Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЧАМ ҺАМАН БЕР ҮК ФАЛ

 

***

Айның бүген җиденче кичәсе.

Ай нурында кырда атлар йөри үлән утлап.

Дөнья талган тын йокыга,

Гүя яшәү калган туктап.

Күзен ачар иртән кояш белән

Яңа көнгә куәт-егәр туплап.

...Ә мин ятам күз яшь түгеп,

Китә алмый йоклап.

Йөрәгемдә леп-леп итеп сөю ята сутлап.

 Кемдер: «Шәп бит инде, сөйгәч!»—диеп,

Куяр мине хуплап.

Кызыкмагыз, көнләмәгез!

Җанымда сутлаган ул сөюнең

Җавапчысы юк ла!..

***

Апрельдә мин гел башкача янам—

 Апрельдә мин янам Тукайча.

Гомер исәбемне саный башлыйм

 Янган уттан сүнгән уткача.

 

Апрельдә мин гел башкача сөйлим—

Туган телнең тәмен мең татып.—

Тукай үзе тыңлап торыр кебек,

Шыпырт кына «тегеннән» кайтып.

 

Апрельдә мин гел башкача ярсыйм—

 Апрельдә мин ярсыйм Тукайча!

Гел Тукайча көләм, елыйм, яшим,—

 Күргән булмасам да һичкайчан.

 

Апрельдә мин гел Тукайча язам...—

Бу сүземне Ходам кичерсен!—

Мине дә бит «Шагыйрь» дип йөртәләр—

Тукай юклыктандыр... Нишлисең!..

***

Ач күзеңне—дөнья бу!

Синең белән миңа бу!

Рәхәтләрен татый белсәң,

Искитмәле дөнья бу!

Ач күзеңне—дөнья бу!

Күчә кулдан-кулга бу!

Синнән-миннән калыр өчен

 Яратылган дөнья бу!

Ач күзеңне—дөнья бу!

Елатып та сынар бу,

Көлдереп тә сынар бу!

 Байлыгыңны пыран-заран

 Бөлдереп тә сынар бу!

Бөгелдереп, сыгылдырып,

Сындырып та сынар бу!

«Эһ»дигәнче узар бу!

...Газиз әнә шуңар бу!

 

Ачам һаман бер үк фал

Ничәмә-ничә мәртәбә

Ачам һаман бер үк фал:

Кадерләрең бар чагыңның

Кадерләрен белеп кал!

Үтә икән, китә икән

Гомер дигәнең агып...

Җитә икән яшәү чоры

Кадерсезләргә калып.

Беркем килми, беркем китми,

 Һичкем белми хәлеңне.

Берьялгызың үткәрәсең

Шулай картлык мәлеңне.

Телефон да телсез калган,

Йоклый никтер кыңгырау...

Җанны гел кимереп тора

Җавапсыз мең-мең сорау.

Ул сораулар барысы да

 «Нигә?» белән башлана...

Һәр нәрсәнең чарасы бар,

Картлыкка юк ник чара?!

Бик ямьсез микәнни соң ул

Читтән карап торырга?—

Нигә аңа бөтен кеше

 Арты белән борыла?

Артка борылып, картлыгыңнан

Качып булмый лабаса!—

Беркөн килеп нәкъ каршыңа

 Ул үзе килеп баса.

Кеше картлыгын буладыр

 Күрмәмешкә сабышып.

 Төшенерсең: үзеңә беркөн

 Картлык куйгач ябышып.

 Яшьләр, яшьләр! Тыңлагызчы

 Сезгә әйтер сүзем бар:

 Өлкәннәргә—игътибар!

 Өлкәннәргә—игътибар!!!

Башкаемда уйларым күп,

Уемның бар төрлесе,

Шул уйларым арасыннан

Синең турыда бересе.

Шул бер уем иртә уйлыйм,

Уйлыйм көндез, кичен дә...

Сине генә уйлап тормыйм,

 Уйлыйм синең өчен дә.

Синең турындагы уем

Иң асылы, татлысы.

Уйлаган саен шул уйны,

Җанга иңә яктысы.

Уйларга чумдым, уйларга—

Алларына, гөленә...

Уйламас идем берни дә,

Янда булсаң гел генә!

Җилләр дә генә исә...

Җилләр дә генә исә, җилләр исә,

Иртәләрен исә, кич исә...

Искән җилгә аркаларын куеп,

Ниләр булыр иде ул килсә.

Җилләр дә генә исә, җилләр исә,

Тынар иде микән кич җитсә?

 Тынар иде йөрәк ярсуларым

Җилләр диеп тормый ул килсә.

Җилләр дә генә исә, җилләр исә,

Нигә исә икән тынмыйча?!

Тынмас инде, тынмас йөрәккәем

 Күкрәгенә башым куймыйча...

***

Мин бер гөлдәй бу җиһанга күзем ачтым.

Торып бастым.

Уңга бактым.

Сулга бактым...

Дөрләп торган уттан гайре һични таптым.

Мин шул уттан йөрәгемә учак яктым.

Язда яндым.

Җәйдә яндым.

Дөрләп яндым!..

Беркем күмер өстәмәде. Үз күмерем.

Яна-яна уза бардым бер гомерем.

Көзгә кердем...

Әле һаман йөрәгемдә утым дөрли ничә заман,

 Һаман янам.

 Һаман янам.

Сүндермәккә, салкын диеп, сиптем суын.

Шул салкыннан пеште җаным, янды уем...

«Янмыйм!» дигән уемны мин читкә кудым.

Янә киттем.

Кышка җиттем...

Җавап учак кабынырын өмет иттем.

Барам,барам...

Кая табан?!.

Бу җиһанда уттан башка, йә, ни таптым?!—

Утта яндым.

Утлар яктым...—

Һични таптым!..

***

Таң алдыннан сандугачлар

Җанымны салды моңга.

Алай моңлы түгел идем,

Әллә ни булды миңа!?

Чык бөртеге, таҗдан күчеп,

Керфек очыма кунды...

Мөлдерәп елап җибәрдем—

Миңа соң ниләр булды?!

Тезләнеп торам каршыңда,

Сәер карама миңа!

Үзең мине моңга салдың.—

Күңелемне ач, дөнья!

Син дә кил, тезлән каршыма,

 Тотыныйк кулны кулга.

Куеныңа салып кына

Юатчы мине, дөнья!

 

Татар барда...

Аптырама, татар җырдан гына.

Бары моңнан гына тора, дисәм.—

 Җыр булганга татар теле исән,

Моң булганга татар үзе исән!

Гаҗәп түгел, әгәр һәр татарга

Тиеп киткән саен моң түгелсә,—

Моң белән сугарып җырлар сипсәң,

Җирдә аллы-гөлле гөлләр үсә.

Татар туган саен гөлләр җете!—

Матурлыклар күрсәң, гаҗәпләнмә.

Татар барда—дөнья гүзәл булыр!

Ышан гына бары мин әйткәнгә!

Яши бирә татар тыйнак кына,

Өмет итми генә мөнбәр-тәхет.

Гөлләр үскән илдә җырлап яшәү,

Моң илендә яшәү үзе бәхет!