Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУЛАР

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Финляндиядә эш сәфәрендә булып кайтты. Биредә ул татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты. Әлеге илдә бүген 800ләп милләттәшебез гомер итә. Аларның зур өлеше—Хельсинкидә яши Финляндия татарлары иң бердәм, актив диаспоралардан берсе булып тора. Аларның иҗтимагый оешмалары Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Президент татар җәмгыяте вәкилләре белән ана телендә аралашты.

Аннары Рөстәм Миннеханов Лахти шәһәрендә «Энергон» тикшеренү үзәгендә. «Паякулма» компаниясендә булды.

Соңыннан Татарстан делегациясен Финляндия Президенты Тарья Хапонен кабул итте. Очрашуда Финляндия белән Татарстанның элемтәләрен тагын да ныгыту буенча фикер алышу булды Оч­рашу тәмамлангач, Р.Миннеханов журна­листларга, әлеге визит Финляндия белән мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк, безнең төп бурыч—Татарстанга фин компа­нияләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, дип белдерде. Татарстанда Финляндиянең мәгариф системасы аеруча зур кызыксы­ну уята. «Без элемтәләрне бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез һәм Россия белән Финляндия мөнәсәбәтләрендә Татар­станның роле сизелерлек булачак»,—диде Президент

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НЫГЫЙ

Татарстан депутатларының Мәскәүгә сәфәре барышында парламентара хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды Документка Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Владимир Платонов кул куйды.

В.Платонов сүзләренә караганда, шун­дый ук документ моннан 15 ел элек тәмлаланган. Ә хәзер килешүне яңартыр вакыт җиткән. Ф.Мөхәммәтшин исә Мәскәүдәге коллегаларыннан үрнәк алуларын яшермә­де. «Чөнки сез федераль хакимият, димәк, ил күләмендәге карарларны кабул итү эшенә дә якынрак торасыз, диде ул.—Ә яңа про­токол безнең араларны тагын да якынайтачак». Әлеге килешү нигезендә яңа закон проектларын алмашу, комитетлар арасында элемтә булдыру, уртак чаразар уздыру күздә тотыла. Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге документ ике төбәк арасында башланган зур эшнен дәвамы булып тора. Мәгълүм булган­ча, күптән түгел Татарстан белән Мәскәү җитәкчеләре сәүдә-икътисади, фәнни- техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалаган иде.

Ф.Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашканда, каләм әһелләре аңардан Россия Хөкүмәте башлыгы урынбаса­ры Дмитрий Козакнын милли сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы кеше булып билгеләнүенә мөнәсәбәте турында сорады. «Күп милләтле һәм күп динле Россиядә бу проблемалар белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче структура булырга тиеш,—диде парламент башлыгы. —Шуңа күрә әлеге яңалыкны алга таба җитди адым дип бәяләр идем. Бу эштә милли төбәк вәкилләре дә катнашыр, дип өметләнәм. Алар халыкны берләштерү өчен кирәкле чаралар тәкъдим итә ала. Бу эшне ва­кытны сузмыйча, кичекмәстән башларга кирәк»

МИЛЛИ КОМПОНЕНТ БУЛЫРГА ТИЕШ

Чаллыда Россия Дәүләт Думасы Рәи­сенең беренче урынбасары Олег Морозов булып китте.

Рәсми визит барышында Мәскәү ку­нагы эре предприятиеләр җитәкчеләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Чаллы бүлекчәсе активистлары, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар белән очрашты, шәһәр югары уку йортлары студентларына исемле стипендияләр тапшырды.

Шагыйрь һәм публицист Айдар Хәлим, О. Морозовка мөрәҗәгать итеп, мәгариф системасында милли компонент темасын күтәрде. «Бүгенге көндә әзерләнә торган «Мәгариф турындагы» яңа федераль за­кон проектындагы милли компонентка кагылышлы пунктны тулысынча үзгәртергә кирәк»,—диде ул. Аның сүзләре белән килешеп, О.Морозов милли компонент мәсьәләсе һәр милли республиканың үз карамагында булырга тиешлеген әйтте.

ХӨКҮМӘТТӘ ЯҢА МИНИСТР

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Указы нигезендә, Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде.

Айрат Сибагатуллин 1958 елның 31 мартында Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа Казан дәүләт педагогика институтын тарих белгечлеге буенча тәмамлый.

1989 елдан 1991 елга кадәр ВЛКСМның Казан шәһәре Бауман районы комитеты инструкторы була 1993 елда Татарстан Кинематография дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1997 елдан Татар­стан Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге башлыгы, 1998 елдан Татарстан Премьер-министры киңәшчесе була.

1999 елдан 2002 елга кадәр А. Сибага­туллин «Татарстан» дәүләт теле-радиотапшырулар компаниясе рәисенең беренче урынбасары, 2002 елдан—«Яңа Гасыр» телералиокомпаниясе ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры урынба­сары Вазыйфаларын башкара. 2002 елда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе рәисе итеп билгеләнә. 2005 елдан ул—«Бөтенроссия дәүләт телевиде­ние һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы директоры.

БӘҺАСЕЗ БҮЛӘК

Россия Ислам университеты базасында Ике мәчетнең хадиме, король Абдалла бин Абдел Азиз эл Сауд исемендәге китапханә ачылды, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның әйтүенчә, китапханәне Казанда ачу ике җөмһүриятнең Мәдәният министрлыклары тарафыннан 2007 елла имзаланган килешүдә каралган булган. Ниһаять, бу изге теләк гамәлгә ашты.

Согыд Гарәбстаны мәдәният һәм мәгълү­мат министры урынбасары Адел Азиз бин Салих бин Салама, Согыдиянең Россиядәге илчесе Хәсән Али Җәгъфәр, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мөфтие Вазыйфасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, РИУ ректоры Рәфыик Мөхәммәтшин китапның бәһаләп бетергесез байлык булуы турында сөйләде. Шунысы кызык: хәзерге вакытта республикабызда 75 миллион данә китап бар икән. Хәзер менә шуңа тагын бер хәзинә—40 мең данә китап өстәлде. Монда Ислам диненә һәм гарәп теленә, әдәбиятына гына түгел, география, социология, политологиягә кагылышлы күп төрле әдәбият бар. Гарәп телендәге әлеге китаплар илнең үзендә генә түгел, Мисыр, Ливан, Сүрия һәм Иорданиянең инң алдынгы нәшриятләрендә басылган «Бәһасез байлык дигәннең дә бәясе бар—500 мең долларлык хәзинә бу»,—диде Рәфыйк Мөхәммәтшин тантана ахырында.

Согыдия мондый китап тупланмала­рын дөнья буйлап шактый еллар таратса да, әле безгә килеп житә алганы юк идее. Ниһаять, сәгать сукты. Бу хәзинәдән РИУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре генә түгел, республикабызда Ислам динен, гарәп телен өйрәнүче барча вуз, мәдрәсә укытучылары һәм укучылары да файдалана алачак

БӘЙГЕ ТӘМАМ, БӘЙГЕ ДӘВАМ ИТӘ

«Яңа татар пьесасы-2010» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин рәислегендәге жюри конкурска килгән 50ләп әсәр арасыннан иң яхшы дип табыл­ган 8 пьесаны сайлап алган.

Кызыксындыру премиясенә өч автор лаек булды. Алар—«Самат һәм Кара ко­роль» пьесасы авторы Сөмбел Гаффарова (Казан), «Әҗәт» пьесасы авторы Зәбир Гыймаев (Түбән Кама) һәм «Көтү» пьесасы авторы Булат Сәлахов (Чаллы).

«Балалар һәм яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә Илгиз Зәйниевнең «Ак чәчәкләр һәм кара көчләр» пьесасы җиңеп чыкты.

Проза әсәренә нигезләнеп язылган иң яхшы инсценировка дип Равил Са­бырның (Чаллы) «Ком ял итми» пьесасы табылды.

35 яшькә кадәрге авторлар өчен тәга­енләнгән махсус премияне «Бөке» пьесасы өчен янә Илгиз Зәйниев алды. Знче урын «Дөньясы шундый, балакай, дөньясы» пье­сасы өчен педагогика фәннәре докторы, профессор Әлфис Аязовка (Уфа) бирелде.

2нче урыннарны «И, минем яктыр­тучым» пьесасы авторы Ркаил Зәйдулла һәм «Бармы ришвәткә дәва?» сатирик ко­медиясе авторы Зөлфәт Хәким бүлеште.

Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясе шулай ук Ркаил Зәйдулла­га тапшырылды.

Жюри рәисе Фәндәс Сафиуллин бел­дергәнчә, быелгы конкурста 1нче урынга лаек булырлык пьеса табылмаган.

«ТАНТАНАНЫҢ ТӘҮГЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

27 март—Халыкара театр көнендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Мәдәният минис­трлыгы гамәлгә куйган «Тантана» милли театр премиясенең беренче лауреатлары игълан ителде.

Татарстан Премьер-министры урын­басары Зилә Вәлиева рәислегендәге жюри 10 номинация буенча театр өлкәсендә­ге казанышларны билгеләде. «Дебют» номинациясендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Эльмира Яһудина һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры балеринасы Кристина Андреева: «Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан Татарстанның халык артисты Наталья Егорова һәм Чаллы курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов: «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын­нан Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова: «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә А. Баталов исемендәге Бөгелмә Урыс дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Александр Кочетов; «Иң яхшы төп хатын- кыз роле-номинациясендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко­медия театрыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова; «Иң яхшы төп ир-ат роле» номинациясендә Чаллы Татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Рафил Сәгьдуллин, «Намус һәм тугрылык» номинациясендә В.Качалов исемендәге зур дәүләт драма театрыннан Россиянең халык артисты Вадим Кешнер: Казан яшь тамашачылар театрыннан Татарстанның атказанган артисты Нина Колаганова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Россиянең атказанган, Татар­станның халык артисты Алсу Гайнуллина һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Та­тар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Венера Нигьмәтуллина; «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә «41нең арбалы хатыннары» драмасында уйнаган бер төркем артистлар, «Иң яхшы тамашачы» номинациясендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының тугры тамашачысы Александр Лаврентьев; «Спектакль-вакыйга» номинациясендә Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Гашыйк Кариб» спек­такле бүләкләнде.

ФОНДКА ЯРДӘМ

Казанда Россиянең беренче Президен­ты хатыны Наина Ельцина булып китте.

Ул Ельцин кубогына үткәрелгән берен­че халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләде. Башкалага килер алдыннан На­ина Елышна республика халкына да бүләк ясады. Ул «Яңарыш- фондына I миллион сум акча күчерде. Мәгълүм булганча, ел башында Наина Ельцина башкалада Борис Ельцинның 80 еллыгына багышланган күр­гәзмәне ачу тантанасында катнашты.

БЕЗГӘ КИҢӘЮ КИРӘК

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте, 2010 ел нәтиҗәләре буенча, Россия Милли тираж хезмәтенең «Ел тиражы» премиясенә лаек булды. Ул, генераль директор Айдар Сәлимгәрәев белдергәнчә, милли газета-журналларны саклап калган өчен бирелде.

Статистика мәгълүматларыннан күрен­гәнчә, бүгенге көндә Татарстанда татар, чуаш, һәм удмурт телләрендә 195 мең данә вакытлы матбугат нәшер ителә. Укучылар да яшәрә. Республиканың эшне оештыру тәҗрибәсе исә башка төбәкләрдә дә яклау таба.

«Татмедиа» агымдагы елда басма газета- журналларны интернет челтәренә чыгаруга да игътибарны арттырачак. Шул рәвешле милли матбугат белән танышучылар даи­рәсе киңәячәк. Моннан тыш, Россиянең төрле төбәкләрендә татарча чыгучы 31 газетаны Татарстан, милләт тормышына кагылышлы 8 битле кушымталар белән тулыландыру мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Яңалык-хәбәрләр редакцияләргә интернет челтәре аша җибәреләчәк.

ХАК ДИН ХӨРМӘТЕНӘ- ИСТӘЛЕК БИЛГЕЛӘРЕ

Кремльдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни ялкәрләрне торгызу буенча республика фондының Попечи­тельләр советы рәисе Минтимер Шәимиев борынгы Болгар шәһәрендә 922 елда Идел буе болгарларының Ислам динен рәсми кабул итүе һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре хөрмәтенә Истәлек билгеләрен кору мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыр­ды.

Истәлек билгеләренең икесе дә «Татарстанның мәдәни мирасы борынгы Болгар шәһәре һәм Зоя шәһәр-утравы» проектына кертелгән ТР Мәдәният министрлыгы Истәлек билгесе проекты эскизына бәйге уздырган иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Рөстәм Габбасов проекты иң яхшысы дип табылды. Тиздән ТР Прези­денты каршындагы Дәүләт торак фонды Ис­тәлек билгесен төзү эшләренә керешәчәк.

Ә 922 елда Идел буе болгарларының Ислам динен рәсми кабул итүе хөрмәтенә Истәлек билгесен төзү эшләре, Минтимер Шәимиев билгеләп үткәнчә, инде әйбәт темпта алып барыла. Быел ул тәкъдим итүгә әзер булырга тиеш.

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле шагыйрь. Г.Тукай исемендәге Дәүләт пре­миясе лауреаты Рәдиф Гаташка 70 яшь тулу уңаеннан «Матурлыкка сусау» (яки «Гөлләр һаман су сорый») дип исемләнгән юбилей кичәсе булды.

Шигърияткә 60 нчы елларда килеп, ярты гасыр буе әдәбиятка хезмәт иткән шагыйрьне тәбрикләргә күпсанлы әдәбият-сәнгать әһелләре, галимнәр, шигырь сөючеләр килгән иде.

Р.Гаташны юбилей бәйрәме белән Татарстан мәдәният министры урынба­сары И Әюпова, Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов, каләмдәшләре Т.Миңнуллин, Р. Батулла, X. Миңнегулов, Г.Рәхим, Р.Миңнуллин, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары К. Аралбаев тәбрик итте. Камал театры артистлары Ә.Шакиров, Р.Таҗетдин, Н. Ихсанова, Н.Гәрәева, Р. Шәрәфи, Н.Дунаев аның шигырьләрен укыды, җырчылар 3. Сөнгатуллина, 3 .Сәхабиева, М .Галиев, Б. На- сыйрова шагыйрь шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Кичәне нәфис сүз осталары Л. Шакирҗан һәм И. Кыямов алып барды.

ӘДӘБИ ПРЕМИЯЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕЛӘР

Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенен әдәби премияләренә кандидатлар күрсәтелде Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә», «Кәләпүш­ле кыз» әсәрләре буенча куелган һәм «Мөһаҗирләр» (М. Галәү) спектакльләре өчен С .Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры, «Язмышлар язылганда» (Татарстан китап нәшрияты, 2007) дигән китабы һәм Г.Исхакый мира­сын барлауда һәм пропагандалауда үзеннән зур өлеш керткән өчен шагыйрь, прозаик Ф.Тарханова, Гаяз Исхакый, «Ирдәүкәләр» (Татарстан китап нәшрияты, 2007) китабы өчен прозаик, драматург Р.Сәгъди; Фатих Хөсни, «Кырык кыл» (Татарстан китап нәшрияты, 2008) китабы өчен шагыйрә И.Иксанова, Һади Такташ, «Яңарыш юлын­да» (Татарстан китап нәшрияты, 2008) дигән китабы өчен Ә. Закиржанов Җамал Вәлиди премияләренә тәкъдим ителде.

ТАТАР ЕГЕТЕ—ОСКАР» ИЯСЕ

Республикабызның нәни «йолдыз­чыгы» Зөлфәт Габдуллин бу көннәрдә Американың Лос-Анджелес шәһәрендә үткән халыкара балалар бәйгесендә җиңү яулады һәм аңа «Балалар Оскары» тапшырылды. Питрәч сәнгать мәктә­бен тәмамлаган Зөлфәт шулай итеп халыкара танылу алды.  Шунысын да искәртик, дөнья күләмендә танылган Скарлетт Йоханссон, Джулия Робертс, Майкл Джексон кебек мәшһүрләрнең дә «йолдызлы юлы» әлеге бүләкне алудан башланган икән.

КОТЛЫЙБЫЗ!

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм хә­зерге татар шигъриятен үстерүгә лаеклы өлеше өчен «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе» филиалы шигърият бүлеге мөхәррире Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Татарстан Республикасы хакына күпь­еллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм татар әдә­биятын үстерүдә зур өлеш керткәне өчен шагыйрь Рашитов Әхмәт Әхәт улы (Әхмәт Рәшит) Татарстан Республикасы Презндентының Рәхмәт хатына лаек булды.

***

Татарстан Президенты указы белән, Массакуләм мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татмедиа» ачык акционер­лык җәмгыятенең «Мәгърифәт» газетасы редакциясе филиалы директоры, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Вәлиәхмәтов Хөсәен Хәсән улы Татарстан Республикасы­ның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.