Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТУКАЙ СӘЯХӘТКӘ КИТТЕ

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимср Шәймиев Санкт-Петербургка эш визиты белән барды.Ул Төньяк башкала җәмәгатьчелегенә «Яңарыш» фондын тәкъ¬дим итте. Санкт-Петербургның Пушкин музеенда Габдулла Тукайга багышланган «Мин мәңгелеккә омтылам» күргәзмәсенең ябылу тантанасында катнашты.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгы¬зу республика фондын тәкъдим итү чарасы Борис Ельцин исемендәге Президент ки¬тапханәсендә узды. Китапханәдә проектка багышланган стендлар, Изге Болгар һәм Свияжск шәһәр-утравындагы тарихи һәй¬кәлләр, яңа төзеләчәк корылмаларның ма-кетлары урнаштырылган иде. «Тарихи һәм мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга саклап калдыру теләге мәдәният өлкәсе вәкилләрендә генә түгел, ә матди хәленә карамастан, илдә яшәүче күп халыкта кай- гыртучанлык уятуы сөендерә «Яңарыш»ка ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Һәркем хәленнән килгәнчә булыша, без аларның һәркайсына чиксез рәхмәтле»,—диде М. Шәймиев

Чарада Россия Конституция суды рәисе Валерий Зорькинның сәламләвен дә укыдылар. «Яңарыш» фондын тәкъдим итүдә катнашучыларны һәм кунакларны Санкт-Петербург вице-губернаторы Роман Филимонов, Ленинград өлкәсе вице-губер¬наторы Александр Кузнецовта сәламләде. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.

Шул ук көнне М.Шәймиев Президент китапханәсе директоры Александр Вер¬шинин белән очрашты. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе фондны тәкъдим итү чарасын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында Президент китапханәсе һәм Татарстан Республика¬сы арасында алга таба хезмәттәшлек итү хакында фикер алыштылар. Мәгълүм ки, моңа кадәр 3. Вәлиева һәм А.Верши¬нин Казанда Президент китапханәсенең филиалын булдыру турындагы килешүне имзалады. Ул шәһәр үзәгендә урнашыр дип көтелә.

Төньяк башкалага эш визиты барышын¬да М.Шәймиев Пушкин исемендәге ил¬күләм музейда да булды. Биредә Татарстан Милли музее оештырган, татарнын бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Мин мәнгелеккә омтылам» күргәзмәсенең ябылу тантанасы узды. Әлеге күргәзмә юк¬тан гына Пушкин музеенда оештырылма¬ган.Тукай гомеренең башыннан ахырына кадәр күңелендә рус әдәбияты даһиена зур ихтирам саклаган. Ул Пушкин, Лермонтов һәм күп кенә башка рус шагыйрьләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә ит¬кән. Күргәзмәдә Татарстанның танылган рәссамнары әсәрләре дә урын алган. Күр¬гәзмә исә алга таба Россия һәм БДБ илләре буенча сәяхәткә китәчәк. Тиздән күргәзмә Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

 

ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе комитеты утырышы узды. Ябык тавыш бирү юлы белән быелгы бүләк ия¬ләренең исемнәре ачыкланды

Жырчы Филүс Каһиров, Казан милли тикшеренү технология университеты аспиранты Ярослав Ключников, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы шагыйрь бүләгенә лаеклы дип табылды. Ә бер пре¬мияне «Ялкын» журналы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге бүлеште. Комитет, Төркиядә узган XXV Бөтендөнья кышкы универсиадасы җиңүчесе—чаңгычы Алия Иксанованы бүләкләү өчен, ТР хөкүмә¬тенә өстәмә—бишенче премия сорап та мөрәҗәгать итте.

Һәр премия, махсус таныклык һәм күкрәк билгесеннән тыш, 100 мең сум¬га тиң. Аны лауреатларга Бөтенроссия яшьләр көнендә—27 июньдә тапшыру күздә тотыла.

 

БӨЕК ШАГЫЙРЬНЕ ЯД ИТЕП

 

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака¬демия театры бинасында бөек шагыйребез Һади Такташның тууына 110 ел тулуга багышлап, «Киләчәккә хатлар» дип исем¬ләнгән тантаналы кичә булды.

Гыйсъянчылык рухындагы ижаты белән халкыбызның сөеклесенә әверелгән шәхес¬кә багышланган кичәне шагыйрьләр ачып җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ , Газинур Морат, Эльвира Һадиева, Рузәл Мөхәммәтиш татар шигъриятенең классигына карата уй-фикерләрен ялкынлы шигырь юллары белән әйтеп бирде. Кичәгә шагыйрьнең якташлары—Мордовнянең «Якташлар» татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Мордовиянең атказанган эш¬куары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Бикмаев, Саранскидагы «Мәгариф» татар китапханәсе мөдире Рә¬шидә Ипкаева, Саранскидагы «Татарстан» сәүдә йорты генераль директоры Ринат Альмяшов та килгән иде. Алар шагыйрь¬нең юбилеен үзләрендә дә зурлап билгеләп үтүләре турында сөйләде. Саранскида татар китапханәсе ачуда зур ярдәм күрсәткә¬не, китаплар җибәргәне өчен Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Аннары Г. Камал театры артистлары тарафыннан Һ. Такташның тормыш юлын, каршылык¬лы иҗатын, трагик язмышын чагылдырган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.

Соңыннан Премьер-министр урынба¬сары—мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Ул Һади Такташның идеологик басымга бирешмичә, каршылыкларны җиңеп, үзенең асылын саклап кала алган бөек шагыйрь булуын әйтте.

 

ЭРМИТАЖДА-СӘНГАТЬ КОРАЛЫ

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты. Башкалабызга ул «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Дәүләт Эрми¬тажы җыентыгыннан сәнгать коралы» күр¬гәзмәсен ачуда катнашу өчен килгән.

Минтимер Шәймиев Татарстанга игъ¬тибары һәм «Татарстанның мәдәни мира¬сы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы» проектына ярдәме өчен Михаил Пиотровскийга рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул шулай ук кунакка Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу респуб¬лика фондынын беренче елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләп үтте. М.Пиотровский (ә ул «Яңарыш» фондының Попечительләр советы әгъзасы булып тора) алга таба да фонд эшчәнлегенә ярдәм итәсенә ышандырды.

Әңгәмә барышында «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге мәдәни проектлар, аерым алганда, сәнгать коралы күргәзмәсе буенча фикер алышу булды.

 

ТУГАНДАШ ИЛНЕҢ ЯҢА КОНСУЛЫ

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.

Ф.Мөхәммәтшин Акынты әфәндене сәламләп, аны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифасына билгеләнүе уңаеннан котлады. Ул Татар¬стан һәм Төркияне бер-берсе белән җылы мөнәсәбәтләр генә түгел, бәлки традиция¬ләрнең, тел, тарих һәм мәдәниятләрнең охшашлыгы да бәяләвен ассызыклады. «Без кайбер мәсьәләләрдә Төркиядән үрнәк алдык»,—дип искәртте. Татарстан парламенты башлыгы һәм, Төркия белән Татарстан тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә актив хезмәттәшлек алып бара, дип өстәде.

Әхмәт Акынты очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисенә Казанда Төркия вәкилләре катнашында булачак кайбер ва¬кыйгалар турында сөйләде. Аерым алганда, башкалабызда март башларында сәүдә- икътисали хезмәттәшлек буенча Россия- Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышын уздыру турында сүз барды.

 

ТУФАН ПЛАНЕТАСЫ

 

Кояш системасындагы кече плане¬таларның берсе татар шагыйре Хәсән Туфан исеме белән аталган. Бу турыда диплом-таныклыкны Татарстан Милли музеена даими саклануга Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды.

Планетаны Хәсән Туфан исеме белән атау нияте хакында 2010 елның декабрендә, атаклы шагыйрьнең тууына 110 ел тулуны Казанда бәйрәм иткәндә белдерелгән иде Кече планеталарны астрономик исемләү комиссиясе ТР Мәдәният министрлыгы. Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Язучылар берлеге¬нең уртак тәкъдимен хуплаган Әлеге күк җисеме Җирдән 250 миллион километр ераклыкта урнашкан, диаметры—3 кило¬метр 48631 нче «Хасан Туфан» планетасын 1995 елның сентябрендә һәвәскәр астроном Тимур Крячко Казан дәүләт университеты-ның В. Энгельгардт исемендәге обсерва¬ториясенең Төньяк Кавказдагы Зеленчук станциясендә ачкан булган.

 

БЕРЛӘШҮ

2011 елның 2 февралендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 156нчы «Юга¬ры һөнәри белем бирүче федераль дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе «Казан (Идел буе) федераль университеты»н үзгәртеп кору турындагы боерыгы чыкты.

Хәзер, Мәскәү фәрманы буенча, Казан (Идел буе) федераль университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Алабуга дәүләт педагогия университеты кушыла. Димәк, хәзер моңарчы мөстә¬кыйль эшчәнлек алып барган дүрт югары уку йорты бер түбә астында яши башлый.

Бу уңайдан кушылучы югары уку йортлары ректорлары тарафыннан да бо¬ерыклар игълан ителде. Хезмәткәрләргә, алда кушылу көтәчәкне искәртеп, язмача хәбәрләр җибәрелде

Инде хәзер әлеге үзгәртеп коруның бик уйлап, язмышларны катлауландырмыйча гына гамәлгә ашырылуын көтәсе кала.

 

ТАГЫН БЕР АКАДЕМИЯ

Агымдагы елның сентябреңдә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм турист¬лык академиясе ачыла. Россиянен спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белдерүенә караганда, бу уку йорты кадрлар әзерләү белән беррәтгән, ил җыелма командалары өчен спортчылар үзәге дә булырга тиеш. Академия ачу өчен матди-техник база да, кирәкле кадрлар да бар инде.

ЯҢА РӘИС

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака¬демия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Татарстан Театр эшлеклеләре берлеген җитәкләде. Ул әлеге вазифада берлек белән 1989 елдан бирле җитәкчелек иткән халык артисты Ринат Таеҗтдиновны алыштырды. Яңа рәис 7 февральдә респуб¬лика Театр эшлеклеләренең VI съездында сайланды. Әлеге чарада РФ Театр эшлек¬леләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм ТР вице-премьеры—мәдәният минис¬тры Зилә Вәлиева катнашты.

КАМАЛЛЫЛАР ГЕЛ ЮЛДА

Быел гына да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының берничә зур гастроле оештырылды. Ел башында коллектив Латвиянең башкаласы Рига шәһәрендә булды. Анда «Телсез күке», «Яшь йөрәкләр», «Кара чикмән» спек¬такльләре күрсәтелде. Ә 13-20 гыйнварда театр Мәскәүдә гастрольдә булды. Гаст¬рольләр Кече (МалыЙ) театр сәхнәсендә зур уныш белән үтте. Гастроль ачылу тан¬танасында Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.

 

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕН ЗУРЛАДЫЛАР

22 гыйнвар көнне Мәскәүдә Татарстан¬ның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсе зур уныш белән үтте. Асадуллаев йо рты дип аталган мәдәният үзәген¬дә үткән бу очрашуга Мәскәүдә яшәүче мәшһүр  шәхесләр—галим-академиклар, дипломатлар, язучылар, сәнгать әһелләре, гомумән, зыялылар күпләп килгән иде. Кичәне Мәскәүнең татар милли мөхтәри автономия рәисе, гснераль-полковник Рәсим Акчурин ачты. Шагыйрьнең гатар иҗтимагый тормыштагы һәм әдәбияттагы урыны, «Казан утлары» журналындагы хезмәтләре турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов сүз әйтте.

Кичә шигырь, җыр, музыка белән аралаштырып алып барылды. Шигырьләрне автор үзе һәм артистлар башкарды. Шу¬лай ук кичәдә шагыйрьнең улы Газиз һәм оныгы Чулпан да шигырьләр укыдылар Р.Фәйзуллин иҗаты турында Мәскәүдә яшәүче язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Җәмил Мостафин, Азат Абдуллин, Нәзифә Кәримова, Рауль Мирхәйдәров, Венера Вәлиева һ. б. сөйләде

Иҗат кичәсендә Татарстанның таныл¬ган артистлары Зилә Сөнгатуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Мөнир Якупов катнашты, Мәскәү артистлары Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллиналарнын катнашуы да бәйрәмгә ямь өстәде.

Шул ук кичәдә Татарстанның Россия¬дәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин Мәскәүдә яшәүче шагыйрь Әхмәт Саттарга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» танык¬лыгын тапшырды.

Тукайның 125 еллык юбилее алдын¬нан үткәрелгән шигърият бәйрәме югары күтәренкелек шартларында узды һәм анда катнашучылар мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләк белдерделәр.

ЛЕГЕНДАР БАЛЕРИНА

Казан хореография училищесында Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең халык артисты Нинель Юлтыеваның 85 яшьлек юбилее уңаеннан тантана булды.

Нинель Даут кызы, балачактан күп михнәтләр күреп үсүенә карамастан, бе¬лемгә омтыла Анын әтисе, язучы Даут Юлтый — репрессия корбаны Уфада яшәгән кызнын талантын хореографлар яшьтән күреп ала. Санкт-Петербургтагы хореография училищесында укыган ба¬лерина, сугыштан соң Казанга кайтып, М.Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. «Бакчасарай фонтаны», «Аккош күле», «Зөһрә» һ б бик күп балетларда бии. Үзе дә пе¬дагог буларак, шактый гына спектакльләр куя. Нинель Юлтыеваны балет сәхнәсенең легендасы дип юкка гына атамыйлар. Ул сәнгатебезгә инде 65 ел буе хезмәт итә. Аның укучылары арасында үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә балетмейстер булып эшләүчеләр бар. Нинель ханым бүген дә училище студентларын бию серләренә өйрәтә. Ул хореография училищесында сәнгать җитәкчесе булып эшли.

23 мартта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында балет остасының юбилее унаеннан «Баядерка« спектакле күрсәтеләчәк.

 

«ХӘЗИНӘ»ДӘ КҮРГӘЗМӘ

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Зөфәр Гыймаевның шәхси күр¬гәзмәсе ачылды. Ул останың 60 яшьлеге уңаеннан оештырылды.

Экспозициядә рәссамның 76 эше тәкъ¬дим ителә Зөфәр Гыймаев төрле жанр¬ларда бердәй уңышлы иҗат итә.Ул аеруча портрет ясау остасы буларак танылды. Рәссам татарның атаклы шәхесләре—Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Гайшә Рахманкулованың монументаль образларын иҗат итте.

Рәссам иҗатында пейзаж да зур урын алып тора. Зөфәр Гыймаевның эшләре нигездә татар авылы тормышына багыш¬лана.

Зөфәр Гыймаев Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә туа. Казан сәнгать училищесында, И.Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтында белем ала. 1978-80 елларда СССР Сәнгать академиясендә Харис Якупов остаханәсендә укый

Бүгенге көндә ул Татарстан Рәссам¬нар берлеген җитәкли Зөфәр Гыймаев—Татарстан Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премиясе, респуб¬ликабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

АЛИЯ МЕДАЛЬЛӘРЕ

Казан кызы—чаңгычы Алия Иксанова 15 чакрымга сузылган дистанциядә Россия җыелма командасы өчен көмеш медаль яулады. Бу инде аның Бөтендөнья кышкы Универсиадасындагы дүртенче медале.

Казан дәүләт педуниверситетының өченче курс студенты Алия беренче алтын медален классик стильдә (5 км) беренче килеп яулады. Ә дуатлон төрендә (ярты дистанцияне классик стильдә, икенче яр¬тысын тимераяк стилендә үтү) «көмеш»не яулады. Беренче урыннан Алияне 0.6 се¬кунд аерып тора.

3-5 чакрымлы триумфаль эстафетада ла Татарстан чаңгычысы Россия коман¬дасының иң яхшы спортчысы иде. Үз алдына куелган максатын ул яхшы үтәде. Алия Иксанова ике тапкыр Универсиада чемпионы булды.

Зур уңышы белән Алияне Россия Пре¬зиденты Дмитрий Медведев котлады.

ОСТАЗНЫ ИСКӘ АЛУ

Февраль аенда күренекле педагог, галим, Казан дәүләт университеты жур-налистика һәм социология факульте¬тының беренче деканы Флорид Әгъзамовның тууына 75 ел тулды. Шушы уңайдан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының конференцияләр залында «Татарстан журналистикасы XXI гасырда үсеш юллары» дигән темага фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, Казан федераль университеты проректоры Ариф Межведилов. журналистика һем социоло¬гия факультеты деканы, профессор Васил Гарифуллин, күпсанлы галимнәр, Флорид Әгьзамовның хезмәттәшләре, укучылары, якташлары, туганнары, республика газе¬талары редакторлары катнашты.

МАКТАУЛЫ ИСЕМ

Күпьеллык нәтижәле хезмәте, Татар¬стан Республикасында әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә зур шәхси өлеше өчен «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгы¬ятенең «Казан утлары» журналы редак¬циясе» филиалы проза бүлеге мөхәррире Коримов Камил Әдһәм улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгатькәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

***

2011 елның 17 февралендә Арчада яшәп иҗат итүче язучы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Хәбибрахман улы Фәизов 80нче яшендә вафат булды.