Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДЕНСЕЗЛӘР АВЫЛЫ

 

Гаеткәчә!..

Авыл.

Бәйрәм киче.

Иртәгә—Ял.

Барысы...

Барысы кайткан авылга.

Шул хөрмәткә клуб ишеге ачык:

Даңгыр-доңгыр «моңнар» агыла...

Туганнарың, дус-иш, сыйныфташлар,

Күрше-күлән—бар да

Бирегә

Изге йола үтәр өчен кайткан:

Тәүбә итеп сәлам бирергә...

Ә бүгенгә?..

Ә бүгенгә әле

Урысчалап кирәк биергә...

Бүген әле бары бәйрәм киче:

Азан түгел—хәмер агыла...

Бер кардәшнең туган көне икән,

Чучка мае менгән табынга...

Бүгенгесе әле гает түгел:

Гаеп итми һичкем ләбаса!..

Син дә—күтәр: «Исәнлеккә!»—диеп,

Кабып җибәр майлы колбаса!..

Син дә кайттың туган авылыңа...

Килмешәктәй торма!

Уз түргә!

Әллә безне хөрмәт итмисеңме?

Тот чәркәнңе! Әйдә!! Күп күрмә!!!

 

Гает көне!..

Гает көнне бар да күзен ергып 

Уяныр да иртә-таң белән

Баш авырткан көе тәкъбир әйтеп,

 «Иманына» кайтыр...

Мин беләм:

Кичәгесен бар да тәүбә итәр,

 Кабат бозар өчен...

Аннары...

«Дөнья авыр!

Харамнан да, зинһар.

Аерма!»

Дип, алар ялварыр.


 

Ә син?..

Гает көнне син дә алар белән

Бер үк сафта басып торырсың,

 Махмырлылар хәмер сораганда

 «А-а-а-м-и-и-и-н!»—диеп, Дога кылырсың...

Син дә—шуннан!

Син дә—шул кавемнән!!

Син дә—хәзер шулар сафында!!!

Шатлыкларын син дә бүлештең бит,

һәм ашадың алар ашын да...

Син дә—шул ук дәрәҗәдә бөек,

Син дә—шулар кебек тәбәнәк:

...Аягүрә тостлар, хәмед әйттең һәм...

Сәҗдәгә төштең—тәгәрәп...

Риф Бәдри

НИТӘЛӘР!

(Татар интеллигентының
бәдрәфтә сөйләгән ярсулы нотыгы)

—Нигә менгәч, болар тәмам нитте!

Бу—нителгән! Теге—өтелгән!..

Йә, ни соң без хәзер? Бер нимени—

 Нитек-мәтәк нимәләтелгән?!

Ниләр нине ние белән нитә!

Алар нитә!—Безгә әмәл юк!

Нитәм, нитәм, нитәм, нитеп бетәм—

 Ә кесәдә сукыр нәмә юк!

Өйгә кайтып керсәм, хатын нитә!

Төнлә ниен куя, нәмәләт!

Ниләрем ни сорый. Каян алыйм?

Нитиммени нидән әвәләп?!

Өстә Фәлән ниләр нитеп утыра.

Безнең ниләр аңа—төкерек!

Нигә чыгып, их, нитәсе иде!

 Нитәрләр шул, нием ниткере!

Нәфрәтемнән шашып, йодрык изәп,

 Күлмәгемә сыймый утырам. 

Җаннан-тәннән ташкан гайрәтемне

 Шатыр-шытыр аска тутырам...