ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...
ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Ә шмайсер кирәк түгелме?
Гайнан абыйның үги малае белән беренче бәрелеше туйдан соң бер атна узгач ук булды.
Дүшәмбе көн. Иртә. Гайнан абый йокысыннан артык күп эчүдән башы чатнап уянып китте. Буфетларында актарынып алды, бүлмә буенча йөренде, тегендә-монда тыгылып карады, ләкин башын төзәтерлек берни дә таба алмады. Шунда үги малае килеп чыкты. Аның белән ышанычлы гына итеп, ир-ат ир-ат белән сөйләшкән шикелле сөйләшеп китте. Үзенең менә хәзерге кызыксыз хәле белән уртаклашты, ә тегесе аңа бүре (әйе, бүре баласы кебек түгел), нәкъ бүре сыман карап тора. Күпме генә күндерергә тырышмасын, барыбер бер шешә аракы артыннан кибеткә барып килмәде үги малае. Бу зур хезмәте өчен аңа акча да вәгъдә итеп караган иде дә, юк, тегесе акчадан да баш тартты, хаҗәте юк, диде. Аһ, нинди миллионер табылган! Син акчанын нәрсә икәнен беләсеңме соң, Казан ятиме, аларны бер мәртәбә булса да күргәнең бармы синең, ананны саткыры нәрсә! Ә менә ул, Гайнан Фазлыгалләмович, әле күптән түгел генә аны көрәк белән көрәп алды, мунчада башын сыра белән юды, кемнәрдер ачтан аяк сузганда икмәкне тәгәрмәчләре юкка зырылдап пычракка батып яткан машина асларына капчыклап ташлады. Аллага шөкер, Гайнан Фазлыгалләмович хәзер дә теләнеп йөрми. Циркта эшләре бик яхшы бара. Менә бүген эшкә чыкмады, алай да аңа беркем берни дә әйтмәү түгел, тынын да чыгармас, чөнки, беренчедән, әлбәттә, циркта дүшәмбе авыр көн түгел, ә икенчедән һәм иң мөһименнән, чөнки анда, склады, ите дигәндәй... бар нәрсәдә анын кулында. Һәм шулар аркылы—калган бөтен нәрсәләр дә. Килеп чыккан узгынчы гастролер-өйрәтүче дә, сыер итен юлбарыстан ким ашамаган цирк директоры үзе дә һәм цирк биләмәсендәге тагын башка кемсәләр дә. Яши белергә кирәк! Һәм бу гади нәрсә түгел, чөнки яши белү ул, беләсен килсә, балеттан чистарак сәнгать! Бер грамм да брак җибәрмәс өчен, ай-яй, ничек бөтерелергә һәм шундый «па» хәрәкәтләре ясарга туры килә... Башкача булмый да, ярамый да—сызгырып мәсхәрә итәрләр дә Колымада уянып китәрсен.
Һәм, кирәк бит, бер университетта да ишетеп булмаган бай эчтәлекле фәлсәфи дәресе өчен дә рәхмәте нинди анын: «Мин сине фаш итәчәкмен!» имеш. Бу бит аны уллыкка алганнан соң, әнисе белән икесен дә ярлылыктан һәм фәкыйрьлектән күтәргәннән соң!! Әйтерен дә юк, яхшы түләү! Яхшы. Ә бит бу арка кимерүче аны чыннан да сатарга мөмкин. Бер дә юкка... Кырык бишенче елда алып барып җиткерә алмаган (Абаканда поезддан калып качкан иде) кояш чыгышы якларына таба сузылган рельслар тоташкан урыннарда шалтыр-шолтыр килерсен, дынгырдарсын аннары Җиңү хөрмәтенә атып үтерү хөкемен Себердәге унбишьеллык хезмәт эшчәнлегенә алыштырганнары өчен аның күңелендә совет властена карата рәхмәт хисе тумады һәм гуманлы закон алдында баш ию хисе дә барлыкка килмәде. Һәм аңа ул кырык бишенченең шатлыклы маенда эшләгән эшен тормышка ашыруы бер дә авыр булмады. Ул чакта, әлбәттә, башында бераз гына акылы булган һәркем кача ала иде, әлбәттә. Ә менә бернинди документсыз, акчасыз, рәтле киемсез, азык-төлексез, инде сине Европа юлындагы барлык станцияләрдә дә почет каравылы каршы алырга торганда, үзенне иректә саклый алу—икенче эш. Юк, күзен акайтып көнбатышка таба җилдерергә сарык түгел, ул Енисей буенча көньякка таба китте. Кызыл шәһәренә кереп чумды да анда ярты ел буе рус телендә ике сүздән артыгын белмәгән кысык күзле аш-су пешерүче бер хатында яши бирде. Аннары Кемеров өлкәсендәге Таштаголда яшәп алды, казакъ шәһәрчеге Карсаклайда, Сызраньда яшәде, һәм илле җиденче елда Сталин репрессиясенең акланган корбаны флагы астында Г. Ф. Субаев дип йөртелгән документлары белән магнит шикелле тарткан Казанга кайтты.
Уйсулыкның иркен кырларында Гайнан абый бәрәңге казыды һәм шунда анын Сократныкы сыман маңгаен төрле уйлар чолгап алды. Бәрәңге кемнеке булгандыр, ләкин ул законсыз рәвештә—җирле «шәхсиләр» тарафыннан, ташландык җирдә булса да, барыбер дәүләт территориясендә утыртылган булганлыктан, аны закон нигезендә җаваплылыкка тарта алмыйлар идее. Шуңа күрә ул курыкмыйча, башы белән үз уйларына чумган халәттә казуын дәвам итте.
«Ит тә ашамаган була бит әле, ач бет, акча да алмый. Акылдан язган диярсең. Ничек кулга ияләштерә алмадым икән соң мин аны?! Акылдан язган ул, менә шуңа да ияләштерә алмадым. Йә ярар, ярар, тормыш—көрәш ул, ә без көрәшә беләбез».
Ләкин барыннан да бигрәк Гайнан абыйны Шәехнең аның сугышчан узган юлына, аның «хәрби» майор булуына ышанмавы борчый һәм ачуын китерә иде. Син аның белән ниндидер гомуми, башка нәрсә турында сөйләшә генә башлыйсың, ә ул сине күзләре белән бораулый, әйтерсең эчеңдәге бөтен яшерен серләреңне алдан ук белеп тора. Сугыш турында гадәти сөйләшү вакытында җибәрелгән бер-ике ялгыштан да шул кечкенә генә малай фактларсыз, махсус белемсез, тәҗрибәсез ниндидер төгәл нәтиҗә ясый-ясый чын дөреслеккә барып җитә аламы? Харап булган, исерек баштан журнал картинасындагы танкны самоход белән бутаганмын. Ә бер мәртәбә бер үк көндә үземнең сөйләмемдә иртән үзем турында артиллерист, ә кичен, исерек баштан, разведчик дигәнмен. Ярый әле. ырып-ерып чыктым аннары, янәсе, күзлексез күрмим. Монысы—журнал турында, ә артиллерист һәм разведчик мәсьәләсендә, бер дә гаҗәп түгел, әйе. артполкта разведчик та булдым, дидем.
Гайнан абый үз-үзен, моңарчы ул үзенең иң беренче дошманы булган теле китереп чыгарган төрле кыен хәлләрдән дә җиңел котыла иде әле, дип юатты. Мондый гына пинкертоннарның миләрен сәмихләмәде ул. Әмма ниндидер эчке кабахәт тавыш юк-юк та, ләкин кайчак колагына: «Ә бит ул сине шул вак-төякләр буенча түгел, ә синең бөтен яшәеш-көнкүрешең, синең һәр адымың, урлаган итен, алдый торган итеп куелган фасонлы үлчәвеннән чыгып фикер йөртә...»—дип пышылдый башлады. Үзе дә инде... Кирәк бит аңа шушы нәрсәләр белән дә мактанырга! Салган баштан инде, әлбәттә, салган баштан. Артыгын эчәсен, сөеклем, артыгын. Ә тагын (монысы да начар, әлбәттә) җәзасызлыгына бик артык ышанасың, үзеңне гайре табигый шәхескә, артык акыллыга саныйсын, янәсе, анын башы баш түгел, ә Берләшкән Милләтләр Оешмасы! Шуны аңлый алмыйсың, әлегә сина моңарчы җай гына чыгып тора, хәлләр уңай килә, җил уңай исә, сугыш вакытында синдә эшләре булмады, чыннан да, гадәти эшләпә һәм пинжәк астында сигезаяк яши дип кемнең башына килер!? Сина кемнең дикъкать белән караганы бар? Беркемнең дә. Һәм сиңа игътибар белән караган беренче кеше үк, хәтта кеше түгел, малай да, синең нинди фрукт икәнеңне шундук аңлап алды.
Гайнан абыйның күңелсез уйларын ерактан килгән, чак кына ишетелгән ике шартлау тавышы бүлде, әйтерсең кемдер көтүче чыбыркысын шартлатты. Ул тыңлап тын калды. Шуннан, ерым артындагы күл ягыннан каргаларның куркып каркылдашуы белән бергә, җил тагын шундый ук аерым-аерым ике «шарт» иткән тавыш алып килде. Юк, бу атулар көтүче чыбыркысыныкы түгел, болар ниндидер башка, инде күптәннән ишетергә туры килмәгән нәрсә.
Гайнан абый тулып җитмәгән чиләген ызандагы коры тигәнәкләр куаклыгы астындагы канауга куйды да. көрәгеннән җирне кагып, аны штык сыман алга каратып тотты һәм, туктап тыңлый-тыңлый, күлгә таба атлады.
Ул үзенең чамалавында ялгышмаган булып чыкты. Пистолеттан аталар иде. Инде ул күл янына килеп җиткән чакта гына тагын бер ату тавышы яңгырады. Тик атучыларны саргаймаган, куе аю баланы чытырманлыгы артыннан күреп булмый иде. Көрәген калдырып, ул мәргәннәр адымы белән сак кына куаклар арасына керде, ботакларны аерып куйды һәм ялтыравыклы пәрәвез аша, прицельдәге шикелле, Жбан белән Киләлене күреп алды. Алар өстенә консерва банкасы куелган ташлардан өелгән пирамида яныңда тыныч кына сөйләшәләр иде. Жбан кулында—пистолет.
Гайнан абыйны аларнын ваемсыз эшлекле кыяфәтләре гажәпләндерде. Ял көне уртасында атыш оештырганнар да исләре дә китми, әй! Болай тыныч урынны сайлаганнар үзләре. Мондый пычракта һәм юештә күл янындагы бу тупикка кемне һәм нинди эш алып килсен!
Ул күзәтеп торды. Тегеләр тагын биш мәртәбә атып җибәрделәр. Кызык, тагын да атарлармы икән?
Шулчак ниндидер исләнгән азык белән аю баланы янында торган мичкәгә бер карга килеп кунды. Барысы да тын һәм тыныч. Гайнан абый яшеренгән урыныннан чыкмакчы гына иде, кинәт Жбан, бераз борыла төшеп, төзәмичә генә диярлек, шул каргага ике мәртәбә атып җибәрде. Тегесе, очып китәм дигәндә, һавада тузган каурый фейерверклары калдырып, сай суга килеп төште.
—Күз түгел, ә ватерпас!—дип җырлап җибәрде. Киләле һәм карга янына йөгерде.
Жбан исә, пистолетын бармагында әйләндереп, ковбойлар эшләгән шикелле, көпшәсенә өреп алды да илтифатсыз гына әйтеп куйды:
—Бездән дә булмагач!
Гайнан абый куркуыннан куаклыкта багана сыман катып калды. Каргасы да бит аның белән Жбан арасына килеп кунды һәм ул Жбан аю баланы артында посып утырган Гайнанга атты дияргә була. Мондый көтелмәгән курку өянәген аның беркайчан да кичергәне юк иде бугай әле. Очраклы рәвештә ангыра, анын шәхесе көченнән бәйле булмаган Жбанның каргага җибәрелгән беренче пулясы сыйфатындагы үлем анын башыннан ике генә карыш өстән сызгырып үтте ич. Менә сиңа мә, сугышта исән кал, ә монда ниндидер бер җитлекмәгән бәндә кулыннан тояк ташларга язганмы? Шунда Гайнан абый, ауган агачлар арасыннан шатыр-шотыр чапкан кабан дуңгызы сыман, куаклыктан атылып килеп чыкты.
—Сез нәстә монда?!
Киләленең кулыннан каргасы төшеп китте. Жбан, бармагында әйләнеп торучы пистолеты турында онытып, күзләрен акайтты һәм көпшә авызын тагын Гайнан абыйга таба төбәде.
—Төшер пушканны, тинтәк!—дип акырды «отставкадагы хәрби майор» һәм тагын кабатлады:—Сез нәстә монда?
—Нәстә-нәстә.. Без бернәстә дә түгел,—дип мыгырданып алды Жбан, кинәт кайсыдыр вакыттан бирле шактый еш аралашкан Гайнан абыйның исемен онытып. Киләле таныштырган иде аларны, җәй көне үк инде.
—Сез үзегез нәстә-ә?
—Нәстә-ә?—дип кабатлады Киләле дусты артыннан тутый кош шикелле.
—Тәмам нәстәләнеп беткән сез монда!—дип Гайнан абый кырыйдан Жбан янына килде дә, анын пистолеты көпшәсеннән тотып алды. —Төшер, дим.
Жбан буйсынды.
Хәзер алар икесе дә—үсмер белән ир, пистолетка тотынган килеш басып торалар иде. Жбан—тоткасыннан, Гайнан—көпшәсеннән...
—Бир әле карарга, курыкма—ашамам,—диде Гайнан абый, пистолетны каерып алырга тырышып. Ләкин Жбанның кулы инде күптән үсмернеке түгел иде. Алай гынамы, бу үсмер шактый гына хөрмәтсез рәвештә учы белән пистолет көпшәсеннән тоткан яна ревизорның кулына китереп сукты да, коралын азат итте, аннары, аны саклагычка куеп, куенына яшерде.
Ачуыннан Гайнан абыйның чигәләре сулкылдап куйды, йөзендәге һәр тамыры кан белән тулышты.
—Тиешле җиргә җиткерермен менә!
—Ә мин сезне аударам аннары,—диде Жбан тонык тавыш белән һәм, моны исбат итәргә теләгән шикелле, куенындагы пистолетын рәтләбрәк куйды.
—Эчәгең юка,—дип елмаюын сыгып чыгарды Гайнан абый һәм, бераз үзен кулга алып, аталарча мактап куйган булды:—Ләкин синең әйткәнен ошый миңа. Ул батырлык турында сөйли. Йа, эшлар ничек соң, Рәшит? —дип дәште ул аннары Киләлегә.
—Уртача эш башыннан, Гайнан абый,—дип шаяртып алды тегесе.
—Ә әниең ничек?
—Безнең бетте, дип әйтергә кушты..
—Менә иртәгә яңа суйганны алып кайтам, керсен, —дип Гайнан абый кесәсеннән «Казбек» кабы чыгарды да, папиросны дусларча башта Жбанга, аннары шундук Киләлегә сузды. Тартып җибәрделәр.
—Мин инде,—дип төтен боҗрасы чыгарды Киләле,—беттек, тотылдык, опергруппа килде дип уйлаган идем.
Әкренләп Жбан да тынычланды, һаман үсә барган аппетиты белән авызының әле бер, әле икенче кырыена йөртә-йөртә, папиросын чәйнәвен дәвам итте.
—Нинди пушка бу? — дип сорады Гайнан абый.
—«Вальтер»,— диде Жбан һәм бик гадәти генә итеп аны куеныннан чыгарды. Гайнан абый үз кеше иде, тик андый очракларда мондый кисәк хәрәкәтләр ясарга ярамый, ә ул көтмәгәндә килеп чыкты һәм алай кургаш порциясен эләктерүен дә бар бит.—Яхшы машина, күрдегезме, карганы ничек, ә?
—Кая, карыйм әле.
Жбан, әйләндереп, пистолетын имән бармагына элде дә аңа сузды:
— Мәгез.
—Яхшы уенчык.
—Шулай булмыйча соң!
—Кайдан алдың?
—Таптым.
—Анда мондыйлар тагын юкмы соң?
—Юк.
—Ә шмайсер кирәк түгелме?—дип көлеп куйды Киләле.—Тәкъдим итә алам. Тик магазины гына юк.
—Андый байлыкны!..—дип Гайнан иреннәрен чалшайтты.—Калдыклар белән бала-чагалар уйнасын.
Алтмышынчы еллар башында безнең ишегалларында малайлар чын корал белән дә уйныйлар иде әле. Казан сугыш вакытында тыл шәһәре булса да, трофей алам-саламы монда да җитәрлек, хәтта—муеннан иде. Станция тупикларында да, шәһәрнең башка төрле почмакларында да танк-туплар эшелоны-эшелоны белән өелешеп торалар иде. Ватык техника бигрәк тә тимер юл вокзалы артындагы Иделнең су баса торган болыннарында күпләп җыелды. Бронялы коточкыч аждаһаларның кырыйларында тәреләр, свастикалар, баш сөякләре агарып тора... Минем абый—кырыгынчы еллар сукбайлары вәкиле, анда корылган пистолетлар гына түгел, хәтта сугышчан комплектлы пулеметлар да табып була дип сөйли иде. Безгә бу байлык тәтемәде, ләкин алай да кайбер нәрсәләр эләкте. Илленче елларда минем, хәтерлим, ярылган немец каскасы, парабеллум һәм шул ук шмайсер да бар иде. Әлбәттә, инде алар корал түгел, ә бары тик аларнын ярым тутык скелетлары гына, ләкин барыбер. «Балалар дөньясы»ндагы пластмасс киң куллану товарлары да түгел иде инде. Часовой уены уйнаган чаклар истә калды. Касканы киеп алам, күкрәккә шмайсерны асам һәм утын өемнәре буенча йөренәм. Димәк, стратегик мөһим объектны саклыйм. Ә дусларның разведчик булып куелганы арттан сиздермичә генә килә дә утын агачы белән каскага китереп тә ора. Шунда мин егылам, янәсе, һуштан язамын. Ә үземнең күз алдындагы түгәрәкләр бөтенләй уендагыча түгел. Малайлар соңыннан, авырттымы, дип сорыйлар. Һич тә авыртмады, дип җавап биргән булам. Янәсе, миндә каска ич!
Ике обойма патроннары булган «Вальтер»ны Жбан белән Киләле бер атна элек Жбанның мичен чистартканда төтен юлында кирпеч астыннан таптылар. Яңгырлы, пычрак көн иде ул, егетләр, эш юклыктан нишләргә белмичә, өйдә утыралар. Урамга чыгарга уйлаганнар иде дә. әнисе чыгармады, үзе эшкә китәр алдыннан гына ягып җибәргән мичләрен карарга кушты. Җәйдән сон әле бу мичне беренче генә тапкыр ягулары иде. Малайлар утын агачлары алып керделәр дә анын чуен ишеге янына килеп утырдылар, шулай итеп, мичне ашатырга җыендылар. Алар өчен бу барыбер ниндидер эш иде. Хуҗабикә өйдән чыгып кына китте һәм утыннар шарт-шорт килеп янарга гына тотынды, шунда мичнен барлык тишек-ярыкларыннан да төтен чыга башлады. Жбан әрле-бирле йөренде, капкачка сузылды, аны тартып ачты һәм ул «ите» белән диярлек суырылып чыкты һәм шулчак анын астыннан коры мич балчыгы коелды, оясыннан бер кирпеч килеп төште. Аллага шөкер, әле ярый, Киләленең башына килеп кунмады. Аннары дуслар мичтән яна торган агач пүләннәрен алып таска ташладылар һәм ишегалдына алып чыгып сүндерделәр. Бүлмәне җилләттеләр, төтен аркасында ыгы-зыгы килә башлаган фатир күршеләрен тынычландырдылар. Бераз сулу алгач, төтен юлындагы каһәр суккан капкач-шиберны тикшерергә керештеләр, һәм шунда кирпечләр артында берничә кат асбест тукымага һәм чүпрәкләргә төрелгән бер төргәккә тап булдылар. Кем яшергән аны? Кайчан? Алар өчен ярамаган кызулыкка карамастан, мичтә патроннар да бик яхшы яши биргәннәр иде. Ләкин бар нәрсә дә вакыт хөкеме астында бит. Сугышчан коралга да эшсезлектән җылынып яту туйдырган, күрәсен, иреккә чыгасы килгән һәм шуна күрә төтен юлын каплаган да.
Жбан белән Киләле, «вальтер» хакында бернинди шик һәм төрле имеш- мимешләр тумасын өчен, бу хәл турында Гайнан абыйга бик тәфсилләп җиткерделәр.
Гайнан абый пистолетны Жбанга кире кайтарды.
—Карагыз аны, малайлар, әгәр дә болай ачыктан-ачык кылансагыз, чөмерәсез сез...
—Бүтән алай эшләмибез,—диде Жбан, үкенү белән,—патроннар аз.
—Барыбер... Сезгә бу пушкадан котылырга кирәк. Беләсезме, утлы коралны саклаган өчен күпме тиешле? Юкмы? Шуңа күрә көн уртасында каргаларга атасыз да сез.
Шул ук көнне кич белән Гайнан абый, зур булмаган «тет-а-тет» сөйләшү өчен, өенә кайтып баручы Жбанны туктатты. Ул ана теге пистолетны үзе теләгән суммага ана сатарга тәкъдим ясады.
—Сат, бәладән башаяк, гөнаһлы булып куюын бар,—диде ул.
—Ә сезгә нинди гөнаһ өчен соң ул?
—Минем гөнаһым, дускай, шунда: мин шундый ук «вальтер»ымны ашыгыч эвакуация вакытында югалткан идем. Ә ул миңа бик кадерле, чөнки аны миңа һәлак буласы тон алдыннан фронтташ дустым бүләк иткән иде. Шылдымы?
—Ничек шылмасын?—Жбаннан шәраб исе килә иде. Ул елмая. Мондый «сөйләшү» аңа ошый идее. —Патроннары да кирәкме?
—Патроннары да.
—Тагын бер обойма бар алар миндә.
—Йә нәстә, кыскача гына әйткәндә?
Сатулаша башладылар. Инде кулны кулга сугабыз дигәндә генә Жбан, ни әйтергә дә белмичә, туктап калды һәм ана бу эшне тагын уйларга кирәклеген белдерде.
—Берәрсе белән киңәшергә уйламагансындыр бит?—дип Гайнан абый сагаеп калды.
—Ю-у-к,—дип тынычланырлык итеп кулын селтәп алды Жбан,—бу турыда Киләледән башка беркем дә белми.
—Кара аны, башкача а-ля-мафо, фанфар тавышлары астында дөбердәрбез. Икебез дә... Бер аяктан.
—Борчылмагыз, хөрмәтле Гайнан Га-лям-фазлы-евич, фу. син! Фазлы... Фазлы-ляга-мович.
—Фазлыгалләмович,—дип төзәтте аны Гайнан абый
—Шулай дим ич... Сез мине беләсез бит, барысы да бик шәп булыр. Ярты йөз сум һәм плюс циркка контрамарка, ә? Ха-ха!—Ни әйтсән дә, егет шактый ук исерек иде
Уйсулыкта, бүген көндез күрешкән күл буенда очрашырга килештеләр. Шуның белән аерылыштылар.
Гайнан абыйга пистолет бик кирәк иде. Андый коралның аңа ни өчен кирәк икәнен ул үзе дә төгәл генә белми, ләкин аның бик тә кирәклегендә шиге юк иде. Жбан белән ачыктан-ачык сөйләшүнең дөреслегенә дә шикләнмәде ул. Нигә куркырга? Үзе шаһит булган. Уйсулыктагы атыштан һәм Жбан белән Киләлене сүзләр белән беренче мәртәбә капшап караганнан соң, аны бөтен аңлы тормышы буена эзәрлекләп килгән дияргә мөмкин булган утлы коралга хуҗа булу теләге тормышка ашкан очракта алда моның нинди нәтиҗә белән бетәсе турында уйланып карады һәм аннары үз-үзенә: «Юк нәрсә! Нинди нәтиҗә? Алай да гражданкада нинди куянга әйләнеп калырга мөмкин икән!»—диде.
Анатолий Жбановны ул бик күптәннән белми, әмма аның намуслы кеше булуына шикләнмәде. «Намуслы» сүзен Гайнан абый үзенчә андый иде. Намуслы—димәк, Гайнан абый шикелле үк «тәртип» яклы кеше. Ягъни бер үк бакча җиләге. Мәктәп ишегалдында бу егет белән бер-ике тапкыр эчәргә дә туры килгәне бар. Акча—Гайнан абыйныкы, аяк—Жбанныкы иде. Кәрт тә суккаладылар, футболга да баргаладылар... Карасаң, болар барысы да вак-төяк шикелле, ләкин Гайнан абыйга үз кешене белеп алу өчен кыска гына очрашу да җитә иде. Гайнан абый үзен зур психолог дип саный. Аның, мәсәлән, колаклары буенча кешенен холкы турында белә алуы турында әйткәне бар. Ябышып торганы—үз акылындагы иптәш, башка карата перпендикуляр рәвештә басып торганы—бик тә үзсүзле, үҗәт, зурлары һәм колак йомшагы филнеке сыман асылынып торганы—рәхимле, андыйларда су ташырга мөмкин, очлары нәселсез этләрнеке шикелле төшеп торганы—алтылы, йомышчы малай Жбанның колаклары салпы, ләкин алай зур түгел һәм башына карата почмагы туры түгел. Димәк, үҗәт, ләкин өйрәтүгә бирешә торган зат. Тик менә үзенең үги малае гына анын универсаль схемасына һич тә туры килми. Аның колаклары ачык булмаган конфигурациядә— салынкы түгел, ябышмаган, зур да түгел, шул ук вакытта кечкенә дип тә әйтеп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, үзенен холкы шикелле үк, анлаешсыз иде.
«Карале, монда да шул шайтан үги малай башка керә!»—дип, уйлары белән Жбанга, аның белән очрашуга әйләнеп кайтып, Гайнан абый авызындагы тәмәке төпчеген шадраланган күл өстенә төкерде. Күл янына ул килешкәннән бер сәгать алдан килде, бернинди шикләнер нәрсә дә тапмыйча, күлне әйләнеп чыкты. Юк, Жбан җанын ментларга закладка сала торган камырдан түгел. Ана гына түгел, үзендә корал саклаган һәм аннан файдатанган һәркемгә милициягә баруда мәгънә юк.
Жбан бераз соңарып килде.
— Гүзәл кыз вакытында килә алмый инде ул,—дип ачусыз гына мыгырданып куйды Гайнан абый сәламләү урынына. Ул шундук аның курткасының корсагы тирәсендә кабарып торуына игътибар итте. Өстәвенә Жбан корсагын кулы белән дә тотып тора идее.
Берәр «Казбек» тартып җибәрделәр.
—Уйладыңмы?—Гайнан абый сорамады, ә ничектер сүз арасында гына әйтеп куйгандай булды.
—Ес-с,— дип Жбан да шулай сүз арасында гына кыстыргандай җавап бирде.
—Әгәр дә «ес-с» икән,—чыгар —Гайнан абыйга резинаны тарту туйдырды. Соңарып та килде, кабахәт, җитмәсә, бушлай аның папиросын да тарта — Нәстә уйга калдың?
Шунда Жбан сатты. Һәм кирәген бирде, гаҗәпләндерде мәгънәсендә дә. Һәм серне ачты, сатты мәгънәсендә дә. Пушка өчен илле сум гына аз, диде ул.
—Ләкин без килештек бит инде,—диде Гайнан абый ачу белән.—Син килешкән идең бит.
— Ике көн элек иде бит ул. Ә чамалап карадым да... Азрак икән бит бу.
—Ярты йөз суммы? Искечә—биш йөз... Биш йөхтек!
—Сезгә тагын керенкага күчереп санап карарга иде,—диде Жбан, көлемсерәп.
—Монда керенканың ни катнашы бар? Реформа әле кичә генә йөзлекне ун сумга әйләндерде түгелме? Чагыштырып карарга да ярамыймыни? Син күпме телисең соң?
—Борчылмагыз, Гайнан Фазлы-галямович. Миңа акчанын килешкәннән артыгы кирәкми.
—Ә нәстә кирәк соң сиңа?
—Акча түгел, ә... Аңлыйсызмы, четерекле мәсьәлә монда..
—Четереклеләнеп беттен. Йә, йә?
Менә шунда Жбан пистолетын сату турындагы килешү буенча киңәш сораган дустын сатуын үзе дә абайламыйча калды. Ул килешенгән түләүгә артык ун сум өстәүне түгел, ә беркайчан бернигә дә гаҗәпләнмәгән Гайнан абыйны гаҗәпләндереп. Николай Сергеевич Новиковнын өстәл астында тузан җыеп яткан сары саквояжын сорады. Гайнан сызгырып куйды, ләкин шунда Жбан артында кем торганын һәм аның планынын кисәк кенә шуна үзгәрүен—саквояжны урлау мөмкинлеге булуы аркасында түгел, ә турыдын-туры Новиков открыткаларын алырга сусаган кешегә чыгу мөмкинлеге булуын һәм, шулай итеп, Жбанның арадашчысыннан һәм аның йөзендә артык шаһиттан котылу, шулай ук илле, искечә биш йөз сумны да саклап калырга мөмкин икәнлеген аңлап алуын сиздермәскә тырышты.
— Юк, Субаев беркайчан да вак карак булып эшләмәде,—диде Гайнан абый абруйлы гына. —Андый артык мәшәкатьләрдән коткар инде син мине, дускай. Йә безнең элеккеге килешү үз көчендә кала, йә без диңгездәге кораблар шикелле аерылышабыз.
Гайнан абый күз алдына китергәнчә, Жбан, килешкән чакта катнашмаган үзенең өлкән иптәше кинәшен тотмыйча, товарын бары тик акчага гына бирергә кыймады. Саламга тотынып карарга тырышты, пистолетны саквояжны аннан соң, киләчәктә кулга төшерергә бирелгән вәгъдә бәрабәренә алырга кушты, ләкин Гайнан абый катгый рәвештә баш тартты. Вариант ачык: куендагы кара көпшәле дәлил белән кемнеңдер кармагына утыртырга исәпләре. Тапканнар юләрне, борын аслары юеш бала-чагалар.
—Гуд бай, Анатолий!
Алай да Гайнан абый бу сөйләшүдән канәгать калды. «Вальтер» беркая да китмәячәк. Ул хәзергә Жбанда. Ә бу егет Пичуга сыбызгысына бии. Ә коллекционер Пичугинга открыткалар белән саквояж бик кирәк. Ә саквояж Новиковнын язу өстәле астында. Әкияттәге шикелле килеп чыга монда: онык—әбигә, әби—бабайга... Һәм, шулай итеп, шалканны тартып чыгармакчы булалар.
Александр Пичугинның коллекцияләр белән мавыгуы турында Гайнан абый Николай Сергеевичтан белгән иде. Профессор малае Йолдызчы янына бу елның август аеннан бирле кергәли башлаган икән һәм сары саквояждагы открыткалар белән бик кызыксынган, хәтта аларны сатуын яисә кайберләрең алмаштыруын да сораган. Ләкин Йолдызчы аның бу тәкъдимен катгый рәвештә кире каккан, чөнки ул открыткалар аңа парда тасвирланган нәрсәләрнең кыйммәтенә һәм кайчан чыгарылган даталарына карамастан үзләреннән-үзләре, барысы да бер үк дәрәҗәдә кадерле.
Таркау Йолдызчыдан саквояжын алу Гайнан абыйга берни дә тормый иде. Бүлмәсеннән йомышы белән ишегалдына чыккан чакларда бу күршесе ишеген беркайчан да бикләми. Ләкин башта Пичуга турындагы фаразының дөресме, түгелме икәненә ышанырга һәм аның белән очрашырга кирәк иде.
Гайнан абыйны Пичуга белән «Хезмәт резервлары» стадионында шәһәр беренчелегенә узган футбол матчыннан соң Киләле белән Жбан таныштырды. Кыр хуҗалары «Буревестник» белән очрашты. Гайнан абыйга каршы як капкасына ике туп керткән студентлар «унлыгы» ошады, ә Жбан белән Киләле бертуктаусыз, «унлык» ул—Сашка Пичугин, безнең яхшы дустыбыз, дип мактанды. «Телисезме, таныштырабыз?»—дип кабатлады дус-җанатарлар әледән-әле.
Яңа танышлар, бигрәк тә яшьләр белән танышлыктан Гайнан абый һич тә тартынмый иде. Ул аларны тиз арада үзенен дусларына, булышчыларына, йомышка йөрүче малайларга, кайчак хәтта бергә җинаять кылучыларга да әйләндерә ала. Аның инде күптән ул яшь, көчле, бер үк вакытта шундый эшләрне ерып чыгуы ансатрак та, катлаулы да, дөресрәге, куркыныч та булган хәтәр кырыгынчы еллардагы кебек саллы эшләр әйләндереп чыгарганы юк. Ләкин, инде сугыштан соң егерме ел узса да, аның табигате, холкы шундыйрак эшләр таләп итә һәм әле ул кайбер нәрсә белән шөгыльләнә дә бирде, үзенең тынычсыз канына тик торырга ирек куймады. Клептоман сыман, шунсыз яши алмый иде бугай инде ул. Куллары кычыта, җаны сызлана. Ә булышчылар, дип санады ул, эшкә караганда, күбрәк әнә шул җаны сызлануын, сагышын басу өчен кирәк. Мөгаен, яше дә сиздерә торгандыр, анда кемнәрнедер акылга кертү-өйрәтү. үгет-нәсихәт бирү ихтыяҗы да барлыкка килде шикелле. Кул астына Жбан белән Киләле эләкте. Ләкин эш әлегә Киләлене ит сатып җибәрүгә тартудан ары узмады Анда да бу эш белән ул үзе түгел, күбрәк анын әнисе шөгыльләнде. Ул үзе болай вак-төяк йомышларга гына тартылды. Моны тапшыр, тегене җиткер. Жбан—Киләленең капма-каршысы, перпендикуляр-салпы колаклы, кабахәт кеше, аңгырарак. Ләкин андыйлар да кирәк бит. Менә ич яхшылык эшләргә—бер обойма сугышчан патроннары белән «пушка»сын бүләк итәргә теләде. Бүләкне кабул итеп аласы гына калды.
Матчтан соң Гайнан абый үзен «профессор малае, кичә мәктәпнең алтын медальле укучысы, ә бүген студент булып алган, ләкин барыбер үзебезнең егет булып калган» Пичуга белән танышырга кыстауларына бирелергә булды.
Александр Пичугин, якты нур сыман балкып, чистарып, душтан соң юеш чәчләрендәге җеп сыман нечкә аерымы белән ярым караңгы чишенү бүлмәсе ягыннан килеп чыкты. «Иртәнге трамвай сыман!»—дип сокланды Киләле, аңа карап.
Гүзәл үсмернең беренче сүзләреннән үк Гайнан абыйга аның алдында кем басып торуы ачык иде инде. Тиеннеке шикелле тырпаеп торган колакларына да карарга кирәкмәс иде: шөһрәт яратучы, нәркәс кеше. Бу—беренче нәтиҗә, мөһим нәтижә, ләкин бу өчлек белән ярты сәгать аралашу вакытында Гайнан абый ясаган икенче нәтижә шикелле түгел иде Болар икесе дә—Жбан да, Киләле дә—менә шушы форвард тезгенендә. Ләкин нишләп, ни сәбәпле? Киләле—бер хәл, шуна күрә ул Киләле дә, ул кушаматына туры килергә тиеш, ә менә Жбан нигә эләккән анын кармагына? Бу сөрхәнтәйне аның мәктәптәге алтын медале һәм футбол тубы тибеп йөрүе генә буйсындырмагандыр бит инде?..
Ул җәйге көндә Гайнан абый форвардка аның «Хезмәт резервлары»ндагы уены һәм ул бик оста итеп манчыган ике тубы турында бик күп мактау сүзләре яудырды. Ул мактау сүзләре белән кешенең күнеленә ничек үтеп керергә һәм аның җанын ничек яуларга кирәген белә иде. Аңа профессор малаеның нигә кирәк икәнен Гайнан абый әле ачык кына күз аздына китерә алмый, ләкин шулай да кирәк булачагы көн кебек ачык иде
Күл буендагы унышсыз килешүдән соң уйга казган Жбан белән саубуллашкач, Гайнан абый, очраклы гына булса да анда Пичуга юкмы икән, дип карарга мәктәп ишегалдына юнәлде.
Мәктәп артында уралучы матай-шалайлар, гадәттәгечә, бик күп иде. Арлы-бирле йөренәләр, гитара дыңгырдаталар, мәзәкләр сөйлиләр Ә Пичуга күренми иде. Ул йөдәтмичә генә, берәрсенен Пичуганы күрү-күрмәве белән кызыксынып алды, һәм аңа: «Граф Пичугин хәзер мәктәп ишегалдына килми, ул өйләнде»,—диделәр.
—Өйләнде?
—Өйләнде.
Бер атна үтте. Пичуга күренмәде. Гайнан абый тынычсызлана башлады, чөнки вакыт катламы астында «вальтер»ның эреп юкка чыгуы да мөмкин иде бит. Ул Жбан белән яңа сөйләшүләр алып бару, аның бөтен шартларына да күнү (харап булган, ярты йөз сум акча нәрсә инде ул!) турында уйлана башлады. Ләкин шунда ерткыч аучыга үзе килеп чыкты.
Аздан күрүчәнлеге буенча диярсең, ул Гайнан абый Йолдызчы белән сөйләшеп утырганда галим бүлмәсенә үзе килеп керде. Килеп керде дә, гаҗәпләнүдән авызын ачты: монда аны күрергә уйламаган иде. Ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм йомшак, иркен генә, барган килеш иске трамвайга утырган шикелле, өлкәннәр белән әңгәмәгә кушылып китте.
Николай Сергеевич ни турындадыр сөйли иде. Ул, күктәге ятагында утырган килеш, хәзер алар барысы да чын тарихи җепшеклек, хәзерге сәяси, икътисадый, иҗтимагый, фәнни фикерләүнең тулы сулы җепшеклек чорында яши, диде
—Бу—очып күтәрелеш, богаулардан азат булу. Һәм Гагаринның космоска менүе, валлаһи, яхшы фал! Бу объектив та, символик та. шигъри дә Гагарин башка бернинди алдагы елда да оча алмаган булыр иде Нәкъ менә шушы, безнең мең дә тугыз йөз алтмыш беренче елда гына! Минем сүзләремне хәтерләп калыгыз. Бөек Вакыт, Бөек Эпоха чоры килә.
— Бөек вакыт?—дип Гайнан абый калын иреннәрен чалшайтып куйды.—Һәрвакыт телдә булган, исеме белән үлемгә барган сугыш һәм безнең барлык җиңүләребез каһарманың башыннан аягына хәтле шакшыга коендырдылар да—менә сезгә Бөек! Ә чит илләрдә ниләр булып ята тагын? Патрис Лумумбаны шапылдаттылар әнә.
Ахыры килесе санда