ХУШЛАШУ СҮЗЕ
Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. Язучы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе һәм М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рафаэль Әхмәт улы Мостафин 14 апрель көнне 80 яше туларга бер ай кала вафат булды.
Р.Мостафин 1931 елның 14 маенда Татарстан АССРның Баулы авылында дөньяга килә. 1954 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң урта мәктәптә укытучы, комсомолның Баулы район комитеты секретаре булып эшли. Р.Мостафин 1960 елдан журналистика эшчәнлегенә керешә. «Литература и жизнь» газетасының (Мәскәү) Идел буе республикалары буенча үзхәбәрчесе, Казан телевидениесе студиясенең сәнгать программалары баш редакторы, « Казан утлары» әдәби-сәнгать журналының баш редакторы, «Татарстан» иҗтимагый-сәяси һәм теоретик журналы баш редакторы Вазыйфаларында хезмәт куйды. «Дружба народов» журналының (Мәскәү) редакция советы әгъзасы булды. Чирек гасыр буе диярлек Казан университетының журналистика кафедрасында укытты
Р.Мостафин бөтен гомере буе актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенен җаваплы секретаре, шуннан соң идарә әгъзасы булды.
Ул—«Әдәби портретлар», «Үсеш процессында», «Җаваплылык хисе», «Сибгат Хәким», «Чор образы», «Борынгы һәм мәнге яшь», «Кабан күле серләре», «Казан һәм анын бистәләре» дигән китаплар авторы. Әлеге әсәрләрдә бүгенге татар әдәбиятының актуаль проблемалары, сәнгати тәрҗемә, туган якны өйрәнү мәсьәләләре ачылган.
Герой-шагыйрь Муса Жәлилнең тормыш һәм иҗат язмышы Р.Мостафин иҗатының төп темасына әйләнде. Ул шагыйрь һәм көрәштәшләренең фашистлар әсирлегендәге каһарманнарча көрәше турында бик күп яңа фактлар һәм документлар табып, бастырып чыгарды Рафаэль Мостафинның «Эзләү дәвам итә» (Г. Кашшаф белән бергә иҗат иткән китап). «Муса Җәлил», «Җәлилчеләр», «Өзелгән җыр эзләре буйлап» дигән китаплары җәмәгатьчелектә киң танылу тапты. Р.Мостафин әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителде.
Рафаэль Мостафин тарихи тема буенча да актив эшләде. Аның соңгы китапларыннан берсе—«Репрессияләнгән татар язучылары»—2009 елда дөнья күрде.
Ватаныбыз Р.Ә.Мостафинның казанышларын югары бәяләде. Ул «Почет билгесе» ордены. Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнде.
Максатка омтылышлы, намуслы, зыялы кеше арабыздан мәнгегә китте Талантлы язучы-тикшеренүченен якты истәлеге күңелләребездә мәнгегә сакланыр.
Р. Н. Мнннеханов, М. III. Шаймиев, Ф. X. Мөхәммәтшин, И. III. Халиков, Ю.З. Качалтынов, А. М. Сибагатуллин, М. Я. Моратов, И. Р. Метшнн, X. Г. Хәбибуллин, И. М. Ибраһимов.