Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гафур Коләхмәтевнең тууына 130 ел

 

Язучы-драматург, публицист һәм революционер Габделгафур Юныс улы Коләхмәтев 1881 елның 5 маенда Пенза шәһәрендә сабын- шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа. 1902 елда Казан шәһәрендәге Укытучылар мәктәбен тәмамлый. Казанның Пороховой бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесында (1911 елнын җәенә кадәр). «Касыймия» («Апанай») мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларында (1911-16 елларда) укытучы һәм мөдир булып эшли. «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы, 1911 елда арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгьлиме хисап» исемле методик кулланма китабы нәшер ителә.

Язучы-драматург буларак, ул «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. Бу әсәрләр татар әдәбияты тарихында эшче-революционер образларын һәм пролетариат идеяләрен сәнгатьчә гәүдәләндерүнең беренче уңышлы үрнәге буларак әһәмиятле.

Озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган язучы 1918 елнын 1 апрелендә вафат була.

Солтан Габәшинең, тууына 120 ел

Солтан Хәсәнгата улы Габәши 1891 елның 13 маенда Казан губернасы Казан өязе Алат волостеның Тенивраг—Солабаш (хәзер Татарстанның Биектау районы Кече Солабаш) авылында мулла гаиләсендә туа. 1913-15 елларда беренче әсәрләрен яза («Кәккүк», «Рөкыя-гөлкәем», «Вальс», «Пикник», «Татар кызы»).

Солтан Габәши татар драма труппасының берничә спектак­ленә (Г.Исхакыйның «Зөләйха», Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», К.Рәхимнең «Бүз егет» әсәрләре) музыкалар яза. Г.Әлмөхәммәтов һәм В.Виноградов белән берлектә, С. Габәши беренче татар опералары—«Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930) иҗат итүдә катнаша.

Республиканың музыка сәнгате өчен бөтенләй яңа булган хор сәнгатенең үсешенә зур өлешен кертә.

1942 елның 8 гыйнварында вафат була.

Ширияздан Сарымсаковның тууына 100 ел

Режиссер, актер һәм педагог Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казакъстандагы Акмулла өязенең Атбасар шәһәрендә туа. 1936 елда Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлап, Казанга эшкә кайта. 1965 елга кадәр ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. 1942-44 һәм 1953-61 елларда театрның баш режиссеры вазифасын үти.

Ш.Сарымсаков татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя. 1958 елда К Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Н.Җиһановның «Ирек», М.Мозаффаровның «Галиябану». Ж.Фәйзинең «Башмагым» һәм «Тапшырылмаган хатлар» музыкаль спектакльләрен сәхнәгә куя. Казан киностудиясендә «Салих Сәйдәшев», «Туган як моңнары» фильмнарын иҗат итә.

1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат була.