Логотип Казан Утлары
Кыйсса

АПУШ—ТУКАЙ

 

КЫЙССА

Тынгысыз җан

Камил мәхдүм Җаекта Мотыйгулла хәзрәт курасында 1883 елның 25 февралендә дөньяга килде. Камил сабый чагыннан ук зиһенле, тиктормас бер бала иде. Мәдрәсә программасыннан тыш, атасының бай китапханәсендәге төрле телләрдәге китапларны ул су кебек эчте. Мәдрәсәдә ун ел эчендә тулы программа үтеп чыкканнан соң, ул бушанып калды. Җаек мохитенә генә ул сыеша азмый иде, аның читтә укыйсы килә иде. Атасы-анасы киңәш иттеләр дә улларын Казанга җибәрергә булдылар. Камил мәхдүм Казанга барып, Касыйм мулла мәдрәсәсенә укырга керде. Тиктормас Камилгә мәдрәсә гел ошамады. Чынлыкта ул үзе Касыймия хәлфәләрен укытыр дәрәҗәдә белемле иде. Бер ел укуга ук ул кире Җаекка, атасы йортына кайтып китте.

Җаекта озак тормастан, тыңгысыз Камил ата-анасынын фатихасын алып, Төркия, Мисыр илләренә сәяхәткә китеп барды. Бу илләрнең мәгариф системасын өйрәнде, аларнын әдәбияты белән кызыксынып һәм Мисырдагы атаклы университет Әл-Әзһәрдә ике ел укып, белемен арттырды.

Җаекка кайтуга ук атасы аны югары сыйныфлар мөгаллиме итеп куйды. Төркиядә, Мисырда алган белемен ул шәкертләренә тапшыра башлады. Элеккеге тәкәббер мәхдүм шәкертләр белән бик теләп аралашырга сусап кайткан иде.

Камилнең гайрәте хәттин ашкан иде, ул мәдрәсәдә мантыйк, хәдис, тәфсир, фикъһ дәресләре биреп, шулар өстенә дивар гәзитләре, кулъязма журналлар чыгаруны башлап җибәрде, аннан соң мәдрәсә каршында «Гыйльми мәҗлес» түгәрәген оештырды. Җаектагы татар тормышына яңалык артыннан яңалык алып килә торды. Бу мәҗлесләрдә татары, башкорты, казагы катнашып, үзләре язган шигырьләрне сөйләп, халык җырларын җырлап, шау-гөр килә башладылар. Камил мәхдүм бу фәгалияте белән шәкертләрен. Җаектагы татар халкын уятырга, азатлыкка өнди иде. «Мотыйгыя»дагы бу үзгәрешләр, бу яңалыклар мәдрәсә диварлары эчендә генә калмыйча, башкаларга да үрнәк булды. Башка мәдрәсәләрдәге алдынгы шәкертләр «Мотыйгыя»га җыела, кичәләрдә актив катнаша башладылар. Мәҗлесләрне «Ракыйбия» шәкерте Миңнулла Хәйруллин алып бара, ул соңра Габдулла Кариев булып, татар театрының башында йөрер, Габдуллаҗан шигырьләр сөйли, халык җырларын башкара. Озак та узмас, Апуш Тукай булып китәр. Камил әфәнде үзе язган хикәяләрне күтәртмәгә басып укый, соңра ул атаклы журналист һәм татар халкының профессиональ җырчысы булып китәр.

Мотыйгулла хәзрәт корган мәдрәсә «Мотыйгыя» ул татар халкының бөек кешеләрен тәрбия кылган, аларга киң юл ачкан мәдәният учагы булып тарихта калыр, иншалла.

Камил Мотыйгый шул вакытта язучы буларак, бик күп әсәрләр иҗат итте. Хикәяләр, пьесалар, роман. Чыннан да бу истигьдатлы егет бары тик мәдрәсәдә күп фәннәр буенча белем биреп кенә яшәсә дә татар халкының олуг мәгърифәтчеләреннән саналган булыр иде. Камил Мотыйгый язучылык белән генә шөгыльләнгән булса, һичшиксез, олы әдип булып китәр иде. Юк бит, ходавәндә! Бу кешегә Аллаһ тарафыннан күп сәләт бирелгән, ул бер төпләнеп, бер урында гына эшли алмый, ары сугыла, бире чәчелә, аны эчке куәсе шулай куып йөртә. Чак кына бушаган арада ул манарага йөгереп менеп, җомга намазына азан әйтә. Аның азан әйтүен көтеп торалар. Мисыр мәкаме белән азан әйтүче бер Камил әфәнде генә иде.

Камил Мотыйгый Мисырдан кайткач, Җаек каласының мөселман хәяте астына ут керде. Кулъязма гәзит-журналлар сәләтлеләр мәйданына әверелде.

Камил әфәнденең уй-хыяллары чын гәзит, чын журнал ачып, татар халкына хезмәт итү иде. Ничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караса да, аңа жандармерия рөхсәт итми, киресенчә, Камил Мотыйгыйны шикле кешеләр исемлегенә кертеп, аңа дело ачалар.

Камилнең бөек хыялы бары тик 1905 елда гына тормышка ашты. Мотыйгыйның хыяллары белән бергә Габдуллаҗанның да теләге бәйдән ычкынды кебек.

Соңгы елларда Мотыйгулла хәзрәттән гыйльме гаруз, Чулпаныйдан көрәш дәрте, Әмрулладан мәхәббәтнамә дәресләре алгач, Габдулла үзендә дә ниндидер бер дәрт, билгесез куә барын сизә башлады. Ул дәрт, ул куәт һичшиксез бәреп чыгарга тиеш иде. Дивар гәзитләрендә каләм тибрәтеп караган Апушны ул гына канәгатьләндерә алмый иде. Аңа мәйдан кирәк, ана укучы кирәк.

Һәм, ниһаять, аңа мәйдан ачылды!

Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

1905 елның 26 ноябрендә Камил Мотыйгый җитәкчелегендә «Фикер» исемле гәзит чыга башлады.

Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

1906 елның 15 гыйнваренда Камил Мотыйгый җитәкчелегендә «Әл- гасрел-җәдит» журналы чыга башлады.

Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

1906 елның 7 июнендә Камил Мотыйгый җитәкчелегендә «Уклар» журналы чыга башлады.

Бер-бер артлы бер типографиядә бер кеше, Камил Мотыйгый химаясында ачылган өч басма Апуштан Тукай ясады. Еллар буе читлектә, тоткынлыкта яткан бөркетләр падишасы шонкарны богаулардан азат иттеләр: Габдулла Тукай «матбугат» дип аталган давыллы диңгезгә ташланды. Йөзә белмәсәң— бет, тончык, йөзә белсәң—йөзеп чык.

Шушы «матбугат» дип атала торган гуҗны туйдырыр өчен журналистлар булмау сәбәпле, Габдулла Тукай өчесе өчен дә редактор, өчесе өчен дә шагыйрь, өчесе өчен дә корректор, өчесе өчен дә журналист булып китте.

Гәзит-журналларны алдыралар, алардан акча килә, Тукайның да матди яклары шәбәеп китте.

 «Уклар» журналын Тукай тулысы белән үз әсәрләреннән чыгара иле. Бу сатирик журнал шулкадәр тиз танылып китте ки, аннан күрмәкче Оренбурда «Карчыга», «Чүкеч», Казанда «Яшен» журналлары калкып чыкты. Җаектагы татар матбугатынын чәчәк атуы барча төбәкләргә дә уңай тәэсир итте, газета-журналлар күбәйгәннән-күбәя барды.

Тукайның мәшһүрлеге көн белән түгел, сәгатьләп, минутлап арта иде.

Ләкин Тукайның һәр шигыре, һәр мәкаләсе саен аның дошманнары да күбәя иде. Дошманнарның да ниндие әле, Тукайның чыбыркысына Дума депутатлары да, мулла-мунтагайлар да, гаделсез байлар да, әхлаксыз түрәләр дә, шовинистлар белән карагруһчылар да, татарның татарга зыян салучы бәндәләре дә эләгә тора.

«Таркатучы милләтне ишан икән, белмәдем, ул ишаннар милләткә дошман икән, белмәдем»; «Пәйгамбәрдән калган дин урынына килгән чегәннәрдән үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай», «Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак; тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай», дигән сүзләрне халык арасында ятлап алып, сөйләүчеләр артты. Җыелышларда, мәҗлесләрдә Тукайдан өзекләр, гыйбарәләр күрсәтеп, исбат-дәлилләр китерә башладылар.

Жандармериянең Өченче бүлеге дә тик ятмый иде шул. Газета-журналның һәр саны, һәр сүзе агентлар өстәленә килеп ята иде. Мотыйгыйга күптән теш кайрап йөргән оешмалар, Тукайны да Мотыйгый белән рәттән куя башладылар.

1906 елның азагында баш калкыткан революционерларны кайсын атып, кайсын асып, кайсын зинданнарга яба башлагач, Җаектагы кыюларның да кикриге тиз шиңде. Социал-демократлар оешмасы тар-мар китерелде. Өченче бүлек Мотыйгый матбугатына каршы кара эшләр башлап җибәрде. Дума, жандармерия, депутатлар, пуришкевичлар турындагы мәкаләләре шовинистларның жен ачуын чыгарса, дин исеменнән кеше талаучы муллалар, шәригать исеменнән халыкны каралтучы ишаннар турында әче әсәрләре кадимчеләрне, кирегә сукалый торганнарның хәтәр үченә дучар идее. Шовинистлар татар кадимчеләрен сөя түгел, алар бер-берсенә нәфрәтле ике як. Менә Мотыйгый белән Тукайны юк итәргә дигәндә шушы ике нәфрәтле як дуслаша, берләшә ала.

Урал төбәгенең хәрби губернаторы генерал-лейтенант Родзянко Камил Мотыйгыйга уңай карый торган түрә булса да, өч матбага иясе Мотыйгыйга карата фикерен үзгәртте Чөнки Мотыйгый белән Тукай өстеннән әләк артыннан әләк, донос артыннан донос килеп тора иде.

Өченче бүлек татарлар арасыннан ышанычлы шымчылар әзерләп өлгергән иде инде. Карагруһчылар белән мөселман кадимчеләре берләшеп, татарнын активларына каршы погромнар оештырырга, аларны бетерергә, кайсыларын зинданга ябарга планнар кора иде.

Бу шымчыларга, әләкчеләргә Өченче бүлек шактый гына акча түли, аларга кайбер ташламалар ясый, әйтик, җир алырга, сәүдә оештырып җибәрергә аларга властьлар тарафыннан тоткарлык юк. Әйтик, шундый шымчыларның башында торучы кәвеш тегүче вак һөнәрче Шәрәфетдингә. Өченче бүлек белән хезмәттәшлек иткәне өчен, «Лично-почетный потомствснный гражданин» дигән кәгазь кисәге биреп, үсендерделәр. Әнә шул «потомственный» шымчы Шәрәфетдиннең өендә яшерен оешма әгъзалары җыелды.

Бу 1906 елнын 5 июле идее. Җыелышта иң актив әгъза «Лично-почетный потомственный гражданин» Хәйрулла Гаделшин хәзрәтләре дә бар иде. Сәхип Пиргин, Гайниҗамал хәзрәтләр соңгарак калып килде. Жыелышны Хәйрулла Гаделшин ачты.

Җәмәгать! Сезләр эшләрне яхшы ук анлыйсыз булыр, майор Сафронов барыгызга да ирештергәндер шәт. Берсекөнгә, киләсе чәршәмбегә мин үзем кырык кеше әзерлимен. Аларга үзем командир буламын. «Фикер» гәзитәсенен идарәханәсендәге машиналарны, хәреф кассаларын, һәммәсен ватамыз. Камилнең үзен, бала-чагасын кыйныймыз, изәмез. Нинди тәкъдимнәр бар?

Гайниҗамал хәзрәт тамак кырды.

—Әйдә, хәзрәт, фикере касыйрыгызны җиткеренез!

—Минем тарафтан егерме гаярь егет булыр! —диде хәзрәт.—Минекеләр Тукай дигән мәлгуньне тукмаячаклар.

Шушы җыелышта ни-нәрсә сөйләнсә, барысы да Тукайга килеп иреште, кем ана килеп бәйнә-бәйнә сөйләгән, шунда утыручыларның берәрсеме, әллә аларны күрше бүлмәдә тынлап утырган хатыннарыннан берәрсеме, белгән юк, икенче көнне үк «Фикер»дә шул җыелышның беркетмәсе басылып чыкты. Ду килде халык. Җиденче июль көнне һәр якын урамнарга каравыллар куелды. Әгәр дә погромчыларның берәрсе генә күренсә дә халык аларны ботарлап ташлаган булыр иде. Погром булмый калды, шымчылар, кадимчеләр хурлыклы жинелде. Шуннан соң «Фикер» погромчыларның һәрберсенең исемнәрен атап, кат-кат мәкаләләр бастырды. Погромчыларны тәнкыйть итеп, Оренбур, Уфа, Казан газеталары да, Җаекның «Уральский дневник» исемле урыс гәзитәсе дә Тукайны, Мотыйгыйны яклап мәкаләләр бастырды.

Ләкин Өченче бүлек тик ятмый, бу ике куркыныч «элемент»: Тукай белән Мотыйгыйның авызын ябарга кирәк иде. 1907 елда февраль аенда губернатор фәрманы белән Камил Мотыйгыйдан наширлек һәм мөхәррирлек хокуклары алынып, аның үзен дә, атасы Мотыйгулланы да суд җаваплылыгына тарттылар.

Шулай итеп, 1906 елның 15 гыйнварында ачылган «Әл-гасрел-җәдит» җурналы унҗиде сан чыгып, 1907 елның 27 маенда юкка чыгарылды.

«Уклар» гәзите 1906 елның ноябрендә ябылды.

«Фикер» гәзите 1907 маенда яшәүдән туктады.

Бу Мотыйгыйга да, Тукайга да авыр тәэсир итте.

Судта Мотыйгый белән хәзрәтне тагын шул ук адвокат Рудольф яклап чыкты. Төрмәдән котылу шатлыгыннан Мотыйгый тагын «Яңа тормыш» исемле гәзитә чыгарырга йөри башлады. Ләкин аңа матбугат тотарга рөхсәт итмәделәр. Тиктормас Камил гәзитәне бай сәүдәгәр Мусин җитәкчелегендә чыгарырга рөхсәт алды.

Ләкин аның гомере дә озын булмый. 1909 елда февраль аенда губернатор фәрманы белән «Яңа тормыш»ның да гомере өзелде.

Тукай шушы кыйналышларны кичергәнгәме, өч редакциядә җигелеп, тузан арасында, кургаш хәрефләрне җыя-җыя, дымлы подвалда яшәп, шунда еш кына куна калганына күрәме, авырый башлады. Ул йөткерә, туңа, аның тәне кызыша торган булып китте. Гәзитләрне-журналларны ябып бетергәч, ул шактый төшенкелектә яши, бу аның рәнҗүле рухын изә иде. Җаекгагы дусларын, шәриктәшләрен, остазы Мотыйгулла хәзрәтне, Камил әфәндене калдырып, ул хәрби хезмәткә каралырга дип, Казан ягына, туган авылына кайтып китте.

Хаста

Казан өстендә азан тавышы:

—Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...

Мәчетләр манзарасы. Мәһабәт манаралар, айлар балкый... Җигүле атка утырган бер мөселман мәчеткә бара. Жәяүле агайлар намазга ашыга... Мәчет капкасы төбендә берничә теләнче хәер көтеп утыра.

—Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр...

Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ,

Әшһәдү әллә иләһә иллаллаһ...

Бер теләнче:

—Ишеттегезме әле, Тукай үлем хәлендә ята икән бит!—ди.

—Ишеттегезме әле, Тукай үлеп ята икән.

—Әстәгьфирулла, ни булган?—ди бер ир.

—Кырау суккан, кырау,—ди икенчесе.

—Чихүтке, чихүткесе азган...

Баягы теләнче:

—Духтыр багып караган, өч көн үмере калган, тубирклиз ачылган дип атькән...

Казан өстендә чиркәү чаңы гизә. Чиркәүләр манзарасы... Яңа туган айны сытып кергән хачлар күренә... Христианнар чиркәүгә җыела. Чиркәү эчендә поп, кандил белән төтен таратып, кешеләр өстенә «изге су» бөркеп йөри: —Господи помилуй сушего раба твое-го-о...

Чиркәү ишеге төбендәге хәерчеләр сөйләшә:

—Слышали, татарский поэт Абдулла Тукаев при смерти, говорят!

—Ты что милай, он же ишшо молодой был...

—Молодой-то молодой, но в сурьез болен был..

—Ну фиг с нем, одного гололобого меньше будет на свете..

Поезд алга ыргый.

Бер ир-җегет тәрәзәгә карап утыра. Ул бик хәвефле күренә. Чибәр чырайлы бер татар зыялысы, ул. Ауропача киенгән, тирән уйда, аның колагында бер сүз:

—Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә!

Эче пошуга түзәлмичә, кеше купедан чыга, ул коридор тәрәзәсенә карый. Агачлар, урманнар, болыннар артта кала, тәгәрмәчләр тыкылдый:

—Тукай үлем хәлендә! Тукай үлем хәлендә!

Поезд зур вокзалга туктый. Перронда халык кайнаша. Бер ир, алъяпкыч бәйләгән йөкче, тартмалар, капчыклар күтәреп поездга ашыга.

Бер городовой читгәрәк басып тора. Күзгә курсисткалар чалынып китә. Бер мөселман агае таягына төенчек аскан. Кешеләрне ырып-ерып бер шымчы килә. Ул туктап җитмәгән поезд тәрәзәләренә бага, кемнедер эхзи, күзәтә.

Баягы теләнче дә шушында чуала. Вагон тәрәзәсендә баягы пошамандагы чибәр җегет чырае күренә, ул перрондагы шымчыны күреп ала, сагая. Тиз генә икенче вагонга китә. Ул дамаларга, офицерларга бәрелә:

—Пардон, мадам! Извините! Простите!—дип йөгерә.

Шымчы да аның башка вагонга күчкәнең шәйләп, кемгәдер ым кага. Теләнче перрон буйлатып, җегет йөгергән якка таба чаба.

Язгы көпшәк кар каплаган кыр буйлап чана юлы сузылган.

Таякларга эленгән салам учмалары—маяклар—юлнын ике ягында чайкала. Атлар чаба, кыңгыраулар зеңгелди. Атлар пошкыра. Бер олауда чибәр йөзле бер татар кызы, олаучыга аркасы белән утырган. Бу туташ та бик борчулы күренә. Атлар чаба, шөлдерләр, кыңгыраулар зеңгелди, —һәйдә, бахбай!—диеп кычкыра олаучы.

Кызның йөзе, йөзендә авыр уйларның чаткысы:

—Тукай авыр хәлдә! Тукай авыр хәлдә!

Бер кеше читлек эчендә бәргәләнә. Кара киемле кешеләр сөңгеләрен әлеге затка төзәп, әкрен генә урап кысалар. адәмнең баш очыңда ике башлы кара боркет талпына.

—Нигә мине читлеккә яптыгыз? Ни өчен мин төрмәдә?—дип кычкыра кеше.

Артта бер тавыш яңгырый:

—Тукай!

Бәргәләнгән кеше—Тукай уяна, ләкин әле өнме бу, төшме икәнен аңламый.

—Ачыгыз зиндан ишекләрен! Минем ни гаебем бар! Ачыгыз!

Сөңгеле шәүләләр, кара бөркет юкка чыга, поездда килгән кеше, алак- ялак каранып алганнан сон, тагын дәшә:

—Тукай! Сиңа ни булды?

—Ә? Кем бар?—диде Тукай.

Әлеге кеше Тукай янына ук килеп:

—Бу мин, Хөсәен!—диде.

Тукай инде айнып бетте шикелле, ул:

—Хөсәен әфәнде, хөрмәтле дустым!—диде.—Сине күрер көннәрем дә бар икән.

—Салкын тидергәнсең, ахрысы,—диде Хөсәен.—Даруын, —дип өстәл өстендәге күп кенә шешәчек, тартмачыкларны актарырга алынды.

—Куйсанчы, Хөсәен,—диде Тукай.—Даруга гына калгач, булмый инде ул.

—  Ни сөйлисең син, дустым?—диде кунак.—Димәк, телеграммалар дөрес сөйли?

Тукай, гаҗәпсенеп, кунакка бакты:

—  Нинди телеграмма ул?

—Редакцияләргә телеграмма килде. Имеш, Тукай каты авырый. Имеш, Тукайны хастаханәгә салырга җыеналар икән,—диде Хөсәен.

Тукай инде куркыныч төшеннән айнып бетте, әмма икенче бер шом аны биләп алды:

—  Мин беркемгә дә телеграмма сукмадым, Хөсәен дустым. Кем эше икән ул? Дөрес, өченче көн минем янда доктор булып китте. Ләкин ул һични әйтмәде. Гап-гади бер бизгәк авыруы, үтәр, диде.

Хөсәен иркен сулап куйды, аннан сон:

—Шулай була күрсен,—диде. —Юкса, котны алдылар.

Икесе дә тынып калды. Бераз шулай утырганнан соң, Тукай:

—Төш күрдем бугай мин, Хөсәен,—диде —Имеш, урамда мин, нәмаешта. Халык белән бергә каядыр барабыз. Шатланабыз, кычкырабыз. Кинәт күктән зур каракош атылды. Ике башлы зур каракош кешеләрнен башларын, күзләрен чукырга тотынды. Мин кычкырам, каракошка ташлар атам. Аннан кинәт кенә үземне читлектә күрдем... Читлектә, төрмәдә...

—Төш түгел ул,—диде Хөсәен.—Өн ул. Без барыбыз да төрмәдә. Без барыбызда читлектә. Кемнеңдер читлеге таррак, кемнекедер кинрәк. Аерма бары шунда гына. Царизм—халыклар төрмәсе.

Тукай өстәп куйды:

—Бигрәк тә мөселман халыклары өчен, бигрәк тә татарлар өчен, төрмә генә түгел—җәһәннәм ул Русия.

—Дөрес,—диде Хөсәен.—Җәһәннәм булды. Әмма җәһәннәм булып калмаячак. Хөррият, азатлык, тигезлек, туганлык киләчәк Русиягә, Габдуллаҗан. Аның өчен тагын бер революция кирәк.

—Шулай, булды бит инде бер революция!—диде шагыйрь.—Кан белән сугарылды җир. Революцияне асарга агачлар җитмәде. Каберләр өч аршын түгел, менәр сажин чокыр хәлендә казылды.

—Тагын кан коелачак, тагын дарларда мәетләр чайкалып торачак!—диде Ямаш.

Тукай, авыр уйларын куарга теләгәндәй, кинәт:

—Ташла, Хөсәен дус,—диде.—Кил бер күрешик үзебезчә.

Хөсәен Тукайга ике кулын сузды. Күрештеләр.

—Исән-саумыни син, Хөсәен, хөрмәтле Ямашыбыз!—диде Тукай. —Үзен исән-амансынмы, Габдуллаҗан!—диде кунак. Тукай.

—  Мин исән, ә менә син югалдын, Ямаш,—диде.

Хөсәен янәшәдәге урындыкка утырды да:

—Безнең эш сезнекенә караганда яманрак, Габдуллаҗан,—диде.—Исем үзгәртәбез. Ике көнгә бер фатир алмаштырабыз. Розыск игълан ителгән миңа. Эзлиләр. Минем баш хәзер бик кыйбат тора, дустым... Әле ме­нә—Уфадан...

Тукай җанланып алды:

—Уфадан?.. Гафури ни хәлдә анда, Уфада?

—Гафури да, синең сыман, борын салындырып утыра,—диде Хөсәен. — «Баш алып бу җирдә тормый, бер тараф качмак булам»,—ди. Качып кая бармак була? Япония мөселманнарынамы? Әллә төрек солтанынамы, олтан булырга? Барыгыз, бар. Анда сезнең ерак әбиегез кияү коймагы пешереп, мунча ягып көтә, ди.

Тукай елмайды, аннан соң кычкырып көлә башлады. Бүлмәгә нур инде, Хөсәен Ямашка да җиңел булып китте. Тукай әйтте:

—Мунча үзебездә дә бар, Аллаһка шөкер Өченче отделениенең ләүкәсе бик шәп кыздыра, ди анда.

Ямаш Тукайга сокланып карады, аннары әйтә куйды:

—  Беләсеңме, Тукай, сиңа көлү килешә. Валлаһи, килешә Көл син, Габдуллаҗан. Синең асылында көлү ята.

Тукай кинәт көлүеннән туктады да, үпкәләгән кыяфәттә:

—Син, Хөсәен, комплиментларыңны барышняларына калдыр!—диде.

 Ямаш, эчкәрәк кергәнен аңлап, эшне җайлау ягына кереште:

—Үпкәләмә, җан дус. Турсайма бала кебек,—диде.

 —Көл әйдә, көл,—диде Тукай.—Көлү сиңа да килешә.

—  Иҗатыңда көл син, сатираң шәп бит синең,чукынмыш. Хәзер татарга Тукай көлүе кирәк.

Тукай бик яхшы белә лә сатира язарга кирәк икәнең Мәскәүләр көн саен «якадан тота». Хуҗалар урынында монда ишәкләр утыра: килмешәк урыслар белән килмешәк татарлар, күсәкләр Көләрсен монда, көн саен бер гәзитәңә арест салсалар. Театрлар ябыла тора. Артистлар мескен хәлдә.  Көләрсең, көлә-көлә үләрсең.

—  Революция җиңелде,—диде Ямаш. —Бусы әле баласы гына. Олы революция алда. Киләчәк революция синең сатираңны сорарга килде, Габдуллаҗан. Илдә кап-кара реакция хөкем сөрә. Революция попутчиклары чери, таркала. Интеллигенция үләргә йөз тоткан. Кемдер авылга качты. Кемдер жандармериягә сатылды. Халык шомлы тынлык эчендә яши. Халык көтә. Сатира-юмор көтә. Шушы шомлы мохит эчендә дә шаяра-көлә белә торган лидер кирәк. Күрсәт. Тукай, татар зыялыларының үлмәгәнлеген, курыкмаганлыгын. Самодержавиенең дарлары, зинданнары, канлы якшәмбеләре генә баса-сыта алмаган рух барлыгын аңласын халык. Көл син, Габдуллаҗан. Көлү сиңа бик килешә, синең тешләрең тигез, матур Анда, Уфада Гафури җылап утыра. Монда, Казанда Тукай пыскый. Кая керер урын юк, кругом юеш. Татар халкына суык тигән, ул ютәлли. Татарны кыерсытканнар—ул җылый. Татар ютәленә дәва юк. Җылак татарны юатучы булмаячак. Татар халкы хәзер аҗгырып торган дәрьяга ташланган сабый хәлендә. Йөзә белсә—чыгар, белмәсә—тончыгыр.

Ямаш туктады, тынлык эчендә Тукай үзалдына:

—Йөзә белсә—чыгар... Белмәсә—тончыгыр...—ул тагын көләргә тотынды, көлеп туктагач, әйтте:—Шигырь ич бу, Хөсәен дустым. Усал. Чыннан да усал, рәхимсез сүз әйттең, Ямаш. Йөзеп чыгарлык булмаса, халыкның яшәве нигә кирәк? Бетсен ул халык! Син чибәр җегет кенә түгел, син революционер гына түгел, син куәтле тәрбияче-өндәр дә икәнсең. Рәхмәт!

—Рәхмәтуллаһи галәйһи,—диде Ямаш.—Анысын Аллаңа әйтерсең. Минем өчен рәхмәт—ул син язган шигырь!

Хөсәен Ямаш кинәт сагаеп калды, ул, колакларын торгызып, ишек ягына башын кыегайтты да, пышылдап:

—Анда коридорда кемдер бар. Кайсы яктан китеп була?—диде.

Тукайга да шөбһә инде кебек, ул каушап калды, алак-ялак карангалады да:

—Менә моннан кит!—диде. Ямаш ашыгу аша:

—Яз син, Габдуллаҗан, яз! Синең котылышың—язуда!—дип, Тукай күрсәткән ишеккә сикерде. Тукай язарга утырган булды.

Теләнче

Шулчак ишек шакыдылар һәм, рөхсәт тавышы ишетелгәнче үк, бүлмәгә теләнче керде.

—Кем ул? Нигә болай тәкәллефсез?—диде Тукай.

Теләнче, исе китмәенчә генә:

—Бу мин әле, базар хәерчесе,—диде.

Тукай, башын күтәрмичә генә:

—Уз, әйдә, уз, Печән базарының кәләпүш карагы, Карамалай, синме?— диде.—Ыштан төшә, каеш юк. Каеш буыр идең, каеш алырга акча юкмы? Әнә, өстәлдә бер сум! Уз, нәрсә карап каттың анда?

—Уздым!—диде теләнче.—Узма, дисәң дә узам. Уз, дисәң дә узам.

Ишек катында әвәләнүче килмешәккә Тукай, текәлебрәк караганнан соң:

—Карамалай, синме соң бу?—диде.

Чакырылмаган кунак, бер дә исе китмәенчә генә:

—Малай дисәң дә ярый. Бабай дисәң дә, үпкәләмәм. Мин үпкәли белмим. Артыма типсәң дә үпкәләмәм. Кабахәт дип сүксәң дә зарланмам. Үпкәли башласаң, бу дөньяда үпкә җитмәс. Шулаймы, Габдуллаҗан әфән­де?—диде.

Тукай җиңелчә генә ютәлләп алды, ул нидер әйтмәкче иде, ютәле аның теләген бүлдерде, аның каруы, теге мөштәри сүзен җәтрәк әйтеп куйды:

—Үпкә сиңа да бик кирәкле нәрсә!

Хәерченең төрттереп әйткәне Тукайның ачуына барып кадалды, ул:

—Яп авызыңны!—дип кычкырды,—Ишекне дә яп, җил кертәсең.

Бәндә көлә башлады:

—Хи-хи-хи, шигырь белән сөйләшүчеләрне тыңлавы кызык та соң. Авызымны да ябам, ишекне дә ябам,—дип, ишекне тыгызлабрак япты.

—Кем син?—диде Тукай.

—Хәерче!—диде кергән кеше.—Менә... Тукай үлем хәлендә дигәннәр иде дә... хәл белергә килдем.

Тукай сагаеп калды:

—Кем үлем хәлендә?—диде кырыс кына.—Каян алдың син бу сүзне?

—Бөтен базар сөйли, бөтен мәчет әһелләре әйтә: сине бик чирле, диләр.

Сөйләшергә сүз бетте, чыгып кит, дигәндәй, Тукай катгыян әйтте:

—Иә, хәзер әйт, сиңа монда ни кирәк?—диде.

Хәерче әрсезрәк булып чыкты, ул Тукайның шелтәсен шаяруга борып жибәрмәкче булды:

—Эндәшә батыр утынчы: сиңа миннән ни кирәк?

Сәер хәерче бу, сүзенә җавап табып булмый, шактый укымышлы, ахрысы, бу теләнче дигән нәмәстәкәй, туктале, моның белән сүз куертып багыйм дип, Тукай:

—Син Шүрәлемени?—диде. Теләнче тагын көлде:

—Тапкыр әйттең, Тукай. Логика! Батыр утынчы сүзләрен әйткәч, әлбәттә, мин Шүрәле булам инде. Ләкин әз генә хаталанасын, шагыйрь, мин Шүрәле түгел, мин—Шәүлә!

—Шәүлә!—дип кызыксынды Тукай —Кушаматыңмы?

—Юк!—диде теләнче.—Кушаматым түгел, үзем Шәүлә.

—Кемнән төшкән күләгә соң син?—диде Тукай.

—Күләгә түгел, шагыйрь, шәүлә!—диде теләнче кистереп.

—Күләгә белән шәүләнең аермасы бармыни аның?—диде Тукай.

«Шәүлә» ишек катыннан түргәрәк узды һәм укучысына дәрес аңлата торган мөгаллим кебек, ишекле-түрле йөренә башлады:

—Агачның күләгәсе була. Койманың күләгәсе була. Кешенең дә була күләгәсе. Күләгә ул хуҗасына ияреп йөри. Яки хуҗасы янында тик тора. Шәүлә күләгә булалмый, шагыйрьҗан. Шәүлә—ул җисемнең үзе. Кояш баеп беткәч, офыкта агачларнын күләгәсе түгел, шәүләсе кала. Шул мохиткә, ягъни Кояш баешка берәр кеше килеп керсә, кешенең күләгәсе түгел, шәүләсе күренәчәк. Күләгә куркыныч түгел. Күләгә Кояш яктысында гына була ала. Көндез. Ә шәүлә шомлы, шәүлә куркыныч, чөнки шәүлә, кеше шәүләсе һәрвакыт куркыныч җинаятьләр тирәсендә йөри.

Кеше туктады да, йә, ни әйтерсең дигәндәй, Тукайга сораулы бакты.

—Кызык фәлсәфә!—диде хуҗа. —Чыннан да, шәүлә—башка, күләгә башка булып чыга икән шул. Тукайга җиңеллек өстәде бу килмешәк теләнче. Ул башка хәерчеләргә бер дә охшамаган. Баш бар бу бәндәдә, дип уйлады шагыйрь, үзе кычкырып әйтте:

—Моңарчы бу турыда уйламаганмын да. Кызык кеше син, Шәүлә!— диде.

Сонгы сүзләр ихлас әйтелде һәм алар мактау сүзләре вә ышаныч белгертү булып ишетелде: Шәүлә кыюрак түргә узды да сөйләр өчен янә тын алды, як-ягына карангалап:

—Син шагыйрь, Тукай,—диде, бүлмәгә хуҗа булгандай.—Син күп нәрсәне матур хыял аша күрәсең. Хыялларның барысы да тормышка аша алмый. Тормыш катлаулы, бай нәрсә. Тормыш ул парадокслар белән бизәлгән... Әйтик, синең тирәдә шикле кешеләр йөри. Алар сиңа дус булып күренә. Синең тирәдә сина каршы фикер йөртүчеләр дә күп, син аларны үзенә дошман саныйсың. Төче теллеләре синең дошманын булуы ихтимал. Тегеләре чын дусларың булуы да бик мөмкин. Дошманнарыңны син иркәлисең, дусларыңа каршы таш атасын булып чыга. Чөнки синең холкың шундый, Тукай... Шулай итеп, син холкың аркасында үзеңә дә, халкыңа да, әдәбиятка да зур зыян эшлисең.

Шәүлә туктады. Сүзе беткәннән түгел, аның сүзе бетәргә бер дә охшамаган, ул Тукайны сынар өчен туктады булса кирәк, һәм ялгышмады Тукай уйда иде. Чакырылмаган бу хәерченең мантыйкый фикер йөртүе Тукайны ниндидер, моңа кадәр аңа таныш булмаган фикерләүгә этәрә кебек иде.

—Син шактый оста сөйлисең, Шәүлә,—диде Тукай. —Әмма әдәбиятка халыкка... зыян эшләүче мин түгел.

Кунак көлемсерәде:

—Тукай үзенә зыян эшли икән, халыкка да зыян эшли, чөнки Тукай— халык шагыйре.

Тукай кинәт хәерчегә күтәрелеп, туры карады:

—Кем син?—диде ул ярым кызыксыну вә ярым ачу белән.

—Шәүлә, дидем ич инде!

—Кем шәүләсе?

Тукай кыза бара иде, аның кызганын күреп, Шәүләдә куркып калмады, киресенчә, кыланган сымаграк итеп:

—Бөек держиморда, патша самодержавиесенең ике башлы каракошы һәм дә урыс шовинизмы Шәүләсе мин!—диде.

Тукай аптырашта иде, Шәүлә бу сүзләрне артык җитди һәм, шул ук вакытта, ачуланырга урын калдырмаслык итеп, кыланып әйтте кебек. Шәүлә көлә башлады. Янәсе, ул шаяра.

«Мондый сүзләр өчен бүген—каторга!»—дип уйлады Тукай.

Шәүлә Тукайнынң уйларын укыгандай:

—Безгә, хәерчеләргә каторга ни дә, катыргы ни, барыбер катасы!—диде.— Ярлы янудан курыкмый. Хәерче хөррияттән шүрләми.

Бу кеше Тукайга ошый иде.

—Кызык кеше син!—диде хуҗа.—Ни белән тамак туйдырасың?

—Күрәзәче мин, Абдуллаҗан,—диде кунак.

—Чегәнмени?

—Сорашма, Тукай, чегән дә, черт та түгел мин, күрәзәче!

Ул Тукайга якын ук килеп, аның кулын алды:

—Багыйммы?

—Яле, әйтеп бир, минем турыда ниләр беләсең?—диде Тукай.

Шәүлә инде Тукайның уч төбен бирелеп тикшерә, ләкин үзе хуҗа сүзләренә колак сала иде:

—О-о, Апуш хәзрәт,—дип сөйләнә-сөйләнә ул уч төбендәге сызыкларны карый,—Мин синең турыда күп нәрсә беләм... Ләкин әүлиялек өчен түләргә кирәк, хуҗам.

—Әнә, өстәлдәге бер сум көмеш синеке!—диде Тукай.

—Юмарт кеше син, Тукай,—диде Шәүлә кулдан аерылмыйча гына.—Алай икән. Ярый... Юмарт булсаң, юмарт бул, тагын ни бирәсең инде?

—Әле син киләчәгемне әйтмәдең бит, һаман мин бир!—диде Тукай шат- көр тавыш белән.

Шәүлә өстәлдәге бер сум көмешне барып алды да, бер дә исе китмичә генә янә Габдулланың учына текәлде һәм, үзалдына сөйләнгәндәй, салмак, мынгырдык тавыш илә әйтте:

—Базардагылар әйтә, имеш, син сорап кергәнгә соңгы тиенеңне биреп чыгарасың. Имеш, синең бүлмәң тулы кеше була икән. Бүген мин беренче булып килгәнмендер әле... Шулай бит...

—Ялгыштың, Шәүлә, мин һәрвакыт ялгыз,—диде Тукай.

—Син алдаштың, Тукай... Ярый, шулай да булсын ди. Һу-у, сызыклар... юллар... үзгәрешләр... Һу-у, Габдулла Тукай, сине алда яңалыклар көтә...— күрәзәче серле итеп елмайды, кеткелдәп алды һәм әллә ниләр вәгъдә итә торган тавыш белән:—Мәхәббәт!—диде.—Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле, чибәр кыз. Ул сиңа гашыйк. Син дә аны чит күрмисең шикелле...— Күрәзәче уч төбендә ырымлый-сихерли янә әйтте:—Зур гына байлык синең кесәгә менә керәм, менә керәм дип кымырҗып тора. Тик ачык кына әйтә алмыйм, ул байлык байлыкмы, әллә теге кызмы? Ә-ә, минемчә, алар икесе берьюлы керә. Син бер бай кызына өйләнәчәксең!

Тукай дөньясын онытып күрәзәче сөйләгәннәрне тыңлый, үзе ышанып та куя кебек, шул ышанумы аңа шатлык китерде, әллә бу йолкышны кыланмышлары аның күңелен күтәрдеме—Тукай көлә башлады:

—Шактый остаргансың син, күрәзәче. Мәхәббәте кирәк түгел, акчасы булса ярый,—диде ул.

Аңа кушылып чакырылмаган кунак та көләргә тотынды:

—Мин сине яратам, Абдуллаҗан,—диде ул.—Шаянлыгыңны, шигъри усаллыгыңны, тугрылыгыңны... «Ошбу милләт ертыгынын җөен җөйлим. Җебем—кара, инәм каләм булыр имди. Көн-төн донос ясыйсың, вөҗдансызсын тидия». Надо же бит, әй! Шулай әйтергә кирәк бит, әй. Суга печ иткән җүләр син, Иблискә юлдашчысың!

Шәүлә тыйлыгып көлә дә көлә. Аның көлүе дә кызык иде, ул җиңе белән авызын каплаган, черек-чалыш тешләрен күрсәтергә теләмиме, авызыннан сасы ис бөркелмәсен дипме, шулай авыз каплап көлә, анын үз гариплеген капларга тырышуы ул гариплекне тагын да арттыра иде.

Тукай кинәт туктады, ютәлләп алды да кырыс кына әйтте:

—Ярый, булды. Шәүлә, мин эшкә утырам! Бар!—диде Шәүлә, рөхсәт-ни сорап тормастан, өстәлдәге казыны алып сындырды, сыныкларны үлчәп карады да зуррак өлешен ашый башлады:

—Тәшәккүр, Тукай, ләббәйкә, Тукай!—дип, иелә-бәгелә, артка чигә- чигә чыгып китте.

Зәңгәрсу чәчәк

Ишектә ул Фатих Әмирхан арбасына килеп бәрелә язды. Арбаны тәгәрәтеп йөртүче Мәхмүт олан аны тотып калмаган булса, хәерче мотлак Фатих әфәнде өстенә утыра иде.

—Пардун, гафу итәрсегез!—дип Шәүлә юк булды.

Тукай инде өстәле янына килеп, кәгазьләр актара башлаган иде, Фатих ишек яныннан ук:

Җыен әтрәк-әләм хәерчене син җыеп ятасың!—дип кычкырды. —Аннан, теге әйбер югала, бу әйберне табып булмый, дисең.

Тукай ачуланмыйча гына, үз эше белән мәшгуль буларак:

—Хәерче түгел ул, әфәндем, философ! Күрәзәче!—диде. —Беләсеңме, Фатих дустым, ул миңа күрәзә ачты. Уч төбемә карап, дөп-дөресен әйтте дә бирде. Син дустыңа ук атасың, ди. Дошманнарыңны иркәлисең, ди. Хак бит, Сәгыйть Рәмине ничә тапкыр рәнҗеттем. Мотыйгыйны ничә чәнечтем. Сүнчәләйнең бәгыренә ук аттым. Бичара Бикчурага миннән көн юк. Ә бит алар дус. Чын дуслар. Дөрес әйтә бит бу йолкыш күрәзәче.

Фатих Әмирханның арбасы Тукайга шактый якын килеп туктады Мәхмүт, бер кырыйга китеп, китаплар караштыра башлады

—Йолкышларың  күбәеп китте әле синең бу арада,—диде Фатих Әмирхан.

Ләкин Тукай аны тыңламый иде, аның башында ниндидер бер хафалы уй пәйда булды кебек.

—Фатих дустым,—диде ул. —Минем авыруым турында редакцияләргә син телеграмм суктыңмы? Уфада да шул турыда телеграмм алганнар.

Фатих бу хәбәрне ишеткәч, кинәт Тукайга туры карады:

—  Мин дә шуны ишетеп аптырадым, синең үзеңнән сорамакчы булып килдем,—диде.

Тукай, кәгазьләрен ташлап:

—  Кем таратты икән бу ялганны? Доктор түгелдер бит, —дип куйды. Фатих дәшмәде. —Кемгә кирәк булды икән соң бу нәрсә? Хөсәен Ямаш атылып кайткан. Аңа Казанда күренергә ярамый бит. Ул розысктагы кеше

—Димәк, кемгәдер кирәк!—диде Фатих. —Кемгәдер синең авыру булуың кирәк.

—Ә мин авыру түгел!—диде Тукай. Икесе дә тынып калды. Икесе дә авыр уйда иде. Тынлыкны тагын Тукай бозды:

—Күрәзәче әйтә, менә-менә синең кесәгә байлык керергә тора, ди. Кара кашлы, кара күзле бер гүзәл алдында тора, ди.

Тукай көләргә тотынды.

—Ни булды сиңа?—диде Фатих Әмирхан.

—Бәйрәм булды! Бүген иртүк күңел күтәрүчеләр генә керә минем янга. Мин көч сизәм, Фатих әфәнде. Миндә куәт бар. Язам әле мин, Аллаһы боерса, язам. Сатира язам, көлке язам!

Ул кара савытын ачып, кәгазь өстенә иелде. Фатих, кулына гәзитә алып, үзалдына сөйләнгәндәй:

—«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке уен», дип кем әйткән?—диде.

Тукай дәшмәде. Агабәк Мәхмүткә ишарә ясады, тегесе, кесәсеннән чыгарып, Фатихка кәгазь кисәге сузды. Кәгазьне алып, Фатих:

—Күрәзәчең дөрес әйткән!—диде. Тукай язуыннан аерылмыйча гына:

—Нәрсәне, Фатих?—диде.—Ә-ә, дус-дошман турындамы? Дөрес шул!

—Юк,—диде Фатих.—Акча мәсьәләсендә, дим. Күрәзәчең аста синең исемгә Сираҗидан килгән йөз сумлык извещениене укыган. Мә!

Фатих кәгазьне Тукай алдына ташлады. Тукай, кәгазьне алып, андагы саннарны укыгач, балаларча шатланып:

—Рәхмәт, дускай!—диде.—Сыйланабыз икән бүген. Теге күрәзәче Шәүлә соңгы казымны алып чыгып киткән иде.

Фатих хәйләкәр көлемсерәп, Тукайга карап янә әйтте:

—Мәхәббәт турында да төгәл әйткән. Монда кергәндә күрәзәчең залда утыручы туташны да күргән, Зәйтүнә туташ анда син бушаганны көтеп утыра.

Тукай акча кәгазен ташлап, кинәт үзгәрде, каушап, кабалана башлады:

—Ничек? Кем? Кайда?—диде ул.—Әйт, өйдә юк, диген.

—Тиле!—диде Фатих Әмирхан. —Ул синең өйдә икәнеңне белә бит.

Әллә ничек бит әле бу, Фатих, бүлмә җыештырылмаган,—дип Тукай әйберләрен күчерештергәли башлады, ләкин өйне рәтлисе урында, тагын да ныграк туздырып ыргытты.

—  Каушама,—диде Фатих.—Әнә, борының тирләп чыкты. Нәрсә шашасың ул кадәр? Тирләгән борын белән гүзәл туташлар кабул итә алмассың, тынычлан.

Тукай нишләргә белмәгәннән сөлгесен алып битен сөртә башлады.

—  Юк, Фатих, бар, чыгып әйт: авырый, диң, хәйлә тап инде, син оста бит. Һич югында, әнә, Мәхмүт төшеп әйтсен.

Үзең әйткәндәй, син җүләр балык, Тукай!—диде Фатих Әмирхан. —Ни ара җир узып килгән. Сине күрү аның өчен бәхет. Бөтен иҗатыңны яттан белгән туташны кире бору ахмаклык булыр иде, әфәндем. Высший кругларда «мужиклык, мокытлык» дип атала ул.

Тукай малай кебек турсайды:

—Без синең кебек высший кругларда әйләнмәгән шул...

—  Кызганыч!—диде Фатих. Высший кругларда капкорсаклы байлар гына түгел. Анда Пушкин да, Лермонтов та, Дәрдемәнд тә бар.

Ни сөйләшим мин ул туташ белән? —диде Тукай. —Үзе һаман сөлгесен йомарлап йөренә дә йөренә.—Вәт, җүләр балык, әйләнәм дә тулганам.

—Жүләрен җүләр инде син, Тукай,—диде Фатих Әмирхан —Ләкин балык түгел. Жүләр гашыйк син!

Тукай йөрүеннән туктап:

—Анысы нәрсә тагын?—диде.

—Мәҗнүн син бүген!—диде Фатих, Мәхмүткә китәргә ишарә ясады.

Мәхмүт арбаны чыгу ягына таба борды. Тукай үзен ташлап китүләреннән куркып, арбага каршы төште:

—Ни турында сөйләшим соң аның белән? Син бит үзең затлы туташлар белән күп мөзакәрә кылган кеше, өйрәт!

—Утызга җитеп килгәндә дә хатын-кыз белән нишләргә кирәклеген белмәгәч, ник тудың, ә?—диде Фатих.

—Утызда түгел, егерме җидедә генә әле, картайтма!

Моңарчы тыны чыкмаган Мәхмүт пырхылдап көлә башлады. Фатих Әмирхан да елмая иде. Тукай гына шөбһәдә.

—Шигырь сөйлә!—диде Фатих. —Мәзәкләр сөйлә. Бер күрер өчен ни җир килгән бит бичара кыз.

—Тәсмәгы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе!—диде Тукай. —Мөгайдинең үзен күреп белгәнгә караганда ишетеп кенә белүе яхшырак.

—Алайса, үзе килеп кочаклаганын көтеп тик утыр, жүләр балык сыман,— диде Фатих. Аннан соң житди итеп өстәп куйды:—Туташны озак көттерү килешми! Сөйләшергә сүз табалмасаң, сораштыр. Мичегезгә ничә ипи сыя, туташ, диген. Аяк калыпларын белеш. Йә үзең белгәннәрне сөйлә. Чистайда мишәрләр, Алабугада керәшеннәр яши, диген. Французлар французча, урыслар урысча сөйләшәләр икән, диген. Бетте!

Фатих кулы белән ишарәләде, Мәхмүт арбаны чыгышка таба этте. Ишеккә килеп җиткәч, Фатих:

—Узыгыз, туташ!—дип кычкырды. Ишектә кыюсыз гына бер кыз күренде.

Фатих Әмирхан, Тукай да ишетерлек итеп, туташка пышылдаган булды:

—Шигырьләрен мактамагыз, җене сөйми мактаганны. Шигырьләрен хурламагыз, хурлаганны да яратмый... Кичерегез, мине бүлмәмдә кешеләр көтә!

Туташ арбага юл сапты. Мәхмүт арбаны алып чыгып китте дә ишекне япты. Бүлмәдә Тукай белән туташ икәвесе калды. Сүзне кем башлаячак? Әлбәттә, туташ башлар һәм шулай булды да.

—Исән-амансызмы?—диде кыз.

—Узыгыз, утырыгыз!—диде Тукай.

—Сезне хастаханәгә салганнар икән, дигәннәр иде...

— Мин сау-сәламәт.

—Сөендем, рәхмәт.

—Ни өчен?

—Сез сәламәт булган өчен...

Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли идее, ахрысы. Бу юлы да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул:

—Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәламәт. Шөкер.

Туташ, кулындагы чәчәк бәйләмен кая куярга белмичә, күзе белән эзләнә иде:

—Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу чәчәкләр сезгә,—диде ул бераздан. —Бу чәчәкләр сулмыйча озак тора. Шулай да, суга утыртып куйсак, яхшырак булыр иде.

Тукай савыт эзли башлады һәм тәрәз төбендә торган буш пыяла савытны өрә-кага:

—Менә бу банка, —диде.

Туташ җәт кенә анынң янына килеп, банканы тотты да:

—Үзем!—диде.—Зинһар, борчылмагыз, Тукай әфәнде. Бу эшләрне мин үзем эшләргә яратам...

Тукай банканы ычкындырды, туташ өстәлдәге артык нәрсәләрне алып, чәчәк савытына урын әзерләде дә, юынгыч янына барып, банкага яртылаш су салды. Банканы өстәл уртасына утыртып куйды. Шулчак анынң карашы өстәл өстендәге яңа языла башлаган кәгазьгә төште.

—  Кичерегез,—диде туташ.—Мин сезне эшегездән аердым бугай.

—  Борчылмагыз, туташ,—диде хуҗа.—Зарар булмас.

Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды. Тукай да нишләргә белмичә, каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар иде, бер-берсенә комачаулаганнарын сизенеп, шып туктадылар.

Э-э...

—Беләсезме, Тукай әфәнде,—дип башлады кунак кыз. —Мин сезне күптәннән күреп йөрим.

—Ие-ие,—диде шагыйрь.—Мәдәният йортында безне таныштырганнар иде...

—Аңа кадәр дә мин сезне күп мәртәбәләр күрдем,—диде кыз.

Сүз тагын өзелде. Тагын форсат көтәргә, сүз табарга кирәк.

—Беләсезме, Тукай әфәнде,—диде туташ.—Ни өчен матурлык билгесе булып чәчәк санала?

Ярый әле чәчәкләр бар бүлмәдә, хәзергә сүз гел чәчәк тирәсендә әйләнә, яшьләрне кыен хәлдән чәчәк коткарды шикелле. Тукай:

—Уйлаганым булмады,—диде. Сука тагын ташка терәлде. Тукай матур теманы дәвам итәргә теләмәдеме, кисте дә куйды. Ләкин туташның болай гына чигенергә исәбе юк иде, ахрысы, ул янә сүз тапты:

Җегет кызга, кыз җегеткә ни өчен чәчәк бәйләме бүләк итә? Тантана вакытларында кешеләр бер-беренә чәчәк бирә. Мәшһүр шәхесләрне чәчәккә күмә халык. Карабодай, ясмык белән рәттән адәмнәр гөлбакча үстерә. Ни өчен?

Тукай кыска гына:

—Чәчәк үзе матурлык бит,—диде, үзе, туташ китергән чәчәк бәйләменә үрелеп, сабы кыска бер чәчәкне алды, алды да шул чәчәккә текәлде. Тукай өчен бу котылыш иде, чөнки карарга чәчәк бар, тотарга чәчәк бар.

—Гаҗәеп матур!—диде Тукай.—Нәкъ мин яраткан төс.

Туташ, ирексездән, елмайды. Ул канәгать иде, шат иде. Син китергән чәчәк кешегә ошый икән, син биргән бүләк дөрес сайланган икән, шул куаныч китерә дә инде. Җитмәсә, Тукай зәңгәрсу чәчәккә карап, нәкъ мин яраткан төс, диде. Туташның өстендә дә нәкъ шундый, фирүзә төсендәге күлмәк иде. Туташ, чәчәккә карап әйтелгән бу сүзләрне үзенен күлмәгенә багышланган, дип уйлады. Күлмәккә карата әйтелгән сүзнең күлмәк иясенә атап әйтелгән булуы бик мөмкин бит?.. Туташ куануың яшерә алмый иде инде. Ул арада Тукай карашын чәчәктән аермыйча, сүзен дәвам итте:н

—Зәнгәр төс. Зәңгәр чәчәк. Зәнгәрнең дә иң нәфисе—зәнгәрсу төслесе. Бәгыремә, каныма якын иң матур чәчәк бу, туташ. Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса, савыгам мин. Кайгылы чагым булса, күңелем күтәрелә. Илһамсыз кангырап йөргәндә, иҗат дәртем уяна. Рәхмәт сиңа, Зәнгәрсу Чәчәк!

Тукай чәчәкне туташның күлмәк якасына кадарга уйлаган иде дә, тыелып калды. Туташ аның бу теләген күрде, аңлады. Туташ чәчәк аша әйтелгән бөтен сүзләрнең дә үзенә аталганын сизенде. Бәлки, ул хаклы түгелдер? Тукай аңа түгел, туры мәгънәсендә чәчәккә сөйләгәндер бу сүзләрне. Шуңа күрә ул да ачык мәгънәле сүз әйтергә кыймады, үрелеп, савыттан ак чәчәк алды; алды да, нәкъ Тукай кебек, чәчәктән карашын аермыйча гына сөйләнә башлады.

—Гаҗәп бер гүзәллек! Ак чәчәк—минем сөйгән чәчәгем. Аклык ул пакьлек галәмәте. Ак чәчәк—иң нәфис, иң саф чәчәк. Чәчәкле җәйне сөйсәм дә, мин ап-ак карлы кышны яратам. Күзләрне камаштырырлык ап-ак кар өстенә карасаң, эреп югаласың. Бернинди башка төс юк кебек тоела башлый. Ап-ак кар яуган кыр өстенә карасаң, вакыт югала, дөньяның матдилеге онытыла. Син хыял дөньясында эреп юк буласың... Бу ак чәчәк миңа шул ап-ак кышны хәтерләтә. Кышларын ап-ак карга багып, мин шушы ап-ак чәчәкне искә алам. Бу чәчәк—минем иманым, бу чәчәк—минем саф хисләремнең билгесе, Габдуллаҗан әфәнде,—дигәч, туташ ак чәчәкне Тукайның күкрәк кесәсенә кадап куйды. Чәчәкнең сабагы кесәдә булып, таҗлары-касәләре өстә калды.

Тукай туташның бу эшенә карышмады, киресенчә, ак чәчәк янына зәңгәрсу чәчәкне дә кесәсенә тыкты. Ике чәчәк янәшә балкый башлады.

Туташ күзеннән Тукайның бу хәрәкәтләре читтә калмады. Алар икесе дә хисләнгән иде.

—Хисләр билгесе итеп адәмнәр сүзләр уйлап чыгарган,—диде туташ, урынына утыргач.—Хисләр билгесе итеп, музыка, җыр чыгарганнар. Хисләр билгесе итеп кешеләр чәчәк бүләк итүне уйлап тапканнар. Япуниядә чәчәкләр теле бар икән. Нәфрәтләрен дә, кайгыларын да, мәхәббәтләрен дә алар чәчәк аша әйтәләр икән. Шулай дигәч, минем бер дус кызым: «Нәрсәкәй, әллә япуннарның теле юкмы?»—диде.

Тукай баядан бирле инде кыз сөйләгән дөнья мохитендә утыра иде: ул инде тарсынмый, ул туташ белән теләктәш, фикердәш иде.

—Телсез түгел алар!—диде Тукай туташ фикерен дәвам иткәндәй:—Телсез түгел. Мәхәббәт телдән калдырган аларны.

—Сез мине аңладыгыз, Тукай әфәнде,—диде туташ. —Гыйшык аларны мәҗнүн ясаган.

—Табигатькә гашыйк алар,—дип дәвам итте Тукай.—Күк йөзенә, диңгезгә, таш-тауларга гашыйк алар. Ә гашыйк кеше күп сөйләшми. Артыгы белән гашыйк кеше гыйшкы утыннан янып көлгә әверелә. Телдән кала. Сүзе бетә. Хәтта үлеп гашыйк булган кайберәүләр, янып үлмәс өчен, үз мәхәббәтеннән качып йөри. Гади мәхәббәт ул куркыныч түгел. Ә бөек мәхәббәтнең һәр ике якны да яндырып, көйдереп ташлавы ихтимал. Ике шырпы бер-берсенә үлеп гашыйк булганнар, ди. Ниһаять, алар кавышканнар. Кавышып, баш­ларын башка тидерүгә гөлт итеп ут чыккан. Ике шырпы икесе дә янып көлгә әверелгән, ди.

—Чи усак утыныдай чыш-пыш пыскып ятканчы, олуг ялкында янып бетүен мең кәррә артык,—диде туташ.

Кызның бу кинаяле җавабыннан Тукай бик тә канәгать идее.

—Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? Күпме шагыйрь гомерен баглаган шуңа җавап эзләп! Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый.

— Бәлки, төгәл җавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл җавап әйтелсә, мәхәббәтнең, гыйшык утынын калыбын коручылар табылыр идее. Бөтен кеше үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр идее. Аның мәхәббәте бер төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел!

Сөйләшү агышы кинәт үзгәрде дә куйды. Матур гына барган бу әңгәмәгә, шигъри сөйләмгә гади, анык тема килеп керде. Туташ ялгышты бугай. Тукайны ул куркыта язды кебек. Тукай да бу сүзне ишеткәч, кинәт үзгәрде һәм канәгатьсез генә:

—Туташ!—диде.

Шушы бер сүздә, сез ни сөйлисез, тузга язмаганны дөрес булса да сөйләмәгез, кем миңа гашыйк булсын, кебегрәк мәгънә ята иде.

Ләкин әйткән сүз, аткан ук. кире чигәргә урын тар иде, туташ искәрмәстән башланган сүзне басым ясап дәвам итәргә булды:

—Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде!—диде кыз бәхәскә урын калдырмастай итеп.

Тукай бу катгыян белдерүгә каршы көлемсерәде дә:

—Рәхмәт инде, туташ,—диде.

—Сез уенга алмагыз, Габдуллаҗан әфәнде,—диде туташ.—Мин дөресен әйтәм һәм төгәл белгән кешеләрне күз алдында тотып сөйлим.

—Ни өчендер, моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады.

—Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарның кайберәүләре.. сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнбер җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата, йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.

Тукайга бу сөйләшү авыр бер ләззәт бирә, һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле, астарлы иде. Бу туташ уң иренә, йөз суфиена торырлык акыллы фикерли. Ул Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул тәэсир көче. Тукай шушы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай:

—Туташ!—диде ул.—Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөҗүдемне, халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге дустым Фатих Әмирхан да белми...

Тукай тын алыр өчен туктады, ләкин тын алгач та тиз генә сүзгә күчмәде. Бүлмәдә тынлык. Бу тынлык авыр түгел. Икесе өчен дә сөйләшмичә утыру рәхәт иде. Бу тынлык сүздән дә яхшырак аңлашыла иде булса кирәк.

—Туташ,—диде Тукай.—Мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә анлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзләрем сезне рән­җетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кешеләр дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз...

Тукай тагын туктады. Мәгънәле озын тынлыктан соң туташ сак-салмак тавышы белән сүз башлады:

—Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакларга ярата идем. Күзем гел күктә була торган иде. Оныгым тилгән күзли, дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары. Шул таулар күз алдында әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнен аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп җыладым. Төнлә саташып уяна торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч килмәгәе, дип курыкканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас, дип әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһир абыйның кулына ябышканымны белештермәдем дә. Җыладым, сугыштым, тәки чалдырмадым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем—барыбер терелттем. Шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем..

Туташ туктады. Тукай ул сөйләгәннәр тәэсирендә иде. Гарип бәбкә күтәреп йөрүче кызны ул аермачык күрә иде кебек. Сабый кыз янында тагын бер күләгә пәйда булды—сабый бер ир бала. Монысы Тукайның бала чагы иде. Тукай елмайды да әкрен генә сүз башлады:

—Кырлай урманында еш була идем мин. Урманга баргач, җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип, малайлар: «Габдулла- ау»,—дип кычкыралар. Мин бер урында сәгатьләр буе утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә, пәрәвезләрдә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр, дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела.

Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды. Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылташлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым.

Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп үгыра иде, ул Тукай хыялындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохитта янә Тукайның монлы тавышы ишетелде:

—Икенче бервакыт, сабын күбеге кабартып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават күпере төсле йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың— матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур шарым да булды, дип сөенечемнән кычкырам да уянып китәм.

Тукай сөйләгән саен җитдиләнә, сагышлырак була бара, хәтта, аның сөйләнүе фаҗигале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул фаҗигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде кебек, хәзер инде йомгак кына ясыйсы калды:

—  Бар шундый кул җитмәс, кеше акылы җитмәс нәрсәләр. Бая сез әйткәнчә, мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сок­ланырга гына кирәктер? Бәлки ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырактадыр. Ихтимал..

Ул кинәт туктап, туташка карады: туташ җылый иде. Тукай аптырады- йөдәде. Нигә җылый туташ? Аны ничек юатырга?

—Туташ сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь!—диде Тукай; ул урыныннан торып туташ янына килде, ләкин, нишләргә белмәгәннән, янә аптырашта туктап калды, аннан соң ишекле-түрле йөренә башлады.

—Болай гына...—диде туташ.—Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер сагышлы итеп әйтәсез.

—  Кичерегез, туташ,—диде шагыйрь. Туташ дәшмәде. Зәйтүнә туташ чынлыкта бу сәяси-кинаяле сөйләшүне үзе башлады. Тукай аның тел төбен шундук аңлап алды, һәм алар бер-берсенә булган чиксез мәхәббәтләрен аңлаттылар, ләкин ул мәхәббәт кояш кыйпылчыклары төшкән сәйлән там­чылары вә сабын күбегендәге сихри дөнья кебек әрвахи мохит иде сыман. Туташ үзен кулга алды. Төзәтенде, елмайгандай итте, ул инде җыламый иде.

Кыз урыныннан торды.

—Мин бик озак утырдым,—диде.—Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай әфәнде...

—Ихтыярыгыз, туташ,—диде хуҗа.

—Тәшәккүрдән гаҗизмен!— диде дә туташ бүлмәдән чыкты.

Тукай япа-ялгыз бүлмә уртасында тырпаеп калды. Ул йөгереп чыкмак булды, ләкин эчке бер куәт аны тотып калды. Ул ишек катына килеп, туташ тоткан җиз тоткычны сыпырып:

—Хуш, гүзәлем!—диде.—Хуш, ак чәчәккәй!

Шагыйрь әкрен генә тәрәзәгә килде, ян диварга сыенып урамга, аскы якка карады. Ул ераклаша барган туташ гәүдәсен йотлыгып күзәтә иде. Соңра салмак атлап өстәл янына килде, ак чәчәкне үпте дә язарга утырды. Шулчак ишек ачылып китте, ишек ачыклыгында арбалы Фатих Әмирхан күренде. Мәхмүт арбаны тәгәрәтеп эчкә алып керде, ишекне япты.

Җә!—диде көр тавышлы Фатих.—Булдымы?

Тукай ризасыз вә игътибарсыз калды, ул кәгазеннән аерылмыйча:

—Нәрсә «булдымы»?—диде, «булдымы» сүзенә аеруча басым ясады.

—Аңлашу булдымы, дим?

—Булды.

—Димәк, эш пешә?

—Нинди «эш»?

—Димәк, шуңа әйләнәсен?

Тукай бу юлы түзмәде, каләмен ташлап, Фатихка гаҗәпсенеп карады:

—Ни сөйлисең син, Фатих туган? Нинди өйләнү? Кемгә?—диде.

—Атаң башына!— диде Фатих.—Туташның кәефенә караганда сез матур сөйләшкәнсез.

Тукай сабырланды, ул Фатих Әмирханга җитди карап:

—Сөйләштек лә без, Фатих, ләкин аңлашмадык шикелле,—диде.

—Ничек аңлашмадыгыз?—диде Фатих.—Шул гомер буенамы?

Тукай янә хыял дөньясына аяк атлады:

—Аңлашырга вакыт тимәде... Мин авызымны ачтым да калдым. Ул бит мәхәббәт алиһәсе, Фатих. Мин әле монарчы мондый зәүкый ләззәт кичергәнем булмады. Бу—хыял. Бу—шигырьнең үзе. Җыр бу, музыка!

Фатих Әмирхан куанычын яшерә алмыйча, урынында кымырҗып куйды:

— Котлыйм! Ниһаять, Тукай күңелен яулардай туташ та табылыр икән,—диде ул.

Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр Зәйтүнә туташны күргәч тә, Тукай аңа гашыйк булган иде. Аңа аталган шигырь шул кичне үк атылып кәгазьгә төшкән иде. Бу үзгәреш Фатих Әмирхан күзеннән читтә калмаган иде. Тукайның лирик шигырьләренең илһамчысы нәкъ менә шушы Зәйтүнә туташ кебек тоелган иде аңа. Тукай ул заманны бәхетле иде. Шундый бәхетле иде, хәтта ул үз бәхетеннән шүрләп куйган иде. Бу кадәр олы бәхеткәме соң ул фәкыйрь лаек? Сәрхуш бер йолкышны зур акча куркыткан кеби, ул да мәхәббәтеннән куркып калган иде.

Фатих Әмирхан Тукай уйларын дәвам иткән кебек:

—Олы шәхеснең гыйшкы да олы булырга лазем, дустым,—диде.

Тукай дәртле итеп:

—Төнлә саташып уяндым. Куркыныч төшләр күрдем. Уянсам, мине шатлык, бәхет көтә икән...—диде.—Тик шунысы эчне пошыра, кем телеграммалар сукты да, кем таратты икән яман хәбәрне?

—Игътибар итмә!—диде Фатих, ләкин аның күңелендә дә ниндидер шом, шик бар иде, әмма ул шикләрен дустына сөйләмәскә булды, шат-көр тавыш белән:—Эшлә син, Тукай! Күмеп ташла шундый телеграммаларны!—дип бүлмәдән чыкты.

Чыннан да, бу очрашудан соң Тукай икеләтә күп эшли башлады. Озак яңгырлардан соң ерылган буа кебек, шагыйрьнең куәте ургым-ташкын булып мәйданга чыкты. Язып кына өлгер, укып кына өлгер. Ни-нәрсә Ту­кайны шулай яскандыра, алгысыта? Туташ белән булган шигьри-кинаяле сөйләшүме, Хөсәен Ямашның үгетләвеме, әллә Фатих Әмирханның аңа ышаныч, көч биреп торуымы? Бәлки ул Зәйтүнә белән очрашкан саен аннан көч-рух, илһам ала торгандыр.

Печән базары гадәттәгечә кайный, кайчандыр кечкенә Апушны арбага утыртып Гыйльфан абзый: асрамага бала бирә-әм, асрамага ир олан ба-ар, дип кычкырып йөргән урыннарда хәзер шул кечкенә Апуш хәтле малай-шалай гәзит сата. Әнә башына беләүләнеп каткан түбәтәй кигәне кычкыра:

— «Әл-Исла-ах»!.. «Әл-Исла-ах» гәзитәсе... Габдулла Тукайның яңа шигырьләре! «Сорыкортларга!» «Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр; моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан жанмай?

Яланбашлысы аннан да каты тавыш белән:

—«Яшен»! «Яшен» журналы... Тукай шигырьләре, «Тотса мәскәүләр якан?» «Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың», бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якан!»

—Урыслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрә, ди Тукай!

Сатуларын ташлап кешеләр гәзиткә чиратка тезелде:

— Миңа «Әл-ислах», миңа «Яшен»не бир.

Малайлар гәзитләрне алучыларга сонып, алардан акча алып, тиеннәр кайтарырга өлгерми, этешәләр, төртешәләр.

Балык базарында да шул ук хәл.

Бер үсмер кычкыра:

—Абдулла Тукай! Печән базары, яхут Яңа кисекбаш! Трамвай юлы буйлап киселгән мөселман картының башы тәгәри, укымый калмагыз!

Үсмер бер кочак гәзитен шундук сатып бетерде дә, йөгереп китеп барды.

Ташаяк базарында да сәүдә гөрли:

—Сенсация! Гадәттән тыш хәл!. Габдулла Тукайның Думага атаган яңа шигыре. Их, Дума, Дума, эшең бума! Дума үзен-үзе буып үтерде! ди Тукай.

Ахыры киләсе санда