Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘҮ ДИҢГЕЗЕНДӘ...

 

Гомер мантыйгы

 

Менә без дә килдек җир йөзенә—

Үтәр өчен сәер чор аша.

Менә без дә тудык,

Яшәр өчен

Фәлән елдан фәлән елгача.

 

Менә без дә тудык.

Яшәешкә

Булмаса да шартлар әлләни;

Ләкин язмыш безнең гомерләрне

Җир тормышы белән бәйләде.

 

Беренче кар яуды җир өстенә,

 Беренче кат күкләр күкрәде,

 Беренче кат имдек үҗәтләнеп

Әниләрнең назлы күкрәген.

 

Янар таулар утлар чәчә иде

Һәм шашына иде диңгезләр...

Алмашынды бишек тирәсендә —

Җәйләр-көзләр узды... яз-көзләр.

 

Аңлаптырмы, аңламыйчадырмы

Елмаюлар кунды йөзләргә,—

Ә шулай да иллә рәхәт иде

Яшәү диңгезендә йөзәргә.

 

Без ул чакта уйлап эш иткәнме,

 Уйлаганмы башын һәм... соңын,

 Бездән алда ниләр булганын да,

 Һәм бездән соң нәрсә булырын.

 

Тарих безгә бишек җырларын да

 «Сез—бәхетле» диеп көйләде,

Тарих безгә чынын, ялганын да

 Катыштырып—алдап сөйләде.

Без ышандык.

Матур әкиятләргә

Без күнеккән инде—

Түземнәр!

Без—сабыйлар.

Башка кереп тулды

 Әллә нинди серле «изм»нар.

 

Тарих шундый инде.

Битләреннән

Аерып булмый чыннан ялганны,

Шундый ысул белән, яраклашып,

Дәвам итте сүзнең калганы.

 

Үткән—беткән.

Ә киләсе чорлар

Ялгышларга безнең дәвамы?—

Мәңге яшәр өмет булып кала

Тарихларның серле дәвамы.

 

Ә Җир оча—

Кояш кая барса,

Артка калмый аның артыннан-

Миллиардлаган йолдыз арасында

Кай тарафка шулай талпына?!

 

Илаһи көч әллә хыялларны

Калкан булып тыеп торамы?

Без яшибез.

Чөнки яшәештән

Бушап тормый тормыш урамы.

 

Без башы да түгел яшәешнең,

Азагы да түгел түгелен,

Тик беләсе килә алдагы көн

 Безгә ниләр алып килерен...

 

Ашкынабыз һаман:

Җир йөзеңдә

Яшәүнеңме шундый хөкеме?!

Ә билгесез ерак тарафларда

Әллә ниләр бардыр шикелле...

 

Балачак төшә искә

 

Айлы төн. Эңгер урамда.

Җил калын көртләр өйгән.

Мең төрле хәйлә табып, без

 Ычкына идек өйдән.

 

Хәер, ул чак, салкын, диеп

Ятасыңмыни өйдә—

Ун яшьлек Ислам гармунын

 Көйләгән безнең көйгә.

 

Әтиләр дә, абыйлар да

Ул чак сугыш кырында,

Без-үсмерләр җырлар суздык

Чибәр кызлар турында.

 

Булгандыр рәтле җырлар да,

Рәтсезе дә булгандыр.

Кызларның, тыңлап шуларны,

 Күңелләре тулгандыр.

 

Без-малайлар рәт белгәнме—

Тәртипсез идек. Шуңа

Үрелер идек кайчакта

Апалар куенына...

 

Көткәндер алар тилмереп

Вәгъдәле сөйгәннәрен.

Кулъяулыгы бүләк иткән

 Бердәнбер дигәннәрен.

 

Сирәге кайтты аларның,

Күбесен алды... кабер...

Кызлар да шулай картайды,

 Күрми наз, хөрмәт, кадер...

 

Чыланды күз, саргайды йөз —

Ак өметләр алданды;

Яшь килеш алар ярларын

Көтеп ала алмады.

 

Ничә кат язлар елмайды,

Ничә кат килде көзләр,

Ничә кат яшерен елады

Саф килеш калган кызлар...

 

Хәзер менә аңлыйбыз да...

Тиргибез үзебезне:

Елап, һаман кыз-әбиләр

Каргыйдыр сыман безне...

 

Алмаштылар

 

Түбәтәйне, кәләпүшне

Без кия-сөя идек;

Фасон өчен аны шулай

Янтайтып кия идек.

 

Без ул чакта—чын мөселман,

Мөселманча исемнәр...

Фуражка, кепка дигәнен

 Керәшеннәр кисеннәр.

 

Ике дин иде авылда—

Кунакка йөрешмәде,

Аерым үтте туйлар да—

 Киленнәр бирешмәде.

 

Үтте еллар—ят диндәге

 Авылдашлар аңлады.—

Керәшеннәр диеп кенә

Өстен чыга алмады.

 

Карамый поплар сүзенә,

Хөкемнең кыйммәтенә.

 Кайтты элекке Иваннар

 Мөхәммәт өммәтенә.

 

... Тик хәзер мәнфәгать үзгә:

Чыгып кибет артына,

Күккә чөеп берсен-берсе,

«Табына» да яртыга,

 

Түбәтәйне шул кепкага

Алмашып, рәхмәт әйтеп,

 Оныклары алпан-тилпән

Өенә китә кайтып...

 

Заманалар үзгәрә шул—

Язмадым болай, юри;

Түбәтәй һәм кепка бүген

Бер «максат» белән йөри...

 

Татар угылы... татармын

 

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,

Кеше үз исмене инкарь итәрме?

Дәрдемәнд

 

Дөньяның бар кыйтгасыннан

Җыйсаң һәммә татарны,

 Бөтенесе үзен-үзе

 Татар диеп атармы?

 

Кушамат санап ул сүзне,

Монголча... диеп, шуңа—

 Мин татар түгел, болгар дип

Язмакчы паспортына.

 

И надан бала! Тарихның

Кемне бар зурлаганы?!

Бергә көн иткән күршесен

 Юк кемнең хурлаганы?!

 

Кемнәрдер сөйли, дип кенә

Үзгәртеп торсаң исем,

 Кемнәрдән яклау табарсың,

 Югалтып дуслык хисен?

 

Иманым камил—белмәсә,

Белмидер кире генә;

Үз милләтеннән баш тартыр

Ничәнең бере генә.

 

Ничә икәнен белгән юк,

Төрлечә саный-саный,

Бүлгәләп йөздән артыкка,

Киметеп була аны.

 

Нишлисең, без Җир шарына

Таралган—бүленгәнбез,

Кайчандыр бергә булганбыз,

 Кайчакта... тибелгәнбез.

 

Гасырлар буе яшә дә,

Көндәшләр булмыймыни?!

 Кайчакта дус яшәсәк тә,

Бер этлек килмимени?!

 

Шуңадыр шул—Европа да

Һәм Азия ягы да

Кылычын тоткан үткенләп,

Татар көчле чагыңда.

 

Шуңа гына тарихларда

Исеме аның хәтәр.

Кимсенмим... Татар улы мин,

 Милләтем минем—татар!

 

Редакциядән:

Бу айда танылган шагыйрь, публицист, күпсанлы китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Әхмәт Рәшиткә 75 яшь тула.

Журналыбызның күптәнге авторы булган каләмдәшебезне күпсанлы укучыларыбыз исеменнән котлап, аңа сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

 

МӨХӘММӘТ МИРЗА

 

АДӘМ БАЛАСЫ

 

ЯҢА БИШЬЮЛЛЫКЛАР

 

***

Исә җил, кисә җил,

чүл күчә, күл кибә...

Адәм баласына —

кылмасын ни генә,

— кисәткән көн килә...

***

Чүлнең—үз чәчәге,

сазның—үз җиләге...

 Адәм баласына

ничек тә бер чыгар

 шуларның кирәге...

***

Бер баскыч менүгә,

икенчесе баса...

Адәм баласының

 үтәчәк юлында—

мәңгелек куласа...

***

Куаныч—күтәрер,

хәсрәт—төпкә тартыр...

Адәм баласының

кайчан, кайда, ничек

шул халәте артыр?..

***

Күзен йомып үтә

гомренең яртысы...

Адәм баласына

тигез хаҗәттәме

караңгы, яктысы?..

***

Төсе хәбәрендә

җисме үзгәлеге...

Адәм баласының

күзе алмасында

үзгә гүзәллеге...

***

Киек каз юлында

тынгысыз мәңгелек...

Адәм баласының

зәгыйфь иманында

мәҗүси тәңрелек...

***

Итәген кисәр дә,

җиңен ямап куяр...

 Адәм баласының

шул һөнәрен хәтта

кемдер мактап куяр...

***

Мәңгелек юлдашы—

атыннан бизенгән:

Адәм баласының

 нәсел кәсебендә

хәлсезлек сизелгән...

***

Күбәләк күреп тә

бәйдәге эт өрә… –

Адәм баласының

коллыкка күнеккән

төренә бер кинә…

***

Яндырып өшетер

газап, әрнүләре…

Адәм баласының

үз башына төшәр

нахак рәнҗүләре…

***

Күккә терәп корган

пирамидалары

Адәм баласының

җил хөкемендәге

каберлеге бары…

***

Дөнья тотканына

хәйран каласың да:

Адәм баласының

йорты-малы һаман

арба-даласында…

***

Мең чакрым таш дивар,

кемнән кем сакланган?…

Адәм баласының

бу чарасызлыгы

мең елдан акланган…

***

Мәктәбе, мәзһәбе…

Йоласы, кыйбласы…

Адәм баласына

туа тумышыннан

шуңар сыенасы…

***

Дүрт ягына карап

гыйбрәт ала белгән

Адәм баласының

имәненә Тәкъдир

чикләвеген элгән…

 

***

Чигенмәс бер чире,

үтмәс үкенече…

Адәм баласының

тәүбә итми торып

бетмәс үтенече…

***

Кайчан килеп, кайда

алып китсәләр дә

Адәм баласының

ике фәрештәсе

калыр иңсәләрдә…

***

Ялган да ялгана,

яла да ягыла…

Адәм баласының

нәсел-ыруына

ярлыгы тагыла…

***

Җанисәп алганда

теленнән язмаган

Адәм баласын үз

нәсел-нәсәбеннән

беркем сызалмаган…

***

Коткарса коткарыр

тик тәүбәсе генә…

Адәм баласының

гөнаһсыздыр, бәлки,

тик шәүләсе генә?!.

***

Бер калак- бер өлеш,

Бер табак- ун өлеш…

Адәм баласының

табагындагысын

калагыңча бүлеш…

***

Сынау газаплары

үлгәч тә үтмәстер…

Адәм баласының

сыныкка сылтавы

анда да бетмәстер…

***

Милләтең, телең ни

уе йорт-курада…

Адәм баласының,

шөкер, бәрәңгесе

туп тулы бурада…

***

Арасы якын да,

юллары ерактыр…

Адәм баласының

монда туфрак, анда

көл буласы хактыр…

***

Шайтан—бер, җен—башка,

 бүген ни күргәне:

Адәм баласының

шайтаны котырып,

җенләнеп йөргәне...

***

Корылык җәһәннәм

 җиленнән яралган...

Адәм баласына—

күнегә торсын дип,

 күрәсең, каралган...

***

Тәкъдир биләмәсен

вакыт киртәләгән...

Адәм баласының

 кайсы соңарган,

йә кайсы иртәләгән?!..

***

Барып җитәренә

кул сузымы бары...

Адәм баласының

туктап калганы бар

үз-үзеннән арып...

***

Көлеп кинәнгәне,

 көлкегә калганы...

—Адәм баласының

һәр ике халәтен

өлгертә ялганы.

***

Кем йогынтысына

юлыгып торыр гел?..

Адәм баласының

нахак яласына

сулыгып корыр гөл...

***

Язмыш дәрьясының

калыр кай ярында?..—

Адәм баласының

туфрак булыр төше

күк ихтыярында...

***

Камиллеккә өлге—

самим гадилеге...

Адәм баласының

ана сөте белән

 сугарылган гөле...

***

Бөек Рух—мәңгелек,

чиксез яралышта...

Адәм баласының

тәнендәге җаны

 шуңар багланышта...

***

Җирнең бөтен сере

су төбендә калган...

Адәм баласының

Коръәнле кавеме

ачар шуны алдан...

***

Кан белән языла,

 сан белән саклана...

Адәм баласының

 ак таплы тарихы

тәкъдир дип аклана.

***

Бүрәнә аркылы

 бүре куганы бар...

 Адәм баласының

бүрене буардай

тугры туганы бар.

***

Сабагына төшсә,

 тамырына күчәр...

Адәм баласының

канын бутаганы—

ахырына дучар...

***

Тукран тәүбәсенең

савабы үзенә...

Адәм баласының

соңарган тәүбәсе—

соңарган көзенә...

***

Тартайның тапканы

тиктормас теленнән...

Адәм баласына,

тик телен тешләгәч,

 шул хәбәр беленгән.

***

Төлкенең койрыгы

әҗәленә илтә...—

Адәм баласының

алтын җыйганы да

 җәһәтерәк китә...

 

Автордан:

Миңа тиешле каләмхакны "Яңарыш " тарихи һай мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондына күчерүегезне сорыйм.