Логотип Казан Утлары
Роман

ЗОЛЫМ

 

Сәбәпле дә, сәбәпсез дә

 Йөрәгем яна.

Бар өметем синдә, заман,

Ярамны яма.

 

Мостай Кәрим

 

Төнге манзаралар

 

Нәфис, манма тиргә батып, яткан җиреннән сикереп торып утырды. Өй эче дөм караңгы иде. Тышта төн, шыксыз җил исә. Тәрәзәләргә бәреп яңгыр ява. Бар җир томаланган. Ул үз-үзенә аптырады: бу ни хәл? Нинди шомлык? Нигә мин яман төшләр күреп бастырылам? Әллә яңа нигезем зәхмәтлеме?.. Әллә мине хакимияткә чакыртып сүгүләре ярамадымы. «Нигә Шәмсиевнең фельетонын газетта бастырдың?» Имеш, Байтирәк елгасына май заводыннан шакшы сөт ага, анда хәзер бакалар да үлеп беткән. Һава тынчу... Сәгать ничә икән?

Ул, вакытны белергә теләп, караватыннан торды, линолеум җәелгән салкынча идәнгә басты, ут кабызырга теләп, стена читенә килде һәм кабызгычны капшап тапты. Ут янмады, бу җил-давылда тагын электр линиясенә зыян килгәндер инде. Трансформаторлары янып чыкмаса ярый, юкса ут тиз генә булмас та. Аннары ул өстәл почмагындагы шырпыны эзләп тапты, аны кабызып стена сәгатенә карады. Төнге унбер иде. Кире караватына килеп ятты. Инде, кәефе кырылгач, йокысы качты. Ут булса, ни дә булса укыр, йә булмаса, газетаның киләсе санына берәр мәкалә язар иде. Ул нишләргә дә белми аптырап ятты, төшенә кергән мәхшәр күңеленнән китмәде. Нәрсә турында гына уйларга тырышып караса да, күз алдына әлеге Аҗдаһа килеп басты. Күзен йомды исә, ул һаман да аның каршына сузыла-сузыла килә, зәһәрен чәчә, яный, мыскыллап көлә:

«Ха-ха-ха!.. Син—корбан!.. Районга Тук-ба-ев-лар хуҗа!..»

Ни гаҗәп, ул ачыктан-ачык район башлыгының фамилиясен атый, аның иярченнәренә ишарә ясый. Әгәр Аждаһа сүзләре рас килсә? Юк, юк, моңв ышанасы килми... Мине районга Тукбаев үзе чакыртып кайтартты ич. Райондашлар буларак, яңа районныңүз газетасын оештырып җибәрергә дип кодалады. Мин ризалаштым. Гәрчә ул минем яшьлек мәхәббәтемә, Акъяр кызы Иркәгә өйләнсә дә. Бу турыда ул үзе беләме-юкмы, төгәл генә әйтү кыен. Беләдер, мөгаен. Ә кара, елтыр күзле Иркә очрашуларны онытырга тиеш түгел. Түгел! Ни хикмәттер аның үткен, сизгер күзләре, кояштай елмайган йөзләре әле дә Акъяр болыннарын чәчәкләрдәй яктыртып җибәргәндәй итә, очраган саен карашлары күзләрне камаштырып ала, оныттырмый. Кем белә, бәлки, язмыш мине кибетче Янгул кызы Иркәне күрәсе килүдән шушы Байтирәккә алып кайткандыр... Тукбаев гаярь кеше, сәүдәгәр, Иркә белән Абага районы райпосында эшләгәндә танышкан иде һәм ул аны үзенеке иткән... Бәлки әле, Тукбаев дигәнен, тора-бара, үзгәреп тә куярга мөмкин. Һәм сине, вакыты җиткәч, бер заман әнә шул еландай сагалап торыр-торыр да тотып ашарга да мөмкин. Алдагысын Алла белгән инде...

Нәфистә үзара килешә алмаган «мин» бер-беренә каршы төште. Үз сүзен сүз итәргә теләгән эчке «мин» өстенлек алды: «Юк, син һаман да беркатлы булма. Күрдең, күрдең бит инде, районга кайтып эшли башлау белән Тукбаев сиңа ничек «теш» күрсәтеп алды. Үзеңне беренче тапкыр хуҗалык җитәкчеләре алдында ничек итеп таныштырды? Оныттыңмы әллә? Онытсаң, исеңә төшер, Тукбаевын район хакимиятендәге утырышлар залына килеп керүгә, походка ашыккандай, төптәй кыска юан гәүдәсен алга бөгеп, арлы-бирле йөренде дә, санына ук тоташып торган йомры башын кырт борып, саллы йодрыгын болгый-болгый, китте сөйләп:

—Җә, адәм рәтле итеп эшләргә уйлыйсызмы сез? Әрәмтамаклар!..

Ул кызганнан-кыза барды, әле берсен, әле икенчесен сүгеп ташлады. Кайсы хуҗалыкта сөт кимегән, кемдер итне аз тапшырган, «запчастька» дип сыерын суеп ашаган. Артыгын кыланган, рөхсәтсез үзенә машина сатып алган... Кемдер исә Ындыр совхозында сыерын сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә салынган һәйкәлгә арканлаган.

Торган саен җен ачулары чыга барган Тукбаев кем нинди «гөнаһ» кылган шуларны кабат исләренә төшереп узды. Тукмактай йодрык һавада туктаусыз уйнап торды. Аның татлыдан-татлы ризык ашап түгәрәкләнеп шомарган ялтыравыклы йөзе тәмам тирләп-пешеп чыкты. Ул кабартмадай кызарган битендәге тир бөртекләрен кул аркасы белән генә сөртте дә идәнгә селекте. Юк, әле сөйләгән кадәре белән генә чикләнәсе итмәде, инде тагын кемгә чират җитәр, кемне утка тотар дип уйлап торган арада, аның акайган күзләре сиңа төбәлеп калды. Син инде үзеңне менә хәзер ул яңа редакторың хуҗалык җитәкчеләре белән таныштырыр дип көткәндә генә аның власть көчен сизгән тукмак йодрыгы һавада аккорд ясап алды да сузылган юан имән бармагы сиңа текәлеп калды.

—Менә бер редактор китте,—диде ул, төкерек чәчеп,—икенчесе китсә, өченчесен дә табабыз

Һәм син бу сүзләрдән соң, гарьләнүеңнән, түбәнсетелүдән кая керер җир тапмадың, идән белән бергә убылырга әзер идең. «Мин кем белән, кемнәр янына эшләргә кайттым соң?»—дип үкендең. Шулай да, үзеңә нәтиҗә ясап, түзәргә булдың. Районга бер кайткач, эштән кире китәргә теләмәдең. Сиңа кадәр өч ай гына эшләп калган беренче мөхәррир кебек китеп баруны кулай күрмәдең. Син шул көнне үк район җитәкчелегенә кем килгәнлеген,Тукбаевның эчке культурасы дуңгыз көтүчесе дәрәҗәсеннән дә түбәнлеген яхшы төшендең, дәшмәскә булдың. Шунда беренче тапкыр, хатының Сәрия сүзләренә колак салмыйча, Байтирәк районына кайтуына үкенеп тә куйдың.

Әйе, күнелең рәнҗеде. Юкса син, шушы район идеологы буларак та, баш түрән белән кулга-кул тотынып, үзара аңлашып эшләргә, фикердәш булырга тиешле идең. Ул исә синең белән исәпләшүне кирәк санамады. Әллә район газетасы аның өчен бишенче хәсрәт кенә идеме? Бармы газета? Бар. Чыгамы? Чыга. Ничек чыга? Анда аның эше юк. Аңа югары күрсәткечләр мөһим: ит, сөт, иген уңышы мул булсын. Югарыдан шуны сорыйлар, аның эшчәнлеге шуңа бәйле, ул моны яхшы белә. Ни генә булмасын, Тукбаевның кешеләрне болай кимсетеп, түбәнсетеп сөйләшүе сиңа һич тә ошамады

Әкренләп шул кадәресе дә ачыкланды: бирегә, яңа районга килгән белгечләрнең күбесе тегеннән-моннан куылган кадрлар икән. Ниятләре тизрәк яхшы эшкә урнашу, яңа фатирлар эләктереп калу. Абага райпосы рәислегеннән килгән Тукбаевның сәүдәгәрлеге исә аларга нык таяныч булган.

Яңа җирдә эшен авырдан барды, корреспондентларын барлы-юклы, редакциягә хат-хәбәрләр аз килде, бар язмаларны үзенә эшкәртәсе, язасы. Берүзең тырышып кайнашкан чак. Редакцияң иске мәктәп бинасының бер ташландык классында урнашкан. Матчалары терәүле, телефон юк. Газета Абага районы типографиясендә басыла. Әзер материалларны шунда илтеп бирәсе. Газета басылгач, аны автобуста алып кайтасы. Шулай машинасыз ике арада йөрисең, кайда кирәк шунда кунасың. Шул интеккән көннәрнең берсендә син район хакимиятенең кабул итү бүлмәсеннән, газета басылып беткәнме-юкмы дип, Абага районы типографиясенә шалтыраттың. Тукбаев бүлмәсенә колхоз рәисләрен җыйган икән. Ул, синең тавышны ишеткәч, «Икенче кат ишекне ябып куегыз әле, редактор ишек төбендә сүз җыеп йөриме әллә?» дип кычкырган. Киңәшмәсенә чакыру юк, ә редакторына карата үз шиген калганнарга да белгертеп куя. Икенче көнне үзенә барып ирешкән бу сүз дә күнелеңә бәлзәм булып ятмады... Аннары менә шушы җилләр уйнаган өенә балтасы суга төшкән кешедәй кайттың да аптыраганнан иске газета-журналларны актарырга тотындың. Шулчак газеталар арасыннан моннан ун ел элек басылган «Юану» дигән бер фельетоның килеп чыкты һәм син аны яңабаштан укып чыктың. Анда болай дип язылган иде: «Динар Нәжипович! Динар Нәжипович!.. Зинһар өчен, мине дөрес аңлагыз. Бүтән болай эшли алмыйм. Җитәр!.. Заманалар үзгәрде, кемнәр генә фаш ителми. Җиде бабаңны актарып чыгарырлар, балаларың алдында рисвай итәрләр. Кешеләр күзенә күтәрелеп карый алмассың... Юк, юк... Мондый алдашуга бара алмыйм, кирәкми. Хәзер колхозның ике дуңгыз баласын дүрт итеп язып булмый. Сөтне дә һәр сыердан уналтышар килограмм саумыйбыз, моңарчы намусыбызга хилафлык кылдык. Соң, гади акыл белән уйлап карагыз, сыер елга бер-ике ай сөтне ташлатып тора, бер ай бозавы имә. Ел әйләнәсенә исәпләгәндә, каян килсен ул уналтышар килограмм сөт? Инде бүтән рәисләр миннән көләләр. Янәсе, сезнең сыерларыгыз сигезәр имчәкле, безнекеләр дүртле генә, аларын да саварга кеше юк, диләр. Сизәләр бит, күрәләр. Юкса аларда да шул ук нәселле сыерлар. Баш санын киметеп күрсәтмәсәк, уналты түгел, сигезен дә ала алмас идек. Сез моны бик яхшы беләсез, Динар Нәҗипович. Бөртекле культуралар белән дә шулайрак килеп чыкты: безнең шартларда, безнең туфракта гектарыннан иллешәр центнер уңыш каян килсен ул?! Әгәр дә җирләребез дөрес күрсәтелгән булса, тегеләй-болай кайнаштырмасак.

Хәзер теләсә нишләтегез, андый алдашу юлына баса алмыйм, намусым кушмый. Орденнарыгызны (мин аларга лаеклы кеше түгел) кире кайтарып бирәм, алыгыз!..

—Син нәрсә, җүләрләндеңме әллә? Акылына кил, тинтәк! Орденнарыңны кемгә бирергә телисең, ә?..

Хатыны Фирүзә тавышын ишеткәч Динар кинәт көзге каршында сөйләшүеннән шып туктап калды, аннары, гафу үтенгәндәй, йомшак диванга барып утырды. Пеләш башын сыпыргалады, маңгай тирләрен сөртте, керфекләрен каккалады, хәл алды. Берничә минуттан, әйтәсен әйттем дигәндәй, тынычланып, хуҗалыкларга алдынгы урыннарны бүлешергә дип, район хакимияте утырышына ашыкты».

Бу фельетон әле бүген дә актуальлеген югалтмаган дип, син аны газетаңа — «Байтирәк хәбәрләре»ндә материалларың җитеп бетмәгәч, бастырасы иттең. Әмма шушы «Юану»ың өчен алда үзеңне ниләр көткәнен белмәдең. Кемнәргәдер «Юану» юаныч кына булып калмаган. Газетаны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ишкәев иртә таҗнан ук Тукбаев өстәленә кертеп салды. Һәм, кызышкан канын басарга тырышып: «Менә редактор безнең турында нәрсәләр язып ята,—дип тезеп китте. — Монда ул миңа ишарә ясаган, мыскыллап, пеләш, фәлән дә фәсмәтән дигән...»

Кеше сүзенә шактый тиз ышанучан Тукбаев монологны юмор әсәре икәнен искәрми җентекләп укып чыкты һәм Ишкәев сүзләре белән килешми булдыра алмады, тукмак йодрыгын өстәлгә сукты.

—Мин аның иманын киям!..

Шул көнне үк район хужалык җитәкчеләре «Чулпан» колхозы клубына чираттагы семинар-киңәшмәгә җыелды. Анда син дә чакырылдың. Алда ниләр буласын белми идең әле.

Клуб сәхнәсенә куелган өстәл артына Тукбаев белән Ишкәев утырган. Башын як-якка боргалап залны күзәткән Ишкәевнең пеләше ялтырап- ялтырап китә. Тамак асты, җимен яңагына җыйган әрләннекедәй, салынган. Икенче ияк хасил иткән. Күзләре челттә мелт килә, гүя ул әйтәсе уйларын тәртипкә салырга кабалана, хуҗаның сүз башлавын көтә.

Менә Тукбаев урыныннан торып басты, алгарак чыгып, залда утыручыларны янә бер күздән кичерде дә саллы кулларын хәрәкәткә китерде.

—Җегетләр!—диде ул. —Бу сүзләрне туктатырга кирәк!.. Имеш, Краснодардан бодай сатып алганнар, имеш, монысын Мари иленнән кайтартканнар. Җегетләр, бу уму не постижимый әйбер. Байтирәк районында егерме сигез мең гектар мәйданда зерновой бар, егерме сигез дә бер йөз. Бөртеклеләрне бер центнерга күтәрер өчен безгә кирәк ике йөз мен тонна икмәк. Ул икмәк бер миллион сум дигән сүз. Шулай бит? —Залда тынлык, дәшүче юк. Әлегә киңәшмәнең нәрсә турында барачагын беркем абайламый. Җавап булмагач, Тукбаев түгәрәк башын туп чөйгәндәй итеп өскәрәк күтәрде дә сүзен дәвам итте:—Кайда ул минем бер миллион акчам ? Юк ул, юк! Кемнеке бар? Кайсыгыз бирде бер миллион акча? Маннур, биргәнең бармы?

Җәелеп, изрәп утырган «Тулпар» колхозы рәисе Маннур көтелмәгән сораудан киң җилкәсен сикертте, янәсе, каян килсен акча. Һәм ул көр тавыш белән җавап кайтарды.

—Бездә андый акча юк

—Юк шул,—диде Тукбаев кызып китеп һәм дәвам итте —«Селъхозтехника», бирдеңме?—«Сельхозтехника начальнигы Салих Сәлахиевичтан җавап ишетелмәде, аннары ул сиңа таба төбәлде. —Редактор! Син үзен биргәнен бармы?

Син гаҗәпләнеп җавап кайтардың:

—Бездә акча юк...

— Юк шул. Миндә дә юк. Әгәр дә син болай иттереп кешеләрне мыскыл итеп ерунду яза башласаң, «приписка» дип, әй-йеме, мы с тобой не сработаемся.

Син аптырап урыныннан торып бастын да сорадың:

—Рәсим Юлаевич! Ә кем язган «приписка» дип?

—Син язган.

—Нәрсәне?

—Анда «Байтирәк хәбәрләре»ндә Нәфис Хаков дип куелган.

Шуннан соң гына син сүзнең «Юану» монологы турында барганлыгын анладың.

—Куелса, ул бит әдәби шаян язма, фельетон.

Тукбаев каршы дәшүеңне ошатмады. Бәлки сиңа да, бүтәннәр кебек, дәшми генә баш иеп утыру кирәк булгандыр. Болай сөйләшүең аның канын кыздыра гына төште.

—Юк,—диде ул, анларга да теләмичә,—анда син алай иттереп язып ятсаң... Монда бар кеше дә дурак түгел, син акыллы булгач та. Миңа менә монда утырганнарның илле проценты—ничә колхоз рәисе, җитәкче генә керде.

—Нәрсә дип?

—Почему болай язалар?—дип.

—Рәсим Юлаевич! Беләсегез килсә, моннан ун ел элек басылып чыккан язма ул.

—Юк, белмим, белергә дә теләмим.

—Бу хакта аерым сөйләшербез.

—Аерым сөйләшмибез. Син монда кончай, син теге, язам дигәч тә язарга әйбер күп ул. Кайбер кешеләрнең целлофан пакет белән күмер урлаганнарын да язып була, аңа китсә. Этлеккә тәһарәт кирәкми...

Син анышмыйча, «Кем урлаган? Минме?» дип сорамакчы идең, тыелып калдың. Гайбәтчеләрдән өстен буласың килде. Салкын өеңне җылытырга бервакыт урамга бушаткан өемнән бер-ике брикетны сорап алып кайткан идең, димәк, шуны урлаган дип, Тукбаевка төрләндереп җиткергәннәр. Сиңа суыкта катып үлсәң дә ярый икән. Ә алар урланган дәүләт акчасына, йорт өстенә йорт җиткерсеннәр, хан сарайлары салсыннар. Син берни күрмә. Салкын өеңдә бөкшәеп утыра бир, мактап мәкалә яз, газетаңны матур итеп чыгар... Нинди кабахәтлек!..

Тукбаев моның белән генә туктарга теләмәде, дәвам итте:

—Әйе, син давай тегеләй иттереп, болай төрттереп минем урынбасарларны мыскыл ит, шунда мине дә таптап кит хәзер...

«Урынбасарлар» сүзе чыккач, өстәл артында әрләндәй утырып торучы Динар Ишкәевнең пеләше янә дә ялтырап китте. Тук чырае мөхәррирне сүккәнгә канәгать иде, шул кирәк сиңа дигәндәй, ике катлы ияген селекте. Димәк, ул «Юану» монологындагы колхоз рәисе Динар Нәҗиповичны «мин» дип үзенә кабул иткән. Каракның бүреге яңа дигәндәй, монда да шул хәл килеп чыккан. Тик бу минутта Тукбаевны туктатырлык түгел иде.

—Син уйлама,—диде ул, бармак янап,—яза башласам мин дә синнән ким язмыйм. Авторучка миндә дә бар. Мужыт минем почерк синекеннән матуррактыр да әле. Бик акыллы булсаң... Монда бөтен кешегә шик тудырып... Имеш, машиналар бүләк иткән... Биш ел тому назад бер кеше дә машина бүләк итмәде. Машинаны узган ел гына бүләк иттек. Менә быел бик бүләк итәр идек тә, пока мөмкинлек юк. Казанга баргач, тегесенә дә, монысына да кереп тезләнәбез. Акчаны бик бирергә тормыйлар аны. Ә син анда «приписка» дип... Безнең бер әйберне дә яшереп эшләгән юк. Да, быел Краснодардан биш мең тонна бодай сатып алдык, биш мең тонна бодайны сдавать иттек. Бернинди планга кермәде ул. Планга кертә торган әйбер түгел. Ну, ярты миллион акчасы районга кайтты. Дөрес, әле тагын да кайтачак, яртысын алып кайттым. Миллион акча кесәне тишми, ул минңа түгел, районга, колхоз-совхозларга. Аны мондагы бөтен колхоз рәисләре, бухгалтерлары да белә. Берсе дә яшереп эшләнгән эш түгел... «Приписка»... Кайда, сөттәме безнең приписка? Бик приписать итәр идек, юк ул, юк. Юк сөтне приписать итеп булмый аны. Менә сөт минус белән бара...

Тукбаев карлыга төшкән тамагын кырып дәвам итте:

—Җегетләр!—диде.  —Монысы информация өчен. Менә шуннан анализ ясагыз. Аны бөтен кеше дә приписать итәр иде. Оренбургка терәлеп торучы районнар бар. Алар аны, дөрестән дә, сатып та алдылар. Ну, аның белән генә урожайны арттырып булмый. Урожайны арттырып була түлке чын хезмәт белән, вакытында агротехник чаралар кулланып, ашлама кертеп, сортлы симәнә чәчеп. Районда урожайны бер центнерга күтәрер өчен алты мең тонна икмәк кирәк. Алты мең тонна икмәк йөз вагон ул. Аны республика гына түгел, бөтен дөнья күрәчәк шулай иттерә башласалар. Аны эшләп булырга мужыт, гектарына бер-ике центнерны. —Ул башын Ишкәевкә таба борды. — Шулай бит, Динар Хамаевич?—Ишкәев сак кыланды, җавап кайтармады.— Без, наоборот, киметтек. Безнең быел, беләсегез килсә, урожай гектарыннан кырык сигез центнер чыкты. Аны кырык бер центнер итеп бирдек. Икенче елга да эшлисе бар... Монда какой приписка? Отписка әле безнең. Анда син, Нәфис абый, язгансың «илле центнер урожай бирә торган җирләр бармыни?» дип. Бар. Җитмеш центнер бирә торганнары да бар. Тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгының солы басуыннан алтмыш җиде центнер чыкты... Балан авылында арпа күпме чыкты әле? Илле алты центнермы?

Сорауга Ишкәев җавап бирде.

—Илле ике.

—Илле ике генә булдымыни?—диде Тукбаев, бераз гаҗәпкә калып. —Бу приписка түгел, Нәфис абый.

Һаман бер балык башын чәйнәү, исемеңне төрләндерү синен гайрәтеңне чигерде, түзмәдең:

—Рәсим Юлаевич! Вакланмыйк, юморны да кабул итә белергә кирәк инде. Анда «приписка» сүзе юк, Байтирәк районы диелмәгән. Аңа китсә, арттырып күрсәтергә тырышу кайда юк ул? Әзмени бездә пеләш колхоз рәисләре. Нәрсәгә үпкәләргә кирәктер, белмим. Юкка баш катырабыз.

Шушы сүзләрдән соң Тукбаев, Динар Ишкәевкә тел-теш тидерәсе килмәүдәнме, күкерт кебек кабынды:

—Ты кончай, безнең газетада ник басылган ул? Кайбер кешеләрне шиккә төшереп, рәнҗетеп. Чөнки анда...

Ул әйтәсен әйтеп бетерми Ишкәевкә карап алды. Күп нокталар урынында яшерен сер барын соңыннан гына анладың. Анда монолог героеның хатыны Ишкәев сөяркәсенең исеме белән туры килгән. Ишкәевкә шул ярамаган... Вәт комедия!

Сүз бүтән юнәлеш алгач, янәшәңдә утырган автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф колагына иелә төшеп пышылдады:

—Син аңа каршы дәшмә. Җүләрне котыртсаң, дөньяга сыймас, ди. Синең юмор-шуморыңны андыймыни мондагы урам командасы. Башыңны җүләргә сал да йөр, ул сәүдәгәр белән сүз көрәштермә. Шамакай бит ул Тукбаев, кемне дөмбәсли башларга дигәндәй, иң артта сөйрәлүче «Тулпар» хуҗалыгы рәисенә төбәлде:

— Маннур! Кая сөтең?

Маннур Мансуров дәшмәскә булды. Эре гәүдәсен чак күтәреп йөргән рәиснең пошмаганлыгы Тукбаевны бүртендерде...

— Нәрсә, үзеңне саваргамы?—диде ул аңа. —Басуыңа керсәң, бодаең үсмәгән. Кырларынң пеләш... Әнә күрше совхозныкына кереп кара, нинди озын, билдән бит.

Маннур дәресен белмәгән мут малайдай торып басты. Тукбаев аңардан сорады.

—Әйдә җавап бир!

—Рәсим Юлаевич, озын әйбәт түгел ул,—диде Маннур, бераз аптырап торгач. —Озынга бер дә кызыкмагыз сез.

— Ник?

—Озын шәп түгел бит ул. Озынны бер дә мактамыйлар аны. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, әйбәт түгел ул озын.

—Тукта әле, ник әйбәт түгел озын?

—Ни бит, Рәсим Юлаевич, озын... озын сыек була бит ул. Утырып тормый, җил ега бит аны.

—Ярар, син кысканы макта. Ә менә Идрис Юнысович үзе дә озын, аңа карап җил екмый бит үзен.

—Әйтәм бит, Рәсим Юлаевич, озынга кызыкмагыз. Шәп түгел ул озын... Чылануы җитсә, Идрис Юнысович та егыла...

—Нахал син. Ул егылса да синең кебек сыерларыңнан бер стакан сөт алмый.—Тукбаев җитдилеген югалткан рәискә кабарынды, бүртенде. —Җитте сиңа, сыердай күбенүең җиткән, әле акланып маташасың. Үзең мәче кебек йокларга яратасың. Эшләсәң эшлә, эшләмәсәң, кулыңа чиста кәгазь ал да гаризаңны язып калдыр!..

Аннары гына Маннур телен аркылы тешләде.

Авыр тынлыкны хуҗа үзе бозды.

—Утыр! Һәйкәл түгелсен... —диде һәм ул, сводка кәгазенә күз төшереп, рәисләргә хуҗалыклары исеме белән генә мөрәҗәгать итте.—«Калач»! Бу атнада сөтеңне ундүрт ярым литр бирәсеңме?

Залдан рәис Әюпнең куштан тавышы яңгырады.

—Бирәм...

—«Үзәк!» Ундүрт тә алты йөз граммга күтәрәсеңме?

—Күтәрәм...—диде әвен гәүдәле «Үзәк» сохозы директоры Идрис Юнысович үзен җитди һәм эшлекле тотарга тырышып, калын иреннәрен шапылдатып ялаштырып алды.

Сөт күрсәткечләрен арттыру «эшчәнлеге» шулай дәвам итте. Болар синең өчен еш кабатланып торган гадәти күренеш булса да, алдашу, күз буяулар һаман да ризасызлыгынны арттыра гына барды... Ул көнне семинар «Чулпан» колхозының бәрәңге подвалында әзерләнгән мәҗлес белән тәмамланды. Син анда җитәкчеләрнең җыеласын белмәдең...

Ул көнне син дә байларча тук кыяфәттә әйдәп атлаган Тукбаев һәм Ишкәевләр артыннан ияргән җитәкче белгечләр өеренә, ялгыз ала каргадай, арткарак калып бардың. Вожаклар үз маршрутларын ялгышмый. Чулпан колхозы фермасының әле бер, әле икенче утарына кереп чыктылар. Сыерлар семинар-киңәшмә уңаеннан бәйрәм кичерде: азыклар мулдан, ферма эчләре чиста, улаклар силос белән тулган, хәтта тегендә-монда ылыс ботакларына кадәр эленгән. Син, төркемнән арткарак калып, газетаңа бер-ике уңай материал алып кайтырга исәпләдең, савымчы кызларга сүз каттың. Алар синең район газетасы мөхәррире икәнеңне белүгә, үз зарларын түгә башладылар:

—И-и, абый, хезмәт хакын күргән юк та юк инде ул еллар буена —диде сәнәгенә таянган зәңгәр халатлы ханым һәм, төшкән тешен күрсәтүдән оялгандай, башын читкәрәк борды.

—Менә бу улакларга су килми,—дип элеп алды аның янәшәсендә басып торганы һәм, калку түшен киерә-киерә, алгарак чыгып басты.—Ыстырам бит, сыерлар бер-берсенең сидеген эчәргә мәжбүр...

—Эчмичә, яларга куярдай тозы да юк бит аның,—диде тимер тешен күрсәтеп һәм авызын ялт кына сыпырып.—Без монда «юк»ка тук инде... Сәнәк дисәң сәнәк, резин итек дисәң, ул да юк. Өйдән алып килгән итекләр белән саз ерабыз. Беркемгә берни кирәкми. Кешем кешесемени без?!

Сүзгә сәнәгенә таянган ханым кушылды.

— Ике стакан сөт савып, безне газетага мактап чыга күрмәгез тагын. Мактау—начальникларга гына килешә ул. Барлы кешегә бар да бар, йорт өстенә йортын да салалар. Ә безгә—шымытыр.

Бу хәлләрдән соң сиңа, блокнот чыгарып, кулыңа каләм алырга туры килмәде. Фермадан чыккач, «вожак»лар артыннан кара күләгәдәй ияргән өер күздән югалган иде. Адашкан сарык сымак, як-ягына карандың. Җиргә убылдылармыни!

Шулчак, якыннан гына җигүле ат арбасына бер-ике буш сөт бидоны салып, дырык-дырык узып баручы арык кына санлы бер агайдан сорыйсы иттең.

—Карагыз әле, абзый, монда семинарда катнашучылар күренмәдеме?— дидең.

Йөзен сары сакал-мыек баскан агай, сиңа таба борыла төшеп, башын ары табан изәде:

—Бер төркем кешеләр әнә теге бәрәңге подвалына таба узып баралар иде...—диде.

«Кызык, анда нием калган?» дидең  дә бәрәнге базына таба юл тоттың. Терлекчелеккә багышланган семинарның бәрәңге базына ни катнашы бар икән?

Подвалга төшеп, беренче ишекне үтүгә, каршыңа ике каравылчы килеп чыкты.

—Кая барасың?

— Мин киңәшмәдә катнашучыларны эзли идем...

Картузын кырын салганы, шикләнеп, кан сауган шар күзләрен уйнатып алды.

—Син кем соң?

—Районнан килгән кеше.

—Районнан килгән кеше күп булыр ул.

Шунда икенчесе, куш ияклесе сүзгә кушылды.

— Анда һәркемгә керергә ярамый, абый

— Ник?

—Председатель кушмады.

Шар күз тамагын кырды.

—Әйе, чит кешене кертмәгез, диде.

—Мин чит кеше түгел, алардан арткарак калган идем.

—Ә-ә, алайса узыгыз, абый. Алар теге башта, подвал түрендә утыралар.

— Ничек утыралар?

Куш ияк авызын ерырга мәҗбүр булды.

— Кергәч күрерсез инде...

—Ярый, рәхмәт.

Син подвал түренә үтеп, чак кына ачык калган ишек ярыгыннан күз төшерүгә шаклар каттың. Подвал дигәнең тыштан гына подвал икән... Эчтән евроремонт ясалган ресторан диярсең. Өстәлләр сый-нигъмәтләр белән тулган. Команда әгъзаларының йөзләре инде балкып, яктырып киткән. Әйтерсең алар бүген туй мәҗлесенә җыелганнар... Бәллүр бокаллар аракы, шәраблар белән тулы. Дөнья түгәрәкләнгән. Син, соңгаргач, эчкә үтәргә базмадың. Түр башында Тукбаев белән Ишкәев утыра.

Телгә беткән Ишкәев, хәмер тулы стаканын күтәреп, нотык сөйли.

—Иптәшләр! Без хакимият башлыгы Рәсим Юлаевич җитәкчелегендә Байтирәк районын республикада иң алдынгы районнар рәтенә чыгарырга тиешбез. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да, иген уңышын алуда да үрнәк күрсәткечләргә ирешик, иптәшләр! Күреп торасыз, иптәшләр, күз алдыгызда, Рәсим Юлаевич Байтирәк районын аякка бастыру өчен бар көчен кызганмый, йокы дими, ару-талуны белми, көне-төне чаба, районга акча ташый. Аклаган кешегә анын кадерен белерлек, иптәшләр. Ул булмаса, иптәшләр, райондагы һәр киңәшмә, семинармы болай үрнәк төстә уза алмас иде. Без мондый мәҗлесләрне күрмәс идек. Әйдәгез, иптәшләр, бу бокалларны Рәсим Юлаевич хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..

Соңаргач, син подвалдагы «мәҗлес-киңәшмәгә» керми кире киттең.

 

Этлеккә тәһарәт кирәкми.

 

Нәфис иртән телефон тавышына сикереп торды.

—Әйе, тыңлыйм. —Теге яктан ишетелгән тавыш хакимият башлыгы сәркәтибе Ләйсәннеке иде. —Нәфис абый! Сезне глава, Рәсим Юлаевич чакырта.

—Ә-ә, тагын кемнәрне?

—Сезне сәгать сигезгә килеп җитсен, диде.

Тавыш өзелде. Инде җиде тулып узып бара иде. Ул йокысы туймаганнан, аңына килергә теләгәндәй, башын дерелдәтеп куйды, гәүдәсен язып тартылды-сузылды да... Тагын нәрсәгә чакырта икән?—диде уйга калып.— Әлтә Ишкәев астыртын гына ыскытып, аның күңеленә янә берәр коткы салды инде? Җен ачулары белән тагын тузынырмы? Рәсим холкына Иркәсе ничек түзә, ияләшә алды икән?..»

Шушы минутта кылт итеп аның хәтерендә яшь чактагы Иркә гәүдәләнде. Нәфис, армиядән кайтып, Казанда эшкә урнашты. Берсендә туган авылы Акъярның тау ташыннан салынган кибетенә килеп керүгә, ул шушы кыз карашында, ни әйтергә белми, ымсынып калды. Уйнап-сыгылып торган нәзек билле кара кыз үтә дә тере иде, елтыр күзләре белән аны елмаеп каршы алды.

—Абый! Сезгә нәрсә кирәк иде?—диде.

Кызның мөлаем елмаюы кибеттән нәрсә аласын да оныттырды.

—Абый димәсәгез дә ярый инде,—диде Нәфис, кибеттә чит-ят кеше булмаса да як-ягына каранып.—Шундый үсеп җиткән кызлар өчен...

Кыз куанып көлде генә.

—Билләһи, исемегезне дә белмим, кай арада шулай үсеп җиттегез.

—Мин Иркә булам,—диде кыз, горур гына.

Нәфис, исенә төшерергә тырышып:

—Янгул абый кызы бит син?—диде.

—Әйе.

— Болай кем бәхетләре өчен үстегез икән?

Иркә, оялгандай итеп, янә көлде.

—Белмим инде...

—Ничек белмисең?! Әллә егетең дә юкмы?

—Егетләр белән йөрергә миңа иртәрәк әле.

—Берәрсенә гашыйк булсаң, мәхәббәт иртәне, соңны белми ул.

—Әй абый, оялтмагыз әле.

—Ә син оялма, мин мин чынлап әйтәм. Кибеткә килеп керүем булды, нурлы йөзен, ничек дип әйтим, бар дөньямны яктыртты да җибәрде.

—Шаяртмагыз инде.

—Чынлап, нәрсә аласымны да оныттым. Дөресрәге, оныттырдың

—Әй, көлмәгез лә...

—Һич юк...—Ул витринага күз салды.—Менә миңа бу шоколадны атып бирегез әле!

Нәфис Иркә кулыннан шоколодны алуга, аның үзенә кире сузды.

—Бу миннән сиңа бүләк, очрашу хөрмәтенә...

—Рәхмәт...

Аларның танышулары шушы очрашудан башланып киткән иде...

Нәфис чәйләп алуга, район хакимиятенә җыенды.

Ул кара дипломатын кулына тотып чыккач, ишегалдында тукталып калды. Төнге яңгырдан соң һава чистарып, сафланып калган иде. Күк болытлардан арынган, аяз. Офыктан елмаеп күтәрелгән кояш җирне парландырып кипшетә. Урамнарда ара-тирә ачылып ябылган капкатардан чыккан кешеләр парлашып та, бала-чагаларын ияртеп тә район үзәгенә таба эшкә ашыга. Нәфис, тирә-ягына карана-карана, йорт-җирен, бакча биләмәләрен күздән кичерде. Хуҗалыгында—тәртипсезлек, эшлисе эшләре әле монда, әле тегендә ярылып ята. Коймалары да тотылып бетмәгән, көтүдән кайткан мал-туар бакчага керә, таптый, утырткан агачларны кимерә. Әнә күршесе Чутый Бараевның бар җире җитешкән, өен ак кирпеч белән тышлаткан, мунча, гаражларын салдырган. Прокуратурада эшләгәндә һәммәсен бер сызгыру белән өйделәр дә киттеләр. Ә син аның ишегалдына караган, күзәтү объектына әйләнгән тәрәзәсен дә каплый алмыйсың, сала башлаган сараен да төзелеп бетмәгән, түбәсе ябылмаган килеш тора. Булышыр кешеләрең булмагач, нишлисең? Берүзең ни генә кырасың? Редакция коллективын оештырасыңмы, газетага мәкалә язасыңмы, колхозларга чыгасыңмы, кулына балта аласыңмы? Газета вакытны да, энергияңне дә тартып чыгара шул. Әле шуның өстенә акча соранып, хезмәт хаклары кирәк дип, раифин, банк бусагаларын күпме таптыйсың...

Нәфис, төрлечә уйланып, үз-үзен юата-юата, урамга чыкты. Күңелендә янә шул сорау туды. «Тукбаев нигә чакырта икән? Әллә берәрсе, сүз җитештереп, күңеленә шик салдымы? Саллы йодрыгы белән өстәл биетеп, һаваларны тоя-төя сүгәр микән? Соңгы чыккан газетада ярамас фикер дә ычкындырмадым шикелле. Берәрсе минем өстән әләкләсә генә инде...»

Нәфис районның үзәк урамына кермичә, турыдан, бакчалар артындагы сукмактан гына узды, май заводы янына килеп чыкты. Заводка якынлашуга, борынына әчегән сөт исләре бәреп керде. Аннан агып төшкән җыен пычрак, шакшы сулар башта елга буендагы зур чокырга җыела. Ул чокыр тулгач, кояшта җылынып исләнгәч. Байтирәк авылы уртасыннан аккан бердәнбер елгага ташый.  Шуның галәмәт зәһәр исләре һаваны шәһәрнекеннән дә болай боза. Байтирәк елгасы тонык, сипарат сөте төсе шикелле тонык. Су төпләрендә чүплек оясы! Чүплекләрне дә чистарта алмыйбыз. Алардан таркалып, химик реакцияләрдән бүленеп чыккан хуш-исләр як-якка тарала. Шуңа да Нәфис завод яныннан борынын җыерып кына узды. Арырак киткәч, сулга, элекке ДОСААФ бинасына кереп урнашкан район хакимиятенә таба борылды. Бу ике катлы бинаның янәшә-тирәсе яшел чирәмлек. Ул агач рәшәткәләр белән тотып алынган Чирәмлек мәйданы уртасында «Кунак йорты була» дип төзелгән Тукбаев йортыннан калган кирпеч ватыклары аунап ята...

Кабул итү бүлмәсендә, гадәттә, район хуҗасына керергә торучылар. Бүген дә ике хуҗалык рәисе чиратка баскан, ике пенсионер карт та бар. Берсе сугышта катнашкан—күкрәгендә орден-медальләре. Икенчесе, пөхтә генә киенеп, башына матур түбәтәен кигән, кыска гына сакаллы. Ул мәчет картына охшап тора.

Сары чәчләрен бөдрәләтеп купшыткан сәркәтип Ләйсән, бердәнбер алтын тешен ялтыратып, Нәфис сәламен алуга, компьютерда баса башлаган ниндидер хат язуын дәвам иттерде. Аны тиз генә тәмамлауга, әлеге бабайларга мөрәҗәгать итте:

—Шәхси йомыш белән килгәннәрегез, абыйлар, сезгә әйтәм, башта менә бу бүлмәгә, аппарат җитәкчесе Мәхмүт Талиповичка керегез,—диде, юк-бар йомыш белән главаның башын катырмаска ишарәләде...

Ләйсән сүзләрен каршы як бүлмәдә утыручы, ишеген ярым ачык калдырган аппарат җитәкчесе Мәхмүт Тәкәевкә ап-ачык ишетелерлек итеп әйтте. Тәкәев холкы белән кылчык бәндә. Бирегә кем килгән, ни өчен килгәнен күзәтеп, һәр тавышка колак салып утыра. Шымчылыкның аргы ягына чыккан. Кашлары төксе генә җыерылган, карашлары аска текәлгән. Үзе ниндидер кәгазьләр актаргандай итә. Мин кем дигәндәй, түшен киергән, уклау йотканмыни. Аның тикшерү органнарында эшләгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ул бирегә килгәнче район прокуратурасында тикшерүче, аннан бераз прокурор ярдәмчесе булып та эшләп алды. Аңа шунда эшләгәндә Кылчык дигән кушамат тактылар. Күрәмсең, төксе карашларын җыера-җыера, допрослар алып, кемнәрнеңдер йөрәгенә кылчык булып кадалгандыр. Прокурорлыктан Чутый Бараев пенсиягә киткәч, аның урынына калырга өметләнеп йөрсә дә, планнары барып чыкмады, аннары, үте сытылган кешедәй, кара көеп, монда килеп утырырга мәҗбүр булды. Кызыл рухта тәрбияләнеп, дөньяга кызыл яссылыкта гына карарга ияләнгән Тәкәевкә карьера бик кирәк иде. Ул, сәркәтип кыз тәкъдименнән соң, бабайларны үзенә дәште.

Нәфис, хәзер минем чират җитте дип кенә торганда, кабул итү бүлмәсенә зур кара дипломатлар тоткан ике төрек егете килеп керде. Аларны Ләйсән елмаеп каршы алды. «Рәсим Юлаевич үзендәме?» дип сорауларына, бик теләп, «Әйе,Әйе!» дип җавап бирде. Төрек егетләре түшәм почмагына эленгән сыңар «күз» аша Тукбаев өстәлендәге телевизорда да ачык чагылды. Шунда ук селектор төймәсенә басылды, Тукбаев Ләйсәнне үзенә дәште. Ишектән тиз генә кереп киткән Ләйсән минут эчендә әйләнеп тә чыкты, һәм төрекләргә «Керегез!» дип ишарәләде.

Дипломатлы егетләр Тукбаев янында озаклагач, Нәфис, эшкә— редакциягә барырга соңга калына инде дип, арлы-бирле йөренә башлады, аннан, үзенең кайдалыгын белдереп, эшенә шалтыратты.

Көтү озакка сузылгач, ул коридорга чыгып басты. Шулчак хакимият урынбасары бүлмәсеннән автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф килеп чыкты да Нәфиснең кулын кысып исәнләште.

—Нишләп йөри редактор?—диде.

—Хуҗа чакырткан иде,—диде Нәфис.—Һаман кереп җитеп кенә булмый. Төрекләрне кабул итә.

—Төрекләр?—дип сорады Чумзариф, нидер исенә төшергәндәй һәм өстәде.—Алар Байтирәк мәчетен салырга акча китергәннәрдер.

—Ярдәмнәре тигәч, безгә начар булмас инде ул,—диде Нәфис.

—Ярдәм?—дип елмайды Чумзариф, тинтәк кешегә карагандай. —Алардан сиңа, миңа ярдәм тияр дип уйлыйсыңмы? Тегеңәрдән,—ул Тукбаев бүлмәсенә таба ишарәләде,—артмый ул, үзләренә тотып бетерәчәкләр...

Чумзариф шулай диде дә, ризасызлыгын белдереп, китеп барды. Ул аякларын карт аюдай алпан-тилпән атлады. Алтмышка җитеп килгән элеккеге көрәшченең центнерлы гәүдәсе таушалган иде. Артыннан карап калган Нәфис аның ишарәсен ничек дип тә анларга белмичә аптырап торды-торды да чират көтүен дәвам итте.

Башлык бүлмәсеннән төрекләр чыгып киткәч, Тукбаев янына тиз-тиз генә башта Ишкәев, аның артыннан икенче урынбасары Фаил Минһаҗовичлар кереп китте. Күрәсең, алар эчке телефоннан хәбәрләшкәндер. Мөһимрәк эшләре беткәч кенә хуҗа Нәфисне бүлмәсенә чакырды.

Тукбаев зур бүлмә түрендә бүкәндәй утырып тора. Ян стена кырыйларына урындыклар тезелгән. Бер якта Динар Ишкәев, анын янәшәсендә ашказаны чиреннән интеккән, ябык чырайлы урынбасар Фаил Минһаҗович утырган. Аларга каршы якта, Нәфис белән янәшә, Ишкәевнең бертуган энесе, кабак башлы Ибәт кунаклаган. Ибәтнең район хакимиятендә вакытлыча беренче урынбасар вазифаларын үтәп торган чагы, сынау вакытын үтсә дә, исәбе урынбасарлыкта бөтенләйгә калу.

Бүлмәдә тынлык. Һәркем, бер-беренә күз йөртеп, сынап карады. Нәфис биредә ни буласын, сүз нәрсә турында барачагын әлегә абайламый. «Ишкәевләр икесе дә монда булгач, мөгаен, хәерлегә булмас» дип тә юрады ул. Шул вакыт Тукбаевның көр тавышыннан бүлмә эчләре дерелдәп китте.

—Динар Хамаевич!—дип башлады ул сүзен, өстәл артыннан торып китеп... —Менә хәзер шуны уйлап торабыз, акчаны теләнеп, сорап алганда жалко түгел иде. Монда кесәгә кергәч. —Ул кулын ботына шапылдатты. — Жалко була башлады. Ну, түлке, теге типография... Моны Хәниф Хәйриевич та, мин дә беләм, өч тиенгә дә тормый. Менә кулымны болай кистереп әйтәм, өч тиенгә дә тормый ул. Газета чыгару өчен ровно өч айга әйбәт, аннан соң буявы бетә, ту әллә нәрсәсе. Ну, өч ай газетаны гөрләтеп чыгарырбыз, әй-йеме, өч айдан соң бетте...

Нәфис, сүзнең типография җиһазлары өчен алынган акчалар турында барганына сизенгәч, тынычлана төште. Редакциягә компьютерлар алырга дип, Министрлар кабинетына, Хәниф Хәйриевич исеменә хат юлланган иде. Димәк, Тукбаев хатка кул куйдыртып, ул акчаларны районга кайтарткан. Башлык бер тоткан дилбегәсен ычкындырмый сөйләвен белде

—Аннары,—диде ул,—аның ту краскасына акча кирәк, ту тегесенә, ту моңа. Абага районына кайтканы типография түгел ул, ксерокс. Аның икенче төрлесе дә бар, ул цветной да чыгара ала, зуррак та, күбрәк программалы, газетаны да күбрәк баса торганы. Анысы кыйммәт... Ну тегесе, җегетләр, өч тиенгә дә тормый. Минем советым менә болай: алыйк типография, дип әйтәсез икән, аны кая куясың? Рәтле бинабыз юк. Ыштансыз күткә каеш бумыйлар. Компьютерларга дип алган акчага матур гына бер редакция бинасы төзеп куюга ни җитә! Не лучше ли, бер матур гына бинаны дөбердәтеп төзеп куярга? Как считаешь, Нәфис абый?

—Билгеле, редакция бинасы да, типографиясе дә шунда була инде аның, компьютер җиһазлары да кирәк, —диде Нәфис. —Теге сез әйткән күп программалы газета басу машинасы кыйммәт, анысы.

Шушы урында Нәфисне Тукбаев бүлдерде

—Тукта, башта бер фикергә килик. Типография җиһазларын алабызмы, әллә яңа бина төзибезме? Типография алдык ди, ладно, әйбәт, прекрасно. ди. Аны кая куябыз? Куярга урыныбыз юк. Не лучше ли, мин әйтәм, синңа, пока бер бухгалтериясе белән урынын билгеләп, бина төзеп куярга? Аннан соң «Менә бинасын төзедек, Хәниф Хәйриевич, анда бер әйбер куярга кирәк бит инде» дип тегесен, монысын сорап алып була. Шулаймы, Нәфис абый?

—Әлбәттә.

— Как думаете?—диде Тукбаев, һәммәсен күздән кичереп, дәшүче булмагач, үз фикерен куәтли төште:—Я считаю, төзелеш начальнигы Хәбиб Хаевичны чакыртырга да: «Менә сиңа өч йөз илле миллионлык вексель, илле миллионы зарплатага, өч йөз миллионы материаллар алырга. Син безгә, ун да унике метрга бер матур гына бина төзеп куясың,—дияргә.

Өстәлдә телефон шалтырады. Тукбаев трубканы күтәрде.

—Алло! Әйе. Исәнмесез. Юк, икенче тапкыр шалтыратырсың...

Ул трубканы куюга сүзен дәвам итте:

— Главный редакторга бер бүлмә кирәк инде, кешеләрне кабул итәргә приемный. Хатлар бүлеге, архивы. Аннан соң ике машина сыярлык кына гараж склады белән. Компьютерлар бүлмәсе, бер белгеч алырга... Ну, главное определиться...

Инде сүз шушының белән төгәлләнгәндер дип. Нәфис сорап куйды.

—Рәсим Юлаевич! Мина китсәм ярыймы?

—Утыр!—диде аңа Тукбаев, катгый гына.—Менә нәрсә, Нәфис абый, хет шунда чукынып китегез, әй-йеме, җир йөзендә башымны кисәргә бирәм, власть она не победима! Неужели син шуны аңламыйсың? Ее никто не отдаст. Неужели сез ангыра?

Нәфис берни анышмый гаҗәпләнеп сорады.

—Нишләгән?

— Ник Шәмсиевнең фельетонын бастырдың? Аның яңа сайланачак президентның ничек булырга тиешлегенә өйрәткән ул язмасы нигә кирәк иде? Мин сине кисәттем. Газетага аннан да кабахәтрәк нәрсәне басып

буламы?

— Минемчә, анда бернинди сәяси хата юк, сайлаучы үз фикерен белдерергә тырышкан гына.

—Син тик кенә тор!—Тукбаев кызды. —Абаганыкылар ник бастырмый андый кабахәт нәрсәне?

Нәфис уңайсызланды.

—Тегесен язарга ярамый, монысын,—диде ул.—Тагын ничек кенә язаргадыр инде, белмим..

—Юк, юк, Нәфис абый, бөтен әйберне язарга ярый. Ну, түлке, иртәгә- бүген сайлау дигән көнне шундый әйберне бастыралармы? Хотя бөтен республиканың, районнын политикасы демократия өчен булганда. Ник кирегә сукаларга?

Бүлмәгә сәркәтип кыз килеп керде.

—Рәсим Юлаевич! Сезне Чабаксардан сорыйлар.

—Киңәшмәдә диген...

Кыз чыгып китүгә, Тукбаев Нәфисне сүгүен дәвам итте:

— Нәфис абый!—диде.—Нишләп аңламыйсың, нәрсә җитми сиңа, нәрсә җитми? Ну бит, бу Елесевка каршы бару. Ну что, Юганов килсенме? Укыдык, белдек без аның кем икәнлеген. Анда намуслы бер кешене дә куймыйлар. Бөтенесе пычрак. Политика—пычрак ул. Елесевтан алып алар бөтенесе бер шайка. Югановы да. Аңлыйсынмы? Безнеке бит Елесев белән контакта эшли. Көне буе... Без әле районга, музыка коралларына, дип, утыз миллион акча алып кайттык. Республикада без генә түгел, башка районнар да бар. Менә хәзер гел соранып йөреп булмас Һаман да что- то хотят. Ну, что докажем? Чебен дулап тәрәзәнең ватылганын күргәнең бармы?—Ул, тәрәзәгә карап, йодрыкларын күтәрә-күтәрә, Нәфискә ишарә ясады:—Син—чебен! Минем белән бергә. Без синең белән бергә чебен. «Без-з-з-з» килеп шунда бәрелеп үләргә можем. Что вы доказываете? Что? Ну, что мы доказали, Динар Хамаевич? Кичә бер шәһәр главасы,—Алла Максимовна Президент аппаратыннан елап чыкты. Үземнең газиз күзләрем белән күрдем. «Все, идите туда...» гына дигәннәр. Кем сайламаган, ана берни юк, дигәннәр. Никаких акча! Власть—не победима! Власть дядя Эльста. Аларда бөтен корал. Көт, сул кулы белән, менә болай иттереп, чыгарып тоттырыр Елесев Югановка. Ботка ясап бетерә, власть не отдадут.

Неужели мы этого хотим?

Шушы урында, ниһаять, кипкән тараканга җан кергәндәй, Фаил Минһаҗович калкынып куйды, аның ябык, төссез чырае көлсулана төшкән.

—Шул мәкаләне бастырып,—диде ул, Нәфискә чекрәеп карап,—как будто, в мировом масштабе проблема чишәсез инде... Сезнең ул карт корреспондентыгыз хәзер ничә яшьтә? Җитмештәге пенсионер, беләм, газететага күптәннән языша, шизофреник бит ул, аңа ничек тә ярый... —Ул, ризасызлык белдереп, мыскыллы көлде. Шушы мәлдә аның шыр сөяк яңаклары, төссез чырае җирәнү хисе тудырды.

—...Этлеккә тәһарәт кирәкми,—диде Тукбаев Нәфискә. Теләсәң әллә нинди нахал юлларны эшләп була. Беләсеңме? Мин аны эшләмим бит. Эшләргә җыенмыйм да. Шуңа күрә злоупотребляете. Потому что, кто не с нами, аны чорнап, болгап атмыйбыз. Монда минем гаеп. Әз генә кеше шыпырдый, кирегә сукалап йөри башласа. Абага районында бу кешене юк итәләр. Шуңа күрә аларның редакцияләрендә дә тәртип. Бездә алай түгел, без тәрбиялибез. Нәфис абый кирегә сукалый, ә без аңа яхшылык эшлибез.

Ишкәев сүзгә кушылды:

— Шуның хәтле дә акыллы фикерле редактор инде ул Хаммат Камилович,—диде ул Абага районы мөхәррирен искә алып,—аның да колхозга баргач күргәне күп була, әллә нәрсәләр күрә, тирескә «утырткан» чыршыларны гына түгел, башкасын да белә инде ул. Сез монда да урынсыз, «кеше үз фикерен белдерергә хокуклы...» дип барасыз. Рәсим Юлаевичның дөрес әйткәнен дә аңлагыз. Сезгә бит аңларга вакыт. Бу Мин Мулловичны язмагыз дигән сүз түгел. «Инеш» кооперативын язганга бернәрсә әйтмәдек. Миңа Миң Муллович әле бүген әйтеп торды зарланып...

Тукбаев урманнан киселгән чыршылар мәсьәләсендә гадел булырга тырышты.

—Юк, Миң Мулловичның бу кыек эшен язып дөрес эшләде ул,—диде.— Анысы, наоборот поправляет. Монда бит күпкә китте. Менә хәзер, Динар Хамаевич, ике миллиард акчаны алып булмый, ничәнче көн барам Казанга. Кичә Фәрзи Морзаевичка кердем, әйтәсе сүземне әйтә алмадым. Настолько анда проблемалар күп. Утырдым-утырдым да чыгып китә башладым. Ул миңа: «Син нәрсәгә кергән идең соң?»—ди. Мин: «Хәлегезне белергә кергән идем»,—дидем дә чыгып киттем. Хәзер бит шушы безнең газетаны Абага главасы Гыйльфанов алып бара да бирә. «Нәрсә соң сез безне сүгәсез? Сайлауларда Байтирәктә дә кире эшләделәр бит, бөтен җирдә кире эшләделәр»,—дип, газетаны әкрен генә референтка төртә. Кәшиф Галиевич белән дус алар. Әкрен генә төртә дә, шуннан Кәшиф Галиевич, кош тоткан кеше шикелле, аппарат җитәкчесенә керә дә: «Фәрзи Морзаевич! Монда бит әнә йөри ул әйбәт булып Байтирәк главасы, оказывается, ул безгә каршы эшли, менә алар нинди газета чыгарып яталар»,—дип, Шәмсиев мәкаләсен өстәленә китереп сала. Менә шул сүз мине Президент аппаратына кертмәскә җитә. Минем кермәү—безгә минус ул. Мин үземә бернәрсә сораганым юк. Аңлыйсынмы?.. Бүтән мондый разговор не будет..

Зар

Редакциядә ул эшен яңа килгән хатлар белән танышудан башлады. Бер хатны янә дә пенсионер хәбәрче Шәмсиев язган. Әлеге дә баягы Баитирәк паркын кисеп, аны ялангач калдырулары турында. Халыкның онытылмас хатирәләренә балта чабу, күңел күрке булып торган паркны юкка чыгарудан зарлану.

Нәфис хатны укып чыккач, аны читкәрәк алып куйды, Шәмсиевнең бер мәкаләсе өчен бүген ничек «мунча» кертүләрен исенә төшерде.

Икенче хатта Балан урта мәктәбе укучысының мәхәббәт шигыре, аны эшкәртеп бастырырга була. Өченче хатта «Байлыкка табынмагыз!» дигән язма, ул газетаның «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә адресланган, хатта авторның төгәл адресы күрсәтелмәгән, «X. Байтирәк авылы» гына диелгән. Җавапсыз мәхәббәттән зарланучы кызлар гыйбрәт өчен моң-зарларын түккәндә, нишлисең, торган җирен, исемнәренең баш хәрефен генә куялар, әмма төгәл исемен, адресларын яшерәләр. Нәфис хатнын эчтәлегенә игътибар итте:

«...Бәхетсез мин. Үзем җитеш дөньяда, байлыкка күмелеп яшәсәм дә. Кемгә тәтегән ул байлыклар?! Кадерен белеп кенә яшә диярсез. Әйтүе генә ансат. Ирем хыянәтеннән соң, арабызда бернинди мәхәббәт, бернинди җылылык калмады . «Ташлап чыгып китим микән әллә?» дип уйлаган чакларым аз булмады. Китәр идем, балам кызганыч, ул әтисез үсәчәк...»

Нәфис шушы урынга җиткәч, «Әллә бу хатны Иркә яздымы икән?» дип уйлап куйды, хатны укуын дәвам итте һәм бүтән фикергә килде.

«Мин аңа институтның беренче курсында укыганда кияүгә чыктым. Җүләр булганмын, яшьлек тилелеге белән байлыгына кызыкканмын... Янәсе, дәрәҗәле кеше малае... Дөрес, торган җиребез ташпулат, ашаганыбыз— бал да май, кигән киемнәребез зиннәтле. Барам дисәң—ишегалды тулы машина, маркалары да чит илнеке генә. Әмма минем өчен иң кирәклесе, кадерлесе юк... Ходай мине яшерен газапларда яшәтергә язган икән. Язмыштан узмыш юк, дигәннәре шушыдыр инде...

Казанга барган саен, шәһәрдә югалып, бер тынычланып, иркенәеп кайтам. Бераз гына булса да нәсел-нәсәбен, төс-кыяфәтләрен чырайларын күрмичә торам. Декрет ялыннан соң, «кодрәтле әти»ебез үземне дә әйбәт эшкә урнаштырды югыйсә. Малаен да гел үстереп кенә тора... Дәрәҗәгә табынганнар, ә кешелеклелек дигән нәрсә нуль... «Әйдә!» дип чакыручы булса, ике дә уйлап тормас идем, ияреп чыгып китәр идем. .

Кызлар! Минем кебек, байлыкка кызыгып, гомерлек имгәк булып кала күрмәгез...»

Нәфис, хатны укып чыгуга, каршы як өстәл артында мыштым гына язып утыручы хәбәрче егеткә дәште.

—Факил! «Мәхәббәт таҗы» сәхифәсенә материалларың җитәрлекме?— диде.

—Жыештырсаң бар инде,—диде Факил, сары чәчле башын иренеп кенә күгәреп.—Ул сәхифәне бу санга планлаштырыйкмы?

—Планлаштыр, шунда менә бу хатны да кертеп җибәр әле. Болай ярыйсы күренә...

Нәфис, хатлар белән танышып чыкканнан соң, район администрациясеннән килгән телефонограммаларга күз салды. Сишәмбе көнне ул клубта уздырыласы икътисад конференциясенә чакырулы иде.

Бүлмәдә, колакны тондырып, Гөлсуның «Любава» машинкасы тыкылдый. Ул яңа номерга материалларны басып бетерергә ашыга. Нәфис, өстәлгә ачып салган кесә блокнотына язылганнарны укый-укый, газетаның беренче битенә кыска хәбәрләр язды-язды да, бертын тукталып, уйлана калды. Ихтыярсыздан, Тукбаевның Шәмсиев мәкаләсе өчен колакларны ертып акырганын исенә төшерде дә: «Ярар, сезнеңчә булсын. »—дип, «демократия»не яклаган мәкаләне язарга кереште. Мәкалә авторы итеп үз исемен куярга күнеле карышты, Байтирәктән уйлап табылган имзаны гына сырлады.

Номерга багышланган материаллар укылгач, аларны Абага районына кайта-килә эшләп йөрүче Гөлсуга тапшырды, ана кайтышлый типографиягә кертеп чыгарга кушты.

Көндәлек газета эшләре төгәлләнгәч, Нәфис кайтырга кузгалды. Ишек янына җиткәч, тукталып, тәрәзә кырыенда утырган бухгалтерына дәште.

—Фәнзия! Иртәгә эшкә килгәнче райфинга кереп чык әле, хезмәт хакына акча бирәләрме-юкмы инде?!—диде.

—Ярар,—диде Фәнзия —Белешермен.

Ишектән чыгып киткәндә Нәфис үзе белән кара дипломатын да алды.

Кайту

Борнаш иртәгә, җәза срогын тутырып, иреккә чыгачак. Аның шушы таш казаматта биш ел гомере әрәмгә узды. Уйлый калсаң, шул вакыт эчендә күпме иза чигүләр, күпме түбәнсетүләр башыннан кичмәде?! Һәммәсе хәтергә онытылмас булып уелып калган, җанга сеңгән. Төрмә төрмә шул инде ул. Кунакка барып, бәлеш ашау түгел. Анда ашаганынны да костыралар...

Монда, шушы соргылт стеналар эчендә, ярсуларын нишләтергә белмәгән тоткыннарның күпме нәфрәте кайный. Тоткыннар өере өнендә хөкем сөргән халәт үзенә бертөрле—чит-ят, тискәре корылмалар белән корылган, ул синен рухыңны үзеннән-үзе бетерә, үзенә бөтереп ала да сине даими киеренкелектә тота һәм, сиздермәстән, әкрен-әкрен җанынны талкый. Монда исән-имин калу өчен туктаусыз көрәш бара... Өзлексез бер ачылып, бер ябылып торган тимер ишекләр тавышы, сина яманлык, җәбер-золым алып килгәндәй, йөрәгенә чаң суга, миеңне тондыра. Чалт та чолт кистереп бикләнгән тимер келәләр үзәгеңне өзеп телеп-телеп ала, җирсетә, авыр уйларга сала, каһәрли

Ул бу ирекне бик көтте. Байтирәктә яшәүче рәхим-шәфкатьле хатыны Резеда сагындырды. Аның күңелне күтәреп чәчәк аттырган мөлаем йөзе үзенә гел ымсындырып торды, назлы йомшак карашлары җанына шифа бирде. Тагын әтиләрен зарыгып көткән, берсеннән-берсе матур улларын— Азатны, Ихтыярны түземсезлек белән күрәсе килде аның.

Борнашның уй йомгагы, ул үзен белә башлаган көннәрдән үк, туптай атылып, туган авылы Суширмә урамнарына тәгәрәп килеп чыкты да, сүтелә- сүтелә, аны үз артыннан ияртеп алып китте...

Буйчан, ябык ялантәпиле егет яшел чирәм өсте буйлап түбән очка таба чапты да чапты. Аңа авылның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы таныш, якын. Уң якта, аларның бакча артыннан гына, тау астыннан югары оч чишмәсе ага. Аның ике таш арасыннан ургылып аккан мул суы бүтән чишмәләрнекенә караганда икеләтә тәмле, ә шифасы турындагы сүзләр, бабайлар теленнән күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Тешләрне энҗедәй саф саклый, бөер ташларын эретә, диләр. Шулай булмаса, олы юлдан Байтирәккә баручы-кайтучылар ул чишмәгә тукталырлар идеме?! Ул да бит сагындырган шул чишмә суларын эчеп үсте, егет булып ныгыды. Мөлдерәмә тулы чиләкләрне тау астыннан кугәреп алып менде, суын терлекләргә дә эчертте. Ә җәйнең матур көннәрендә. Аксу буе әрәмәлекләренә кадәр сузылган тау битләрендә күпләп үскән, кызарып пешкән җир җиләкләрен чиләкләп җыйды. Алар, хуш исләрен таратып, ымсындыра-ымсындыра, мине өз дә, мине өз дип, әле моннан, әле тегеннән «күз» кыстылар. Җыеп өлгер генә! Өлгерде Борнаш, ул тәҗел, җитез, булган. Бүтәннәр кебек мыштым, үшән түгел. Кармакларын күтәреп, Аксуга төшсә дә базыкны күп тота, кәҗәләренә әрәмәлектән яфрак та җыя, каенлыкка барып, мунча себеркеләре дә әзерли. Нәрсәгә генә тотынса да эшкә кулы ятты аның, булдырам дип ябышып эшләде. Сугыштан соңгы хәерчелек, ашарга ризык булмау, ертык, ямаулы киемнәр ары чаптырды, бире йөгертте. Аның ябык беләкләре иртә ныгыды, ничек тә көн күрү кирәк иде. Шактый картайган, күп михнәтләр кичергән әтисе Шәех нык таушалган иде.

Беркөнне алар кабинетта райпо рәисе Тукбаев белән икәүдән-икәү генә калганнар иде.

—Син беләсеңме хәзер бәрәңгедән күпме акча эшләп була?—диде Тукбаев, урынбасары Борнашка кәкре бармакларын өстәлдә биетә- биетә. —Бездә бәрәңгенең килосы өч тиен булса, Кырымда ун тиен ул. Мин иртәге көннән Сочига китәм. Бүген андагы база директоры Миша белән сөйләштем. Бәрәңгене бер сумнан кабул итәбез, ди. Монда ул ун тиен. Берәр колхоздан дүрт «КамАЗ» төятербез дә, әйдә, вәссәлам!..

Сәүдәгәр Тукбаевның янә кәкре бармаклары биеште

—Акчасы бише белән керәчәк,—диде.—Бер иномарка алырсың үзеңә. Мин Сочидан хәбәр салуга, син машиналарга төятеп, оештырып җибәрәсең. Буламы?

—Манчырбыз, —диде Борнаш, килешеп.

—Алайса булды. Мин «Алга» колхозы рәисенә шалтыратып әйтермен. Оптом оформим, дүрт машина төят тә санаторийга озаттыр. Мин каршы алырмын. Анда кемнәрне җибәрәсең, анысы синең эш...

Тукбаев әмерен ул карусыз башкарды. Кырымга озатылган бәрәңгеләр кыйммәт бәядән сатылып беткәч кенә, районнан алып барып сатучылар ОБХС кешеләре кармагына килеп эләкте. Шуннан китте тикшерүләр, сату- алу кәгазьләре чагышмый. Әле Кырым базасындагы завхозлар, үз файдасына янә накрутка ясап, бәя арттырганнар, бер тәңкәдән алган бәрәнгене тагын илле тиенгә күтәргәннәр. Ун тиенлек бәрәнге бер сум илле тиенгә җиткән. Акчалар кайда, аларны кем үзләштергән?.. Төгәл белүче юк... Бу астыртын эш турындагы хәбәр районга тиз кайтып җитте һәм райпо документларына арест та салынды. Инде нишләргә? Бу бәладән ничек котылырга? Теңкәгә тигән сораулар анын йокысын качырды.

Тукбаевның да мие кайнады. Ул да үзенчә уйланды, тегендә чапты, монда чапты, кемнәр беләндер сөйләште, кинәште. Ахырда, бер карарга килеп, иртә таңнан Борнаш белән очрашты, аңа туып өлгергән фикерләрен бәйнә-бәйнә аңлатты: «Борнаш!—диде.—Бу эшне син үз өстеңә ал, мине бутама . Эшне групповойга җибәрмик. Син үз өстенә аласың и... Хатыныңа, гаиләңә ярдәм итәчәкмен...»

Ул Тукбаев сүзләренә ышана калды, аннары бар кыек эшләрне үз инициативасы белән башкарган булып чыкты. Тик уйланган эшләре барып чыкмады Борнашның. Сонгы чиктә таяныр, калын кесәле яклар кешесе табылмады.

Бүген дә йокысыз интеккән Борнашның шул изолятордагы хәлләрне кабат исенә төшерүдән кысылган күз төпләренә кара күләгә сарды. Җанын җәберләү шуннан башланды да инде. Караңгы, салкын камера. (Анда сиңа беркем дә райпо сыен, райпо мөмкинлекләрен әзерләп куймаган.) Тузанга баткан тонык лампочка яктысы күңелне күгәрә алмый, рухынны изә. Күңел дәрьясын соры томан сарган... Көненә берничә тапкыр чакыртып сорау алалар. Аңа бик мөһим җинаять эшләрен тикшерүче Соткин дигән кешене билгеләгәннәр. Аның калайланган күзләре аеруча зәһәр, карашы җаныңны айкап бораулый иде. Ул синең уй-фикерләреңне һаман да бутарга, эздән яздырырга тырыша. Аңа теләсә нинди ысул белән, рухыңны сындырып булса да, үз максатыңа ирешү—җинаятьне ачу, раслау өчен саллы дәлилләр кирәк.

Утыз биш яшьләр тирәсендәге Соткин кылыч борынлы, яңак сөякләре калку, карашы чәнечкеле. Аңа, иң мөһиме, ахыргы уңай нәтиҗә зарур. Ул йөзен кырык төрлегә үзгәртә, хәлеңне чын күңелдән «аңларга» да тырышкандай итә. Аның ясалма кыланышларыннан ике каш өстендәге маңгай тиресе, вак-вак сырлар ясап, баскычлы пирамида хасил итә.

Һәм ул, көттерми, чираттагы соравын бирә:

—Йә, Шабаев, эшнең дөресен сөйләргә уйладыңмы?—ди.

—Мин дөресен әйттем бит инде.

—Ялган, мин сиңа ышанмыйм.

—Анысы сезнең эш...

Соткин чыгырыннан чыкты.

—Син бик чәпчемә, кикригең шәлперәймәсен? Синең кебек әтәчләрне бик күп күргән без.

—Анысына шикләнмим.

Соткинның йөнтәс бармаклары өстәл өстендә биеп алды. Аның терекөмештәй ялтыраган күзләре Борнаш артында үрә катып басып торган сакчыларны да күзәтте, алар әледән-әле үрә катып турая төште.

—Тәк-тәк,—диде Соткин, сүзен дәвам итеп:—Син, Шабаев, бәрәңге сатып акча үзләштерүне бер кеше генә башкармаганны яхшы беләсең. Башыңны тилегә салма. Әйт, кем боерыгы белән башкарылды бу эш? Тукбаевныкы беләнме?

Борнаш бер үк сүзләрне кабатлады.

—Бәрәңгене мин төяттердем, машиналарны мин озаттым...

—Ялганлыйсың. Биш менлек табыш кем кесәсенә керде.

—Белмим. Миндә юк.

Борнаш кесәләрен какты.

—Тукбаев белән бүлештегезме? Нигә дәшмисең? Дөреслекне тану авырмы сиңа? Без бит барысын да беләбез.

—Белгәч, сорашып та торасы юк.

—Нәрсә, мине өйрәтергә телисеңме? Мина чынбарлык мөһим. —Соткин өстәлдә яткан кәгазьләренә ишарәләде. —Расланган фактлар шушы кәгазьләргә төшеп рәсмиләштерелергә тиеш.

—Минем имзам белән беркетелепме?—диде Борнаш.

—Әлбәттә...

— Мин, ялганга кул куеп, үз-үземә хөкем карары чыгара алмыйм бит.

Шушы сүздән соң Соткин кабарынды-бүртенде.

— Белдекле булма. Монда закон тәртипләрен өйрәнергә дә өлгердекме инде? Урлашканчы белергә иде аларны. Хәзер үҗәтләнәсеңме? Каян килгән каты чикләвек! Сынмам, ватылмам дисеңме? Безнең тешләр үткен, көч җитәрлек.

—Ышанам, көч сезнең якта, власть власть инде ул.

— Шулай булгач, нәрсәгә исәп тотмакчы буласың? Дөресен сөйлә! Үзеңне җинаятькә этәргән каракларны яшерәсеңме?

— Мин яшермим, мин үз акылым белән эш итәм.

Соткин Борнаш күзләренә текәлде.

—Яшерәсең. —Сабырлыгы төкәнеп, утырган урынында калкынып- калкынып алды. Бу хәлгә арттагы сакчылар колакларын торгыза төште — Шабаев! Мин синең ялганлавыңны күзләреңнән күрәм. Гаепне үз өстенә алырга телисең. Срокны әзрәк алырмын дип уйлама. Хәзер син безнең капкында. Моннан тиз генә чыгармын димә. Инде сине адвокатын да коткара алмас. Ирегең белән саубуллашырга туры киләчәк сиңа, Шабаев. Бер ун елга. Ә шул вакыт эчендә синең чибәр генә халәл җефетең, сылу хатының... —Соткин, эчтән мыскыллы көлеп, юри пауза ясады. Борнашның нервыларында уйныйсы итте. Борнаш исә, нигә бет чәйнисең әле дигәндәй, каш астыннан ана төбәлде, авырткан җиренә тисә дә дәшмәс булды. Соткин мәсхәрәләвен дәвам итте:—Әйе, әйе, ул чагында чибәр хатының синнән ваз кичәчәк. Ул инде, «минем Борнашым!» дип, синең төрмәдән чыкканыңны көтеп тормаячак, үз эшен, үз хаҗәтен башкарачак. Шул син яклап маташкан Тукбаевлар белән дә. — Соткинның нечкә иреннәре янә мыскыллы елмайды.—Ул инде төрмәдән чыккан төшеңә сиңа бер малай да алып кайтып бирсә, аны син, минем малай, дип җитәкләп тә йөрергә тиеш буласың...

Шушы урында Борнашның түземлеге төкәнде. Ул берни белештерми, мизгел эчендә, Соткинның якасыннан эләктереп алды да, аны үзенә таба тартып китереп, чүкечтәй башы белән деңгелдәтеп, мыскыллы чыраен җимереп ташлады, канга батырды. Арттагы сакчылар Борнашны ике ягыннан эләктереп алганда, Соткинның җирәнгеч елмаюы йөзеннән качкан иде инде.

Көтелмәгән бу хәлдән шау-шу, акырыш-бакырыш китте. Тиз арада Борнашның кул-аякларын як-якка аерып бәйләделәр дә түшәмгә астылар, һәм, типкәләп, кабыргаларын саный башладылар. Ахыр чиктә, аңын югалта башлагач кына, тәннәрен кара яндырып, камерага кертеп аттылар.

Иртәгесен янына кергән адвокаты аны орыша башлады: «Нишләдең син? Эшне менә-менә җайлыйм, җинеләйтәм дигәндә генә... —Ни булганын инде ишеткән адвокат Сергеевның бөтенләй гайрәте кайткан, сөмсере коелган иде.—Бөтен эшне боздың да куйдын бит...»

Уйсыз-өнсез кешедәй кәлимә сүз дәшмичә, башын аска иеп, бер ноктага карап утырган Борнаш, эчке киеренкелегенә чыдаша алмый, кинәт башын калкытты да күлмәк изүләрен ачып җибәрде.

—Ә менә мондагы хәлләрне аңлыйсызмы?—диде, кара янып беткән тәнен күрсәтеп.

Саргылт чәчен бер якка шомартып тараган Сергеев аның каты кыйналганын күреп аһ итте. Кабыргалары да сынган. Адвокат, күп уйлап тормастан, шунда ук медицина экспертизасы ясатырга булды һәм бу эшне үз өстенә алды. Аннан соң гына, үзара сугышу очрагы буларак, аерым кануннарда каралмыйча үз әһәмиятен югалтса да, бәрәнге очрагы төп эш булып калды. Аңа шулчак биш ел биргәннәр иде...

—Нигә йокламыйсың?—диде тоткын Хәйдәр, янәшәсендә уйланып яткан Борнашка таба борылып.

—Күзгә йокы керми.

—Аңлашыла, —диде каратутлы Хәйдәр.—Иртәгә чыгасы булгач, уйларың иректә йөзә булыр.

—Әлбәттә.

Борнаш тагын бер ел утырасы Хәйдәрне аңларга тырышты, үзара адреслар алыштылар. Биредә бер гаилә булып яшәделәр Хәйдәр Чаллыда үз кибетен ачкан булган.

Бер Келәй кушаматлы «мент», аның «крышан» булам дип, мона сөлек кебек ябыша. Торган саен күбрәк акча таләп итә башлый. Аңардан майлы калҗа ала алмагач, үчләнеп, өенә кайтканда саклап тора да, кулына тимер беләзек кигертеп, кесәсенә наркотик сала. Аннары, шаһитлар чакырып, акт төзи, милициягә илтеп тапшыра. Келәйгә ышаналар. Хәйдәр шул «гөнаһы»сы белән монда килеп эләгә...

Бу минутта ул инде тынчу һавалы төрмәнең шыксыз, пычрак таплы стеналарын гүя күрми, йоклаган тоткыннарның гырлаган тавышларын да ишетми. Аның уенда—Суширмә авылында берьялгызы яшәп ятучы җитмеш биш яшьлек әтисе Шәех карт. Аңа хәзер аерата читен, ул моннан ике ел элек кенә дөнья куйган газиз әнисе белән бәхилләште. Борнаш әнисе Гөлзадәны соңгы юлга озата алмады, фәкать төрмә стеналары арасында бәргәләнеп үкседе генә. Таш диварларны тишеп чыгардай үкенеч-сыкрауларын, кайгы-хәсрәтләрен эченә йотты...

Борнаш, күңеленә килгән киеренке уйларын куарга теләп, икенче ягына борылып ятты. Аны мең төрле сораулар борчыды. Моннан чыккач нишләргә?Кая барып эшкә керергә? Хәзер райпога юл ябык инде. Райподан Тукбаев та кыяклаган. Ул, йомры баш, Байтирәккә кайтып, район башлыгы булырга да өлгергән. Димәк, ул акчасыз яшәмәгән. Хәзер акчасыз беркем дә ныклап аякка баса алмый. Үтте андый заманнар... Хәзер элеккеге куркак, мескен тычканнар да, явыз күселәргә әйләнеп, тазарып үсте, тешләкләнде, битлек алыштырып, биек кәнәфиләргә менеп утырды. Андыйлар бүгенге шартларга оста, тиз яраклашып өлгерде. Инде бүтән көй көйлиләр, бер партиядән икенчесенә, аннан өченчесенә күчеп, башкача сайрыйлар. Яраклаштылар. Акча кирәк! Акчасызны тану юк. Тукбаев Борнашны аңлармы соң? Кем өчен тәмуг газаплары кичергәнен белер микән ул? Эш мәсьәләсендә, бәлки, аңа мөрәҗәгать итми булмас әле. Юк, ул аны төртеп егып, белмәмешкә салынырга тиеш түгел, түгел...

Иртәгесен, тиешле срок сәгате суккач, Борнаш Шабаев артыннан тимер ишекләр чынлап ябылды, ул, урамга чыккач, күкрәген тутырып бер иркен сулыш алды һәм әкрен генә тимер юл тукталышына таба атлап китте. Аны тимер ятьмә аша күренгән тонык тәрәзәләрдән тоткыннарның моңсу карашлары озатып калды...

Килен сәфәре

Нәфис шимбә көнне дәртләнеп хуҗалык эшләренә кереште: сул як күршеләре Чутый Бараев ягындагы ачык урынга баганалар утыртты, араталар юнып, тигезләп рәшәткәләр тотты. Башкарган эшләренә карап сокланды: «Кемнән ким? Иң мөһиме—кеше көлкесенә калырлык булмасын! » Ул, хур булмаска тырышып, бар көченә эшләде. Яшьтән өйрәнеп үскәнгәме, кулы эшкә ятып тора иде. Моңа заводта станоклар ремонтлавы да, аннан инженерлык белеме дә ярдәм итте. «Болай итсәң, монысы, тегеләй итсәң, тегесе ничек булыр?» дигән уйлар аны аптыратмады, ул үзенчә эшләде, үзенчә тырмашты. Әлбәттә, аңа ялгызы гына эшләү читенрәк, вакыты да җитми. Байлар кебек, осталар кушып, эшләтергә мөмкинчелеге юк, кесәсе сай һәм тишек тә. Вакытында бирелмәгән юк-бар хезмәт хакы белән ни генә эшли аласың? Бар булганы белән канәгатьләнәсең. Ул Тукбаев, Ишкәевләрдән ярдәм сорап түбәнсенмәде. Хан сарайларында алар яшәсен, барыбер ике гомер килмәгән дип уйлады.

Койма тотылгач, ул кулына балта алып такталарны эшкәртә башлады. Шул вакыт аның аяк астыннан ике шәүлә үсеп чыкты. Артына борылып караса, анда өлкән яшьтәрәк бер апа белән бер кыз басып тора иде.

—Исәнмесез!—диде борчулы кыяфәттәге апа. —Редактор йорты шушы буламы?

—Әйе,—диде Нәфис сагаеп һәм балтасын бүкәнгә чапты.

—Сез Нәфис Хаков буласызмы?

— Нәкъ үзе.—Нәфис, өлкән апа янында сүзсез генә басып торган кызның да сөмсере коелганлыгын күреп, аларга нидер булганлыгын аңлады.—Әллә миңа берәр йомышыгыз бармы?

— Бар иде шул,—диде апа, эчтән көенеп.

—Алайса, әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик —диде Нәфис, ишегалдында, прокурор Чутый Бараевларның тәрәзә каршында сөйләшүне өнәмичә.

Әңгәмә өйнең кечкенә бүлмәсенә үткәч башланды.

—Менә карагыз инде бу балага,—диде хатын, янындагы кызга ишарәләп.—Коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына бар.

—Без башта танышыйк әле,—дип бүлдерде аны Нәфис.—Сез кем буласыз соң?

—Мин Ламига апаң булам, бу минем кызым Хәтирә, Динар Ишкәевләр килене. Алар шушы Байтирәктә бер йортта торалар. Без үзебез Курбаш авылыннан.

Динар Ишкәев исеме аталуга, Нәфиснең кан басымы күтәрелеп киткәндәй булды.

—Ярар, ни булды соң?—диде ул, эшне ачыкларга теләп.

Хатын, борчуын басарга теләгәндәй, кул аркаларын ышкып алды һәм:

—Ул хатны кем язды икән?—диде.

—Нинди хатны?—диде Нәфис, гаҗәпсенеп.

—Сезнең газетада «Байтирәк хәбәрләре»ндә басылган бит.

Сүзсез утырган Хәтирә аптырап калган Нәфиснең исенә төшерде.

—«Байлыкка табынмагыз!» дигән хат.

—Әйе, бар иде андый материал, басылды. Шуннан ул хатка ни булган?

—Тегеләр,—диде хатын.—Кодаларны әйтәм, ул мәкалә безнең турыда дип, менә шушы баланы нахакка рәнҗетәләр.

Ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенгән Нәфис мәсьәләнең асылын аңлатасы итте:

—Мәхәббәт турында андый хатлар безнен редакциягә дә күп килә. Адрессыз да, исемнәре ачык күрсәтелмичә дә. Кайберәүләр исемнәрен махсус күрсәтмәскә кушалар. Аңлашылганча, кияүгә чыгып, уңышсыз мәхәббәткә юлыкканнар үкенүләрен, кичерешләрен яза. Йөрәк серләрен әнә шундый хатларда ачып салалар да, бүтәннәргә гыйбрәт йөзеннән, киңәш бирәләр. Минемчә, монда кемнедер рәнҗетеп, гаеп ташларга урын юк.

Әни кеше кызына кызганып карады.

—Моны шулай иткәннәр шул —диде.—«Байтирәктә бүтән мондый кеше юк, мондый ул син генә» дип әйтәләр, ди.

Хәсрәткә баткан, йөзе сула төшкән Ишкәев килене фикерен әйтергә ашыкты.

—Әти әйтә: «Байтирәктә төзелеш нәчәлниге Шәйхелисламның да андый малае юк, энем Ибәтнең дә»,—ди. Байтирәк авылында бөтенесен санап чыкты. Бер кеше дә юк бит андый, ди. Бер мин ул, ди...

Ламиганың җыерчыкланган йөзен тирән борчу басты.

—Хәзер бу бала ни кылырга да белми инде. Кода минем үземә әйтте: «Аклансын! —диде.—Редакцияне судка бирсен, мин олы башым белән мондый хәлне күтәрә алмыйм...»—ди.

—Динармы?

—Әйе, үземә әйтте. «Редакцияне бик әйбәтләп судка бирсен» диде. Кода хәзер ул хатны килен үзе язган дип бара...

Хәтирә әнисе сүзен раслады.

—Шулай диләр инде...

—Кызым язган дип бара бит ул,—диде Ламига, баласының фикерен хуплап. —Бу бит әле ул вакытта Казанда сессиядә укып йөри иде, бернәрсә дә белми иде. Шулай булгач, моның кай җирендә гаеп? Нахак сүзне чыгарганнар моның кайткан төшенә... Кода тора-тора да: «Судка бирегез...»—ди.

«Вәт тешләк әрлән!..—дип уйлады Нәфис, Ишкәевне күз алдына китереп.

—Судка биргәнче тагын бер кат уйлашыгыз,—диде ул:—Билгеле, бу эш сезнең ихтыярда. Әле гаризагызны алалармы?.. Уйлавымча, суд киленнең гаебе юклыгын, билгеле, хатны ул язмагач, расларга да мөмкин, андый хатны бастырган өчен редакциягә дә ташлама ясап булмый һәм сезгә бу безнең турыда икән дип әйтү дә урынсыз. Хат ахырында «X» хәрефеннән башка фамилия дә, исем дә юк. Бу уңышсыз кияүгә чыккан бер кызнын күңел бушатуы, башкаларга мәхәббәтне байлыкка алыштырмагыз дип киңәш итүе генә. Судта да юкка баш катырып йөрмәгез дип әйтергә мөмкиннәр.

Һич тынычлана алмаган Ламиганың калын иреннәре тибрәлде.

—Кода әйтә,—диде ул.—Редакция табып бирсен язган кешесен, ди. Тапсын!.. Аннары үзен аклый ул, ди. Киленне әйтә.

—Килен язмаса дамы?..

—Шулай ди шул. Кияү үзе шул хатны редакциягә барып сораган, аңа әллә кемнең кулъязмасын биргәннәр, ул хатны язган кешенеке белән туры килми, ди.

Нәфис гаҗәпләнеп сорады.

—Ул хатны минем рөхсәттән башка чит кешеләргә кем бирер икән? Ул бит вакыты, сәгате җиткәнче редакция сере.

—Атнакич барган иде ул бер иптәш милиционеры белән. Сез инде киткән булгансыз. Анда бер егет кенә утырган.

Нәфис хәбәрчесе Факил шуны эшләгән булса, бик ялгышкан дип уйлады һәм:

—Алай булгач, хат киленнең үз кулы белән язылганмы соң?—диде.

—Юк шул. Аны безнең авылда Раилә язган дип тә чыгарганнар. Хакмы, нахакмы?

—Раилә?! Безгә хәбәрләр язышып торучымы?

—Әйе, ул гына язган аны, диләр. Бер дә бүтән кеше түгел, дип әйтәләр.

Нәфис шунда ук анын фикерен кире какты.

—Бу мөмкин түгел, мин ул кызны беләм, ул андый әшәкелеккә бара алмый..

Шулчак уйларына баткан Хәтирә әнисенә каршы:

—Ул түгел лә...—диде.

—Алай димә, кызым, кырык төрле итеп язалар аны... Әллә кемнәр отправить итә.

Нәфис фикерен куәтләбрәк аңлатырга тырышты.

—Алайга китсә, миңа да әйтергә мөмкиннәр: махсус эшләгән бу моны, дип. Әйтәм ич, хат конкрет шәхес турында түгел. Монда фәлән итәм, төгән итәм дип борчылып йөрисе юк.

Хәтирә, төрле-төрле буталчык уйларыннан арынырга теләгәндәй, юка иреннәрен тешли-тешли, сүзгә килде.

—Менә мин аны, ул язган кешене, ничек тә судка бирсәм, сезне судка чакырдылар ди. Ул кеше табылмый бит... Ә каенатам, сезне судка биреп, язган кешене эзләп табарга куша.

«Мине судка бирергә?! Вәт бәдбәхет! Нәрсәгә дип миңа үчләнә икән ул? Бу кадәр серкәсе су күгәрә алмас икән» дип уйлады Нәфис. Ул бу минутларда аптыраулы уйлар эчендә иде.

Ламига кызы сүзен җөпләде.

—Әйе, кода, язган кешене тапсыннар, ди

«Анысы тикшерүчеләр эше. Без хат авторын, белгән очракта да, әйтергә тиеш түгел, үч алудан, яҢа җинаять эшеннән сакланып». Нәфис шулай уйланса да, хатынны сүзеннән бүлдермәде.

— Кода бит кызга ышанмый,—дип дәвам итте Ламига.—«Ник судка биреп булмасын?!» дип бара. Алар ирле-хатынлы икесе дә килен шулай

Хәтирә әнисе сүзен хуплады.

— Ирем Габит та шулай ди. Син язган аны, башка кеше түгел, ди...—Ул, чарасызлыгыннан котылырга ярдәм эзләгәндәй, Нәфискә карады. —Нәрсә булса да эшләп карыйк инде, кул кушырып утырып булмый бит, милиция­гә тикшертергә мәллә?—диде, авыр сулап.

—Анысы сезнең  ихтыярда,—диде Нәфис.—«Ник андый хат бастырдыгыз?» дип редакциягә дәгъва кыла аласыз. Мине рәнҗеттегез, мин сезне судка бирәм, төгән итәм, дип. Ул очракта без сезгә газета аша җавап бирергә тиеш булабыз.

—Менә шундый нәрсә кирәк, ди кода,—дип әйтте Ламига.—Син түгел дигән әйбер кирәк, ди.

— Болай эшләгәндә, бу үз-үзеңне фаш итү була. Каракның бүреге янгандай, гаепне үзеңә алу, аны тану була. Аннары әйтерләр, чыннан да үзе язган икән, җитешле тормышы да туры килеп тора, диярләр...

—Шул шул,—диде Ламига,—тормышы белән туры килүе начар. Юкса мәкалә эчтәлеге аның үзенә туры да килми. Минем кызым беренче курста кияүгә чыкмады. Ул хатта: «Беренче курста кияүгә чыктым» дип язылган. Бу бала өченче курста кияүгә чыкты.

—Соң, шулай булгач?

—Аңламыйлар бит менә, аңламыйлар. .

«Аңласалар кеше дә була ул. Бик аңлыйлар, шулай кеше каһәрләүдән тәм табалар»,—дип нәтиҗә ясады Нәфис.

Ламига, кулларына урын таба алмагандай аптырап, әле бер, әле икенче кул аркасын кашыды һәм тирән итеп сулыш алды:

—Газетга безне мактаганнар, ди, ул кеше безне яманламаган, ди. Без, ди, тормыш иткән, ди.

—Кем әйтә алай дип?

—Кодагый. Ике-өч машина да булгач, шуңа мактаулы без, ди. Язган кеше безне түгел, үзен генә хурлаган ул, ди.

—Аларча шулай булып чыга инде ул...—диде Хәтирә, әнисе сүзләренә кушылып. —Тик бу хатны язган кешене кем дә булса беләме? Кем икән ул? Аны кем дә булса язган бит, үчлек белән. Ничек менә шулай тик торганда язарга мөмкин? Бу бәндәне миңа табарга язмасын...—Хәтирәнең күз карашлары очкынланды, ул, хат авторын күрергә тырышкандай төкселәнде, йөзенә үч алу, усаллык хисләре ташып чыкты.—Әгәр дә мин аны тапсам...

Аның нәфрәт катыш үч белән сугарылган бу сүзләре Нәфистә тискәре йогынты уятты. Тынлыкны Ламига бозды.

—Кияү шул кешене таба да, белгәч, аннары кызга: «Син яздырдың, хәзер балаңны күтәр дә чыгып китәсең»,—дип әйтергә тиеш икән.

—Әгәр тапмаса? Әгәр ул кеше юк икән?..

—Әгәр юк икән, белмим, анысын әйтмәде.—Ул бертын уйга калды һәм өстәде:—Барган инде ул күрәзәчегә дә.

Кем?

—Кияү.

—Нәрсә дигәннәр?

—Киленнең гаебе юк, дигәннәр.

—Һәм юк та инде.

—Мин әйттем инде аңа шулай дип.

Хәтирә үзен аклады.

—Минем гаебем юк та инде. Мин бит беренче курста түгел. Миңа кеше килеп әйтте. «Менә шундый нәрсә язган икәнсең «Байтирәк хәбәрләре»нә,—дип. Булмаган нәрсәне.

—Булмаган нәрсә өчен баш катырып йөрисе дә түгел,— диде Нәфис, бу сөйләшүгә нокта куярга теләп.

Шул вакыт Нәфиснең ишегалдына килеп кергән күршесе Чутый Бараев, тәрәзә каршына килеп басты да, кулын изәп аны тышка чакырды.

—Чыгып кер әле?—иде.

Нәфис артыннан, килгән кунаклар да тышка чыкты. Аннары алар, кәефсез генә хушлашып, китеп барды.

Ахырдан сәфәр кылган кунаклар артыннан күзәтеп калган Чутый кызыксынып сорады.

—Болар кемнәр?—диде.

—Әй килгәннәр инде,—диде Нәфис, теләр-теләмәс кенә.

—Әллә нинди хатын-кызлар килә үзеңә,—диде Чутый, үзенең профессиональ күзәтүчәнлеген эшкә җигеп.—Ялгыз яшәвенне сизәләр.

—Юк, аларның үз мәшәкатьләре «Газетаны судка бирикме?»—дип килгәннәр.

Нәфис артык сүз ычкындыруына офтанып куйды, әмма соң иде инде.

—Ни өчен?—дип элеп алды прокурор.

—«Байлыкка табынмагыз!» дигән бер хат өчен. Болар ул хатны, безненң турыда язганнар дип, үзләренә кабул иткән. Дөресрәге, кемдер күңелләренә коткы салган.

—Байтирәктәнме сон алар?

—Әйе —Нәфис китеп баручы кунакларга ишарәләде. —Динар Ишкәевнең килене белән кодагые.

Чутыйның батынкы күз төпләрендәге күләгәдә очкыннар уйнап алды.

—Ә-ә,—дип сузды ул, бераз сакаулыгын төзәтергә тырышкандай.—Алар бу мәсьәләдә район судьясына да кереп чыкканнар инде. Моның нигезе юк, дип аңлатканнар үзләренә.

Нәфис «менә ничек?» дип уйлап куйды. Һәм ул артык сүз ычкындырудан сагайды.

—Нәфис!—диде Чутый, үзенең «йомыш» белән кергәнлеген исенә төшереп.—Синдә бер ДВП кисәге юкмы? Рамга, рәсем артына куярга кирәк иде.

—Булыр,—диде Нәфис һәм әйтелгән үлчәүдә Чутыйга ДВП катыргысын кисеп тә бирде.

Чутый чыгып китәргә ашыкмады. Ишегалдында аунап яткан такта, рәшәткәләргә ишарәләп:

—Боларны каян алдың?—диде

—Китерделәр,—диде Нәфис, тыныч кына. —Урман бай бит...

Чутый ясалма елмайды.

—Ну, булдырасың да инде үзен, тегесен табасың, монысын... Ял көне дә тик тора белмисең. Мин синең урынында булсам, шушында бер чәчбине алып кайтып рәхәтләнер идем.

Нәфис дәшмәде, көлемсерәде генә. Ул Чугыйның читкә, яшь кызлар янына йөргәнлеген яхшы белә иде.

Шул вакыт Чутый нәрсәгәдер кысылу нәтиҗәсендә кәкрәеп калган бармагын «Т-с!» дип өскә күтәрде дә:

—Нәфис! Мин синең телефоннан гына бер җиргә шалтыратып алыйм әле?—диде. —Өйдән булмый, сөйләшкәнне хатын тыңлап тора.

—Рәхим ит!—диде Нәфис.

Өйгә үткәч, Чутый телефон номерын җыйды. Нәфис, аның сөйләшкәнен тыңлап торырга арусынмый, кухня ягына узды. Барыбер дә Чутыйнын сөйләшкәне аңа ишетелеп торды:

—Привет, ягодка! Бу—мин. Сине сагындым. Ә-ә, син дәме? Бик әйбәт. Сагындырып, мине акылдан яздырасың инде. Әйе, ничек кенә! Шашарсың да... Көл инде көл. Сиңа килешә ул... Әле ни эшләр башкарасың? Вак-төяк? Әйдә, вак-төякләреңне калдырып тор, табигать кочагына чыгып керик. Аксу буена Олы юл чатында очрашабыз. Иске урында, син заправка ягына чыга тор. Мин бер ярты сәгатьтән килеп җитәм... Пока, ягодка моя!..

Чутый чыгып, бер ун минут узуга, аның киенеп-ясаныл, тулы сумкасын кулына тоткан хәлдә, бәрәнге бакчасы артыннан китеп барганы күренеп калды. Артыннан болдырга чыгып баскан хатыны Гөлия аны кара көеп, рәнҗүле караш белән озатып калды.

Нәфис, кулына балтасын алып, такталарны эшкәртүен дәвам итте. Аның уеннан Чутый тиз генә чыгарга теләмәде. Йә ул элекке Байтирәкнең заманында гөрләп торган базарлары турында мәкалә язган да шуны, татарчага тәрҗемә иттереп, газетада бастырыйк әле, ди. Аны чәйгә дә дәшә. Ахырга таба сүзе тикшерү эшләренә кайтып кала. Элек прокурор булып эшләгәндәге районнар искә алына: янәсе, аңа ничек кенә ялынып килмәгәннәр дә, ул нинди генә җинаять эшләрен ачуда катнашмаган.

Ә кызлар турында әйтәсе дә юк, үзләре муенга сарыла торган булганнар. Прокуратурада бергә эшләгән Таня исемлесе, кияүдә булса да, аны үлепләр яраткан. Ул аны кая дәшсә дә шунда барган, мунчалар кергән... Берсендә эштән соң бүлмәдә икәүдән-икәү генә калалар. Таняга ире шалтырата. Ул аңа: «Мин әле эштә тоткарланам, берәр сәгатьтән кайтып җитәм, бәгырь кисәгем»,—ди. Үзе Чутый кочагында, аңа сарылган, оҗмах рәхәтен кичерә. Ягодкам да менә дигән! Мин синең урында булсаммы...

Нәфис Чутыйның шуның ише үгет-нәсихәтләрен кабул итә алмады. Байтирәккә кайтып-китеп йөргәндә, Сәриясе Чутыйны беренче күрүдә үк ошатмады. Күрәмсең, ул аның кемлеген, ниндилеген йөзеннән үк таныган. Ул Нәфискә: «Син бу кеше белән якыннан аралашма, эч сереңне чишмә,—диде.—Сүзеңне «Исәнме?» «Исәнме!» белән бетер. Ахыры җүнлегә алып бармас..

Нәфис үзе дә Чутыйның мин-минлеген, шик-шөбһәгә баткан күңеле кешенең кечкенә генә гаебен дә кичерә алмавын, холкының үчкә, җәзага тартуга корылганын сизде, хатыны сүзләре белән дә килеште.

Бәлки, Сәриясе бүген шәһәр күчтәнәчләре белән кайтып төшмәсме? Ял көннәре бергә-бергә күңелле узар иде...

Нәфис шулай уйлады һәм урам башына күтәрелеп карады. Һәм, ни күрсен, урам уртасыннан аның үзе бүләк иткән аклы күлмәкне киеп, Сәриясе кайтып килә. Шунда ук аның кулыннан балтасы төште. Ул, хатынын каршы алырга дип, капка төбенә чыгып басты, Сәрияне елмаеп каршы алды. Һәм алар, күптән күрешмәгән кебек, сөйләшә-сөйләшә өйгә уздылар.

Бүген Нәфисләр өендәге моңсу тынлык, нидер җитмәүдән, ялгызлыктан туган караңгылык почмакларга кереп посты, күңел тәрәзәләре яктырып китте. .

Әҗәл саташтырган

Нәфисләр капкасыннан чыгып киткәч тә, Ламига белән кызы Хәтирә җанына тынычлык иңмәде. Борчу, рәнҗүләре күңелне тырмап торды.

Вакыт-вакыт алар сүзсез атладылар. Ламига кызы өчен башын кайгыга салды: «Кем язган шул мәкаләне? Ул хатны газетада бастырмасалар ни булган? Кодага котырынырга шул җитә калды. Газетаны судка бирегез, шул чагында гына үзегезне аклый аласыз, ди. Газетаны судка бирүдән нинди җинеллек табадыр. Редакторга этлек эшлисе киләме? Исе китәр, әллә ул миллионнарны урлаганмы? Бер дә андый кешегә охшамаган, хәерче кебек яшәмәс иде. Арты-алды чиста булмаса, үзен алай горур тотмас иде. Безнең кода кебек комсыз түгел, туры кеше күренә. Ул читләтеп кенә кызына күз салды. Бу гаепсез балага ни дип аклану кирәк инде? Хатны ул язмаган бит. Килен миңа ошамый дип, алай ук кыланмыйлар инде. Малаеңа ярагач, сиңа соң ни җитмәгән? Кешедән кер эзләп, һаман үч алып яшәү нигә кирәктер... Җүнле эш түгел инде бу, баланы нахакка рәнҗетеп чиргә сабыштыру. И-и, бу кадәр дә атасы... Хамайга охшар икән. Әй Аллам, мондый яманлыклардан үзең саклый күр! «Мин кем!» дип күкрәк суккан кешедән ни өмет итәсең?! Байтирәктә берәү дә шул хат өчен күтәрелеп сугылмады, кизәнеп бармак янамады. Әллә район үзәгендә бар да машинасызлармы? Хәерчеме, ачмы?..»

Хәтирә сүзсез атлаган әнисенә дәште:

—Әни! Син нәрсә уйлап барасың?

Хатын кызына кызганып карады.

—Һаман да шул коданы уйлыйм әле. Гомергә үчле булды. Кешене гафу итә алмый, шайтан коткысына бирелеп яшиләр. Аларныкы гына дөрес.  Бер түбә астында яшәгәч, түзүләре сиңа да кыендыр инде.

Хәтирә, акланып:

—Ирем башка чыгабыз дип әйтә әйтүен...

—Аңарчы менә хәзер яшәргә кирәк бит әле.

Хәтирә җавап кайтармады. Бераз тын гына барганнан соң сорады.

—Хат язган кешене табып булмас микән?

—Әйтә алмыйм.

—Ну, тапсак.

Хәтирә күзләрендә янә усал очкыннар уйнап алды. Ул үзенә җан ярасы китергән кешене белә калса, аны өзгәләп ташларга, иң соңгы сүзләр белән хурларга, аны яманрак газапларга дучар итәргә әзер иде.

Ламига кызының бу халәтен яхшы сизде, акылыңа кил, балам дигәндәй, киңәш итте:

—Кирәкми, кызым.—диде —Тыныч, сабыр була бел. Үч саклау чир саклау ул. Үчнең чиге яман. Кичерә, оныта белсәң уңарсын...

—Мондый хәлне ничек онытасың, әни? Эчтән борчып, талап тора бит ул.

—Барысын да аңлыйм, балам...

Ламиганың кара кашлары тагын нидер әйтергә теләгәндәй биеп алды. Күңеленнән кызына төшендерәсе уен кичерде: «Әй, кызым, беләм, эчтән җанын коя булыр, аларның яман сүзләрен кабул итәрлек түгелдер шул, ул чир булып йога, үзеңекен эшли. Үзеңне бер үк кулга алырга тырыш инде, бодай да коры сөяккә калып барасың бит. Авырып-нитеп китә калсаң, мантый да алмассың. Балаң бар, борчуларың аңа да чир булып күчәр. Син тыныч булсаң, ул да сау-сәламәт үсәр »

Хәтирә әнисенең уйларын сизгәндәй сорап куйды:

— Нишләргә соң миңа, әни?

—Тыныч бул! Сабыр төбе—сары алтын, диләр. Аларны син генә үзгәртә алмыйсың. Нәсел-нәсәбе бар,булдыклары шул—тешләк. Уена салганны ун елдан соң да онытмыйлар. Кода, минемчә, редакторга үч саклый булыр

— Ник?

— Ник дип, теге вакытта газетада бер мәзәк нәрсә бастырган иде ич ул. Ни, бер колхоз рәисенең көзге каршында үз-үзе сөйләнүе турында. Шул көлкене укыгач, нишләргә дә белмәгән. Мине мыскыллап язган, дигән, «мин аны редакторлыктан барыбер кудыртам» дип җикеренгән Моны миңа кодагый үзе әйтте. Ул чакта редакторны глава гына яклап калган.Тукбаев эшеннән китсә, шундый хәбәрләр дә йөри, редакторга районда көн бетәчәк, диләр.   

—Бетсә,—диде Хәтирә, әнисе сүзен элеп алып.—Газетада андый хатлар бастырып ятмас.

Ламига каршы төште.

—И-и, кызым, бу дөньяда берсе китсә, икенчесе табыла ул. Редактор китеп кода үзгәрәме? Бер бәйләнчек—гел бәйләнчек булып кала, моңа аның сәбәпләре табылып кына тора. Үзен хөрмәт итә белмәгән башканы да хөрмәт итә алмый... Бер сөйкемсез—гел сөйкемсез инде ул. .

Ламига, артыгын ычкындырдым, ахры, дип кызына карады.

Хәтирә, ни дип уйларга да белмичә:

—Хәзер өйгә кайткач нәрсә дип әйтәбез инде?—диде.

—Нәрсә дисең? Редактор, юкка баш катырып йөрмәгез әле, дип әйтте диярбез.

—Әтинең тагын ачуы кабарыр инде.

—Кабарса кабарыр...

—Олы башымны кече итеп сөйләшмим дияр.

—Дисә дияр.—Ламиганың ачулы йөзенә кызыллык йөгерде.—Ул әйтә дип үлеп булмый бит инде. Каян килгән патша! Әллә кем булганнар...

Кызы эндәшмәде. Ламига янә уйларга чумды: «И-и Алла, шушындый көннәргә калып, Байтирәк урамнарында ыстырам булып йөр инде.Тормышларының башы ук ниндидер ризасызлыктан, өнәмәүдән башланган иде, ахыры ничек булыр тагын?! Янәсе, алар абруйлы, дәрәҗәле. Киленнең бар яктан килгәне, акыллы булуы, үзләренә тиңе кирәк. Эчләре поша, җае чыккан саен, кызны кимсетергә, рәнҗетергә исәпләре. Минем кызым әрәм әле аларга, үзләре адәм рәтле булсалар иде. Янәсе, алар бай, дәрәҗәле гаилә. Кай төше мактаулы Хамайныкыларның?.. Ул дәҗҗал гомере буе кеше каргышы җыйган, гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдереп, бар, мактаулы, изге булырсың. Аңа каян килсен изгелек? Мулла битлеген киеп, кеше хакын аша, суширмәлеләрне дер селкетеп тор да анардан миһербан-шәфкать көт, булмаганны. Намуслы бәндә сугыштан качып Үзбәкстан далаларына китеп котылмый ул. Сугышлар тынгач, монда кайтып, авыл советына кереп ояла да тагын әллә кемнәрне җәберлә, тол калган хатыннарның артын чәбәкләп йөр. Жир бит! Хәзер туксанга җитеп үлә алмый, урын өстендә каһәрләнә. Әле ул да шушы килен хәстәрендә тора, кимсетерлек кызмы ул? Әрәм әле ул аларга, әрәм. .»

Бу вакытта алар Байтирәк ашханәсе турына килеп җиткәннәр идее. Тукталышта күрше Укчы авылыннан Нәзирә очрады. Ул больницадан дәваланып чыгып килә икән. Ябык чырайлы, нечкә гәүдәле Нәзирә тагын да тартыла төшкән, йөзе көлсу төскә кергән иде.

—Исәнмесез, Ламига апа!—диде ул, танышларын үз итеп.

—Исәнмесез, Нәзирә.

—Авылга кайтасызмы?

—Юк әле, соңрак кайтам. Монда кызларыма килгән идем. Син автобус көтәсеңме?

—Әйе, нишләптер килми. Бер автобус туктамый узып китте. Гомер- гомергә шушында булган автовокзалны сүтеп, әрмән килмешәкләренә кафе салдырдылар да халыкны кырга җәяү титакларга калдырдылар...

—Әйтмә инде.

—Түрәләргә акча җитми. Хәерченең актык ыштанын салдырмасалар ни булган?

Нәзирәнең төртмә сүзе район хуҗаларына кагылды. Чынлыкта барысы да үзара килешеп эшләнелә бит. Бу төртмәне ишеткән Ламига артык тукталып торасы итмәде.

— Без жәяү генә атлый торабыз инде,—диде —Кайтып житәргә күп тә калмады.

—Ярар, ярар...

Саубуллашкач та, саулыкка туя алмаган Нәзирә Ламиганың күз алдыннан китмәде. Курбаш клубында булган бер вакыйга исенә төште. Ул чагында булачак кода Динар Ишкәевнең, парторглыктан чыгып, колхоз рәисе булып эшләп йөргән чагы идее. Беркөнне ул колхозның урмандагы умарталыгында Казан кунаклары белән шәп кенә сыйланган, эчеп шактый гына кызган. Кунакларын урман буеннан озатып кайтышлый, Динар Хамаевич машинасында бер егетне таптата, аның аягы сына. Бу хакта колхозчыларның гомуми җыелышында гауга чыккач, аңа дәгъва белдерелгәч, ул:

—Рульдә мин түгел идем, шоферым иде,—дип, гаепне гаепсез егеткә аударып калдырырга тели.

Шулчак арткы рәтләрдә утыручы әлеге Нәзирә, анын ялганына каршы төшеп:

— Ник кеше өстенә ягасың?—диде. —Үз гаебеңне таныйсың килмиме әллә?

Ишкәев, күрше Укчы авылыннан килгән бу хатынның кемлеген танырга теләп, кызыл эскәтерле өстәл артыннан муенын сузып дәште:

—Кем анда башын калкыта? Фамилияң ничек әле синең?

—Нәрсәгә сина минем фамилиям?—диде Нәзирә, тешләкләнеп.—Әллә малаеңны өйләндерәсең бармы? Мин кияүдә инде.

Ишкәевнең күзләре челт-мелт килде, пеләш мангае ялтырап-ялтырап китте.

—Ә-ә, синмени әле ул, мин беләм синен турыда,—диде.—Кияүгә чыкканыңны да, аерылып кайтканыңны да беләм.

—Белсән соң, шуннан ни булган?

—Тик ятмый торгансыңдыр инде дим.

Шулчак Ишкәевнең мыскыллап көлүе Нәзирәнең ачуын чыгарды.

—Нәрсә, күргәнең бармы әллә?—диде ул, җикеренә төшеп. —Тәрәзәмне килеп чирткәнең юктыр бит? Чирткән булсаң, бүтән берәүнеке белән бутыйсыңдыр. Теге җырчы сандугачың белән саташкансың, син «сандугачлар»ны оста сайратасың бит. Бераз дөресен сөйләргә өйрән, гаебеңне таный бел, ичмасам. Мин председатель булдым дигәч тә...

Моны көтмәгән Ишкәев кара көйде, бүтән сүз куертырга теләмәде.

Ул көнне җыелыштан чыкканнар Нәзирәнең турылыгын хуплап «Ну әйбәт тә иттең инде үзең, Ишкәевнең кирәген бирдең...»—диделәр. Тик, шушы хәлләрдән соң, Укчы авылы хатыны Нәзирә якын-тирәдә үзенә юньле эш таба алмады. Байтирәк тегү комбинатында аз гына акчага җыештыручы булып йөрде.

Ишкәев барыбер судан коры чыкты, машина белән кеше бәрдерү гаебен шоферы үз өстенә алырга мәҗбүр булды, эш судка барып җитмәде. Хәер, бәлагә таручы тапталып үлгән очракта да Ишкәевнең моңа җавабы әзер иде: «Ул үзе исерек килеш машина астына килеп керде...» Шуның белән бетте-китте... Аңа ышаналар. Ул экспертиза үткәрүчеләрне дә сатып ала белә. Ә сатылмаган кеше аз бит ул, аеруча хуҗаларга. Хөкемдарлар да иң элек түрәләр мәнфәгатен кайгырта. Бизнес ясый. Ул чагында Нәзирә карга күзен карга чукымаганлыгын аңлап җиткермәгән иде.

Алар урам буйлап тын гына атлый бирделәр. Ламига кызынып сагышлы, моңсу йөзенә карап-карап алды, кызгану хисе кичерде. Ул бу халәтен сиздерергә тырышмаса да, Хәтирә күңеле сизенде. «Минем өчен аңа да борчу килде» дип уйлады. Бу хәлнең нигә болай килеп чыкканлыгына аптырады, сорауларына җавап эзләде. Юкса ул ире Габит белән мәктәп елларыннан ук таныш, бер-берсен белеп, күреп, яратып өйләнештеләр кебек. Килен булып төшкәч кенә кайбер вак-төяк низаглар, «төчкерешеп» алулар булгалады анысы. Кадерле малайга әнисе сүзе дә, әтисе сүзе дә тәэсир итми калмады. Хәтта туксан яшьлек Хамай картнын да оныгына карата үз фикере, үз киңәшләре бар иде. Өй эшләрен башкарганда иренең диванда телевизор карап ятулары, юк-бар сәбәпләр табып, өйдән чыгып киткәләүләре, сөяркәләре белән күңел ачып эштән соңгарып та, сал галап та кайтулары ешайды. Габите отыры үз эченә бикләнә барды, туры сораулардан читләште. Андый минутларда Хәтирә авыр, рәнҗүле хисләр кичерде. Шулай көзге көннәрнең берендә алар яхшы гына эләгешеп тә алдылар. Бакча бәрәңгеләрен алып кына бетергәннәр иде.

Габит кая киткәнен әйтми-нитми капкадан чыгып барганда, ачуы килгән Хәтирә аның юлына каршы төште, кулына күтәргән яшь баласын иренә тоттырды да:

—Мә балаңны, теләсә нәрсәңне имез, мин сиңа бала белән килмәдем,— диде һәм капкадан чыгып ук китте.

Хәтирә әнисе янына бармады, бераз тәпиләгәч, бакча артыннан күренми генә әйләнеп кайтты да, бүген дә сүтелмәгән агач йортның (алар башта шунда яшәгәннәр иде) тәрәзәсен ачып керде, бәрәңге салынган идән астына шыпырт кына төште, артыннан капкачын ябып куйды, өйгә барысы җыелгач ни булырын көтте.

Озак та үтмәде, киленнең чыгымлап китү хәбәре барысына да тиз җитеште. Күршедә генә яшәүче бертуган апалары да, яшелчә бакчасына кояш җылысына чыгып кунаклаган Хамай да өйгә кереп җитте. Ул, үзенең терәксез урындыгын алып, мич буендагы идән асты капкачы өстенә үк килеп утырды. Өйдә шау-шу, каенана кулына күчкән яшь бала елый да елый, һәммәсенең эче поша, ачулары йөзенә чыккан. Аеруча киң гәүдәле Сәлимә ханым калку түшен күркәдәй киергән. Анын түземлеге озакка бармады, ул, шартлап ярылыр дәрәҗәгә җитеп:

—Бу нинди тамаша?—диде —Нигә чәпчи ул чебеш, рәхәтенә чыдый алмаган нәмәстәкәй?—Аның ярсулы карашы Габитка төбәлеп калды. —Бераз ир була бел, санлат хатыныңны. Нәрсә җитми аңа? Ачмы ул, ялангачмы? Кадереңне белеп торасы урынга кеше мыскыллап йөри.

Габит каршы дәшмәде, әтисенекедәй түгәрәкләнеп килгән чырае, чебен кунганны да сизмичә, үзгәрешсез калды. Әллә хатыннар белән читтә чуалгалаганын уйлапмы, үз гаебен таныгандай, мыштым гына утыруын белде.

Кодагыеның күршедә генә яшәгән кыз туганы Халисә аларны тынычландырырга тырышты.

—Бераз үзегезгә дә катырак торырга кирәк,—диде ул, күзләрендә ут уйнатып.—Хатын-кызны бер дә азындырма аны. Шушындый мул, зиннәтле тормышта чүкердәшеп кенә яшисе урында киленегез җүләр сата. Нигә кәҗәләнеп йөргән була әле ул?... Кайгырмагыз, беркая да китмәс, сыер да ашаган җиренә кайта. Бер дә юкка түгелдер, ялындырмакчы була торгандыр...

Идән астында барысын ишетеп торган һәр чәнечкеле сүз Хәтирәнең йөрәгенә уктай барып кадалды. Караңгыда бәрәнге өстенә чалкан яткан җиреннән ул әле бер, әле икенче ягына боргаланды, авыр сүзләрдән иреннәрен чәйнәр дәрәҗәгә җитеште. Идән асты капкачын очырып җибәрәсе, шуннан атылып чыгасы килде, әмма сабырлыгын җыеп түзеп калды, үз өстенә атылган пычрак, гайбәт сүзләрне тыңлавын дәвам итте.

Менә көтмәгәндә Хамай да телгә килде.

—Әй-й,—дип сузды ул, ризасызлык белдереп, әле дә батынкы күзләрендә сакланган зәһәрлеген чәчеп. —Хатын-кызны кем шулай азындыра инде?.. Ир көен дә көйли белмәгәч. Безнең заманда чәче белән идән себерергә дә әзерләр иде. Хәзергеләр аягыңны жылы су белән дә юмыйлар. Кайтканыңны капка төбенә чыгып көтеп алалармы?.. Әй-й, безнең заманда булмаган хатын-кызның җенен чыгарырга чөйдә аркан эленеп торыр идее... Аларны соң башкача санлатып буламыни. Хәзергеләр бозылды, майларына чыдаша алмый. Узыналар. Чөнки рәхәткә чыгардык... —Хамай, тукталып, күзләрен челт-мелт китерде, фикерен туплап азапланды да дәвам итте:—Әй-й, җүнле хатын үз баласын иренә ташлап чыгып китәмени ул? Башта ук ялгышлык булган, малай кешесенә туры килмәгән. Алар җүнле нәселдәнмени соң?.. Җүнле булса, әтиләре гаиләсен ташлап чыгып китмәс идее...

Шушы урында битләре уттай кызышкан Хәтирәне «Алар җүнле нәселдәнмени?..» дигән сүзләр чыгырыннан чыгарды. Ул. бу хурлыкны күтәрә алмыйча, кушаяклап, бар көченә идән капкачын тибеп очырды. Урындыкта утырган Хамай урындыгы-ние белән, шампан бөкеседәй атылып, идән уртасына барып төште. Бертын ни булганын да аңламый тордылар. Аннары идән астыннан чәчрәп чыккан Хәтирәгә акаеп калдылар.

—Кем җүнле нәселдән түгел? Безме?—диде Хәтирә. Хамай каршында ярсынып. —Безнең нәселгә ни булган? Минем әти синең кебек Әҗәл елгасында сугыштан качып ятмаган ул, кабахәт... Бүре ерткычлыгы йоккандыр сиңа. Син, син бит... —Ул кирәкле сүзен әйтә алмый азапланды —Минем әти гөнаһсыз кешеләрне тереләй күмдертмәгән... Монда кеше тикшергән буласыз. Үзегез кем соң?

Хәтирә ярсыды-ярсыды да, каенанасы кулыннан баласын алып, өйдән чыгып ук китте, туп-туры әнисе янына авылга юнәлде.

Бер атна чамасы узгач, Хәтирә янына Габит килде, тормышын җайларга теләп, аның кире кайтуын үтенде, үгет-нәсихәт итте. Аптырашта калган Хәтирәне үсеп килгән баласы уйландырды: «Ул әтисез үсәргә тиеш түгел! ..» Аннары гына күнәргә, ризалашырга булды. Шуннан соң алар, үзара аңлашып, матур гына яшәп киткәннәр иде шикелле. Аяк астыннан шушы бәла—газетада басылган хат килеп чыкты да гауга кубарды. Каенатасы Динарга шул җитә калды. Имеш, шундый дәрәҗәле кешене газетада мыскыллап язганнар. Аның  данлы-шанлы исеменә тап төшергәннәр.

Кияве бәдән кызы арасын һич тә суытырга теләмәгән Ламига күбрәк кодасы Динар Ишкәевкә рәнҗеде...

Икәүдән-икәү жҗәяүләгән ана белән кыз, ак калай капка төбенә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайта төште. Матурлап, фасонлап эшләнгән бу капканын як-якка ачылып ябылган олы ишекләреннән шәп машиналар керә-чыга тора, кечесеннән рөхсәт ителгән кайбер туган-тумачатар, таныш-белешләр генә йөри. Зур ике гараж капка читенә терәлеп, берничә машина сыярлык итеп салынган. Ак калай түбәле, тыштан ак кирпеч белән тышланган ике катлы нарат йорт капка өстеннән чыгып кукраеп тора. Өй эче кыйммәтле җиһазлар белән тулы. Шунда керү белән байлыкка табыну башлана. Әллә шуңамы, бу йортка керер алдыннан. Ламиганың аяклары тартышкандай итә, аңлашылмас карышу күңелендә төрле шик-шөбһәләр тудыра, нигәдер сагайта. Аны биредә һаман да чит итеп, адашып кергән бер мескенгә карагандай түбәнсетеп каршы алалар сыман. Шул хис йөрәген кыбырсыта, аякларын тышаулый, ихтыярын чикли. Әнә теге кырыйда сүтелми калган гади агач йортларына килеп-китеп йөргәндә алай булмый торган иде. Ул йортта хәзер ялгызы гына яңа йортта сыеша атмаган туксан яшьлек Хамай яши. Аның янына хәл белешеп кереп-чыгып кына йөриләр. Ул инде шактый бетеренгән, акылы алышынып саташкалый. Ламига:

 «Гомерләрне белеп булмый, авылга киткәнче аның хәлен белеп, янына кереп чыкмыйча булмас»,—дип тә уйлады, үзе кызы артыннан калмый капкадан эчкә узды.

Өйдә аларны чәйләрен әзерләп куйган Сәлимә кодагый каршылады.

—Кайтып та җиттегезме, әйдәгез, әйдә, чәйләр әзер,—диде ул, ачык чырай күрсәтергә тырышып.

—Көчкә арып -талып... Жәяү күп йөрелде,—диде Ламига.

—Хәзер Байтирәк зурайды шул. Әйдә утырышыгыз әле...

Өстәл артына килеп утырган Сәлимәнен бүселә төшкән калку түше аның бу йортта чын хужабикәлеген сиздерде.

—Кайларда булдыгыз сон?—диде ул, кызыксынып.—Редакторны күрә алдыгызмы?

Ламига, авыр сулап куйды да, теләр-теләмәс:

—Күрүен күрдек...—диде.

—Нәрсә ди соң?

—Нәрсә дисең, юкка баш катырып йөрмәгез, ди.

Сәлимә, гаҗәпләнеп, башын калкытты.

—Ничек юкка? Безне шулай мыскыл итеп язсыннар да.

Ламига аптыраганнан янә кул аркаларын ышкыштырды, аннан:

—Кодагый!—диде, үзенекен төшендерергә тырышып.—Редактор әйтә, ни, ди, монда беркемне дә мыскыл итү юк, ул хатта бернинди конкрет кеше турында язылмаган, андый хатларны без газетада еш бастырып торабыз, нигә сез гаепне үз өстегезгә аласыз, ди. Бер ялгансыз менә.

—Соң, Динар шулай дип бара бит, безнең турыда язганнар, ди. Бер дә белми генә әйтмидер инде ул. Әле кичә генә пәри кебек котырган иде.

Ламига уфтанып куйды.

—Белмим инде, нигә дип котырынырга кирәктер,—диде һәм өстәде:— Кодагый! Редакторга берәр үче бардыр коданың.

—Бар, бар. Булмыйча,—дип элеп алды Сәлимә.—Ул бит, аны мыскыллап, бер юмор да язган иде.

—Шул шул менә! Алар арасындагы мөнәсәбәтне белеп тә бетерә алмассың. Монда, кодагый, кызның бер гаебе юк. Редактор үзе дә шулай дип бара. Гөнаһлы булмагыз, ди. Үзләре теләгәнчә тыныч кына яшәсеннәр, ди. Судлашып йөрү беркемнең дә дәрәҗәсен күтәрми ул, ди. Һәм дөрес тә инде.

Хәтирә үз сүзен әйтергә кирәк тапты:

—Монда судлашып йөрергә минем ни гаебем бар?—диде ул.—Әйтәм бит, мин язган хат түгел ул.

Ламига кызы әйткәннәрен хуплады.

—Баланы нахакка рәнҗетү була күрмәсен инде. Ходай гөнаһсыннан сакласын...

Бу сөйләшүдән сон Сәлимә, йомшаргандай:

—Анысы шулаен шулай да инде,—дип килешкәндәй итте һәм, чынаякларга кайнар чәй өсти-өсти, ризыклардан авыз итәргә кыстады.

Чәен эчсә дә, Ламиганың тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде, ул чемченде генә. Табын түгәрәкләнүгә, ул Хамайның хәлен белеп чыгарга булды, үзе белән алма согын алды.

Караватында бөгәрләнеп яткан Хамайны күрүгә, Ламиганың тәннәре чемердәп китте. Карт, вакытсыз өзелгән алма кояшта саргаеп бөрешкәндәй, бетәшкән иде. Сан-гәүдәсе, сүтелгән йомгактай, кечерәеп калган. Чыкмаган җаны гына бар диярсең. Барыбер дә төс-кыяфәтенә, эчкә баткан күзләренә карап, аның  Хамай икәнен белеп була. Түгәрәк башынын пеләш «аланы» улы Динарныкына караганда арткарак чигә төшкән. Юкарган баш тиресе җыерылып-җыерылып сырланган, йөзе сулыгудан ияк асты тиреләре салынып тора, тамырланган нәзек муены сураеп калган. Күзләрендә ялтыраган сүрән очкыннар әле дә аның шул Хамай икәнлеген, тискәре холкындагы авыр халәтен чагылдыра. Торып утырыр өчен, тимер карават башына бау бәйләнгән. Күрәмсең,  кече йомышын үтәр өчен аска чиләк куелган. Янәшәсендәге кечкенә өстәл өстенә төрле дарулар, ризыклар тезелгән.

Карт янына килеп баскан Ламига, тын алырга да куркып, авыр хисләр кичерде. Аны ой эчендә хокем сөргән шомлы тынлык биләде. Хамай, янына кемдер кергәнлеген абайлагандай, башын ишек ягына таба борды да бер ноктага төбәлеп бакты. Шулчак аның колакка да саңгыраулыгы сизелде. Карт сәер халәт кичерде. Кинәт сыны тартышкандай дерелдәп-дерелдәп китте һәм ул курку катыш үз-үзенә сөйләнә башлады:

—Әнә ул тагын килгән... Хәйбул ул, Шабайның сугыштан кайткан бандит энесе. Исереп килә дә рәшәткә башларын сындыра башлый, тәрәзәләргә таш ыргыта... Миңа яный: «Әҗәлен миннән булыр, хаин!.. >—ди. Миңа Суширмәдән китеп югалырга куша... Ул бандитны тагын төрмәгә утыртырга кирәк. . Тотыгыз аны, ул мине үтерәчәк...

Аның бөрешкән гәүдәсе калтыранды-калтыранды да туктап калды. Ламига аңа дәште.

—Хамай бабай! Нигә борчыласың? Сиңа беркем дә тими бит...

Хамай тавыш килгән якка борылды. Өненә килгәндәй аптырап сорады.

—Син кем?

—Мин Ламига булам.

—Ламига?

—Әйе, Ламига кодагый.

—Син каян килеп чыктың?

—Курбаштан.

—Анда безнекеләр исән-саумы?

—Кемнәр ул?

—Мәрьям...

Хамай моннан ун ел элек җирләнгән хатыны исемен атады. Моңа Ламига тагын гаҗәпсенде. Алар Курбаш авылына илленче елларда ук күченеп килгәннәр иде. Теге 1924 елгы вакыйгалардан соң Суширмәдә яшәп кала алмадылар. Шабай гаиләсен тереләй күмдерткәннән соң, авылдашларының каргышлы карашы аны туктаусыз эзәрлекләде. Ул еллар хатирәсен ишетеп кенә белгән Ламига үзалдына «Кеше каргышы төшми калмыйдыр шул…»дип уйлап куйды һәм Хамайны эзәрлекләгән Шабай энесе Хәйбулныж ачы фаҗигасен күз алдына китерде…

Абыйсын, аның гаиләсен кызганган Хәйбул җан газаплары кичерә. Бераз салып алса, Суширмә белән Акширмә арасында бәргәләнеп бутала. Хамайны эзәрлекли…

Ламига үз-үзенә нәтиҗә ясады: кара күләгәң, кая гына барсаң да, артыннан каламыни! Курбашка күченеп килгән Хамайның яманлыгы да артыннан иярде. Инде томаннар артында калган ул вакыйгалар кемнәр өчендер онытылган, кемнәр өчендер юк. Ә Хамай күңелендә бикләнеп саклана, әледән-әле исенә төшеп, тынгы бирми, газаплый, бәгырен көйдерә... Көдрә башлы Шабай, кара толымнары билләренә җиткән Сәрмәния, күз яшьләренә тулган, җаннарына үлем куркынычы сенгән уллары Шәйхулла. Шәех та аның күз алдыннан китми газап чиктерә Күрәсең, ул, фани дөньяда кылганнары өчен, кыямәт көнендә ничек җавап тотудан куркып калтырана. Вакытсыз гүргә кергән Мәрьямен дә онытмый...

Уйга баткан Ламига, ихтыярсыздан: «Исән чагында хатыннарының кадерен белмиләр дә, аннары, исләренә төшкәч, соң була. Бер йотым су бирер кешен дә калмый »—дип куйды. Аның хатыны Мәрьям, бүре янына бәйләп куйган сарык хәлендә, Хамай өрәгеннән гомер куркып яшәде. Хатынны иренең буйсындыручан карашы изде, сытты һәм иртәрәк дөнья куярга мәҗбүр итте...

Ламига алып кергән алма согын Хамай өстәленә куйды да сорады.

—Саулыкларың ничек соң, Хамай бабай?

—Үлеп булмый бит...

—Үләргә ашыкма әле...

Хамай дерт итеп уянып киткәндәй, башын тибрәтеп алды. Шушы минутта аның миенә якты нур үтеп кергәндәй итте.

Ул акылына килгәндәй тынып торды һәм:

—Ламига!—диде.—Хәл белеп керүенә рәхмәт. Миңа инде күп калмады. Мине Курбашка Мәрьям янына алып кайтып җирләсеннәр, яме.

Баш очында ниндидер авыр рух бөтерелеп алганын сизгәндәй, Ламиганың күзләре тартышып куйды.

—И-и, Хамай бабай, үләргә ашыкма әле син...

Җавап булмады. Хамай Ламигага сәер генә карап куйды да, хәлсезлеген сиздереп, башын читкә борды... Ламига аны бүтән борчырга теләмәде. Шушы авыр тынлыкта Хамайны кинәт кенә ташлап чыгып китәргә аяклары тартышкандай итте. Аннары ул, читенсенеп кенә, ишеккә юнәлде.

Ламига ишегалдына чыккач, иркен сулап куйды. Киявенең капка төбенә кайтып туктаган «девятка» машинасы аны Корбатка илтергә көтә иде...

Эт оясы

Тукбаев күңеле тантана итте. Ул әле Австралия, Төркия җирләрен аркылыга-буйга гизеп, ял итеп кайткан тәэсирләреннән арынып җитмәгән иде. Бүген исә шатлык өстенә шатлык: чит илдәге шәхси счетына бер миллион акча күчерә алды. Төрек егетләренең, районга килеп, мәчет төзергә дип тапшырган валюталары аңа ярап куйды. Ул берьюлы ике куянны атты: Абага районының төзелеш оешмасы белән килешү төзеп, Байтирәктә мәчет төзү мәсьәләсен валютасыз гына хәл итте, мәчетне якын араларда аякка бастырырга дип, куллар кысышты...

Аны мин барысын да булдыра алам дигән хис канатландырды. Чөнки ул югарыдагы кайсы ишеккә барып керсә дә, максатына ирешми чыкмый, түрәләрне үз вәгъдәләренә ышандыра, аларны районга кунакка да чакыра. Аныңча, тормыш тәгәрмәчен майлый, олуг кунагыңны сыйлый алу да зур осталык. Яшәү рәвеше шуңа корылган. Тапшырган бүләгең дә икеләтә файда китерсен. Бүләк тә акча! Ә акча, үз чиратында, акча эшли. Аның өчен башынны эшләтергә кирәк, башыңны! Шулай булмаса, ул шушы өч катлы коттеджны бушка салдыра алыр идеме? Районда мондый байлыкларга кем ирешкән? Юк, беркем дә!

Ул хан сараедай йортында рухланып йөрде, туктап-туктап алды, күзләрен кояш нурлары чагылдыргандай, авызын колакларына кадәр җиткереп елмайды. Тәмле ашаудан кабартмадай кызарып пешкән шома битләре ялтырап-ялтырап китте. Аны күтәренке хисе бүлмәдән бүлмәгә йөртте. Эчтәге нарат бүрәнәләрдән хуш ис таралды. Өй җиһазларын гына күр, күз явын алырлык! Аларны ул кайсын Төркиядән, кайсын Италиядән кайтартты. Барысы да заманча, зиннәтлеләр. Тукбаев үзен бер дә чит ил байларыннан ким сизмәде. Ә нигә?! Теләсә, «Тойота», «Мерседес» машиналарына утырып элдертә ала. Тагын ни кирәк?

Ул шулай, үзен бөек хис итеп, зур йодрыгы белән шыкылдап торган юан бүрәнәләргә сугып-сугып алды. Мондый йортта яшәүләре үзе бер бәхет, җанга шифа. Җәннәт инде! Юкка гынамы ул бу агачларны Себер урманнарыннан ук кистертеп кайтартты? Һәм дә бик дөрес эшләде, дәрәжәсен төшермәде. Бирегә кемне генә кунакка чакырсаң да, хет Дәүләтхан Бариевичның үзен, абруен тошми, йөзен ак. Бергә-бергә, затлы ризыклардан сыйлана-сыйлана, үзеңне дә аңа тиң санап, фикер алышасың... Кунак чакырып сыйлауның да сәнгати төшенчәләрен белергә кирәк. Һәркем тәмлене ярата, берәүнен дә татлы ризыктан йөз чөергәне юк. Кешене тәмлегә ияләндерү, яхшылап сыйлау зарур, һәм үзен дәрәҗәгә ия бул! Аннары дәрәҗә үзенекен эшли. Әле берәүнең дә югарыдан мәтәлеп төшәсе килми, һәркем кәнәфиенә теше- тырнагы белән ябышкан. Үзенә җил-янгыр тидермәс өчен өстән кушканны үтәргә генә тора. Чөнки власть иреген югалтасы килми, аның сүзе—закон булырга тиеш! Түрәлек ул синең арка терәгең дә, менә шушы байлыкларың  да, тормыш диңгезендә рәхәтләнеп йөзәр җилкәнен дә...

Аның бу уй-фикерләрен бүрәнәләрдән чекерәеп карап торган ботак «күзләр» дә «синеке дөрес, синеке дөрес» дип раслап торган күк тоелды. Ә хуш исле бүрәнә ярыкларыннан сыпылып чыккан сагыхзар, күз яшьләре сымак, кеше хакын хакла дигәндәй, дәгъва да белдерәләр иде сыман. Әмма аңа барысы да хәләл булып күренде, тиеш саналды. Үзен Алланың кашка тәкәседәй санап, ул йомшак кәнәфигә килеп утырды. Аннан, бишектә тибрәнгәндәй, урындык күчәрендә әйләнә-әйләнә як-ягына каранды һәм яшьлек хатирәләренә бирелде...

Ул үскәндә үк, буйга кечерәк булса да, төптәй нык, көчле иде. батыр булырга омтылды, иптәш малайлары белән туптай тәгәри-тәгәри көрәште. Үсә төшкәч, техника тирәсендә чуалды. Күршедәге Әхми абыйларының капка төбендәге ташландык «Запорожец» машинасы эченә кереп утырыр иде дә, мәктәпкә дә бармыйча, көннәр буе аның рулен әле унга, әле сулга боргалап мәш килә, өйгә әнисе чыгып дәшкәч кенә керә торган иде... Инде көчкә-көчкә җиденче классны тәмамлагач, колхозда ат көтәргә теләми, район үзәгенә—Байтирәккә менде, шунда буталып йөри-йөри киномеханик һөнәрен үзләштерде. Бар нияте ничек тә машина алырга иде. Кинодан калган тиеннәр машинага җитмәгәч, тотты да шабашкага китте. Шунда, кулы бик эшкә ятмаса да, шактый шомара төште, бригада туплады, бүтәннәрне эшләтә алды. Өйдәгеләргә кесә тутырып акча алып кайта башлагач, аңа, урлашмый микән бу малай дип, башта ышанмый тордылар. Юк, баксаң малай булдыра торган егет икән... Тора-бара тракторист-комбайнер да булды ул. Аннары, иптәш егете ярдәме белән, авыл хуҗалыгы институтының агрономнар хәзерләү факультетына барып керде. Институтны тәмамлагач, агроном акчасына эшләп йөрисе килмәде, озын берлекләр аны сәүдәгәрлеккә алып килде. Райпода эшли башлагач, «кемнең кулында—шуның авызында» дигән төшенчәне яхшы үзләштерде. Әйе, һәркемнең авызы бар, ул үз кирәген сорый. Тукбаевтан да сораучылар күбәйде, ул кирәкле кешесенә карап кына бирергә өйрәнде. Шуны чамаламаса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме соң? Тот капчыгыңны!.

Ул, үз фикерләрен хуплагандай, кәнәфиендә тибрәлә-тибрәлә елмайды Һәм кинәт, нидер исенә төшереп, урыныннан сикереп торды да хатынына дәште.

— Иркә! Иркә, дим!

Аш-су ягында кайнашкан хатыны, кара бөдрә чәчләрен тибрәтеп, ире каршына килеп басты.

—Нәрсә булды?

—Әйдә бер утырып шампан эчик әле.

—Нәрсә уңаеннан?—диде Иркә, гаҗәпсенеп.

—Кәеф шәп бүген, көн удачный булды.

—Нәрсә оттың?

—Отмадым, просто миллион «заработал» һәм аны чит ил чутына салып та куйдым.

Акчага, байлыкка хирыс Иркә канәгать елмайды.

—Син молодец минем...

—Шампан эчә-эчә, шахмат та уйнап алырбыз.

—Миңа җинеләсең бит,—диде Иркә, аңа сынап карап.

—Җиңелсәм җиңелермен, мин шахматта синең кебек район чемпионы түгел түгелен дә... Шахмат миңа шушы миләрне,—ул бармакларын чигәсе турында бөтерде,—яхшырак эшләтергә ярдәм итә, логик ходлар ясый белергә өйрәтә. Ә главаның башы начар эшләргә тиеш түгел. Беләсеңме шуны?

Иркә килешкән булып көлде.

—Беләм, беләм...

—Минем бу башны бутарга теләүчеләр болай да җитәрлек.

—Кемнәр инде ул?

—Авылдашың Нәфис абый да кирегә сукалый... Куам мин аны районнан. Моңарчы түздем, синең сүзне тыңлап та...

Иркә Рәсименә текәлеп калды. Күңеленнән «Әллә көнчелек саклап син аннан үчеңне алмакчы буласыңмы?» дигән уй узды. Һәм ул тыныч кына сорады.

—Нигә?

—Әйткәнне аңламый... Динар Хамаевич та, кергән саен, редактор кирәкмәгән материалларны бастыра, дип яманлый. Әле киленнәренең ниндидер мәкаләсен бастырганмы?

Иркә тере күзләрен ялтыратып сорады.

—Син ул мәкаләне үзең укыдыңмы соң?

—Минем гәҗит укырга вакыт бармы?

—Ә мин укыдым. Ул алар турында түгел. Бер кыз баланың мәхәббәттә ялгышудан үкенгән зары гына. Башкаларга гыйбрәт өчен язылган адрессыз хаты. Аны кем ничек кабул итә бит. Синең Динарың чит кул белән утлы күмер чүпләмәкче, шул гына.

—Нәфисеңне яклап үлдең инде —диде Рәсим, кинәт килешмичә.

Иркә аптырап калды.

—Ничек Нәфисеңне?—Ул аның күзләренә керердәй булып текәлде.— Әллә мин аның белән уйнашып йөргәнме? Мине үзең белән чагыштырма. Яшьлектә кем кем белән очрашмас...

Рәсим артыгын ычкындырганын абайлады.

—Ярар, ярар, —диде, Иркәне тынычландырырга тырышып.—Баш-күз чыкмаган, әйдә бу шампанны тотып куйыйк әле.

Тукбаев, шампан эчә-эчә, шахматта ике тапкыр оттыргач, уеннан тукталды. Аннары ул, көне буе чабып арганнарын юып төшерергә теләп, йөрәк сурәтендәге төрек ваннасы эченә кереп ятты. Сабын күбекләре өстендә түгәрәк башы гына торып калды. Ул, үз-үзенә кызык тапкандай, ияк асларына үрмәләгән сабын күбекләрен читкәрәк өреп куды. Шул вакыт телефон шалтырады. Аның судан чыккан юан кулы стенага ябыштырылган телефон трубкасына таба үрелде.

—Ал-ло! Кем әле бу? Кем, кем? Борнаш?.. Ә-ә, Борнаш Шәехович ... Каян килеп чыктың әле син? Чыгардылармы? Шәп булган. Иреккә чыгуың белән! Яхшы, яхшы. Очрашыргамы? Әйдә, иртәгә минем кабинетка сугыл. Иртәнге якта. Шунда сөйләшеп бетерербез... Булды, килештек...

Ул трубканы элгәч, уйлана калды: «Борнаш минем белән нәрсәгә очрашасы итте икән? Берәр эш-мазар кирәктер инде... Аны кая куярга соң? Тагын райпога тыксан, тоткынны үз эшенә кайтардылар дип уйлаулары бар... Ну и что? Кеше нәрсә уйламас, барысын да исәпкә ала башласаң... Бу дөньяда бер генә яшисе.Районга пока мин хуҗа! Минем сүзгә каршы килмәсләр, аңлатырмын. Борнаш эш рәтен белә диярмен. Белүен дә белә инде. Хәзергә райпо рәисе урынбасары булып эшләп торыр, аннары күз күрер... Борнашны поддержать итми ярамый, юкса оятына көч килер. Теге вакытта нинди акыллы поступок ясады бит, бөтен гаепне үз өстенә алды...»

Тукбаевның  колагына тышта эт өргән тавыш ишетелгәндәй булды. Ул хатынына дәште.

—Иркә! Иркә, дим!..

—Нәрсә тагы? Тыныч кына юына да алмыйсың, һаман мин кирәк.

Иркә ванна ишеген ача төшеп җавап көтте.

—Барсны ашаттылармы бүген?—диде Тукбаев, күбекле башын суза төшеп... —Эт өргән күк, ач түгелдер бит ул?

—Нишләп ач булсын, райподан Чуртан каравылчысы Кәрим килеп этеңне ашатып китте. Ашханәдәге калдык-постыкларны тутырып килгән иде.

Тукбаевның ачуы чыкты.

—Тукта әле, син нигә дип Әхәт Хәбировичны Чуртан дип атыйсың. Кешене мыскыл итеп. Давай, кончай это...

— Мин кеше сөйләгәнне генә әйтәм ич,—диде Иркә, акланырга тырышып.

—Оныт ул сүзне!

Иркәләшмәде, борылып китеп барды.

Тукбаев тынычлана төшкәч, корт чаккандай кабаланып, телефон номерын җыйды.

—Ал-ло! Динар Хамаевич! Бу мин әле. Минем яңа эт оясы ни хәлдә? Аны шушы көннәрдә ясап бетерәсе иде бит. «Сельхозтехника» начальнигы белән уртак фикергә килдегезме соң? Салих Сәләхиевич тоткарлый?.. Ну, вәгъдә биргәч, ни җитми аңа? Әллә тимер уголоклар, калай таба азмыймы? Тапсын, аның эше шул... Тыңламый икән, чарасын күр. Ә-ә? Ты как считаешь, анысы синең кулда. Давай, бу мәсьәләне иртәгә ачыклап бетерик...

Ул трубканы элүгә, авыз тутырып борычлы сүзләр әйтте «... Вәт тинтәкләр, бер эт оясын ясый алмасыннар инде,—диде, чит илдән самолетта алып кайткан нәселле этен кызгангандай. —Эте эт кенәме! Бер елда бозау кадәрле булып үсте. Бер каптырып алса, ычкынырмын димә! Шушындый йорт-дәүләтеннең сакчысы булган эткә оя да кора алмасыннар инде. Барска аерым игътибар, яхшы шартлар кирәк »

Ул ваннадан чыкты да, сөртенгән сөлгесен иңенә салып авыр үлчәмдәге көрәшчедәй атлап, икенче катка—йокы бүлмәсенә юнәлде. Баскычның урта бер җиренә җиткәч, хәл алгандай, фасонлап станокта кырдырылган терәкләргә таянып, янә үз-үзенә куанып йортын күзәтте. «Шәп бит, шәп!» дип тел шартлатты. Аннан шул шәплек рухы аны янә ьинелчә генә өскә күтәрде. Йокы бүлмәсендә аны Иркәсе көтә иде.

Иртәнге эш, гадәттәгечә, телефоннар шалтыраудан башланды. Тукбаев иж элек хуҗалык, оешма җитәкчеләре белән элемтәгә керде, кемнәрнеңдер үтенеч-зарларын тыжлады, аерым күрсәтмәләр бирде «Инеш» кооперативында узачак семинарда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклекне, аерым алганда, сөт күрсәткечләрен ничек арттыру турындагы кайбер фикерләрен туплады. Шул вакыт югарыдан кызыл телефон шалтырады. Телефонда министр Сөнгатов үзе иде. «Рәсим Юлаевич!—диде ул —Менә нәрсә,«Россельмаш» заводының генераль директоры Савельев Петр Анатольевич килә. Без аны Республиканың берәр районында кунак итеп җибәрергә планлаштырган идек. Абага районы главасы белән сөйләшенгән иде дә, ул отказ бирде, рәсми делегация белән чит илгә китеп бара. Син Петр Анатольевичны, безгә кирәкле кеше инде ул, Байтирәктә кабул итә алырсынмы?Кайчан дип, бүген кичкә. Әйе, вакыт аз калды анысы. Җавап хәзер кирәк. Уйла, уйла. Нәрсә, оештыра аласыңмы?

Бер мәлгә тынып калган Рәсим Юлаевич башын алай да, болай да эшләтте һәм, исәп-хисабын тотып, тәвәккәлләде:

—Була, Фәрһад Акаевич,—диде.

—Алайса килештек...

Тукбаев трубканы куйгач, тәвәккәл таш яра дигәндәй, башын өскә чөйде һәм боргаланып, кабаланып эшкә кереште. Иң элек аэропорттагы танышы Тимәш белән элемтәгә керде, вертолет белеште. Ул моны унай хәл итте. Ашау-эчү якларын оештырырга, мунча хәстәрен күрергә дип, райпо рәисен чакыртты, калган кирәкле кешеләрне кисәтеп чыкты. Ишкәевкә дә тиз генә кереп чыгарга хәбәр салды.

Бу вакытта Ишкәев сәгать сигездә башланачак «Инеш» кооперативы семинарына әзерләнә иде. Эт оясын ясап бетермәгән «Сельхозтехник» башлыгы Салих Сәләхиевичны ничек тукмакларга кирәген алдан ук планлаштырды. Аны тәнкыйтьләп чыгу өчен үзенә якын колхоз рәисләре белән элемтәгә керде. Рәисләр әлегә анын сүзен тыңламый калганнары юк, юкса эшнең ахыры ни белән бетәчәген яхшы төшенәләр иде. Ул, Тукбаев чакыруын ишетүгә, икенче катка кабалана-кабалана менде. Алгы бүлмәдә Тукбаевның кабул итүен көткән бер көдрә чәчле кешене күргәч аптырап китте. Ул аны кайда күргәнлеген, кемлеген хәтерләргә тырышты. «Әйе, әйе, Абага районы райпосында эшләп, ирегеннән мәхрүм ителгән Борнаш бит ул... Ул бандит монда ничек килеп чыккан тагы? Әллә тоткынлыктан качканмы?»

Ишкәев шулай уйланып, Борнаш белән исәнләшми генә, Тукбаев бүлмәсенә узды.

—Менә нәрсә, Динар Хамаевич,—диде Тукбаев, Ишкәевкә бик тә җитди проблема барын сиздереп.—Әле генә министр Сөнгатов шалтыратты. Аның тәкъдиме буенча без Казанга киләчәк «Россельмаш» генераль директорын үзебездә яхшылап кабул итәргә тиеш булабыз. Моны йөзгә кызыллык китерми генә эшләргә кирәк. Директорны матур табигать кочагына алып чыгарга, мунча кертергә!.. Кыскасы, татарча күңелен күреп, яхшылап кунак итәргә!.. Калган «ский»ларын уйлашып бетерербез. Мин вертолет заказал. Ничек яхшырак булыр. Аксай урманы аланлыгындагы мунчаны сайлыйбызмы?

—Иң кулай урын шул булыр дип беләм, Рәсим Юлаевич,—диде Ишкәев, килешеп.

—Аннары,—дип сүзен дәвам итте Тукбаев,—килгән кунактан безгә дә файда тиярлек булсын инде ул. Син беләсеңме, безгә бит яна «ДОН» комбайннары җитми, ә алар шушы генераль директор Петр Анатольевич карамагында.—Ул учын учка шапылдатты —Безгә аңа кул куйдырасы хатларны алдан әзерләп куярга кирәк, күчтәнәчләрен дә хәстәрләргә кирәк. Мунчада бераз җебеп, йомшара төшкәч, гадәттәгечә, әкрен генә аңа хатларны төртергә... Аның бер имзасы ничә миллионга төшкәнен чамалый белергә кирәк!..

Ишкәев җавап тотмый гына тыңлады, хужаның һәр сүзен күңеленә сеңдереп барды. Ахырдан:

—Мин сезне аңладым, Рәсим Юлаевич,—диде, җаваплылыкны үз өстенә алырына ышандырып.

Ишкәев бүлмәдән чыгарга әзерләнгәндә сәгатенә күз салды. Инде җиде тулып килә иде. Ул ишеккә таба бер-ике адым атлауга борылып сорады:

—Рәсим Юлаевич! Бүген «Инеш» кооперативы семинарында катнаша алырсыз микән?

—Катнашырмын!—диде Тукбаев, уйлана калып. —Аны озакка сузмабыз инде. Минем әбәткә кадәр каладан да әйләнеп кайтасы бар.

—Яхшы...

Ишкәев килешеп сөйләшеп бетергәч, пеләш башын кагып чыгып китте. Кабул итү бүлмәсендә чиратта торучылар янына райпо рәисе Әхәт Хәбирович та килеп баскан иде.

Тукбаев, кемне кабул итәргә дигәндәй, өстәл читендәге күзәтү телевизорына карады. Ишек артында аппарат җитәкчесе Борнаш юлына аркылы төшкән дә: «Сез кем буласыз? Главага нинди йомыш белән керергә йөрисез? Мин башта ачыкларга тиешмен,—дип, аңардан сорау ала иде.

Тукбаев шунда ук Борнашны чакыртты, аны урыныннан торып каршы алды, ике куллап күреште һәм урын тәкъдим итеп сорады:

—Ну, исән-сау гына кайтып җиттеңме?

—Күргәнеңчә, сау-сәламәт, зарланмыйм,—диде Борнаш.

—Яхшы. Кәефләр ничек? Нинди планнар белән?

Сүзгә сак Борнаш, ничегрәк әйтергә дигәндәй, бераз тынып калды һәм, ияләнгән гадәтенчә, каш астыннан сөзеп карады.

—Планнар шул инде минем,—диде ул.—Миңа берәр эш тәкъдим итә алмассызмы дигән идем. Үзең беләсең, мин эшсез яши торган кеше түгел.

—Аңлыйм, аңлыйм. —Тукбаев торып йөреп китте, аны башы тулы эшләре ашыктыра төште һәм ул Борнашка таба борылды. —Үзең ничек уйлыйсың соң, берәр конкрет теләген бармы?

—Әлегә юк... —диде Борнаш, иң башын кагып —Киңәшми булмый бит.

—Яхшы,—диде Тукбаев, үз карарына килеп һәм сигнал төймәсенә басты.

Сәркәтип кыз Ләйсән шунда ук ишекне ачып башын тыкты.

Тукбаев аңа:

—Әхәт Хәбирович керсен!—дип боерды

Райпо рәисе Әхәт керүгә баш кагып исәнләште дә ни өчен чакыртканнарын төшенмичә катып калды.

—Утыр!—диде аңа Тукбаев, аннан Борнашка ишарәләде:—Син бу кешене беләсеңме?

—Юк,—диде Әхәт.

—Белмәсәң, таныш бул! Борнаш Шәехович Шабаев була ул. Райпо системасында үз кеше. Эш рәтен яхшы белә. Син аны үз ярдәмчең итеп алып тор.—Ул пауза ясады һәм өздереп сорады. —Буламы?!

Тукбаев карышканны яратмый.

—Сез әйткәч була инде,—диде Әхәт, теләсә-теләмәсә дә.

Тынгысыз Тукбаев чорсызланып кабаланды, ашыкты, аннары,  Борнашка борылып:

—Ярыймы шулай?—диде

—Мин риза,—диде Борнаш, тәкъдимнән канәгать калып.

—Алайса, бу сөйләшүне төгалләп торыйк, калганын икенче очрашкач хәл итеп бетерербез.

—Аңлашылды,—диде Борнаш һәм саубуллашып чыгып китте.

—Син ашыкма,—диде Тукбаев Әхәткә.—Бүген «Россельмаш» заводының генераль директоры Байтирәккә киләчәк. Аны бик яхшылап каршы алырга, кунак итәргә туры киләчәк. Маршрутлар билгеләнер Район ашханәсендә дә, Аксу урманындагы кунак йортында да иң затлы ризыклар, эчемлекләр әзер булып торсын. Бер яхшы гына бүләк турында да уйла. Мунчадан башлап, һәммәсен тәртипләп бетерәсең, отсечку не дать!..

Райпо рәисен озаткач, иртәнге ыгы-зыгылар кими төште, Тукбаев, сигез тулырга егерме минут кала, «Джип» машинасына утырып, «Инеш» кооперативына элдерде. Аны болында, җәйләүдәге терлекчеләр йорты янында, хуҗалык, оешма җитәкчеләре көтеп алды.

Машинасыннан чыгып, җитәкчеләр янына килүгә, ул Ишкәевкә боерды:

—Әйдә башлагыз!..

Хуҗалык җитәкчеләре, Тукбаевтан тәнкыйть тукмагы эләгә калса дип, терлекчелек тармагындагы үз күрсәткечләрен өйрәнеп, ничек җавап тотарга алдан әзерләнеп килгәннәр иде. Ни гаҗәп, Ишкәев сүзен сөт-савымнан башламады, турыдан-туры «Сельхозтехника» башлыгына мөрәҗәгать итте:

—Салих Сәләхиевич! Эт оясын эшләп бетердеңме?—диде.

Еш кына баш өянәге чиреннән интеккән Салихның көтелмәгән сораудан йөзе агара төште. Күп еллар идеология эшендә калыпланган холкы ана әдәп саклау кирәген оныттырмады.

—Юк,—диде ул, тыныч кына.

Ник?

—Калай табып булмады.

—Шул бер эт оясын да ясый алмагач, син нинди начальник инде?—диде Ишкәев, ярсый төшеп.

Каушый төшкән Салих Сәләхиевич:

—Соң,—диде, Ишкәевкә карап,—үзегез, калайга күмәм, дидегез, калайны май заводыннан да, Калачтан да, Акъярдан да вәгъдә иттегез, берсендә дә юк, бирмәделәр.

Ишкәевнең хәйләле күзләре майлы таптай ялтырап алды.

—Булмагач, юк инде ул сездән, үзем тотынган булсам...

Түбәнсетү сизгән Салих Сәләхиевич сүзеннән кире кайтмады.

—Ул эт оясына күпме тимер уголоклар гына китте,—диде. —Бәләкәй генә булса иде ул, аның размеры дүрт метр киңлектә, алты метр озынлыкта. Әле биеклеге никадәр! Гади генә эт оясы булса иде, өч машина сыяр гараж зурлыгында бит ул. Анын түбәсенә генә бер йортлык калай кирәк...

— Булса соң?!—диде Ишкәев, зарлануны ошатмый һәм Тукбаев алдында сүзен өстенгә чыгарырга тырышты. Артислыгын эшкә җигеп, Салихның баш өянәге чире килгәндәгечә, аны мыскыллап, башын кырын салып, калтырана-калтырана йөреп китте, тилегә сабышкан кешедәй, селәгәйләрен агыза-агыза, түгәрәкне әйләнеп чыкты һәм:

—Иптәшләр, менә шушындый кешедән нинди эшлеклелек көтеп була инде?—диде.

Җитәкчеләр алдында үзен хурлауга түзә алмаган Салих Сәләхиевич, бер- ике адым алга чыкты һәм, бер ботын тотып, Ишкәевчә аксый-чатанлый йөреп китте. Ишкәев колхоз рәисе булып эшләгәндә, исерек килеш машинасында әйләнеп, тез капкачын авырттырган иде. Шуннан бирле аның вакыт-вакыт бер аягы аксаклап киткәли, аннан уколлар белән рәткә килә. Аксаклап киткән Салих, ниһаять, тукталып, Ишкәевкә борылды.

—Син дә бит кеше шикелле генә йөри алмыйсың,—диде . —Чатанлыйсың, кешене мыскыл иткәнче, үзеңне бел...

Бу кадәресен көтмәгән Ишкәев пеләш башын як-якка боргалады.

— Иптәшләр!—диде ул, эчтән ачуын баса алмыйча.—Безнең арада шушындый җитәкче кеше булырга тиешме?..  Кемнәрдә нинди фикерләр бар?—Аның күзләре алдан сөйләшеп куелган Калач рәисенә төбәлеп калды, тегесе «мин әзер» дигән ым какты —Әйдә, Әюп, әйт үз фикереңне?

Әюп, маңгай читенә салынган берничә бөртек чәчен артка чөеп, кин түшен киерә төште дә:

— Егетләр, гафу итегез, болай бала-чага уены уйнап кына эш бармый ул. Без авыл хуҗалыгы профессорына тиң  Динар Хамаевичның дәрәҗәсен шушылай түбән төшерә башласак нәрсә була ул? Мин шуны беләм, дөрестән дә, «Сельхозтехника»га бирелгән комбайннар рәтләп ремонтланмый, ә ремонтланган техниканың сыйфаты начар. Моны мин ничек итеп тә аңлата алмыйм. Тиздән урып-җыюга төшәбез...

Әюп сүзләреннән соң, «Балан» хуҗалыгы рәисе Газиз кабынып алгарак чыкты.

—Безнең «Сельхозтехника» тырма тешләрен дә рәтләп ясый белми — дип тезеп китте ул.

Аның сүзен Ишкәев үзе күтәреп алды.

—Иптәшләр! Аңа тырма теше нәрсәгә? Ул безгә, әнә күрәсез, үз тешләрен генә күрсәтә белә. Шәп бит теше, үткен...

Җилнең каршы яктан искәнлеген чамалаган Салихның сабырлыгы төкәнде.

—Кайсыгызының «Сельхозтехника»га әҗәт акчасын күчергәне бар?—диде ул.—Без бушка эшләргә тиешме? Оятсызлар икәнсез. Район бюджетыннан бүленгән акчалар иң элек сезгә китә. —Ул Ишкәевкә төбәлде. —Ул акчаларны син ничек кирәк, шулай бүләсең. Кая синең намусың? Көнгә ничә төрле битлек киясең?..

Монарчы түзеп торган Тукбаев, шушы урынга җиткәч, Барс этедәй чәйнәп атарга җитешеп, Салих Сәләхиевичка җикеренде.

—Ничек син начальнигыңа шулай «син» дип әйтә аласың?

—«Сез» дияргә ул аны не заслуживает —диде Салих, дулкынлануын яшерә алмый.

Хәлнең мондый юнәлеш алуын көтмәгән Тукбаев, урынбасары Ишкәевкә тел-теш тидертәсе килми, мунча ташыдай кызды. Салихка җикеренде:

—Бар, кайтып кит моннан, үзеңне бүгеннән эштән азат дип сана.

—Ярар —диде Салих, рәнҗүен эченә йотып һәм борылып китеп тә барды. «УАЗ» машинасына утырып кайтырга чыкты.

Салих машинасы сикертмәле юллардан доңгыр-доңгыр барды, барган саен аның ачуы кабарды, офтанды: «Эх дөньясы, дөньясы—эт оясы... Эт оясын кормасаң да, гараж ишеген ясамасаң  да башыңа тукмак төшә... Өстәвенә әле теге «дуска», әле бу «танышка» дип бүләген ал! Байтирәктән тәмам эт оясы ясадылар. Эт оясында нинди гаделлек көтәсен? Аларга синең тырма тешең кирәкме? Эх дөнья, дөньясы...

Байтирәккә кайтып җитәрәк, Салихның «УАЗ» машинасын Тукбаевның «Тойота»сы выжылдап узып китте. Аның семинар эшләрен Ишкәевкә тапшырып, Салих урынына «Калач» колхозы рәисе Әюпне куярга кушып, Казанга китеп барышы иде.

Салихның чигәләре кысты, уйларыннан башы чатнар дәрәҗәгә җитте. Машинасы Байтирәк урамына барып керүгә, унга борылды, балтасы кулыннан төшкән кешедәй, тизрәк кайтып караватына егыласы гына килде...

Имза аулау

Байтирәк өстеннән әйләнеп очкан вертолет урам кешеләрен гаҗәпкә калдырды. Ул бер әйләнде, ике, аннары, эзәрлекләнгән качкынның эзенә төшкәндәй, кыйгачлап, болын-басулар, урман өсләреннән очып бара-бара, Аксу урманы аланлыгына барып чыкты. Канатларын зырылдатып, алан уртасына төшә башлады. Әйләнгән калаклар җиленнән, бу нинди корыч чикерткә дигәндәй, янәшәдәге ак каеннар чайкала-чайкала дулкынланды. Юкә, имән агачлары да, яшел яулыкларын болгап, тартыша-тартыша бөгелеп-сыгылдылар. Вертолет җиргә якыная барган саен, аландагы яшел үләннәр, ялтырый-ялтырый, җиргә посып шуышты. Арырак алан култыгындагы умарталыкта ояларыннан керә-чыга очкан бал кортлары да, кинәт чыккан «җил-давыл»ны сизеп, мәтәлә-мәтәлә тайпылып очтылар.

Алан уртасына төшеп утырган «канатлы чикерткә» ишегеннән иң элек Тукбаев ялтырап чыкты, үзен шушы янәшә-тирә биләмәләренең хуҗасы икәненә нык ышанып, як-ягына каранды, күңел көрлеген чәчеп елмайды. Аның артыннан таза, юан гәүдәле генераль директор Петр Анатольевич Савельев күренде. Тукбаев кунакка, рәхим итегез дигәндәй, башын ия төште. Савельевның бүлтәйгән корсагы алгарак чыкты һәм ул бертын яшел аланны күздән кичерде. Байтирәк җирлегендә үскән ак каеннар аның күңеленә хуш килде, «Русские березы!» дип, эчтән горурланып алды. Аннары лап-лоп атлап җиргә төште. Ул, алан матурлыгына сокланып, башын як-якка боргалады һәм агачтан салынган кунак йортына таба атлады. Килеп житәрәк, агачлар арасына кереп поскан райпо «КамАЗ»ынын тәрәзә пыялалары кояшта ялтырап алды. Димәк, олуг кунакка хәстәрне Әхәт алдан күрә белгән. Шик тә юк, мунча да ягылган, атаклы мунчачы Рибаб та биредә булырга тиеш...

Гөрләшеп күлле кунак йортына уздылар. Биредә йокы, ял бүлмәләре аерым-аерым, һәммәсе зәвык белән эшләнгән, кирәгенчә җиһазландырылган. Теләсәң, бильярд уйна, теләсәң, телевизор кара.

Аланлык белән танышып чыккач, беренче эш тамак ялгаудан—сый- хөрмәт күрсәтеп башланды. Өстәлдәге тәм-том, ризыклар күз явын алырлык. Райпо рәисе—Чуртан Әхәт француз шәрабларына кадәр тапкан. Кабымлыклар бихисап!.. Балык уылдыклары, тозлы гөмбәләр ялтырап нур чәчә, тәлгәш-тәлгәш, «күз-күз» виноградлар, баллы кәрәзләр җемелдәшә. Кызарып пешкән виктория җиләкләре дә күңелләрне ымсындырып тора.

Өстәлләр артына утыруга, Тукбаевның гаярь кулы шешә башларын шалт-шолт борып ачты:

—Петр Анатольевич!—диде, олуг кунакка хөрмәт күрсәтеп.—Коньякның кайсын телисез?

Петр Анатольевич саллы, саргылт йөнтәс кулын күтәрә төште дә:

—Пас!—дип, коньякны кире какты, чекерәеп утырган аракы шешәләренә ым какты:—Только водку давай, «Ханскую» или «Старый Казань»,—диде.

—Байтирәк җирендә хәерле сәгатьтә булсын!—диде Тукбаев, беренче рюмкаларны чәкештереп.

—Так и быть!..—диде кунак.

Аннан мактаулар китте. Сүзгә райпо рәисе Әхәт тә, данлыклы мунчачы исемен йөртүче «Сельхозхимия» начальнигы Рибаб та кушылды. Рибабның гөрләп торган көр тавышы үзенә бер өстенлек, эшлеклелек сиздерде. Цент­нерлы гәүдәсе аракыны да шәп сеңдерә, кайберәүләр кебек исереп җебеми. Аның алай булуы Тукбаев өчен кулай. Аңа да кунак алдында эчми утыру яхшы түгел, ә Рибаб аны коткара, кунакны шәп итеп чабындыра да. Шуның өчен дә исереп китүдән сагайган Тукбаев аны читтә калдырмый. Әхәт исә табын остасы, кирәксә, кыз-кыркынны, чибәр чәчбиләрне таба белә. Бүген дә, олуг кунакны хөрмәтләп, Чибәркәйләренә чәкчәкләр тоттырып чыгартты. Баитирәк гүзәлләренең кояштай балкыган йөзләре Петр Анатольевичта да соклану тудырды...

Аракы шаукымы әңгәмәне җанландырып җибәрде. Башта сүз яңа оешкан Байтирәк районының үсеше, аның киләчәге, газ кертү, асфальт юллар салу турында барды. Гомумән, район күрсәткечләрен күтәреп алдынгылыкка чыгару.

Тукбаев эчен кытыклап торган «ДОН» комбайннары мәсьәләсе турында сүз кузгатырга иртәрәк дип санады. Петр Анатольевичның бераз йомшара төшүен көтте.

Эчкә хәмер сеңдереп, матур гына утырганда, өйгә кереп калган бер бал корты өстәлдәге кәрәзле бал тирәсендә безелдәп оча башлады. Бал корты кунакны чага күрмәсен тагы дип, Тукбаев нишләргә дә белмәде, як-ягына каранды, күрше бүлмә ишеге артындагы иярченнәренә дәшәргә арусынмый, кунакка мондый тәкъдим ясады.

—Петр Анатольевич! Безнең монда шәп кенә мунчабыз бар бассейн белән. Теләсәгез, күлендә дә коена аласыз...

Кунак риза булды. Аны мунча белгече Рибаб үз артыннан ияртте.

Шул вакыт Тукбаев күрше бүлмәдәге аппарат җитәкчесе Тәкәевкә дәште.

—Мәхмүт Талипович! Хат-документларың тәртиптәме?

—Барысы да әзер,Рәсим Юлаевич, менә шушы папка эчендә,—диде Тәкәев, каш астыннан сөзеп карап.

Папка Тукбаев кулына күчкәч, Тәкәевне аш-су өстәле янына алып килде дә:

—Слушай!—диде, табын өстендә хуҗа булып очынган бал кортына ишарәләп.—Куып чыгарыгыз әле шуны, чага күрмәсен тагы...

Тәкәев, кулына бер тастымал алып, бал кортын куарга кереште. Кагына торгач, корт тәрәзәгә очып килде, иреккә юл эзләп, пыялага бәргәләнде, аны бораулап тишәргә теләгәндәй безелдәде. Тәкәев кортны кулы белән тотып иреккә чыгарыр теләде, әмма чагар дип курыкты, кашын җыера-җыера, тастымалны җилпи-җилпи тәмам үчләнде. Ул бал кортын фатир басарга кергән җинаятьчедәй күрде, аны бәреп үтерергә теләде. Прокуратурада эшләгәндә никадәр гаепсез җаннарны газап чиктерде...

Тастымал астында калырга теләмәгән бал корты бер тәрәзәдән икенчесенә очты. Әйтерсең ул Тәкәевнең яманлыгын, кара рухын сизде, шулай үзен эзәрлекләүчене үчекләргә, аның ач йөзен кояш яктылыгында чагылдырып калырга тели, тәрәзәгә шап-шоп бәрелгән тастымал астыннан оча да чыга, оча да чыга. Аннан тагын икенче тәрәзәгә күчә, «без-з-без-з» килеп пыяланы бораулый. Иреккә омтылган бал корты әллә онытылып китте, әллә Кылчык Тәкәевнең сөңгедәй кадалган керфекләре арасыннан агылган чәнечкеле, зәһәр карашын сизеп бетермәде, көтмәгәндә тастымал астында калды да, нечкә биле белән бөгәрләнеп, тәрәзә төбенә килеп төште. Тәкәев җан биреп тиберченгән кортка « Бат урларга кермиләр анны…»— дип мыгырданды…

Ул кире бүлмәгә узганда, түр өстәл артында Тукбаев белән райпо рәисе Әхәт әңгәмәләрен дәвам итте.

—Әхәт Хәбирович!—диде Тукбаев. —Ак каза хуҗасы Өметбаев белән сөйләштем. Ул безнең районга утыз «КамАз» машинасы вәгъдә итте. Машиналарның бәяләре артканчы, биргәндә азып казырга кирәк… ОКСтан төзелеш фондына дип бирелгән акчаларны күчереп торырбыз.  Так что, киләсе атнада райпога машиназар кайткан булсын…

Бу вакыт Рибаб, мунчада ах-ух килеп, кулына тоткан ике каен себеркесе белән, шап та шоп иттереп, ләүкәгә сузылып яткан юан корсаклы Петр Анатольевичны тәгәрәтә-тәгәрәтә чабындырды. Кунак эссегә шактый чыдам, шактый калын тиреле булып чыкты. Бүселә төшкән корсак тиресе, җәя сымак тартылып, кендеген калкыткан. Киң йөнтәс җилкәсендәге көмешсу тамчылар, каен себеркеләре чапылдап килеп төшкән саен, чәчрәп очты. Олуг түрә мунча ләззәтеннән ах-вах килде, «как хорошо!..» дип пошкырынды. Рибаб парны кызганмады, суны кызган таш өстенә чүмечләп сипте. Бөркелеп чыккан эсселек кунакның җилпучтай кин җилкәсе өстеннән шуыша, Рибаб, пар таралып беткәнче дип, себеркене унлап та, суллап биетә, үзе җитмәсә «ха-ха-ха»лап көлеп шаярта.

—Петр Анатольевич! Аркаңны ышкырга кызлар кирәк түгелме?—ди, аннан идән почмагында флягасы белән торган балга ишарәләп өсти:— Тәненә бал сылап юындырырлар, безнең кызлар баллыны ярата төшә. Ха-ха-ха...

Петр Анатольевич Рибабнын көлүенә кушылып шаяртты:

—Картайдык инде. Яшь кызлар белән хурлыкка калуың бар.

—Сезнең яшьтәме? Әле дөньясын җимертергә була. Ха-ха-ха...

Петр Анатольевич дәшмәде. Аннары, җитәр инде дигәндәй, әкрен генә ләүкәдән идәнгә шуышып дигәндәй төште дә бассейнга кереп чумды.

Мунчадан чыгып, кабат өстәл артына утырышкач, Тукбаев уңай моментны ычкындырырга теләмәде, дилбегәне үз кулына алды.

— Петр Анатольевич!—диде ул, тәвәккәлләп —Безгә яңа «ДОН» комбайннары кирәк иде..

Аны тынлап бетергәннән соң, Петр Анатольевич болай дип белдерде:

—Без быел сезнең республикага йөзгә якын комбайн кайтартырга планлаштырдык.

—Анысы яхшы,—дип өтәләнде Тукбаев. —Ни, безгә шуның  бер утызын, именной итеп, Байтирәк районына, дип кайтартсагыз иде, Петр Анатольевич. Тегеләй булганда.... Безгә кимендә утыз кирәк. Без инде сезгә хат та әзерләп куйган идек.—Ул ялт кына папкадан хат чыгарып сузды.—Менә ул!..

Петр Анатольевич, кәгазьгә язылганнарны күздән кичерә-кичерә, бераз битарафлык күрсәтеп, көрсенеп куйды. Тукбаев, аның бу халәтен яхшы шәйләп, кунакның кәефен күтәрү өчен бар осталыгын эшкә җикте.

—Бик тә үтенеп сорыйбыз, Петр Анатольевич! Без сезгә бөтен Байтирәк халкы исеменнән мөрәҗәгать итәбез, аэлый күрегез инде...

Ни булырын көтә торгач, ниһаять, Петр Анатольевичның калын иреннәренә елмаю кунды. Шуны гына көткән Тукбаев кунакка зур хөрмәтен сиздереп елмайды, аннары:

—Очень, очень прошу Вас, Петр Анатольевич...—дип ялагайланды, акча кәгазьдән башланганын яхшы белеп.

Ниһаять, кодрәтле имза сырланды...Имза аулау мәжлесе гөрләп кичкә кадәр дәвам итте...

Мин дә депутат...

«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә» дип көрсенде Нәфис. Редакция эшләренең авыр баруы, район башлыкларының газета эшенә тиешенчә ярдәм итмәве, булышмавы аның кәефен кырды. Аларга синең газетан кырыгынчы хәсрәт, үз мәнфәгатьләре мөһим. Чынлыкта «Джип»ларга утырып чапкан түрәләрнең ачыктан-ачык кылган гамәлләре, кара эшләре күңелне рәнҗетте, күрә торып аларны мактарга теле бармады.

Ул, каршылыклы уйлар кичереп, чираттагы газета санының соңгы җөмләсенә нокта куйды. Яңа хәбәрләрдән аның игътибарын туксан яшьлек Хамайның вафат булуы җәлеп итте. Ишкәевләр гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашкан бу язманы редакциягә иртән генә китереп киткәннәр иде. Үлем һәркем өчен кайгы дип фикер кылды ул. Бу фани дөньядан кылган гөнаһларын юып китә алган һәр кешенең урыны җәннәттә булсын!.. Кем генә булуга карамастан. Адәм баласы тәкъдиренә язганны үзгәртә алса икән...

Өстәл өстендәге папка эченнән «Тагын сайлаулар турында» дигән язма—Тукбаевның клубта ясаган чыгышы килеп чыкты. Аны хәбәрче Факил диктофонга яздыртып кайткан иде. Бу турыда газетада кыскача гына мәгълүмат бирелгән иде. Аның тулы эчтәлеге Нәфисне кызыксындыра төште, бер укый башлагач аннан аерыла алмады: «В нашем районе выдвигается кандидатом в депутаты в Госсовет Нишанов Фарзи Мурзаевич, который вновь порадует нас. Он еще не выдвинулся, кандидат только. Две неделе прошло, уже за эти две недели он оказал значительную поддержку. Вот, например, он приезжал в наш район, чтобы встретится с труженниками колхоза «Балан». Был он там и уехал. Ему мы задали один депутатский запрос. Говорили, вот телевизор не можем смотреть из-за отсутствия дорогостояшего грансформатора. Он этот вопрос решил, выделел нам денег на ретранслятор...—Ул татарчага күчеп сөйләвен дәвам итте:—Алла боерса, шул ретрансляторны алып кайтсак, телевизордан дүрт каналны да чиста итеп карыйбыз... —Тагын русча сөйли башлады. — Настолько он пунктуальный человек, он в районе Балыклы был депутатом, там больницу построил, газ провел и дороги построить помог. Значительные поддержки от него был и...Он еще по нашему району только кандидат, поймите меня правильно, вот вчера мы приехали с коммунальшиками в Казань «Жилькомхоз». Нам нужно КТП, трансформатор для электростанция. Он тоже дорого стоит, у нас работает два водонасоса. Приезжали мы туда, а денег нет и нет... Если не было бы депутата, мы повернулись бы и ушли. Я от его имени говорю, так-то так, такой будет,он у нас был... Вообщем, туда-сюда... И те сразу задумались. Сами начали искать деньги. Посидели, посидели и раз нашли деньги. В понедельник мы поедем забират ретранс­лятор уже. Вот, что значет депутат Фарзи Мурзаевич!.. Я рад очень, что он есть. Здесь я хочу сказать, что он пройдет, не пройдет вопросов нет. Он на два района один. У нас избирателей десять тысяч, а в районе Балыклы дватцать пять тысяч... В Балыклах, там за него голосуют сто процентов, потому, что настолько его значимость поняли, они уже его не отпускают никуда. Но и мы даже все, если не проголосуем—он пройдет. Пятьдесят и плюс один процентов он набирает, вопросов нет. Но надо больше процентов голосов иметь, чем в Балыклы. И мне легче было бы Даулятхан Бариевичу сказать от имени народа!..

Говоря о себе, я тоже кандидат... Наш район, честно говоря, административно-территориальный... Для выбора глав районных администрации—так решили...  Раз я главой работаю, может я еше так не заслужил, но меня выдвинули. Ну, поймите,меня выдвинули, раз выдвинули, пройдем не пройдем, у нас район хороший. Алла боерса, тут вопросов нет не пройти. Любой человек, по моему, пройдет, тем более без альтернативы Но, есть но. Допустим, я пройду шестьдесят восьмн процентным голосованием, и я приду скажу от имени народа Байтиракиев «Вот, Давлетхан Бариевич, избрали меня... А тут нам надо, допустим, новый клуб. Я от имени народа буду говорить. А он скажет или подумает: «Народ ведь за тебя шестьдесят процентов только голосовал». И от ворот поворот будет. А для того, чтобы процентов больше надо…  Алтмыш процент белән үтеп, халык исеменнән сөйләп булмый… »

Шушы урынга җиткәч, Нәфис язманы читкә этәрде, кашларын җыерып гаҗәпләнде. «Тукбаев ишеләр парламентта йоклап утырырга, кушканны үтәргә генә кирәк инде… » дип уйлады, аларны җимгә, «кормушка»га борынын төрткән балыкларга тиңләде.

Нәфис депутатлыкка кандидат Фәрзи Морзаевич белән район үзәгендә булган очрашуларның берсендә үзе дә катнашкан иде. Аны шунда район мәшгульлек үзәге башлыгы купшы Алия Тутаевка чыгышы шаккатырган иде.

—Кемнәр чыгыш ясарга тели?—дигәч, ул белдекле кыяфәттә торып басты да сөйләп китте:

—Сез, Фәрзи Морзаевич, безнең өчен бик зур кеше. Алай гына да түгел, безнең өчен күктән төшкән бәхет. Без сезнең тырыш хезмәтегезне Байтирәктә яшәп тә, бик ерактан да күреп-тоеп торабыз, ярдәмегезне һәрчак сизәбез. Монда, Рәсим Юлаевич әйтеп узганча, сүз сезнең Байтирәк районыннан депутатлыкка узу-узмавыгыз турында барырга тиеш тә түгел. Сезнең кандидатура безнен районнан йөз дә ун процент белән узачак. Безгә Сезне Аллаһы Тәгалә үзе биргән. Мин, алдагы көнебезне кайгыртып, болай дип тә уйлыйм: менә сез, Фәрзи Морзаевич, киләсе сайлауларда да шушылай безгә килеп, безнең Байтирәк районын сайлап алырсыз микән? Ә мин шуны бик теләр идем…

Нәфис ихтыярсыздан Үзән клубындагы отчет-сайлау җыелышында бер сыер савучы хатынның чәчрәп чыгуын да искә төшерде:

—Нигә сез терлекчеләр йорты янындагы мунчаны бардакка, фәхешханәгә әйләндерәсез?—диде ул, Тукбаевка карап.

Мондый сорауны көтмәгән Тукбаев аптырап китте.

—Кемнәр бардак ясый?..

—Сез!—диде хатын, тәтелдәп.—Үзегез дә киләсез бит шунда.

— Минем хатын-кызлар белән килгәнем юк. —Ни дип тә әйтергә белмәгән Тукбаев авызыннан ычкынган сүзнең мәгънәсен абайламыйча калды:—Хәзер анда килмибез инде, икенче мунчабыз бар...—Ул акланырга мәҗбүр булды:—Соң, килгән кунакны мунча кертми булмый бит инде. Без бит аны районга акча алыр өчен эшлибез.

—Акча да биргәнегез юк —диде хатын үҗәтләнеп, төшкән теше арасыннан зәһәрлек бөркелде.

Тукбаев аны тынычландырырга тырышты.

—Ну, шулай эшләмәсән булмый бит. Түрәләрнең бер имзасын куйдырыр, печатен суктырыр өчен дә бер пот тоз ашарга кирәк. Аңлагыз, башны тилегә салып йөреп кенә бирмиләр ул акчаларны...

Сәхнәдә өстәл артында Тукбаев белән янәшә утырган «Үзән» совхозы директоры Идрис Юнысович шушы әкәмәтне күреп кызарды, чырае бүртенде, әлеге хатынга ачуы чыгып, әвен кадәр гәүдәсе белән торып басты.

—Ярар,—диде ул, бу турыда сүзне бетерергә теләп .—Ул мунчаны иртәгә үк бульдозер белән төрттереп аударырбыз…

Жыелыш ахырдан, Тукбаевның тәкъдимен искә алып, Идрис Юнысовичны бертавыштан янә директор итеп сайлады...

Шашлык таптап бию

Кояш иртәдән юмарт елмайды. Тирә-юнь бәйрәмчә хозур.

Бүген Иделгә сәфәр кылучы район җитәкчеләренең дә күңелләре күтәренке. Алар сабан туеннан соңгы бу сәяхәткә, ял сәфәренә үзләре белән хәләл җефетләрен дә иярткәннәр. Район башлыгы Тукбаев: «Ял итү, күңел ачу бергә-бергә булсын!»—дигән. Шуңа да аеруча хатын-кызларның йөзе шат. Алар бу сәфәргә киенеп-ясанып килгән, үзара таныш-белешләре белән ачылып сөйләшәләр. Юкса кайчан болай бергә очраша алырлар иде. Йөзләрендәге куанычлары яшьлектәге мәхәббәт хисләрен уяткан диярсең, күңелләрендә җилкенү, рух күтәренкелеге. Алар шушы сәяхәтне оештыручы хакимият башлыгы Рәсим Юлаевичка изге теләкләр телиләр, рәхмәт сүзләрен ирештерәләр. Алар шул рәхмәтләрен Иркә аша да җиткерергә теләгәндәй, хатынын әйләндереп алганнар да аеруча хөрмәт белән ачык йөз күрсәтергә тырышалар . Нәфис тә көлеп торган Иркәнең ачык йөзен, читләтеп-читләтеп кенә булса да, күзәтмичә булдыра алмады. Әйтерсең алар, элеккеге кебек, Иркә белән икәүдән-икәү Акъярның инеш ярындагы юан талга сөялеп калганнар... Ул кулларына урын таба алмый, чая кызның дугаланып килгән сылу билләренә тартыла, аңа сыешканнан-сыеша бара, аннан, аның кайнар сулышларыннан кабынып киткәндәй, йөрәге леп тә леп тыңгысыз тибә башлый, шул мәл кызның җылы кочагында эреп онытыласы да килә... Әмма кыз ай-һайлап ялт кына кочактан шуып чыга. «Тынычлан! Алай ярамый »—ди, шашкын хисләрен йөгәнләргә ишарә ясый, үзенең тәрбиядән килгән әдәплелеген саклый. Нәфиснең аны үпкән саен үбәсе килә, кочагыннан әзгә дә һич тә чыгармас идее. Иркә: «Җитәр инде»— дигәч кенә туктап кала… Аныж матур-матур хыяллары әнә шул яшьлек хисләре белән үрелеп үсә генә барды. Ул аңа көннәрдән бер көнне өйләнергә дә тәкъдим ясады. Ул Иркәдән: «Белмим шул, әни нәрсә әйтер. Мин бит яшь әле »— дигән җавап алды. Аннары аларның бер-берен яратуларын белгән әнисе аңа үз киңәшен биргән. «Ярлыга кияүгә чыксаң, гомерең хәерчелектә үтәр, син шуны телисежме?» дигән. Риза-бәхиллек булмагач, аралар өзелде, өзелсә дә хәтердә сакланып калган яшьлек хисләре, юк-юк та, үзеж искә төшерттереп куя шул...

Нәфис, инеш буендагы тал хатирәләрен исенә төшерүгә, төркемдәгеләр белән исәнләшеп, Казаннан кайтартылган ике зур автобусның берсенә узып, тәрәзә кырыена килеп утырды. Озак та үтмәде, салонда гөрләшү- шаярулар китте. Нәфис Сәриясе янында булмагач, кәефе кырылды, эче пошты. Кичтән ул аңа шалтыраткан да иде. Коллектив белән калада тамак ялгап аласын әйтеп, «Акчарлак» рестораны янына килеп торырга да кушты. Тик Сәрия ризалашмады, үпкәләде.

Сүзнең ахыры һаман да шул юк-бар көнләшүгә кайтып калды:

—Кичә син кайда булдың?—диде ул ана телефоннан тикшерүчедәй сорау алып. —Өеңдә ник кунмадың?..

Янәсе, Нәфисе, төнлә шалтыраткач, телефон трубкасын алмаган, димәк, ул өйдә кунмаган, ятлар янында булган... Кая барсын инде ул?! Өйдә иде югыйсә, өйдә. Бакча эшләре белән мәш килеп, соң гына кереп яткан иде. Күрәмсең, талчыккач каты гына йоклап киткән, телефон тавышын ишетмәгән. Бәлки, хатыны шалтыраттым дип юри шыттырадыр аны, гадәттәгечә, тикшереп, сынап кына карагандыр. Ничек кенә булмасын, янәсе, Нәфиснең «ялганын» тавышыннан, тел төбеннән тота, шуны ачыкламыйча йокыга да китә алмый. Ярый ла аның бу гамәлләре чын яратуга гына корылган булса. Тик Сәриянең вакыт-вакыт бердә кирәкмәгәнгә шикләнүләре Нәфистә рәнҗү хисләре дә тудырды, аның шикле карашлары, гөнаһсызга әйтелгән төртмә сүзләре—һәммәсе җанына тиде. Шуңа да карамастан ул бу хәлләргә күнегергә, урынсыз сүзләргә игътибар итмәскә, хатынының җан тынычлыгын саклап калырга тырышты. Әмма, ни хәл итәсең, бер тузган нервлар бирешә. Сәриянең үзен дә авыр халәткә куя, ахыр чиктә тынгысыз уйларга били. Нәфис тә, кулыннан балтасы төшкән кешедәй, бимазалана. Гаеп нидә?.. Җавап табылмый. Юкса Сәриясенә ире күңелен күреп җибәрсә ни булган? Бар булган эшләрен тизрәк башкарыр, хыялларын тизрәк тормышка ашыра төшәр иде. Хатыны янына да, назларга сусап, мәхәббәтен чәчәк аттырырга теләп, канатланып кайтыр иде. Ә юк, холык дигән нәрсә син теләгәнчә генә үзгәрергә тормый. Аның сине һаман хыянәттә гаепләгән рәнҗүле карашлары йөрәкне җәрәхәтли, аннары күңел кояшыңны кара болытлар каплап киткәндәй була. Түзмәгәч, ачуы тышка бәреп чыга:

—Сиңа нәрсә җитми?—дип сорый.

—Син...

—Мин бит беркая да китмәгән, Байтирәктә генә.

—Мин кемгә кияүгә чыктым?

—Миңа...

—Сиңа шул, ә син минем янда юк.

—Байтирәккә кайтмагач, мин нишлим соң? Һәм мин ни эшләгән?

—Үзен беләсеңдер...

—Мин белмим, син белгәч әйт соң? Нишләгән мин? Минем турыда берәр яман сүз ишеткәнен бармы?

—Син мине күрмисең, мин синең өчен юк. Син үзеңне генә кайгыртасын...

Нәфис сабыр итте, туктап калган Сәриясен юатырга тырышты:

—Алай ярамый бит инде. Мин дә кеше... Бергә ни гомер кичергән, инде кызыбыз үсеп җиткән, син һаман шул бер нәрсә турында кирәкмәгәнне тукыйсың... Мин кая, нинди чит кеше янына барган? Син болай уйланып үз-үзеңне генә бетерәсең. Йөрәк белән алай шаярмыйлар. Кан басымын күтәрелү, «стенокордия» дигән нәрсә ул сиңа уен эш түгел.

—Аңа син гаепле. Бөтен саулыгымны бетердең...

—Тагын мин. Мин булмасам, нишләр идең икән?

—Син бар бит, бар...

Аптыраган Нәфис уйга кала. Аны Сәриясен үз сүзләренә ышандыра алмау бимазалый. Нигә аңлашу юк? Юкса бәхет, мәхәббәт—бер-береңне аңлаудан башлана. Берен авылда, икенчең шәһәрдә туып-үсүгә дә карамый.

Нигә дип кайтырга булды соң ул Байтирәккә? Үз-үзеңнән качаргамы, әллә күңеле авылга, туган якларына тарттымы? Йә булмаса, Сәриясенең тиктомалга үпкәләүләре аны шушы адымга этәрдеме? Байтирәккә кайтса да, ул тынгысыз халәтеннән котыла алмады, бар булган борчулары артыннан иярде. Сәриясенең шикле карашлары аны Казаннан торып та эзәрлекләде, дәгъвасын белдерә килде. «Сиңа Казанындагы уңай фатирында яшәп, заводта инженер булып эшләсәң ни булган? Бәлки инде, югары дәрәҗәгә дә ирешкән булыр идең...»—диде ул, аның китүе белән ризалашмый. Ә Нәфисне редакторлыкка чакырып кодалаулары ымсындырды... Байтирәккә кайтып эшли башлау белән планнары чәлпәрәмә килде. Ул үзенең хакимият түрәләренә яраклаша алмавын тиз тойды. Табан ялау аның эше түгел иде. Аңа дуслардан битәр дошманнары арта баруын көтәргә генә калды...

Автобуслар кузгалып калага юл алды. Нәфиснең уйчан күзләре тәрәзәгә төбәлде. Юл буенда артка шуышкан басулар, артка чабышкан каеннар аның уй йомгагын сүтте. Ул Сәриясенә дәгъва белдерде. Ярар, мин «Акчарлак» рестораны янына килеп торырмын дисә, ана ни булган соң?.. Беренче тапкыр очрашып танышып киткәндә уртак телне тиз таптылар югыйсә. Алар цехташлары белән завод клубына концертка барганнар иде. Урыннары янәшә туры килде. Шунда якыннан сөйләшеп китәргә җай чыкты. Шул кичне ул аны озата да кайтты. Шимбә-ял көннәре заводның ял базасы— «Атлашкино»га бардылар. Урман эчендәге саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар, пар каенга сөялеп, иркен сулыш ала-ала, туктап ял да иттеләр. Күзләр күзләргә төбәлде. Нәфис, тора-бара, кызның  өйләренә дә кереп йөри башлады. Аңа кыз тәртипле күренде. Әтисе сугыштан кайтмаган, тол калган әнисе өч база белән авырлыкның бар михнәтләрен татый, ачлык кичерә. Берсендә әнисе, Атлашкинодан ял итеп кайткач, анардан болай дип сорап куйды. Нәфис ул сүзләрне ачык калган ишек аша ишетеп торды. «Бар җирен дә исән-саумы, кызым?»—диде. Шулчак Сәрия: «Исән әни, исән»— дип көлде. Ул Нәфискә ышанганлыгын сиздерде. Сәрия аңа ошады, ул чибәр дә Нәфис, вакытны озакка сузмый, өйләнергә тәвәккәлләде. Матур гына яшәп киттеләр, уртак куаныч, кызлары Көләч туды… Нәфис кызын үлеп яратты, аның өчен барысын эшләргә әзер торды.

Нәфис, ни генә уйласа да, Сәриясен юксынды, хатыныннан башка күңел ачып йөрүне килештермәде, аның алдында үзен яман эш кылгандай сизде. Ул бер үк вакытта сәяхәткә бармый калуны җитәкчеләр белән санлашмау дип тә кабул итте.

Шау-шулы, җырлы-моңлы автобуста җитәкче ролен Тукбаев урынбасары Фаил Сибгатуллин башкарды. Аның янәшәсендәге Фәнис—көрәшче егет— оста комментатордай, чәпчеп ботка пешерүеннән туктамады, Байтирәк районын мактады. Район данын атаклы көрәшчеләре, фәлән-фәләннәр күтәрә дип санап китте һәм үзен дә кыстырып куярга онытмады. Сафка баскан төзелешләр саналды, аерым күрсәткечләргә басым ясалды, главаның кайгыртучанлыгы, тырышлыгы искәртелеп узылды. Баксаң, анынча, Тукбаев белән Ишкәев авыл хуҗалыгы профессорларына тиң икән...

Купшы Алия Тутаевна сүз алгач, һәммәсенә ошарга тырышып, килде-китте шигырен сөйләде. Аннары ябык чырайлы урынбасар Фаил Сибгатуллин, сытык йөзенә ачыклык кертергә тырышып, белдерү ясады: «Товарищи! Урманга җиткәч, бер ун-унбиш минутка тукталып алабыз. Аннан соң до Казани туктап тормаячакбыз».

Сибгатуллинның чытык чырае Нәфискә Тукбаев бүлмәсендәге сөйләшүне исенә төшертте.

Ул көнне Нәфис башта, сабан туенда уйнатылачак лотереяларны алырга дип, Сибгатуллин бүлмәсенә кергән иде. Бүлмәдә алар урамында яшәүче олы яшьтәге Маша түти утыра иде.

—Нәфис абый! Нигә урамыгызга газ кертмисез?—диде Фаил, төксе генә. —Менә монда Мария Сергеевна көн саен килеп утыра да, газ кертмисез дип, мине аптырата даже газ өчен акчасын да бирергә тели, ә аннан акча алучы юк.

Көтелмәгән тәкъдим Нәфисне аптырашта калдырды һәм ул, көлемсери төшеп:

—Мин урамыбызга газ кертүдә җаваплы кеше түгел ич,—диде.—Бу— газовиклар эше.

Җавап урынбасарга ошамады.

—Син—редактор, җитәкче кеше —диде.

—Шуннан ни булган?

— Ни булганын күрәсең бит, менә көн саен бер вопрос белән килә дә утыра, килә дә утыра. Нишләтим мин аны?

—Ә мин нишләтим? Ул сезгә мөрәҗәгать итә, мина түгел. Ул урамда мин старший түгел.

—Эш старшийлыктамы?!—Сибгатуллин тавышын баса төште. —Знаете, газ трассасы салу өчен йөз мең акча сорыйлар. Смета буенча аны район администрациясе түләргә вәгъдә итте. Газ начальнигы Исаев, акча түләмичә, шәхси йортларга газ кертми.

—Мин нишли алам?

Җавапны ошатмаган Сибгатуллин янә кабарды.

— Ну, Нәфис абый, сезнең урамга газны мин кертергә тиешме инде?

—Юк, билгеле. Ул газовиклар эше.

—Әнә бит ул утыра.—Ул Маша түтигә ишарәләде.—Өннән чыккандай килә дә утыра. Көн саен.

Нәфис аның мәгьнәсезлегеннән янә көлемсерәп куйды.

—Сез җитәкче кеше, мин әбине бүлмәгездән куып чыгара алмыйм, ә газ кертү мәсьәләсен хәл итү сезгә ачыграктыр дип беләм.

—Әйтергә җиңел ул...

—Районга газга дип акчалар кайтадыр бит?—диде Нәфис, акчалар, торбалар кайтуын, аларның башка кирәк-яракка тотылуларын белә торып.

Сибгатуллин шунда ук корт чаккандай сикереп торып кабынып китте.

—Ну, Нәфис абый, синең белән сөйләшә торган түгел. Бар чыгып кит әле моннан...

—Яхшы...

Нәфис чыгуга, аның артыннан Сибгатуллин коридорга атылып чыкты да туп-туры башлык бүлмәсенә кереп китте. «Димәк, әләкләргә,—дип уйлады Нәфис. —Ул анда ниләр ялганламас». Шушы уй аны да башлык бүлмәсенә алып керде. Анда райпо рәисе Әхәт белән аның урынбасары Борнаш да утыра иде. Ә Сибгатуллин, үте сытылган кешедәй, бер читтәрәк урын алган, әле зарын сөйләргә өлгермәгән икән. Ул Нәфисне күрүгә торып ук басты.

—Рәсим Юлаевич!—диде дә Нәфискә ишарәләде.—Или мин, или ул китә...

—Туктагыз әле, нәрсә булды?—диде Тукбаев, берни аңламый.

—Мин редактор урамына газ кертә алмыйм бит инде, теге карчык, Мария Сергеевна тагын килгән. Редактор аны котырта, газ өчен районга миллионнар кайткан иде, дип...

Нәфис бу кадәресенә түзмәде.

—Ник ялганлыйсыз?..—диде.

Тукбаев Нәфисне бүлдерде, урынбасары сүзен куәтләп, күктәге Ходайга табынгандай, ике кулын өскә күтәрде дә Нәфискә җикеренде.

—Кая, кая ул миллионнар?! Газга өч ел акча кайтканы юк... Ә син, великий редактор, юмор-шумырын белән әллә ниләр уйлап чыгарасын. Паразит син...

—Рәхмәт...

—Мин башка сүз таба алмыйм... Сез журналистлардан кроме вреда файда юк. Партия заманы булса, сине унике сәгать эчендә районнан куарлар иде.—Аның тукмактай йодрыклары һавада уйнаудан туктамады.—Бар!—дип артына тибәрләр иде. Ә бу дядя,—ул үзенә ишарәләде,—алай эшләми... Обнаглели. Мин сезнең өйгә газ кертеп бирергә тиешме? Өен биргән, миннән тагын ни кирәк? Тагын нәрсәгез эшләнмәгән?

Каршы дәшү файдасыз иде. Нәфис Тукбаевның суынганын көтте һәм:

—Рәсим Юлаевич! Дөрес аңлагыз,—диде,—мин дә сезгә үз эшемне эшләргә кушмыйм бит һәм сорамыйм да...

Тукбаев аны ишетергә дә теләмәде.

—Хәлим кайда?—дип акырды.—Чакырыгыз әле аны монда! Газ начальнигы Исаевны да табыгыз!..

Исаев табылмады. Администрация тирәсендә еш чуалган көрәшче егет, урам старостасы Хәлим көттерми кереп тә җитте.

—Мин нишлим инде, Рәсим Юлаевич,—диде Хәлим сүзнен нәрсә турында барганына төшенгәч һәм үзен кулга алып акланырга тырышты:—Газ чокырын казыттым, кирәгенчә проектларын үзгәртеп эшләттем. Бездән ни тора соң? Урамның бер ягында газ яна, икенче ягында юк.

Тукбаев тыңлап-тыңлап торды да тавышын баса төште.

—Ничә кеше бар сезнең урам рәтендә?—диде.

—Унике,—диде Хәлим.

—Барыгыз, редактор белән икәү урамыгыздагы һәр кешедән меңәр сум акча җыеп миңа алып килегез!.. Аннары карармын, на что вы способны? Калган сумнарын үзем хәл итәрмен...

Нәфис белән Хәлим килешеп газ кертүче хуҗалыклардан акча җыярга чыгып киткәндә, Сибгатуллин кабинетта кара көеп утырып калды.

Кичен газга дип җыйган акчаларны китергәндә, Тукбаев бүлмәсендә ялгызы гына иде. Төрле мыскыллаулар аша узган Нәфис аның өстәленә, эштән азат итүләрен сорап, гаризасын китереп салды.

—Нәрсә бу?—диде Рәсим Юлаевич. Һәм гаризаны укып чыгуга, урталай ертып ташлады.

—Паразит гаризасы,—диде Нәфис, тыныч кына.

—Давай, ты кончай!.. За нами Байтиряк, на переправе лошадей не меняют... Минем икенче редактор эзләп йөрисем килми. Эшлә!..

Тукбаев Нәфиснең өч кешелек эшләвен дә, эшкә сәләтен дә яхшы белә иде. Тик аның турылыгын, тәнкыйтен генә яратмый. Ул мөхәррирен кызып-кызып орышса да, соңыннан кайтып төште.

—Менә, мәсәлән,—диде ул, сүзне борып алып,—без главалар Гарәп Эмиратыннан кайтканда башка район хуҗаларының йә замнары, йә кемнәре чәчәк тотып каршы алды. Безгә, Абага районы главасы белән икебезгә, килүче булмады. Менә шуннан күренә инде минем команданың дәрәҗәсе. Ярар, миңа кирәк тә булмасын ди, теге район хуҗалары алдында шәп түгел. Главага әз генә булса да хөрмәт булырга тиештер бит инде. Җүнле кадр­ларны каян аласын? Бар булганы белән эшләргә туры килә. Син, Нәфис абый, великий булгач та минем бу башта ми әзрәк, башка ат типкән дип белдеңме әллә? Ми күбрәк анда, белеп тор! Аңлый ул барысын да...

Нәфис аның ишарәләренә бераз ышанган да кебек булды. Урамнан җыелган урынбасарларының эшсезлеген дә, мокытлыгын да яхшы анлый иде ул. Тукбаев аны сүксә дә, кеше коткысына бирелеп, аны башкалардан кактырырга, бөтенләй читләштерергә ирек бирмәде. Бу очракта ул аның гөнаһсына кермәде. Бу кадәресен Нәфис яхшы аңлады.

Автобуслар урман аланы читенә килеп тукталгач, һәммәсе саф һавага чыгып, тирә-як яшеллегенә, июнь чәчәкләренә сокланды. Май заводы директорлыгыннан чыгарылган Таһир, шактый гына кызып алса да, гармунын шәп итеп тартып җибәрде. Хатын-кызлар биешеп, күмәкләп җырлап та алдылар. Әйтерсең урман буенда кечкенә генә сабан туе! Хәмергә хәвәсләр автобустагы аракы әрҗәсен бушата-бушата, затлы кабымлыклардан авыз итеп, кәеф-сафа кордылар. Бу төркемнең үз осталары бергә җыелган: «Үзән» совхозының директоры Идрис Юнысович. мактаулы мунчачы, юан корсагының кендеге күлмәк сәдәфен чишеп төртеп чыккан «Сельхозхимия» башлыгы Рибаб һәм алар белән бериш гәүдәле «Алпар» хуҗалыгы рәисе Маннур Мансуровның йөзләре помидордай кызарган.

Автобуслар кузгалып киткәч, янә шаярулар, мәзәк сөйләүләр, җырлар дәвам итте. Сүзсез генә барган Нәфистән янәшәсендә утырган ревизор Таҗи сорап куйды:

— Нигәдер күңелсез әле син бүген, Нәфис абый?—диде.

— Нишлим соң? Җырлый белмим, биергә оста түгел.

— Берәр юмор сөйлә.

— Юморыңны тагын тәнкыйть дип кабул итсәләр нишләрсең?

—Юмор—йомры тукмак, башка сугарлар дип уйлыйсыңмы?—Таҗи, үз сүзеннән кызык табып, күзләрен кыса-кыса, зур авызын җәеп көлде. Нәфис дәшмәгәч, сүзен янә дәвам итте:—Сезнең редакция эшен тикшереп аласы бар әле,—диде ул, җитди итеп.

Ник?

—Безнең план буенча шулай каралган.

—Тикшерегез, бездә акт язарга кәгазь җитәрлек.

—Анлык кына кәгазь үзебездә дә бар. —Тынып калган Таҗи өстәп куйды:—Бу круиз турында яхшылап язып чык инде. Байтирәклеләр ял да итә беләләр дип...

Нәфис, анысын карарбыз инде дигәндәй, башын гына какты. Аннары Таҗи игътибарын мәзәк сөйләүчеләр җәлеп итте. Нәфистә Таҗига карата булган тискәре хис янарды һәм ул, тирәнгә үгеп, тамыр җәйде.

Бервакыт аның автобуста Казаннан Байтирәккә кайтып килеше иде. Кайтучылар арасында район коммуналь хуҗачыгы бухгачтеры Гөлүсә дә бар иде. Шыгрым тулы автобуста аны күргәч, ул баш кагып кына исәнләште. Кайта-кайта автобуста халык азая төшкәч, Гөлүсә янындагы буш урынга килеп утырды, анын талчыккан, борчулы йөзен күреп, сүз башлады.

—Казанга барган идегезме?—диде.

—Әйе, больницадан кайтып киләм әле,—диде Гөлүсә, өздереп кенә.

Гөлүсәнең борчылуы, авырганлыгы аксыл йөзенә чыккан иде.

—Кайсы больницадан?—диде Нәфис, кызыксынып.

—Психбольницадан...

Нәфис аптырый төште:

—Нәрсә булды?—дип сорады.

—Менә шулай инде, авырып киттем. —Ул турысын әйтергә кыенсынды, бераз тынлыктан соң өстәде:—Нервы бозучылар күбәйгәч, шулай була инде ул.

—Кем боза?

— Кем булсын, ревизор Таҗи, беләсен ич инде аны,—диде ул, шөбһәләнеп.

—Беләм, билгеле.

—Ул безнең коммунальныйга ревизия ясарга килгән иде. Бар булган бәяле җиһазларны, финанс кәгазьләрен, керем-чыгымнарны тикшереп чыккач, миннән художник ясаган плакатларны таптырта башлады. «Йөз меңгә төшкән плакталар кая соң, алар складта булырга тиеш бит»,— ди. Тагын шундый вак-төякләр... Гаеп табасы, мине үз кармагына эләктерәсе килә. Исәбе: куркытып ришвәт алу. Мин: «Ул плакатларга киткән акчаларны кесәмә салмадым»,—дидем. «Салмасаң да, ул плакатлар булырга тиеш бит»,—ди бу, үҗәтләнеп. «Мин аларның кая киткәннәрен каян белим, плакатларга тотылган акчаларга расходный язылган бит»,— дим. Дөресен әйтеп булмый бит, ул акчаларны Дәүләтхан Бариевичның туган көненә алдылар дип... Чистый бәйләнде, бу хәл мине борчуга салды. Миңа үзе боерган нәчәлнигем белмәмешкә салышып читтә калды. Хәзер барысына мин гаепле... Нервылар какшый төшкәч, психбольницага килеп эләктеп менә. —Гөлүсә бертын сүзсез калды.—Соңыннан бу хәлне главага ирештергәннәр. Ул бер җыелышта Таҗига яхшылап әйткән: «Тычкан тота белмәгән мәчене нишләтәләр?. Белмәсәң, бел! Капчыкка салалар да урманга алып барып адаштыралар. Так что, думай »—дигән. Таҗи үзенә кирәк «тычканны» безнен коммунальныйдан тотмакчы иде...

Гөлүсә дулкынланырга ярамаганлыгын сизеп тынып калды. Бераз баргач, ризасызлыгы янә ташыл чыкты:

Җыен шунын ише шухыр-мухыр эшләрне безнең оешма аша кайнаттыралар да җавабын бухгалтерга тотарга кала. Каршы килсәң, эшеннән колак кагасын. Ул кунакханә төзибез дигән йортына ничәмә миллионнарны коммунальный аша уздырмады инде.

—Тукбаевмы?

—Кем булсың инде? Ул йортның бер тәрәзәсе генә ничә меңлек. Өч катлы йортта утыз тәрәзә генә. Аларның акча уйнатып кайнаттыруларына чьшаган кешегә рәхмәт...

Гөлүсә ханым, кинәт акылына килгәндәй, артыгын сөйлим бугай дип шикләнә төште, як-ягына каранды һәм тынып калды. Нәфис, авыруны борчыйсы килми, аңа бүтән сорау бирмәде, аның шушы хәлгә төшүен кызганып куйды.

Әлеге вакыйганы исенә төшергән Нәфис янәшәсендә утырган Таҗига кырын гына карап алды. Таҗи, чепи күзләрен кысып, көрәшче-комментатор Фәниснең «әкият» сөйләвенә җавап итеп: авызын ерган иде. «Бу адәм кеше рәнҗеше турында каян уйлый белсен? Аны ришвәт көткән кәкре бармаклары эчтән кытыклап тора»,— дип фаразлады Нәфис. Аннан ул үз-үзенә сорау бирде. «Нигә Тукбаевның нәфесе туймый? Нигә ул, кәнәфиеннән сикереп торып, «Акча, акча, акча!» дип шар яра!..» Сорауларына җавап табарга аңа эчке мине ярдәмгә килде: «Тинтәк син, Нәфис,—диде. —Әйт әле, кайсы дөньяда, нинди гасырда яшисең син? Илләр белән дә акча идарә итә. Ришвәт, коррупция булган җирдә сәясәт юк, гаделлек, намуслылык төшенчәсе онытылган. Акча бездә һәммәсен эшли, ачылмас ишекләрне ачтыра, кызыңны институтка кертә, кандидатлык, докторлык диссертациясен дә яклата, карьера баскычларыннан җитәкләп алып менеп китә. Беләсең килсә, акча карак бандитлардан депутат та ясый, бал-майда йөздереп хан итә, сине төрле җинаять афәтләреннән йолып кала, төрмәләрдән коткара. Акча Тукбаев өчен җиңелмәс власть та ул!.. Ә власть, кирәксә, үзенең закон инструментын җигеп, синең өстән золым да кора. Син уйлап кына кара, илдә барган төрле ызгыш-талашлар, үтереш, террорчылык каян, ни сәбәпле килеп чыга? Гөнаһсыз җаннар нигә вакытсыз кыела? Бар да шул гаделсезлек чиреннән, йөрәк бунтыннан... »

Бу юлы Нәфис эчке мине белән бәхәскә кермәде, тәрәзәдән тирә-якны күзәтте. Кояш җир өстен мең төрле төсләргә бизәгән. Әйтерсең ул бар адәмнәрне дә тигез күреп, дөнья матурлыгына сокланырга, җир кадерен саклый белергә ишарәли.

Әнә зәңгәр офык читендә шәһәрнең шакмаклы таш йортлары шәйләнә башлады. Торна муеныдай озын борынлы краннар баш калкыткан, күккә ашкан торбалар «тәмәке» көйрәтә. Бу—Казан, меңьеллык тарихи сәхифәләрен үзенә сыйдырган, миллионнарның шау-шулы тормышы белән гомер кичерә.

Автобуслар «Акчарлак» рестораны янына килеп туктагач, Нәфис, урамда ялгызы калып, Сәриясен көтте. Ул күренмәгәч, өенә шалтыратты, трубканы алучы булмады. Аннары, бер киреләнгәч килмәс инде дип, ресторанга юнәлде. Ашау-эчү залына узгач, бер читтәге буш урынга барып утырды. Өстәлләргә ризыкларны алдан ук әзерләп куйганнар иде.

Түр өстәл артына утырган Тукбаев белән Ишкәев тирәсендә официантлар ешрак буталды Баксаң, монда эшләүчеләр Чуртан Әхәтнең күрсәтмәләрен берсүзсез үтиләр, аны яхшы беләләр икән. Затлы шәраблар, ризыклар түр өстәлне биләп алган, урындыкка утырган кунакларның йөзләре ачык. Нәфис шуны аңлады: Чуртан Байтирәк «күленә» очраклы гына йөзеп чыкмаган, өстә дәрәҗәле кешеләре бар икән...

Нәфис, ашап-эчеп урамга чыккач та, як-ягына каранды, узган-барган кешеләр арасыннан үзенең кара чәчле, кара күзле Сәриясен эзләде. Әмма ул күренмәде.

Елга портында Байтирәк сәфәрчеләренә ял итүчеләрнең күңелен ачарга дип, килешү буенча җырчылар Галия белән Харис килеп кушылды.

Ак пароход, дулкыннар ярып, агымга каршы юл алды, җыр-моннар Идел өсләренә таралды. Салмак кына тибрәлгән дулкыннар өстендә энҗе нурлар уйный. Гомер агышларыдай салмак кына аккан сулар үз артыннан Нәфис уйларын да ияртте. Ул Сәриясен шушы сәяхәткә чыгарга күндерә алмавын авыр кичерде. Күзенә роза чәчәкләренең уттай янып Идел өстендә агып барганы күренде. Ул кем чәчәкләре икән? Бәлки, кемдер аларны үз кадерлесенә бүләк итәргә теләгәндер? Сөеклесе очрашуга килмәгәч, үпкәләп, аларны суга ташлагандыр? Ә бәлки... ә бәлки ул Идел суларында югалту кичергән сөйгәнен көткәндер?.. Белмәссең... Ә Идел дәшми, юатырга теләгәндәй, гашыйклар серен саклап, тын гына, сабыр гына ага да ага...

Менә Галиянең җырлавы сәфәрчеләрне тын калдырды. Аның күңелгә хуш килгән моңы аеруча хатын-кызларны әсир итте. Кош канатыдай сузылып киткән кашлары биеп тора, сөрмә тарткан күзләре юмарт елмая. Нәзек билләре камыштай сыгыла-сыгыла тибрәлә. Чибәрлегенә мөкиббән киткән ир-затларның күз-карашлары аның биеп торган нечкә билләрен, алтын нурлар балкыткан ярым ачык айлы түшен капшый. Тәненә сыланган үтә күренмәле зәңгәрсу күлмәге әйтерсең кояш нурларыннан эреп юкка чыккан, Иделдән генә күтәрелгән су кызыдай, сыгыла-сыгыла бии, гүзәл сынындагы энҗе балык тәңкәләре нур чәчә. Кызның үткен карашы, баскан җирдән ут чыгарып биюе «Инеш» кооперативы рәисе Миң Миңнуловичны да таң калдырган. Ул, түземсезләнеп, тиз генә видеокамерасын эшкә җикте, яшь артистның әле бер, әле икенче ягына чыкты, сокландыргыч мизгелләрне төшереп калырга ашыкты. Камера үз ягына таба юнәлгәч, Тукбаев нигәдер тартылып, кыенсынып куйды. Әмма ул Миң Мулловичны бу изге эшеннән тыярга җөрьәт итмәде.

Менә икенче җырчы—озын гәүдәле Харис тамашачылар каршына йолдызларга үрелгәндәй үсеп чыкты да сикерә-сикерә, кулын кулга чабып, алкышлар көткәндәй җырлый башлады. Пөхтә киенгән төз, ыспай гәүдәсе хатын-кызлар йөзендә җанлану уятты. Харис, җырына куәт биреп, очына- калкына сикергәләде, моң дигән нәрсә тамагыннан ташып чыкмаса да, ихласлыгы, төс-кыяфәте күңелләрне җәлеп итте. Егетне һәммәсе дә ошатты, алкышлар белән котлады.

Пароход Ослан тавы ярына борын төрткәч, халык куана-куана ярга ашыкты, тау битендә яшел агачлар үсеп утырган аланлыкка күтәрелде. Күңелләр күтәренке. Һәркем җәйрәп яткан Идел өсләрен, тирә-як матурлыгын күзәтте. Казан порты күренешләре, борыннарын суга таба юнәлткән краннар шактый еракта калды. Яшел табигать кочагында берәүләр, йөз нурларын балкытып, фотога төште, икенчеләре, чишенә-чишенә, Иделгә су керергә юнәлде.

Биредә бәйрәм хәстәре алдан ук күрелгән: учаклар яна, каен күмерләре өстендә шашлык пешә, һәр тарафка тәмле ис таралган. Чирәм өстендәге җәймәләр ризык белән тулды, чекрәеп басып торган шешәләр башы гөлт тә гөлт килеп чытырдап ачылды, исәнлеккә-саулыкка стаканнар, рюмкалар чәкеште.

Ахыры киләсе сайда