ОШБУ ҖИҺАНДА МӘРТӘБӘ
12 февральдә Ижевск шәһәрендә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 23нче пленумы үткәрелде Сезгә анда Иҗтимагый үзәкнең беренче президенты Мәсгут ГАРАТУЕВ ясаган чыгышны тәкъдим итәбез.
—Хөрмәтле фикердәшләрем!
Бу пленум Иҗтимагый үзәкнең егерме еллык юбилеена туры килсә дә, без бүген бер-беребезне мактап вакыт уздырмыйк. Без милләтебезне үтерүче урыслашу чиреннән халкыбызны ничек коткарып калу турында катгый рәвештә сөйләшик.
Сүз башында залга күз төшерик. Зал Удмуртия төбәкләреннән килгән делегатлар белән тулган. Алар барысы да бәйрәмгә килгәндәй матур итеп киенгәннәр. Аллага шөкер, татар халкынын тырышлыгы аркасында тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Димәк, безнең тормышыбыз ал да гөл кебек. Менә бу—айсбергның өсте. Астына карасак, татар халкы, сәяси, икътисади, социаль яктан бик каты кысылган, хәтта ул үзенең ихтыяҗлары турында да бер сүз әйтә алмый
Узган гасырның 90нчы елларында яулап алынган демократия юкка чыкты. Ә хәзер Россиянен президенты Медведев дәүләттәге Путин башлап җибәргән авторитар режимны тулысынча ныгытты. Шул режим аркасында татарларга милли партияләр оештырырга катгый рәвештә тыела. Безнең телгә хас латин графикасын да язуда кулланырга рөхсәт бирелми, чөнки кириллица аркылы татар халкын урыслаштыру җиңелрәк...
Россия хакимияте, үзенең Конституциясен бозып, христиан динен дәүләт дине итәргә маташа. Россиянең баш побы Кирилл кушуы буенча мәктәпләрдә газиз балаларыбызның йөрәкләренә христиан динен сеңдерә башладылар Шул ук вакытта мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту өчен бирелгән сәгатьләр киметелде, мәктәп программасыннан «милли компонент»ны сызып ташладылар. Менә бу хәлләр—татар теленә нәфрәт белдерү дигән сүз түгелме? Моны раслап, шуны да әйтергә була: Ижевск шәһәренең мәгариф түрәләренә «татар гимназиясе» дигән сүз ошамады. Алар гимназиягә килеп, шулай дип язылган тактаны кубарып ташладылар. Кубарып алучы: «У нас в Удмуртии нет татарских учебных заведений»,— дип әйтте.
Татарга нәфрәт дәреслекләрдә дә сизелә, бнчы сыйныф өчен академик Рыбаков язган тарих китабында татарлар учак янында кеше итен ашап утыралар! Чаллы шәһәренең правозащитниклары—кеше хокукын яклаучылар—авторны судка бирәләр. Аларның гаризасын суд карап та тормый.
Россия телевидениесендә, радиосында да татарга урын юк. Татар халкы Калининград шәһәреннән алып Курил утрауларына чаклы яшәсә дә, боларда татарнын тарихы, аның әдәбияты турында ләм-мим бер сүз әйтелми. Ә эфирда йөзләгән дулкыннарда кем генә акырмый да кем генә бакырмый, һәр көнне Россия радиосыннан атаклы кешеләр турында сөйлиләр, кем туган, кем үлгән? Ләкин шул чыгышларда татар фамилиясен ишетергә туры килми.
Удмуртия татарлары радионы ана телендә атнасына 15 минут кына тынлый. Ул вакыт эчендә җырлыйсыңмы, елыйсыңмы
Шулай бер көнне Россия радиосыннан урыс халкынын сыйфатлары турында
тапшыру бара. Беренче итеп урыс филологына сүз бирәләр «Русские—великий народ, который обладает могучим языком, уникальной культурой», диде бу. Хәтта азагында «русский мат—лучший мат в мире» дип тә өстәп куйды. Балтыйк буе кешесе шуны әйтте. «Мы провели исследования, русские ничем не отличаются от латышей, литовцов. эстонцев» Бер урыс хатыны бодай диде: «Для русского человека характерна вороватость, лень, зависть к чужому добру, пьянство» Азакта сүзне Удмуртия вәкиленә бирделәр. Ул исә шулай дип сөйләп җибәрде: «Я сама—татарка Но у меня менталитет русский, я люблю русский язык и русскую культуру. Даже могу так сказать, моя подруга живет в Италии. Люди тянутся к ней и копируют ее То есть, мы, люди из России, распространяем русскую культуру в иностранных государствах.»
Кызганычка каршы, бу хатынны да татар халкы кадерләп үстергән, аякка бастырган бит инде
Ин куркынычы шунда, балаларны мәктәпкә биргәндә кайсыбер ата-аналардан шундый сүз ишетәсең: «Татар телен укытып баланын башын катырасым килми, ул татар телен кухняда да өйрәнә» Татар балаларының 2 проценты гына туган телен мәктәптә үзләштерүнең бер сәбәбе нәкъ менә шул инде Калганнары исә урыс мәктәпләрендә укып урыслаша. Әбиләрнең, бабаларның мәктәптән оныклары белән вата-җимерә урысча сөйләшеп кайтуларын ишетеп торабыз лабаса.
Урыслашу чирен бигрәк тә катнаш гаиләләр көчәйтә. Бу бит безгә интернационализмның бүләге. Менә алар йөз дә егерме миллионлы урыс халкына меңләгән балалар үстереп бирәләр
Шул сәбәпле милли хәрәкәтнең төп максаты—тула оек, галуш кигән кызларны сәхнәдә биетү түгел, менә шушы урыслашу чире белән ныклап торып көрәшүдән гыйбарәт
Бу эшне кем башкара ала соң? Беренчедән, татар гаиләсе, балалар бакчасы һәм мәктәп. Икенчедән, көчле, эшчән, дәүләт түрәләре алдында биеп тормаган милли оешма. 90нчы елларда бездә әнә шундый халык ихтирам иткән оешма—Татар ижтимагый үзәге эшләп килде Ул ун ел эчендә татар мәгарифен, мәдәниятен аякка бастыра алды. Россиядә беренчеләрдән булып мәгълүмат чаралары телевидение, радио һәм газетаны берләштергән татар теле комплексын бар итте.
Дөресен әйтергә кирәк, Удмуртия милли хәрәкәтенең эше елдан-ел саега бара. Милли хәрәкәт учагын дөрләтеп җибәрер өчен безгә иң әүвәл эшчән милли идарә һәм булдыклы лидерны сайларга кирәк.
Башкарылырга тиешле гамәлләр, минемчә, шулар:
I Радио, телевидение, газета аша бер план буенча урыслашу чиренә каршы көрәш ачу
2. Мәскәү һәм Удмуртия түрәләренә татар халкының ихтыяҗлары турында өзлексез язып тору. Әгәр дә хатлар җавапсыз кала икән, пикетлар оештырырга, митингларда актив катнашырга кирәктер.
3. Мәктәпләрдә татар классларының, балалар бакчаларында татар төркемнәренең санын арттыру.
4 Татар халкының милли үзаңын үстерү өчен вакыт-вакыт конференцияләр, семинарлар һәм башка фәнни чаралар уздыру
Мин шуңа ышанам, әгәр дә без бердәм булып урыслашу чиренә каршы көрәшкә чыгабыз икән, без аның, һичшиксез, йогынтысын киметә алачакбыз' һәм мона бик тиз тотынырга кирәк. Уйнады дип кенә түгел, йоклады дип тә бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә!