Чаналар китте
Без, хәзерге мүкләнеп беткән өлкәннәр, әле борын асты да кипмәгән малайлар һәм кызлар чагында, һәркайсыбызнын чанасы бар иде. Теге утырып таудан шуа торган кечкенә чана түгел, ә ике метр озынлыгындагы шактый зур чана. Ошбу транспорт чарасын без ат чанасы кеби итеп матурлап үрәчәли идек, шуңа салып печәнен-саламын, утынын ташый, ашлык салып Җилгелде тегермәненә он тартырга йөри, әти-әниләр әйткән бүтән йөкләрне күчерә идек. Әлбәттә инде, үзебез тарту көче булып.
Ул чаналарны Әтнә базарында саттылар һәм бәяләре дә арзан гына булды. Чөнки ул заман барча халык бердәй тормышта яши, беркем дә аерылып торган бай түгел, кешеләр оят белә, бер-берсеннән зур акча каеруны чамаламый, үзара килешеп көн итә. Ә без исә әти-әниләр алып биргән ул чаналарны үзебезчә бизибез, шома табанлы булуы, шәп шууы белән үзара мактанышабыз.
Ә инде озын вә салкын кышлар үтеп язлар якынлашкач, көндезләрен кояш яхшы кыздыра башлагач, безнен өчен печән өсте җитә. Чын-чынлап печән өсте, һәм әле җир кардан да арчылмас борын. Хикмәт шунда ки, язга таба болыннардагы печән эскертләренен төпләре ачыла. Кыш көне ташыганда эскерт төбендәге печәнне калын кар астыннан тартып ала алмыйлар, байтагы шунда кала. Кояш кыздыра башлагач, ошбу хәзинә өскә калкып чыга.
Үр өстендә матур булып утырган безнен кечкенә генә Дусым авылына Әтнә болыны ерак түгел, нибарысы бер чакрым. Әтнә халкы борынгыдан ишле вә кодрәтле булган, болыннарны бүлешкәндә алар безнең аз санлы Дусым гаскәренә каршы күсәкләр күтәреп чыкканнар, аны Ашыт суына кадәрле диярлек китереп кысканнар. Ахыргы нәтижәдә безнен болын тар гына, ә алар болыны биниһая иркен һәм... безнең авылга яп-якын булып калган. Әгәренки озын итеп сузасың икән, кул да җитәрлек булып ...
Һәм менә язгы кояш Әтнә өстенә кадәр күтәрелә, үзенең чакырулы нурларын сибеп җибәрә, шунда инде безнең куллар һәм аяклар да чыннан да озынаеп китә. Без яшь тайлар сыман чаналарыбызга җигеләбез дә, тыгыз һәм бердәм колонна булып Әтнә болынына юл тотабыз. Эскерт төпләрендә калган, кояшта күпереп хуш исләр бөркеп яткан печәнне чаналарыбызга төйибез. Биек итеп, күңелләр тулы куану хисләре белән. Шулай булмыйни! Моның өчен безне абзардагы сыерлар рәхмәтле мөгрәп, ә әти-әниләр аркадан сөеп каршы алалар бит. Тагын бердәм колонна булабыз да, җырлар җырлап авылга юнәләбез.
Ярый. Беркон шулай бик матур тезелешеп нәүбәттәге сафаридан кайтып килә идек. Инде күп тә калмады, үр өстендә авыл күренә дә башлады. Шунда каршыбызга бер җигүле ат килеп чыкты һәм безгә якынаеп туктады. Билгеле инде, безнен колонна да тукталып калды. Теге атлы чанадан өстенә кыска тун, шәп бүрек кигән, укытучы кыяфәтле бер абый төште. Дустанә елмаеп колонна башындагы сыйныфташыбыз Таһирҗан янына килде.
—Кайдан алдың бу печәнне, үскәнем?—диде ул чанага ымлап һәм һаман да елмая биреп.
—Әтнә болыныннан, абый, эскерт төбеннән. Анда сезгә дә күп калды әле,—диде Таһиржан, үзенен сары сипкелле түгәрәк йөзе белән кояштай балкып.
Шунда ... йа Аллам! Теге абыйның йөзенә галәмәт тә усал кыяфәт чыкты һәм ул киң селтәнеп Таһирҗан дустыбызга берне китереп тә сылады. Таһирҗан кулларын киң җәеп карга килеп төште, башындагы бүрке еракка очып китте. Күз ачып йомганчы бушап калды юл. Дөресе, юлда безнең печән төялгән чаналар гына торып калды. Без үзебез исә барчабыз юл читендәге карга сибелдек. Котларыбыз алынып, куркудан кычкыра-йөткерә. Инде теге абый куып җитмәслек арага киткәч кенә тукталдык, артыбызга борылып карадык.
Теге атлы чанадан тагын ике кеше төште. Алар атларын кире борып куйдылар, бик әйбәтләп кенә безнен чаналарны олауга төяделәр, печәне- ние белән. Өстән бастырык бастылар да китеп тә бардылар. Теге абый олау өстеннән безгә тагын бер кат кодрәтле йодрыгын күрсәтте.
Без бичаралар исә борыннарны да, кулларны да салындырып карап калдык. Әле дә булса онытмыйм, арабыздан иң озын борынлы, нык гәүдәле сыйныфташыбыз Мәрьям озын итеп борынын тартты һәм әйтеп куйды:
—Чаналар китте!
Һәм чыннан да, ул чаналар шул китүдән инде безгә кире әйләнеп кайтмадылар. Соңыннан белдек, бу адәмнәр Әтнәдән килгәннәр икән, Таһирҗанга шул колхознын бер бригадиры китереп суккан икән
Чабаталар... биектә!
Безнең халыкта «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә» дигән әйтем бар. Бу гыйбарә ни дәрәҗәдә дөрестер, анысын чамалавы кыен, һәрхәлдә, мин, әле чабата киеп йөрү полный ходка модада булган заманда яшәгән адәм, ул чактагы бер генә түрәнең дә офисы түрендә чабата эленеп торганын күрмәдем. Аның каравы чабатаның, җитмәсә, бик күп чабаталарның тагын да биек урынга менеп кунаклауларына шаһит булдым.
Чабата димәктән, хәзерге яшь буын аның ни икәнен дә белми булыр. Бераз гына аңлатма бирик. Кайчандыр ошбу аяк киемен иксез-чиксез Рәсәйнең күпчелек халыклары кигән, хәтта ки дөнья халыклары арасында «Чабаталы Рәсәй» дигән кимсетүле гыйбарә дә йөргән. Дөрес, без татарларның борынгы бабалары чабата түгел, читек кигән диләр. Әмма мин белгәндә инде бу аяк киеме безнең халыкка да үтеп кергән иде.
Чабатаны өй шартларында гына ясасалар да, технологиясе шактый катлаулы. Моның өчен урманга баралар, яшь юкә агачларын табалар, аларның кайрыларын тунап алалар. Аннан килеп бу кайрыларны курыпсаларга бәйлиләр. Аның мәзәге дә булган. Дусымнан ерак та түгел Әйшияз дигән авыл бар. Аның кешеләре чабатаны күпләп ясыйлар, Әтнә базарында саталар. Безнең авыл малайлары Күәм мәктәбенә төшеп йөргәндә юлда болай дип җырлыйлар икән.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр курыпса.
Без чабата кимәс идек,
Әйшиязны җир упса.
Әйшиязлылар моны ишетеп алганнар да Авыл советына жалу белән килгәннәр.
Моның белән генә эш бетми әле. Бу курыпсаларны гали пәкеседәй үткер пычак белән бармак киңлеге телемнәргә кисәләр һәм мич буендагы киштәгә элеп куялар. Аннан инде янәшә утыралар да, тез башына бәйләп шул телемнәрдән чабата кайтаралар. Кулга шөшле алып. Чабата ясауның чын осталары була, алар ярты сәгатьтә бер кием чабатаны үреп тә куялар. Безнең Дусым авылында Шәйхетдин, Әхми, Нәбиулла абзыйлар оста чабатачылар иде. Хәер, ул заманда аз гына иренмәгән һәр адәм аны ясый белә иде. Менә мин үзем дә әле дә булса чабата үрә беләм.
Киләчәк буыннарга Ходай үзе язмасын, һич кенә дә әйбәт аяк киеме түгел! Аз гына янгырлы вакыт булса, аны киеп чыгуга аякка шаулап су үтә. Әгәренки пычракка кереп бассаң, киндерәсе өзелеп аяктан төшеп калырга да күп сорамый. Юлың ерак булса, запасын да алырга кирәк. Бара торгач тишелә дә чыга. Без Дусымнан Казанга барганда Коркачык станциясенә җәяү йөрдек һәм барган саен ике кием чабата туздыра идек.
Ул заман безнең Дусымнан Олы Әтнәгә болыннар аша гына туры юл бар иле. Ошбу юлдан халык күп йөри, шул исәптән Мари Иленең Шинше, Куян авылы ягыннан атна саен Әтнә базарына килгән марилар да. Әйтик, килә кеше болын буйлап, базар хәлләрен уйлап, нәрсәсен күпмегә сатасын чамалап Шунда ... стоп! Аягындагы чабатасы тишелеп чыга моның. Әмма ул аптырап тормый, юл буена утыра да, искесен салып ташлый, аягына иңбашында йөрткән запас чабатасын киеп тә куя. Ялт иттереп. Ә тишелгәнен кая олактырырга? Монда да аптырап калмый, иске чабаталарны киндерәләре белән бер-берсенә бәйли дә, юл читендәге телеграф чыбыклары өстенә чөеп тә җибәрә. Ә тегеләре шунда чайкалып та калалар. Шундый югары урынга менеп кунаклаганнарына масайган сыман.
Адәмнәр йөри торды, чабаталар туза торды һәм әнә шулай югары менеп кунаклый торды. Кайда ничек булгандыр, анысын белмим, безнең болында чабаталар еллар буена шулай телеграф чыбыклары өстендә чайкалып тордылар. Берләре киндерәләре тузып жиргә коелсалар, икенчеләре анын урынына менеп кунакладылар. Инде тормышлар бераз рәтләнеп, кешеләр чабатаны салгач, итек, ботинка, түфли ише затлы әйберләр киеп йөри башлагач кына бу хәлгә чик куелды.
Ә күңелдә ниндидер кызыклы, хәтта җылы хатирә калды.
Беренче радио, беренче машина
Безнең балалык авыр һәм хәсрәтле, шул ук вакытта гажәеп кызыклы, яңарышлы елларга да туры килде. Беләсезме, мин малай чакта безнең Дусым авылында әле электр уты да юк иде! Минем абый-апайларым кичен дәресләрен керосин лампасы яктысында әзерләделәр. Ә анын яктысы бик зәгыйфь. Әйтик, ул заманда иң якты саналган унлы лампа яктысы хәзерге иң кечкенә кырыклы электр лампочкасы яктысының чиреген генә тәшкил итә! Җитмәсә, күп кешеләрдә җиделе, хәтта бишле лампа да бар иде. Әтнәдән болыннар аша баганалар утыртып, чыбыклар суздылар, өйләргә электр лампочкалары куйдылар һәм бөтен дөньябыз ялт итте. И куанды инде шунда авыл халкы!
Ә инде түгәрәк картон радиолар куелып, алар өйләрне яңгыратып сөйләп, хәтта жырлып та җибәргәч, кайберәүләрнең моңа ышанасылары да килмәде. Шундый хәбәр иреште: кайсыдыр авылдан радио сөйләвенен чынлыгын тикшерү өчен бер мужикны хәтта Казанга җибәрәләр. Ә тегесе аты-юлы белән сүгенмичә ике сүз дә ялгап әйтә белми икән. Казаннан торып бөтен Республика эфирына: «Бу—мин, анагызны фәлән-төгән! Казаннан сөйлим, инде ышандыгызмы?!»—дип кычкырып җибәргән. Йомры сүзләрен ишеткәч, ышанганнар, билгеле. Бездә беренче телефонны да берне генә, колхоз кәнсәләренә куйдылар. Аны да Әтнәгә барып сөйләшеп караучылар табылды.
Бер тапкыр авыл урамы буйлап беренче җиңел машина үтте. Югары очтан түбән очка, тузаннар туздырып. Райком кешеләренең Түбән Шашыга үтеп барышлары икән. Шул машинаны карарга бөтен авыл халкы кубып капка төпләренә чыгып басты. Ә без малайлар Шашы тавына чаклы артыннан йөгереп бардык. Шулай итеп без, хәзерге өлкәннәр, авылга цивилизация үтеп керүнен шаһитлары булдык. Уйласаң исең китәрлек, бер кеше гомере дәвамында авылда нинди үзгәрешләр булды, никадәр яңалыклар керде һәм тормыш әнә кая барып җитте. Шунысын күз алдына китереп карагыз әле!
Ачлык корбаннары
Ошбу дөньяларда минем иң изге теләгем шул: хәзерге яшь буын ачлык газапларын күрмәсен иде. Менә без, өлкәннәр, тормыш китереп салырга бик ихтимал булган бу иң авыр, ачы җәфаны артыгы белән татыдык.
Авыл җиренә ачлык сугышның үзе белән бергә түгел, ә бераз сонрак, 1943нче елларда килеп керде. Анарчы әле халыкта электән килгән дым бар, сугыш алды елларында колхозлар хезмәт көненә ашлыкны мул итеп биргәннәр иде. Тора-бара келәт төпләре тәмам такырланды, ә хезмәт көненә граммлап кына тия башлады. Авыл кешесе үстереп алган бар ашлык фронтта явыз дошман белән көрәшүчеләргә, шәһәрләрдә корал ясаучы эшчеләргә җибәрелә иде. Крәстиян мичтә пешкән хуш исле, тәмле ипине көзге айларда гына күреп калды, озын кышта инде идән астындагы бәрәңгегә күчте, язга таба кайберәүләр шул чикмәнле бәрәнгесез дә калдылар. Елга- ерымтылардан. болыннан ат кузгалагы, балтырган һәм башка шундый үләннәр җыеп ашадылар. Ошбу нигъмәтләр асылда тамакны туйдырмыйлар, кеше организмына кирәкле энергияне бирмиләр. Шулай итеп, авылда ачлык патшалык итә башлады.
Айлар буена тамагы туйганчы ашамаган, ачыккан адәмне ерактан ук белеп була. Ул аякларын өстерәп, авырлык белән атлый, сүзен дә ярым пышылдап, акрын сөйли, йөзендә бер үзенчәлекле талчыкканлык, йокымсырау була. Озак вакытлар ипи күрмичә, гел бәрәңге белән генә тукланып торган кешедә дә шул ук хәл күзәтелә. Тамагы ул кадәр ачыккан булмаса да. андый кеше дә гел йокымсырап йори. Моны табиблар болай дип аңлаталар: бәрәңгедә крахмал күп, кеше организмында ул крахмал шикәргә әйләнә. Ә шикәрдән, үз чиратында, спирт хасил була. Менә шуңа күрә бәрәңгене күп ашаган кеше, бичара дип әйтимме, шул спирттан аз гына исереп, мәлҗерәп йөри. Ял итәргә утырса, шунда ук йоклап та китә.
Боларына аның түзәр дә идең инде, әмма бу имансыз патша тиз арма үзенә корбаннар да ала башлады. Иң куркынычлысы шул булды, кешеләр иртә язда, җирләр аз гына кипшерү белән, басулар өстеннән былтыргы уракта төшеп калган башакларны җыйдылар. Андый башакларда агу туплану ихтималы бик зур булу ту рында табибларның кисәтеп торуларына да карамастан. Ачлык яман шул ул. Кайберәүләр шундый башакларны җыйдылар, он итеп тарттылар, көлчә пешерделәр һәм... һәлак булдылар. Кайсыбер авылларда гаиләләре-гаиләләре белән. Мондый тетрәндергеч хәбәрләр байтак йөрде.
Безнең Дусым авылын, исеме дә матур булгангамы, Ходай үзе саклады тагын. Былтыргы башакларны жыеп ашаучылар булды, әмма аннан беркем дә зыян күрмәде. Колхозыбыз рәисе Шәфыйк абый да, яхшы күнелте кеше, саклык кирәклеге турында зинһарлап гел кисәтеп торды. Анын каравы урамда хәйран гына барган җиреннән кисәк кенә хәле бетеп егылучылар, өзлегә язып калучылар җитәрлек булды. Күбәүләр ачлыктан шешенделәр, йөзләре артык түгәрәкләнеп ямьсезләнде, кечерәеп калган күзләреннән яшьләре агып торды. Менә мин үзем дә, шәхсән, хәлем бетеп егылдым.
Безнең гаилә бик ишле, җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көз көне язга дип базга күмеп калдырган бәрәңгебез черегән. Җәй уртасында без инде барыбыз да беренче сортлы ачлар идек. Беркөн шулай, җылы һәм тымызык кичтә, тау астындагы бозауны бәйдән алып менәргә төштем. Бозауны җитәкләп үргә атладым. Хәлсезлектән күз алларым караңгыланып- томаланып китсә дә, үр башына менеп җитә алдым һәм... тәмам хәлсезләнеп сукмакка егылдым. Башта өстемнән бозау атлап үтте, аннары озын чылбыр шуды. Бозауга нәрсә, ул өйгә менеп китте, миңа борылып та карамады, мин исә сукмакта ятып калдым. Кич булса да кояш әле кыздыра, бөркү. Шунда сизенәм, яңакларымны инә белән чәнчеп-чәнчеп алгандай итә. капшап карыйм, алар шешенеп килә икән. Берничә кат торып басарга талпындым, барып чыкмады. Күңелемне менә хәзер шушында, тау асты сукмагында үлеп калам икән дигән курку тотып алды. Үләсе бер дә килми, яман да моңсу иде. Акрын гына елап җибәрдем.
Шунда яныма кемдер килеп туктады. Карасам, күрше Маһирә апай икән. Бу шактый усал әби мине тирга башлады.
—Тор, ристан! Нишләп ятасын монда сукмак бүлеп.
—Торып булмый шул, Маһирә апай,—дидем мин телемне көчкә әйләндереп.
Әби өстемә иелде, хәлемне аңлады һәм мине күтәреп алды.
—Һай, балам, өзлегергә ятасың икән ич син монда. Әйдә әле!—диде ул һәм мине җитәкләп ындыр артыннан гына өйләренә алып керде. Өйалды баскычына утыртып, бер тәлинкә аш чыгарып бирде. Сөтле, бәрәнгеле. умачлы, искитмәле тәмле аш! Бер саллы гына телем ипи дә тоттырды әле. Бу мәрхәмәте өчен мин Маһирә апайга гомерем буена рәхмәтле булдым. Менә хәзер уйлыйм ки, анын шушы бер тәлинкә ашы мине өзлегүдән, ә бәлки үлемнен үзеннән дә саклап калгандыр. Маһирә апайның ире Сәет абый авылнын тимерчесе, аларның тормышы ярыйсы гына иде.
Ул ачлык белән мәзәк хәлләр дә килеп чыккалады. Бер кичтә ашап утыра идек, өстәл уртасында табакта бәрәңге, һәркем шуннан үрелеп ала. чиратны саклап кына. Шунда кисәк ут сүнде, өйне карангылык басты. Форсаттан файдаланмакчы булып мин чиратсыз гына кулымны табакка суздым. Ә ул табакта... куллар, куллар! Бар да бәрәнге кармалый...
Ул еллардагы ачлык минем күңелемдә мәңге төзәлмәслек яра калдырды. Сугыш вакытында безнен әниебез вафат булды, аннан әле нибары сигез айлык сеңлебез Асия калды. Минем матур сенлем, бәгырь кисәгем, өч яше дә тулмастан ачлыктан вафат булды. Аның матур елмаюлары әле дә булса күз алдымда.
Корбаннар тагын да булды. Авылдан хәер эстәргә чыгып киткән бер агай шул китүеннән әйләнеп кайтмады. Аны каядыр җирләп, рәсемен генә җибәрделәр. Ә икенче карт, Нәҗметдин бабай, инде авыл янына кайтып җиткәч...
Без, малайлар, җәйге бер көндә уфалла арбалары тартып югары басуга менеп киттек. Анда сөрелми калган жирдә куе булып әрем үскән, шул әремне йолкыйбыз, арбаларга төяп төшәбез. Ул кибә, шуны мичкә, учакка ягалар. Авылдан чыгып аркылы юлга җиткәч күрәбез, юл буенда Нәҗметдин бабай утыра. Әллә ничек сәер итеп, гәүдәсен туры тотып. Үзе сәламебезне дә алмады, безгә таба борылып та карамады. Мин бу тәбәнәк буйлы, юка гына гәүдәле картны яхшы беләм. Ул безгә бәрәңге базы казып бирде. Бер көрәк балчыкны ташлаган саен «һүп-пә, һүп—пә!» дип. Бабай моннан бер атна элек мари якларына хәер эстәргә чыгып киткән, шуннан кайтып килешедер инде. Без аптырап кына юлыбызда булдык.
Инде арбаларыбызга әрем төяп кайтып килгәндә күрәбез, бабай әле һаман кузгалмаган. Шул урында, шул рәвешендә утыра бирә. Сәерсенеп тукталдык. Иптәшебез, арабыздан иң йөрәкле Нурулла карт янына килде, анын иңенә кагылды.
—Нәҗметдин абый!
Шунда бабаебыз утырган җиреннән түнеп тә китте, һаман да сәер төстә, аякларын бөкләгән килеш. Ул инде әллә кайчан үлгән, гәүдәсе дә катып беткән икән...
Мин хәзерге тормышны мактарга җыенмыйм. Әмма шунысы хак, хәзер беркем дә ул кадәр ач та, ялангач та түгел. Хәзер барыбызның да тамагы тук. Бу яктан зарлансак, зур гөнаһ булыр иде
Үткән гасырнын 50нче елларында без, Арча районыннан урта белемле өч егет, Ульяновск шәһәрендәге танк училищесына бардык. Олы Мәнгәрдән Таһирҗан, Бәрәскәдән Рафаил һәм Дусымнан мин Совет армиясе офицерлары, танкистлар булырга. Монда безне әйбәт каршы алдылар, әлегә матур курсант киемнәре бирмәсәләр дә, солдат гимнастеркасы, аякка кирза итекләр киеп алдык. Ишегалды себерергә, кухняга бәрәнге әрчергә йөртә башладылар. Әлегә без курсантлар түгел, кандидатлар гына икән.
Безгә монда бик ошады Танкларга, кодрәтле сугыш машиналарына карап сокландык, якын киләчәктә аларны үзебез йөртә аласыбызны уйлап күңелләр һаваланды. Ашханәдә бик әйбәт ашаталар, безгә, авылдан килгән бәрәңге корсак егетләргә, андагы ризыклар искитмәле тоела. Казармаларда чисталык, тәртип. Безнең монда укыйсыбыз, укалы погоннар тагып чыгасыбыз бик килә иде. Әмма бәхет безгә аркасы белән борылды. Училищеда атна-ун көн яшәдек микән, бер төркем суворовчылар килеп төште. Аларны инде бернинди чиратсыз, имтихансыз алалар, һәм безне, сонрак килгәннәрне, исемлектән сыздылар да ишекнең кайсы якка ачылганын күрсәттеләр.
Безнең болай гына кайтып китәсебез килмәде. Училише директоры генерал янына кереп карадык.
—Мин сезне бик алыр идем, егетләр,—диде генерал, безне ихластан җәлләп.—Мин татар егетләрен сугыштан ук беләм, алар ышанычлы, батыр. Ләкин менә расписаниегә сыймыйсыз бит. Әнә урам аша гына элемтә училищесы, шунда барыгыз да керегез!—диде
—Һе! Телефончылар булыргамы? Теләмибез!—дидек без һәм Казанга, үзебезне монда җибәргән Татвоенкоматка кайтып киттек. Биредә безгә:
— Без сезне көз көне барыбыр армиягә атабыз. Чиләбедә авто-трактор училищесы бар. Шунда китегез!—диделәр.
—Һе! Тракторчылар булыргамы? Кирәге юк!— дидек без һәм ойгә кайтып киттек.
Менә яшьлек тилелеге белән зур хаталар ясаганбыз. Бу уку йортлары югары кимәддәге белгеч—офицерлар әзерләп чыгаралар икән. Ул заман хәрби уку йортлары, гомумән, югары белемле һәм культуралы хәрбиләр әзерлиләр иде. Көз көне, чынлап та, безне армиягә алдылар Кышларын зәмһәрир салкыннары хөкем сөргән Байкал артына, саперлар батальонына илтеп тыктылар. Шулай итеп иптәш Фәизов атаклы танкист түгел, ә иңбашындагы кара погонына аркылы-торкылы көрәк белән кәйлә сурәте төшерелгән миналар куеп йөрүче, жирдә казынучы сапер булып калды. Безнең өйрәнүләрне тикшерергә килгән генерал безне:
—Исәнмесез, саперлар, сугыш шахтерлары!—дип сәламли һәм гөрләтеп көлә иде.
Шулай итеп, Ульяновск танк училищесында безгә бәхет тәтемәде. Алай да без анда шул вакытта хәбәре астыртын гына бөтен илгә таралган бер вакыйганың шаһиты булдык.
Курсантларны, гомумән хәрбиләрне, ял көннәрендә увольнениегә. ягъни шәһәрдә йөреп керергә чыгаралар. Бер көнне училище курсантлары шәһәрдә авиация училищесы курсантларын очрата. Тегеләре киләчәктә һава киңлекләрен гизәчәк очучылар буласы бит инде. Алар ташбака шикелле җирдә шуышып йөриячәк танкистларны мыскыллый башлыйлар. Күбрәк булалар, эш сүздән узып эшкә, ягъни танкистларны кыйнап ташлауга барып җитә. Безнең бер курсант йөгереп казармага кайтып керә дә, разбой сала:
—Очучылар танкистларны кыйный!
Шундук дәррәү куба казарма. Җиңнәрне алдан ук сызганып, очучылар казармасына яу чабарга әзерләнә, һәр әмерне берсүзсез тыңларга күнеккән курсантлар бу юлы үзләрен үгетләп маташкан офицерларны да, хәтта акыра-бакыра туктарга әмер биргән генералның үзен дә санламыйлар. Бердәм вә тыгыз колонна булып очучылар казармасына юл тоталар. Ишек төбендәге кораллы сакчыларны чөеп кенә ташлыйлар, эчкә үтәләр. Баталия башлана. Йодрыклар, аларга ярдәмгә тимер прәшкәле каешлар эшкә жигелә. Танкистлар, ни генә әйтсәң дә, жиргә береккән халык бит, һавада очучыларны тар-мар итә башлыйлар.
Үзенен кара «Волга»сына утырып авиация училищесы генералы килеп җитә. Машинасыннан чыгып һавага ата башлый. Танкистлар ошбу генералга зур хөрмәт күрсәтәләр. Шоферы-ние белән машинасына бөгәрләп тыгалар да, ошбу машинаны җиңел генә күтәреп алып, койма аша кычыткан баскан чокырга чөеп ташлыйлар.
Баталия танкистларның тулы җиңүе белән тәмамлана.
Бу вакыйга бөтен Ульяновскига шаулады. Ул заманда мондый хәлләр турында хәбәр тарату, бигрәк тә язып чыгу катгый тыела иде. Тик безне капчыкта яшереп буламы? Тиз арада бөтен ил халкы белеп алды бу хәлне.
Сүз ахырында зур өметләр баглап Ульяновскига барып йөргән иптәшләремнең дә истәлекләрен яд итим инде. Таһирҗан да, Рафаил да бу якты дөньяларда күптәннән юк. Урыннары оҗмахта булсын.