Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР

 

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы? Күтәрәм мин. карт булсам да. авыр тауны; Күңелемдә көн һаман аяз—һаман да яз Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый Г. Тукай

Габдулла Тукай музееның
визит карточкасы

Музей, хөкүмәт карары белән, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елда ачылды Ул Иске Татар бистәсендә. XIX гасыр архитектура үрнәге—купең йортында урнашкан. Халыкта бу бинаны «Шамил йорты» буларак беләләр Биредән кул сузымы гына җирдә—элекке «Шәрык» клубы. «Болгар» һәм «Амур» номерлары гөрләп торган.

Музей фондында барлыгы 1201 экспонат саклана. Күргәзмә һәм экспозиция заллары 630.2 кв. метр мәйданны тәшкил итә.

Узган ел (2010) музейда барлыгы 25 меңнән артык кеше булган.

Адресы: 420022, Казан, Тукай урамы, 74.

Телефоннар: 293-17-66 (факс), 293-17-50.

Рәмис Кыям улы АЙМӘТОВ,

шагыйрь, музей директоры:

—Бүген татар иленең йөрәк тибеше булган Казанда Тукай хәтерен саклаучы изге урыннарның иң соңгысы, мөгаен, шагыйрьнең әдәби музее гына калгандыр Музей үзенең 25 еллык тарихында Тукай өчен, гомумән, халык өчен лаеклы хезмәт итте Ә хәтер утравы бүгенге көн таләпләренә җавап бирәме? Киләчәктә аны нинди үзгәрешләр көтәр7 Бүген бөтен төрки галәм шагыйрь исеме белән шаулаганда күңелне әнә шундый уйлар да биләп ала

Тукай ижаты. Тукай дөньясы

Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. һәм бу мөмкин дә түгелдер Еллар узган саен Тукайны без ныграк ачабыз, аның зурлыгын һәм пәйгамбәрлеген ачыграк тоябыз. Тукай безгә һаман саен ныграк якыная, без үзебез дә ана ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең үлемсезлеген. татар халкы өчен бәгырь кебек кирәк булуын, бәлки, менә шуның белән дә аңлатыргадыр..

Укып карыйк: Тукайның күп кенә шигырьләре нәкъ менә бүгенге көнебезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы, барлык җепселләре белән тәңгәл килә. Шуңа да аның ижаты. шигъри авазы көр яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба. Ул һаман да безнең замандаш.

Алай гынамы, (әүлиялек дип кенә әйтү аз булыр шикелле) аның пәйгамбәрлеге публицистикасында да ачык ярылып ята. Сүзебезне раслар өчен, әйдәгез, ике генә өзекне укып китик.

"Беренчедән, бу Дума һәрбер кирәкле эшләргә катнаша алмас, ул бер эш турында


 

хөкем чыгару яки бер мәсьәләне хәл итү өчен чакырылмый, тик бер төрле эшләр хакында үз фикерен сөйләү өчен генә чакырыла»

фәкыйрьлек, мохтаҗлык бик авыр. Аны җиңеләйтүче юк... Бу күз яшьләренә, бу гөнаһсыз адәмнәрнең хурлыклы хәлләренең барчасына шул социаль төркемнәрнең тырышмавы, кайгыртмавы һәм кешелексезлеге сәбәптер»

Сизәсезме: баймы яки ярлымы ул, әлеге сүзләрдә нәкъ бүгенге көн кешеләребез өчен тирән борчылу ята кебек. Моннан йөз еллар элек язылган сүзләрдә-бүгенгенең дә ачы хакыйкате. Тукайның тәнкыйть уклары, оста мәргәннеке шикелле, »мишень»нең кыл уртасына барып кадала! Бүгенге каләм әһелләре өчен көнләшерлек хәл түгелмени бу?

Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранлыгымы-кешегә гомер дигәнен бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, кешелек тарихында үзеннән билгеле бер өлеш-күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш Гаҗәп хәл; Тукайга моның өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән. (Ватан сугышында һәлак булачак композитор Фәрит Яруллин да үзенең "Шүрәле» балетын Тукай яшендә тәмамлый).

...Тукай музеена аяк басканда күңелне иң әүвәле әнә шундый уйларның биләп алуы табигый булса кирәк.

Шагыйрьнең музее-асылда изге, тылсымлы йорт. Анын һәр почмагыннан безгә Тукай күз­ләре карап тора сыман. Каядыр якында гына шагыйрьнең аяк тавышлары да ишетелә кебек Ошбу язманың исеме дә юкка гына «Тукай белән очрашулар» дип аталмады.

Хыялыбызда тарих пәрдәсенең бер читен ачып карыйк булмаса. Төрле авыллар һәм шәһәр­ләрне кичеп, 21 яшьлек Тукай 1907 елның 10 октябрендә Уральскидан Казанга кайтып төшә. Ашкынып килүенең сәбәбен ул мәгълүм бер шигырендә инде әйтеп, тәгаенләп тә өлгергән: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» Шушы урам һәм почмакларда (элекке Екатерин урамы) Тукай тормышының Казан чоры башлана. Журналист һәм публицист була­рак, ул Фатих Әмирхан җитәкләгән «Әлислах- газетасында, «Ялт-йолт» һәм «Ан» журналларын­да эшли. 1910 елда чыга башлаган «Ялт-йолт» журналы белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек җитәкчелек итә

Музейда экспозиция һәм күргәзмә заллары эшли Андагы байлык, хәзинә, экспонатлар-таң калырлык! Боларнын бит берсе дә күктән төшмәгән яисә тәлинкәгә салып әзер килеш китереп куелмаган. Әйтик. Тукайның шәхси әйберләрен, безнең бәхеткә күрә дип әйтик, шагыйрьнең замандашлары яисә туганнары кадерләп саклый белгәннәр Музейның фактик һәм булачак хезмәткәрләре экспонатлар туплауда, экспозицияләр төзүдә, ремонт-төзелеш һәм реставрация юнәлешендә, текстлар төзүдә, биредәге интерьерны нәфисләп бизәү эшләрендә ифрат зур хезмәт куйганнар..

Ремонт-төзелеш димәктән, бу эшләрне дә аерым бер рәхмәт хисләре белән билгеләп үтү урынлы булыр. Хикмәт шунда ки. әлеге «Шамил йорты» (ягъни элеккеге особняк) мона кадәр гади бер коммуналка рәвешендә яшәп яткан Хөкүмәтебез карары белән бу йорт Тукай музее дип тәгаенләп бирелгәч тә музейны оештыра башлаучылар мен квадрат метр биләмәсендәге тар бүлмәләрне һәм чоланнарны йөреп-карап чыкканнан соң баштарак аптырап-югалып та калалар Өстәвенә, 4-5 елга сузылырлык бу колачлы эшләрне башкарып чыгар өчен әкияти кыска срок бирәләр (Тукайның 100 еллыгына өлгертергә кирәк') Реставратор проектчылар һәм төзүче-подрядчиклар белән эш итү. бәхәсләр, аларны үзара килештерүләр
дисеңме-болар үзләре генә дә тулы бер «эпопея».

Сүзне шушында кыскартыйк, чөнки әлеге мәшәкатьле айлар-еллар хакында ТАССРның Берләштерелгән музее (бүгенге Милли музейның ул чактагы атамасы) генераль директоры Люция ханым Вәлиева истәлекләрендә тәфсилләп язылган

Үземнән өстәп шуны гына әйтә алам музейны оештыру, бүгенге матурлыгына китереп җиткерү өчен аның беренче директоры Госман Әкрам улы Хәбибуллин да күп көч куйган кеше Ул-икебез бер партада утырып укыган классташым, аннары Казан дәүләт университетында да биш ел буе бергә белем эстәдек. Аспирантура тәмамлады (кызганыч ки. арабыздан вакытсыз китү сәбәпле, кандидатлык диссертациясен якларга өлгермәде) Очрашканда ул миңа кая-нинди хатлар язылуын, дәүләт оешмаларының ишеген күп шакырга туры килүен, кыенлыклар, йокысыз төннәре турында зарланып түгел, горурланып һәм тәфсилләп сөйли торган иде. Киев, Ульяновск һ. б. шәһәрләргә йөрүе. Ленинградка барып фототукымалар юллавы-болар үзләре бер тарих.

Булачак музей бинасын реконструкцияләүдә «Казгражданпроект» институты, «Казремстрой» тресты, «Татмебель» берләшмәсе хезмәтләрен дә билгеләп үтәргә кирәк Гомумән, күп тармаклы бу эшчәнлектә турыдан-туры катнашучыларның фамилияләрен санап чыксак, озын бер исемлек килеп чыгар иде. Бу очракта Ибраһим Нуруллин. Нил Юзиев, Яхъя Абдуллин. Нурмөхәммәт Хисамов. Гали Халит, Илбарис Надиров кебек әдип-галимнәребез исемнәрен атап китү белән чикләнәбез.

Ап-ак култыксалы баскычлардан күтәрелү белән безне Тукайның ике метр чамасы биеклектәге ап-ак сыны каршы ала (В. Рогожин һәм Р. Нигьмәтуллина скульптурасы). Экспозиция залындагы материаллар безгә шагыйрьнең балачагы, әти-әнисе. Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авыллары, андагы күренешләр һәм табигать турында сөйли. Менә «Бәләкәй Апуш»ның әтисе Мөхәммәтгариф мулла үз куллары белән язган метрика кәгазе Мулла йорты интерьерындагы фрагментларны күздән кичергәндә андагы чалма-кәләпүш, тәсбих, шамаил, күмер үтүге, җиз самавыр, җиделе лампа, каурый каләм белән кара савытларын күргәч, ирексездән XIX гасыр авыл йортының бер почмагына аяк баскандай хис итәсең үзеңне.

1903-1913 һәм аннан соңрак елларда Бертуган Кәримовлар басмаханәсендә, «Гажур» нәшриятында гарәп хәрефләре белән басылган дини китаплар, Тукайның күпсанлы шигырь мәҗмугалары киштәләрдә аерым урын алган.

Тукайның Җаектагы (Уральск) тормышы шулай ук киң һәм тулы яктыртылган. Кечкенә генә мәкаләдә боларның барысын да колачлау-шәрехләү мөмкин түгел, билгеле, бер генә фоторәсемгә аерым тукталып китик. Бу-Тукайны, Камил Мотыйгый белән төшкән сурәте. Әлеге рәсем күпләрдә бәхәс тудырган иде: мөгаллим, мәшһүр җырчы, бай баласы, европача яхшы киенгән Камил әфәнде фәкыйрь генә шәкерт белән фотога төшмәс, янәсе. Тирәнгә кереп тормыйк, әмма үтә сизгер һәм күзәтүчән Батулла «Сәхнә» журналында (2005), бу, һичшиксез. Тукай, дип язып-исбатлап чыкты. Аның исбатына, дәлилләвенә икеләнмичә ышанырга мөмкин.

Казанда яшәгән елларында Тукайга шактый сәяхәт кылулар насыйп була. Атап

 

Тукайның соңгы көннәре Клячкин хастаханәсендә төшерелгән 14 апрель, 1913 елның тарихи фотосы. Соңгы рәсем. Кулларын баш артына куеп, ак мендәргә сөялеп яткан шагыйрьнең тирән күзләрендә сагыш-моңсулыктан да битәр-иман нуры, эчке бер яктылык, үзенең үлмәс киләчәгенә ышаныч төсмерләре ныграк ярылып ята Аның үлеме-яшәүнең, халык күңеленә күчә баруның башы гына Арткы планда


 

Мусиннарның «Азиатские обуви» дигән кибет вывескасы шәйләнә Халык дингез кеби җыйналган Тукайны күмү мәрасиме Юнысовлар мәйданында дәвам итә

Шагыйрьнең музейда саклана торган шәхси әйберләре-кара бәрхет түбәтәй, үреп ясалган юл кәрзине (ул шуны тотып Уральскидан Казанга кайтып төшә). Петербургның 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган бокал рәвешендәге каләм савыты фаянс тартмачык (беренче гонорарыннан апасы Газизәгә сатып алынган бүләк), көмеш йөгертелгән төймә-запонка, вафатыннан соң алынган гипс битлек-музейдагы уникаль экспонатлар! Бәяләп бетергесез бу ядкарьләр бүгенге көндә Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган «Ашкынамын мәңгелеккә» дигән күргәзмә белән дөнья гизә.

Күргәзмә залларының берсендә без сынчылар ясаган агач шүрәлеләр. Тукайны сурәтләгән төсле картиналар. -Шүрәле- балеты (Япония. Америка кыйтгаларына хәтле барып житте ул). “Алтын тарак», -Кисекбаш-. -Кырлай симфониясенең афишалары белән дә танышабыз Шагыйрьнең ижаты күп кенә рәссам һәм композиторларга әнә шулай илһам биргән, бүгенге заманыбызда яши. үзенең әһәмиятен югалтмый.

Әйтергә кирәк. Җаекта. Кушлавыч һәм Кырлайда оешкан музейлар да Тукай истәлекләрен дистә еллар буе кадерләп саклый. Шунысы игътибарга лаек: үзләренең эчке һәм тышкы корылышы белән алар бер-берсен кабатламыйлар.

1976 елны Кырлайда ачылган музей ике экспозициядән: мемориаль-көнкүреш һәм әдәби-нәфис комплекстан тора Соңгысы атаклы сынчы-рәссамыбыз Бакый Урманче проекты буенча эшләнгән. Шагыйрь Кырлай турында «Бу минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын«.-дип язган икән, хакыйкать, чыннан да. шулай Кырлай урманыннан, дөресрәге, халык әкиятләреннән килгән Шүрәле образы аның күнелен мәңгегә әсир итә. Сабый чак тәэсиреннән килгән әкият каһарманы хәтта аның шәхси гамәленә дә үтеп керә, аркадаш дусларына язган күп кенә хатларына, мәкаләләренә һәм әсәрләренә ул -Шүрәле- дип имза куярга яраткан Ә инде янәшәдәге янбакчага, аллеяларга да ташып чыккан Шүрәле темасы, андагы агач сыннар музейга тирән бер эчтәлек биреп тора. Казандагы музее кебек, мондагы Шүрәле образының да музыкадагы, декоратив-гамәли сәнгатьтәге, китап графикасындагы гәүдәләнеше ачык чагылыш тапкан

Әлбәттә, без әйтеп киткән Тукай музейларының һәркайсы яңарышка, үсеш- үзгәреш һәм нәфисәи бизәлешләрен өр-яңадан карап чыгуга мохтаж Аларны заман таләпләренә жавап бирерлек югарылыкка күтәрү өчен оештыру эшләреннән дә битәр акча, чыгымнар тоту кирәк

Шагыйрьнең Казандагы музеен яңарту, мәдәни-күңел ачу комплексын төзү, аны яңа тема һәм экспозицияләр белән баетуның эш планы бар Ләкин монысы инде-бүтән тема.

Тукай кыска гына гомерендә яшен булып яшьнәде1 Аның яшәү-януларын бары шулай гына аңлап һәм аңлатып була. Яшен бит үзенең бер ялтыравы белән дә күкләр галәмен колачлый ала. Шагыйрь дә татар галәмендә әнә шундыйрак колачлау яктырту сәләтенә ия булды. Тукай дәвам итә Ул-бүген дә безнең арабызда, аның шигъри авазы һаман да халык күңелендә яңгырый.