Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

ШАДРА ЮМОРКАЛАР ЯКИ НОРМАЛЬНЫЙ РОБАГЫЙЛАР

 

Бу такмакчы килеп чыкты кайдан дип,

Робагый дип, ниләр яза, надан, дип

Көлмә, шагыйрь. Бу әкәмәт дөньяда

 Үз-үземә шулай кызык табам бит.

Туфан Миңнуллин.

 

Үз-үземә шулай кызык табам, диеп,

Робагыйлар язган Туфан агам, диеп

Мин дә беркөн тотындым бу күркәм эшкә—

 Бәлкем, кемдер язганыма багар, диеп.

Ләбиб Лерон.

 

И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык:

Бер үк тырма тешләренә кырык бастык...

Үзебезчә сөйләшергә һич юк вакыт:

Кияү—урыс, килен—марҗа, онык—манкорт!

***

Көндәшен ул чөеп атты баш аркылы...

Чү! Нәрсә бу, и инәңне корт чаккыры?!

 Җилкәсенә тәкә... дисәм... чучка салып...

Кайтып килә сабантуйның баш батыры.

***

«Түрәләрдә бернинди дә милли аң юк!»—

Дип мин әйтәм, син әйтәсең, сөйли халык...

 Тещасының юбилее уңаеннан

 Шәһәр мэры табын корган—миллионлык!

***

Яшь чакта гел кызлар булды телебездә,

Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә...

Бер гөнаһсыз әүлиягә әверелдек

 Анализлар биреп йөргән көнебездә.

***

Сөбханалла, күкрәкләрең бигрәк күркәм!—

Тефү-тефү, күз тимәсен берүк, иркәм.

Ни диярсең, әгәр әрсез кулларымны

Шул тирәңдә тыйнак кына сыйпап йөртсәм?!

***

Быел тагын алмакчылар җан исәбен.

 Шул хакта шәп шигырь язу бар исәбем...

 Минем хакта яз, әйдә, дип кинәт кенә

 Килеп кердең шигыремә, җанкисәгем.

***

Иртән сайрыйм:»Син бит—минем табышым»,—дип,

Кичен сайрыйм:»Син бит—минем язмышым»,—дип...

 Бүген тагын йоклап китсәм, әйтмәссеңме:

«Каян килде бу табигать ялгышы?»—дип.

 

Күп ашаудан йокы баса—оета, дип,

 Булмый хәтта ботинканы киеп тә, дип,

Айлар буе өйдә ни бар шуны состым —

 Дүшәмбедән тота башлыйм диета, дип...

***

Сәхнә тулды яулык чөйгән ирләр белән,

Колак тонды шырдый бырдыи җырлар белән.

Бетсә бетсен татар җыры, юморы, дип,

Сәхнәләргә мин дә чыгып мырлар булам.

***

—Синең өчен мәңге утка кермим мин!

 Синең өчен мәңге суга кермим мин!—

Дип ярсыгач, ялгыш өстәп куйды ир:

—Синең өчен... лутчы... «сулга» йөрим мин!

***

Өметләрем (мөлдерәмә ташыганда!)

Челпәрәмә килде гүя таш идәндә:

Үзәгемне өзеп-өзеп үтеп киттең

Спонсорың алып биргән машинаңда.

***

Бу Рәсәйне ваклап сатып эчтеләр, дип

 Кемдер анда, кемдер монда сөйләнә бик.

 «Монда минем өлеш тә бар!»—дип уйласаң,

Кысылмыйча кала күрмә син дә, Ләбиб.

***

Көнләшеп тә, кызыгып та әйткәннәрдер:

«Күп укыган, күп белгән шул әткәләре...»

Марсель, Илфак, Лемон, Роберт, Ким, Ркаил...—

 Бездә инде исемнәрнең кәттәләре!

***

Бер табында утырдык без Башлык белән,

Мәҗлес—күркәм: сый-хермәтләр—шашлык белән!..

 Өйгә кайткач, шул турыда язмак булдым...

Шигырь язып булмый икән... кашык белән.

***

Күлмәгемнең кире ягын кидем мин дә,

 Шомбай булып йөрим әле, дидем мин дә...

Кинәт кенә башкаема китереп сукты:

 Әйләндереп кигәннәр бит бу илне дә!

***

Кырыктан соң мин дә бераз үзгәрдем, дим.

Әллә нишләп начар күрә күзләрем, дим.

Китап-мазар укымаган чакларымда

 Бик шәп күрәм матур кызлар йөзләрен мин...

***

Чынга ашмас уй-теләкләр миндә инде:

Космонавт булырмын, дип йөргән идем...

Китап укып, көтмәгәндә шагыйрь булдым...

Автогонщик буласым да килгән иде.

***

Булды заман: вакыт узды чиратларда—

Чират торды хатын-кыз да, ир-атлар да...

 Күпме мәһшүр татар углы китеп барды

 Чират саклап тормый гына зиратларга.