Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

1982

16    октябрь. Бүген Нурсөя баздан алмаларны алып керде. 1 сентябрьдә жыеп алып кайтып, эксперимент өчен берничә килосын базга куйган идек. Әлегә бозылмаганнар. Ике айга якын тордылар тәки. Һәрберсен салфетка кәгазенә төреп, кәрзингә салып, кәрзинен баз идәнендәге бүкәнгә куйдык. Иртәрәк җыйган алмалар яхшырак саклана икән. Соңгыларын 15 көнләп сонрак җыйган идек, аларының күбесе кортлы булды. Соныннан җыйганнарын балкондагы өстәлгә куйган идек, ачыдылар, йомшадылар. Киләчәктә моны истә тотарга кирәк

23    октябрь. Кичә тагын бер авыр хәбәр ишетергә туры килде: абыйның хатыны Рәфига җиңгәчәй кинәт үлеп киткән Бер атна гына чирләп яткан. Баян җизниләр телефоннан шалтыратты. Аңа әле 44 кенә яшь иде бит. Абый 49 яшендә алты бала белән калды. Балаларының ике кечкенәсе әле укырга да кермәгән Олысы армиядә. Җитмәсә алты баланын бишесе малай. Хәзер анда бөтен авырлык Рәмилә белән абый өстенә төшә инде. Рәмилә әле 8нче класста гына. Тулыр-тулмас 15 яшьтер ана

24    октябрь. «Дружба народов» журналының 10нчы санында минем «Обида» дигән хикәям басылган. С.Баруздиннан хат килде. Татарчасы—«Рәнҗү». Күптәнге хикәя. 10-12 еллар элек язылган әйбер. Менә соңгы вакытларда язылган әсәрләрне бер шәп тәрҗемәчедән тәрҗемә иттерәсе иде Шәп хикәяләр бар бит минем

2    ноябрь Кичә-Бөек сер-дигән хикәяне тәмамладым Сонгы ноктаны кую белән Нурсөягә укып күрсәттем, бик ошатты, күзләре дымланып-дымланып тыңлады. Аннары Казанга семинарга килгән татар теле укытучылары килеп керде. Алар белән озак кына сөйләшеп утырдык. Яңа шигырьләрне һәм әле генә тәмамлаган хикәядән бер өзек укыдым. Ул укытучылар арасында безнең авылдан Мәдинә белән Галимә дә бар иде.

Менә өч көн инде укытучылар килә: әле бер группасы, әле икенче группасы. Барсы да Татарстанның атказанган укытучылары Барсы да «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен нигә кабат чыгармыйлар диләр. Китап чыгаруны бик җиңел эш дип уйлыйлар бугай Ә аны чыгару, бигрәк тә икенче басмасын чыгару яна әсәр язудан да авыррак. Быел кыш көне бик каты чирләмәсәм. шуны тагын бер кат карап чыгып, яңартылган, тулыландырылган икенче басма итеп әзерләп карарга дип торам. Биш-алты елдан соң булса да чыгып куюы бар. Бәлки, ул минем төп китабым булыр Профессиональ яктан караганда минем үземә шигырьләрем көчлерәк төсле, ләкин прозам да үзем өчен бик кадерле. Никадәр хикәя генә бар инде минем, ә һәр хикәядә яна фикер әйтергә кирәк. Зур күләмле әсәр язган кешеләрнең эшләре җиңелрәк. Бер йөреп материал туплап кайттың, характерларның үзенчәлекле якларын таптың — тот та яз.

Бүген балалар өчен бер шигырь язып куйдым Гомумән, балалар өчен күбрәк эшләргә кирәк Мин аларның психологиясен яхшы беләм, юмор бар.


 

15 ноябрь. Шактый вакыт көндәлеккә тотынырга кул җитмәде. 7сеннән алып 11енә кадәр «Безнең авыл» дигән очерк белән маташтым. Бәйрәм көнне (7 ноябрь) Кояш, Рейн, Шәриф Хөсәенов килгән иде Ә 13 ноябрьдә Кояшның туган көненә бардык. Аның 16 ноябрьдә икән туган көне, шимбә көн уңайлы дип шул көнне җыйган Яшь язучылардан Фәүзия Бәйрәмова, Асия Минһаҗевалар бар иде. Асия Минһаҗевасы минем иске таныш инде, ләкин үзен танымадым гына. Ул, унынчы классны бетергәч, бераз вакыт мәктәптә укыткан икән, шул чакта минем «Җилкәннәр» чыккан. Шуны укыгач, миңа хат язып җибәргән иде. Әлеге мәҗлестә дә шуны исенә төшерде: «Туалетка кереп, туйганчы еладым да, сезгә хат язып җибәрдем»,—диде.

Кояшларда Шәриф Хөсәенов та бар иде. Ул вообще кызык кеше икән. Шаяруы-чыны бергә. Ешрак күргән саен ошыйрак бара ул миңа. Беренче күргәндә (дачада) тупас адәм булып күренгән иде. Акылсыз түгел. Пародияләре бик үткен. Г.Зәйнашевага, Ә.Атнабаевка язган пародияләре, шулай ук «Көтүче һәм дуңгыз караучысы» шәп уйланган нәрсәләр. Сатирик очкын бар аңарда. Юморны, сатираны аңлый торган һәм тиешле урында куллана белүче кеше буш кеше түгел инде ул. 7се көнне безгә килгәч, кабак бәлеше ашаткан идек, шуны сөйләп көлдереп үтерә язды. Мин әйтәм, черегән кабактан пешергән идек без аны, дим. Ә ул «Ике бүлмәле квартирым була торып туалетта кундым»,—ди.

Ул безнең арада бердәнбер турысын сөйләүче кеше иде. Һәрвакыт шомартып сөйләргә остарып беткәннәр алдында турысын яручы кеше мәзәк сөйләүче кебек булып чыга икән Асия Минһаҗеваларны: «Өстәл башында мулла хатыннары сыман утырасыз, табынны җыешмыйсыз»,—дип кыздырып алды, кузгатып җибәрде Шаян тон белән үзенен дә җанына тиеп беттек. Кайтканда ул мине фатирга күтәреп менгерде Чыкканда: «Син дә һаман шушы «хрущевка» читлегендә канатларыңны җәя алмыйча интегәсең. Ә бит иҗат кешесенә иркенлек кирәк»,—диде.

19 ноябрь. Ике кеше килде. Берсе—профессор Еникеев, икенчесе доцент Билоринский Ниндидер диссертация өченме, китап өченме, авыруга дучар булып та тормышта үз юлларын таба алган кешеләрнең психологиясе кызыксындыра икән боларны Ай-Һай, бер килеп кенә мона төшенеп була микән? Ни өчен эчүгә бирелмәдең? Ничек яза башладың? Сораулар—шундый. Мин аларны башта филологлар дип уйлаган идем Баксаң-күрсәң, врачлар икән ГИДУВның психиатрия кафедрасыннан. Ә үзләре муенның умыртка сөяге сыну нинди нәтиҗәләргә китергәнен, гомумән, минем авыру турында гап-гади нәрсәләрне дә белмиләр. Врачларның барысы да анатомия үтәдер бит югыйсә.

22 ноябрь. Кичә Фаилнең кырыгын уздырдылар. Бардык, ЗОлап кеше бар иде. Нури Арсланов, Ә.Рәшитов, Ә.Гадел, К.Кәримов, М.Вәлиев, «Чаян»нын редакторы Р Зәкиев, М.Хуҗин,  Такташ һәм башкалар. Кичке тугыз тулып, унынчы киткәч кенә кайттык. Фаилнең тавышын магнитофонга язып алган булганнар икән, баҗасы шул язмаларны тыңлатты Барыбызда Фаилнең шәп кеше икәнлеген әйтеп, талантының иң ачылып килгән вакытында үлүенә әрнеп утырдык. Мин дә сүз әйттем. Һәр кешенен үлеме безне бер-беребезгә игътибарлырак булырга кисәтү ул дигән сыманрак. Чынлап та, Фаил үзе исән чакта иҗатына карата рәтләп җылы сүз ишетмәде диярлек. Хәзер барыбыз да мактадык. Ә шул сүзләрне исән чакта ишетсә, бәлки, тагы да шәбрәк язар иде. Кешенең уңышларын вакытында күрү һәм күрсәтү (үзенә дә, укучыларга да) никадәр мөһим нәрсә. Ә без, берәребез яхшырак әйбер язса, көнләшеп, аның тәгәрмәченә таяк тыгарга маташабыз. «Яшь ленинчы» редакторы Р.Туфитуллова Фаилне балалар әдәбиятында иң көчле язучы иде дип сөйләде Шул ин көчле дигән язучыбызның сайланма әсәрләрен берәр чыгарырлар микән? Әллә болар бар да мәҗлестә сөйләнгән сүз булып кына калырмы?

Фаилнең балалар әдәбиятында никадәр көчле икәнен әйтә алмыйм, юморда ул чынлап та көчле иде.

28 ноябрь. Ничә көннәр инде йоклап булмый. Дарулар да алмый. Иртән кыйналган эт сыман бөтен җир авыртынып торам. Кешеләр, көндез йоклыйсыңдыр, диләр. Йоклау түгел, күз дә йомган юк көндез. Дару эчеп, иң яхшы йокладым дигән төнне 5-6 сәгать йокланыла. Атай йоклаган көнне иртән торулары да рәхәт була.


 

Кай төнне бер сәгать тә йоклап булмый. Нурсөяне-мескенне җәфалап бетерәм. Төнгә кырык мәртәбә торып, әле бер якка, әле икенче якка әйләндерә. Дарулар эчерә. Ул элек йокысызлык дигән нәрсәне вообще белми иде. Хәзер минем кебеккә әйләнеп бара.

25-26 ноябрь көннәрендә Мөслимнәр килгән иде. Командировкага, өч кеше. Алар ике көндә дә төнге 12гә хәтле утырдылар. Алар киткән көнне үк Зөфәр килеп керде. Кергәндә үк исерек иде. Өченче көн инде айный алмый. Көненә 3-4 яртыны эчеп бетерә. Йокларга ятмый, теңкәләргә тия. Нурсөя инде сүгеп тә карады. «Синен Әнисәң юньле булса, синең нинди икәнеңне белә торып, үзеңне генә җибәрмәс иде. Хәзер син Фәнисне үтерәсең бит инде»,—дип, утырып елады хәтта. Яхшылап та әйтеп карадык. «Зөфәр,—дидем мин дә,—зинһар, бүген эчмә, бүтән түзәр хәлебез калмады». «Ярар, эчмим»,—дип, бер-ике сәгатькә генә шәһәргә чыгып киткән иде, милициягә эләккән. Кемгәдер суккан, шунда ук милициягә эләктереп алып киткәннәр. Ничек чыгарганнар әле. 9 сум штраф түләттеләр, ди.

2 декабрь. Бүген Зөфәр кайтып китте, ниһаять. Ишекләрне ябылырлык ясады. Эчүен эчмәсә, кулыннан эш килә дуңгызның.

Ярый инде, хәзер бөтен дөньясы исеректән тора бит.

Бу ун көн эчендә бөтен йокы даруларымны эчеп бетердем инде. Бер нәрсә язылмады. Ярый әле ана кадәр ару гына эшләп алган идем. Нурсөя дә бик арыды. Әле быел өйгә ремонт ясыйсы бар. Аңа эләгә бүрәнәнең юан башы.

9 декабрь. Өч көн Нурсөя чирләп ятты. Ипигә дә чыта алмады. Әхтәм абый (күрше) ипи, сөт ишеләрне алып кайтты. Галия апа холодец, кыстыбый керткән иде. Нурсөя бик каты чирләгән көнне кичке ашны шулар белән үткәрдек. Менә бүген бераз рәтләнә башладым дип торып йөри башлаган гына иде, кешеләр килеп чыкты. Ижевски авылыннан яшь язучы Михаил Гоголев үзенең хатыны Әлфия, әнисе Нина Михайловна, әтисе Николай Михайловичлар белән.

Бу Миша Гоголев минем кебек муенын сындырган егет. Ул да, егерме яшендә суга чумгач шулай булган. Хәзер егерме алты яшь аңа. Химико-технологическийнын Знче курсында укыганда имгәнгән. Хатыны Әлфия үзе белән бергә укыган кыз икән. Өйләнешкәннәренә ике ел. Бу Миша шигырьләр, хикәяләр яза. 9-10 декабрьдә Казанда яшь язучыларның семинары була, шунда Мишаның да иҗатын тикшерәчәкләр. Бүген семинарны ачу булган Иртәгә секцияләргә бүленеп, иҗатларын анализлаячаклар. Китап чыгарырга өметләнә. Өр-яңадан укырга кергән. Хәзер Алабуга пединститутында филология факультетында 1нче курста укый. Әле ничектер кызурак канлыга охшаган, утырып җитмәгән. Нурсөя шуның хатынын күргәч өр-яңадан чирли башлады. Дөньяда тагын бер бәхетсез кеше арткан дип уйлады инде ул. Хатыны Әлфия кара гына. Типик татар хатын-кызы. Артык чибәр дип әйтеп булмый, ләкин сөйкемле. Бергәләп фотога төштек.

Шушы көннәрдә «Җилкәннәр җилдә сынала»нын тулыландырылган басмасын эшли башладым. Үзем исән чакта чыгара алырмынмы, белмим, ләкин эшләп куярга кирәк. Матур гына детальләр, онытылган вакыйгалар искә төшә. «Җилкәннәр»дә бит анда тормыш философиясе, яшәү мәгънәсе ачылган. Ләкин тәнкыйтьчеләр аны аңлап җиткермәде. Елга, дингез, табигать матурлыгы аша әсәрдә Вакыт һәм Пространство төшенчәсе төп герой Фәнияр йөрәге аша уздырылып сурәтләнә, табигать белән кеше гармониясе, чынбарлык белән абстракт төшенчәләр әсәрдә эзлекле рәвештә төп геройның дөньяга карашы киңәя, үсә баруын күрсәтә.

26 декабрь. Олы Елга авылыннан (Балык Бистәсе районы) 8нче класс укучылары килде. Педагогик институтта укый торган 5нче курс студенткасы шунда практикада икән, шул алып килгән. Әллә бик оялчаннар инде, бер сорау да бирмиләр Кайсы язучының әсәрләрен яратып укыйсыз, дигән сорауга да җавап юк Һәрберсенең кулында минем яна чыккан китап: «Һәркемнең үз сукмагы» Автограф язып бирдем барсына да. Китаптагы кайсы хикәяләр ошады дигәч, барысы да, дип әйтә алдылар көчкә генә. Димәк, боларга минем әсәрләр түгел, үземне күрү генә кирәк булган. Болар зоопаркка маймыл карарга гына килүчеләр булды

31 декабрь. Елның соңгы көне, соңгы сәгатьләре Өйдә Нурсөя белән икәү генә. Ул алма бәлеше пешереп йөри. Ана һәрбер бәйрәмне аяк өсте каршыларга туры килә.

инде Башта минем эшләрне карады, юындырды. Керләр юды, идәнне юды. Иртән 8дә торып басканнан бирле гел шулай аяк өсте инде Хәзер кичке ун. Телевизорны туктатып торып берничә кешегә шалтыраттым. Яна ел белән котладым.

Үткән ел миңа әлләни уныш китермәде. Дөрес, бераз язылды. Хикәяләр, шигырьләр. Ин зур вакыйга нәрсә булды дип сорасалар, жавап та бирә алмас идем, мөгаен. Хәер, кайвакыт зур вакыйганы бераз вакыт үткәч кенә беләсең. Бигрәк тә язучы хезмәте шул көнне үк бәяләнә торган хезмәт түгел. Кайчакта, иң бәхетле көнем шул булган икән дип. бүген гадәти күренгән көнеңне искә аласын.

«Жилкәннәр»нең тулыландырылган вариантын эшләп бетереп булмады әле. Кайчак кинәт кенә язасы килми башлый. Өйдә дә тәртипсезлек хөкем сөрә. Квартирны ремонтлыйсы бар. Болай яшәгән юк иде. Һәрвакыт чисталыкка күнеккәч, ремонтланмаган өй дә кәефне җибәреп тора. С. Муллагалиев үзем ремонт ясыйм дигән иде дә, юкка чыкты әле. Дөрес булса, семинарда шигырьләрен бик әйбәт димәгәннәр ана, шуңа кәефе китеп йөри икән. Җайлы гына итеп китап чыгарырга була дип уйлаган иде. ахры. Юкса мин ана әйттем бит инде, шигырьләрен китаплык юк дип.

1983

2    гыйнвар. Бүген Әхмәт белән Мәдинә килде. Икесе дә яңа чыккан китапларын алып килгәннәр: «Киек каз юлы», «Узма, гомер». Аларның китабын юдык. Мин дә үземнең «Һәркемнең үз сукмагы»н бирдем. Ике пачка (һәр пачкада 24 китап) алган идек, таратып бетерәм инде.

Яна елны Нурсөя белән икәү генә каршыладык. 2гә чаклы телевизор карадык та, яттык.

3   гыйнвар. Наил килде. Ул хәзер безгә килергә дә курка инде. Килгән саен Нурсөя. «Өйләнмәдеңме әле?»—дип сорый. Кырыкка җитеп бара, өйләнми. Мин дә. «Синең урыныңда булсам, өч тапкыр өйләнер идем инде»,—дип ачуын китерәм

15 гыйнвар. Көннәр быел бик җылы тора. Урамда кар юк. Авыл җирендә дә кар юк икән, уҗымнар череп бетәрме инде?

17    гыйнвар. «Жилкәннәр»гә тотындым. Ләкин ахырга таба әсәр сүрелә төшкән сыман. Тиешле накал җитмиме? Нәрсәдер шунда. Ә төгәлләргә кирәк. Вакытны бераз алга җибәреп, геройларның язмышын күрәзәлек итеп булса да тәмамлап куясы бар. Бер-ике бүлек кирәк. Мин тормыш чынбарлыгыннан аерылып бетә алмыйм, ахры. Хыялны күбрәк эшкә җигәргә һәм Фәниярны җирдән бераз югарырак күтәрергә кирәктер Мәңгелек образлар аша. Мәсәлән, диңгезнең зурлыгы, күкләрнең биеклеге, офыкларның чиксезлеге керсен әсәргә. Төп юнәлеш табылды. Эшләргә, эшләргә, эшләргә! Дан өчен, мал өчен түгел, җан өчен эшләргә.

21 гыйнвар. 9 гыйнвар көнне «һәркемнең үз сукмагы»на радиодан күзәтү бирделәр. Н.Гамбәров әзерләгән, ахры, тапшыруны. «Кузгалак» дигән хикәяне укыдылар.

М.Валиев рецензия язмакчы иде, күренми әле. Әллә язмаска уйлады инде. Шалтыратып сорарга ничектер уңайсыз. Үз әйбереңә үзең сорап рецензия яздыру кебек була.

17есе көнне Илдар Юзеевның 50 яшьлек юбилеена барды Нурсөя. Төзүчеләр сараена. Бик зурладылар, ди. Башкортлардан Р.Сафин, Ә.Атнабаев. М.Кәримовлар килгән. Чапан, гармун, тәпән белән бал алып килгәннәр. «Юбилееыңа чаклы яши алсаң иде»,—ди Нурсөя Билгеле, тәпән белән бал өчен түгел. Мине дә шулай бер зурлауларын күрәсе киләдер аның. Без дан өчен эшләмибез дисәк тә, дан да, зурлау да кирәк. Дан бит ул эшеңне бәяләү. Ә һәр кешенең үзенең җирдә юкка яшәмәвен күрсәтәсе килә.

Бу кышны Нурсөя еш чирли нишләптер. Кайсыдыр көнне (Яна ел үткәчрәк бугай) бик каты кан басымы күтәрелде Врач чакырттык. Уколлар кадап киттеләр. Икенче көнне медсестра Әлфия аптекадан үзе дарулар алып, безгә кертеп чыкты Шуннан соң да шактый вакыт рәтләнә алмый йөрде.

Нурсөя бүген келәм алып кайтты. 1968 сум. Бәяне куя беләләр әйберләргә. Әйдә,
өй матуррак булу начар түгел инде. Аракы эчсәң дә бетә ул акча.

«Жилкәннәр»не төгәлләп киләм. Болай ярыйсы сыман. Берәр вакыт тулы килеш чыгарып булсын иде Юкса повесть геройларының язмышларын сорап аптыраталар. Монда, ичмасам, тулы бер гомер яктыртыла.

27 гыйнвар. Өч көн инде чирләп маташам 25есе көнне температура кинәт кенә күтәрелә башлады. Кичкә 39,3 кә җитте. 26сы көнне иртән дә 39,3 иде Врач чакырттык. Аңынчы инде үзебезнең өйдә булган дарулар белән дәвалана башлаган идем. Бөер котырына бугай. Грамурин эчкән идем Баш авыртты. Седалгин эчтем. Врач: «Салкын тигән»,—диде. Башта үзләре бер укол кададылар. Аннары антибиотик язды таблеткада. Баш авыртканда эчәргә— пенталгин. Антибиотик аллергия бирмәсен өчен—супрастин. Бөтенесен эчсәң, бик тиз аяк сузарсың.

Бүген хәл бераз арурак. Температура төшеп килә.

Нурсөя «Җилкәннәр»не машинкада баса. Язып бетердем, ниһаять. Нурсөя: «Быел январь аенда чирләмәдең, әйбәт кенә эшләдең»,—дип бик сөенеп йөргән иде. Бах!—кырыкка якын температура. Үзеннән-үзе ыңгыраштыра. җитмәсә. Дерелдәтә, калтырата.

Гадәттә кеше эше беткәч йә чирли, йә үлә дип шаярта идем. Юкса әле минем эш тә бетмәгән иде. Бер хикәя яза башлаган идем. Дөрес, ул 3-4 битлек кенә булыр.

31 гыйнвар. Бүген лаборантка Тәнзилә анализларны алып китте. Температура өч көн инде әйбәт кенә. Башлаган хикәямне язып бетердем. 29-30 көннәрдә киштәләр куйдырып, вак-төяк ремонт белән маташтык. Солтан абый эшләде. Бик эчми дә икән. Эшләгән вакытында утырып ял да итми Хәтта тәмәке дә тартмый. «Шабашник» дип карарга өйрәнгәнбез без андый кешегә. Әйбәт шабашник. Андыйлар күбрәк булсын иде әле.

Кичә үзебезнең колхозның парторгы Фоат Җәләев белән Кәрәкәшле авылы парторгы Алмас абый килделәр. Монда ниндидер укуга чакырганнар. Колхозлар турында озак кына сөйләшеп утырдык. Кәрәкәшле авылы (Киров исемендәге колхоз) ул безнең районда алдынгы колхозлардан санала. Кәрәкәшледән укыган кешеләр дә күп чыккан. Минем «Һәркемнең үз сукмагы» дигән китапны бик яратып укуларын әйттеләр. Газета-журналлардан иң беренче синең әйберләрне карыйбыз, диләр. Бу сүзләрдән мин бик очынмадым, әлбәттә. Беренчедән, алар якташлар, ә үз якташың турында күбрәк белергә теләү табигый. Икенчедән, минем янга килгәч минем әйберләрне хурлап утырмаслар бит инде. Минем әйберләрне яратмасалар, килмиләр дә инде алар.

6 февраль. Бүген якшәмбе. Тик яту белән шөгыльләнәм. Бер хикәя сюжеты башта йөри йөрүен, ләкин ахыры уйланылмаган әле Беркөн һич көтмәгән җирдән •Табылдык сумка» дигән хикәя язып ташладым Тарихы болай: кемдер подъездга яшик белән чүп чыгарып куйган. Күрше Әхтәм абый, мин моны барыбер табам дип, чүпләр арасыннан бер кәгазь кисәге алып кергән Анда кемнеңдер айлык расходы һәм ничә сум квартирга түләгәнлеге язылган. Шушы идея миңа хикәя язарга сюжет бирде. Төп героен детектив китаплар укып җенләнгән малай итеп, вакыйганы кешелеклерәк юнәлешкә борып, хикәя язып ташладым.

Кичә Нурсөя квартирда ремонт ясарга дип тотынган иде. Әхтәм абый бер маляр ияртеп керде. Киләсе атнадан эшли башлармын дип чыгып китте бу. Пычрак туйдырган иде инде. Бусы да Сафуан абый кебек алдап качмаса. Сафуан чучка үзем ремонтлыйм, бер кешегә дә әйтмәгез диде дә юкка чыкты, оч ай инде күргән юк.

Өченче көн врач Флорина Сергеевна белән Әлфия (сестра) килеп киттеләр Анализларың әйбәт дип әйтергә кергәннәр Минем анализларның бер дә рәтле булганы юк иде, сөенечләреннән килми түзә алмаганнар инде. Флорина Сергеевна исе китеп йөри иде, минем шушы хәлдә 25 ел буе яши алуыма. Монда бигрәк тә Нурсөянең заслугасы инде, ди. Ул шулай яхшы карап, чиста тотмаса, бу гомер яши алмас идең, ди. Әлбәттә, шулай.

11, 12, 13 февраль. Бу өч көндә ремонт эшләре белән шөгыльләндек. Ике кеше— Витя Арбузов һәм Миша Егоров дигән кешеләр белән сөйләшкән идек Бик начар эшли торган кешеләр булып чыктылар Түшәмне дә рәтләп агарта алмадылар. Бер олы капчык известь җитмәде. Калын катлам итеп сиптерделәр.


 

берәр вакыт башка коелып төшүе дә бик ихтимал. Нурсөя боларның эшен күргәч үлә язды. Безнең бәхетебез җыен алкаш белән тяп-ляплардандыр инде, ди. Обой да ябыштыра белмиләр. Кыек-мыек. Хәзер менә ике көн инде Нурсөя Әхтәм абый белән өйне рәткә кертә. Тигезли, чистарта, ялтырата. Бөтен эшнең бер башыннан үзе эшләшеп йөрде. Иртән җидедә торабыз, төнге уникедә ятабыз. Яткач та йоклап булмый. Кешеләр эшләгәнгә мин арып ятам. Һәр эш эшләткән саен, их, үзем эшли алсам, дип әйтәм инде. Бер читтә борчылып ятудан да кыен нәрсә юк.

Бераз чистарынабыз бугай инде. Өйне ремонтлап бетергәч тын алып булыр, бәлки. Нурсөя дә бик арыды. Аннары китапны басып бетерәсе генә кала. Быел нишләптер эш күп булды. Көзгә кергәннән бирле һич тик торган юк. Әле гараж түбәсен яптырасы бар. Тормышның шундый чүп-чары табылып кына тора. Без, бәлки, артык таләпчәндер дә инде. Кеше эшләгән эшне ошатмыйбыз. Алган киемне дә төзәтми кимибез, эш эшләтсәк, яңадан үзебезчә маташтырабыз. Шуның аркасында үзара кычкырышабыз. Кәеф китә. Тыныч кына кабул итәргә кирәк тә бит бөтенесен. Юк,тыныч булып булмый

Бүген менә 15 февраль. Өйне чистартып бетереп киләләр. Зал ягына 10 метрлы 7 рулон обой алган идек, җитмәде. 8 рулон кирәк икән. Йокы бүлмәсенә 12 метрлы 6 рулон кирәк булды. Коридорга 3 рулон керде. Болары киләсе ремонтта күпме нәрсә кирәклеген белер өчен. Хәзер ишек-тәрәзәләрне буйыйсы калды. 3 кило келәй кирәк булды. Обой ябыштырырга.

18    февраль. Өйне чистартып бетерәләр дигән илем. Юк, әле бетми. Нурсөя тигез чыкмаган обой башларын кисеп чыкты. Ул урында бордюр ябыштырды. Каралган урыннарын акшарлады. Ай-Һай озын һәм кыен ремонт булды бу. Шушы ремонт аркасында бер нәрсә язган юк. Килгән газета-журналларны көчкә укып өлгерәм. «Ялкын»да (№2) «Бөек сер» дигән хикәям чыкты. Бер урынын үзгәрткәннәр.

«Татарстан яшьләре»нең 15 февраль санында биш шигырь басылды. Газета- журналларны күзәтеп баручы кеше: «Фәнис соңгы вакытта күп яза»,—ди торгандыр инде. Ә бит. күп язганда газета-журналларга әйбер җибәрергә вакыт булмый. Язудан туктап торган чакларда җибәрелә күп нәрсә.

Бер уйласаң, кеше бар яклап та матур булыйм дип тырыша икән. Матур булып күренер һәм үзеңне үзең яратыр өчен матур кием-салым аласын, өеңне ремонтлыйсың, бизисең, чистартасың. Ямьсезлек күнел канатын сындыра торган нәрсә. Һәркөн бер үк стеналарга күзләрең барып төртелгәч, ялыктыра. Шул стеналарны әллә ничек итеп үзгәртеп бетерәсе килә. Шуңарга, ахры, Нурсөяне дә гел куалап торам: әле бер эш, әле икенче эш табам. Иң җенем сөймәгән нәрсә— тәртипсезлек, таркаулык. Ул яктан Нурсөя белән минем карашлар бертөсле. Шуңа аның күршегә керергә дә вакыты юк.

Атнадан артык Нурсөянең урамга чыкканы юк. Ипине-сөтне Әхтәм абый алып кайтып тора. Минем йокы даруларым да беткән. Атна буе йокы такы-токы, тәүлегенә 2-3 сәгать. Төнге Зләргә чаклы йоклый алмый ятам, аннары йоклап китәм дә бер сәгать чамасы вакыт үтүгә «дерт» итеп уянам. Йокы туйган төсле була. Хәлсезлек. Ауный торгач, тагын бер-ике сәгать йокланыла. Минем уянмыйча ике сәгатьтән артык йоклаганым сирәктер. Арка тишелмәсен дип еш-еш әйләнергә гадәтләнелгән. Нурсөя йокы бүлмәсендә ятса да, мин ана: «Нурсөя!»—дип пышылдауга йокламаган да кебек атылып килеп чыга. Бик сирәк очракларда гына ике тапкыр эндәшәм.

22    февраль. Кич белән Лирон, Фәрваз Миңнуллин һәм шофер Тәлгать килделәр. Мине Совет Армиясе көне белән котларга килгәннәр. Җитмеш сум акча китергәннәр Литфонд исеменнән. Таштан юкә суелган. Бер дә алай бәйрәм белән котлап вакланмый торганнар иде.

23    февраль. Кояшлар килделәр. Туган көн белән котларга. Нурсөя гөбәдияләр, күп итеп ашлар пешереп куйган иде. Шампанский һәм бер акны бушаттык. Кичке унынчы яртыга кадәр утырдык. Кояшның 84 ел планына китабын кертмәгәннәр, кәефе китек иде. Китаплар чыгару бигрәк кыенлаша бара.

27 февраль Кичәле, бүгенле «Казан утлары»ның 2нче санын укып яттым. Ә Баянның «Таш китабы» ошамады. Артык салкын, мудрить итеп язылган. Гомумән, аның прозасын яратмыйм бугай мин.

А. Гыйләҗевның «Тынычлану зарарлы» дигән мәкаләсе бик кайнарланып язылган. Шәп. Ләкин Гыйләҗев үзе күтәргән мәкаләдәге кебек үз иҗатында да шундый таләпчән, тәнкыйтькә үпкәләмәүчән микән соң?

Шунда ук хәзерге заман прозасы турында Т.Галиуллиның мәкаләсе бирелгән. Кызыксыз язылган. Язучылардан ачыш көткән кебек тәнкыйтьчеләрдән дә ачыш көтәргә хаклыдыр без. Р.Мөхәммәдиев мәкаләләрендә әллә ни ачыш булмаса да, теле әйбәт, укырга җиңел. А.Гыйлажев безнең прозабызның союзкүләм яңгыраш ала алмавы өчен борчыла. Бәлки, монда тәржемә эшенең шәптән тормавы да сәбәпчедер. Аннары без күп вакыт икенчел материал белән эш итәбез. Руслар фәлән нәрсә турында язган, безгә дә вакыттыр дип тотынганнан гына оригиналь әсәр тумый. Аязның үзенә дә нәкъ шул оригинальлек җитми Ә бит каләме оста, яза белә. Тормыштагы үзгәрешләрне генә бераз соңгарып тота. Юкса Распутиннар, Быковлар дәрәҗәсенә күтәрелә алыр иде

1   март. Язның беренче көне бик каты салкын. Иртән Казанда 31 градус. Әле гыйнвар-февраль айларында да быел андый суыклар булмаган иде.

Подстрочниклар ясар өчен шигырьләр әзерләдем, беркөн Фәрваз белән сөйләшкән идек. Роза Кожевниковага бирербез, ул тәрҗемәчелеккә Мәскәүдә укып кайтты бит, дигән иде. Мәскәү мондагы тәрҗемәчеләрнең эшен алмый инде ул. Шуна күрә аларга подстрочниклар гына җибәрү хәерле.

Кичә Англия язучысы Урсула Холденнын «Узы денег» дигән романын укыдым, бер дә ошамады инде. Безнен татар язучылары да анардан әйбәтрәк язалар дип укыдым. Бер семья тормышы кызыксыз итеп язылган шунда. Алты яшьлек Артурнын фикер йөртүләре һич тә балаларга хас түгел. Гомумән, бөтенесе ясалма сөйләшәләр Чын кешеләр түгел, курчак уены сыман. Безнен әдәбиятка да шундый стиль кереп бара хәзер. Яшьләрдән Әхәт Гаффарда, өлкәннәрдән Әхсән Баянда, урта буыннан Марсель Галиевта күренә бу нәрсә. Язарга материаллары юк. Шуна символларга тотыналар. Ә.Гаффар үз героена боз чаптыра, ә боз астында берни юк Ә.Баян Кама елгасыннан әле чибәр кыз ясый, әле суны утка әйләндерә. Символизмга мин каршы түгел. Ләкин ул символ әсәр геройларын күмеп китмәсен. М.Галиевның да «нигезе» бар, өе юк.

2    март. Пединституттан ике студент килде. Рәйсә һәм Илсөя исемле кызлар. Рәйсә исемлесе Балтачтан, Илсөясе Биектау районы Битаман авылыннан икән. Икенче курста укыйлар. «Сезнең янга группабыз белән килергә җыенабыз, мөмкинме?»—дип сорарга килгәннәр. 15 мартка дип сөйләштек. Утыра торгач, сөйләшә торгач ачылып киттеләр. Укытучылары турында сөйләделәр. Әдәбият теориясеннән Ф.Хатипов укыта икән. Лекцияләрне шундый кызыксыз сөйли, диләр. Илсөя исемлесе хәтта лекция вакытында йоклап та киттем әле ди.  Ф.Хатипов дача күршем. М.Мәһдиев кебек кызыклы итеп сөйләмәсә дә, фикерле зат. Ләкин кешеләр белән бик аралашырга яратмый. Докторлык диссертациясе язган, бәлки, яклар да. Димәк, белеме юк түгел. Ләкин булган белемеңне башкаларга бирә белү дә кирәк бит әле.

Бу группаның җитәкчесе Әмир Мәхмүтов икән. Ул да Ф.Хатиповтан ерак китмәгән дип көлештеләр. Ә. Мәхмүтов шагыйрь кеше бит инде. Болай үзара сөйләшкәндә шәп кенә сөйләшә. Хәер, мин аны бер генә күрдем, бераз салган иде. Андый чакта барыбыз да Цицеронга әйләнәбез. Кызлар үзләренең Зиннур Зәкәриевич дигән укытучыларын мактап тордылар. Аның безгә дә килгәне бар, миңа да ошаган иде ул. «Сезнең хикәяләрдә Зиннур. Зәкәрия исемнәре еш очрый, нилектән бу?»—дип сораган иде. Больницада бер Зиннур исемле җор телле егет белән яткан идек. Хәтерем ялгышмаса, Чистай районыныкы иде бугай. Минем янга җитен комбинатыннан, мехкомбинаттан кызлар күп килә, бөтенесен кертмиләр, халат юк дип булса да кире борырга тырышалар иде. Шунда әлеге Зиннур простынясын алып чыга иде дә, кызларга халат урынына бөркәнергә бирә иде. Шул хәтергә уелып калгандыр, күрәсең, хикәяләргә Зиннур исеме кергән. Ә Зәкәриясе безнең белән бер класста укый иде. Яңагын булавка белән тишеп, булавка очын авызыннан чыгара иде, аннары лезвие чәйни иде. Шул «батырлыклары» безне әсир иткән, ахры. Дөрес, ул минем хикәяләрдә андый батырлыклар эшләми.

Әлеге кызларга Рәисәсенә—«Танышлар арасында». Илсөясенә «Һәркемнең үз сукмагы» дигән китапларны бирдем. Юкса очрашуга киләләр, бер әйберне укымаган булалар. Сораулар бирсәк ык-мык килә башлыйлар.

3 март. Көннәр салкын тора. Төннәрен Татарстанның кайбер районнарында 30 градуска хәтле житә. Бүген иртән Казанда 24 иде. Көндезләрен 17-19. Шулай да яз якынлашканлыгы сизелә: көннәр якты, кояшлы.

Бер-ике айдан бакчага барыр вакыт житә. Һава суларга. Казанның һавасы тынга каплана. Бигрәк тә төнлә. Ниндидер завод төнге уникеләрдән соң әллә нинди әшәке ис чыгара, йоклаган булсаң, шул ис йокыдан уята. Мин генә түгел, Нурсөя дә шул искә уяна. Ә күршеләр сизмибез диләр. Аларда нинди организмдыр ул.

Бүген төшемдә Нурсөянең үлгәнен күрдем, акырып-акырып еладым. Алла сакласын, үлә калса, елый да алмам. Аның артыннан ук китеп барырга туры килер. Инде Ходай ул кайгыны күрсәтә күрмәсен. Булганы бик җиткән.

8 март. Кичә ике генә күплетлы шигырь язып куйдым. Март аенда әллә ни кыйраткан юк бугай. Көннәр әле һаман салкын тора. Төнлә 15-16 бүген. Әле бер атна элек төннәрен 30 ларга житә язды. 6 март көнне Флера (Ирек хатыны) Нурсөяне 8 март белән котлап 6 касә алып килгән. 8 март белән котлап мин Нурсөягә бер шигырь дә язмадым. Кыстыбый пешерештем. Дөресрәге, карап тордым Кечкенә чакта әнинең коймак пешергәнен карап торырга ярата идем. Бик үк түгәрәк булмаганнары минем авызга кереп чума иде.

Кичә Нурсөя белән ядәч аерышкан идек. Кайсыбыз отса да, берәр күлмәктән. Мин оттым. Соңыннан жәлләп куйдым үзен. Бәйрәм хөрмәтенә ана оттырасым калган. Алай юри эшли алмыйм шул эшне. Ялагайлыкка өйрәнеп булмый.

17    март. Көннәрне җылытып жибәрде әле. Көндезләрен 5- 6 булгалый. Тышта чыпчыклар дәртлерәк сайраша башлады. Песнәк сызгырган тавышлар ишетелә.

Кичә пединституттан 2нче курс студентлары килде. 3 тән 5 кә кадәр утырдылар. Бер егет тә юк араларында. Группада 3 егет бар диләр. Аларны да ияртмәгәннәр. Минем кызлар яратканны белгәннәр, ахры.

Яңа шигырьләрне укыдым. Бик күп сораулар бирделәр. «Танышлар арасында» дигән җыентык барсының да кулларында. Соңыннан автографлар яздым. Нәрсә турында шигырьләр укырга телисез соң, дигәч, барсы да: «Мәхәббәт турында»,— диләр. Мәхәббәтне ничек күз алдына китерәсез, дип сорадым. Берәүләр мәхәббәт ул—тугрылык, икенчеләр—сафлык, өченчеләр—бер-береңә ышану диделәр. Китәсе килми дип, бар, син киенә тор дип бер-берләрен алданрак чыгарга кысташып утырдылар. Шигырьләр укыганда «Кыз озату» дигән шигырьгә иң көчле реакция булгандыр. 25 кеше берьюлы шаркылдап көлде. Тюльпан чәчәкләре алып килгәннәр иде, әллә бирергә кыенсынып, бер кыз ике сәгать буе кулында тотып утырды, шиңеп бетә яздылар. Ятрак, колакка ишетелмәгәнрәк исемнәрдән: Әнсәрия. Рухия исемнәре булды. Бәлки, берәр вакыт хикәяләргә кертергә булыр. Арадан миңа иң чибәр тоелганы Рәйсә Маннапова (Балтач кызы) булды. Шәп кыз инде, шайтан алгыры. Үзе генә килгән булса, бер кочаклап үпми җибәрми идем инде.

Нурсөя чирләп йөри. Ашказаны төшкәнме, нәрсәдер. Беркөнне телевизорны мастерскойга илткән иде, шунда авырсынган, ахры Гел мине күтәрүләр дә сәламәтлек өстәми Фатир икенче катта, лифт юк. Нурсөя мине катлы-катлы киенгән килеш икенче этаждан күтәреп төшерә. Бакчага баргач, тагын күтәрү. Гадәттә, мин кояшлы көннәрне тышта ятам. Кайвакыт көтмәгәндә яңгыр ява. Тагын мине күтәреп кертергә кирәк була. Өстәвенә юрган, матраслар чыланмасын өчен йөгерә-йөгерә аларны кертә. Яңгыр туктап, кояш чыкса, кабат мине чыгара.

18    март. Радиодан минем сүзләргә язылган җырлардан концерт бирделәр.

1.   «Ин гүзәл кеше икәнсез». Әхмәт Хәйретдинов музыкасы. М. Галиев җырлады.


 

2.    «Чык юлларга». Сания Әхмәтова музыкасы. Фәхри Насретдинов җырлады. Бу сүзләргә Фәрит Хатипов та музыка язган иде. Аның көен яратып өлгергән идем инде. Миңгол Галиев башкара иде. Бу Сания Әхмәтованыкы бик шәп тоелмады.

3.    «Синен күзләрдә». Фәрит Хатипов музыкасы. Рабига Сибгатуллина башкарды. «Синен күзләрдә» шигыренә хәзер өч композитор көй язды инде. Берсе Бәхти Гайсин көе. Аныкын бер бәйрәмдә Башкортстан радиосыннан тапшырганнар иде.

4.    «Акчарлак- Ганс Сайфуллин музыкасы Таһир Якупов башкарды. Шактыйдан җырлыйлар инде бу җырны.

5.    «Бар ул син эзләгән кеше». Илгиз Закиров музыкасы. Луиза Исламова башкарды. Үзешчән җырчыдыр, мөгаен. Исеме таныш түгел.

Шушы 5 җырны 15 минутлык концертта җырладылар. Әле радиода «Илем чакыра». «Янармын да янармын». «Сиреньнәр» җырының язмалары бар. Өчесенә дә көйне Наилә Зарипова язган. «Илем чакыра»ны Эмиль Җәләлетдинов язмасында бирәләр иде. «Сиреньнәр»не Зөләйха Хисмәтуллина язмасында «Янармын да янармын» җырын Рафаэль Ильясов җырлый иде Н.Зарипова бер баянчы белән Р. Ильясовны безгә алып килеп, бу җырны җырлаткан иде Р. Ильясов ул чакта әле консерваториядә укый иде

Барлык җырлар арасыннан үземә иң ошаганы «Бар ул син эзләгән кеше»

26 март. 22 март көнне Резидә Вәлиева килде. Анын белән киләсе елда чыгарга тиешле китапка кайбер яна шигырьләр сайладык. Ул минем китапның редакторы Синең китабыңны редакцияләү рәхәт, үзем сайлап алдым, ди Хәтта машинкага да биреп маташасы юк, чип-чиста. бер җиренә дә кул тыкмадым, ди

Бу арада үземнең кәеф юграк. Тән тирләп тора. Бөерләргә салкын тигәндер, ахры. Теге очрашуга килгән кызлар мәхәббәт шигырьләре күбрәк яз дигәннәр иде. Алардан соң өч шигырь яздым әле. Бар да мәхәббәт шигырьләре. Һәр килгән группа өч шигырьлек илһам биреп китсә, начар булмас иде.

Бүген гараж түбәсен ябарга сөйләшергә дип Вәлиәхмәтов Тәлгать килгән иде. Плитәгә дип 70 сум акча һәм минем паспортны биреп җибәрдек. Аллага тапшырып. Төп башына утыртмаса.

29 март. Бу ике көндә Д.Лондонның «Мартин Иден»ын укыдым Элек университетта укыганда русчасын укыган бар иде Татарчага Ф. Миннуллин тәрҗемә иткән. Җөмләләрдә чатаклыклар күп кенә очраса да. әсәре тулаем алганда шәп булгач, андый чатаклыкларга игътибар итми башлыйсын. Шәп әсәр инде. Гади һәм шәп!

Өченче көн авылдан Галимә килде. Авыл хәлләрен озаклап сөйләштек. Заманында минем аңа күз төшеп йөргән иде. Озатырга да барып караган идем, ләкин уңышсыз чыкты. Таза чакта үзем йөрергә теләп тә миңа отказ биргән беренче кыз булгандыр әле ул. Беренчесе, бәлки соңгысыдыр да. Борынына чирткән кешеләр хәтердә озак саклана шул. Шулай, иптәш Яруллин, , мине кызлар яраттылар дип бик мактанма, яратмаучылар да булган. Галимә күчтәнәчкә бер бөтен ипи алып килгән. Авыл ипие тәмле инде. Бездә күчтәнәчкә ипи алып килү күптәнге гадәт. Шул хакта бер шигырь язсаң ярар иде. Нинди генә тук заманда да ипи үз кадерен җуймый. Авыл ипие, авыл каймагы.