Язмыш
. Шешәнең төбеннән суккалап, хатны җиргә төшерде, хат белән бергә язу кисәге дә килеп чыккач, гаҗәпләнүе тагын да арта төште. Кызыксынудан уттай янган күзләрен язудагы тигез хәрефләргә төшерде. «Хатта нәрсә булуына карамастан, анда язылганнарны үтәргә әзер булсан гына ачарга рөхсәт»,—диелгән иде язуда. Нәрсә язылса да үтим, дип, ул аны укып чыкты: «Мине шушы адрес буенча таба аласын, эзлә, үкенмәссең».
Моны әһәмиятле фалга юрап, иртәгесен ул хатта күрсәтелгән адрес буенча бу серле язу иясен эзләп чыгып китте. Бәхеткә каршы, хат иясе күрше районда гына яши икән. Идел ярында урнашкан кечкенә генә авылны эзләп табу кыен булмады, тик хат иясен ничек табарга? Ул бит берәр егет яисә кыз. малай-шалай да булырга мөмкин ич. Хатны, бәлки, ачасы булмагандыр? Тик аның нәкъ Камил юлында очравы юкка түгел иде сыман. Ярый, булган-булган, бар да очраклы булсын, дип, авыл кырыендагы беренче өйгә керде. Баласы белән уйнап утырган яшь киленнән башка өйдә берәү дә юк иде. Камил аңа бу вакыйганы сөйләп тә бетермәде, килен кеше көлеп җибәрде. «Урманчы Гали абзый кызы Гөлназдан кала башка беркем дә булмас, ул хыялый гына шуның ише нәрсәне уйлап таба. Урмандагы умарталыкка бар»,—дип, аны озатып калды яшь килен
Умарталыкка якынлашу белән Камил гаҗәеп монлы бер җыр ишетеп туктап калды. Тиздән ул бу матур тавыш иясен—зәңгәр күлмәк кигән чибәр кызны да күреп алды.
—Мин килдем,—диде ул кыюсыз гына.
—Мин дә сине көттем.
Кызнын чишмә челтерәгәндәй нәфис тавышы аның гүзәллеген тагын да арттыра сыман иде. Алар, бер-берсен күзәтеп, күзгә-күз карашып тордылар Гөлназ серле генә елмайды да:
—Бу минем бишенче хатым,—диде.—Син хатыма җавап биргән бердәнбер кеше, димәк, син дә минем кебек әкияти язмышка ышанасың. Җирдә бернәрсә дә очраклы булмый Кешенең ни күрәсе, ничек яшәячәге бар да үзе туганчы ук язып куелган, ди әбием. Мин дә мона ышанам. Хатны укып мине эзләп тапкансың икән, димәк, син дә миңа ышангансың.
Камил кызнын алсу иреннәренә, яшькелт күзләренә сокланып каралы Ул үзен әкият иленә килеп эләккәндәй итеп тойды Кулын күтәреп, әкрен генә аның чәченнән сыйпарга теләде, тик кулының чәнчеп авыртуына түзә алмыйча кычкырып җибәрде һәм уянып китте. Әле генә Камилнең кулына укол кадаган шәфкать туташының «Менә, уяндыгыз, авариягә эләгеп, бирегә китерелүегезгә өч көн булды. Ниһаять, күзегезне ачтыгыз, димәк, яшисез».—дигән сүзләре ишетелде
-Гөлназ,—дип пышылдады егетнен иреннәре.-мин сиңа ышанам!