Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь

 

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,—

Күндем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз—һаман да яз:

Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,

Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;

Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлыйҗырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

 «Без китәрбез, сез каласыз!»—дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.

                                                                      1908 ел