Профессор мәсьәләне чишә алмаган
Ни хикмәт, профессор белән беренче очрашуым М. Горький исемендәге Культура һәм ял паркында булды. Чаңгы секциясенең көз айларындагы тренировкасы алдыннан "мускулларны кыздыру” өчен бер сукмак буйлап ашыкмый гына чабып бара идем. Кинәт каршыма кап-кара зур сакаллы бер бабай чатыр чабып килеп чыкмасынмы! Яшерен-батырын түгел, бераз каушап калдым, шулай да, аңа юл бирим дип, сукмактан читкә тайпылырга башым җитте. Ә ул мине, унҗиде яшьлек университет шәкертен, мөгаен, спорт сөюче мәсләктәше дип күзаллагандыр, уң кулын күтәреп, үзенчә сәламләп узып китте.
Соңыннан, аны университет коридорында күргәч, сабакташларымның берсеннән белештем: паркта очраган сакаллы "бабай” алгебра кафедрасының мөдире профессор Морозов Владимир Владимирович булып чыкты. Хәзерге яшем каланчасыннан карасаң, ул бик яшь булган әле ул чакта.
Ике ел узгач, анын лекцияләрен тынлау да һәм аның каршысына утырып имтихан бирү дә насыйп булды. Имтихан бирүче җитмеш биш студент арасында ул паркта очраган малайны танымагандыр дип уйлыйм. Билет сорауларына җавап биргәндә дә бераз каушаган идем. Шуңа күрәдер, исбатларга тиешле бер теорема авторының исемен бозып, Фредгольм диясе урынга Гредфольм дип ычкындыруым аның ачуын чыгарыр дип бөтенләй югалып калмавым үзенә күрә бер казаныш булды ул чакта. Әмма профессор, хәзер аңлавымча, Зигмунд Фрейд әсәрләре белән таныш булгандыр, ят исемне ялгыш әйтүемнең сәбәбен яхшы белгәндер. Аның куе сакал белән чикләнгән битендә елмаю билгеләре күренеп үтте. Имтиханны исән-имин ерып чыктым.
"Бабай”ның кемлеген әйткән сабакташым белән дуслашып та киттек. Вуз тәмамлавыбызга ярты гасырдан артса да, очрашкалап торабыз, һич югында телефон аша гына булса да хәл белешәбез. Бер очрашу вакытыңда мин аңа профессорны беренче тапкыр кайда күрүемне сөйләгән идем. Ә ул миңа профессор белән булган бер мәзәк вакыйганы бәян итте. Шуны сез журнал укучыларыбызга да җиткерергә булдым.
Владимир Владимировичның кафедрадагы хезмәттәшләре, бигрәк тә гүзәл затлар, аның ни өчен гомерен ялгыз, заяга уздыруы белән кызыксыналар иде. Кайчандыр, яшь чагында аның, университетта эшләгән бер чибәр кызга гашыйк булып, җавапсыз мәхәббәткә юлыкканы, чибәрнең аның дустын тормыш иптәше итеп сайлаганы, шуннан сон яшь математикның шул чибәргә тугрылыгын гомер буена саклавы турында үзем дә ишеткән идем.
Хәер, сүземне мәзәк вакыйга дип башлаган идем бит әле. Шулай, көннәрдән бер көнне, кафедрадагы гүзәл затлардан иң шаяныдыр инде, болай дип сорый:
—Владимир Владимирович, зинһар, әйтегез әле, йоклаган чакта сакалыгыз ничек урнашкан була, юрган астындамы, әллә өстәме?
Профессор, бераз уйланып торгач, болай ди:
—Бу турыда моңарчы уйлаганым юк иде әле. Әмма чыннан да бик кызык, җитди һәм мөһим проблема. Ярый, сез мина хет бер генә атна вакыт бирегез, мин шул арада тикшеренүләр уздырырмын, мәсьәләгә ачыклык кертермен.
Әмма атнадан да күбрәк вакыт уза, ә профессор сакалы турында берни дә әйтә алмый. Ниһаять, ул проблеманың чишелеше юклыгын танырга мәҗбүр була. Чөнки йокларга яткач "проблема" йокыга китәргә комачаулый, ә тәмам арып йокымсырый башлаганда “ан" дигәне сакалның юрганга карата торышын ачыклап хәтер сандыгына салып куярга өлгерә алмый икән. Ассистентка-фәләне булса, мәсьәлә чишелер иде кана. Ләкин профессор буйдак килеш гомер кичергән шул.