Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ СӘХНӘСЕНДӘ

 

КАМИЛ КӘРИМОВНЫҢ «КОМ СӘГАТЕ» РОМАНЫН УКЫГАННАН СОҢ

Әсәр әдәби камиллеккә ирешкән очракта үзенен авторына охшаш була. Чыннан да, әсәрдә наданның наданлыгы, хөсетнең хөсетлеге, ялагайның ялагайлыгы, ниһаять, яхшының яхшылык эзе барыбер сурәтләнеп кал.  Китап язучы һәр очракта үзенең кимчелекләрен көче җиткән кадәр яшерергә, уңай якларын гына күрсәтергә тырышып эшли. Нәкъ шул яшерергә тырышуы фаш итә дә инде язучыны.

Бу фикер миндә Камил Кәримовның «Ком сәгате» исемле китабын укыганнан соң башыма килде. Моңа кадәр Камилнең романын журнал вариантында укыганым юк иде. Укыйсы килүемнең сәбәбе дә шактый сәер иде—«Казан утлары» редакциясендә эшләүчеләрне өйрәнү язучыга шактый кирәк нәрсә.

Башкаларга да шулаймы икән, ярты сәгать сөйләшү миңа журналның еллык тупланмасын карап чыгуга тиң мәгълүмат бирә. Бер керүемдә журналда күптән түгел генә эшли башлаган Камил Кәримовка юлыктым. Өстәл артында тыныч кына эшләп утыра. Әңгәмә барлыкка килгәч, эшеннән туктап, тыңлап тора башлады. Егетнең тыңлавы җәлеп итте мине. Безнең чорда сирәк очрый торган әдипләрчә анализлап, фикерләрне мыегына урап тыңлау йөзенә чыккан иде аның. Минем тарафтан бу инде чып-чыннан дуамал беркатлылык: «Бу кешенең әсәрләре җитди булырга тиеш»,—дигән фикергә килдем мин һәм аның китабын сорап үзенә хат яздым. Укучы ачыклар— ялгышмадым шикелле...

 

***

Иң беренче күзгә ташланган нәрсә—китапның бизәлеше.

Соңгы елларда татар рәссамнәре, Мәскәү «даһиләре»нең кимсетүләренә үч итеп, Ауропа ысулында ижҗат итә башладылар. Рәссам И.Нәфиев плагиатлыкка барып җитмәсә дә, тулысынча Марк Шагалны кабатлаган. Әгәр китапның авторы Камил Кәримов булмаса, бәлки шушы бизәлеш килешкән дә булыр иде. Бу очракта әсәрләрнең эчтәлеге белән иллюстрация арасында капма-каршылык барлыкка килгән.

***

Каләм зәхмәте белән хасталанып алган кеше белә, әсәргә исем табу иҗатның иң җаваплы, катлаулы мәсьәләсе. Дөрес, мөгез чыгарырга көйләнгән исемне әмәлләве әллә ни катлаулы түгел. Бер-ике сүзгә әсәрнең эчтәлеген сыйдыра алган исемне табу гаять катлаулы!

«Ком сәгате»... Бу прибор борыңгы Бабилда уйлап чыгарылган булса да, безгә ул борыңгы греклар аша килеп кергән. Уникегә бүленгән цифрблаттагы вакытны күзәтү җиңелрәк булса да ком сәгате (клипсидра) кеше гомеренең кире кайтмаска туктаусыз узып торуын төгәлрәк күрсәтеп тора. Әле күптән түгел генә гомер—ком шарны тутырып тора иде. Карасаң, аның урынында бушлык кына калды...

Романны укып чыкканнан соң ирексездән шуны тоеп аласың: күптән түгел генә әсәрнең персонажлары, аларның куанычлары белән шатланып, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып хыял дөньясында яши идең. Алар кая китте? Алар сәгать комы шикелле юкка чыкты—үзеңнең шәхси ыгы-зыгыларын тыйгысызлыгында калдың...

Камил Кәримов романын кисәкләргә бүлеп, һәр бүлегенә аерым исем биргән. Ул исемнәр татар фольклорындагы табышмакларны хәтерләтә. Алар укучыны эчтәлеккә яшерелгән яшәеш серен ачарга чакырып, сине кызыксындырып тора. Табышмак феномены белән генә чикләнеп калмыйча, халкыбызның зур горурлыгы саналган мәкальләрне, тапкыр әйтемнәрне хәтерләтә. Белмим, автор аны Нәкый Исәнбәт җыйган томнардан сайлап алганмы, әллә халык авызыннан ишеткәнме? Соңгы чиктә исемнәрне автор үзе иҗат иткәнгә охшый. Бу үзенчәлекне әдәбият галимнәре игътибарсыз калдырмаслар дип ышанасы килә...

«Инештән су эчмиләр...» Ә бит мин үсмер чакта гына да инеш суын тәмләп эчәләр иде. Өч миллиард тонна җир канын суыру, минерал ашламалар инешләребезнең суын эчмәслек дәрәҗәгә җиткереп пычратып ташлады.

Әсәр Татарстан җирендә бораулап су чыгаруга багышланган.

Ислам дине суны изгеләштерә. Дин мөселманнарны су хәзинәсенә ихтирам белән карарга өйрәткән. Роман авторының шушы үзенчәлекне сурәтләргә көче җиткән. Пушкинның шигырендә сурәтләнгән Бакчасараий фонтанын күрү белән урыслар, «Кая соң моның фонтаны?»—дип аптырап калалар. Су тамчысының күз яшен хәтерләткән, тамчы тавышының бөек моңын аңларга аларга бөеклек баскынлыгы комачаулый.

«Мактап арыгач, яманласаң да була...» Бу исемдә чорның төгәл метафорасы. Картларның «телеңне тый», дип кисәтүләре минем яшьлек чорымда «кешене мактама да, хурлама да—кулыңнан килгән кадәр реаль ярдәм генә ит» мәгънәсендә яңгырый иде. «Җаны төшеп калды», «Кичә яраган, бүген ярамый»,«Ата казына мыек чыккан», «Әти хатыны янына».

Кисәк исемнәренең берсен тикшереп карыйк. «Әти хатыны»—әни булырга тиеш бит. Элек чыннан да шулай булган. Әтиеңнең хатыны бер генә булмаган очракта да аның беренчесен «дәү әни» дип атап йөрткәннәр. Кәримов «әти хатыны»н бүгенге көндә гаиләләрнең нигезе какшавын, хатын алыштыруларның, никахсыз яшәүләрнең ишәюен аңлатыр өчен кулланган. Бу Камил Кәримов иҗатының үзәк бер ысулы, аның язу үзенчәлеге. Шушы алымны романны укый башлау белән тоеп аласың. Үзенчәлек моның белән генә чикләнми. «Ком сәгате» авторының күзәтүеннән чынбарлыкның әһәмияткә лаеклы берәмлекләре читтә кала алмый. Кәримовның әдәбиятыбызга керткән яңалыгы җитди игътибарга лаек. Урыс телендә киная ярдәмендә сурәтләү притча дип атала. Татар әдәбиятында моңа кадәр бу жанр юк иде шикелле. Роман тиклем күләмле әсәрне әлеге жанр кысаларына сыйдыру һәм шартына туры китереп сурәтләү өчен әдәби осталыкка ия булу кирәк. Авторыбыз моңа чынлап торып ирешә алган.

Әдәбиятта әсәрнең эчтәлегенә карап аның өстәмә жанрын билгеләү гадәткә кергән. Гариф Ахуновның әсәрләре нефть чыгаручыларга, Әхсән Баянның «Ут һәм су» исемле романы гидроэлектростанция төзүчеләргә багышланган иде. Бу авторлар партия таләпләренә буйсынып, социалистик ярышның даһилеген, хезмәт героикасының данын сурәтләргә тырышканнар. «Ком сәгате»ндә хезмәт адәм баласының көнкүрешендәге гаилә кору, тамак туйдыру, тораклы булу, нәсел калдыру һәм яшәешнең чиктән тыш мөһим мәсьәләсе—җәмгыятьтә көн күрү өчен кулай урын эзләп табунын бер өлеше, шул мәшәкатьләрнең берсе итеп сурәтләнгән.

Бу язмам белән мин әдәбият галимнәренең өлешенә керергә теләмим. Әсәрнең эчтәлеген сөйләүне дә өстемә алмыйм, чөнки бу эшне авторның үзеннән остарак башкару мөмкин түгел.

«Ком сәгате»нең персонажлары Татарстан җиреннән бораулап су чыгара. Гарәп сәяхәтчеләренең Идел Болгарстанын, соңрак Казан ханлыгын сурәтләгәндә аның җирендәге мул сулы зур елгалары, чиста инешләре, көмеш чишмәләренә һәр язмада диярлек сокланмыйча калмаганнар. Кайда соң ул сулар? Ни сәбәп шул мул сулы илдә җирне бораулап артезиан коелары ясау мохтаҗлыгы  туган ? Шушы сорау әсәрне укыганда тынгы бирмичә колагымда туктаусыз ишетелеп торды.

Гомеремнең зур бер өлеше су сахрасында үткәнгәме, мин Камил Кәримовның су стихиясен эзлекле, тирән мәгънәле итеп сурәтли алуына сокланып укыдым. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр сүз эш процессы, хезмәт турында бара. Шуңа карамастан, автор совет чорында әсәрдән әсәргә кабатланып торганлыктан саруларны кайнатып бетергән «производственная тема» шаблонында бирмәгән. Әсәрнең геройлары да социалистик ярышның роботлары түгел. Алар тормыш-көнкүреш аренасында язмыш билгеләгән катлаулы рольне уйнаучы реаль шәхесләр.

Роман утыз ел эчендә авыл халкына өч йөздән артык артезиан коесы казыган су бораулау остасы Фазыл Шәмсетдиновны пенсиягә озату мәшәкатьләреннән башланып китә. Әгәр бу хәл Көнбатыш илләре, яисә Австралия, Яңа Зеландия шартларында булса Фазыл Шәмсетдинов: «Ниһаять, шушы куанычлы көнгә килеп җитә алдым. Хәзер инде эш белән чиләнмичә, үз иркемә рәхәтләнеп яшәп калыйм. Минем кайсы илләрне, Җир шарынын кайсы урыннарын күргәнем юк! Сәяхәткә йөрүне Яңа Каледониядән, яисә Фиджи атауларыннан башлап җибәрсәм ничек булыр?»,—дип турфирма белән элемтәгә керүдән башлар иде. Япониядә пенсиягә чыккан кеше ял итү турында һич тә кайгыртмый. Анда хезмәт коллективы ял вакытында үзләренең пенсионерларын да ияртеп баралар. Фазыл белә, Җир шарындагы иң бай, нефть сатудан триллионнарга җиткән «яшел акча» туплаган илдә пенсия акчасына кешечә яшәү мөмкин түгел.

Ул моны яхшы аңлый. Кадрлар бүлеген җитәкләүче Зөмәйрәгә ул үзенең киләчәген менә ничек сурәтли:

—Пенсионер дигәч тә—аягым-кулым исән, сау-таза, шөкер. Менә күрерсең, мин әле икенче профессия үзләштереп, яңадан яши башлыйм.

Автор менә шушындый катлаулы мәсьәләләрне диалоглар ярдәмендә, яисә персонажларның гаматләре аша укучыга җиткереп бара. Бу ысул һичшиксез Камилнең уңышларынын берсе.

Китап уку культурасына, матур әдәбиятның үзенчәлек серен аңлаучыга Кәримовның иҗат ысулы татар әдәбиятын басып киткән ясалма, ихахайлы юмор түгел икәнлеге аңлашыла торгандыр? «Ком сәгате»ндәге тыштан көлке генә тоелган проблемаларның нигезендә Рәсәй империясе шартларында тормыш-көнкүреш шыксызлыгы, хезмәтнең чиктән тыш арзан бәяләнүе, адәм баласының кадерсезлеге җәйрәп ята. Совет чорында язылган әсәрләрдә шушы проблемаларның яктыртылмый калуы аларның бәяләрен, тормыш чынбарлыгыннан читтә торуларын исбатлый иде.

Су скважиналары бораулау бригадасы авылдан авылга, районнан районга күчеп эшләп йөри. Шушы мөмкинлектән файдаланып роман авторы Татарстанның табигатен, туган якның гүзәл ландшафтын истә калырлык итеп сурәтли алган.

Авторның төп максаты урбанизация фаҗигасенә бирешмичә исән кала алган татар авылларындагы тормыш-көнкүрешкә багышланган булса да яшәеш аренасы киң диапазонда, милләтнең туктаусыз югала торган өмет-багланышлары фонында сурәтләнгән. Миңа «Ком сәгате»ндә анализланган егет белән кыз, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә кору, гыйффәтлелек, чын мәхәббәтнең билен сындырган гламур секс базары, шушы чиктән тыш интим, акыл белән аңлап булмаслык тойгылар чытырманы каплаган мөнәсәбәтләрнең әсәрдәге садә сурәте ошады. Матурлыкка өндәү бүгенге көн әсәрләрендә һәрдаим күләгәдә кала килде.

Коммунистлар партиясе игълан иткән әхлак кодексын хәтерләүче бармы икән? Гасырлар буе җенесара мөнәсәбәтләрнең, гаилә тормышының нигезен саклап торган шәригать кануннары да базар мөнәсәбәте шартларында күзгә күренеп зәгыйфьләнде.

Язмамның сюжетыннан читкә тайпылмыйча гына гаилә җылысында яңа буын тәрбияләү кануннарын җимерә башлаган сексуаль хөррият фаҗигаләрен искә аласым килә. Бу мәсьәлә «Ком сәгате»ндә шактый уңышлы, төрле яктан сурәтләнгән. Монда үсмерлектән яңа гына җиткән кыз дәрәҗәсенә атлап килгән Әлфинәнең саф мәхәббәте, Фазылның шул җир йөзендәге иң зур, иң татлы бүләктән колак кагу фаҗигасе Әмирнең хатыны Суфияның кияүгә чыкканчы кулдан кулга тапшырылып, азгынлыкта яшәвен ачыклагач олыгайган көнендә ташлап китүе—боларның барысы да укучыны ышандыра алырлык дәрәҗәдә сурәтләнгән.

Бүген матур әдәбиятыбыз дөньякүләм кризис чолганышында калды. Туган телебездә язылган әсәрләрне ишәйтү, китап укучыны, журнал әбүнәчеләрен саклап калу өчен аяусыз көрәшергә туры килә. Менә шундый шартларда «Ком сәгате» дәрәҗәсендәге әсәрнең барлыкка килүе тел сәнгатенә карата өмет уята.