Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МАТБУГАТ.РУ»ДАН БЕЗНЕ УКЫГЫЗ

Казан утлары»—интернетта

 

Сәйлән. Авыл мәктәбен япкач

 мөгаллимнәре ни диләр? 2011, февраль.

Сатирик әсәрләр конкурсына килгән бу әсәр сайтка эленгәч, аны 17 ОООгә якын укучы кереп карады, шуларның 500гә якыны фикерен язып калдырды. Моңарчы «Матбугат.ру» сайтында мондый рекордлы күрсәткеч булдымы икән әле?. Әйдәгез, комментарийларның кайберләренә күз салыйк.

Шә-ә-әп! Көлә-көлә укыдым, аннары елыйсы килеп китте, укыту сферасында калган элекке коллегаларны кызгандым. Сәйлән бернәрсәне дә онытып калдырмаган дисәм, укытучыны «ручка күтәреп кенә йөрүче, эшләмичә генә акча алучы» дип «олылаучылар» турында да язасың калган.

Взрыв «Матбугат»та! Шәп...

Мәрьям

Елый-елый укыдым...

35 ел мәктәптә укытып, бер генә тапкыр да(!) зарлану сүзе әйтмәгән әниемне уйлап утырам. Вәт менә Сәйлән! Олы юлдан узган машиналардан атып калдырылган дөнья пычрагын жыюларны да онытмаган бит, әй! Елга әллә ничә җыялар аны безнең укытучылар.

Укытучы кызы

Укытучылар үзләренә бала мәхәббәтен, ата-ана хөрмәтен күптән югалтты. Бала икейөзлелекнең нәрсә икәнен мәктәпнең тәүге көненнән үк аңлый. Кемнең кем баласы булуына карап мөнәсәбәт кору, бер үк хаталар өчен ике баланы ике төрле бәяләү, кычкырып торган гаделсезлек оештыру, сәләтсез, ялкау түрә балаларына өстенлек бирү—болар мәктәпнең гомерлек чирләре. Ә бүгенге ата-ана—шул сез оештырган гаделсезлекнең уртасында кайнап, кимсенеп, хурланып үскән балалар. Шуңа күрә алар теше-тырнагы белән балаларын яклый һәркемгә баласы кадерле.

Ата-ана

Сезнең юри генә кызыксынганыгыз бармы: ни өчен яңа гына укытырга килгән көчле, яшь укытучылар мәктәптән китү ягын карый? Юк, авырлыктан курыкмый алар, ә менә шул күп кенә ата-аналарның мәгьнәсезлекләреннән туялар. Аларны бернинди эш тә куркытмый. Киткәннәре базарда да сата, кибеттә дә эшли, гаиләсендә дә тынычлык. Чөнки эш сәгате чыккач ул өендә, балалары янында тыныч күнел белән утыра.

Кояшкай

Сәйләннең шигырьләрендә миңа бик тә ошаган бер сыйфат бар—кыюлык! Уйлаганын, әйтергә теләгәнен боргаланмый-сыргаланмый гына турыдан яра. Кайбер шагыйрьләр шикелле «безлә тәртип юк инде ул, бераз гына бар ла кебек» дип язып, үзен страховать итеп утырмый. Башы белән алдан бара. Бер генә шигем бар киләчәктә зур бер шагыйрьгә әйләнергә уйлаганда, бу «җитешсезлеген» мәҗбүри төзәттермәсме зур абзыйлар?

Шигырьне мәгариф министрына да укыйсы иде.

Хөппи

Ә бит Сәйлән күпме кешене сискәндерде! Точно, «бомба замелленного действия».

Район мәктәпләре арасында беренче урыннарда йөрүче булсак та, мәктәбебезне тугызьеллыкка калдырабыз диюләре бик кызганыч. Без сыйныфта 18 укучы.

Сәфәр мәктәбе

Авылда гына түгел, шәһәр мәктәпләрендә дә кыскартулар белән укытучыларны куркытып кына торалар. Түбән хезмәт хакы һәм укытучының дәрәҗәсен төшерү дәвам итә. Эшләп торган мәктәпләрне ябалар, ә менә кайсы районда, кайсы авылда яна мәктәп ачыла икән?

Егет

Хоккейга, спорт комплекслары төзергә акча табыла, мескен авыл кешесенә генә юк. Башта больницаларны яптылар, хәзер мәктәпләрне.

Биби

Шундый шигырь язган өчен Сәйләнгә бер рәхмәт булса, журналда бастыручыга ике рәхмәт! Мин журналдан укыгач та аны мәктәпкә алып бардым һәм кычкырып укыдым. Бәя бер генә булды: «бишле»!

Рифма

Бу илгә акыллы кешеләр күптән кирәк түгел. Ике дистә ел буе акыллы халык калмасын дип тырышалар бит инде. Булганнары качып бетте, калганнары елап, сыкрап, үләбез, бетәбез дип шигырь язып ята. Фурсенко тәкъдим иткән программа буенча дүрт кенә фән кала, аның да берсе физкультура. Димәк, укытучы дигән һөнәр иясе тиздән бу илдә кирәк булмаячак.

Сабыр

«Казан утлары»ның сатира өлкәсенә игътибарын юнәлтүе бик тә вакытлы һәм уңай күренеш. Чөнки сатира, бераз сарказмлы да булса, үсеш, үзгәрешләр өчен бик көчле стимул.

Мин әйттем!

Мәктәптә җыелышып укыдык, күпләр, бигрәк тә өлкәннәр, елады. Күпме түбәнсетүләр аша узган мескеннәр икән шул без.

Татар теле укытучысы

Бу сан пожалуй сатуда калмагандыр инде. Равил абый урынында булсам, ун тапкыр артыграк бастырыр идем.

Да!