сулкылдап, гаҗизлектән үксеп җибәрде. Йодрыклары белән чигәләренә суккалап алдыю —Совет кешеләре түгел сез, немецлар сез!..

Сорау алучылар аптырап калды, телефон шалтырады. Вторник трубканы игътибарсыз тотып сөйләшә башлады. Мин кесәмнән башланган «Беломор» кабы алып Лямин учына салдым, шырпы да биреп, китү ягына ишеккә борылдым. Вторник телефон трубкасына учын куеп:

—Тукта?!—дип мина дәште. Борылганда күзгә чалынды: Лямин авызына папирос каба алмый, кабызганда шырпысы папирос очында як-якка селкенә иде.

—Соңыннан сугылырмын,—дидем дә чыгып киттем.

Кызылармеецлар петлицаларына кара тасма—сапер билгесе тегә-тегә сөйләшәләр, гәп саталар.

— Ничек курыкмаска өйрәнергә?

—Бездә юк инде, немецлар әнә өйрәтәләр икән. Әйе.

—Әнә өсте-өстенә пропагандистлар: Ватан өчен башын салырга син бурычлы, дип көн-төн тукыйлар. Димәк, баш санына исәп тоталар

— Немец төгәллеккә, коралга, хәйләгә исәп тота. Аерма шактый бит, ә? Беткән баш беткән, теомать!

—Сугышта кыю булу кирәкле фактор, сүз дә юк. Әмма барча эшне корал, техника хәл итә!

—Немецта хәзергә корал, техника, шуна котырына ул!

—Үз башына, күп тә үтмәс, койрыгына басарлар!

Безгә олау булмады. Барча инструмент-коралларны үзебезнең сыртка салып йөртергә тиешбез. Штабта миңа «Двухкилометровка» дип аталган топографик карта бирделәр. Безгә задание шул: моннан күпмедер чакрым барып, хәзер оборона тота торган частьларның тылында запас траншея, блиндаж, ут нокталары—запас позиция әзерләргә тиешбез. Бу дошман оборонаны өзгән очракта артка күп тәгәрәмәс өчен бик мөһим. Аз гына чигендең исә, тагын әзер траншеяларга кереп сыенасың. Дошманны тагын күпмедер тоткарлыйсың...

Төнлә ниндидер разъездда безнең подразделениене руда, күмер ташый торган тәбәнәк бортлы ачык платформага төяделәр. «Кукушка-паровоз» безне узкоколейкадан у; тарафка баручы тармакка алып кереп китте. Юл ниндидер тирән-куркыныч ярлар, вак таучыклар яныннан борылып, дугаланып үтә иде. Ул арада зәңгәр офык буйлап аксыл-саргылт тасмалар сузылды. Шахта корылмалары, вышка һәм аның уртасында маховик тәгәрмәче күзгә чалынды. Поезд посадка урманы эченә килеп керде. Посадка юка, үтәли күренә иле. Кинәт алда миңа шартлап туфрак фонтаны күтәрелде. «Кукушка» бик күп пар болыты чыгарды, пошкыра-пошкыра әкренәйде, тагын нидер шартлап җирне дер селкеткәч, туктады. Ни булды, бу нинди әкәмәт дип әсәренешеп торганда посадканың ике ягыннан автомат очередьлары безнен баш очыннан сызгырып үтә башлады «Нәрсә бу, ходавәндә?»—дип анны җыя алмый торганда, платформа буенда бик күп тезелеп киткән немецлар: «Халт! Халт!»дип акырырга тотындылар. «Живо, спускайтесь, вы в плену!»—дип тамак ярып кычкыралар/ Нишләп безне бирегә җибәрделәр? Командованиенең башбаштаклыгымы, тимер юлчыларның ялгышымы? Фронт сызыгының өзелүе, дивизиянең чолганышта калуы турында имеш-мимешләр хак булып чыга түгелме соң? Без, бәхетсезләр, командование башсыхтыгынын корбаннарымы? Хәер,ничек уйларга белгән юк, зиһен чуалып бетте. Немецлар, полицайлар һау- һаулап кызылармеецларны платформалардан куып төшерәләр. Немецка куштанланып, ерткыч полицай автомат түтәсе белән төрткәли. Кай арада немец баскыннарга хезмәт итәргә алынганнар? Кичәге совет кешеләре бүген басып алучыларга хезмәт итә. Моны ничек аңларга белмәссең. Безнең рота командиры өлкән лейтенант Бакин платформаның арт ягына сикерде, аска кереп посмакчы булды. Аны шунда ук ике немец тотып алды һәм автомат түтәсе белән иңенә, аркасына суккаладылар. Кулын артка каерып бәйләп, каядыр алып та киттеләр. Мин, шул мәлдәге ыгы- зыгыдан файдаланып, почмактагы борт артына постым, андагы саламга күмелеп яттым. Пистолетымны яшердем, портупеямны, планшетымны читкә ыргыттым. Гимнастеркамда аеру билгеләре юк иде. Мине ун көн элек кенә кече лейтенант иткәннәр иде. Рота политругы итеп шулай ук ун көн элек билгеләделәр. Ротада мине танучылар күп булмаска тиеш. Урынга баргач, танышырмын дип уйлаган идем. Хәзер инде танышып маташырга туры килмәячәк. Тукта, документларны тикшерәчәкләр бит. Нишләргә? Минем политрук икәнне белсәләр, берсүзсез стенага терәячәкләр. Немецларда шундый приказ. Нишләргә? Кесәләремне капшаштырам Гимнастеркамның түш кесәсендә ике кызылармеец кенәгәсе. Маршевой запаста торганда ике кызылармеец расположениедән качканнар иде. Алар шушы тирәдәге хуторлардан икән, дип сөйләнделәр. Кенәгәләрен учет өстәленнән алмаганнар... Нишләргә? Берсен үземнеке итәм, икенчесен чалбар поясына яшерәм... Шул мәл минем аякка бик каты типтеләр. Башны күтәрсәм, полицай басып тора. Бик ачулы, чырае җыерылган.

—Ә-ә, исәнме, мин сине беләм бит,—дидем торып басканда.—Син райкомда эшләдең, әйе, әйе!

—Молчать! Курва, живо!—дип кычкырып җибәрде, шулай да шүрләп як- ягына карана иде. Мин аны мушкага алмакчы булган идем. Ул бу кармакка капмады, әмма арты бик үк ышанычлы булмавы беленеп китте. Әле кичә генә үз гражданнары булган кешеләргә карата шундый ачу, нәфрәт каян килә? Бу—адәм баласының тизрәк властьларга ярашып, үзенен башын саклап калу галәмәте. Власть кайда да бер, үз каршында адәм балаларын биетә генә!

Платформадан сикереп төшеп, як-ягыма карандым. Бар төштә немец армайлары сураеп тора, билләрендә—автомат, ут ачарга әзер. Менә бу капкын тек капкын, авызын корт чаккыры! Һау-һай акыра-бакыра немецлар кызылармеецларны юлдан читгәрәк сарык көтүе кебек туплыйлар. Ул рус полицайлары, кая басканнарын да абайламыйча, немецка ярар өчен чабышалар. Платформадан арт якка сикереп качарга маташучылар булган. Аларның берничәсен атып үтергәннәр. Дүрт-бишен яратаганнар. Полицайлар көрәкләр алып килде. Мәетләрне күмәргә кирәк. Бик күп кызылармеецлар шок хатәтеннән чыга атмыйча, аптырап торатар. Әмма ушлылар да бар икән. Кызылармеецлардан полицайларга куштанланучылар табылды. Йөгереп килеп көрәкләрне алдылар. Икенчеләре мәетләрне күтәреп шундагы өй сыярлык зур бомба чокырына төшереп җибәрде. Скатларын сүтеп, өсләрен капларга иткәннәр иде. Немец армае акырып җибәрде, полицайлар эт кебек өрергә тотынды. Рөхсәт итмәделәр. Ачык йөзләренә, башларына балчык ыргыталар. Кантар тигәч башлар әле болай. әле тегеләй тәгәри, муеннары каерыла иде. Карап торуга бик имәнгеч иде. Бу эшне әштер-өштер башкарып, көрәкләрен полицайларга биреп, яра­лыларга барып тотындылар. Немецлар хәтәр акырыша, автоматтан һавага очередьлар бирә. Каядыр алып китәргә әсирләрне бишәр итеп колоннага тезделәр. Менә кузгалырга команда булды.

Әсирләрне тимер юлга кырт каршы борып, бил тиңе чүп үләне үскән кырдан алып киттеләр. Баш очында кояш кызган тимер мичтәй кыздыра. Сусаудан авыз кибә, телне әйләндерер хәл юк. Теш арасында тузан бөртекләре чатыр-чытыр килә. Әсирләр, артларыннан эткәнгә генә атлагандай, бик авыр хәрәкәтләнәләр.  Узган елдан сөрелми- чәчелми калган иген кырлары булырга тиеш монда. Йомшак җирләр очрый, аяк тузаны тагын да нык күтәрелә. Битләргә, муеннарга кунып, тир белән сылана. Чырайларда соры күндәй катлам барлыкка килә. Кичәге иптәшенне танып булмый башлый. Күпләр әле үзләре белән ни булганны анлап җитми, ни тере, ни үле кыяфәттә. Монда кара балчыклы туфрак икән. Икмәк күп уңыш бирәдер. Хәзер исә ак, кара әрем, билчән белән капланган. Җир кысыр калган. Бу җирләр икмәге белән туенып яшәгәннәр хәзер ач утыра булыр. Каян чыгып, бу ахыр заман дәҗҗаллары—немец мәлгунь безнен илгә ябырылды? Ил-көнне канга батыра бит. Барча кешелеккә каршы барып, ни кылмакчы була?

Әсирләрнең эсселектән эче китә башлады. Колоннадан чыгалар да читкәрәк чүгәлиләр. Кайберләре галәфиләрен төшерергә дә өлгерә алмый, буялып бетә. Озаграк мәшәләнсән. полицай килеп типкәли башлый. Үзе ише рус кешеләре югыйсә. Каян шул тикле кан-дошманлык? Немецларга ярарга тырышу, карьерага омтылу. Үз кан-кардәшләренә немеи-баскын килмешәкләрдән дә каты, рәхимсез булу? Нишләп болар үз милләтен бик тиз саткан икән?

Биек корыган үләннәрне таптап үшән генә селлин-селлин атлый торгач, калкулыкка күтәрелдек. Бу төштән уйсу җирләр, болыннар, ниндидер инеш ярлары буенча үскән уйдык-уйдык урманнар күренде. Шул урманнар артында авыл өйләре калкып чыкты. Якынайган саен авыл зурайганнан- зурая. Тирән-тирән коры үзәннәр—ярлар эчендә саман кирпечтән эшләнеп, ап-ак итеп акшарланган йортлар тезелә. Авылда бер җан әсәре сизелмәде. Немецлар барысын корытырга өлгергән, ахрысы.

Безне авыл читеннән алып киттеләр һәм калку җиргә салынган озын сарайга китереп тутырдылар.Атлар торган сарай булса кирәк, уртада юл, ике якта да такталар белән бүленгән араннар. Өстә, түшәмгә терәлеп, тар озынча тәрәзә кебек ачыклык сузылган. Һәр әсирнең беренче төп уе—ничек тә качу җаен карау булганлыктан, шунда ук бер-берсе өстенә менә-менә тырнашып, теге ачыклыкны тикшерделәр. Юк. кеше үтәрлек түгел, диештеләр. Шәрә килеш ычкынырга була, дигән сүзләр дә колакка керде. Тышка кысталганнар ишеккә бардылар, ике катлы ишекләр исә тыштан бикләнгән иде. Кычкыра-кычкыра дөбердәттеләр, бер җан иясе юк. Нишләргә? Нинди генә авыр хәлдә дә ушлылар, югалып калмаучылар табыла. Безне тентергә өлгермәгән иделәр, шуна күрә кайсыларында шырпы да сакланган. Печән учмасын бик нык бөтереп шәм әмәлләделәр. Арандагы сайгакларнын икесен кубарып алдылар. Менә сина бәдрәф әзер.

Яралылар белән хәл бик мөшкел иде. Алар уфылдыйлар, йөрәккә төшә торган рәвештә ыңгырашалар. Хәле булганнары кычкыра-сүгенәләр. Аларга бер ярдәм итүче юк. Үзенне фәкать үзен генә саклый аласын. Бата башласаң, беркем кул сузмаячак. Шартлар шундый, сине коткарса, ул үзе харап булачагы ачык. Беркемнән рәхим-шәфкать көтеп булмый, нихәл итмәк кирәк, һәркем үз җанын саклый.

Тон курку, өметсезлек, шик-шөбһә, ышану-ышанмаулар арасында җан өзгәләнүе белән үтте. Эт булып арылган булса да. беркем йокы турында уйламады. Ни булыр, ни кылыр бу немец мәлгуньнәр, дигән исәп эчендә яндык. Араннарда ишетелмәслек итеп кенә быдыр-быдыр пышылдап сөйләшәләр. Салам кыштырдаган аваз һавала эленеп тора.

Биштәрләрдә өч көнлек сухой паек бар иде. Иртән өстәге ярык тәрәзәләрдән бераз якты иңгәч, тамак хәстәренә керештек. Немец тартып алыр, әрәм китмәсен дип кайберәүләр барысын тамакка озатуны тиеш таба иде. Алда ни буласын шайтан белә, запаска ашап кую эчне тишмәс. Тамак ялгангач, тел чишелә, эчтә кайнаган гарь һәм үч тышка бәреп чыга. Үртәлеп җитәкчелекне һәм язмышны каһәрләргә тотыналар.

—Кем сатты безне, теомать, ә?

—Ничек безне туры немец авызына җибәрделәр?

—Хыянәт бу, бик әшәке диверсия! Немец үзе аласы нокталарга алдан диверсантлар җибәрә ди.

—Юк, штабтагыларның ялгышы бу, анда, алгы сызыктан качып, җыен гөмбә башлар утыра!

—Туктале, бу җирләрне немец күптән алган түгелме соң?

—Әйе, бер атна элек кенә! Немец танклар белән көненә 30 чакрым килә, имеш.

—Неужели азрак каршы торырлык та армия юк икән бездә? Просто адәм әйтеп адәм ышанырлык түгел. Валлаһи!

—Алар безнең таркаулыкка исәп тотканнар һәм ялгышмаганнар, шайтан алгыры!

—Оешканлык җитешми инде, төгәл!

—Бездәге таркаулык бик ерактан килә һәм тирән утыра.

Икенче төркемдә сүз бүтәнчәрәк бара. Боларнын җанын баш мәсьәләсе

талый:

—Немец заман ахыры чумасы инде, барыбызны берьюлы кырып ташлар микән, ә?

—Дурак, ничек шушы тиклем халыкны атып бетерергә мөмкин? Кеше каны җирдә ятмый, ди?

—Немец берни белән дә санашмый, законнар нипочём!

—Гитлер Алланы отменять иткән, ди бит.

—Сталин да Алланы юкка чыгарды анысы!

—Ә немец солдатларының каеш пряжкаларына: «Алла безнең белән»,— «Готт мит унс»—дип язып куелган. Үзем күрдем.

—Гитлер хәйләкәр, солдатларын Алла исеме белән үтерергә, таларга, яндырырга җибәрә. Һе! Алла исеме белән кан коялар...

—Баш бетә, харап була,—диде берәү авыр көрсенеп.—Кура җиләге кебек кызга өйләнгән генә идем. Кала инде этләргә! Юк, бәхет булмады!

Минем белән бер аранга туры килгән эре сөякле, какча гәүдәле, йомык чырайлы кеше утлыклардан куралы печән калдыклары алып килде. Шуны аска түшәдек тә сузылдык. Кичәдән бирле бергә ятабыз, бер авыз сүз сөйләшкән юк. Сүз кушып карыйм, ул: «Әйе, юк»—дип әйтүдән узмый. Миннән шүрли, билгеле. Үз нәүбәтемдә мин дә ана шикләнеп, куркып карыйм. Күпләр бирегә эләккәч, телләрен йоттылар. Табигый хәл. Телен тыя алмаучылар да бар, анысы, бик сирәк. Бу иптәшкә дә ничек ачкыч табарга икән, дип уйланып ятам. Ул да йокыга китә алмый, йөткергәли, бер-бер чире дә бар шикелле. Кадровыйга охшамаган.

—Син ополченецмы?—дип сорыйсы иттем.

—Мин хезмәт армиясе кешесе,—диде ул авызын учы белән яба-яба ютәлләп.—Одесса өлкәсеннән. Сугыш башлангач, безнең аккумулятор мастерскоен Чернь шәһәрчегенә күчергәннәр иде. Шунда ополчениегә яздылар...—Аның бер дә сөйләшәсе килми иде, башын шинель инсәсе белән каплады да, «йозагына» бикләнде. Фамилиясен белмәкче булган идем, барыбер чынын әйтмәс дип тыелдым. Әсирләр арасында үз фамилияңне белгертергә ярамый дигән сүзләр бик куерды. Чөнки пленга эләккәнеңне безнекеләр белсә, әти-әни, гаиләңне Себергә сөрәләр икән, имеш. Хәзерге хәрби законнарнын рәхимсезлегенә караганда, моңа ышанмый булмый. Аз булса да эзне югалту өчен, күпләр үз фамилияләрен атамый. Миңа да үземне белдерү һич ярамый. Менә шул бик куркыта, эчне тырнап тора. Ләкин лейтенант икәнемне белүчеләр мине сатмасмы? Миндә ышыкланыр чара бар барын. Теге кызылармеец кенәгәләре. Аның фамилиясе—Блюхер. Мондый немец фамилияләренең каян барлыкка килүе турында ишеткән идем. Полтава өлкәсендә Блюхер дигән алпавыт үзендә хезмәт итүчеләрнең барча балаларына үз фамилиясен куеп чиркәү кенәгәсенә яздыра торган булган. Зур гына авылнын яртысыннан артык кешесе Блюхер фамилиясен йөртә икән. Хәер, немец фамилиялеләр рус җирендә борынгыдан килә. Галимнәр, математиклар, химиклар. Мәсәлән, Бутлер...

Фамилия белән бергә тышкы кыяфәтне дә алыштырырга кирәк иде. Иң элек җитү чәчне кечкенә кайчы белән күршедән кыркыттырдым. Чәч бит комсоставка гына рөхсәт ителә. Моны немецлар беләләрдер.. Чәч кыркылгач, иякләрне сакал баскач, мине бик танымыйлар. Элек мине командир дип белгән кызылармеецлар миңа карап-карап үтәләр. Иптәш лейтенант дип дәшәргә базмыйлар. Бер-икесе таныган иде, юк, мин әйтәм, сезне күзегез алдаган. Мин комсостав түгел, ә рядовой дим. «Ә-ә»,—ди-ди чекрәеп торалар да, ялгышканбыз икән, дип китеп баралар.

Безне Германиягә озаталар, дигән имеш-мимешне тагын күпертә башладылар. Бу барча өметне өзә торган куркыныч хәл иде. Туган җирдән аерсалар, барысы да бетте дигән сүз. Качып котылуны уена да кертмә. Үз җирендә бу капкыннан ычкына алмасаң да, әле ниндидер таяныч кала. Ә җәһәннәм артына олактырсалар, аннан башын кайта алмый инде. Юк. Соң, нишләргә? Аяк үзебезнең җирдә чакта ничек тә шылу ягын чамаларга кирәк. Ике кеше бер булып әзерләнергә. Башта бик ышанычлы, көчле иптәш табу шарт. Һәр яктан сынарга... Юк, тукта, әллә ялгыз гына таю ансатрак булырмы? Ярый ла иптәшен үзең кебек сизгер, елдам, үткен булса? Андыйны ничек беләсен, ничек таныйсың? Ул сиңа бик булдыклы тоелып, гаярь булып сөйләшер, иярер. Ә эшкә керешкәч, камыр кебек җебеп төшәр. Әйе, иң шәбе ялгызын гына тәвәккәлләү. Ни булса шул, кая килеп кая китмәгән!

Су юклык үтерә иде. Ике яралы кызылармеец: «Су, су!»—дип ялваралар. Су белән саташалар. Яралары авыр иде, бәйләүче, бүтән ярдәм күрсәтүче булмады. Газап эчендә дөнья куйдылар.

Адәм заты бик сәер яратылган. Әнә, ополченецлар, үзләренең нинди тәмугка килеп кабуларын төбенә кадәр аңлап, ышанып җитмиләр шикелле, һаман бәхәсләшеп маташалар. Барча нәрсәсен бирер, ләкин сүзен бирмәс кешеләр бар. Берни булмаска, бәхәстә, сүздә җиңү булсын. Шунсыз җаннары канәгатьләнми ахрысы. Ул «галим-голәмә» сөйләгәннәрне мин аңлап та бетермим. Ышанырга да, ышанмаска да белмим. Без аларны үтмәдек...

— Гитлерны Америка, Англия узындырды,—дип үзенең бүтәннәрдән белемле һәм акыллырак булуын белгертер өчен сөйләп китте бер «галим». Аңа көчәергә ирек һәм материаль база тудырдылар. Аннан Советларга каршы котырттылар. Чөнки Советлардан үзләре дә шүрлиләр иде. Гитлер коч туплап җиткергәч, аны туры Советлар өстенә өстереп җибәрделәр. Ник дисәң, бер дәүләт тә үз янәшәсендә көчле дәүләт булуын теләми. Америка, Англия немецларны да, Советларны да дошман күрә. Гитлер белән Советларны—ике дошманны бер-берсе белән сугыштырып, алар ике куянны берьюлы тоталар. Ике дошман, бер-берсен кырып, бик нык көчсезләнә. Гитлерның чиксез авантюрист икәнен белеп, Советлар белән сугышта ук муенын сындырачак дип исәплиләр. Әнә, ишетмәдегезмени. Америка, Англия безгә ярдәм кулы суза. Азык-төлек, машиналар төягән йөк пароходлары Владивосток портына килгән. Англиядән Мурманскига танклар, пушкалар, сугыш жиһазлары китерелә башлаган. Күрдегезме? Алар нечкә политиклар...

—Немец безнен җирдә тончыгачак,—диде кайсысыдыр аны куәтләп,— Ләкин кайчан?

—Болар барысы да сафсата сату,—диде берсе урынында калкына биреп — Хәзерге хәлебез турында уйланырга кирәк. Бу капкыннан фәлсәфә белән котылып булмаячак! Гөмбә башлар!

Шул мәл тышта автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Очередь биреп, тырылт-тырылт итеп сиптерәләр. Тыштан стенага бәрелгән пулялар чылтырт итеп коелып төшә. Нәкъ шул мизгелдә кемдер ачыргаланып: «А-а-а-а!»- —дигән аваз салды һәм аның гөп итеп аска төшеп бәрелгәне колакны ярып керде. Әсирләр тавыш килгән тарафка йөгерделәр. Саламны бөтереп шәм яндырдылар. Аранның җир идәнендә таза гәүдәле кызылармеец стена буенда капчык кебек ишелеп ята. Өстәге тар тәрәзәгә ничектер үрмәләп менгән, теге якка башын сузып, гәүдәсен чыгармакчы булган, күрәсең. Аның сузылган башына немец часовойлары атканнар.

Салам-шәм янып бетеп сүнде. Әсирләр уйга калып таралыштылар. Ярты төн узгандарак тагын теге хәл кабатланды. Тагын бер качарга маташкан кызылармеецны атып төшерделәр.

Качарга план корган һәм ярсыган кызылармеецлар тынып калдылар. Ат сарае немецларның тыгыз сафы белән уратып алынган!

—Да, каптык, авызын корт чаккыры!—дип ачынды кайсыдыр.

—Немец, билгеле, әшәке ерткыч инде ул,—диде икенчесе.—Дөнья афәте. Халыкларны асып-кисеп өстен ария расасына якты тормыш кормакчы була! Кукиш менә!! Харам кан коеп төзелгән тормыш барыбер юньле булмый. Гөнаһсызга коелган кан тота ул! Бер тотмаса, бер тота!

—Менә күрерсез, бу немец хәшәрәтләр үз башларына котыралар,—диде салынкы ямансу тавыш.—Явызлык бит үз башына үзе җитә. Әйткән иде бер дурак диярсез!

—Үз башы беткәнче ин элек безнең башны бетерер әле ул. Монысы күренеп торган факт.

—Баскыннар кул астында коллар булырга язган икән, ни хәл итмәк кирәк, шайтан алгыры! Хәлләр адәм баласыннан көчлерәк шул. Аһ-һа- һии.

Күпләрнең беренче теләге капкыннан ничек тә ычкыну, качу. Качарга әзерләнә торган төркемнәр оеша башлаганы сизелә. Алар барысы да бер теләк, бер ният белән немецка каты нәфрәт белән ярсыганнары күренә. Әмма башка төрле сөйләнүләрне дә ишетергә була иде.

—Карале, менә алгы сызыкка килгәч, немец ягына таям дип сөйләнгән идең, ә? Теләгенә бик ансат ирештең түгелме, ә?

—Төрттермә, зинһар,—диде тегесе.

—Совет властен шул тикле яратмавың гына гаҗәпләндерә. Каян килә ул? Колхозда начар булдымыни?

—Менә син миңа әйт, дөньяда берәр җир бармы эшләгән өчен берни бирми торган? Андый җир бүтән юк. Колларны да яшәрлек ашаталар. Ә колхоз сине бушка эшләтә. Эшләгән өчен берни түләми.

—Ну, туган җир хакы бар бит.

—Ач кеше күзенә туган җир күренми. Юк! Аннары бездә таркаулык бит? Дисциплина юк бит! Немецта каты тәртип. Тәртип булмаса, бай да ярлылана, бөлә.

— Бездә дә тәртип булыр, шунсыз алга китеш, тәрәккый мөмкин түгел. Немецның бу уңышлары вакытлы нәрсә генә бит. Неужели шуны аңламыйсың? Аның материаль ресурслары күп түгел.

— Юк, мин барыбер немеилар ягына авышам. Беләм, аларның бу җиңүләре вакытлы хәл. Россияне тезләндерә алмаячак ул. Үзе тезләнәчәк. Шулай да, барыбер, тәртип хакына немецлар ягына авышам. Немец җиңелсә дә, ныклы тәртип һәм хезмәт яратуы белән тиз аякка басачак. Бездә исә хезмәтне яратмыйлар, намуслы хезмәтне бәяләмиләр. Менә шул намуслы хезмәтне бәяләмәү безнең илне гомергә ярлылыктан чыгармаячак. Әйе! Ничә буын инде юньле-рәтле тормыш күрми! Ничә буын! Иң төп мәсьәлә—икмәк мәсьәләсен хәл итә алмый. Күпме еллар!..

Бераз тынып торганнан соң, тагын бәхәс кузгалып китә.

—Немецта мораль отменять ителгән бит,— диде берсе кыҗрап.—Шуңа берни белән дә санашмыйлар. Ерткычлардан яман! Ваһ-ваһ-ваһ!

—Безнең башлар бетте инде, канечкеч ерткычтан котылыйм димә.

—Бу төрмәдән чыгарып, безне тезәчәкләр, санаячаклар, менә шул моментта төрлебез төрле якка ялт итеп чәчелеп китәргә, бетте-китте! Күпләребез котылыр иде, ә?

— Кем риза булсын моңа? Юк!

—Кайсыларыбыздыр ычкына алыр иде, валлаһи!

—Кемнәрнеңдер ычкына алуы өчен син башынны салырга ризамы соң? Туты шул менә. Сөяксез тел сөйли, ә гамәлдә бөтенләй икенче хәл килеп чыга.

... Өч-дүрт көн тирес эчендә богырдап-быкырдап ятканнан сон, безне чыгарып тезделәр. Адым саен немец армайлары, полицайлар мәш килә. Авылга кертмичә биек булып чүп үлән баскан кырдан каядыр алып киттеләр. Алда үлән арасыннан ниндидер кошлар пыр-пыр очып күтәрелә. Билчәннәр шәмәхә чәчкәләрен койган. Бер урман-мазар шәйләнми. Еракта, офык күгелҗемлеге буенда, посадка тасмалары сузылганы күзгә чалына.

Көн кичкә авышканда, бара-бара, калкулык өстеннән күреп алдык: аз гына түбәндә—чәнечкеле тимерчыбык белән биек итеп әйләндереп алынган зур гына мәйдан, эчендә тәбәнәк бараклар, әллә ничә төштә часовой вышкалары, немецлар кай арада төзеп өлгергәннәр? Һаман шул: адәм баласы нинди милләт булуына карамастан, начар эшкә бик алгыр, тиз тартылучан.

Чәнечкеле тимерчыбык эченә кергәч белдек, бу безнен үзебезнен советский ИТЛ икән. Хезмәт-төзәтү төрмәсе. Бер уйласаң, гаҗәп: төрмәдә адәм баласы төзәләме соң инде? Ә чәнечкеле тимерчыбык немецта да, бездә дә бер икән. Юк, немецныкы катырак тимердән эшләнгән шикелле. Немецның бөтенесе катырак: тимерләре дә, солдатлары да. Эре гәүдәле, тазалар. Безнекеләр ише арык, ябык көчсезләрне анда күрмәссең. Ләкин бу фактны танырга ярамый, киресенчә, без таза, без көчле дип сөйләргә кирәк. Юкса патриот булмыйсың...

Карасана бу немец армияларын, ничек үзләрен хаклы хуҗаларча тотатар! Эчкә гарь һәм ачы үч сава. Нинди куркыныч, нинди әзмәверләр! Берсе безнең өч кызылармеецка торырлык, валлаһи. Ә бит безгә шул килмешәк армайларны җиңәргә кирәк! Нинди генә югалтуларга барып булса да, ул хәшәрәтләрне изге җиребездән куып чыгарырга тиешбез!

Лагерь күз күреме белән дә бик зур мәйдан били икән. Анда бараклар, тагын ниндидер такта йортлар күренә. Якындагы зур гына әллә ничә бүлемле бинада лагерь канцеляриясе урнашкан Шрайнтрубе дип йөртелә. Әсирләрне өчәр-өчәр итеп шунда алып керәләр. Шкафлар тезелгән бүлмәдә озын өстәл артында немецлар утыра. Бер кырыйда тәрҗемәче—ул тулы озынчарак битле, төз борынлы, нечкә кашлы кыхтар кебек немец, ишек төбендә ике полицай басып тора. Ишектән әсирне төртеп кертәләр. Өстәл артындагы күзлекле аркмай кычкыра:

—Юде? Комиссар? Командир?

Теге чибәр немец лейтенанты тәрҗемә итә. Русчасы бер дә акцентсыз, әллә рус кешесе микән, хәерсез. Әсир исә юде дә, комиссар да түгел, ә рядовой.

—Командирың кем?—дип сорыйлар. Белмим, ди рядовой, безне төнлә китерделәр, поездга төяделәр. Калганы билгеле...

Әсирнең ябык—бетәшкән кыяфәтенә сынап карап торалар. Аннары күзлекле:

—Хау аб!—дип кулын селти. Янәсе: «ычкын моннан!» Аны икенче бүлмәгә алып кереп китәләр, анда тагы допрос алалар. Фамилиясен язалар һәм муенына номер язылган кечкенә картон тагып чыгаралар.

Мине дә алып керделәр. Күзлекле үзенең барча әсирләргә бирә торган соравын кабатлады. Мин бераз гына немецча аңлый идем. «Найен» дип башны селкедем.

—Син комиссар, командир бит?—дип кычкырды өстәл артындагы кукраеп утырган берсе.

—Найен!—дидем мин ныклы итеп. Кинәт шкаф артыннан спай кыяфәтле әсир чыкты һәм миңа төртеп күрсәтте:

—Ул офицер, рота командиры!—диде башын өстәл артында утыручыларга таба сузып. Мин аңа карадым, бер дә күз күргән кебек түгел, кем булыр бу, сатлык җан? Мине мушкага алалар, ахрысы?

—Нехт, юк!—дидем. Шуннан теге хыянәтче ниндидер фамилия әйтте. Минем чын фамилиямә охшаганрак. Тагын нәрсәдер мыгырданды.

—Минем фамилиям Блюхер!—дидем. Менә кызылармеец книжкам. Теге чибәр лейтенантка суздым.

Вешзсһе?—өстәл артындагы кычкыра.

—Полтава өлкәсендә безнең бабай, әти Блюхер дигән немец алпавытында эшләгәннәр,—дип аңлата башладым.—Алпавытның шундый гадәте булган: батракларының яңа туган һәр баласына үз фамилиясен биреп яздырган чиркәү метрикасына. Шуннан киткән...

Чибәр лейтенант тәрҗемә итте, өстәл артындагыларнын карашлары йомшарды, күзләренә кызыксыну чыкты. Ә теге стукач ярарга тырышып тагын: «Ул командир, комиссар!»—ди-ди өтәләнә. Чибәр лейтенантның фамилиясе Зинкель икән. Өстәл артындагылар ана шулай эндәшә. Зинкель, стукачны тынлап бетерде дә:

—Кая доказательствоң, йә? Йә,—дип тегенә кадалды. Стукач икенче бер әсирне чакыртты. Ябык жәбәхәер әсир кереп басты. Зинкель ана төбәлеп, кулы белән мине күрсәтеп:

—Ул сезнең командирмы?—диде йөзен чытып. Тегене мин таныдым, ул взвод командиры иде, рота исемлеген төзеп, барлап йөрде. Мине яхшы белә, билгеле. Фамилиясе Әхмәтов. Әмма зиһенен тиз жыеп өлгерде. Берни белмәгән чырай белән:

—Юк, бу кешене мин белмим,—дип кулын кирегә селтәде.

Стукач тагын атылып чыкты:

—Ялганлама, беләсең,—дип гау-һай килде.—Безнең командир ул дип сөйләштегез.

—Без частька төнлә килдек, командирларны белергә өлгермәдек. Мин татар, русча начар аңлыйм. —Әхмәтов аска төбәлеп тора башлады. Чибәр лейтенант тизрәк өстәл артындагыларга анлатты, нацмен, русча белми, диде. Тегеләрнең чырайларына хәерхаһлык галәмәте чыккандай булды. Күзлекле: «Алыгыз!»—дигәнне белгертеп кулын селтәде. Стукач, нишләргә белмичә,учын маңгаена куеп, шкаф янында бер адым бодайга, тегеләйгә атлап селкенгәләп торды. Авыз эченнән мыгыр-мыгыр сөйләнде. Шунда мин аның безнең подразделениегә теге сарайда чакта махсус китереп кушкан шымчы икәнен аңладым. Ул үзе генә булмаган, билгеле, алар тагын булырга тиеш. Безнең подразделениедәге солдатларның сөйләшкәнен тыңлап-иснәнеп йөргәннәр. Бу стукач сугыш башында ук әсир төшкәндер. Гомерен саклап калу һәм тамак ялы өчен үз ишләрен сату эшенә алынгандыр, мөгаен. Бу эшкә беркем дә үзе теләп риза булмый. Хәер, төрле кеше бар. Училишеда мин белгән берәү шул эшне үзе теләп алды. Особый отделга гариза язып. Юкса, санга сукмыйлар, дәрәҗәгә күтәрмиләр, дип акланып маташты.

Ул арада стукач сарай аранында берничә көн минем белән торган әсирне әйтеп китертте. Стукачның  булышчылары да бар, күрәсен

Менә минем күршене теге армайлар каршына китереп бастырдылар. Ул калку буйлы, юка иңле, озынча йөзле, ничектер көлемсерәп тора. Допрос алучы үзенен һәркемгә бирә торган соравын кычкырды. Әсир, гәүдә авырлыгын бер аяктан икенче аягына күчереп:

—Минем фамилиям Гитлер, исемем Отто. Отто Гитлер булам мин, —диде саф рус телендә. Өстәл артындагылар бер-берсенә карашып алдылар. Кыбырсып куйдылар. Күзлеклесе торып басарга итте, кире утырды. Зинкельгә төбәлделәр. Ул Отто янына килде, документ таләп итеп кулын сузды. Бүлмәдә янаучан тынлык урнашты. Отто һаман чыраенда аз гына көлемсерәү катып калган хәлдә иде. Зинкель учындагы кызылармеец книжкасын ачып укып китте: Гитлер Отто Генрихович, Одесса өлкәсе, Балтин районы, Тодс поселогы. Нестроевой, трудовой армия. —Ул иптәшләренә тәрҗемә итә, Оттога карап-карап ала. Күзләренә, үзенә дә ышанып бетми шикелле иде. Кызылармеец книжкасы өстәл артындагыларнын кулыннан кулына йөрде. Шактый гаҗәпләнеп, бераз югалып калган кебек тордылар. Миңа да күз акларын ялтыратып, күз кырыйларын төшереп алалар. Берәр этлек юкмы бу тамаша артында, янәсе. Мин дә, билгеле, бик аптырап басып торам...

Зинкель допрос алуын дәвам итте. Отто немецча белми икән. Немецлар Одесса өлкәсенә моннан 200 еллар элек килеп төпләнгәннәр, тоташ рус авыллары арасына. Немец мәктәпләре булмаган. Русча укыганнар. Немецча өйдә карт-коры гына ара-тирә сөйләшә торган булган. Яшьләр русча укыгач, руслашып киткән. Нинди телдә укысан, шул милләт кешесенә әйләнәсен инде. Житейский закон. Беркем анардан өстен була алмый. Менә шул.

Отто сүзен бетергәч, стукач каударланды, аның тизрәк үз эшенен нәтиҗәсен күрсәтәсе килә иде. Ул аяклары белән каз шикелле тыпыр-тыпыр килеп Оттога кадалды.

—Күршең үзенен чын кем булуын сиңа чишми калмагандыр, яшермә! Йә?—диде.

—Юк, без сөйләшмәдек диярлек,—диде Отто .—Әйе, юк белән генә чикләндек. Шундый обстановка: беләсең, ул миннән курка, мин аңардан шүрлим. Беркем дә үзен белгертәсе килми. Эчтә курку калтырап утыра. Хәлне аңлыйсыз булыр. Мин күршемнең нинди кеше булуын белмим. Ул да мине менә яңа гына белде.

Оттоның дәлилләре ышандыргыч, нигезле тоелды. Каршы төшүче, аның ялганын тотарга маташучы булмады. Өстәл артындагыларның берсе шулай да кызыксынды. Отто Германиягә хезмәт итәргә теләмиме? Отто бер җилкәсен күтәреп төшергәндәй итте: мин пленный, диде, мине үтермәсеннәр өчен ни

кушсалар, шуны башкарырга мәҗбүрмен...—Ул немецларның үзенә хәерхаһ карашларын сизде, үзен иркен тотты.

Стукач чакырткан теге әсирләрне, мине икенче бүлмәгә алып кереп, тагын кыскача допрос алып, карточка яздылар. Муенга номер элеп, артка типтеләр. Отто чыкмады. Мин канцелярия ишек төбендә йөренәм. Стукач үзенең булышчылары аша һаман әсирләрне допроска чакырта иде. Унлап әсир чакыртылды, ахрысы. Ләкин берсе дә үзләренен командир, политрукларын сатмадылар шикелле. Сатучылар булса, колактан колакка ишетелер иде.

Үзем йөрим, үзем Отто Гитлер турында уйлап һаман гаҗәпләнүдән арына алмыйм. Без Гитлер исемен атарга чирканабыз, куркабыз. Ә мин аның кырында башны башка куеп дигәндәй гырлап йокладым. Берни сизми, берни фараз йөртми. Гажәпнен гаҗәбе! Үлмәсән, әллә ниләр күрерсең, валлаһи!

Отто авыр кузгалышлы, калын тиреле иде кебек. Агач мичкәдән баланда өләшкәндә аны кемдер төртеп екты. Ашын түктерде. Ул аңа җавап кайтармады. Торды да, үз тарафына китте. Кагу-сугуларга бер дә исе китми, күнеккәнме, әллә холкы авыр-сабырмы? Белмәссең...

Янә бер нәрсә мине аптырашта калдырды. Эш шунда, теге денсез стукач мине белгән тагын бер кызылармеецны китертте. Зинкель сорау ала башлады. Әсир каушады, әле минем якка карый, әле немецларга. Мине беләм дип тә, белмим дип тә төгәл әйтә алмый. Зиһене таркауланган, җыярга ихтыяры юк. Ык-мык. Зинкель моны сизде һәм сорауны мине белми торган итеп жавап бирергә сүз җае китерә. Биш-алты сорауны мине белмәгәнлеген ачык күрсәтерлек итеп оештырды. Кире җавап алгач, тегеләргә тәрҗемә итте. Өстәл артындагы немец теге әсиргә:

—Хау аб!—дип бугаз ярды. Мине бер яклап чыгаргач, бу шаһит алдына «очная ставкага» кабат алып кергәннәр иде. Теге өстәл артындагыларның ачуы ташыды, миңа да:

—Хау аб!—дип җикерделәр.

Чыккач, тиз генә исемә килә алмыйча йөрдем. Очная ставкага чакыргач: «Дөнья, хуш! Беттем!»—дип уйлаган идем. Чибәр лейтенант Зинкель мине үлемнән алып калды бит! Төгәл алып калды, котылу шатлыгыннан гына әйтелми бу! Юк, мине сиземләвем дә, мондый моментта үтә елгыр зиһенем дә алдамый! Ул минем командир булуымны беренче кызылармеецтан допрос алганда ук сизгән кебек тоелган иде... Менә сиңа кирәк булса, табышмак тек табышмак инде. Моны ничек аңларга? Әллә бу теге төрле хәлләрнең очраклы рәвештә бергә туры килүләреме? Башкача ничек дип бәя бирергә? Минем немец фамилиямә сылтаргамы? Ни әйтсәң дә, немец фамилиясенең әһәмияте зур булды. Соңыннан моның берәр чатаклыгы килеп чыкмас микән? Үлем тырнагыннан ычкындым, дип авыз ачып булмый, шайтан алгыры! Һәр сәгать саен сине үлем сагалап кына тора.

Хәер, бик жебеп төшмик әле, бу минутта җан исән. Җан таләбен кайгыртырга кирәк. Яшәү өчен иблиснең үзе белән дуслашырга, аның куенына егылырга! Теләсә нинди юл белән җаныңны сакларга! Бер генә нәрсәдән куркам мин: үз янәшәмдәге иптәшләрне заложить итүдән. Үлем янаганда да аңлы рәвештә мин аны эшли алмаячакмын. Юк, мин курку белмәс батыр йөрәкле кеше түгел. Просто намусыма пычрак йөк алырга теләмим.

Безне барактагы камераларга шыплап тутырдылар. Режим бик каты иде. Сафка тезелгәндә аз гына соңга калсаң, резин гөрзи белән сугалар. Өч катлы нарлар, тиз генә менеп-төшеп булмый. Ник дисәң, безнең тәндә элеккеге энергия запаслары бетте. Ашау начар булу сәбәпле, без хәлсезләнә башладык. Ике көнгә бер сакал-мыекны кырырга мәҗбүр итәләр. Еш кына су булмый, сабын турында әйткән дә юк.

Бер көнне кичке тикшерү алдыннан бараклар алдында җыелып тора идек, теге тәрҗемәче—ягымлы Зинкель иң ата стукачны ияртеп, төркем янына килде һәм аңа төртеп күрсәтте:

— Менә бу данлыклы немец команлованиесен алдады,—диде. Командованиегә ялган информация биреп, безне ялгыштырырга теләде. Немец ялганны гафу итми, һәр ялганлаган кешегә җәза бирә. Командование бу ялганчыны үзе яла яккан әсирләр кулына тапшырырга карар итте!—ул бер кулын өстән аска таба, башы бетсен дигән сыман итеп, төшерде дә, борылып, китеп барды. Әсирләрнен болай да эчләре тулы ут, ачу,үч иде. Шуны ничек чыгарырга сылтау таба алмый торган моментлары иде. шунда ук тегенә барып ябыштылар. Теге башын ике кулы белән тотып җиргә егылды, җылый-җылый: мин гаепле түгел, мине провокацияләделәр,— дия-дия чиный башлады. Әллә каян надзиратель килеп чыкты, резин гөрзие белән кизәнә-суга төркемне куып таратты. Әмма иртән анын үле гәүдәсен чәнечкеле тимерчыбык койма буендагы салам астыннан табып чыгардылар.

Отто Гитлер безнен камерага кайтмады. Шахта поселогындагы баракка урнаштырганнар. Вольнонаемный эшчеләр янына. Лагерьның шарфюрерлары шунда яшиләр иде.

Әсирләрне эшкә җигә башладылар. Бу җирләр рудага бик бай төбәк. Безне рудникка җир казырга алып килделәр. Хикмәт шунда, руда катламы шактый тирәндә икән. Өске катлам җирне алырга, читкә ташырга кирәк. Руда катламын чыгарыр өчен. Бер тәгәрмәчкә беркетелеп эшләнгән ике тоткалы тачка-арбага балчык төйиләр. Син шуны 200 метр чамасы ераклыктагы тирән яр эченә илтеп аударасың. Биш тачка илткәч, кул алмашасың. Син көрәк белән төйисең, ә кулалмашчын тачканы этеп китә.

Ә аста, котлован төбендә, зур дүртпочмаклы тимер әрҗә. Ул дүрт колагыннан эләктерелеп бер корыч троска тоташтырылган. Рудалы балчык белән тутырылгач, троснын түбәндәге очына аркылы тәртә куеп, берничә кеше тарта. Әрҗә берничә ярус югары күтәрелә. Андагы мәйданчыкта тагын шундый лебедка. Ул, руданы вагонга чаклы күтәреп, шунда бушата. Әсирләр хәлсез, көчкә-көчкә генә кыймылдыйлар. Әгәр эшләмәсәгез, Германиягә озатабыз, дип куркыталар.

Мин тачкамны аударып килә идем, каршымда Отто пәйда булды. Ул биредә чыгыр-лебедкаларның төзеклеген күзәтүче техник-механик икән. Немецлар аны үз яннарына урнаштырганнар. Көн-төн немецча сөйләшергә өйрәтәләр ди. Ничек Гитлер тиклем Гитлер булып немецча белмәскә мөмкин? Күпмедер вакыттан Отто, шарфюрерлар белән сөйләшеп, мине үз янына поселоктагы баракка алды. Үзенә ярдәмче итте. Гитлерга ышаналар, каршы килергә базмыйлар, ди. Юк, бу аның белән уйнау, кызык ясау гына булгандыр, бәлки. Шулай да аның янында эшләп йөрим. Күрше бүлмәдәге немецлар, безне өстәл артына утыртып, немец телен төшендерәләр. Бик кызыклы тел икән, каһәр суккыры! Дошманның телен белү кирәк икән. Отто исә телгә бик сәләтле икән, бик тиз отып ала, инде ипилек-тозлык немецча сөйләшә башлады. Әллә аңарда моңарчы томаланып яткан немец каны кузгалганмы? Әллә ул бөтенләй милләттәшләре иркенә бирелгәнме? Алар ягына чыкканмы? Җан тартмаса, кан тарта, ди. Белмәссең, бу әкрен кузгала торган калын тиреле кешене. Бик серле күренә. Ул әллә мине сынарга телиме, минем кемлегемне ачып, милләттәшләренә чагарга, ә? Һәр кешегә үз милләте бүтәннәрдән кадерле, милләт хисе канда бит ул. Аның кайда, ничек үзен күрсәтүен кеше үзе дә белеп җиткерми. Аның белән идарә итә алмый. Милли хис шундый ул. Әллә кайдан тирәннән көтмәгәндә калкып чыгып, үзен берәр хәлдә күрсәткәч кенә аны беләбез.

Әмма Оттода мин шикләнгән мәкер сизелми иде. Шыпырт кына, безне Германиягә озатканчы, ничек тә биредән ычкыну хакында сөйләшәбез. Аның да кайгысы шул. Җайлы вакытны файдаланырга кирәк. Отто гражданский киемнәр юнәтә башлады. Вольно-наемный эшчеләр аша. Минем галәфи чалбар поясына теккән йөзлекләр бар иде. Совет акчалары әле йөри. Мин кожан сатып алдым. Эчтән кияргә яңа суккан киндердән теккән күлмәк-ыштан да әйбәт кенә булды... Безнең ниятне тагын шул нәрсә дә көчәйтте: Огго ашханәдә савыт-саба юучы тулы тәнле, астан гына сынап карый торган блондинка хатын белән танышып, ыкы-чыкы килеп йөри. Шул әйткән, фюрер үз фамилиясен йөрткән кешеләрне түзә алмый, ди. Алар серле рәвештә юкка чыгалар, имеш. Берничә фамилиядәше эзсез югалган... Бу нәрсә Оттонын качу турындагы икеле-микеле уйларын бетерде. Ныклы фикер төйнәлде.

Эштә әбәд вакытында безнең янга ике әсир килеп утырды. Мин берсен таныдым. Теге ат сараенда ятканда: «мин—ополченец, доцент»,—дип мыгырдаган адәм иде. Ул, совет армиясе һичшиксез җиңәчәк, дия-дия күп дәлилләр китергән иде. Әмма без җиңсәк тә, бездә юньле-рәтле тормыш булмаячак, чөнки демократия юк...

Алар киңәш сорап килгән икән. Хикмәт шунда, алар Германиягә эшкә китәргә телиләр. Нилектән дигәндә, әгәр немец заводынамы, хуҗалыгынамы хезмәткә беркетелсәләр, әсирлек концлагерыннан котылалар. Сугыш бирегә кире чигенеп килеп җитә башлауга, әсирләрне коточкыч үлем лагерьларына озатачаклар. Аннары без бөтенләйгә Германиядә калырга карар иттек. Россия белән безне кыерсыту, кыйнаудан башка берни дә бәйләми, диләр.

—Мине кырыгынчы елны арестовать иттеләр,—дип сөйләп алды зур башлы, ат чырайлы, кыска аяклы доцент.—Тикшерүче бик әшәке ерткыч адәм каныкты, давай, партия алдында коралсызлан, бар эчендәге каршы уй-фикерләренне ачып сал, ди-ди аяк тибеп акыра. Мин әйтәм, минем партиягә, стройга каршы коралланганым юк, коралым булмаган килеш, ничек мин коралсызланыйм, ди? Булмаганны каян табыйм?.. Ә ул: синең эчең тулы дошманлык, совет строен яратмыйсың, син «Враг номер один» ди-ди тагын очып куна. Берсендә колак төбенә сукты, мин идәнгә барып төштем, учында кургаш пластинка икән ерткычның... Кыйнавына түзәсен, эштә кыерсытулары бик авыр, иптәш, бик кыен... Тагын шул: бу хәлләр бит бетмәячәк, һаман дәвам итәчәк...

Икенчесе какча гәүдәле, киң җилкәле, акыллы чырайлы егерме бишләрдәге кеше, колхозчы икән.

—Бездә бар көчеңне салып, намус белән башкарган хезмәтне бәяләү юк,—дип сөйли. —Шул хәл суя. Ә кызыл сүз сөйләүче эшлексез болтунны бәялиләр, күтәрәләр. Эш бәяләнми, буш сүз югары бәяләнә. Бу принципка әйләнгән. Шуңа күрә безнең илдә җитеш тормыш булмаячак. Юк, немецта чын эшне бәялиләр ул. Төгәллек, дисциплина ин важный нәрсәләр...

Ул сүзен бетергәч, доцент:

—Менә, иптәш, безнен сүзләрдә дөреслек бармы?—дип безгә төбәлде.

—Сез сатлык җаннар,— дип ачудан ата каздай ысылдадым мин башкаларга ишетелүдән сагаеп. Ил язмышы кыл өстендә чакта сез аның аркасына пычак кадыйсыз!

—Ярар, кешечә сөйләшү булмады,—диде доцент кулын селтәп.— Урапатриотик адәм икәнсез. Зинһар, килешик, без әйтмәдек, сез ишетмәдегез! Ул кинәт торды да кыска аяклары белән зур кантарлар аша ава-түнә атлап китте. Икенчесе башын якаларына чумырып аңа иярде.

Адәм балалары—бик чуар затлар. Ат аласы тышында, кеше аласы эчендә, ди. Арада, әнә, нинди чүпләр дә бар шул. Бу әңгәмәдән соң Оттога шикле уй төште. Үзебезнең якка чыгарбыз анысы, ләкин анда мине төрмәгә япмаслармы? Юк, мин әйтәм, син бит совет мәктәбендә укыган совет кешесе. Шуның өстенә совет Гитлеры, экспонат өчен булса да, сиңа тимәсләр. Совет власте каршында бер гаебең юк.

—Бездә бит бер сүз өчен дә утырталар, беләсең,—дип куйды Отто һаман шикләнүен арттырып. —Немецта сүз өчен түгел, фәкать властька каршы килгән эш өчен утырталар. Ә?

— Юк, сүз өчен дә утырталар, ялгышма!—дидем Оттога ачуым ташый башлап. Бер сәбәпсез, көчсезлегемнән җанда ачу кузгалучан.

Бер көнне чибәр лейтенант Зинкель Оттоны очраткач, түбәндәгеләрне әйткән: Одесса, Ровно өлкәләре бөек рейх—Германия дәүләтенә кушылган, шул дәүләт милке дип игълан ителгән. Хәрби булмаган, ополченец итеп алынганнарны өйләренә кайтарып җибәрергә дигән указ бар. Нишлисең, Одессага китәсеңме?—дигән, Отто аңа информация өчен рәхмәт белдереп, ярый уйлармын дип калган...

Бу сенсация кебек яңалык иде. Мона тиз генә ышанырга баш җитми иде. Берәр капкын гына булмагае дигән шик килә дә тора. Хәер, икенче яктан немецларның сугыштагы уңышлары фикерне ышану ягына авыштыра. Немецлар Сталинградны алулары, совет армиясенең тәмам җиңелүе, бүтән каршылык күрсәтә алмавы турында лаф оралар. Немецлар бик аек фикер йөртүчеләр, әмма шапырынырга яраталар. Шапырыну үзе үк көчсезлекне күрсәтә.

Оттоның баш җитмәс хәбәреннән минем эчкә кыбырсу керде. Нишләргә? Отто немецлардан белеште. Безгә иң элек эшкә яраксыз дигән врач язуы таләп ителә икән. Шул язу нигезендә генә, «Аус-Вайс»—паспорт бирелә. Паспорт булгач, немецлар территориясендә теләсә кая хәрәкәт итә аласың. Безнең күренеп торган авыру юк. Мин кайчандыр хәтергә кереп калган им-томчы чарасын кулланып карарга булдым. Оттонын ашханәдәге таныш хатыны биш-алты пачка махорка юнәтеп бирде. Рус махоркасы. Мин бер пачканы кайнар суда төнәтеп шешәгә тутырдым. Ул грузин виносы төсле көрән-саргылт төстә булды. Шуны иртән ярты стакан, кич тагын шуны кабатлыйм. Йөрәк күкрәк читлеген ватып чыгар төсле сикерә-сикерә тибә. Бер тамчы йоклап булмый. Ике көннән соң карыйм йөзгә, күз акларына тәмәке сарысы керде. Аяк йөзләре кабарып, шешеп чыкты. Отто белән бергә врачка йорибез. Ул тәмәке суын эчәргә курыкты, болай да анын бер кулы чулаграк иде. Барыр алдыннан ярты стакан теге ырымны кабул итәм. Күп тыкшынып йөри торгач, миңа «Кранк» авыру, хәлсез, эшкә яраксыз, дигән кәгазь бирделәр. Отто да шундыйрак язу алды. Хәзер без эшкә чыкмыйбыз. Отто теге хатын янында төн уздыра. Иртән исерек кеше кебек әүмәл- түлпән кайтып керә. Миңа туры карамый.  Ничек хәлләр, мин әйтәм. Ул баш бармагын тырпайтып күрсәтә. Хатын ничек соң?—дип кызыксынам. Ул бер генә сүз белән: Ут!—ди һәм өстен сала да сәкегә ава,  шунда ук гырлап йоклап китә. Ә минем эчтә пошаман өермәсе кузгала. Без бит бергә качарга әзерләнәбез. Отто ул хакта онытып бара шикелле. Без аерылырбыз микәнни? Сыналган нәрсә, берәр эшкә хатын-кыз боты килеп кысылдымы, син теләгәнчә булмый инде . Неужели Отто шул блондинканың мәхәббәт тылсымына батып казыр, ә? Гомер-гомергә ир-ат башын хатын-кыз харап итә бит. Шуңа күрә хатыннарны шайтан токымыннан диләр. Көн төштән авышкач кына Отто уяна, бик рәхәтләнеп киерелә. Буыннарын яза. Бу минутта аның чырае армай немецларга охшап китә. Котелоктагы әбәтенә күз дә төшерми. Мәгъшукасы тәне белән дә, тәм-томы белән дә сыйлаган күренә. Аңардагы немец чаткылары минем ачуны кузгата.

—Отто, безгә паспорт артыннан йөрергә кирәк бит,—дим. Ул ишетми, һаман үзен теге блондинка янында итеп сизә кебек. Җилкәсенә төртеп куям, башын күтәреп карый, иреннәре үзләреннән үзләре канәгатьлек белән җәелә.

—Мин оҗмахка эләктем, парин!—ди.

—Әллә ычкына башладынмы, монда тәмугнын үзе бит?

—Хак әйтәсең, мин ычкындым, ахрысы, ихлас?

—Ни булды тагын?—Мин әле аның хәлен анлый алмыйм. Чөнки андый хәлгә юлыкканым юк иде.

—Мине Полина тәмам әсир итте, парин. Хәзер нишләргә дә белмим.

—Син әсир ич инде?

—Ай-Һай, хатын-кыз шайтан кебек көчле зат икән...—Отто аптыраулы төстә башын як-якка чайкап торды —Мин—кантар ташны эретте бит! Ихлас! Бу хакта авыз ачарга куркам. Әллә матур төш кенәме? Төш белән иләс-миләс киләмме? Кинәт ул рәхәт төш бетәр һәм мин уянырмын да буш кыр каргасы кебек ялгыз калырмын?—Ул ашыгып җыенырга, киенергә тотынды. Полина янына барыр вакыт җиткән икән. Мин төне буе уйланып яттым. Оттоны биредә калдыру галәмәте түгелме бу? Үзеннән-үзе стихияле рәвештә килеп чыктымы, әллә астан берәр кул уйныймы? Немецта разведка бик нечкә куелган. Әллә Полинаны вербовать итмәгәннәрдер дисеңме?

Отто бүген тагын да гаҗәпләнгән, шаккаткан кыяфәт белән кайтты. Нар кырына утырды да, башын як-якка чайкый, янәсе, ул нәрсәнедер төшенеп җитә алмый иде.

—Әллә бу синең беренче мәртәбәме?—Минем сорау сәеррәк чыкты.

—Хикмәт шунда шул,—диде ничектер кайгырган төсле. Хатын шул тикле татлы буламыни, ә? Бар йөрәгемне уеп ала. Бу татлылык акылдан шаштыра, валлаһи! Синең шундый хәлгә тарыганың бармы?

—Юк, мин хатын-кызны үземә тирәнгә җибәрмим.

—Ничек алай итәргә мөмкин? Якынлык кылуны һаман сузасы килә. Полина да бик дәртле... Кочагыннан чыгармаска итә. Бер минут онытып булмый...

—Ә мин эшне бетерәм дә, ярты сәгатьтән онытам,—дим.

—Синен җайлы икән,—диде ул миңа кызыгып карап.—Ә мине татлылык тота. Татлылыкның чиге бармы икән?

Уйга калабыз. Мина акылдан тыш бер фикер килә:

—Татлылыкның чиге үлемдер,—дим үзем дә тәгаен анлап җитмичә.—Бер чибәр хатын: ирем өстемдә үлде, дигән иде...

—Булса да булыр, шул тикле татлылыкка ничек йөрәк чыдасын, юләр.

—Адәм баласында яшәү инстинкты гаять дәрәҗәдә көчле шул,—дидем белдекле баштай фәлсәфәгә бирелеп.—Буыннан-буынга, мен еллар буе күчеп, көчәеп килгән бит ул!

—Көчле шул, аны җиңү мөмкин түгелдер, ахрысы.

—Ихтыяры сыеклар җиңә алмыйдыр шул...

Теге кызлар чырайлы лейтенант Зинкель безгә Германия гербы төшерелгән паспорт—«Аус-Вайс» алырга ярдәм итте. Менә безнең кулда барча оккупаиияләнгән өлкәләрдә тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлек биргән документ. Кайда да шул икән: «Без бумажки—ты букашка». Бу кәгазь күнелне җилкендерсә дә, кай моментта куркытып куя. Менә хәзер килеп керерләр дә тотып алырлар сыман тоелып китә. Авыру төсне үзгәртмәс өчен тәмәке суын аз-азлап капкалап торам. Шушы минутта ук моннан ычкынасы, юк буласы килә иде...«Аус-Вайс»ның кулга чагыштырмача җиңел керүенә гаҗәпләнеп, теге ыспай лейтенант Зинкель турында уйланам. Нинди немец икән соң ул? Миннән допрос алганда, ул җөмләләрнең фикер очларын чуалткан иде. Шуның белән мине судан коры чыгарды. Моны ничек анларга да белмәдем, хәзер дә сергә төшенә алмыйм. Нинди кеше икән ул? Әллә немец киеме кигән рус кешесеме. Ходаем? Белмәссең. Ә бит төс-кыяфәтендә ниндидер затлылык галәмәте сизелә. Укыганрак, башлары томаланмаган кайбер немецлар бу Көнчыгыш компаниясенең алар өчен юньлегә булмаганын инде тоя башлаганнар булыр?

Мин биредән тизрәк сызуны ашыктыра башладым. Хаман вакыт үтә, яңгырлы көннәр ешайды. Ә Отто һаман суза да суза. Полина сихереннән чыга алмый. Ул чын мәгънәсендә сихер-тылсым эчендә иде. Мин аяк өсте төш күреп йөрим шикелле ди ул.

—Китәбезме, юкмы, Отто?—дип тегене стенага терим. Ул үз-үзе белән көрәшкән төстә озак кына дәшми торды. Башын як-якка чайкап әйтте:

— Мин, мөгаен, китә алмам. Полина тәмам җанымны үзенә алды. Ни булыр, белмим, һаман татлылана бара, шайтан алгыры!

—Туктале, Отто, сиңа ирек кадерлеме, әллә шул хатынмы?

—Эх, брат, үз башыңа төшмәгәч, аңлап бетермисең,—диде Отто авыр сулыш алып. —Адәм баласының дөньяда бердәнбер бәхете бит ул! Шундый чакта минем өскә ауган бәхет.

—Әллә чынлап та ычкынгансың инде,—дидем мин аны аңларга да теләмичә.—Бу мавыгу ничек бәхет була алсын?

—Ташла, син мине аңламыйсың. Беребез печәнгә, беребез саламга... Уф!

—Ирекне хатынга алмаштырасың инде, алайса? Ә мин сиңа ышанып торам, юләр. Иректә исә йөз Полинаны үзенә каратыр идең бит?

—Юк, Полина кебек бүтән булмаячак!

Мин бу бәхәснең файдасыз икәнен чамалап, кабат Отто күңеленә тукынмадым. Төне буе талауланып, юньләп йоклый алмыйча чыктым. Үзем генә ычкынырга туры килер, ахрысы. Ә уйлар-ниятләр Отто белән бергә китәргә көйләнгән иде. Әллә ул немецлар биредә калырлар, безнекеләр кайта алмас дип уйлый микән? Белеп булмый, кеше эче—кара урман. Немецны көтеп алучыларны күрдек, инде немецлар биредән китмәс дип ышанучылар да булыр. Адәм баласы перспектива белән яшәми, бүген-иртәгә тамагы ач булмаса, ул шуңа канәгать. Алдагысын Алла белә. Барыбер без уйлаганча бармый, дип баш ватмаска тырыша. Моңа аны ачы тәҗрибә өйрәткән. Әмма Отго ушлы, башын эшләтә белә торганга охшаган. Аңарда немец каны. Немецлар безнең кебек таркау башлы түгел. Исәпләргә, хисапларга иренмиләр.

Иртән уянгач, урын өстендә көе, Отто үзе сүз башлады.

— Мин сиңа кичә әйтергә кыймадым,—диде —Полина авырга узган икән. Конторда безнең никахны теркәргә дә мөмкин, имеш.

—Ай-Һай, эш тирәнгә киткән икән,— дим, ни әйтергә белмичә.

—Көтмәгән идем, кинәт хәл катлауланды, парин. —Ул пошаманга төшеп авыр сулап куйды. Җилкәләре салынды. Шулай булмый, күпме мәшәкать өстенә аусын әле...

— Бер рәхәтнең бер михнәте булмый калмый инде. —Мин аны тынычландырмакчы булып сөйләнәм. Эчтән уйлыйм: юк, Отто немецлар биредә калыр дип уйламый. Ул «нутросы»—тәрбиясе белән совет кешесе бит. Хәер, күргәнебезчә, совет кешесенең төрлесе бар. Оттода немец каны булса да, туган туфрак тойгысы ажарда нык утыра.

—Полина әйтә: минем фамилиягә күч, Гитлер хатыны булырга теләмим, ди. Нишләргә соң? Баланың Гитлер баласы булуы дөньяви хурлык инде, дип җылый.

—Хатын-кыз күз яше ул—крокодил күз яше инде. Чамала...—Канатланып һавада очып йөргән иде, хатын җылавы аны җиргә өстерәп төшерде. Отто тагын уйланып торгач, сүзен ялгады:

—Анысы да анысы, менә үзебезнекеләр кайткач, безне нишләтерләр? Шул эчне тырнап тора.

—Син Советка каршы берни эшләмәгән,—дип тынычландырырга тырыштым мин.—Синең ни гаебең бар? Син шуннан саклан: немецлар чигенгәндә берәр нәрсә эшләтмәсеннәр.

—Ерткычлыклары бөтен дөньяга беленде,—диде Отто, уен яшерергә теләмичә.—Хәзер аларга җиңү юк инде...— Аның сөйләү тонында милләттәшләре өчен үртәлү бар иде шикелле. Ул, төпле кеше, аерылганда да төпле сүз әйтте:

—Мин ут эчендә калам, син ут эченә китәсең, мать якасына!

Үлмәсәк, сугыштан соң очрашырга сүзләр куештык. Әйе, дуслар булып калырга антлар итәбез, адреслар алышабыз. Соңыннан берсен дә тормышка ашыра алмыйбыз. Чынбарлык барча теләк-ниятләрне пыран-заран китереп ташлый. Кайчандыр якын дус булганнарны искә дә төшермибез!

Зур булмаган станциядә алгы сызыкка якын ук бара торган составны шыпырт кына белештем. Юнәлеше дә таныш, ул тирәләрдә хәрби учениедә булырга туры килде. Билгеле, бик куркыныч иде. Машинист ярдәмчесе безнең кеше, мине күмер тендеры бортына яшерде. Төне буе паровоз тукталышлар ясый-ясый барды. Сугыш сызыгына таң атканда якынлаштык. Бөтен тирә- якта—атыш. Паровоз ак болыттай пар чыгарып туктады. Станциягә җитмәгән, япан кырда ни булыр дип шыр җибәреп торабыз. Уң якта юлга пареллель рәвештә коры үзән сузыла икән. Кинәт шуннан безнен берничә танк һәм автоматчылар күтәрелде. Аларны состав вагоннары каплый, ышыклый иде. Танк рельсларда тоткарланмасын өчен юлга щитлар тезгән булганнар. Немецларның траншеялары каршы якта икән. Алар безнең танкларны, автоматчыларны шәйләргә өлгермәгәннәрме, ни сәбәптер, безнекеләр кинәт состав артыннан көчле «Ура-а-а!» кычкыргач, кача башладылар. Немец машинисты шуны күреп икенче якка сикермәкче булып талпынды, ярдәмчесе тегене арт якасыннан эләктереп алды, авыр ачкыч белән кизәнгәне генә күзгә чалынды. Машинист «Ык-ык-ык» итте дә идәнгә капчык кебек ишелеп төште.

Алгы сызыкны әнә шулай очраклы рәвештә җай килеп бәла-казасыз үттем. Үзебезнең якта снаряд теткәләп бетергән посадка буеннан барам. Исән калган каеннар сап-сары яфракларын җир селкенгән саен коеп утыралар. Көнгә салкынлык кергән. Сентябрь урталары җиткән икән инде. Иң элек шуны әйтергә кирәк: алгы сызыкка кергән турыдан мин 50—60 чакрым төньяктарак урнашкан фронт полосасына барып чыкканмын. Формалашкан запас часть номерлары белән эзләү мәгънәсезлек иде.

Билгеле булганча, алгы сызыкның төзелеше мондый, беренче, икенче, өченче рәт итеп подразделениеләрне бер-берсеннән билгеле ераклыкта фронт белән урнаштыралар. Өченчесе шактый тылда була. Әнә шунда инде тикшерү, фильтрация, комендант частьлары.

Липки дигән фронт алды поселогына килеп чыктым. Көндез немец самолетлары һавада чеби ауларга йөргән тилгәннәр кебек айкалалар, аннары бомба ташлыйлар. Әмма безнең зениткалар аларны якын җибәр­ми. Бомбалар читкә, буш кырга эләгә. Анда әллә ничә чакрымга оборона линиясе—блиндаж-траншеялар сузылып киткән. Поселокта көндез йөрү тыелган. Күз бәйләнү белән хәрәкәт, ыгы-зыгы башлана.

Дозорлар мине бик кырпу-кырыс тотып, комендант гаупвахтасына илтеп яптылар. Тентеделәр, барча кәгазь—вак-төяк әйберләремне, безопаска бритвага хәтле алдылар. Тәрәзәләре тимер рәшәткәле таш сарай. Анда берничә кеше җир идәндәге саламда кайсы утырып, кайсы ятып тора, берсе ачулы, дулкынланган кыяфәтле, әрле-бирле йөренә иде. Бер-икесе хәрби киемнән, калганнарында тузган пидҗәк-чалбар. Барысының да чырайлары кара коелган. Мине пиджәклеләр үзләре янына дәштеләр. Сорашу-белешү китте. Кайдан? Ничек? Кем?

Мин яшереп, шикләнеп тормадым. Берничә сүз белән сурәтләп бирдем. Болай гына кызыксыналар иде, һәркемнен үзенеке көчле, эчен тырный, үз эчләренә йомылып ачы язмышларын кичерәләр. Ни булыр, ни чыгар дип уйлары тарткалаша. Беркемнең беркемдә эше юк. Алдан берни белеп булмый. Билгесезлек астан гына җанны сава да сава. Сүздән сүзгә, хәлдән хәлгә атлатып күчеп, бәйләнешсез генә сөйләшкәндә, әрле-бирле атлаучы туктап:

—«Аус-Вайс»ны ташламыйча ялгышкансың,—дип куйды. Мин аңа берни анламаган карашымны төбәдем. Ул сүзен ялгады.—Хәзер сине немецларга довериягә кергән дип исәпләячәкләр,—диде алга сузган кулынын бер бармагын тырпайтып. —Ә моның нәтиҗәсе нинди булуын үзен фарахда...

Мин ни әйтергә белми зиһенемне туплый алмый торганда тезләрен чәнчеп башын ике учында тотып утырган какча ак йөзле, битләре эчкә баткан берәү кузгалып минем яныма килде.

—Карале, дезертирларны аталар дип әйтәләр, неужели шулай икән, ә?—дип җавап көтеп карап тора башлады. Мин аңа текәлдем, кыяфәтендә, күзләрендә рухы сүнгәнлеген чамаладым. Үзе шундый бәлагә тарыганлыгы сизелеп тора иде. Һәр тере җанда яшәү өмете дөрли. Мин ишетеп белгәннәремне әйттем:

—Юк, атмыйлар, штрафнойга җибәрәләр,—дип аңа карадым. Күзләрендә яктылык чаткылары күренгән шикелле булды. Икенче берсе:

—Унбиш елга утырталар дип тә әйтәләр.—Ул шинеленең якасын кысып, муенына шарф урады. Дер-дер калтырана, ә иреннәре резина төсле күгелҗемләнеп тора иде. Авыру булуы йөзенә чыккан.

—Штрафнойга барганчы лутчы төрмәгә утыру инде,—диде кайсыдыр.  —Эт типкесендә булсаң да исән калуың бар.

—Юк, штрафной әйбәтрәк. Йә пан, йә пропал! Ә төрмәдә эт газабы чигәсең. Башың каламы әле, юкмы, анысы да суга сәнәк белән язган.

—Әй, гөмбә башлар,—диде әрле-бирле йөрүче аларның беркатлылыгыннан көлгән төсле.—Кем сорап тора сездән кая җибәрергәсең?

—Сталинград бик күп йотып тора ди.

—Анда хәзер чын тәмугның үзе инде. Өстән самолетлар көне-төне ут яудыра ди. Немецлар, машина кузовына басып, безнең позицияләргә пулеметтан сиптереп йөриләр икән. Безнекеләр тирән траншеяларга яшеренеп яталар, үзләрен белгертергә куркалар. Белгерттең, шунда ук миңа тондыра башлыйлар. Траншеяны актарып ташлый...

— Немецлар Сталинградка кергәннәр ди түгелме соң?

—Сугышлар шәһәр эчендә бара, һәр йорт, һәр корылма өчен. Бер этажда безнекеләр булса, икенче этажында немецлар ди.

— Мин Сталинградка җибәрүләрен сорыйм,—диде теге дезертир. — Йортлар, корылмалар арасында сугышуы уңайрак. Яшеренеп, посар җир була. Монда эшне елгырлык, үткенлек хәл итә. Иң элек ничек тә немец автоматын кулга төшерү кирәк. Үзе җиңел, тотарга җайлы, төгәл һәм шәп ата. Төзәмичә дә тидерергә була...

Аксыл йөзле, бик күп тирән җыерчыклар белән чырае челтәрләнгән теге дезертир минем янга килеп басты да, акланган кебек сөйләнде

— Немец танклары атакага килде. Мин икенче номер белән ПТРдан атам. Пулялар танкка тия, тегеләргә берни юк. Һаман безгә таба үрмәлиләр. Пулеметтан сиптерәләр. Икенче номер яраланды. Үзем генә атам. Танклар якынайганнан-якыная. Инде йөз метрда гына. Тирә-ягыма карыйм, траншеяда берәү дә күренми. Нәрсә бу? Танк брустверга җитә башлады. Мин каушадым. ПТРга патрон куя алмыйм. Теге танк менә килеп җитә. Нишләргә белми артыма борылып карыйм: ник бер җан иясе булсачы. Шунда ниндидер пружина мине траншеядән өскә ыргытты һәм мин позицияне ташлап качуымны сизми дә калдым. Ә командир белән минем ротадашлар траншеяларга посып ятканнар да, танкларга гранаталар ыргытканнар. Ике танкны яндырганнар, немец пехотасы аз булган, танклар янгач, алар бүтән тыгылмаганнар... Мин менә дезертир булып «яндым». Мин үземнең чигенеп качуымны сизми-белми калдым. Бу мин түгел, әйтерсең лә бүтән зат. Юк, ан катнашмады монда, һич тә. Ниндидер эчтәге миңа буйсынмаган эчке көч эшләде бу хурлыклы эшне! Шушы куркаклык буламыни инде, ә? Бу бит ансыз рәвештә килеп чыкты... Әйтегез әле, сезнең кайсыгыз шундый хәлгә төшкәне булды? Ә?—Ул әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап алды. Барысы да карашларын кырыйга алалар, сорауга җавап бирергә җөрьәт итмиләр. Бу бит бик четерекле хәл. Һәркемнең үзенеке.

—Әллә сез курыкмый торган бүтән камырдан әвәләнгәнме, ә?—Ул туп- туры миңа төбәлде. Әлбәттә, һәркем курка, курыкмый торган кеше булмый торгандыр...

Иртән мине сорау алырга алып киттеләр.

Тикшерүчеләр бер-берсеннән уздыра-уздыра кырысланалар иде. Мине ничек тә почмакка китереп терәргә тырышалар...

—Сине, мөгаен, вербовать иткәннәрдер, югыйсә «Аус-Вайс» бирмәсләр иде?—дип кайтарма якалы комсостав гимнастеркасы кигән пеләш башлысы төпченде дә төпченде. Мин булган хәлләрне сөйләп бирдем. Кызылармеец Отто Гитлер турында әйтми булмады. Ул ышанмады, андый фамилияле кешенең кызылармеец булуы мөмкин түгел диде. Икенче бер астан гына сынап карап утыручы аңа каршы төште. Сугышка чаклы немец автономияле өлкәсендә андый фамилияләр ник булмасын, ди. Аларны армия сафларына да алдылар. Ә бу Одесса өлкәсендәге немецлардан ди. Моннан 200 ел элек килеп утырганнар. Үзләре руслашып бетсәләр дә, фамилияләре сакланган...

—Искитмәле берни юк, мин Мәскәүдә Моисей Гитлер дигән яһүдне беләм,— ди тагын берсе. Хикмәт фамилиядә түгел дигәнне аңлатып кулын селтәде.

Пеләш баш, калын кашларын күзенә төшереп, ачуына чыдый алмыйча утыра.

—Вербовать итмәделәр дисең, алайса, нигә бу якка чыктың?—ди бу.

Үзе миңа башын күтәреп тә карамады. Шайтан алгыры, тәки мине көрчеккә китереп кысты бит. Бу сорау мине тез астыма суккан кебек итте. Ничек инде? Мин әллә нишләп киттем. Гаделсезлек каршында югалып калам мин. Бик уйлап җавап бирергә кирәк. Бу мине чыгырдан чыгарыр өчен бирелгән сорау. Үчекләр өчен шулай итә бу чокыр-чакырлы баш. Миндә ачу кайный. Ничек тә тыныч, искитмәгән рәвештә булырга кирәк.

—Ни өчен дип, фашистларга каршы көрәшү минем ил алдында торган бурычым,—дидем. Һәм кызып киттем. Соң—шундый провокацияле сораулар биреп минем патриотлык хисләремне сүндерергә тырышмагыз. Минем фашистлар белән бик каты, аяусыз сугышасым бар. Сез миңа ышанычсызлык белдереп, мине түбәнсетәсез. Мин—совет армиясе командиры. Мин үзем теләп әсир төшмәдем. Ничек булганын мин сезгә әйттем. Минем җанда үзебезнекеләргә ачу төере урнаштырмагыз. Минем әле күп сугышларда катна­шасым бар. Ышанмыйча, кешенең җанына төкерергә һич тә ярамый.

—Отставить, молчать!—дип кычкырып җибәрде моңарчы эндәшмәгән бу процессның баш кешесе. Ул аю гәүдәле, имән муенлы, тубал башлы, кирпеч битле, пенснәле.—Син онытылма! Пленга эләгү фәкать Ватанга хыянәт дип бәяләнә. Син—хыянәтче! РСФСР уголовный кодексынын 193/17 б. статьясы.

—Минем Ватанга хыянәт иткәнем юк!—Мин дә, чыгырдан чыгып, бар көчемә кычкырдым —Әйттем бит, без пленга төшүебезне абайламадык. Кем безне немец авызына илтеп тыкты, шул хыянәтче! Логика белән санлашырга кирәк. Мин моны барча инстанцияләрдә кабатлаячакмын. Сез мине фашистларга каршы көрәштән читләштерә алмассыз. Теләсә ничек булса да, барыбер сугышчылар сафына басачакмын, хәләл канымны биреп акланачакмын..

Тамагыма ачы корым төене килеп утырды, шул туктатты. Ул көйдергеч ачы төенне эчкә йота алмый, тотлыгып калдым. Ниндидер тынлык урнашты. Барысы да теге кирпеч чырайлыга карадылар. Ул да ничектер икеләнеп торган шикелле, өстәлдәге амбар кенәгәләренен әле берсен, әле икенчесен актара. Нидер эзли, таба алмый төсле иде.

—Барыгыз!—дип гыргылдады ул,кәгазьләреннән башын күтәреп.

Мине бүлмәгә кертеп япкач, икенче бер әсирне сорау алырга алып киттеләр. Иптәшләр миңа төбәлделәр. Барысының да кыяфәтендә сонгы чиккә җиткән сагаю, курку. Берсе нинди сораулар бирәләр дип кызыксынды. Мин дөресен әйттем.

—Штрафбатка чамаламыйлармы? Приказ бар, ди, имеш.

—Мин тылга төрмәгә җибәрүләреннән куркам.

—Анда исән калуың бар, ә алгы сызыкта үзен беләсең...

—Төрмәдә черегәнче, штрафбат «туган йорт» инде.

Ике ягыннан тоткалы су багы белән аш китерделәр. Шуның янына 600 грамм ипи порцияләре. Беркемдә дә котелок юк. Калай савытлар алып килгәннәр икән. Идәнгә утырып шулардан чөмерәбез.

...Ниһаять, бәдрәфкә алып чыктылар. Күрәм: безгә таба бер таныш чырай килә. Бу бит—минем элекке командирым! Кырык беренче елның декабрендә Остошково янындагы Овдотьево авылында ул—каты, мин җиңел яраланган идем. Мин аны төнлә нейтраль зонадан үзебезнең якка күтәрә-тора атып чыккан идем. Ул:

—Рәхмәт, сержант! Мин сине онытмам!—дигән иде. Инде хәзер мине танымыйча үтәр микәнни?! Юк, карамый да узып бара. Мин: «Иптәш капитан!»,—дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Ул туктады, әсәрләнеп карап торды.

—Сержант, синме?!

—Шул үзе!—дим шатланып. Шунда часовойны күрде дә, эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз төшенде бу, берни сорап тормыйча. Без канцеляриягә кайттык. Капитан Малайчук (аның фамилиясе шулай иде) эчкәре бүлмәләргә кереп китте. Байтак озак торды. Ниһаять, чыкты. Әмма чыраеннан берни белеп булмый иде.

—Әйдә, минем белән!—дигәч кенә мине коткарганын чамаладым. Менә кинәт шулай язмышым үзгәрде дә куйды.

Без поселоктан төньяккарак ике-өч чакрым китеп калын урманга барып кердек. Анда бик күп землянкалар тезелеп киткән.

Капитан Малайчук разведка төркеменә сугышчылар туплый икән. Мин теге әсирләр арасында Назыйров фамилияле разведкада хезмәт иткән солдат барлыгын әйттем. Малайчук Назыйровны да коткарып алып килде.

Капитан аз сүзле кеше иде. Чыраеннан да берни сиземләп булмый. Эчтән көлемсерәгән йөз белән миңа тыныч, дәшми генә карап тора. Карашы авыр, озаграк текәлеп торса, арканнан салкын елдырым аяк табаннарына кадәр төшеп китә. Аз сөйләп, күп аңлата торган зат. Аз кушып, күп эшләтә торганнардан. Җыерчыксыз түгәрәк йөз, калын кашлар астында төймә төсле кара елгыр күзләр. Чырае тыныч булганда да күзләр борчулы, әле болайга, тегеләйгә тәгәрәп кенә торалар.

Ул дошман тылына диверсия ясарга җибәрер өчен кечкенә-кечкенә разведка группалары төзергә керешкән. Биш кешелек яңа төркемгә мине командир этеп билгеләде. Хикмәт шунда, әсирлеккә эләккәндә мин лейтенант идем. Аннан качып чыктым, әмма миңа элеккеге звание бирелми икән. Рядовойга төшереп калдыралар. Дәгъва белән йөрсән, штрафбат белән яныйлар. Шунда ук шып булып артыңны кысасың. Элеккеге игелегемне искә алыпмы, Малайчук миңа сержант званиесе юллап алды. Бу чын ышаныч, аклану иде. Хәрби училище тәмамлавым да исәпләнгәндер, билгеле.

Хәер, безнең группада барысы да элеккеге сержантлар булып чыкты. Званиеләрең төрле сәбәп-хәлләрдә, төрле җирдә югалтканнар. Кайсылары минем кебек әсирлеккә эләгеп, кайсылары приказсыз чигенеп, берсе командир белән каршылыкка килеп.

Малайчук, блиндаж янындагы киртәләрдән ясаган эскәмиягә безне тезеп утыртты да, арлы-бирле йөренде. Аяк табаны астында вак чыбыклар шытыр-шытыр килеп, атлаган саен тавыш бирә иде.

—Әгәр заданиене уңышлы башкарып чыксагыз,—диде аска караган килеш атлавын белеп,—барыгызга да звание кайтарыла. Бер баскычка югары күтәрелеп кайтарыла. Әгәр элек өлкән сержант икән, аңа—лейтенант...

Эш болай тора: моннан ун чакрымнар ары уң флангта тоташ баткак сазлыклы урман бар. Урман уртасында калкулык. Немец шунда еракка ата торган пушкалар урнаштырган һәм тимер юл узелына көнен-төнен даими атып тора. Бик зур зыян сала. Ничек булса да, шул ут ноктасын— пушкаларны юк итәргә кирәк...

Шулчак связной килеп капитанны каядыр дәште. Малайчук миңа ышаныч белгерткәндәй карады һәм: «Таныша торыгыз!» дип китеп барды. Миңа, группа җитәкчесе буларак, иптәшләрне якыннанрак белергә кирәк иде.

Ратник.. Пехота подразделениесеннән. Озынча йөзле, төз маңгайлы, кылыч борынлы, очлы иякле, күгелҗем күзләрендә ниндидер моңсулык сизелеп тора. Ләкин үзе шаян сүзне ярата. Елгыр, тиз кузгала торган, моның реакциясе дә тиздер мөгаен. Гәүдәгә юкарак, көче ниндидер инде, анысы эштә генә күренер. Алгы сызыкта булган, бер тапкыр җиңелчә яраланган.

Дюжев—таза гәүдәле, бернигә дә исе китми торган кыяфәтле, ләкин чыраенда, бит-йөз сызыкларында ниндидер тәрбиялелек, итәгатьлелек сизелеп тора. Бу нәселдән килә торган нәрсәләрдер инде. Биредә аның бер әһәмияте дә юк, билгеле. Шулай да Дюжев ышаныч уята, ул сине авыр хәлләрдә ташлап калдырмас, сине агач атка атландырмас. Үз өстенә төшкән йөкне бүтәннәр җилкәсенә авыштырмас шикелле тоела.

Шумба—сәер фамилия, шулай да ул рус кешесе, бераз укыганчарак сүзләр кыстырып сөйләшә. Соры күзле, табак битле, текә маңгайлы. Йөргәндә үрдәк кебегрәк як-якка авыша биребрәк атлый. Бер эш эшләргә кирәк булса, иң элек ул кузгала һәм эшкә тотына.

Назыйров белән без фильтрациядә ятканда бер-беребезне «иснәшеп» дигәндәй таныштык. Омски татары. Җәлпәк чырайлы, куш иякле, эшкә дә, иптәшлеккә дә бик риясыз шикелле тоела. Әмма беркатлылыгы бар, кискен минутта шул холкы үзенә дә, якындагыларга да зыян итүе мөмкин. Икенче көнне разведкага барасы урынны картадан өйрәндек. Буйга биш, аркылыга сигез йөз метр чамасы калку җир чәнечкеле тимерчыбык белән уратып атынган. Тирә- ягы баткак сазлыклы урман... Мин поселоктагы бер карттан бу хакта белештем. Анда колхоз фермасының җәйләве булган. Калкулык уртасында тәбәнәк агач йорт, кар базы бар иде ди, хәзергесен белмим, ди.

Пушкалар ягына каян, ничек үтәргә? Шул хакта озак баш ватарга туры килде. Беләбез, гамәлдә эш һич тә алдан фараз иткәнчә булмый. Шулай да, ихтималларны аркылыга-буйга салып карамыйча күңел тынычланмый иде.

Кышкы киемнәр бирделәр. Көз үзенен көченә кергән чак. Төнлә бик нык катыра, ә көндезен бераз эретә. Яңгыр белән аралаш ак күбәләкләр очканы күренә. Эчең тулы борчу, җан кайгысы, тәшвиш булганга, тирә-юнь табигать күзгә күренми икән. Малайчук кешелекле, уңган зат булып чыкты... Химиклардан блат белән алып безгә юеш үткәрми торган, бот төбенә кадәр җиткән кунычлы брезент итекләр бирде. Разведчиклар өчен алыштыргысыз байлык!

Өстән караганда, чәнечкеле тимерчыбык эченә үтүнен ике төрле әмәле күренә иде. Беренче әмәл: ике разведчик ничек тә эчкә үтеп теге йортка граната ыргыта. Шулай дикъкатьне үзләренә юнәлтәләр. Төп көчләрне часовойлардан аералар. Шул моментта башка разведчиклар пушкалар тирәсенә керәләр, гранаталар белән аларны шартлаталар. Болай бик ансат килеп чыга чыгуын, шулай да бу фараз безнен хәзерге исәп-хисапка туры килә иде, шуңа тукталырга булдык. Ләкин бер тупикка барып төртеләбез: чәнечкеле тимерчыбык уратылган ныгытманы ничек үтәргә? Руслар әйтмешли, менә эт кайда күмелгән!! Уйладык-уйладык та, астан керергә дигән карарга килдек.

Миндә химиклардан юнәткән бер шешә спирт бар иде. Тел ачкычы буларак, шуны чыгардым. Стаканга су өстәп иптәшләргә бирдем һәм Ратникка төбәлдем.

—Үзеңне белештерми куркынычка ташланасың,—дип сөйләде Ратник ниндидер өстенлек белән. —Ут эченә ыргылган кебек. Бер тапкыр, ике... Шулай куркуын бетә..

— Мин куркуны аң белән җиңәм,—диде Дюжев. Үз-үземә: әһә, калтырыйсынмы, сволочь!—дия-дия бик каты сүгенәм

—Үз-үзеңне каты тиргәү куркуны «дагаларга» ярдәм итә. —Назыйровка да курку мәсьәләсе әһәмиятле икән.

—Аң белән булмый,—диде Шумба, аның түгәрәк матур чыраенда моңсулык чагылды.

—Кемдә ничек инде!—Мин соңгы эчемлекне салып биреп әңгәмәгә йомгак ясаган кебек иттем...

Без юлга әзер идек. Тиз генә җыендык та кузгалдык. Немецларның алгы сызыгы аша узасы юк. Сазлыклы урманда окоп-траншея кору мөмкин түгел. Шуның өстенә, бу фланглары урман сазлыгы белән безнен якка чыгып тора иде. Көңгерә кебек, түмгәктән түмгәккә сикердек. Кайчак бот төбеннән бата идек. Бер-береңне тартып чыгарасында, янә алга! Яктырганда тиешле квадратка барып җиттек. Бер юан чаган төбенә плаш-палаткадан чатыр корып, иптәшләрне ял итәргә җайлап, агач башына менеп киттем. Немецлар чираттагы ату эше белән мәшгуль. Менә тәбәнәк тягач трактор снарядлар алып килде. Әнә, туры түбәле яртылаш җиргә сеңгән йорт кәмәше. Әнә, сул кулда—пушкалар тезелгән. Арырак ниндидер корылмалар шәйләнә. Көн кояшлы иде. Күзәтергә Ратник менеп китте. Без эчтә яткан килеш тирә-юньдәге тавышларга колак торгызабыз. Болай урман тын. Менә җир дерт итеп китте, пушка ялкыны күзгә чалынды һәм ату тавышы колакны ярды. Орудие аткан чакта иң элек сигналны җир китерә. Нигә болайдыр инде ул, башта һавадан килергә тиеш югыйсә.

Ратник төшкәч, хәзинәдә бары белән тамак ялгап алдык. Аннары күзәтү эшенә Дюжев кереште. Нигәдер Ратник кирегә сукаларга тотынды. Йортны блокадалауга алынмыйм, пушкаларга граната ыргытырга мин оста, диде. Мин бер сүз дә әйтмәдем. Бәхәс корып маташа торган вакыт түгел.

Дюжев кояш төшлектән авышкач кына төште. Аның гамәли, һәр эшне булсынга эшләүче икәне һәр сүзеннән, хәрәкәтеннән беленә иде. Мин аңа чәнечкеле тимерчыбык борылып тегеләйгә киткән җирдә—почмакта ермак бар шикелле, шуны тикшер, дигән идем. Дюжев күзәткән һәм ныклы фикергә килгән: анда ермак бар, теге якка фәкать шуннан гына керергә мөмкин, бүтән урын күзәтелми, диде. Тимерчыбыкта ток булырга тиеш түгел. Ул ермакка исә мина куелган булуы бик ихтимал...

Мин, чатырда кесә фонаре яктысында кәгазьгә сызым белән сызып, кемнең кайсы ноктада нәрсә эшләргә тиешлеген тагын бер кабатлап чыктым. Ратник белән Назыйров блокировкага туры килде. Дюжев кисәтте: немецка барып тотынырга ярамый, ул физик яктан көчле. Автомат, граната белән генә эш итәргә!

Төн—корым кебек кара тоташ болытлы, талгын гына җәяүле җил исә. Кипкән кураларда сыбызгы сызгырта, әмма агач ботакларын селкетергә көче җитми. Төнге сәгать ике тулып китте Немецлар тягачларын кабызды, аңа каяндыр снаряд төяп пушкалар янына китерәләр. Шау-шу киләләр. Без шыпырт кына теге ермак кырына барып яттык. Менә беренче пушка атты. Икенчесенә күчәләр. Мин шинельне ермак төбенә ташладым, бик ипләп-сагаеп кына ермак стенасына чокыр ясап аягымны шунда терәдем, аннары икенче аягымны стенага ныгытып, ермак төбенә иелдем. Шинель аша капшаган иттем. Берни сизмәдем. Башны күтәрдем, бер таяк белән аскы рәт чыбыкны күтәртеп куйдым. Иң элек үзем чыктым, куе кара үлән эченә аудым. Немецлар ату белән мәшәкатьләнгән арада, без эчке якка шуышып өлгердек. Берни шикләнмәделәр шикелле. Тын алырга да куркып ятабыз. Атып бетерделәр. Тягачка төялеп, кайберләре йортка юнәлде. Эчтәге курку үзен сиздерә, шайтан. Димәк, Ратник әйткәнчә, үз-үзеңне белештермичә, немец өстенә ташланырга кирәк. Шулай чирканчык алсаң, курку онытыла ул. Төн шундый карашы, күзгә төртсәң дә күренми. Ниһаять, трактор пытырдавы тынды. Пушкалар янында ничә часовой икән? Нигәдер йөренгән тавышлар килми. Бер урында гына сакта торалармы? Тукта, чү, безгә якын пушка яныннан безгә таба пулемет ата башлады. Без куе үләннәргә сеңдек. Әллә сизеп, әллә дежур атумы? Әһә, дежур ату гына икән. Бүтән пушкалар яныннан да пулеметлар үз алларына каратып очередь бирәләр. Бер-ике минут аткач, туктадылар. Күзәткәндә шәйләнмәде, һәр пушкада—часовой һәм пулемет. Пулеметлар теге якка төбәлгән. Нишләргә? Дюжев яткан җирдән колакка пышылдый; бик шыпырт барырга һәм пушкаларга граната ыргытырга кирәк, ди. Пулеметлар тагын пырылдарга тотынды. Мин Ратникка «блокадага» ыргылырга куштым. Ул тирән канауга сикерде. Шумба белән Дюжев караңгыда юк булдылар. Мин өченче пушкага таба атылдым. Пушкага граната ыргытканда теге башта шартлау ишетелде. Молодец, Шумба үз бурычын үтәде. Үз гранатасының шартлавы Дюжевныкы белән бергә булды, ахрысы? Кинәт йөземә күсәк белән суккан кебек тоелды, мин бер якка авып җиргә егылдым. Дюжев миңа килеп төртелде, мүкәләп килә икән, Шумбаны пулемет кисте, диде. Икәүләп чыгу ягына үрмәли-шуышабыз. Дюжевның бил турысына—аркасына тигән. Бер аягын кымшата да алмый. Без Назыйровка килеп бәрелдек. Аның күкрәгенә эләккән, башын күтәрә алмый, безне сизгәч, исенә килде, сүзләрен көчкә-көчкә авызыннан төртеп чыгара иде: «Мин беттем, тикайте! Прикрою! Дай, рожок... » диде. Нишләргә? Йорт ягыннан, ары флангтан каты ут ачтылар. Килергә куркалар, башта ут белән үтүклиләр. Дюжев шуышып китте. Мин йөрәкне өзеп йөзтүбән яткан Назыйровны тотып карыйм. Ташлап китә алмыйм. Бер минут соңарсам, ул да, мин дә бетәбез. Запас рожокны янына куйдым да теге ермакка таба атылдым. Назыйров автоматтан берничә очередь бирде. Бездән уңгарак немец бәрә. Ермакта Дюжев икән, чыга алмый, мин дә сыймыйм. Киемнәрне умыра-ерта чокырга төштем. Дюжевны чыгардым. Аннары үзем күтәрелдем. Немецлар тәмам исләрен җыйдылар, чәнечкеле тимерчыбык буена вак миңа тондыра башладылар. Мин Дюжевны өстерим. Ике аягы да йөрми икән. Миналар чәнечкеле киртәнең бу ягына да төшә. Кайсылары саз баткагына эләгеп, шартламый иде. Килгәндә түмгәктән түмгәккә киртәләр сузган идек. Дюжев шулар өстеннән мүкәли. Ратник кайда? Аны көтеп булмый инде. Дюжев кулын селти: аның өчен нужарма, ул югалмас, таш астыннан чыга торган зат, ди. Немец миналары бик еш төшә башлады. Ярый әле, агачлар коткара. Кәүсәләргә тиеп ярылалар. Берсе, нәләт, нәкъ ике адымда киртә өстенә төште. Дюжевның кулын, минем ботны яралады. Ә кулбаш ярасын бәйләшле түгел, чишенеп булмый, төн бик суыткан. Яраның алгы ягына инпакетны каплаган булдым, әмма арка ягыннан кан акканы сизелә, анда да бер марля кисәге кыстырдым. Ул читкә шуды. Мать якасына! Ничек тә шуышырга, теге төштән ераклашырга кирәк иде. Аяктагы яра тамчы да авыртмый, сөяккә эләкмәгән. Дюжевның бармакларыннан кан күп ага иде, аны яхшылап бәйләдем. Тагын шуышабыз, ярты метр, бер метр.. Әле һаман караңгы, шулай да бераз сыеклана башлаган сыман тоела. Тойгылар алдаучан инде. Вакыт хакында уйламаска, алга таба мүкәләргә, түш белән сазлык ләмен ерырга да ерырга... Бүтән әмәл юк, безне әҗәл камчылап куа иде.

Тагын күпме метрлар шуышканбыздыр, минем тәмам хәлем бетте. Бүтән бер карыш шуышырлык җегәрем юк иде. Аркам, алдым кан белән чыланган, күлмәк ярага ябыша, кыймылдаганда куба, авырту баш миен кисеп керә. Юк, бүтән булдыра алмыйм, үлсәм үләрмен инде, барыбер бер үләсе.. Дюжев бармы янда, юкмы, аны да белештерә алмыйм...

Күпме шулай ятылгандыр, ат пошкырган тавышка һушыма килдем. Инде көн икән, тирә-як ап-ак кар. Нәрсә бу?

Утынга килгән хуҗалык солдатлары безне күтәреп арбага салдылар...

Санбатта яраларны чистартып бәйләгәч, мине шунда ук тылга озатырга карар иттеләр. Мин командирымны күрмичә китә алмыйм, разведка данныйларын аңа тапшырырга бурычлымын, дидем. Дюжевның хәле начарланды. Умырткасына операция ясагач, паралич сукты. Сүзен әйтә алмый, ике күзеннән яшь ага... Аны шундук тылга озаттылар.

Капитан Малайчук мине ике атнадан соң гына эзләп тапты. Белешкәндә: «Без аларны фронт госпиталенә озаттык»,—дип ялгыш хәбәр биргәннәр икән.

Мин разведка эшенең ничек гамәлгә ашуын тәфсилләп сөйләдем. Яшерен позициядәге пушкаларның атудан туктавы, тимер узелындагыларның иркен сулыш алулары командованиенең игътибарын үзенә юнәлткән икән. Безне III дәрәҗә Дан орденына кую өчен документ әзерләгәннәр. Каршылыксыз үтәр төсле, диде Малайчук ышанычлы итеп. Без Ратникка ни булып бетте икән дип кайгырыштык. Мин аның холкындагы керделе-чыктылырак чалым­нар сиземләвемне әйтеп тормадым. Шулай билгесез булып калды.

Малайчук белән шунда юллар аерылды. Мине тыл госпиталенә күчерделәр. Күчерә-күчерә, Казан шәһәренә китереп җиткерделәр. Биредә операция ясадылар. Яра үлек җыймый, димәк, төзәлми. Нишләргә? Минем тән ничектер башкачарак икән. Тагын операция өстәле. Беренче группа кан җибәрәләр. Бераз өметләндерә торган билгеләр күренә башлый...

Госпитальдә озак яттым. Минем янда гаурәте, йомыркасы яраланганнар ята иде. Алар да бик озак дәваланалар икән. Әллә ничә тапкыр операциягә яталар. Бик катлаулы операцияләр. Гаурәтне юкка гына кешенең иң нечкә җире дип әйтмиләр икән. Аларның һәрберсенең билендә шешә, сидек куыгын тишеп урнаштырылган катетор шуңа тоташтырылган. Сыеклык катетор буенча агып шешәгә тула. Кыскасы, бик яман хәл инде.

Кыш буе ятарга туры килде. Кулбаш ярасы төзәлә башлаган шикелле булса, аяктагы кечкенә ярада бозылу билгеләре көчәя. Зур булмаса да, «заражение» бик хәтәр икән. Температура кырыкка күтәрелә. Тагын аныңны җуеп ятасың. Кризистан соң рәткә килү озакка сузыла.

Мин җәй урталарында гына йөри башладым. Өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турында указ чыкты. Мина өлкән лейтенант бирделәр. Фронтка китәргә берничә көн кала, йоннан тукылган английский яшел гимнастерка-галифи, яловый күн итекләр, йолдызлы погоннар киеп шәһәрне карарга булдым. Госпиталь колхоз базары кырыенда гына иде. Анда инвалид, гарип-горабанын күплеге гаҗәпкә калдырды. Аннан Бауман урамына чыктым. Ходавәндә, монда кәстиллеләр, подшипниклы такта өстенә ике аяксыз утырган, кул култыкларын шуңа каеш аша бәйләп, кулындагы колотушкалары белән этенеп, тротуар буенча выж да выж йөриләр. Зур булмаган шәһәрдә җитмешләп госпиталь бар, имеш. Барысы да хирургия буенча специальләшкән ди. Кая карама, анда инвалид-калекалар. Сугышның халыкны ничек ватканы монда ачык күренә. Шәһәр мыжлап торган гарип-горабалар оясына әйләнгән. Биредә яшәүчеләргә сабырлык, чыдамлык бирсен Ходай, Ярабби!

Мин фронтка килгәндә Витебск юнәлешендә бик зур һөҗүмгә әзерлек бара идее. Госпитальдән өлкән лейтенант званиесе белән чыгардылар. Алгы сызыкта бераз эшләгәч, тагын бер йолдыз өстәлде. Миңа сапер ротасы командиры вазифасы йөкләнде. Үтеп булмаслык сазлыкларга нечкә чыбык, киртәләрдән басма төзеп кичүләр әзерләү гаять авыр иде. Гел суда, гел юештә. Аяк киеме атнага да чыдамый. Һөҗүм башлангач, без төзегән кичү-юлдан пехота частьлары искәрмәстән немец тылына төште, зур группировканы чолгап алды, паника куптарды. Бөтен ныгытмаларга урнашкан фрицлар барча нәрсәләрен калдырып табан ялтыраталар иде.

Без төзегән кичүләр ярдәмендә август башында Минск шәһәре фашистлардан азат ителде. Атаклы «Центр» армиясенең берничә дивизиясе чолганышта калган иде. Аларны бүлгәләп-бүлгәләп тар-мар итеп бетерделәр. Белоруссия операциясе моңарчы күрелмәгәнчә уңышлы булды. Ай эчендә 290 чакрым алга хәрәкәт итеп, фронт Польша чигенә барып җитте.

Безнең дивизия подразделениеләре бик нык сыекланган иде. Шуңа күрә тылга, пополнениегә чыгардылар. Молодечно станциясеннән ерак түгел бер җимерек поселокка барып аудык. Пополнение бик аз килә, ә сугыш кирәк-яракларын үзебез юллап чабабыз. Шулай йөргәндә мин концлагерьга тап булдым. Зур гына мәйдан ике кат чәнечкеле тимерчыбык биек койма белән уратып алынган. Күзәтү вышкалары, тәбәнәк кенә бараклар. Моны немецлар төзегән. Хәзер үзләрен китереп япканнармы? Юк икән. Немецка хезмәт итүчеләрне, төрле пособникларны җыеп тутырганнар булып чыкты. Мине өзлексез бер нәрсә борчый: ничек фашистларга хезмәт итәргә мөмкин? Совет тәрбиясе алган кешеләр туган җиргә басып кергән ерткычларга булыша, алар ягыннан торып үз Ватанына каршы сугыша. Моны ничек аңларга? Сәбәбе ничек, нәрсәдә? Бер сәбәпсез берни дә эшләнми бит. Чәнечкеле тимерчыбык аша күзәтеп торганда ниндидер таныш чалым шәйләнде. Ерактан танып булмый, билгеле. Комендантка кердем. Наганлы сержант белән барак янына килдек. Валунгаш өстендә сүнгән чырайлы, бетәшкән кыяфәтле зәнгәрсу иске мундирдан берәү утырып тора иде. Мин аның каршына ук килеп:

—Син Ратник түгелме?—дип дәштем. Ул ялт итеп миңа карады, шунда ук таныды кебек, ләкин танымаганга салышты, йөзенә аптыраган төс чыгарды. Минем икеләнүем бетте, каты гына итеп:

— Ратник, ничек бирегә эләктең?—дидем боргаланырга урын калдырмыйча. Ул торып басты:

—Ә-ә, иптәш командир!—диде ишетелер-ишетелмәс. Сержант безне проходнойдагы бер аулакка кертеп куйды. Сөйләшә башладык. Ратник ач, хәлсез иде. Сумкамда итле бәрәңге концентраты бар иде. Пешермичә дә бик тәмле. Ратник майлы кәгазен ертты да бер почмагын кимерә башлады. Ашый-ашый сөйләде.

—Анда без ата башлауга немец та ут ачты. Назыйровка дәшәм, җавап бирми. Караңгыда югалды. Мин сиптерәм. Кинәт күз алдым яшендәй ялт итеп китте. Шуннан берни белмим. Анга килгәндә немецлар кулында идем. Бик каты кыйнап сорау алдылар. Мин аңсызлыкка салыштым. Чыңлап та берни хәтерли алмый идем. Башка ниндидер прибор куеп тикшерделәр дә, үлем лагерена яптылар. Германиягә озатыр алдыннан бер таныш очрады. Инспектор булып эшли икән. Офицер чинында. Үзе янына алды. Шуннан китте инде. Юк, мин җәза операцияләрендә катнашмадым. Мин элемтә технигы булдым.

—Качарга җай чыкмадымыни?—Минем сораудан аның йөзе чытылды.

—Мин качсам, иптәшне атарлар иде,—дип концентратны зур гына итеп капты. —Аннары тормыш үзенә суырды.

—Барыбер ычкынырга кирәк иде.

—Иптәш мине коткарды, мин аңа хыянәт итимме?

—Ялган. Честь саклап менә нинди хәлгә төшкәнсең. Фашистка булышу.

—Юк, немецларга булышмадым. Үземне кайгырттым. Шәп яшәүдән аерылып булмады. Үзенә йотты да йотты. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра, ди.

— Партизаннар ярдәм сорап килмәделәрме?

—Юк. Партизаннар турында миф бик күп. Немецлар Белоруссиядә 260 концлагерь төзиләр. Анда меңәрләгән әсирләр, җирле халык ачтан кырыла. Шул үлем лагерьларыннан берәрсенә партизаннар һөҗүм итеп карасынчы! Исе дә юк.

—Хәзер нишләрсең инде, ә?

—Безне чолгап алдылар. Көнбатышка качып булмады,—диде Ратник бик нык үкенгән, үртәлгән тавыш белән.

—Ватан хисе җанында бер дә юкмыни?

—Башта булгандыр инде ул, аннары бетте. Армиядә мине бик каты рәнҗеттеләр...

—Син настроение кешесе икән. Алай ярамый. Суккан өчен анага рәнҗемиләр!

— Минем атам-анам юк.

—Үлделәрмени?

Мин детдомда үстем. Паспорт алгач, заводка эшкә урнаштым. Заводтан армиягә...

—Беләсеңме, безнең разведка үзенең бурычын үтәде. Кызганыч. Шумба белән Назыйров һәлак булды. Дюжев авыр хәлдә. Безнең барыбызны да III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр,—дип мин аны «сөендерергә» теләдем.

— Булмас, ышанмыйм,—диде ул башын як-якка чайкап.

—Указ армийский газетада басылды. Миңа госпитальдә ятканда бирделәр. Син часть номерын онытмагансың, яз, таптыр. Бәлки, язмышыңны җиңеләйтергә ярдәм итәр.

—Немец ягында булдым, шул барысын сызып ташлый. Юк,—дип өметсез кулын селки.

—Синең хәлдә кеше саламга да тотына.

—Безнең особистлар саламга тотындырмый, беләбез.—Ул бөтенләй өметен өзгән кыяфәткә керде. Минем күнелгә авыр төер булып таш ятты.

Тагын килергә сүз биреп мин киттем. Ләкин безгә башка очрашырга язмаган икән. Эш шунда ки, немецлар чигенгәндә Советтан риза булмаган жирле кешеләрдән бандалар оештырып калдырган. Аларның милли хисләрендә уйнап, руслаштыруга каршы сылтавы белән отрядлар төзелгән. Аларны националистлар дип атыйлар иде. Бер төнне безнен частька шулар һөжүм итте. Исне җыеп коралларны худка җибәргәнче, бандитлар ике атны алып караңгыда юкка чыктылар. Мин тагы каты яраландым. Бу юлы туры Мәскәүгә озаттылар. Ике моторлы самолет салоны киң генә. Шунда носилкаларда яралы генерал, полковниклар һәм ниндидер секретный чиннар икән. Янәшәдәге носилкада ятучыга карап-карап алам. Ничектер йөз чалымнары таныш сыман тоела. Саргылт салам чәчле, түгәрәк битле, кырынган, матур чырайлы. Ул арада сестра безгә уколлар кадый башлады. Укол кадаганда теге йөзе белән миңа таба борылды һәм мин аны таныдым. Теге әсирләрдән сорау алганда тәрҗемә итеп торучы чибәр немец лейтенанты Зинкель ич бу! Уколдан сон ул икенче якка борылды. Ә мин исә ничектер жанланып киттем, зиһенем эшли башлады. Тегенең Зинкель булуына тәмам үзем ышандым. Бераз тын алып тордым да:

—Лейтенант Зинкель?—дип дәшкәнемне сизми дә калдым. Теге ишетте, әкрен генә башын минем якка борып карап торды да, мине кем дип тә белмичә, үз ягына борылып ятты. Бер сүз дә әйтмәде. Уйланып ята иде шикелле. Әмма дару үзенекен итә иде, ул йоклап китте, минем дә керфекләремә герләр тагылгандай йомылдылар.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, самолет Смоленск янындагы аэродромга төшеп утырды. Безгә бик яхшы әбәт бирделәр. Майлы зур ипи телеменә кызыл икра ягылган, шуның янына какао...

Ризыклангач, адәм баласының күнеле күтәрелеп китә. Теге чибәр лейтенант минем якка борылып яткан. Шуннан соң гына мин аңарда ышаныч тудырганмын.

—Сез мине каян беләсез?—дип кызыксынды.

Мин сөйләп бирдем. Отто Гитлер турында әйткәч, андагы хәлләрне исенә төшерде. Әмма сине хәтерләмим, диде. Бер-ике сүз белән үзенең разведчик булуын, Ригада немец колониясендә үсүен әйтте. Немецлар Риганы бик тиз алалар. Шул чакта Зинкель немец армиясенә «внедрять» ителгән булган икән. Дүрт ел немецларның оккупация частьларында хезмәт иткән...

—Пычак йөзеннән йөргәнсез икән,—дидем мин.

—Әйе, пычак йөзеннән,—диде ул гади генә итеп.

—Сез бит мине үлемнән коткардыгыз,—дидем,—әсирләрдән сорау алганда хыянәтчене, үз иптәшләрен сатучыны фаш иттегез?

— Мондый хәлләр күп булды, алтмышлап кызыл армия командирын коткара алдым,—дип, ул уйланып торды. Аннары дәвам итте. Һәр җайны файдалана идем. Кечкенә әмәлне дә әсир файдасына эшләдем. Мин коткарган кешеләрнең моны сизмәүләре-белмәүләре дә мөмкин. Сине кем сатканын, кем хыянәт иткәнен белү гаять читен. Барысы бер йомгакка төйнәлеп, чуалып беткән була. Мисалга шуны әйтәм. Полк командиры майор һәм анын комиссары капитан чолганышта калалар. Әсир төшкәннәр. Командир яралы, муен тамырына пуля эләккән. Комиссар жинел яралы иде. Допрос вакытында шул беленде: командир да, комиссар да иң сонгы пуляны үзләренә атарга тиешләр. Тере килеш дошманга бирелмәскә бурычлылар. Уставта шулай куелган. «Ни шагу назад!»—дигән приказ чыккан вакыт. Полкның барча сугышчылары әсирлеккә алына. Командир белән комиссар урман эчендәге яшерен блиндажда бары икесе кала. Комиссар әйтә командирга:

—Әнә, немецлар янда гына, әйдә, атыл, аннары—мин, ди. Командир әйтә:

—Әйдә, башта син, аннары—мин!—Комиссарның эчке заданиесе бар: кискен очракта командирны немец кулына калдырырга ярамый. Күп стратегик серләрне белә. Немец кулына күп хәрби данныйлар төшүе ихтимал. Шуңа командирны үз-үзен хәл итүне үзеннән эшләтү ягын кара! Әгәр шуна йөрәге җитми икән, үзен аның эшен бетер! Аннары үзенә расчет ясарсың!.. Комиссар моны шәхсән үзе генә белә. Командирны атыл дип кыса. Тегенең йөрәге җитми. Юк, комиссар, миннән булмый, лугчы син мине үзең ат! Бетте- китте, бер шаһит юк. Давай, эшлә, мин сиңа приказ бирәм, ди... Комиссар башын селки, юк, нәрсә син мине ычкынган дип белдеңме әллә? Шулай тарткалашалар болар блиндажда. Ә якында немецлар кычкырып сөйләшә- сөйләшә йөриләр. Тавышлары аермачык булып ишетелә.

Комиссар командирны блиндаж ишеге төбенә алып килә һәм әнә немец автоматын безгә төбәгән дип сөйләнә-сөйләнә, арттан җиңел яраланырлык итеп аның муенына ата. Командир егыла. Комиссар үзенең йөрәгенә пистолетын төби, ләкин тәтене басканда терсәге белән нәрсәгәдер бәрелә, пуля йөрәккә эләкми, кулбашына тия. Исен җуеп ава. Нинди фидакарь батыр йөрәклеләр, ә? Ватанга үзләрен беткәнче багышлаган кешеләр! Идеягә нинди ихлас тугрылыклылык! Газиз гомерләре белән санашмыйлар!

Ул чырае-кашы җыерылып, тынды. Ярасы бик нык кисеп авыртканы беленеп тора иде. Тизрәк сестраны дәште. Укол ясагач, битендәге җыерчыклар ябылды, йөзендәге газап эзләре бетте. Тәмле итеп иснәде дә авыр кабаклары күзен томалады.

Сестра миңа да морфей уколы кадады. Шунда ук яраларымның чәнчеп сызлавы басылды. Тәнемә җиңеллек, рәхәтлек җәелде. Зинкель ягына башымны бордым ул немецлардан ничек ычкына алды икән? Ләкин Зинкель тирән йокыда. Үземнең йокы мамыгына төшеп китүемне сизмәгәнмен.

Мин биш сәгатьләп йоклаганмын. Кичке ашка уяттылар. Карасам, янәшәмдәге носилка юк. Аны ашыгыч рәвештә каядыр озатканнар икән. Теге сорауга җавапны үзем таптым. Немецлар барча нәрсәләрен ташлап чигенгәндә ычкыну әллә ни кыен булмагандыр. Бәлки, шул чагында яралангандыр да. Аңа үзебезнекеләр дә атуы мөмкин бит.

Мин Мәскәүдә «престижный» госпитальдә дәваландым. Әлбәттә, инде җай чыккан саен майор, полковниклардан Зинкель турында сораштырмый калмый идем. Ләкин берни дә белә алмадым. Чөнки Зинкель аның чын фамилиясе дә булмагандыр әле, бәлки.

Ватан сугышында нинди генә батырлыклар, үз-үзеңне аямыйча нинди генә фидакарьлекләр эшләнмәде! Нинди генә кан, җан, тир, хәләл көч түгелмәде! Очы-кырые юк андыйларның! Ни кызганыч, барысы да вакыт туфрагы астында күмелеп калды, югалды.