Сәрвәр Әдһәмованың тууына 110 ел
Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Алты-жиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911-1914 елларда туган шәһәрендә өч сыйныфлы кызлар мәктәбендә, ике ел дәвамында татар мөгаллимәләре әзерли торган хосусый мәктәптә, аннары исә Троицк кызлар гимназиясендә белем ала. 1920-1923 елларда Томск шәһәре университетының медицина факультетында укый, бер үк вакытта 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән ятим балалар йортында тәрбияче һәм мөгаллимә булып эшли. Шунда эшләгәндә балалардан сәнгать-театр түгәрәге оештырып, алар өчен «Авыл тормышыннан бер күренеш» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре яза. Язучының беренче иҗат тәҗрибәсе булган бу пьеса соңыннан. 1924 елда. Казанда аерым китап булып та басылып чыга.
1923 елның көзендә Сәрвәр Әдһәмовага йөздән артык баланы туган якларына озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. Берьеллык юридик курсларны тәмамлаганнан соң, җиде-сигез ел дәвамында (1924-1932) әүвәл Татарстан Мәркәз крәстиян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире булып эшли, аннары «Крәстиян гәзите» идарәсенең газета укучыларына консультация бирү бүлеген җитәкли.
Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу. 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү Сәрвәр Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә. сонга таба балалар өчен шигъри һәм чәчмә әсәрләр язарга керешә Шул елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге дә башлана. М. Горькийның барлык төп әсәрләре. Л. Толстойның хикәя-повестьлары. А Пушкинның прозасы, чит ил классик әдәбиятыннан Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д. Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, бертуган Гриммнарның мәшһүр «Әкиятләр»е татар укучысына нәкъ менә С. Әдһәмова тәрҗемәләре аша барып ирешәләр. Илленче еллар ахырында әдибә зур ижади дәрт һәм тырышлык белән казакъ язучысы Мохтар Әуэзовнын зур күләмле «Абай» роман-эпопеясын турыдан-туры казакъчадан тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 1957 елда әсәрнең Казанда басылып чыгуы татар әдәби тәржемә өлкәсендәге зур бер казаныш итеп бәяләнә.
Сәрвәр Әдһәмова—утызынчы еллардагы репрессияләр чорында совет режимы тарафыннан бер гаепсезгә рәнҗетелгән шәхес тә 1938 елның 4 гыйнваренда аны «халык дошманының хатыны» буларак кулга алалар (ире Кави Нәҗми ярты ел алданрак кулга алынган була) Шул ук елның 11 августында махсус киңәшмә әдибәне. Җинаятьләр кодексының 58 нче маддәсенә таянып, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Язучы Себернең төньяк төбәкләренә тоткын итеп озатылып, ике елдан артык урман кисү кебек авыр эшләрдә эшли, кышкы салкыннарда аяк кулларын өшетеп җәфалана. 1940 елның 16 октябрендә кассация тәртибендә аның «эше» янәдән каралып, ул гаепсез табыла һәм иреккә чыгарыла.
Казанга кайткач, Сәрвәр Әдһәмова тәржемә эшләрен дәвам иттерә, дистәләрчә рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен татар укучысына җиткерә Гомеренең соңгы елларында ул замандашлары турында истәлекләр, мемуарлар, документаль әсәрләр дә яза.
Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.
1931 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Минзәлә районы Малтабар авылында туып-үскән шагыйрь үзенең иҗатын тулысы белән диярлек авыл, аның кешеләренә, табигатенә, матурлыгына багышлый. Сугыш китергән авыр афәтләр, балачак күзәтүләре, үсмер егет кичерешләре аша гәүдәләнеп ул чорның фаҗигасен тагын да тулыландыра төшә.
Р. Гәрәй башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне күрше Күзкәй авылында тәмамлый Белемгә сәләтле булуы ана 1949 елда Минзәлә педагогика техникумын төркемдәшләреннән алданрак тәмамларга мөмкинлек бирә. Шушы елларда ул үзенең беренче шигырьләрен иҗат итә. Алар «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында, яшьләрнең «Үсү юлы» альманахында, көндәлек матбугатның башка басмаларында дөнья күрәләр.
1948-1950 елларда Р. Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Ижат эше белән ныграк шөгыльләнәсе килү сәбәпле, ул 1950 елда «Яшь Сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасының Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе Вазыйфасына алына.
1951-1953 елларда Р. Гәрәй Совет армиясендә хезмәт итә. Биредә дә ул иҗат итүен туктатмый. Шуның нәтиҗәсе булып 1952 елда Казанда анын «Беренче хисләр» дигән тәүге шигырь җыентыгы дөнья күрә.
Армиядән кайткач Р. Гәрәй 1954-1959 елларда Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтында белем ала. Аннан соң 1980 елга кадәр «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының шигърият бүлегендә, берничә ел Татарстан китап нәшриятында мөхәррир Вазыйфаларын башкара.
Соңгы елларда исә ул бары тик язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1981 елда ана «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Р. Гәрәй бары тик үзе күргән, кичергәннәрне генә язарга ярата. Шуңа күрә дә авыл, аның кызыклы кешеләре, гадәт-йоласы иҗатының төп тематикасы булып тора, шигырьләре укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Ул ике дистәгә якын китап авторы, 1960 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Р. Гәрәй гомеренең сонгы елларында туган авылында яшәп иҗат итә һәм 1999 елның 22 июнендә вафат була.