ИКЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
И Ходаем,менә бит ул— онытылып бетә язган ләззәтле халәт! Төнге яңгырдан соң бераз җәлләп өлгергән басу юлыннан «сәпитем» җиңел тәгәри,шау чәчәкле дымлы болыннан кайнар пар күтәрелеп, әллә нинди җәннәти хуш исләре белән хисләрне исертә. Борчылырлык-кайгырырлык нәрсә юк дөньяда!.. Чынлап та юкмы? Юк,юк! Хатын иңде хәзер,уянып,кухнәдә кайнашадыр: бүген шимбә.Чиләбедән Фәрит кайтырга тиеш, аның җәйге каникулы башлана. Дүртенче курсын тәмамлады улым. Хәйран гына укый малай. Үземнең дә хәлләр зарланырлык түгел: эшем бара,баш инженер дип юкка гына аталмыйм бугай; абруемны кешеләрнең ихтирамлы мөнәсәбәтеннән сизәм. Сәламәтлегем—Аллага шөкер: ял көннәрендә шәһәрдән егерме биш чакрымдагы урманнарга барып йөрим «сәлит»кә утырып. Җитмешәр чакрым урап кайткан көннәрем була. Бүген дә өйдән ике дистәләп чакрым үтелгәндер. Кечкенә шәһәрләрнең өстенлеге шунда: кай тарафка юнәлсәң дә,кала читенә егерме минут, һәм—урман-кырлар җәелеп ята... Ни кирәк тагын тормышта? Шөкер,шөкер...
Әле бит күптән түгел генә уйлап куйган идем: яшь чакта,янәсе,куанычлы,якты илаһи мизгелләр еш була иде. Мәсәлән,кая да булса барасың—автобустамы,тимер юлданмы: дөнья матур,алда шатлыклы очрашу лар, артта—тыныч вөҗдан... Соңгы вакытта,андый очышлы халәтне тагын кичерү бәхетенә ирешү насыйп булмас инде, дигән төшенке уйлар кергәли иде башыма. Юк,менә бит: тәндә шундый җиңеллек хәзер,җанда шундый илһам—дөньяны үзгәртеп корырга да көчем ж^тәр кебек.
...Талгын җилдә тубылгы башлары чайкала. Мәтрүшкәләр өлгереп килә— шәмәхә төстәге утраучыклар ерактан үзенә чакырып тора. Үлән бик куе булмаган калкулыкларны ап-ак төскә күмгән, җир җиләге чәчәк атып утыра. Кара әле, җиләге дә бар түгелме? Йа, Раббым, шулкадәр күп! Киләсе шимбәгә кызарып җитә бит инде ул!
Болыннарга чыгам яңгырдан соң—
Тәнгә-җанга ләззәт вә сихәт
Әй, тыңлагыз, кала әсирләре
Табигатьтә бөтен хакыйкать!
Их, көннәр буе урман-болыннарда йөреп, шигырь ятлап кына яшисе иде, ә? Дүшәмбедән тагын завод «казанында» кайнау дәвам итәр инде, ие. Директорның кыланышларына теш кысып, Котельников белән Шияковны сүгеп, Валидовның яңа проектларын тикшереп, выж-выж итеп узачак көннәр. Яратаммы мин эшемне? Белмим. Унбиш ел эшлим бит заводта. Барыбер төп эшем, үз эшем дип саный алмыйм. Әйтерсең лә,ике тормышым бар минем. Завод—чын тормыш түгел. Юри генә эшлим кебек мин монда. Карьерага омтылмадым. Ләкин үстерделәр. Һәр вазифага үгетләп күндерделәр. Бергә башлаганнар әллә кайда югалып калды: кайсы эчеп, кайсы, хирысын тыя алмыйча, «кәкре» эшләр белән абруен югалтты. Ә мин... Шушы җитди хәрби заводта эшләвем—чын тормышым түгел,мин монда уйнап кына эшлим дип кемгә дә булса әйтсәм,акылга җиңеләйгән бу,диярләр иде. Йә «кирәк җиргә» хәбәр итәрләр иде. Ләкин мин бит тырышып,барысын да җиренә җиткереп эшләдем. Бары тик җаным өчен кирәксез,тамак туйдырырга акча гына бирә торган шушы тормышым белән параллель рәвештә тагын бер дөньям бар минем: китап дөньясы. Бу—чын тормышым,төп тормышым. Татар,урыс язучыларын-шагыйрьләрен сәгатьләр буе,көннәр буе укып утыра алам,хәзер төрекчәне дә үзләштереп барам. Заводның нервылы-сүгенүле кырыс атмосферасында түзеп яшәргә миңа менә шул «альтернатив» тормышым ярдәм итә. Юк,үземә язу иҗаты сәләтен бирмәгән Ходай. Дип уйлыйм. Һәрхәлдә,чынлап торып ниятләнеп караганым булмады. Кем әйтмешли, язучы түгел мин,укучы. Инженер дипломым була торып,гомер буе әдәбият белән мавыгып яшим. Өй тулы китап. Хәзер исә тагын зур дөнья ачык: Интернет дигән могҗизада теләсә кайсы язучыны,әсәрне табып була.
Ләкин—бусын үзем дә аңламыйм—кырык өч яшемне тутырып уздым,«юри генә» яшәгән тормышымда баш инженер булырга өлгердем, ә яшәвемнең мәгънәсе дип санаган юлымда нәрсәгә омтылам мин? Нинди максат белән яшим мин җирдә? Нәрсә калдырам үземнән соң? Бу ракеталарны-шартлаткычларны заводларда миңа кадәр дә эшләп чыгарганнар, миннән соң да дәвам итәрләр: нинди генә башлы инженер булсам да, бу вазифаларны бүтәннәр дә башкара ала. Ә менә әдәбиятта-шигърияттә мин ишеткән моңнарны, илаһи фикерләрне миннән башка беркайчан беркем аңлый алмаячак. Хәтердә тупланган шулкадәрле мәгълүмат, Кол Гали, Мөхәммәдьяр һәм Тредиаковскийлардан башлап Мөдәррис Әгъләм, Солженицын, Әмирхан Еники һәм Андрей Вознесенскийларга хәтле үзләштерелгән иҗатның күләме кайчан да булса сыйфатка күчәргә тиештер бит ул. Нишләргә тиеш мин ул байлыгым белән,нинди куллану табарга тиеш? Уртаклашырлык кешем дә юк әйләнә-тирәмдә...
Һәй,әллә кая кереп китте уйларым!.. Һава сафлыгы,шушы табигать белән хозурлану уйлатадыр. Туктале, фикер йөртү куәтен шигырьгә юнәлтергә кирәк:
Безнең фани дөньябызга илаһи бер моң ия,
Бу гаҗәеп могҗизаның исеме—гармония
Әнкәм назы, әткәм сүзе, сөйгәнемнең күзе ул;
Ахры инде—гармония Хак Тәгалә үзе ул.
«Сөйгәнемнең күзе...» Лена белән егерме бер ел яшибез. Яратам. Яратмасам, никахлашуыбызның беренче елында ук, әти рәнҗүенә, туганнарның, «марҗага өйләнгән», дип кырын каравына түзмичә, бизгән булыр идем бит. Юк, яшибез. Улыбыз үсеп җитте. Дөрес,кайчак үз-үземә: «Хисләреңне тикшереп кара»,—дигән чакларым да була, ягъни —«ялгыштым шул»,—дияргә үжэтлегем комачаулый түгелме? Юк-юк,бернинди хата юк,нишләгәнемне аңлап,киләчәгемне,язмышымны үзем планлаштырып кордым мин тормышымны. Хәзерге заманда, җенси мөнәсәбәтләргә карашлар коточыргыч җиңеләеп киткән чорда, Ленаның моннан егерме ел элек, институтның дүртенче курсында, үземнең беренче мәхәббәтем булганын хәтта иң якын кешеләремә дә сөйлисем кипми. Егерме яшеңнән узып та кыз үпкәнең булмадымени, диярләр. Ләкин пәри башка,җен башка дигәндәй, үбешү—мәхәббәт дигән сүз түгел бит ул. Ленаның исә... әйе,булган миңа кадәр. Булса ни. Мин аны белмим дә, белергә дә теләмим. Дөрес, көнләшү хисе әле дә вакыт-вакыт бугазымны кысып ябырылгалый. Шуңа күрәме—яшьрәк чакта, Ленаның эшендә, конструктор бүлегендә, ир-егетләр артыграк бөтерелә кебек тоела иде миңа, һәм Лена үзе дә алар белән аралашканда артыграк ачык Һәм артыграк елмаючан шикелле иде. Хәер,аек акыл белән аңлыйм үзе: минем сөю катыш көнләшү сәбәбеннән туган ялкынсынуны фантазия генә инде бу. Ул—минем бердәнберем. Мин аның бердәнбере. Әле менә кичә генә,башыма килгән уемны аның белән уртаклашып: «Безнең көмеш туебызга да дүрт ел гына калып бара икән»,—дигән идем,ул турыда башыңны катырма,бүгенге көн белән ләззәтләнеп яшик,дигән кебегрәк итеп җавап бирде.
Күзләреңә карыйм—күз камаша
Шул микәнни сөю шаукымы ?
Җан эреткеч нәфис челтәр аша
Кулым тоя билең ялкынын.
Бер аяныч—мин мавыккан дөнья, китап-шигырь дөньясы белән кызыксынмый матурым. Юкса шигърият—кыз-хатыннар холкына якынрак та бит ул. Һәм, күпме тырышсам да,татар теленә күнектерә алмадым хатынымны. Сүз байлыгы «исянмсез»,«рахмат»тан артмады. Хәзер дә,без Фәрит белән татарча бер-ике авыз сүз әйтешеп алсак,иреннәрен турсайтып,кухнәгә чыгып китә. Юк-юк,бу очраклы эпизодлар гына,алар безнең арабызны суытмый. Нигездә, безнең мөнәсәбәтләр чын мәхәббәт хисенә корылган. Дип ышанам. Без бер бөтен. Без дөньяга бер-беребез өчен яратылган. Тормыштан ләззәт табып яшәү өчен. Дип беләм.
Ә бит чынлап та,ләззәтләнерлек нәрсә күп тормышта! Тирә-якта—кояшлы- чәчәкле табигать,уйлар әллә нинди шигъри киңлекләргә оча,гаиләм имин,сөйгән хатыным бар,тормышның иге-чиге юк,дөнья матур,дөнья якты!
Дөм караңгы дөнья.
Елыйсым килә. Ленаның вафатына ике ай тулды. Аның вафаты—минем вафатым. Миңа кырык биш. Тормыш бетте. Бәлки берникадәр яшәгән булырмын әле. Тик ялгыз тормыш—тормыш түгел ул. Кичә мәчет картларыннан Мәхмүт бабай кергән иде. «Шәригать өйләнергә куша,»—ди. Чын күңелдән кайгымны уртаклашып кергән инде ул. Ләкин тупас сүз әйтүдән көч-хәл белән тыелып калдым. «Тыкшынмагыз»,—димәкче идем. Чынлап та, кайда мәгънә? Лена урынында Һичкемне дә күз алдына китерә алмыйм бит мин, ничек шуны аңламыйлар? Әле тагын да эштә үземнең урынбасарым Котельников җенемне чыгарган иде. «Вы завидный жених.к вам очередь выстроилась»,—ди. Ягъни байлары да бар,чибәрләре дә; бай да,чибәр дә булганнары да байтак. Бусын инде, тыелып тормыйча, аты-юлы белән сүгеп куып чыгардым. «Миңа хатын эзләп йөргәнче, үз хатының турында кайгыртсаң, файдалырак булыр иде»,— дидем. Чынлап та,аның Тамарасы бигрәк... җыйнаксыз гына түгел,йөгәнсезрәк диимме. Ни буе-сыны,ни килеш-килбәте,ни өсте-башы. Үзеннән гел әллә нинди парфюмерия исе аша махмыр катнаш тир исе аңкып тора.
Елыйсым килә. Бар иде гаиләм,бар иде яшәү теләгем. Хәзер шул бәхетем менә шушы агач тәре астында калды. Тәрегә: «Ахимова Елена Владимировна, 1963-2008»—дип язылган. Рак дигән афәтнең иң явыз төре. Бик кызу тотты. Ун ай. Өлкә хастаханәсенең баш табибы белән көн саен очрашып тордым үзем, «Ниссаниымны кызганмыйча,илле чакрым араны бар дип тә белмәдем. Ришвәтне кызганмадым. Алалар икән. Күпме бирсәң дә. Бернәрсәнең дә ярдәме тимәде. Акчасының да, химиясенең дә.
Чардуганны зур итеп кордырдым. Үземә дә урын калдырдым Ленаның янәшәсендә. Бер дә шигем юк: озакламамдыр. Кызыгы бетте тормышның. Хәзер көз. Насыйп булса,язга чыккач зур итеп таш куйдырырмын. Зур итеп. Беркемнекенә дә охшамаганча итеп.«Әле дә яратам»,—дип яздырырмын. «Мәңге бергә»,—диярмен. Минем үземә исә—куйдырыр кешем бар. Шулай икәүләшеп ятып калырбыз мәнгегә. Аның ташында тәре булыр,минекендә—минеке... Нишләмәк кирәк—заман галәмәте. Без гаепле түгел. Яраттык. Яраттым. Мине кечкенәдән шулай тәрбияләделәр. Мәктәп Комсомол. Бәйнәлмиләл. Рус туганнарыбыз. Кала институты. Авыл мәктәбеннән чыккан малай өчен—бөтенләй бүтән дөнья иде бит ул. Марҗа кызлары—тагын да аерым бер дөнья. Безнекеләр,авыл кызлары,йомык. Болар исә ачык,назлы. Хәзер мохит үзгәрде .тигезләнде. Ә ул чакта... Спецкурс имтиханына әзерләнү. Лена белән очраклы гына бергә туры килгән идек. Өч сәгать буе,әллә каян килеп чыккан назлы- наян хистән исереп, бер-беребезнең «яшерен» мәкере сугылган дәфтәрләребезгә тузга язмаган җүләрлекләр язып утырдык. Чирек гасыр узган.
«Өйлән»,—дигән иде миңа Ленам. Хәленең өметсез икәнен аңлагач әйтте ул аны. Ә мин исә—мөмкинмени! Аерылышуыбызның котылгысыз якынлашып килүен белә торып: «Син савыгачаксың, мин сине барыбер аякка бастырам»,—дип,үз ялганыма үзем ышанып,тукып тордым. Юк,бүтәннәр уйга да керми. Ниндидер үкенү хисе күкрәктә. Гарьлек. Кадерен белеп җиткермәдем кебек. Рәнҗеткән чакларым булды бугай. Салкынрак булдым шикелле. Назга саран булмадыммы? Бүгенге тәҗрибәм,бүгенге аңым белән узган елларга кайтып булса икән!. Хәер,юк! Аллам сакласын кабат узган заманнарга кайтудан. Ахырын белә торып...
Яраттым. Юкса шулкадәр мәшәкать аркылы үтеп,шушы Чиләбе кырыендагы шәһәрчектә оя корып яшәүгә ирешә алмаган булыр идем. Казанда тулай торак иде. Ленаның Залесныйдан, Васильеводан иксез-чиксез санда туган-тумачалары өзелмәде. Көн саен кунак. «Ну чо, зятёк, выльем!..» Эчмәсәң, үпкәлиләр: «Да-да, ваша мусульманская вера... Ну маленько, Аллах не заметит...» Яисә: «Безнең венчание бүген...» «Бүген безнең крестины...» Ел ярым эчендә чиркәүдә ничә тапкыр булырга туры килде! Мәчеттә бу кадәр булганым юк. Бармасаң—«Родственников не уважаешь». Яратмасам.шуңа түзә алыр идемме? ...Дипломнарны яклагач,юлламаны үзем сорап Чиләбегә алдым.
...Кырыгын үткәргәндә шул Котельников марҗасы Тамара килеп утырды яныма. Кызмача. Әүвәл,муеныннан асылынган алтын тәресе бал салынган чынаякка килеп төшкәч, берникадәр вакыт шуны тастымалга ышкый-ышкый сүгенде. Аннары, зур бер акыл иясе кебек кыланып.нәрсәдер аңпатмакчы булып,сүз аралаш: «ты понимаешь»—дип.мыгырданып теңкәмә тиде. Мин аңа,тыңламыйча гына,баш кагып утырдым. Кинәт ул симез кулы белән шап итеп өстәлгә сукты: «Ты понимаешь, он спал с ней!» Мин сискәнеп киттем: «Кем? Кем белән?» «Минем Котельников синең Ленаң белән! И не раз! Земля ей пухом...»
Халык күп иде мәҗлестә, бу шау-шуда моны ишеткән кеше булмагандыр. Мин исә, җирәнүемне яшереп тә тормыйча, мәҗлес бүлмәсенең аргы очына күчеп утырдым. Мондый гайбәтләрнең бәһасен беләм мин. Хатыным исән чакта да андый ишарә-кинаяләрне җиткерәләр иде миңа «яхшылык теләүчеләр». Бер заман Шинков белән бәйләп гайбәт сатып алганнар иде, Валидов исемен дә Лена белән кушып чәйнәгәннәре булды. Ә болар барысы да минем коллегалар. Көнләшүдән, кызыгудан туа андый сүзләр. Ленам, мәрхүмә, бик чибәр, бик сөйкемле иде. Үзем дә төшеп калганнардан түгел. Үз гаиләсендә төзеклек булмаган бәндәләрнең ачуын чыгара бу. Безнең бер-беребезне яратуыбыз күренеп тора иде бит. Дип уйлыйм. Дип ышанам... Беренче мәхәббәтем иде минем Ленам. Һәм соңгысы да. Бүтәнчә мөмкин түгел. Беренче Һәм соңгы мәхәббәтем. Бәхил бул,бәгърем... Озакламый очрашырбыз. Беренчем...
Яшәгән саен яшисе килә!..
Бәхетнең иң югары ноктасы бу. Шундый мизгелдә уяну—үзе бер ләззәт.
Апрель кояшының иртәнге нуры борынымны кытыклый башлаганнан уяндым. Озаграк йокланып киткән. Вакыт сигездән авышкан инде. Бүген шимбә. Рәйханә эшкә китеп өлгергән. Уянмаганмын. Тегү фабрикасында технолог булып эшли ул. Яңа модельләр үзләштергән көннәрдә шимбәләрен дә эшләргә туры килә.
Дөресен әйтим, Рәйханәгә күптән күзем төшкән иде минем. Бер ун еллап инде. Урамда чибәр хатыннарга сокланып карау гөнаһ түгел бит ул. Соклану— кызыгу түгел. Хәер, әзрәк кенә кызыгу да булгандыр. Аны Лена урынында (әстәгъфирулла!) күз алдыма китереп караган мизгелләр дә булды бугай.
Рәйханәне күргәләгән-очраткалаган чаклар урамда гына булмады. Безнең заводта эшләнә торган баллистик ракеталарның пиротехник кабындыру җайланмаларында чәнчә бармак зурлыгындагы дары капчыклары кулланыла: картуз дип аталган шул капчыкларны киндер тукымадан күрше тегү фабрикасында тегәләр. Шуңа ул елларда фабрикада булгаларга туры килә иде миңа. Ягымлы, җитез, чибәр, тирән белемле бу технолог кыз беренче очрашудан ук хәтергә уелып калган иде,әйе.
...Торып,ванна бүлмәсенә чыктым. Анда Рәйханә көзге кырыена язу кыстырып калдырган: «Сөйгәнем, бердәнберем, кадерпем, газиз ирем! Сәгатьләрне- гасырларны санамый, булганын-булмаганын бүлешеп, мәңге синең белән генә яшисем килә. Көннәреңне яктырак,куанычлырак итә алсам, үзем дә бәхетемә ирештем дия алыр идем. Узгандагы хәсрәтләрең йөген җиңеләйтә алмамдыр, аңлыйм,ләкин яңа хәсрәтләргә юл бирмәскә көчем җитәр,бәгърем. Чөнки яратам. Чөнки минем бәхетем син. Иң матур көннәребез алда әле безнең!..»
Теге вакытта, үземнең аннан ун яшькә өлкән булуымны белгәч, йөрәгемне йөгәнләргә акылым җиткән иде. Менә дигән хатыным була торып,янәсе... Әле Фәритем дә мәктәптә укып йөргән еллар ул. Рәйханәнең үз гаиләсе дә төзек- имин иде ул чакта. Ире, Валера,—шофер,зур машина белән ерак араларга йөк ташый иде бугай, андыйларны «дальнобойщик» диләр. Командировкаларының берсендә Краснодарда хахул хатын белән чуалып, шуңа йортка кергән. Һәм вәссәлам. Биш ел буе хаты-сүзе дә,кызлары Алисәгә бер тиен ярдәм акчасы да килмәгән. Гаризаларын почта аша алмашып,«читтән торып» аерылышканнар.
«Салкын. Сине уйлап җылынам». «Хыялымда гына булса да,бик тә назлап үбәм сине». «Хәбәрең өчен рәхмәт! Кояш та яктырак яна башлаган кебек булып китте».
Кесә телефоны,әй,шундый могҗиза да инде ул,ә! Бер-беребезгә «эсэмэс» язмыйча ярты көн дә түзә алмыйбыз. Дүрт-биш ел гына элек үземне мондый кыланышка, мондый бала-чагалыкка, җиңел акыллылыкка сәләтле дип башыма да китерә алмаган булыр идем. Зур җитди заводның зур җитди җитәкчесе бит, мин сиңа йтим... Ә үземне үсмер малай итеп сизәм еш кына. Рәйханә җибәргән хәбәрләрне озаклап саклыйм, ялгыз калган минутларда шуларны рәхәтләнеп телефонымнан шыпырт кына укып утырам. «Ә»не «э» дип,«ь»ны «х» дип язарга туры килсә да,татарча язарга тырышабыз үзебез.
«Минем сүзләремдә, уйлап бетермичә әйтелгәннәрендә дә, әллә нинди яшерен мәгънә эзли күрмә. Мин синеке,мин сине эчкерсез яратам. Минем сиңа мөнәсәбәтемне беркем үзгәртә алмый. Хәтта син үзеңдә». «Алтыным,миңа берни кирәкми. Син кирәк. Үзең исән-сау кайт». (Бусы мин Чиләбегә, Министрлыкка барган көндә булгандыр). «Әйтсәм көлмә, яме: көнозын сине уйлыйм, син исән булсын дип догалар укыйм. Сиңа файдасы юктыр аның,бәлки,ә миңа юаныч».
Ленаның вафатыннан сигез айлап вакыт узган иде инде—Культура сараенда,тегү фабрикасының илле еллык юбилей тантанасында урыннарыбыз бергә туры килде Рәйханә белән. Фатирларыбыз бер якта булгач,урам буйлап бергә кайттык. Шул ярты сәгать эчендә бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә ни генә сөйләшенелмәде! Фабрика теккән картузларның сыйфаты турында да,мәктәп тормышы турында да (аның Алисәсе җиденчене тәмамлый икән),һәр икебезнең Татарстанда яшәп ятучы туганнарын да барлап чыктык. Аның ялгызлыкка, ирсез яшәүнең михнәтләренә зарлануын көтеп: «Кызыңны берүзең үстерәсең икән»,—дип сүз башлаган идем,ул шундый күтәренкелек белән: «Бер дә авыр түгел .тормышым түгәрәк,бик тә бәхетле кеше мин,кияүдә яшәгән чагыма караганда күп тапкыр бәхетлерәк»,—дип авызымны япты—мин хәтта югалып калдым. Шундый ягымлы, сүзчән сылу белән төне буе сөйләшеп йөрергә әзер идем. Үземнең исә—унбиш яшьлек малай төсле,саубуллашу алдыннан,тотлыга-тотлыга: «Ни... Бәлки,әзрәк дуслашып китә алырбыз?»—дияргә генә тәвәккәллегем житте. «Бәлки!»—диде дә,ишегенә кереп югалды.
«Кояшым! Юри котырта дип уйлый күрмә, ләкин чынлап та мин сине бик сагындым!» «Чакырсаң,йөгереп киләм! Йөзеп киләм! Очып киләм! Чакыр гына!»
Ләкин беренче айларда мондый ждтылыкның эзе да булмады әле. Ял саен Чиләбе театрларына йөреп, җәйге кичләрне көн саен диярлек бергә табигать кочагында үткәрсәк тә,язмышларны кушу турында ишетергә да теләмәде Рәйханә. «Без болай гына бит...«Әйтерсең лә арабызда әллә нинди киртә. Узган тормышы,ачы тәҗрибәсе мөмкинлек бирмәдеме аңа ачылып китәргә? «Без иш түгел идек бит,—дип аңлатты ул моны соңрак.—Син зур нәчәлник, читтән бик кырыс,туң йөрәкле бәндә булып күренә идең, миңа уенчык итеп карыйдыр дип уйладым. Мондый икәнеңне белмәгәнмен» «Нинди ул—«мондый?» «Менә... мондый... саф күнэпле,самими...»
«Син бит бик көчле кеше: үзең беләсеңме шуны? Очрашкан саен синең куәтеңдә коенып рәхәтләнәм». «Кадерпем, аңлыйм: син мине яратасың, шуңа күрә артыграк мактап җибәрәсең. Андый ук идеал түгел бит мин!»
Менә шулай,үземнең кешеләр каршында кемлегемне,кем булып күренгәнемне белмәгәнмен дә. Ләкин киләчәк тормышымны Рәйханәсез күз алдыма китерә алмый идем инде. БерзаманДирәнкүлдән кайтышлый: «Әйдә,киләсе җәй Казанга бергә кайтып килик»,—дигән идем: «Әй,киләсе җәй кайда да,без кайда әле»,—дип җавап бирде. Ягъни безнең мөнәсәбәтләрнең гомере озын булмавы да мөмкин дип аңла. Шуннан соң,төшләремә әллә нәрсәләр кереп,төннәрен сискәнеп уяна башладым. Кара әле,шушы яшемә җитеп,шулкадәрле тормыш тәҗрибәм белән, гади бер кыз аркасында тынычлыгымны җуйдым бит,ә!
Бусы,менә, мин язган «эсэмэс»лар: «Тавышыңны, күзләреңне, иреннәреңне сагындым! Ә син?» «Иреннәреңне, чәчләреңне үбәсем килә. Диагноз— «ычкындым» бугай. Менә нишләттең».
Өметләрем-теләкләрем ташкыны, хисләремнең дөрләгән ялкыны күзләремдә дә, кыланышларымда да чагылып торгандыр—берникадәр вакыттан аның битарафлыгы бераз җылырак мөнәсәбәткә алышына башлады. Август башында Алисәне бер төркем сыйныфташлары һәм укытучылар белән ике атнага Кара диңгезгә,Дагомыс лагерена озаттык. Шунда гына Рәйханә тәүге тапкыр миндә куна калды. Минем өчен (аның өчен дә дип уйлыйсым килә) яңа тормыш башланды. «Яратам»—дигән сүзен дә ишетелер-ишетелмәс итеп шунда әйтте ул.
«Синең ярдәмең белән мин үземнең кемлегемне,үземнең бәямне аңладым. Миңа мине бүләк итеп бирдең син,рәхмәт сиңа!» «Тәнем иреннәреңне әле дә хәтерли...»
Шуннан да артыгын көтмәгән булса кирәк Рәйханәм: көзнең кояшлы бер якшәмбесендә: «ЗАГСта язылышып, сиңа үземнең фамилиямне биреп, тыйнак кына булса да туй үткәреп, үз фатирымда синең белән яши башласам гына тулысынча бәхетле дип санар идем мин үземне»,—дигән идем, күкрәгемә капланып үксеп елап җибәрде. Ниятләремнең җитдилегенә соңга кадәр ышанып бетмәгән икән. «Үкенмәссеңме?»—дип сорады ул. «Миңа ярты бәхет кирәкми,—дидем мин.—Син миңа тулаем кирәк. Бербөтен. Мин «болай гына» яшәргә теләмим. Миңа чын гаилә кирәк. Синең чын мәхәббәтең кирәк. Шуны бирергә тырышсаң, үкенмәм». «Алай булгач, мин бүгеннән гомеремне сиңа тапшырам»,—дип пышылдады акыллым. Шул ук көнне,ул үтенеп сорагач,зур чәчәк бәйләме күтәреп зиратка, Лена янына бардык. Үпкәләмәсен димәкче булгандырмы?
.Чәй өстәле янындагы урындыкта Гомәр Бәшировның «Намус»ы ята. Китапларны укыган җирендә калдыра торган гадәте бар. Тиз укый—әле өченче көн генә «Мастер и Маргарита»ны күргән идем кулында.
Ишек төбендәге шүрлектә кесә телефоны Бетховен көен уйнап җибәрде: Алисә онытып калдырган—хәзер дәрестә кайгырып утыра булса кирәк. Параллель сыйныфтан иптәш кызы шалтыратадыр. Бүген Фәрит кайтырга тиеш: Чиләбедә яшәсә дә, Һәр шимбә кайтып йөри ул. һәм Һәр шимбә кичке аш—бәйрәм ашы безнең өчен: барыбыз бергә җыелып озаклап сөйләшеп утырабыз.
«Әле генә аңладым: мин гомер буе сине сагынып яшәгәнмен бит». «Үлеп яратам сине. Аңлатып бир,дисәләр,булдыралмас идем. Мәхәббәтнең ни икәнен, аның төзелешен беркем белми бит».
.Мин дә белмим, бәгърем. Әүвәл—гомер буе: тормышта беренче мәхәббәттән бүтән чын мәхәббәт булмый дип ышанып яшәдем. Аннары, язмышымны фаҗига актарып ташлагач,бакыйлыкка җыена башларга вакыт җитте дип уйладым. Ә сине тапкач,бу да.бүтән ялгыз хатыннар кебек,бер дәшү белән кочагыма атылып,муеныма асылыныр дип ялгыштым. Бер калып кануннарына буйсынган нәрсә түгел икән ул мәхәббәт. Беренче булса да, бишенче булса да—чын булсын.
Тәрәзә төбенә таянып, йөземне төшкә якынлашып килгән кояшка куйдым. Йөрәктә бернинди шом-тәшвиш юк бугай. Борчусызлык гадәттә сагайта күңелне. Чынлап та юкмы кайгырырлык нәрсә? Юк,юк! Тәндә шундый җиңеллек,җанда шундый илһам—дөньяны үзгәртеп корырга да көчем җитәр кебек. Менә бит ул—онытылып бетә язган ләззәтле халәт!..