Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Әһә!» дип башта кем әйткән?

 

Кайчагында гади генә эш коралына карыйсын да уйлап куясын: «Мондый җайланма башына килгән кешеләрнең беренчесе кем булды икән?» Печән чапканда чалгыма карап шаккатам. Кемдер берәү таяк башына пычагынмы шунда, ә бәлки бик зур булмаган кылычын беркетү һәм шуның белән, иелми генә селтәнеп, яшел үләнне кисеп йөрү мөмкинлеген тапкан бит. Әмма «иң башлы» шәхеснең исемен, күрәсең, беркайчан да белә алмабыз, чөнки андый уйлап табулар бик күптән, бәлки әле язма культуралар пәйда булганчы ук, гамәлгә ашкандыр.

Ә менә фән һәм техника дөньясында төрле төбәкләрдә берничә галимнең бер үк мәсьәлә хакында охшаш чишелешкә килүе тарих битләрендә чагыла. Аларнын берсе турында журналыбызның үткән елгы 4нче санында язган идем. Анда Нептун планетасын ике галимнең бер үк вакытта. Ф. Энгельс әйтмешли, «каләм очында» ачуы тасвирланган иде

Биологиядә шундый очракның мисалы итеп табигый сайланыш тәгълиматының ике инглиз галиме тарафыннан алга этәрелүен атарга була. Аларнын берсе дөньякүләм танылган галим Ч. Дарвин, «Бигль» карабында сәяхәте нәтиҗәләрен, биологиянең һәм гамәли селекциянең үз заманындагы казанышларын файдаланып, органик дөньяның тәрәккыят факторларын ачыклый. Анын яшь коллегасы А. Уоллес, Малай архипелагының тереклек һәм үсемлек дөньясын өйрәнеп, шундый ук нәтиҗәләргә килә.

И. Ньютон, классик механикага нигез салучы булу белән бергә, математиканың дифференциаль һәм интеграль хисаплау дигән бик мөһим юнәлешен иҗат итә. Дөрес, Ньютон үз эшен «флюксияләр тәгълиматы» дип атаган, әмма хикмәт исемендә түгел, җисемендә Галим физика һәм механика мәсьәләләрен чишү ихтыяҗыннан чыгып эшләгән Чөнки яна тәгълимат аларны җиңелрәк һәм төгәлрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә Шул ук тәгълиматны аның замандашы, алман (немец) галиме, философ, математик, физик һәм тел белгече Г. Лейбниц та иҗат итә. Бу фәннең хәзерге атамасы аның язмаларында кулланылган. Шунысы игътибарга лаек, Г. Лейбниц үз нәтиҗәләрен И. Ньютонга караганда 28 ел алдан басып чыгара, әмма инглиз галиме 20 ел буена иҗат иткән өч томлык, «Натураль философиянең математик нигезләре» исемле капиталь хезмәтендә һәрдаим үзе иҗат иткән яна тәгълиматны файдалануын раслый. Шуна күрә фән дөньясында галимнәрнең икесе дә, И. Ньютон да һәм Г. Лейбниц та әлеге фәннең авторлары булып саналалар.

Юкка түгелдер андый хәлләр. Әгәр дә мәгәр бер үк юнәлештә ике һәм аннан да күбрәк галим затлар ачыш ясыйлар яки яна тәгълимат иҗат итәләр икән, димәк, бу ачышның яисә яңа фәннең туар вакыты җиткән, күрше фәннәрнең яисә бөтен җәмгыятьнең тәрәккыятен тәэмин итәр өчен аларның тууы кирәк булган