Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢРӘП АУДЫ МАНАРА

 

Менә Советлар хакимияте елларында мәчет манараларын кисеп төшерү турында сөйлиләр. Хәзерге заманда бу гадәти бер вакыйга кебек кенә кабул ителә. Ә ул вакытта авыл халкы өчен гайре табигый, куркынычлы бер хәл, чын мәгънәсендә фаҗига булды Совет хөкүмәтенең бу карары Башта халык арасында «мәчет манараларын кисеп ташлыйлар икән!» дигән шомлы хәбәр таралды. Әлбәттә, моңа беркем дә ышанмады, һәр татар авылын бизәп, күкрәп утырган ошбу манараларга каршы кемнең генә кулы күтәрелсен икән? Әмма тиз арада бу кеше ышанмаслык хәбәрләр чынга да аша башлады. Безнен Әтнә районы Дусым авылыннан тирә-як авылларда шушы вәхшилекнең эшләнгәнен күреп кайтучылар булды, һәм афәт, әлләни озак та көттермичә, безгә дә килеп җитте Авылда, бар халыкны тетрәндереп, «мәчет манарасын кисәләр икән!» дигән хәбәр таралды.

Мин, ул вакытта әле җиде-сигез яшендәге бер малай, бу вандаллык актының шаһите булдым, башыннан ахырына кадәр карап тордым. Безнен мәчет авылның нәкъ уртасында, нибары йөз хуҗалыклы авыл өчен бик зур, ике катлы, тәрәзәләре иркен һәм якты, түбәсе яшелгә буялган калай, манарасы биек, авылдагы барча урыннан, хәтта без яшәгән түбән очтан да күренеп тора иде. Мин бу Алла йортын әле дә ап-ачык итеп күз алдына китерәм, аннан бөтен авылга ниндидер нур сибелеп тора сыман иде Халык арасында да «безнең мәчет тирә-якта иң матуры!» дигән горурлану сүхтәре йөри иде. Безгә, малай-шалайларга бу йорт тагын бер ягы белән кадерле, дини бәйрәмнәрдә, өлкәннәр намаз укыганда без дә анда керәбез, ә намаз укып бетергәч безгә искитмәле тәмле кипкән йөзем җимеше бирәләр Авылдан бер чакрымда үр астындагы. Ашытта су коенып өйгә кайтканда без иң әүвәл манара очындагы ярымайны күрәбез. Бөтен авыл халкы өчен кадерле йорт иде бу.

Кисүчеләр үзләре авылга кичтән килделәр. Берсеннән-берсе таза, кызыл чырайлары бүртенеп торган өч ир-ат һәм чистарак киемле, төскә-биткә дә ару гына бер адәм. Башлыклары, күрәсең, шулай сөйләшә Милиция киеме кигән, бик озын буйлы, ябык гәүдәле бишенчесе дә бар. Барысы да татар кешеләре, саф татарча сөйләшәләр. Кичтән алар каршысына очлы бер терсәк килеп чыкты—беркем дә тон кунарга үз йортына кертмәде. Боларны авыл Советы рәисе Рәхимҗан абый үзе дә үгетләп карады Җайлы сүзле, миһербанлы бу кешене бүтән вакытта берсүзсез тыңлыйлар иде Бу юлы исә аяк терәп каршы төштеләр. «Мондый имансыз бәндәләргә йортыбызда урын юк!»—диделәр. Тегеләр бишәүләп авыл башындагы тар гына каравыл йортында, урын-җирсез йоклап чыкканнар.

Әле дә бик ачык хәтерлим, көзнең аяз. җылы, тын бер көне иде Иртә баштан авылның бар халкы: ирләр, карт-карчыклар, хатын-кызлар, бала­чага мәчет янындагы иркен мәйданга җыелды. Ул арада кисүчеләр килеп җиттеләр. Бар халык курку катыш нәфрәт белән аларга текәлде Тегеләрнең икесе кулларына балта-пычкылар тотып мәчетнең чормасына, түбә астына.
ә өченчесе, биленә аркан бәйләп, түбәсенә менеп китте. Алар барысы да тиз маташтылар. Түбәгә менгән әзмәвер кулындагы озын саплы кадак суыргыч белән манара төбеннән түбә калайларын шатыр-шотыр каерды, әллә ниткән кара, ямьсез итеп ачып куйды. Эчтәгеләр пычкы белән нидер кистеләр, балта тукылдаттылар.

Гомер-гомергә күркәм булып, бөтен торган Аллаһ йортының болай тупас каһәрләнүен күреп, җыелган халык бердәм төстә авыр итеп ыңгырашып, иңрәп куйды да, тынып калды. Тимерче Каюм абзый, пәһлеван сыны белән калкынып, алгарак чыкты. Дәү башына түбәтәй кигән, озын мыеклы күркәм бу агай бик эшчән, көндезләрен тимерчелектә чүкеч сукса, кичләрен бөтен авыл халкы өчен кизитекләр баса, бик динле. Хөкүмәт тарафыннан тыелган булса да, авылда яшертен генә муллалык итә. Рәхимҗан абый аны кисәтә, куркытып та карый. Тимерче аның сүзен җөпли һәм... үзе һаман да Аллаһ юлын дәвам итә. Менә хәзер дә ул шунда йөренеп торган Рәхимҗан абыйга усал итеп карады.

—Инде бүтәне җитмәгән, хәзер Аллаһ йортына кул сузасызмы, Рәхимҗан? Инде Аллаһ йортын да шушылай мәсхәрә итәсезме? Ходайның каргышы төшмәсме соң үзегезгә?—диде ул салмак кына, әмма мәйдандагы бар халык ишетерлек итеп. Үзе дә борчулы кыяфәттә йөренгән Рәхимҗан абый уңайсызланып калды.

—Безгә өстән кушалар шул, Каюм абзый. Өстән бик каты кысалар. Без дә ни хәлләр итик соң?—диде ул сузып кына.

Ул арада читтәрәк торган теге фуражкалы адәм җилтерәп килеп җитте.

—Нәрсә ди бу агай, контр мәллә? Аяк чалып маташырга исәп тота мәллә?—диде ул Каюм абзыйга ишарәләп.

—Ниткән контр ди ул сиңа, Рафаил. Безнең бер дигән тимерчебез ул, алтын куллы оста. Динне дә тота. Нәрсә, дин тоту да тыела мәллә инде?— диде Рәхимҗан абый да бер дә курыкмыйча.

—Дин тоту тыелмый анысы. Тик ул монда безнең эшкә аяк чалып тормасын. Без шанлы партиябез, даһи иптәш Сталин үзе кушканны башкарабыз!—диде теге һәм үз урынына китеп барды.

Өстәгеләр бик кызу күренсәләр дә, эшне шактый озакка суздылар. Инде төшке аш вакыты да җитте, үтеп тә китте. Ә халык таралмый көтә. Менә тегеләр барысы да түбәгә чыктылар. Манара хәзер моннан нечкә генә булып күренгән ялан баганалар өстендә утыра, хәтәр күренә. Тегеләр азан әйтә торган тәрәзәдән бераз өстәрәк тишек ясап, шунда озын аркан башын бәйләделәр. Берсе һаман түбәдә калды, икесе җиргә төште һәм манарага бәйләнгән аркан башына тотынды.

Беркем бер сүз дә әйтмәде, әллә нинди авыр, шомлы тынлык урнашты. Тегеләрнең башлыгы халык алдына чыкты.

—Жәмәгать, абыйлар, апалар, сез артка чигенегез инде. Хәзер без манараны җиргә егабыз. Өстегезгә килеп төшүе ихтимал. Зинһар, чигенегез,—диде ул йомшак итеп.

Халык ни эшли ала соң? Күндәмлек белән артка чигенде. Тик менә Каюм абзый гына бер карыш та чигенмәде. Олпат гәүдәсе белән калкып, баскан урынында калды. Хәзер ул халык гаскәре башында басып торган командирны хәтерләтә иде.

—Нәрсә, агай, безнең кисәтү сезгә кагылмыймы әллә? Өстегезгә манара төшүе бар бит,—диде башлык.

Бүтән чакта йомшак, җай сүзле тимерче бу юлы кискен итеп җавап бирде.

—Мин курыкмыйм, шушында торам әле. Манара кая төшәсен үзе
белер ул. Менә үз өстегезгә килеп төшмәсме әле... Аллаһы боерса!— диде.

Теге адәм көлде дә китеп барды.

Ул арада очынып фуражкалы килеп житте, челәйгән күзләрен тимерчегә текәде.

—Син, агай, безнең хөкүмәтебез, партия карарларына каршы кеше, ахры. Аяк чалмакчы булып торасын. Хәзер үк китеп бар моннан!—дип җикеренде..

—Китмим мин беркая да! Менә шушы урында басып тик торам, һәлак булсам шаһит китәрмен, ичмасам!—диде Каюм абзый һәм кискен итеп фуражкалыга таба борылды. Тегесе, әллә шүрләп калды инде, авыз эченнән нидер мыгырдап үз урынына, халык төркеме артына китеп барды.

Кисүчеләр хәрәкәткә килде. Өстәгесе, балтасын ялтыратып, нидер чапты, астагылары, манарага бәйләнгән бауга тотынып, бик яман тарта башладылар. Бу минутларда мәйдан өстендә ниндидер тоташ каргыш тора сыман иде. Каюм абый, кулларын колаклары артына куеп, көчле һәм моңлы тавышы белән догалар укый, хатын-кызлар, хәтта ирләрнең кайберләре дә кычкырып елый. Тегеләр арканны тарта торгач, манара очындагы ярымай хәтәр чайкалып куйды, көчле чатырдау ишетелде һәм дөбер-шатыр килеп, иңрәп, яман гөрселдәп манара жиргә килеп төште. Шартлап, бер-берсенә ышкылган калайларыннан очкыннар чәчрәтеп, урталай сынды Пыялалары чылтырап коелган тәрәзәләреннән бер көтү күгәрченнәр очып чыкты. Ул бичара кошкайлар соңгы чиккә кадәр шунда утырганнар икән бит.

Барча халык «аһ!» итте, куркып читкә сибелде. Тик тимерче Каюм абзый гына үз урыныннан кузгалмаган, шул көе басып тора, һаман да кычкырып догаларын укый. Шунысы гаҗәп, җирдә җәйрәп яткан манараның очы аның турысына җиткән, үтеп тә киткән, әмма ике адым читкә төшкән иде...

Хәзерге көндә безнең авыл башында кызыл кирпечтән җыйнак кына итеп, бик матур итеп салынган яна мәчет күтәрелеп тора. Аны салдыруда үзебезнең авылдан чыккан, күп еллар буена колхоз рәисе булган Наил Закир улы Сабиров башлап йөрде, һәм авыл халкы аңа ихтирам йөзеннән Алла йортына «Наил мәчете» дигән исемне бирде.

Никадәр гаҗәп тоелмасын, элеккеге мәчетебез бинасы да әле дә булса исән-сау. Теге елларда аны шул ук авыл башына күчерделәр, башта ул авыл мәктәбе булды, хәзер исә клуб хезмәтен башкара, һаман да нык тора әле. Безнең бабайлар Аллаһ йортларын мәңгелек итеп сала белгәннәр.

Радик ФӘИЗОВ