Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ӨЧИЛЕДӘ

 

Олуг бәйрәм мөнәсәбәтләре илә укучылар белән шагыйрь тормышында яктыртылып бетмәгән кайбер мәсьәләләр хакында фикер уртаклашасым килә.

-Яктыртылып бетмәгән мәсьәләләр» дигәнем Тукайның Өчиле авылындагы яшәеше белән бәйле вакыйгалар хакында. Шагыйрь тормышындагы бу чор мәктәп дәреслекләрендә дә, фәнни хезмәтләрдә дә. матур әдәбият әсәрләрендә дә тиешенчә һәм дөрес чагылыш тапкан дип булмый әле. Мона, бәлки, - Исемдә калганнар»дагы бер җөмлә сәбәп булгадыр. Менә ул җөмлә:

Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам— юатучы, иркәләним дисәм—сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Ә нигә менә бу җөмлә игътибардан читтә калган соң?

Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та. минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. Менә шул вакыйган бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күнелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.

Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүче галимнәр, язучылар бу авылның нәни Габдулланы дүрт тапкыр ач үлем тырнагыннан алып калуын ассызыклап үтәргә тиешләр иде. Болай да бик кыска гомерле шагыйрьнең күпмедер дәрәҗәдә тормышын саклап калган, иҗатына илһам биргән авыл бит бу Өчиле!

Ә хәзер нинди язмыш җепләре Тукайны Өчиле авылы белән бәйләвен карап китик. Иң мөһиме шул: булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, ана күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана—шушы Өчиле авылында туып-үскән. Ул—шушы авылның Зиннәтулла хәзрәт белән Бибикамилә абыстай кызы Бибимәмдүдә.

Әйе. чыннан да, Тукайга шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган. Атасы Зиннәтулла хәзрәт тә шигырьләр язгалаган. Ул үзенең яраткан кызы Мәмдүдәнең яшьли үлеп китү уңае белән дә, аңа багышлап, мәрсия чыгарган. Менә ул шигырьдән бер өзек:

Исме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гаян,

Дыңлап ирде пюшкилә вәгазь мөсәгыйль һәм мөган

Ни сәбәптер, и ходая, ризкы аз, гомре тәмам

Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәца кальбәнам. 

Дәре михнәт, дәре хәсрәт, дәре залим бу мәкам. Шунда мәхбүбә морәссагы дерне кылды инкыйзам.

Кызыксынган кешеләргә шигырьнең мәгънәсен дә китереп үтик: «Газиз нурымның кабере бу урын. Дөньяның туктаусыз әйләнеп исә торган җилләре аның нәфис-гүзәл гәүдәсен туфрак итте. Ул бик акыллы булып, аның исеме Бибимәмдүдә иде. ул төрле мәсьәлә һәм үгет сүзләрен тирән теләк белән тынлый торган иде. Ни сәбәптер, и хода, аның дөньядагы ризыгы аз булды, гомере өзелде. Мин аны күзем туйганчы күрә дә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья, газап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк яраткан кызымны юкка чыгарды».

Ә хәзер Тукайның кайчан һәм нинди шартларда Өчиледә булуына күчик.

Мәгълүм ки. Мәмдүдә апа 1885 елда. 19 яшендә Кушлавыч авылының 43 яшьлек Мөхәммәтгариф исемле мулласына тормышка чыга. Бу никахтан 1886 елның 26 апрелендә булачак шагыйрь дөньяга килә. Шул ук елның 29 августында
каты авырудан нәни Габдулланың (ә аның тулы исеме Габдуллаҗан) әтисе Гариф мулла вафат була. Ире вафатыннан соң, күрәсен. Мәмдүдә апа белән аның улына инде биредә урын калмый, шул ук елның декабрь салкынында ул. Габдуллаҗанны күгәреп. Өчилегә. әтисе Зиннәтулла хәзрәт гаиләсенә кайтып сыена

Габдулланың Өчиле белән беренче танышуы әнә шулай була. Әмма әлеге вакыйга дәреслекләрдә дә. Тукай турындагы башка истәлекләрдә дә бөтенләй искә алынмый.

1888 елның 22 декабрендә Балтач районы Саена пучинкәсенең 69 яшьлек Мөхәммәтшакир мулла 23 яшьлек Мәмдүдәгә өйләнә. Никахлашу мәҗлесе Өчиле авылында була, никахлашу язуын Зиннәтулла хәзрәт үзе тутыра. Ә нәни Габдулланы әнисе Кушлавычның «үгә дә рәхимле» Шәрифә карчыкта калдырып тора.

Бәп-бәләкәй Габдуллаҗан ничек бөтен нәрсәне дә төгәл хәтерләп һәм аңлап бетерсен ди? «Исемдә калганнар»дагы бер җөмләне шулай ук бәхәсле дип саныйм: •Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк, ул бервакыт мине үз янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән»

Минемчә, бу дөреслеккә туры килми. Соң, нинди әни үзенен яраткан бердәнбер улын алып килергә кешеләргә кушсын Әлбәттә, ул үзе дә килгән булырга тиеш Саснадан Кушлавычка барганда, телисеңме-теләмисеңме, кышкы юл Өчиле аша уза. Ә хәзер нәни Габдулланың Яна Бистәгә килеп эләгү тарихына тукталыйк. Мин заманында Габдулла Тукайны күреп белгән Миңлекамал әби һәм Җиһангир бабайдан шагыйрь турында истәлекләр тыңлаган идем Шулай ук Әсхәдулла бабайның әтисе сөйләгән истәлекләрне дә хәтерләп язам.

«Исемдә калганнар»дагыча. Габдулланы Казанга очраклы бер ямшикка утыртып җибәрмәгәннәр икән бит. Югарыда телгә алган, инде мәрхүм авылдашларымның сөйләвенчә, аның тарихы болай булырга тиеш.

Исеменнән үк күренгәнчә. Өчиле кечкенә авыл булган, жире дә аз булганлыктан, бу авыл халкы элек-электән һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Җитештергән товарны исә кая да булса урнаштырырга кирәк. Әнә шул халык җитештергән әйберләрне җыеп, аларны Казан каласына алып барып сатучы Гыйльфан исемле уңган-булган алыпсатар яшәгән бу авылда. Ул һәр баруында калада Әхмәт бай исемле кешедә тукталган. Әхмәт байның балалары булмаган. Бер сөйләшү вакытында Гыйльфан агай Әхмәт байга Өчиледә шундый ятим бала барлыгын, әтисе һәм бабалары муллалар булуын сөйли. Габдулланы уллыкка алырга тәкъдим итә. Бай абзый бер килүендә ана бу баланы да алып килергә куша. Бу турыда Гыйльфан, әлбәттә. Зиннәтулла хәзрәт белән дә киңәшләшә һәм җәйге бер матур көндә үзе белән Габдулланы да алып китә.

Гөнаһ шомлыгына каршы, алар килгән көндә Әхмәт бай үзенен хатыны белән башка шәһәргә китеп барган булалар, ә өйлә калган асрау алардан башка гына бу ятимне алып калырга ризалашмый Ә Гыйльфанның үзе белән язып килгән товарларны базарда (Печән базарында) сатасы һәм авылдашлары кушкан нәрсәләрне дә аласы бар бит

Базарга килгән кала халкы исә сала мужигын сораулар белән тинтерәтә. «Бу эсседә улыңны тилмертеп нигә алып килдең?»—дип шелтәли Гыйльфан абзый, баланын ачы язмышын сөйләп, теләүчеләр булса, Габдулланы биреп калдырачагын әйтә Яна Бистәнең Мөхәммәтвәли һәм Газизәләр гаиләсенә килеп эләгү тарихы әнә шулай булган. Биредә ул ике ел чамасы яши. 1890-92 елларда.

Печән базары вакыйгасын кемнәр ничек кенә тасвирламады! Мәсәлән, шактый танылган бер рәссам менә болай сурәтли. Базар уртасында чанага җигелгән ат, чана гүрендә кышкы киемнәрдән кечкенә генә бер бала, ә алгы планда өстенә тун һәм толып кигән ямшик Бу картинаны ясарга алынганчы. Тукай турында язылган әсәрләрне, истәлекләрне укып кына чыгасы бит югыйсә Шулай булса, жәй көне чана җикмәүләрен, тун кимәүләрен генә белер иде'

Булачак шагыйрьнең Яна бистәдәге тормышына тукталмыйча, янә Өянлеге кайтыйк.

1892 елда Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе дә берьюлы авырый башлыйлар Габдулланы алып килгән Гыйльфанны табып (ә аның базар көннәрне калага киләсе
билгеле) баланы яңадан Өчилегә. бабасы янына кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп. Габдулла өченче тапкыр Өчиледә...

Әлбәттә, Габдулланы биредә колач җәеп каршы алмаганнар, чөнки көчкә җан асраган гаиләдә алты бала, әби, бабай, нәни Апуш тугызынчы «авыз» булып, кайтып төшә...

Кырлайдагы Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп эләгү тарихы да «Исемдә калганнар»дагыча түгел. Мәмдүдә апа белән күршеләр генә булып Өчиледә Нәфисә исемле кыз яши. бер-берләренә керешеп, бергә уйнап үсәләр алар. Буйга җиткәч. Нәфисә апа—Кырлай авылына. Сәгъди абзыйлар күршесенә, ә Мәмдүдә апа Кушлавычка кияүгә чыгалар

Нәфисә апа Өчилегә килгән саен дус кызынын улы Габдулла турында сораша, аның ятимлектә яшәвен дә күреп йөри. Шул бала турында ул Зөһрә апа белән Сәгъди абзыйга да сөйли, ә бер килүендә үзе белән Зөһрә апаны да Өчилегә алып килә. Күрәсең, Зөһрә апа нәни Габдулланы ошаткандыр, уллыкка алырга риза була, берничә көннән исә Сәгъди абзый нәни Апушны үзләренә алып китә Биредә ул 1892-94 елларда яши. 1893 елда аны бик яраткан Саҗидә апаны кияүгә бирәләр, никах һәм туй мәҗлесе Өчиледә үтә. әлеге мәҗлескә Кырлайдан Габдулланы да алып киләләр. Борынгыдан калган гадәт буенча. Габдулла җизни булачак Әхмәтсафаны ишектән кертми тора, ә кияү ишек бавын тотучыларга акча өләшергә тиеш була.

Бу вакыйга аның күңелендә онытылмаслык истәлек булып кала, һәм инде танылган шагыйрь булып җитешкәч, ул бу турыда «Ишек бавы» дигән шигырендә искә ала Апасына язган бер хатында Тукай болай дип яза: «Бервакыт. Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исендәме, мин икегезнең хәлвәт бүлмәсенә кереп чәй эчтем Мөшфика (шәфкатьле) апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам».

Ә хәзер—шагыйребезнең Өчиледә соңгы тапкыр булуы турында.

1911 елның кышында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый, аны Клячкин хастаханәсенә салалар. Аны дәвалаучы докторлар Тукайга авыл һавасында булырга, яңа сауган җылы сөт эчәргә, тынычлыкта калырга тәкъдим итәләр. Ул шушы вакытта, тормышы өчен иң хәлиткеч көннәрдә, кайсы авылны сайлый соң? Туган авылы Кушлавычнымы, әнисе күмелеп калган Саснанымы, әллә «дөньяга күзем ачылган урын» дип атаган Кырлайнымы9!

Юк шул. бу авылларда аның беркеме дә юк. анда шагыйрьне берәү дә көтми.

Үзенен нинди хәлдә булуы турында хат язып, бик ашыгыч рәвештә Өчиледәге Кәбир абыйсын (ул аны берадарым муллам дип атый) чакыртып ала. Ә Кәбир Мәмдүдә апаның әтиләре бер, әниләре башка булган энесе. Хатны алган көнне үк Кәбир мулла (бу вакытта инде Зиннәтулла хәзрәт вафат, муллалык эше аның улы Кәшфелкәбиргә калган була) Казанга, Тукай яткан әлеге Клячкин хастаханәсенә килә. Шагыйрь абыйсыннан: «Җиңги нинди табигатьтә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, миннән тарсынмасмы?»—дип сорый.

Әнә шулай 1911 елның декабрендә Тукай, дәваланып яту өчен. Өчилегә. Кәбир мулла белән Рәбига абыстай гаиләсенә кайта.

Бу кайтуыннан шагыйрь бик канәгать кала, дусты Гыйльметдин Шәрәфкә язган хатында мондый юллар бар:

«Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яна сауган җылы сөт эчәм. Гомумән, тегенди сөтне дә күбрәк эчәргә тырышам Фәкать әле авылларда сыерлар бозауламаган икән. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан даруларны да истигъмаль итәм.

Нәфисә апа үзе сөйләвенчә,Зөһрә апаның шул килүендә үк алар Габдулланы икәү Кырлайга алып китәләр Кара Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында чордашларының истәлек­ләре. К. Утлары. 1944,№ 4 яки «Сүнмәс утлары балкышы»,72 б Ред.
 

Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек...»2.

Өчиледә Габдулла Тукай җанына, тәненә дәва гына түгел, иҗатына да илһам таба. Үзе булган авылларда ул беркайчан да ижат белән шөгыльләнмәгән, ә бу соңгы кайтуында Өчиледә 13-14 шигырен лә яза.

Ибраһим Нуруллин шагыйрьнең Өчиледә булуын «Чуар киез итек» хикәясендә бик матур сурәтли.

Бу юлы Тукай безнең Өчиледә 1911 елның декабреннән 1912 елның март аена кадәр була, туганнары җәйгә кадәр торырга бик кыстасалар да. ул: «Җәйгә янадан кайтырмын. Җиңгинең болай тарсынмаслыгын белгән булсам, узган жәй үк кайткан булыр идем»,—дип. Казанга кайтып китә. Ни кызгыныч, бу аның Өчилегә соңгы кайтуы була.

«Исемдә калганнар»дагы тагын бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк.Әлеге әсәрдә менә нинди юллар бар: «Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чакта ук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән 6 баласы илә алган булган»

Юк шул. Зиннәтулла хәзрәт беренче хатыны Бибикамилә абыстай вафат булгач. Өчиледән ерак түгел Наласа авылыннан Алтынчы Фәтхулла дип йөртелгән кешенен Латыйфа исемле кызына өйләнә.Тукай искә алган алты бала да Өчиле авылында туганнар, һәм аларның әтиләре—Зиннәтулла хәзрәт, һәм ул бу балаларның туу турында таныклыкларын үз кулы белән тутырган. (Зәкия Рәсүлева Тукай эзләреннән. —Казан.—1985. —85 б.).

Фәрхәт ЗЫЯТОВ.

Өчиле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы