Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУКАЙГА ШИГЪРИ ЧӘЧӘКЛӘР

МәҗитГафури

Г.Тукай вафатыннан соң

Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк[1] [2]:

Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.

Тар күреп бу чикле тормышны үз башына,

Кайтты «нәфсе мөтмаиннәң» инде үз «Алласына».

Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,

Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.

Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,

Бетмәдең син, һәр кеше сүзендә син, телендә син...

һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,

һәрвакыт сөелеп укылыр бар «Күңел җимешләре»ң2.

Син сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,

Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңлендә бар.

Югалуың—зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,

Бар кешеләрдән дә артык мин елап хәсрәтләнәм.

Шәехзадә

Бабич

Габдулла әфәнде Тукаев

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладан.

Ул—караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә’3 бик бай, диям,

Бар урыннардан аның урыны кадерле, дәү, диям.

Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек.

Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек.

Күп китапларның арасында аның китаплары.

Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.

Алса, укыса халык шигырен аның— истә кала һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

Галиази Габдулланың хәзер

Казанда мәскәне.

Ул—уяткыч, ул—юаткыч, ул— терелткеч хәстәне.

Билгеле, безнең мабиһельифтихар' ул, мөхтәрәм,

Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә дип шатланам.

Тәсбих вә тәһлил5 итеп җырлап йөримен җырларын, Җырлаганда, нечкәрә күңелем, эри һәр җирләрем.

Нәкый Исәнбәт

Тукай остаз

Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры,

Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый.

Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына,

Гомерын,, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына.

Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым,

Шул теләгемнән көлә барча минем дошманнарым.

Барча азгын, барча дошман булса ни дә торса—чурт!

Зур шагыйрьләрдән Тукаен, булса хәлфә, мин—шәкерт!

Хәсән

Туфан

Кемнәр сез?

Һәр елда

Бөек Тукайның

Бәйрәме таңы туса,

Эндәшә сезгә—яшьләргә

һәйкәлдән Җәлил Муса:

—«Кемнәр сез?

Безнең дәваммы?

Һәм безнең нәселме сез?

Тукайлар изге җоласын

Үтәргә әзерме сез?!.

Якладым соңга кадәр мин

Туган ил гадәтләрен,

Кулымны бәйләсәләр дә,

Телемне бәйләтмәдем!

Сез балык баласы түгел,

Сез халык баласы бит.

Киләчәк көнгә Тукайны

Сез алып барасы бит!

Киселде башлар... тиделәр..

Тик телгә тидертмәдек;

Агабыз Тукай йөзенә

Каралык китертмәдек!»—

һәр елда бөек Тукайның

Бәйрәме таңы туса,

Эндәшә сезгә һәйкәлдән—

Эндәшә шулай Муса.

 

Әхмәт Фәйзи

Габдулла Тукайга

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

 һәйкәлеңнең, ташы, тимере,—

Тик син үзең халык йөрәгеннән.

Халык мәхәббәте—синең исемең,

Халык гомере—синең гомерең.

Фатих

Кәрим

Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең,

Бу түбәнлек түгел, һич түгел,

Чөнки Тукай—халык моңнарының

Бакчасында тибрәп үскән гөл.

Сибгат  Хәким

Борынгы, иске Веймарда—

Йортында мин Гетеның.

Чыкты да әйтте карт Гете:

Бераз гына көт, энем.

Көтәмен татар малае,

Мин кечкенә тавышлы,

Өйрәндем бары өченче

Телдән укып « Фауст» ны.

Кердем, адаштым, зур дөнья,

Менә сиңа, укып үс...

Адаштым... Әйе, яшәгән

Бүлмәләре утыз өч...

Веймарда үзем... Ерактан

Номерда утын күреп,

Тукайны уйлыйм, уйлата

Һәрвакыт үкендереп.

Тарихы мәшһүр бай «Болгар»

Номерның иң өтеген

Биргән аңа, бер бүлмәсе

 Кадәр дә юк Гетеның.

Бу—шулай. Беләм, Тукайга,

Беләм, авыр булганын;

Алыштырмас иде барыбер

Читкә салкын «Болгармын.

Гамил

Афзал

Йөрәгемдә йөртәм сине

...Ял иткәндә,

Ятып укыйм кичтән сине,

Тору белән, алып укыйм иртән сине.

Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп,

Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине.

Тукай—остаз, Тукай—шагыйрь,

Тукай—ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба;

Идел суы, синең яннан узган чакта,

 

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Җырларыңа хозурланып, ил шатлана,

Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;

 Яшең белән сугарылган бу гөлләргә

Баккан саен, сабыйлардай, җан сафлана.

Күңелләрдә озак еллар, озак еллар

Янып торган, уйнап торган нурларың бар;

Туган илнең ташларына хисең белән

Ядкарь итеп уеп язган юлларың бар.

Туган халкым йөрәгенең ярасы син,

Ил алдында ил күзенең карасы син;

Токымнарның юлларында юлдаш булып,

Халык белән мәңгелеккә барасың син.

 

Рәшит

Тукайның соңгы рәсеме

Кайтмады үч. бетте көч. сынды кылыч Г. Тукай

Күзләр—кара кояш! Гамь яктысы...

Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр.

Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч...

Бар ышаныч сездә, тереләр!»

Кайтмаган үч булып, һаваларда

Яшен балкыр... яңгыр кояр күк.

Күз йомарга курка,Кара төндә

Столыпин кеше суяр күк.

—-Үлеп аңлатам,—ди,—яшәр өчен,

 Көтмә, татар, шәфкать патшадан.

Юккамыни бабаң әкиятендә

Тере килеш кеше ашаган Аждаһаның башын өзә батыр...

Суккан җирдән сез дә өзегез!

Күрәсегез килсә үзегезне

Кылыч йөзе булсын көзгегез.

Юкса алар һаман кеше суя...

...Ютәлли дә Тукай... туктала.

Өши ләса,— балкып чык та, кояш,

Бер генә уч җылы бир аңа!

Бер генә уч җылы, бер генә нур

Тиештер бит инде бу җанга—

 Яна-яна... янып беткән өчен,

Нурын бирә-бирә җиһанга.

Карурманнар уртасында калып,

Тарихларның кылын тарткан бар:

Асрамага бушлай бирсәләр дә,

Тукай булгач, шактый сатканнар!

Көн дә үтергәннәр әкрен генә,

Кага-суга торгач—бер үлгән.

 Әмма җирдә күпме телсезләргә

Тел ачкычы биреп өлгергән...

Халкым булып күзләренә багам:

Күз нурлары иңә җаныма.

«Китмибез»не ясин итеп укыйм,

Иелеп мин шагыйрь алдына.

“Телдән калмагыз,—ди,—Җанкаралар

 Йөрәк туктаганын чамалар,—

Ильминскийлары балта бирер,

Ишмиләре башны чабарлар!

Күзләр—кара кояш,

Гамь утыннан

Кем кабынып китәр, кем дөрләр?!

Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч...

 Бар ышаныч сездә, тереләр!»

 

 

 


Фәләк-язмыш.

[2] «Күнел җимешләре» - шул исемдәге шигырьләр җыентыгы

Тәгьриз тасвирлау

Мабиһельифтихар мактаныч, горурлык

Тәсбих вә тәһлил монда ин изге, иң кадерле сүз.