Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

 

Фатих Урманчега 75 яшь

Фатих Урманче—үзенең гомерен татар халык иҗатын, бәет-дастаннарнын килеп чыгышын, йола-җырларнын туу һәм формалашу үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлаган галим.

Фатих Ибраһим улы Урманчеев 1936елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк исемле татар авылында туа. 1955 елда Омск шәһәрендәге Казах педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ул укуын әлеге шәһәрнен педагогия институтында дәвам итә. Институттан соң берничә ел туган якларында тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Әнисе көйләгән мөнәҗәтләр, авыл яшьләренең әйлән-бәйлән уеннары вакытында яңгыраган халык жырларына мәхәббәт аны 1962 елда ерак Себердән Казанга алып килә. Шуннан бирле ул татар халык иҗатыннан аерылмый. Биредә Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, 1965-69 елларда институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, берничә ел Казан Дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасында эшли. 1971-80 елларда Алабуга педагогия институтында читтән торып уку бүлеге проректоры, уку-укыту эшләре буенча институт проректоры була. 1980-84 елларда Венгриянең Әгер шәһәрендәге педагогия институтында венгр студентларына рус әдәбияты тарихын укыта, 1989 елда Ташкентта докторлык диссертациясен яклап гыйльми дәрәжә ала. 1992 елдан исә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының Халык иҗаты бүлеге мөдире вазифасында.

Ф. Урманче татар фольклористикасына, этнографиягә, аерым шагыйрьләрнең иҗатларына багышланган дистәләрчә фәнни монография, берничә йөз фәнни мәкалә, очерк-рецензияләр язып, татар әдәбиятын, фәнен баетуда, үстерүдә үзеннән күп көч, хезмәт куйган, тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы фидакарь галим. Аның «Халык авазы: татар халык бәетләре тарихыннан очерклар» (1974), «Дастаннарга лаек замана: борынгы фольклор, хәзерге поэзия» (1990), «Идегәй.Нурсолтан Сөембикә» (1997) һ.б. китаплары татар әдәбиятының мөһим өлеше булып тора.

Ул үзенең хезмәтләрендә бүгенге көн шагыйрьләреннән Р.Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р.Миңнуллин иҗатларын да киң яктырта.

Ф.Урманче—Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996), Халыкара төрки академия академигы, 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Юбилярны олуг бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.