Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Абҗабар

Абҗабар авылы Арча районында, район үзәге Арча шәһәреннән 8 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Кәче авылыннан—5. Казан шәһәреннән 57 чакрым ераклыкта урнашкан.

Абҗабар атамасы күп кенә тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алына.

Арча юлы өстендәге Абҗабар авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. 1602—03 еллардагы мәгълүматларны туплаган Казан өязенең теркәү кенәгәсендә (писцовая книга) авыл атамасы һәм шул ук исемдәге елга еш искә алына.

Д.А. Корсаков хезмәтендә авылда 36 ясаклы крестьян һәм 25 керәшен татары яшәве әйтелгән. 1766-1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында күрсәтелгәнчә. Абҗабар авылы Аты суының ун ягында урнашкан, анда ясаклы керәшеннәр һәм поляк милләте кешеләре яшәве әйтелә. А.Артемьев хезмәтендәге мәгълүматларга караганда, авылдагы 19 хуҗалыкта 72 ир-ат һәм 74 хатын-кыз көн иткән Халык ярлы булган. Йон тегү, итек басу кебек һөнәр белән көн күргәннәр. Бу очракта Мөхәммәт Мәһдиевнең авыл атамасын даими рәвештә Атҗабар дип язуы аңлашыла. Авыл халкы, димәк, «атлар ябарга» яраткан. 1898 елда авыл Абҗабар дип искә алына. К.П.Берстель китабыннан күренгәнчә. Абҗабарда 144 татар кешесе яшәгән.

Гомәр Саттаров Абҗабар топонимының нигезендә Габделҗаббар дигән кеше исеме ята, дип яза. Татарларга гарәп теленнән кергән Габделҗаббар исеме «бөек кодрәтле алла колы» мәгънәсен белдерә. Башлап Габделҗаббар исемле татар нигез салганга, авыл аның исеме белән аталган. Соңрак бу авылга руслар килеп урнашкан һәм Габделҗаббар атамасы Абзябар рәвешен алган.

Адав-Толымбай

Адав-Толымбай авылы Буа районында. Буа шәһәреннән 3. Тәтеш пристаненнан 43 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыл атамасы тарихи чыганакларда искә алына.

Сембер губернасы авылларын исәпкә алган белешмәдә (1859 ел мәгълүматлары буенча) Иркүл буена утырган авылдагы 42 йортта 200 ир-ат һәм 202 хатын-кыз яшәгәнлеге телгә алына. Анда мәчет эшләгән.

Биредә 1900 елның 14 апрелендә язучы һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Гомәр Толымбай (Гумер Тулумбайский. Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов. 1900—39) дөньяга килгән.

Авылның оешуы турында халык ике вариантта йөри торган легенда-риваять сөйли.

Ике кеше (ни өчендер туган якларыннан сөрелгәннәр һәм кире кайтырга
 

ярамаган)—берсе Толымбай, икенчесе Илбай—яшәргә урын эзләп Зөя суы буена килеп утыралар. Якындагы урманда бүрәнә әзерләп, торырга өй салалар. Алар балык тотып, урманнан җәнлек аулап көн күргәннәр.

Бервакыт ауга чыккач алар бер бай кеше очраталар, танышып китәләр һәм шул кеше ярдәме белән хәзерге Толымбай авылы урнашкан күл буена килеп төпләнәләр Бу бай аларга йорт салырга, гаилә корып җибәрергә булыша һәм күршедәге Черкен авылы кызларына өйләндерә.

Легенда-риваятьнең икенче вариантына караганда, әлеге кешеләрнең берсе Адав исемле чуаш, икенчесе Толымбай исемле татар була. Авылның атамасы да соңгысының исеменә мөнәсәбәтле дип әйтәләр. Авылда татарлар һәм чуашлар яши Ләкин язларын Зөя елгасы ярларыннан ташып, өйләренә су кереп аптыратканга, алар Кондыз күле дип аталган күл буена килеп урнашалар Менә шушы урыннан авыл башланып киткән дип сөйлиләр. Авылда татарлар һәм чуашлар яшәгән. Чуашларның кирәмәт урыннары әлегә кадәр сакланып калган.

Элек авылны Сөүш (Сүеш—село Сюеш) дип йөрткәннәр, чөнки авыл янында тагын Сөүш-Сүеш дип исемләнгән торак пункт та булган. Шуннан соң тагын Яңа Сөүш-Сүеш исемле авыл да барлыкка килә. Өч авыл вакытлар узу белән бергә ку­шылып. Адав-Толымбай дип йөртелә башлый.

1859 елда авылда мәчет салынган. 1884 елда мәчет каршында мәктәп эшли башлый. 1905 елда патша ирек турында манифест игълан иткәннән сон, элек христиан дине кабул иткән чуашларның байтагы яңадан мөселман диненә кайта. Нәтиҗәдә, авылда икенче мәчет барлыкка килә. Чуашларның калганнары да мөселманлыкка күчмәсеннәр дип курыккан хакимиятләр авылга рус гаиләләрен күчереп утырталар Авылда чиркәү салына һәм ул тиз арада эшен башлап җибәрә. Шулай итеп, бүгенге Адав-Толымбай XX йөз башына өч милләтле авылга әйләнә.

Совет хакимияте елларында мәчет һәм чиркәү җимертелә. Олылар телендә Мәчет урамы атамасы гына сакланып калган.

Авылнын урыны тормыш итү өчен җайлы. Каршыда гына зур күл, Зөя суы да ерак түгел. Урманнарда имән, каен, карама, усак, өрәңге үсә, шомырт, балан, чикләвек куагы, миләш еш очрый. Җәнлекләрдән куян, төлке, бүре, бурсык, ас, кыр казы, көртлек, суер, боҗыр, кыр тавыгы, үрдәк, ләкләк, сусар, кондыз һ.б. аулаганнар. Күлләрдә кәрәкә, сазан, чуртан, кара балык, алабуга, бәртәс, җәен һ.б. балыкларны тотканнар

Зөя буендагы калдырып киткән урынны халык Атау йорты дип йөртә.

Адав-Толымбай—бай табигатьле авыл. Анын бер ягында нарат урманы, икенче ягында катнаш урман—Авыл урманы. Авыл урманы буенда Зөя суы ага. Жәй көннәрендә авыл халкы Зөя буена балык тотарга, ял итәргә бара. Зөянең саерак урынын Шарлавык дип атыйлар. Халык шунда су коена.

Югарыда әйтелгәнчә, авылда татарлар һәм чуашлар көн күрә.

Авыл янындагы күлләрнең берсе аеруча матур һәм серле. Серле дип әйтүнең мәгънәсе шунда, ул бормаланып авылны чолгап алган һәм һәр бормасына исем бирелгән. Мондый күл, әлбәттә, елга иске юлын калдырып киткән урында була һәм көнчыгыш төбәкләрдә аны юлак дип йөртәләр. Күлнең тәмамланган урынын Тамак дип атыйлар, Алмакай дип аталган төше дә бар. Алмакайның ярлары ком гына һәм шунда олысы да, кечесе дә су коенырга, кызынырга килә. Күлнең икенче бер башы авыл яныннан ук үтә (бер урам кырыеннан). Яры комлы булмаса да, монда да су коена торган урын бар. Күлнең бер тармагы «п» хәрефе ясап аерылып чыккан Анын бер ягы кырны бүлеп уза, икенче ягы Алмакай янында урнашкан урам башындагы 13 йортның бакчаларын икегә бүлеп үтә һәм кире Алмакайга барып тоташа Аны халык Кече күл исеме белән йөртә. Элек-электән авыл халкы Алмакай һәм Күл уртасындарак урнашкан бер урынга кер чайкарга йөргән. Бу урынны Төпсез уба дип атыйлар. Анын бүрәнкә шикелле тишеге бар һәм ул кешене йотарга мөмкин, имеш. Бу урында кеше батса, үле гәүдәсен дә алып булмый икән.

Авылнын иң изге урыннарыннан саналган җире—Иске зират. Анда Әхмәр

бабай исемле изге кеше кабере әле дә сакланган, анын тирәсе матурлап тотып алынган.

Хәзерге вакытта авылда ике катлы урта мәктәп, авыру балалар өчен махсус мәктәп һәм интернат эшли. Төрле авыллардан килгән балалар шунда торып укыйлар. Татар һәм чуаш балалары аерым классларда, татарлар татарча, чуашлар урысча укыйлар.

Авылда ике мәчет бар. Берсе әле 1996 елның җәендә генә ачылган. Икенчесе мәдрәсә булып калган. Инде 3 ел буе бу мәдрәсәгә яше дә, карты да укырга йөри Азарны Буадан мулла килеп укыта. Укучылар барысы да бик теләп, күнел белән йөриләр.

Адай

Адай авылы Кукмара районында, район үзәге Кукмарадан 18 чакрымда, жирле үзидарә советы үзәге Зур Сәрдек авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан,

Адай авылы халкы июнь ае башында күршедәге Купка, Аш Бужи, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Уразай, Кара Елга, Олыяз. Югары Казаклар. Түбән Казаклар авыллары белән бергәләшеп Йассы болын җыены үткәргән.

Авыл артык зур булмаган, салмак агышлы Бөре суы буена утырган. Авылны икегә бүлеп, челтерәп, йөгерек инеш ага Авыл моннан күп еллар элек инешнең югары агымында утырган булган, ә хәзерге урынында элек марилар яшәгән дип сөйлиләр.

Авыл халкы тиз генә күбәеп китү аркасында, йорт салу өчен тигез урын җитмәгәнгә күрә, киңәшкәннәр дә, инеш буйлап бераз түбәнгәрәк күчеп утырырга булганнар. Яна җиргә иң элек Адай-хан исемле аксакал төшеп урнаша, ана башкалар да иярә Бу урында яшәгән марилар исә: «Киттек, киттек»,—дип, Бөре елгасының түбән агымына, суның икенче ягына чыгып нигез салалар Ул авылны хәзер Китәк дип атыйлар. Болар риваять кенә булсалар да, ихтимал, күпмедер дөреслек тә бардыр.

Тора-бара авыл шактый зурайган. Ул ике мәхәлләгә бүленгән, ике мәчет эшләгән Мәхәлләләрнең берсе суның бирге ягында, икенчесе—аргы ягында булган. Яманаты чыккан 1930 елларда мәчетләрнең манаралары киселгән, кайсын мәктәп, кайсын хуҗалык биналары итеп үзгәрткәннәр.

Адай атамасының килеп чыгышын Гомәр Саттаров болай аңлата «Кукмара һәм Актаныш районнарындагы Адай авыллары атамасының нигезендә Адай дигән борынгы төрки кеше исеме ята. Бу авылларга Адай исемле кеше нигез салган булырга тиеш».

Авыл уртасында Изгеләр чишмәсе челтерәп ага Авыл халкы аны карый, чистартып тора. Авыл уртасында ук тагын ике кое бар, алар янәшә урнашканнар Берсен Сәхәбетдин коесы дип, икенчесен Матур кое дип йөртәләр. Икенчесе бик матурлап һәм бизәкләп эшләнгән.

Әчи чишмәсенең суын халык яратып эчә. Аннан түбәндәрәк Кортлы чишмә челтери.

Авылда тарих музее юк, ләкин халыктан җыелган элекке эш кораллары, бизәнү әйберләре, тәнкә-чулпылар Зур Сәрдек лицей-мәктәбе музеена тапшырылган.

Давамы киләсе саннарда.