СОНЕТЛАР
Шикләнүләр сонеты
Көчле микән рухым? Үзем белмим.
Сынамады бугай беркем дә..
Мин үземне һич тә эзләмимен
баһадирлар йөргән төркемдә.
Ымсынулар, көнләшүләр көче
кайларгадыр тартып карады.
Сынау булды микән бу рух өчен?
Тарткан якка никтер бармадым.
Бәлки, курку гына булгандыр ул—
рух дигәннең боламыклыгы...
Ә, шик салып, җанны уйландыру
күрсәтмиме рухның ныклыгын?..
Шикләнергә гаҗәп яратам,
җиңәм аны чөнки, таратам...
Йомшак тәртип сонеты
Без әле урлап туймадык,
гәрчә карак булмасак та.
Тыштан канун, әдәп саклап,
нәфесебезне тыймадык.
Бай ил—ул бай кешеләр дип,
без халыкны ышандырдык,
Һәм баюга план кордык,
урнаштырдык йомшак тәртип.
Кыйпылчык алырга таштан
чокчынасың тирләп-тирләп...
Мамыктан була җеп эрләп—
чеметкәләп бертоташтан...
Урлап булмый үзеңнекен...
Безнең илебез кемнеке?
Пушкин сере сонеты
Пушкин умер в палнам развитии
своих сил бесспорно унёс с собою в
гроб некоторую великую тайну.
И вот мы теперь без него эту тайну разгадываем.
Ф.М.Достоевский
Син нинди сер алып киттең анда—
агач тамырлары арасына?..
Шушы сорау, Пушкин, яңа канда...
Синең кургаш миндә эри сыман.
Һәр шагыйрьнең, әлбәт, була сере,
йә нәфрәтләре зуррак, йә сөюе,
йәки үкенечле бер көенү...
Серле шагыйрь гомер бакый тере!..
Ачылган сер—ачык сандык кебек—
теләгәнчә актар, тикшер төбен.
Күз туйдымы—күңел гамьсезләнә...
Синең кургаш белән минем каләм
арасына сыйган чиксез галәм
уртасында ул сер... Мин эзләнәм...
Аваз сонеты
Бер-беренә берегергә әзер торган
авазларга нинди серле җилем кирәк?!
Аны җанда буранлаган хаос-буран,
канга сеңгән хәтер эретмәсе бирә!
Оеша Сүз! Туу—Үлем аралыгын
төгәл дөнья итеп туплый, оештыра
һәм аңлата бу дөньяның яралуын,
һәр яңага милли исем биреп тора.
Бер-беренә сискәнешеп берегергә
әзер сүзләр ялганалар нәрсә аша?
Андый җилем җанны милли итеп үргән
язмышыбыз каны дымында укмаша.
Канның дымын халык тынына тоташтыр!
Һәрбер аваз халык тыны өчен аштыр!
Ихласлык сонеты
Мәкерле бәхәскә тартма—
ачтырма ачу ишеген,
анда керпе сырт кабарткан—
сөңге урманы ише гел!
Нужарма баллы телләнеп,
мин балга да, җилемгә дә
кунакларга һич теләмим
хәтта ахыр чигемдә дә.
Ләкин кирәк икән нидер,
әйт турысын—ихлас бул син,
намусыңа җаның тидер.
Ихласлык иң бөек тылсым—
ул илаһи көчкә тиңдер.
Шул тылсым юлдашың булсын!
Җәлил каны турында сонет
Һәр августның мин егерме бише көнне,
хәтер кошы булып очып җыр артыннан,
җан сәгате суккан чакта уникене,
Җәлилнең баш каны тамган ташка кунам...
Һәр февральнең унбишенче якты таңы
илһам дәрте өстәр әле диеп, юрап,
канатланып, мин Мусаның кендек каны
тамган изге тарафларны кайтам урап...
Һәм горурлык хисе миндә чиктән аша—
ул шагыйрьнең шәһит канына тоташа,
батырлыкка матурлык кушылган кебек;
ул ялгана Мусаның кендек канына—
йөрәгемдә мәхәббәт булып кабына!
Һәм яшимен халкымның мин күзен үбеп!
Аның күзләре турында сонет
Кем ул безгә кояш-күзе белән
карап тора икән көндезен?
Җаным аны, ахры, яхшы белә...
Беләм микән аны мин үзем?
Мин чамалыйм гына... Ләкин чамам
мин белмәгән Аңнан туена...
Ә төннәрен яңа утта янам,
салкын суда гүя коенам—
Ай-күз нуры җанга сихәт яга,
пакьлек иңә сүзем, кулыма...
Ай батмаган, кояш калыкмаган
чиктә күп чак гөнаһ кылына...
Һәр төштә бар ул күзләрнең нуры,
Барлык почмак нурлар өчен туры!
Ак кәгазь сонеты
Ак кәгазьнең эчке чиксезлеген
кем ишетә, ә кем күрә дә...
Әллә кая барып юк эзлисе—
кәгазь эчендә ул, тирәндә...
Булдыралсаң—көн җыр тартып чыгар,
булдыралсаң—төсләр саркыт син.
Тышкарысы нәрсәгә дә чыдар,
эчкәресен ләкин ярсыт син—
шигырь, рәсем, көй нотасы итеп
ак битенә беркет барысын—
һәр кемсәнең, исе-һушы китеп,
ишетәсе килсен, карыйсы...
Кәгазь чиксезлеге—тылсымчы...
Ә син—шагыйрь, җырчы һәм сынчы!
Казма зираты сонеты
Уйга батып, зират буйлап атлыйм...
Җан башларым монда күмелгән.
Пакьләнергә башка чара тапмыйм—
эчкә регә аккан яшь белән.
Әни киткән чакта яз кояшы
төшкән иде салкын гүренә ...
һаман җылы аның кабер ташы—
чыкка яки бәскә төренә.
Әти киткән чакта көзге болыт
кабер диварларын чылатты.
Шул дым, тыштан күзләремә тулып,
йөрәгемә таба юл тапты.
Җанны юа бары күз яше.
Һәм җиһанда бу су—тиңдәшсез».
Кёнигсберг сонеты
Мин сагынып бардым, килеп бастым,
Шиллер, синең һәйкәл төбенә.
Чәнчеп-чәнчеп алды күкрәк асты...—
сизәм—анда шигырь тибенә...
Яза алмый тордым аны никтер,
кәгазь-каләм кулда булса да...
Акылымда, белмим, нинди биктер,
тоткарлыйдыр нинди бусага.
Юк, каләмем минем күзекмәгән,
ләкин җаным ят бер калыпта—
туфрагыңны безгә үз итмәгән
Фатих Кәрим каны тамып та...
Өйгә кайткач туды бу шигырь,
туган туфрак җаны булышып...
Аралык сонеты
Озынайды кебек метрлар...
Кыскардылар кебек минутлар...
Шуңа микән әллә мин утта?
Ә җаныма бозлар утырган...
Юллар белән керфек арасы
якынайды... Ә юл томанда...
Гомер! Кая алып барасың?
Көтеп тора мине кем анда?
Җәннәт сакчысымы?.. Әлләме?..
Кайсы ачкан миңа ишеген?
Мин үкенмим, берни жәлләмим,
мин курыкмыйм, чөнки бар шигем...
Җәннәт—Тәмуг аралыгында
тукталырга разый кеше мин...
Тиле сорау сонеты
Мин үземә үзем яшьтәшме соң?
Нинди сорау? Нинди авыздан?
Гомеремне уйларымда кысып,
елларымның маен агызам.
Исем җисемемнән аерылмады,
адымыма адым ялганды.
Җиңел җиңүләргә ябрылмадым,
күтәралмас данга алданып.
Булганыннан акыллырак булып
мин тиештер, бәлки, яшәргә?!
Ә йөрәгем тилелекләр тулы,
һәм уйларым минем шәп-шәрә...
Бәхеттерме, бәхетсезлектерме—
мин үземә тиле сорау бирдем!
Дога турында сонет
Үз-үземә әйттем инде ничә:
нигә бер дә дога кылмыйсың—
кылган саен, диләр, җанга күчә
догаларның сихәт-тылсымы?!
Күңелемне тыңлыйм, йомып күзем:
нинди җавап аннан яңгырар!
Ә җавап юк... Әллә инде үзем,
әллә инде күңел саңгырау?!.
Әллә инде шулай ерагайган
үзем белән күңел арасы?!.
Кыска юл барында, әллә кайдан,
бәхеткә ник урап барасы?..
Җанда безнең дәвер ярасы!
Дәваларга бармы чарасы?...
Яшь саны сонеты
Кем булганмын яралганга чаклы
бу галәмдә, нинди күзәнәк?
Шушы сорау белән мин кайчакны
иң илаһи сергә кизәнәм.
Бер нәрсә дә бар булмаган юктан...
Чиксез үзгәрешләр чылбырын
башлаган соң кайда нинди нокта?
Һәм ул нокта матдн-чындырмы?
Һәр атылган саен күктә яшен,
сорыйм тизрәк кешелекнең яшен...
Тик җавап юк Бөек Сердәштән...
Мин чамалыйм бугай яши-яши:
Идея һәм матдә берләшкән—
галәм белән кеше бер яшьтә!
Елау турында сонет
Елау күңелне чистарта...
Елыйсылар килгән саен
җан дәрьясында су арта,
җилкәнен күтәрә каек.
Керле дөнья артта кала,
син—сафлыкта һәм иректә!..
Син гүя ки—сабый бала,
сине хыялың йөретә.
Күз яшеңдәге каектан
тизрәк чыгу ягын кара—
күздә дә дәрья саега—
ташлар өскә калка бара,
сине хыялыңа илткән
каегыңның төбен яра...
Вак-төяклек сонеты
Нидер тота кош буласы килгәндә...
Җир тартуы гына түгел, әлбәттә.
Мин—МИН түгел, ахры, һаман, ә бәндә—
үз-үземне җигә алмыйм һәйбәтләп...
Акыл көчем күтәрелгән үрләрнең
мин, асылда, итәгендә казынам,
һәм җанымның канатларын күрәлмим—
бата барам вак-төяклек базына.
Ә югыйсә, атом-аң реакторы,
буш куәткә җанымда кайнап торып,
үземне үк эчемнән харап итә...
Ә гомерләр, сиздереп, сискәндереп,
юаткычлы рәхәт җилләргә төреп,
күзләремә, битәрләп, карап үтә...
Караңгылык сонеты
Яктылыкның үзәгендә кояш тора!
Караңгылык үзәгендә нинди җисем?
Кайчакларда күңелемне шушы сорау,
бик хәвефле хәнҗәр булып, китә кисеп.
һәм мин эзлим караңгылык чыганагын.
Нигә эзлим? Ниемә ул минем кирәк?
Һәм кайдадыр үзәгемдә чыга янгын,
һәм сулкылдап үрсәләнә башлый йөрәк.
Мин кояшны күк йөзеннән сөртеп алам,
йолдыз, Айны офык артларына салам,
ә яктылык һаман-һаман күзгә керә.
Мин аптыраш чоңгылына тәмам чумам,
каш җыерам, теш кимерәм, күзем йомам
һәм... караңгылык үзәген шунда күрәм...
Ялгыш тиңләү сонеты
Лалә-гөлгә тиңли сине кемдер...
Лалә-гөлләр көнгә ачыла.
Кояш нурларына, әнә, сеңде
төн серләрен җыйган тамчылар.
Син ачыла торган вакыт—төндер.
Төндә—тышаусызлык тылсымы!
Бәлки, җәннәт назларына тиңдер
шул тылсымга бергә буйсыну?!.
Каршымыни мондый тиңләүгә мин?
Бу тиңләүдә—минем теләгем:
дәрт ялкыны дигән ут аша
синең көнең минем төнем белән,
минем көнем синең төнең белән,
һич югында, уйда тоташа...