Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАМАЛ ВӘЛИДИ ФАҖИГАСЕ

 

Нәкъ 80 ел элек, 1931 атың 3 май көнне, әнием әйтүенчә, мин дөньяга

килгәнмен.

Миңа өч көн булган төнне әдәбият белгече һәм әдәби тәнкыйтьче Җамая Вәлидине кулга алалар.

Беренче карашка, бу ике вакыйга арасында бернинди дә бәйләнеш юк кебек. Әмма мин, әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче буларак, Җ Вәлиди салган юлдан атладым, аның традицияләрен дәвам иттем Шуңа күрә дә үземә 80 яшь тулган юбилей көннәремдә икенче фаҗигале 80 еллыкны— Җ Вәлиди фаҗигасен искә төшерәсем килә.

Без Әминә ханым белән очрашканда ана инде 75 яшь иде. Ул күзенен начар күрүеннән зарланды, кәефе дә бик шәптән түгел иде. Әмма шуна ла карамастан, уфтанмады-сыкранмады, зиһене үткен, хәтере яхшы иде. Жамал Вәлидинен кызы Әминә Вәлитова истәлекләре минем тарафтан 1994 елнын 26 маенда язып алынды.

«Әлеге төнне мин гомерем буе хәтеремдә саклыйм. Бу вакытта миңа 12 яшь иде, мин туганыбыз Садри Жәләлләрдә кунакта идем Ул әтиебезнең туганнан туганы, әмма яшь аермалары күп булмагангамы, алар бер ата балалары кебек якын иде Еш очрашалар, очрашсалар сөйләшеп туя алмыйлар, кыскасы, ахирәт дуслар иде 1931 елнын май башларында мин аларда кунарга калдым. Садри Жәләл ул вакытта хастаханәдә ята иде. Төн уртасында ниндидер хәрбиләр килеп ишек шакыдылар. Безнен барыбызга, шул исәптән балаларга да, йөзебез белән стенага борылып басарга куштылар. Дөрес, киенергә рөхсәт иттеләр итүен. Тенти башладылар Бөтен әйберне актардылар, нәрсәләрнедер алып төенчек итеп төйнәделәр. Мин куркуымнан дер-дер калтырап, хәзер барыбызны да кулга алалар да, аталар икән инде, диеп уйладым...

Яктырганны көчкә көтеп алып, мин бу куркыныч хәбәрне җиткерер өчен өйгә чаптым. Ләкин мине анда тагын да коточыргыч хәбәр көтә иде: шушы ук төндә әтине дә кулга алганнар икән. Шундый ук хәрбиләр килгән, тентү үткәргәннәр, ниндидер кәгазьләр һәм китапларны алганнар һәм әтине дә үзләре белән алып киткәннәр.»

Республиканың Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган документларга караганда, Жамал Вәлидине 1931 елның 6 маенда кулга алганнар. Ә кулга алыр өчен бирелгән ордерга бары тик 7 майда гына имза куелган Тентегәннән сон бик күп китап (25 кило чамасы), шул исәптән Л. Троцкий әсәрләрен, алып китәләр. Бу китаплар һәм кулъязмаларның язмышы белән

Җамал Вәлиди кызы сөйли...

122

кызыксынуыма Татарстан Дәүләт куркынычсызлыгы комитетынын өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны И В Селивановский 1988 елнын декабренлә; «Вәлитов Жамалга кагылышлы бер генә документ яки шәхси язма да бүгенге көнгәчә сакланмаган»,—дип жавап бирде

. Мин әтиемне бик 1ә, бик тә ярата идем. Бөтен кызлар да шулайдыр, мөгаен. Мин анын гаепле булуына аз гына да ышанмадым. Бер мин генә түгел, барыбыз да шулай уйлый идек. Әтинең тормышы барысынын күз алдында иде бит Ул яхшы күнелле, сөйкемле кеше, чын татар зыялысы иде. Мин моны әтием булганы өчен генә әйтмим, ул чынлап та бик намуслы, гадел, ярдәмчел кеше иде. Хәер, ул еллар­да бу сыйфатлар кимчелек буларак кабул ителгәннәрдер Корбан буларак, беренче чиратта, нәкъ менә шундыйлар сайланды да инде.

Тиздән ачыкланганча, әтине Черек күлгә алып килгән­нәр һәм эчке төрмәдәге ялгыз камераларның берсенә ябып куйганнар. Башта анын эшен болай ярыйсы гына тоелган тикшерүче алып барган. Озак кына сорау алган, әмма кый­намаган. түбәнсетмәгән Туганнары, якыннары белән дә күрештергән. Мин төрмәгә, әтием белән күрешергә әнием, ике абыем белән барганымны хәтерлим Әтинен йөзе ак. сәламәт түгеллеге күренеп тора—төрмә берәүне дә аямый шул. Әмма ул үзен нык тота иде, шаян сүзләр әйткәләп, безнен күңелебезне дә күрергә тырышты. Ул вакытта әле ана дип биргән ризыкларны да алалар иде. шуна күрә без аны мөмкин кадәр ашатырга тырыша идек.

Бервакытны без күрешергә килдек, ә әтиебез безнен янга чыкмады. Соңыннан гына әни сорашып белде, элеккесе урынына Бикчәнтәев фамилияле тикшерүче килгән икән Бу кешене үлгәндә дә каргап үләрмен, мөгаен Куллары гына корысын ул бәндәнен!1 Әтиемне шулкадәр кыйнаган ки, шул хәлдән сон әтием озак кына аягына баса алмаган

Берәр ай үткәч, безгә тагын күрешергә рөхсәт иттеләр Кыйналганнан сон әтием әле терелеп тә җитмәгән, хәтта утыра да алмый, шуна күрә басып кына сөйләшә иде. Аның тикшерүче турында әйткән сүзләре бүген дә колагымда янгырый: -Ничек аны җир йотмый! Кабахәт!» дигән иде ул. Шул кыйналудан сон әти бөтенләй йокысыз калды Бик нык ябыкты һәм сизелерлек картайды Яңаклары батып керде, сакал- мыеклары чаларды Берничә ай эчендә ул бетәшкән картка әйләнде. Ә бит юкса ана ул вакытта бары тик 45 яшь кенә иде

Ул тикшерүче әтине тагын нәрсәләр эшләткәндер, анысын белмим, әмма кыйнаулар һәм мыскыл итүләр дәвам иткән Ә беркөнне әтинен түземлеге чигенә җиткән, ул тоткан да өченче каттагы тәрәзәдән сикергән Бөтен газапларына берьюлы чик куймакчы булгандыр инде. Бик нык имгәнеп, кул-аякларын сындырса да. исән калган. Моннан соң аны Вахитов урамындагы хастаханәгә күчерәләр (Соңрак Галимҗан Ибраһимов та нәкъ шул хастаханәдә үлә.) Без тагын озак кына күрешә алмалык Берничә айдан сон, ниһаять, әтине янә төрмәгә китереп, күрешергә рөхсәт иттеләр. Әти безнен янга култык таякларына таянып чыкты Бик газапланып атлый иде Сынган аяк-куллары бик авырткандыр, күрәсең Аны хәтта төрмә ишегалдына да конвойсыз чыгаралар иде, барыбер кача алмас дигәннәрдер инде.

Көзге салкын көннәрнең берсе Төнлә белән янгыр явып үткән, ә иртәнгә суытып җибәреп, аяк асты бозланып каткан Әтине ул көнне хастаханәгә илтергә тиешләр иде, шуна күрә без аны төрмә янында көтеп алдык. Үзәкләргә үтәрлек әче җил исә Өстемдәге киемем юка булганлыктан, мин бик туңдым Шулай да түздем—әтиемне бик күрәсем килә иде

Менә, ниһаять, ике сакчы аны өстерәп диярлек азып чыктылар Ә әтием атлый да алмый, бөтенләй бетерешкән Житмәсә, аяк асты бохзавык Ике адым гына атлый

1 1938влны НКВД тикшерүчесе Гәрәйша Ьикчәнтөевнсн үзен кулга алалар һәм иц югары жаза- га үлемгә хокем итәләр Р М

123

________________________ РАФАЭЛЬ МОСТАФИН

да егыла, ике алым атлый да тагын егыла. Шунда әнием түзмәде: «Нишлисез сез. ерткычлар!»—дип, әтием янына ташланды. Әмма конвоирларның берсе мылтыгын ана төбәп: «Тукта, атам!» дип кычкырды. Мин бик курыктым. Әтием нәрсәдер әйткәч кенә әнием тынычланып читкә китте Аннары, ниһаять, сакчылар яныбыздан узып баручы олауны туктатып, әтине утырттылар да, хастаханәгә алып киттеләр. Без дә алар артыннан иярдек.

Анын көннәре санаулы тына калган иде инде. Әтинен аякларында гангрена башланды. Әлбәттә, вакытында операция ясасалар, аны коткарып калырга да мөмкин булыр иде Әмма «халык дошманы» кемгә кирәк соң? Соңгы мәртәбә без аның белән 1932 елның 29 ноябрендә күрештек. Әтием аңында түгел иде инде, шулай итеп, без анын белән сөйләшә дә алмый калдык. Икенче көнне ул анына килә алмыйча үлгән. Ә бәлкем, анына килгәндер, тик янәшәсендә берәү дә булмаган.»

Чеп-чи ялган

Гажәбе шул: тикшерү материалларында Жамал Вәлидинен ни үзен-үзе үтерергә омтылуы, ни үлеме чагылыш тапмаган. Бары тик тоткыннар дәвалана торган хастаханәгә «хроник плеврит белән авыру сәбәпле күчерелде» генә диелгән. Менә моннан сон документларга ышан инде син!

Ә юкса Жамал Вәлидинен тәрәзәдән сикерү вакыйгасы бөтен төрмәне шаулаткан булган. Анын үзенең дә култык таягы белән йөргәнен күпләр күргән, һәрхәлдә, бу вакыйга икеләнү тудырмый.

1932 елнын 11 маенда Жамал Вәлидигә суд карары чыгарыла. Күрәсең, шунын өчен аны төрмәгә кайтарганнар да инде. Дәүләт сәяси органы карарында: «Оештыру үзәге»нен җитәкчесе булуда, «үзәк»нен легаль булмаган җыелышларын уздыруда, халык арасында һәм матбугатта буржуаз-милли идеяләр таратуда гаепләнеп, Вәлидов Ж. Д. биш елга хөкем ителә» диелгән.

Тагын бер ялган: Жамал Вәлидинен «эше»ндә бу тоткын да «башка тоткыннар белән бергә Беломорбалтлагерьга озатылды» диелгән. Шулай итеп, «Органнар» үзләренең җинаятен яшергән, күрәсең.

Болар барысы да КГБ архивында сакланган һәм «Казанның буржуаз- милли элементларын берләштергән Солтангалиев оешмасы филиалыннан бер төркемнең контрреволюцион эшчәнлеге хакындагы» 22076нчы эштә теркәлгән. Архивтагы номеры 571768. Тикшерүчеләр Вәлидигә карата кулланылган ерткычлыкларынын өскә калкып чыгуыннан курыкканнар, күрәсен. ОГПУ карары белән 1932 елнын 22 декабрендә Жамал Вәлидине «шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү» турында Жамал Вәлиди эшендә сакланып калган кәгазь дә «эз яшерү» өчен кирәк булгандыр. Анын 30 ноябрьдә вафат булганлыгын белмәмешкә сабышканнар.

Бу документ турында мина Жамал Вәлидинен кызы да сөйләгән иде. Анын әйтүенә караганда, әтисе үлеп өч атна үткәч, 1932 елнын декабрь азагында, Мәскәүдән аның гаебе кичерелү турындагы кәгазь килеп төшә. Әмма бу кәгазь якыннары күңеленә хәсрәт кенә өсти, чөнки инде соң була.

Юл башы

Жамал Вәлиди XX гасырның унынчы еллары тирәсендә, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыткан чагында актив яза һәм матбугатта еш басыла. Беренче фәнни һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре татар гәзитләре «Йолдыз»да. «Вакыт»та һәм «Шура» журналында дөнья күрә.

Анын кискен аналитик мәкалә һәм күзәтүләренә танылган язучы Галимҗан Ибраһимов игътибар итә, аларны «акыллы, эчтәлекле һәм кин колачлы» дип атый Ә Вәлидинен үзен Ш Мәржанидән сон «яна гасырның беренче тәнкыйтьчесе» дип белдерә. Г. Ибраһимовка Ж. Вәлидинен сабыр, ышанычлы итеп язуы ошый. Язучы әле ул чагында—унынчы еллар башында—Ж Вәлиди белән киләчәктә үзенен дә

124

}ЦАМАЛ ВӘЛИ ДИ ФАҖИГАСЕ

кискен бәхәскә керәчәген күз алдына да китерми

Икенче күренекле тәнкыйтьче—Ибраһим Нуруллин, күпкә сонрак. инде илленче елларда, Ж. Вәлидине «Беренче Тукайчы», «Тукай иҗатын тулы мәгънәсендә ин беренче булып чын тикшерүче» дип белдерә Чыннан да, Ж Вәлиди Г Тукаинын төп китапларын үзе исән чагында ук рецензияли Татар әдәби җәмәгатьчелеге арасында анын фикере ин абруйлылардан санала

Ж. Вәлиди белән Г Ибраһимов арасындагы беренче бәхәс тә нәкъ менә шул нигездә килеп чыга. Г. Ибраһимовнын «Яшь йөрәкләр» повестена һәм анын татар грамматикасы китапларына унай рецензияләр язган чакта, язучы да яшь тәнкыйтьченең фикерләрен тиешле эш кебек кабул итә Ә инде Г Ибраһимов үзенен «Әдәбият кануннары» дигән китабында Г Тукай иҗатына берьяклы, дөрес булмаган, кимсетүле бәя биргәч, Ж. Вәлиди ана кискен каршы чыга һәм анын фикерләренең ялгыш булуын ышанычлы рәвештә исбатлап күрсәтә. Әмма Г. Ибраһимов бик каты үпкәли, яшь тәнкыйтьче турындагы фикерен кискен үзгәртә һәм аны «чәнчеп» алу мөмкинлеген беркайчан да ычкындырмый

Шулай булуга да карамастан, 1918 елда Г Ибраһимов Ж. Вәлидине янадан үз вакытынын ин абруйлы тәнкыйтьчесе дип таный.

Тәнкыйтьченең ижаты гаять дәрәҗәдә бай. Биредә борынгы татар әдәбиятына җентекле анализ да, әдәбият яңалыкларын күзәтү дә, халык авыз ижаты мәсьәләләре дә. сәясәт тә, фәлсәфә дә. тарих та бар Анын фәнни мирасында тел белеме зур урын алып тора, бу өлкәдә байтак хезмәтләр калдыруы өстенә. лингвистиканың кайбер өлешләрендә дә ул өр-яна ачышлар ясаган кеше. Ул, чыннан да, акыл иясе-энциклопедист. Иҗади сәләт киңлеге ягыннан Ж Вәлиди Г Ибраһимовка тин.

Ж. Вәлиди ижат юлынын башында, үз чоры эшмәкәрләренең күпчелеге кебек үк, татар халкынын милли бәйсезлек алуы социаль революция белән бәйле дип саный. Анын мондый эчтәлектәге чыгышлары патша сакчылары игътибарыннан да читтә калмый, билгеле. 1911 елнын февралендә Ж. Вәлиди фатирында тентү үткәрәләр «Шикле әйберләрдән» Казан шәкертләренең революцион җырлары, әдәбиятчының «Тираннарга каршы көрәш»кә чакырган үз такмаклары табыла. Шулай да эш кулга алуга кадәр барып җитми Аны либераль фикерле цензор Н Ф Катанов коткарып кала. Бу очракта «тиран* сүзе патша һәм анын ялчыларын түгел, ә бәлки мәдрәсәнен реакцион карашлы мөгаллимнәрен күздә тотып язылган дип аңлата ул.

Түнтәрелештән соңгы еллар

Ж. Вәлиди 1922-24 елларда, матбугатта «пролетар культурасы* турында бәхәсләр куера башлагач, Г Ибраһимов белән икенче тапкыр бәрелешә Бу вакытта большевиклар ягына күчеп беткән Г Ибраһимов һәр милли культурада ике культура булырга тиешлеге турындагы Ленин тәгълиматын кайнар яклый Әлеге тезиска таянып, вульгарлаштыручылар, ягъни бозып күрсәтүчеләр, революциягә кадәрге бөтен мәдәниятне «буржуаз» дип атыйлар, ә пролетариат, иске җәмгыять җимерекләрдән чистартылган өр-яна җирдә шулай ук яңа, монарчы күрелмәгән сәнгать булдырырга тиеш дип саныйлар

Ж. Вәлиди курыкмыйча әлеге идеологик тезиска каршы чыгучы аз санлы кыюларның берсе була. Ул әдәби әсәрләрне «пролетар» һәм *буржуаз*га. ә язучыларны «безнеке» һәм «безнеке түгел»гә бүлгәләүне кискен тәнкыйтьли Әдәби әсәр, барыннан да элек, анын «үзгәрмәс сәнгатьчә кыйммәте» ягыннан карап бәяләнергә тиеш, ди ул. Әгәр дә әсәр шундый кыйммәткә ия икән, кем тарафыннан язылуына карамастан, ул «гомуммилли байлык* булып саналырга хаклы

«Сыйнфый яктан ялгыш карашлары* өчен бер Вәлиди генә түгел, ижат юлларын Октябрьгә кадәр башлаган тулы бер төркем язучылар: М Галәү. С Жәләл, Ф Кәрими һ 6 да гаепләнә. Кискен мәкаләләр һәм сәяси гаепләүләр белән үзләрен «яна сәнгать» тарафдары дип санаган К Нәҗми. Г Кутуй,

12&

РАФАЭЛЬ МОСТАФИН

Ф Мөсәгыйть андый «буржуаз» язучыларга каршы кискен чыгышлар ясый. Прозаик һәм тәнкыйтьче, «чын пролетар идеология» тарафдары һәм «сыйнфый чыгышның чисталыгы»н кайгыртучы Г. Толымбайский бу эштә аеруча зур тырышлык күрсәтә. «Октябрь». «Сулф» («Сул фронт») әдәби» төркемнәренә кергән пролеткультчылар Һ Такташ. Ф Бурнаш һәм башка язучылар өстеннән шау-шулы «әдәби суд»лар уздыралар. Хәзер, ул чагындагы әдәби ыгы-зыгылар күптән тынган, ерак елларда калганнан сон. «буржуаз», «оппортунистлар» исемлегенә кертелгән талантлы татар язучыларының икенче төркемендәге шундый ук талантлы язучылар тарафыннан мыскыллануын, буылуын аңлап, чын күңелдән сыкранасын. Егерменче елларда «иске* язучыларны әхлакый яктан изсәләр, утызынчы еллар башында аларны физик юкка чыгару башлана. Аннары инде, утызынчы еллар ахырында, «буржуаз* язучылар калмагач, «пролетарлар»ына да чират житә...

Менә шундый шартларда Ж. Вәлиди бәхәсләшә алу түгел, матбугатта басылу мөмкинлеген дә югалта. Шулай да 1923 елда ул Петербургта «Идел буе татарларының мәгърифәте һәм әдәбияты тарихы турында очерк» исемле монографиясен бастырып чыгара әле Торгынлык елларында. Ж Вәлиди аклангач, анын турындагы барлык мәкаләләрдә дә диярлек әлеге китабының В. И. Лениннын Кремльдәге шәхси китапханәсендә булуы турында әйтелә. Бу китап, чыннан да, бик акыллы һәм бай эчтәлекле, пролетариат юлбашчысы анардан байтак кыйммәтле мәгълүмат ала алгандыр.

Шулай да Ж. Вәлидине бу китап кына коткарып кала алмый. Республикада анын турында «әдәбияттагы сыйнфый приниип»ны кире кагучы антимарксист» кушаматы ныгып өлгергән була инде.

Әдәби тәнкыйтьтән китәргә мәжбүр булган Ж. Вәлиди үзенен бөтен көчен чагыштырмача тыныч өлкәгә—лингвистикага багышлый. Грамматика мәсьәләләрен өйрәнә, татар әдәби теленең фәнни нигезләрен ачыклый, тел белеме буенча рецензияләр яза. дәреслекләр әзерли. Егерменче елларнын икенче яртысында анын берничә бик саллы китабы һәм уку әсбабы басылып чыга (кайберләре берничә тапкыр янадан да басыла) һәм татар теленен ике томлык аңлатмалы сүзлеге дөнья күрә.

Ни өчен?

Сталин елларында монлыйрак эчтәлекле мәзәк йөргән:

—Сине ни өчен утырттылар?—дип сорый ди лагерь начальнигы яна килгән тоткыннан.

—Бер гаепсезгә,—ди тегесе.

—Алдашасын! Бер гаепсезгә ун ел бирәләр. Ә сина бит—егерме бишне чәпегәннәр!—ди начальник.

Чынлап та, утызынчы еллардагы чынбарлык шушы моңсу мәзәктәгедән әлләни аерылмый.

Егерменче еллар ахырына И В. Сталин, үз хакимлеген гаять дәрәҗәдә ныгытып, үзенең сәяси дошманнарына каршы аяусыз көрәш ачып җибәрә «Солтангалиевчеләр»гә каршы көрәш тә әнә шул исәпкә керә.

Жамал Вәлиди. Садри Жәләл. Гали Рәхим һәм башка язучылар, нәширләр, жәмәгать эшлеклеләрен кулга алганнан сон. Казан ГПУы Мәскәүгә горурлык белән хәбәр итә: «ТАССР ГПУ органнары тарафыннан буржуаз-милләтче зыялыларның һәм сәүдә-сәнәгать буржуазиясенең контрреволюцион төркеме ачылды һәм юк

ителде».

Әмма әлеге жинү хәбәре тикшерү тәмамланганнан сон түгел (әле ул башланырга да өлгермәгән), ә бәлки кулга алу белән үк жибәрелгән. Кулга алынучылар исемлегендә, югарыда әйтелгән язучылардан тыш, корректорларда, вак сәүдәгәрләр дә, гади совет хезмәткәрләре дә бар Аларнын гаепләре кайсысының «мулла яисә фабрикант малае» булуда, кайсыдыр «акларда писарь булган», ә кемдер мона кадәр кулга алынучының якын кардәше. Исемлектә барлыгы 18 кеше. Тора-бара исемлек тагын да тулыландырыла.

126

ҖАМАЛ ВЭЛИДИ ФАҖИГАСЕ

Әлеге төркем «Вәлилов, Мохтаров, Бөдәйли. Бурундуков, Янбаев кебек күренекле солтангалиевчеләр белән 1922-25 еллардан башлап бәйләнештә торуда» гаепләнә.

Тикшерүче белән икәүдән-икәү

«Оештыручы үзәк» (башка исем уйлап таба алмаганнар) эшен тикшерү бер елдан артыкка сузыла һәм калын-калын сигез томны били. Материалларны укыганда ук гаепләүнең күз алдында эреп тарала баруын тоясың. Беренчедән, кулга алынганнарның күбесе бер-берсен белми, танымый һәм беркайчан да очрашмаган. Үзләренең «бердәм контрреволюцион төркем» тәшкил итүләрен дә кулга алынганнан сон гына ишеткәннәр. Икенчедән, «солтангалиевчеләр» белән бәйләнешләре берничек тә ачыкланмаган. Берәүләре аларны бөтенләй күрмәгән, икенчеләре революция алды елларыннан бирле очрашмаган.

Кулга алынучылар арасында үзара якын мөнәсәбәтләрдә булган, туган көннәрне, гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәргән кардәш-ыру, дус-иш, хезмәттәшләр дә була. Тикшерүче Бикчәнтәев үз гаепләүләрен әнә шул нигездә оештырырга тели. Бәйрәмдә җыелышып утыру татарча «мәҗлес» дип атала Бу сүзнең икенче мәгънәсе—«җыелыш», һәм тикшерүче «яшерен мәжлесләр»не кулга алынучыларның «контрреволюцион эшчәнлеге формасы* дип белдерә Ж. Вәлид и юкка гына бу «мәҗлесләр»дә бернинди оештыру эшчәнлеге булмавы, аларнын гадәти бәйрәм ашлары икәнлеген аңлатырга тырыша.

Сорау алулар вакытында кызыл җеп булып сузылучы икенче тема Ж. Вәлидинен сәяси карашлары һәм инанулары. Туры сүзле һәм хәйләсез кеше буларак, Ж. Вәлиди үз карашларын яшерүне кирәк дип санамый. Большевикларга каршы фикерләрен дә ачыктан-ачык белдерә.

Тикшерүче боларнын барысын да сүзен сүзгә язып бару белән генә чикләнми, ә бәлки үзеннән дә куша: янәсе, «менә шунын өчен дә инде мин каләмемнең очын большевикларга каршы юнәлттем». Әмма, сорау беркетмәсен укыгач, Ж. Вәлиди боларны, артык күпертеп язылган, дип белдерә. «Уйлап карагыз, мин кайда һәм ничек большевикларга каршы чыга ала идем,—ди —Большевик гәзитләре бу хактагы язмаларны басачак идеме сон?» (Әлеге сүзләр беркетмәгә анын үз кулы белән язылган.)

Тикшерүче тагын да мәкерлерәк икенче тактиканы сайлый. Ж. Вәлидигә үзенең сәяси карашларын үз кулы белән язарга тәкъдим итә. Вәлиди «эше»нә шул рәвешчә аның үз карашларын чагылдырган күләмле генә аңлатма кәгазе өстәлә. Минемчә. Вәлиди иҗатын өйрәнүчеләр аның ачык-анлаешлы почерк белән, матур әдәби стильдәге язмасына кабат-кабат мөрәҗәгать итәрләр әле

«82нең протесты»на ни өчен кул куюын сорагач, Ж. Вәлиди тыныч һәм аңлаешлы итеп түбәндәгечә җавап бирә «Яна әлифба кертү милли мәдәният өчен чын фаҗига, чөнки бу милли мәдәният традицияләренең тулысынча өзелүе дигән сүз. Бөтен халык кинәт кенә, бер мизгел эчендә наданга әверелә* Әмма тикшерүче анарга бу мәсьәләдә барлык карашларын тулысынча ачарга мөмкинлек бирми Аны башка нәрсә кызыксындыра: бу хатны, кул куйдырырга дип ана кем алып килгән9 «Башлап йөрүчесе», «котыртучысы* кем?

Язмалар шушы урында өзелә һәм, мөгаен, бөтенләй башка, «саллырак» аргументлар эшкә кушыла торгандыр. Сорау алулар тагын бер айдан соң гына дәвам итә, бу очракта язмаларны тикшерүче үзе алып бара Ж Вәлиди кулын гына куя. Анын почеркы да кискен үзгәргән, сынык, балаларча ышанычсыз булып күренә.

Тикшерүче «большевикларга каршы көрәшкә басым ясый Әгәр дә аларнын фикерләрен якламагансың икән, аларга каршы ничек көрәштсн, ди9 Нинди чаралар белән9

Ж Вәлиди бернинди көрәш алып бармавы турында катгый җавап бирә «Ни өчен?*—ди тикшерүче, Вәлиди үзенен җавабында Октябрьдән сон күп тә үтми

127

РАФАЭЛЬ МОСТАФИИ

НЭП игълан итүләрен, иске тәртипләрнең (тикшерүче үзеннән «капиталистик» сүзен өстәп куя) яңара башлавын әйтә. Вәлиди «бернинди түнтәрелеш кирәк булмаячак, шушы рәвешчә барысы да үз урынына кайтачак» дип ышанган икән.

Тикшерү барышында Бикчәнтәев Вәлидине үзенен дуслары һәм көрәштәшләре белән дошманлаштырмакчы, алар өстеннән «компромат» сыгып алмакчы була. Аның «татар буржуазиясе идеологы Гали Рәхим» турындагы соравына Ж Вәлиди болай ди: Гали Рәхим, белүемчә, сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый, күптән булып үткән хәлләр турында гына яза. Галимжан Ибраһимовка кушылып, чын күңелдән Совет властена хезмәт итә.

«Ничек алай булсын?—дип төпченә тикшерүче —Безнен күзәтүебезчә, ул буржуаз Төркия белән элемтәдә тора, аннан күрсәтмәләр ала. Мәсәлән. «Төркилек нигезләре» китабын алган. Димәк, ул үзе дә пантюркист».

Әмма Вәлиди үз сүзеннән кире кайтмый.

Ж. Вәлиди кардәше С. Жәләлне ничек тә аклап, яклап калырга омтыла. Аны балачактан ук белүен, мәдрәсәне бергә тәмамлауларын әйтә, аннары алар Иж- Бубыйда бергә укыйлар. Татар укытучылар мәктәбен тәмамлыйлар, чөнки рус телен һәм мәдәниятен өйрәнү теләкләре көчле була. «С. Жәләлнен советка каршы эшчәнлеге турында сүз булырга да мөмкин түгел»,—ди Вәлиди. Өстәвенә ул каты авыру, паралич белән гарипләнгән һәм тулысынча сукырайган диярлек. Тикшерүче бер үк сүзне кабатлый: С. Жәләл—мулла малае, акларның чехлар корпусы офицеры, буржуаз гәзитләр хезмәткәре, милләтчелек рухындагы Хәрби шура секретаре, һәм анын гаебе тулысынча расланган, ди.

Кыскача әйткәндә, тикшерүченең куйган тырышлыгына, кыйналу һәм жәзалауларга да карамастан. «ТАССРда солтангалиевчеләр үзәге филиалы»н формалаштыру берничек тә барып чыкмый Ниндидер «Оештыручы үзәк» билгеләмәсе белән чикләнергә туры килә. Чынбарлыкта анысы да булмый. Шуна да карамастан, кулга алынганнарның берсен дә акламыйлар Әлеге үзәккә (исбатланмаган булса да) «кагылышлы» булганнарга бишәр ел лагерь срогы биреп, озакламый Беломорканал төзелешенә жибәрәләр. Әлеге «бөтенхалык төзелеше»ннән күпләр кайта алмый, икенчеләре гарипләнеп кайта.

«Татарстан чекистлары» исемле китапта (21 бит) шундый фикер белдерелә. Янәсе. «Совет властеның революция дошманнарына каршы көрәш формалары һәм ысуллары беренче елларда аларга күрсәтелгән гуманлы мөнәсәбәт белән гажәпләндерә». Чыннан да. патшаны шунда ук атмаганнар. Вакытлы хөкүмәт министрларын сак астыннан чыгарганнар. Кайбер ак офицерларны, вәгъдә сүзләренә ышанып, иреккә җибәргәннәр.

Дистәләгән кешене, шул исәптән ижади интеллигенциянең ин яхшы вәкилләрен—язучылар, галимнәр, нәшрият хезмәткәрләрен бер гаепсезгә бишәр елга утыртып кую да нәкъ менә шул совет судының әлеге дә баягы «гаҗәеп гуманлылыгы» белән аңлатыладыр. Соңрак моның өчен аталар, ким дигәндә ун ел бирә башлыйлар. Хәер. Ж Вәлиди өчен боларнын бер мәгънәсе дә булмый инде Ул төрмә хастаханәсендә 1932 елнын 30 ноябрендә вафат була. Күмелгән урыны бүгенге көнгәчә ачыкланмаган.