АЛТЫН БАЛЫК ТУРЫНДА ЗАМАНЧА ӘКИЯТ
Беркөн, гөнаһ шомлыгы,
Бераз салып кайтканмын.
Чишенеп тә тормыйча
Йокларга да ятканмын.
Иртән ярыла башым,
Тамакка үтми ашым.
Хатын сүгә үземне,
һич ачырмый күземне,
Әйттерми гел сүземне:
Мин бер сәрхуш ир икән,
Ир түгелмен, чир икән!
Түздем, түздем дә аннан
Ирлегемне ир иттем:
Гөлйөземгә үч итеп,
Балыкка төшеп киттем.
Бер кулда ничә бармак,
Алдым шул санда кармак.
Биш кармакка бишәрләп
Симез селәү кидердем.
Әпсен-төпсен шул булыр:
Иренемне тидердем.
Балык күп бу тугайда,
Эшләр барсын уңайга.
—Балык, балык, кап,—дидем,—
Яр башында ят!—дидем.
Балык ишетте әллә,
Күз ачып йомган мәлдә
Бер кармакның тәлтәве
Чумды китте тирәнгә.
Тартып чыгарган идем,
Нидер очты чирәмгә.
Шапылдап барып төште,
Әһә, димен, эш пеште.
Ялтырапмы ялтырый,
Үзе дер-дер калтырый.
Челт-челт йома күзләрен,
Көчкә аңлыйм сүзләрен:
—Нәфсемне тыйган булсам,
Кармакка капмас идем.
Хәзер синең каршыңда
Чирәмдә ятмас идем...
Әйтсәм, ышанмас халык,
Валлаһидыр, бу юлы
Тотканмын алтын балык.
—Җибәр,—ди алтын балык,-
Теләгеңне телә дә.
Алтын балык, белеп тор,
Йөз елга бер эләгә.
Мин—балыклар патшасы,
Теләгеңнең икесе,
Ант, дим, чынга ашасы.
—Әй, син, балык, туктап тор,
Ачыклык кертү кирәк:
Ник ике теләк кенә,
Ник үтәлми өч теләк?
—Пушкин яшәгән заман
Ул бит нинди чор иде:
Сулар бар да саф иде,
Чиста ялан, кыр иде.
Үзгәрде бит һәммәсе,
Бүген яман бик күпкә.
Хәзер бөтен җир шары
Әверелде чүплеккә.
Чыраеңны сытсаң да,
Әйтми булмый дөресен:
Сезнең авыл халкы да
Суга түгә тиресен.
Кислотасын, селтесен—
Агызалар барсын да.
Сез, кешеләр, гаепле
Без балыклар каршында.
Шакшы суларда яшәп,
Кодрәтең саклап кара.
Ул—алтын балык, дигән
Исмеңне аклап кара!
Көч-куәтем җитә тик
Ике теләк үтәргә.
Әйт кенә, туры килмәс
Артык озак көтәргә.
Телисеңме, Касыймҗан,
Бүтән чыкмас андый җай—
Итәм сине шундый бай!
«Җитми» сүзен онтырсың,
Долларыңны, евроңны,
Алтыныңны, көмешеңне
Теләгәнчә тотарсың!
Куркып калдым бу сүздән,
Калтырау узды тездән.
—Чү, ашыкма, туктап тор,
Уйлау кирәк мең тапкыр!
Балык, кил акылыңа.
Җирдәге бар әшәкелек
Акча өчен кылына.
Акчаң күпме—-дошманнар
Ни эшләргә белерләр.
Киноларда күргән бар:
Саклап тора киллерлар. —
Йә, алайса, әйт үзең,
Боерчы, көтәм сүзең!
Ни сорарга белмичә,
Уйлап, башлар катты соң.
Бәлки, җиңел машинаның
Сораргадыр затлысын?
Утырып йөрер идем,
Дөньялар күрер идем.
Машина йөртер өчен
Сорыйлар шул таныклык.
Ә таныклык алырга
Кирәк бик зур танышлык.
Минем исә ГАИда
Бернинди дә таныш юк.
Әле аның багына
Бензин салырга кирәк.
Бәясе көн дә арта,
Кайдан алырга кирәк?
Карап торган бар өмет—
Бер пенсия акчасы.
Ярый, ачтан үлмәскә
Бар бәрәңге бакчасы.
Урамнарга карасаң.
Чебеннән күп машина.
Кагыйдәне санламый,
Барысы да ашыга.
Юк, кирәкми машина,
Кычытмаган җиреңне,
Касыйм дускай, кашыма,
Җитәрсең үз башыңа.
Тынгы бирми икән ул
Нәфсе дигән яман корт.
Бәлки, миңа сорарга
Кәттиж дигән берәр йорт?
Ким дигәндә өч катлы,
Бүлмәләре ун булсын.
Тәвәккәлләп, әйтимче,
Теләгәнем уң булсын.
Алтын балык кодрәтле.
Салып бирде ди,ярар,
Аны кем җыештырыр да,
Ул зур йортны кем карар?
Алтын балык тотканга
Шаһиттыр Ходай гына.
Интектермим мескенне,
Җибәрим болай гына.
Инде суга ыргыттым
Дигән чакта балыкны,
Күңелемнең, түрендә
Ата шайтан калыкты:
—Үч ал,—ди,—хатыныңнан,
Аз гаепне күп итеп
Сүкте сине эт итеп!
Ул явызның явызы,
Сине тиргәргә дисәң,
һич ябылмый авызы.
Хаталандың, Касыймҗан,
Кул селтәдең алтынга,
Дус итеп әйтәм сиңа:
Алыштыр карт хатыныңны
Ике япь-яшь хатынга!
Нинди әйбәт фикер бу,
Ошаттым шайтан сүзен,
Хуш, бәхил бул, Гөлйөзем!
Алып кереп таллыкка,
Әмер бирдем балыкка:
—Карт хатыным урнына
Ике яшь кызны давай,
Мин түгел беткән бабай!
Алтын балык: «Баш өсте» ,—
Диеп суга сикерде.
Тыныч торган тугайның
Астын өскә китерде.
Вакыт бара, кызлар юк,
Әллә соң алдап качты.
Шунда балык су өстенә
Чыгып, авызын ачты:
—Үтәлде,—ди,—теләгең,
Ошбу кызлар—бүләгем.
Әйдә, танышып җибәр:
Сары чәчлесе Дилбәр.
Каракае Гөлназдыр,
Мондый кызлар,мондый кызлар
Дөньясында бик аздыр.
Булды, Касыйм, бигайбә,
Саубуллашыйк без, әйдә!
Тагын бер теләгеңне
Әйтәсең килсә әгәр,
Кулларыңны чәбәкләп,
Сана син өчкә кадәр.
Син икәнне белермен,
Яр буена килермен!..
Шулай диеп әйтте дә
Алтын балык юк булды.
Кызларга бер карадым—
Дөньяларым онтылды.
Алар гүзәлдән гүзәл.
Алар чибәрдән чибәр.
Бер кашык су кирәкми,
Сусыз да йотып җибәр!
Ярымшәрә үзләре,
Ымсына, шайтан, күңел.
Кочаклап алыр идем,
Якын барырлык түгел.
Кулларында шешәләр,
Минем яңа бичәләр,
Тәмәкене тарта-тарта,
Авызыннан эчәләр.
Телләрендә мат кына,
Йә Ходаем, һушларымнан
Язмый калдым чак кына.
Шешәләре бушагач,
Минем янга килделәр: —
Син бит безнең ир,—диләр,—
Башлар чатный, ир булсаң,
Төзәтергә бир!—диләр.
—Кайдан алыйм икән соң? —
Ансы безнең эш түгел.
Законлы хатыннарыңны
Тилмертү тиеш түгел!
Җибәрделәр кибеткә
Айга-вайларга карамый.
Пычаксыз суя болар,
Пычаксыз да яралый.
Алып кайттым шешәләр
Кызылын да, агын да.
Аны эчеп бетергәч,
Йөгерттеләр тагын да.
Кызлар тәмам кыздылар,
Менә дигән кәефне
Ахыргача боздылар.
Эшләр узды уеннан:
Хатыннарым икесе дә
Кочып алды муеннан.
—Хәләл иребез,—диләр,
Үбеп тә алды Дилбәр.
Пышылдады Гөлназы:
—Яратам,—диде,—назны...
Ни эшләргә белмим мин,
Качарлык җир эзлим мин.
Чабып киттем су буйлап,
Котылдым диеп уйлап.
Йөз метр да китмәдем,
Мине куып җиттеләр.
Куып җиткән уңайга
Арт ягыма типтеләр.
Чиратлап та, парлап та
Туйганчы тукмадылар.
Үзләре аргач кына
Тукмаудан туктадылар.
Күз төбе кара янды,
Борынымнан кан тамды.
Бу юньсезләр нишләде—
Икесе ике ягымнан
Колагымны тешләде.
Инде беттем дигәндә,
Хәлдән тайган бичәләрем
Гөрс ауды чирәмгә.
Башлары җиргә тигәнче,
Шундук йоклап киттеләр.
Башкаең ике булмаса,
Тай тизрәк, карт юләр!
Карамый алны-артны,
Элдердем мин тугайга,
Җил дә исте уңайга.
Кулларымны чәбәкләп: —
Бер,ике,оч,—дидем,—
Алтын балык, мин килдем!
Кузгалды кинәт давыл,
Басты җирне караңгы,
Күренмәс булды авыл,
Үзгәрде төсе суның;
Ишетелде тавышы
Шулчак су патшасының:
—Ни телисең Касыймҗан?
Әйт дөресен, тартынма.
Мөселманга фарыз бит
Өйләнү дүрт хатынга.
Әмереңә буйсынам,
Намазлар укымасаң да,
Өммәтең бит мөселман!
Боер гына, кирәксә
Тагын ике кыз бирәм.
Икесе дә суперлар,
Ут кызлар менә дигән!..
— Балыккаем, алтыным.
Сүзләреңне җил алсын.
Дилбәр белән Гөлназың да
Күз алдымнан югалсын!
Исерекләр авылда
Болай да бит җитәрлек.
Алып кайтсаң аларны.
Башлар Себер китәр бит.
Бүтән берни сорамыйм,
Кире кайтар карчыгымны,
Аннан башка торалмыйм!
Диде балык: «Ярый ла
Килгәнсең акылыңа,
Нәрсә җитсен гомер иткән
Бер дигән хатыныңа...
һич борчылма, йом күзеңне,
Әмерең, дим, үтәлер.»
Күземне кабат ачканчы,
Күпме вакыт үткәндер.
Көн яктырган, бер болыт юк,
Өебездә мин үзем.
Табада коймак пешерә
Җанкисәгем Гөлйөзем.