МӘХӘББӘТ ШАГЫЙРЕН ТАНЫЙ БЕЛЕГЕЗ!»
РӘДИФ ГАТАШКА 70 ЯШЬ
Мәхәббәт шагыйрен таный белегез!
Әй, кешеләр, аңа тик сүз бирегез!
Рәдиф Гаташ
Гасырлар чиге әдәбиятында күренекле шәхесләрдән идеал эзләү мотивы көчәеп китте. Хәтта татар шигъриятендә Кол Гали, Акмулла, Кандалый, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Җәлил, Ф Кәрим,Туфан, С. Хәкимнәрнең әдәби образлары пәйда булды. Шагыйрьләрнең бу юнәлештәге эзләнүләре бүген дә дәвам итә. Ф Шәфигуллин, Рәш.Әхмәтҗан, М. Әгъләм, Р Ягьфәровләргә шигырь, багышлама, пародия, ода-мәдхия, мәрсия, истәлек-хатирә, эпиграмма жанрындагы тезмә формалы әсәрләр саны арта бара. Исемнәре аталган әлеге шәхесләр безнең арада юк инде. Бөекләрне искә алу рәвешендәге шигырьләрнең арта баруы шагыйрьләрне идеалны үз араларыннан эзләүгә этәрә булса кирәк. Сәбәбе дә ачык, дөньяда үрнәк дәрәҗәсенә куеп табынырлык кыйммәтләр кими бара.
Әлеге күренешнең 70 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга әзерләнүче шагыйрь Рәдиф Гаташ белән дә бәйләнеше бар. Бүгенге көннең исән шагыйрьләре арасында үзенә багышлап язылган шигырьләр саны буенча Р.Гаташка тиңнәр юк кебек (булса, Р. Фәйзуллин һәм Г .Морат кына булыр). Хәзер күп кенә шагыйрьләр, үзләренә багышлап язылган мәкалә, шигырьләрне туплап, аерым җыентыклар чыгара башлады. Кирәкле эш бу. Р.Гаташ турында да шундый китап булды: «Гаташнамә» дип атала. Әмма «Гаташнамә» дә Гаташка дигән шигъри багышламаларның барысын да туплап бетерә алмага. Шулай да җыентыктагы кайбер шигырьләргә игътибар итмичә булмый. Менә Р. Мингалимнең «Каләмдәшем Р.Гаташны озаграк күрми торганда туган уй» исемле шигыре. Шигырь Гаташның көлгән чагындагы портретын сурәтләүгә багышлана. Гаташ көлүе ул «тере матурлык», «рәхәт түгелү», «тавышны көмеш тәңкә сипкәндәй сибеп көлү»,—дип яза шагыйрь дусты Р.Вәлиев тә. «Шагыйрьләр мәңге картаймый» исемле шигырен Гаташның бер юбилеена багышлый. Шигырь Гаташның Башкортстандагы Марс исемле туган авылы белән билгеле планета төшенчәсе аша сүз уйнатудан башланып китә. Р. Вәлиев, Гаташнын «давыллы күңеле», «кайнар җилле шигыре» нә игътибар итеп, бик матур багышлама- шигырь яза. Якташы Р.Миңнуллин Гаташны «чыклы үлән», «таллы алан» ына кайтара да, яшьлектәге истәлекләр җуелуына игътибар итмәстән, шигыренә тизрәк әйләнеп кайтырга чакыра.
Р.Гаташ иҗатының төп юнәлешләрен ачып, шигырь яратучылар күңелендә югалмас урынлы символик шигырьләрен дә искә алып, шагыйрьнең холык-фигылен күрсәтеп, биографиясенең кайбер мизгелләренә тукталып, боларның барысын да бер шигырьгә «сыйдырып бетерә алган» шагыйрь ул—пародияләр һәм эпиграммалар остасы Ләбиб Лерон. Әлеге «Сөю шагыйре» дип аталган җиде строфалык шигырь Гаташның туган ягын да, шигърияткә аяк баскан мәшһүр алтмышынчы елларны да, беренче җыентыгы «Гөлләр су сорый»ны да, «Ирләр булыйк!» исемле кыйбла- шигырьне дә, робагый-газәлләрне, «Мин Җирский!» дигән шагыйрьлек фәлсәфәсен, остазлык фактларын, хәтта язмыш сынауларын да күрсәтергә сәләтле булып чыккан. Кыскасы, әлеге шигырь Гаташнынң теләсә кайсы «Сайланма әсәрләр»енә шигъри кереш сүз ролен үти алырлык дәрәҗәдә тыгыз, мәгънәле, тәэсирле язылган. Шигырь моннан ун ел элек туса да, укыр өчен һаман кызыклы һәм яңача кабул ителә, аңа тик Тукай бүләген генә өстәп куясы калган.
Күңел һәрчак якты, садә булыр—
Шигырь кебек булса гүзәлләр.
Гаташ йөрәгеннән сезгә күчәр
Робагыйлар белән газәлләр.
—дип яза Л. Лерон.
Шагыйрь-каләмдәшләре генә түгел, Р.Гаташ иҗаты турында язмаган тәнкыйтьче- галим дә калмады кебек инде. Аның өчтомлык «Сайланма әсәрләр»енә хәтта өч тәнкыйтьче кереш сүз язган. Шагыйрьнең, 90нчы еллар тирәсеннән башлап, актив рәвештә Көнчыгыш шигърияте традицияләрендә иҗат итүен X.Миннегулов «Газәл жанры һәм Гаташ ижаты»,«Робагый жанры һәм Гаташ» һ. б. хезмәтләрендә бик тәфсилләп язып чыкты. X. Миңнегулов язмаларында Гаташның шигырьгә килү юлы, остазлары фатихасы, шагыйрьнең шәхси сыйфатлары, татар шигырен пропагандалау юнәлешендәге эшенә басым ясала. Шагыйрьләрнең, яшьрәк вакытларында лирик шигырьләр язып, олыгая төшкәч, лиро-эпик (хәтта эпик) жанрга өстенлек бирүләре табигый күренеш. Гомер буена лирика өлкәсенә тугры калып иҗат итү бик сирәк шагыйрьләргә генә эләгәдер. X.Миңнегулов «бөтен күзәнәкләре белән шагыйрь» (Хәсән Сарьян) булган Гаташка нәкъ менә шул яктан якын килә.
Билгеле, шигърият фәненең олуг белгече Т. Галиуллин Р. Гаташ турында язмый кала алмый иле. Галим хезмәтләрендә Гаташ «кырык беренче елгылар обоймасы» кысаларында карала. Сүз дә юк, шагыйрь—оста оратор. Дөрес, Т. Галиуллин башка «кырык берләр»нең дә шигырь уку сәнгатенә соклана, әмма Гаташ дәрәҗәсендәге аһәң, тавыш, яттан уку осталыгы, сәхнә темпераменты сирәкләргә генә бирелә шул. Галимнең игътибарын Гаташ иҗатындагы романтизм җәлеп итә. Юкка гына Т. Галиуллин Гаташны «XX гасыр татар шигъриятенең соңгы дәрвиш романтигы» дип атамый. Галим фикеренчә, Гаташ романтизмының сәбәбе: көчләп чукындыру, милли изүне татымаган бәрәкәтле Башкортстан туфрагы. Галим шулай ук Гаташ турында «зыялы тәнкыйтьче һәм остаз» буларак та язып чыга.
Р.Ганиева, Й. Нигъмәтуллина, Ф. Урманче, И. Вәлиулла һ. б. галимнәр шагыйрь иҗатына саллы гына бәяләрен биреп киләләр. Шулай да X. Миңнегуловның бер фикерен ассызыклап үтәсе килә: «Шунысын да әйтик: гәрчә Р. Гаташ хакында фәнни-тәнкыйди язмалар шактый булса да, аның шигъри фикерләү үзенчәлеге, поэтик эзләнү-табышлары әле тиешенчә ачылмаган, Г.Ахунов сүзләре белән әйткәндә, аның поэзиясе тикшеренүчеләр өчен әле һаман да «каты чикләвек» булып калуында дәвам итә».
Сайланма әсәрләр җыентыклары чыгару хәзер һәр язучы-шагыйрьнең үзмаксатына әйләнеп бара булса кирәк. Дөрес, Гаяз Исхакыйның унбиштомлыгын тулысынча күрү бәхетенә ирешерме-юкмы татар укучысы, анысын әйтүе кыен. Шулай да Т. Миңнуллиннын унтомлыгы, Ф.Яруллинның сигез (биш һәм өчтомлыклар), Р Харис, Р Миннуллиннарнын жидетомлык, Р Фәйзуллиннын биш һәм алтытомлык, Р. Вәлиевнең, М.Галиевнең дүрттомлыклары дөнья күрде, башка шагыйрьләрнең дә том-том китаплары чыгып килә. Хәтта шагыйрьләрнең күптомлыкларына күпсенеп караучылар да күренә башлады. Татар халкында «кеше тавыгы күркә булып күренә» дигән әйтем яшәп килә. Рус шагыйрьләренең күптомлыкларын беркем күпсенми, ә татар шагыйренең җиде томлык сайланма әсәрләрен кабул итмәүне милли тарлык димичә, ни дисең. Билгеле, хөрмәтле Туфан ага Миңнуллин, «ә сыйфат» диячәк инде. Татар шигырендә «революция ясаган» Р.Фәйзуллинның «сайланма китап—шагыйрь йөрәгенең кардиограммасы» фикере белән килешкән хәлдә, алда «татарның төерсез коймаклары»н киләчәктә күрергә мөмкин булсын дип өметләнергә генә кала.
Тик бу сөйләшү шагыйрь Р.Гаташны барыбер читләтеп узачак. Аның «Сайланма әсәрләре» бары өч томлык кына, гәрчә шагыйрьнең ижүҗаты аннан күпкә артык булса да, Р Гаташ, сайланма әсәрләрен өчтомлыкка «сыйдырып» бер тапкыр аптыратса, мондый төр җыентыкның формасын «кечерәйтеп», икенче тапкыр гаҗәпләндерде. Хәтта моның белән генә дә чикләнеп калмыйча, бер сериядәге һәр китабына өч галимнән өч төрле кереш сүз «яздырып», тагын бер «мөгез чыгарды».
Шагыйрьнең беренче томга кергән шигырьләрен берничә символик сүзтезмә белән тасвирлап булыр иле. Алар: «Диңгез кирәк җилкәнгә», «Тик кагылма романтикама!»,«Бик охшыйсым килә дингезгә!», «Чыктан куркыр чакмыни!», «Минем дә бит юлда корабым», «Күңелем тулган мең сорау белән», «Мин бер башак кырда үскән», «Мин дөресен сөйлим», «Мин бу җиргә ялга тукталдым», «Зәңгәр кое» һ б.лар. Мисал өчен китерелгән берничә сүзтезмә генә дә Р.Гаташның романтик шагыйрь булуын күрсәтеп тора. Шагыйрьнең лирик герое «кара җирнең кара икмәген ашап үсә», берьяктан авылдан ераклашуына кайгыра, икенче яктан үз-үзен битәрли кебек тоела: «Җирне сөйгәч, читләшәсең нигә аннан син?»—дип өсти дә «Вәгъдә» шигырендә һәркем сокланып укырлык шигырь юллары калдыра:
—Гомер атлы зәңгәр бәйге аты!
Син егылсаң кабат тормам мин:
Ләкин вәгъдә яшәгәндә Җирдә,
Кайгы игене чәчеп урмам мин.
Беренче томга тупланган шигырьләрнең берсеннән-берсе матур икәнлеген әйтми булмый. Һәрберсе укучы күңелендә уңай хисләр генә уятырга сәләтле. Шулай да аларда «беркатлылык, донжуанлык» һ б. «кимчелекләре» булган бөек күңелле «бөек» лирик геройның беренче җавапсыз мәхәббәте, уңышсызлыклары да күренә. Кыскасы, лирик герой үзен яратмаганнарны да яратырга сәләтле булып чыккан, хисләренең чын күңелдән булуы белән дә ышандыра, шагыйрь биредә катлаулы метафоралар белән мавыкмый, гади сүзләр белән гади генә фикер әйткән кебек булла. Гадәттә юмор шулай белдерелә. Тик Гаташны юморист шагыйрь дип атау дөрес булмас иде. Әмма шигырьләрендә шаянлык, җорлык сыйфатларын тоярга булла. Менә бер мисал:
Әгәр мәхәббәт эшендә
Шундый кенәгә туса.
...Мактау, жалоба, тәкъдимнәр
Языла торган булса,
Жалоба язган кенәгә
Җирдән зур булыр иде...
Мактау сүзләре җыелса,
Океаннар тулыр иде.
Яңа туфан капкыр иде.
Тәкъдимен язса кеше...
Әллә ниләр булыр идею
Аллага шөкер, мәхәббәт—
Һәркемнең яшерен эше.
Шагыйрь иҗатыннан «үтергеч көлү» эзләмәскә кирәк. Юк ул. Гаташ үзенең калу объектларын «Шат күңеллеләр җыры»нда әйтеп тә бирә.
Безнең көлү—башка төрле көлү:
Гариплектән, бәхетсездән көлмибез без,
Мыскыл итә белмибез без—
Кабахәт көлүе түгел безнең көлү.
Шигырьдә ул үз серен дә ача: Гаташ яшь бер кызның тигез тешен күрсә көлә, саф һавада йөрсә, утын ярып, тау шикелле өйсә көлә ала. Ә күп вакьггга елыйсы килгәндә дә көлә.
Танымассың:
Вакыт-чорга җайлап,
Модный костюм кия шайтан да,—
дип тә шаярта белә безнең шагыйрь. Шагыйрьнең «Лирик шаярулар—усал елмаюлар» исемле туплам шигырьләре бар. Нигездә алар шагыйрьлек вазифасы, әдәби тәнкыйть турында, чын шигырьне яклау төсендә язылган. Күп очракта шагыйрьнең тәнкыйте үз-үзенә дә юнәлдерелә. Башкаларның үзенә карата язылган шигырьләренә ул бик игътибарлы. Зыялы кеше («талантлы укучы») позициясеннән чыгып, аларга үткен шигъри җавабын да бирә белә..
Шагыйрь иҗатында чын татар ире образы көчле бирелә. «Малайлар» шигырендә ул үсмерләрнең тыелган әйбергә тартыла торган күңелен тасвирлый: аларга романнар түгел, анекдот кирәк, яшереп кенә трубка йөртү, хәтта сүгенү, ерак юллар, адаштырган утлар кирәк. Ә менә «Кырык яшьлек дуска» шигырендә Гаташ кырык яшьлек ирнең сыйфатларын саный, ул кырык һөнәр белә, кырык яшьтә инде чәчмиләр—ә урып-җыялар, кырык яшьтә үз улыңны, кызыңны сөяләр, кыскасы, гомернең бу чорында «кырык җирдә чөй калдырыр юләр генә», дигән нәтиҗә ясый шагыйрь. Гаташ «кырык яшьлек кешегә ни җитми» соравын да куя. Үзе үк җавап та бирә: аңа бераз гына яшьлек, бераз гына картлык җитми икән. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, башка шагыйрьләрнең дә кырык яшькә багышланган шигырьләре еш күренә. Мәсәлән, Р. Харисның, «Кырыкны узгач», Р.Рахманиның «Кырыктан соң», Р.Корбанның «Кырыкта» шигырьләре, Р. Миңнуллин да гомер бәйрәмнәренә берничә шигырь багышлый. Күрәсең, безнен татарга вәхиләр кырык яшьтә чынлап та иңә булса кирәк.
«Ирләр булыйк» дәрәҗәсендәге шигырьләр язу өчен илһам шагыйрьләргә сирәк киләдер. Мәктәпләрнең югары сыйныфларында әтәч, көчек, каз бәбкәләре һ. б. (11 сыйныфта!) геройлар түгел, нәкъ менә без исемен атап үткән шигырьләр бирергә вакыт җитмәдеме икән? Сүз уңаеннан, Р. Гаташ әсәрләренең мәктәп программасында юклыгын әйтү белән генә чикләнәбез.
Чын шигырь көнкүреш ваклыкларыннан өстен булырга, укучыны матурлыкка сокланырга өйрәтергә тиешлеген һәркем белә. Шагыйрьләрнең «күктән йолдыз чүпләве» беркемгә дә сер түгел. Р Гаташ та «чүпли ул йолдызларны», әмма Җиргә нык басып, шуңа һәр шигыренә диярлек, Җир төшенчәсе килеп керә. Крестьянча уйлап, философча яза булып чыга түгелме соң? Гаташның «крестьяны» да бик нәзәкатьле басып тора белә. Безнеңчә, «улыма да мин җавап түгел, сорау калдырырмын» дигән Гаташның нәзәкатьле шигыре шулай туа. Бу очракта «затлы шигырь иясе» дип атаган X. Миңнегуловның сүзләрен расларга гына кала.
«Сайланма әсәрләр»нең икенче томына кереш сүзне Р. Зәйдулла язган. Тексттан шагыйрьнең эмоциональлеген, остазына чиксез ихтирамын тоймый калу мөмкин түгел. «Рәдиф Гаташ күзләре тирә-юньнән гел матурлык эзли»,—дип яза Зәйдулла. Беренче томда төрле елларда иҗат ителгән шигырьләр, лирик цикллар, шигъри хатлар урын алса, икенче том шагыйрьнең узган гасырның җитмеш-сиксән, туксанынчы еллар башы иҗатын иңләгән «Шәрекъ чоры» шигырьләре дә биредә тупланган.
Гаташның Зөлфәт, Н. Гамбәр, Р Сибат һ. б. шагыйрьләргә «шигырь юлы»н күрсәтүе билгеле. Шәкертләрнең остазга багышлап шигырьләр язуы да була торган хәл. Ә остазның талантлы шәкертенә багышлап шигырь язуы еш күзәтеләме? Юк, дисәк, дөрес булыр кебек. Әмма, җылы сүзен әйтеп, «уңдырышлы туфрак»ны күрсәтеп, чәчмә формалы киңәш сүзен җәлләмәс чын остаз Гаташка бу гына аз. Икенче томга Зөлфәткә багышланган шигыре дә кергән. «Ике урман арасы» исемле шигырь ул. Белгәнебезчә, шагыйрь Зөлфәтнең 1995 елда шул исемдәге китабы чыккан иде. Зөлфәткә биредә «моңнар баласы», «мәхәббәт баласы», «болан батасы» кебек метафоралар ява. Гаташ үз укучысына ышана, шәкерте шигырьләрен яратып укуы сизелә, яшьлектән шактый ераклашса да, шагыйрьнең атда гомере «барасы да барасы» икәнлегенә ышана. Ә менә Зөлфәтнең Гаташка багышланган шигыре бармы соң?
Зөлфәт 1991 елда остазына «Юл өзеге» исемле күләмле багышламасын яза. Гаташ биредә «егет-аксакал» образында бирелә. Әлеге жанр шигырьләренә хас булганча, анда соклану, горурлану хисләре ташып тора. Гаташ шәкертләре өчен «хәлфә», хәтта хәлфә генә дә түгел, «хәтфә хәлфә» булып кала. Шигырьдән күренгәнчә, шәкертләре алдагы тормышларында килеп туган ситуацияләрдән чыгу юлын Гаташ өйрәтүләреннән чыгып билгели. Зөлфәтнең «Син әйткәнчә, бөек идеаллар одеялга калды бит, хәлфә!»—дип ачынып әйтүен башкача аңлатып булмас кебек. Шунысы кызыклы: әлеге «яшьлек идеалын одеялга оттыру» детале С. Сөләйманованың Гаташка булган бер багышламасына да килеп кер. Шулай да Р.Миңнуллинның хат стилендә язылган «Дуска җавап» шигыре әлеге бәхәсләргә нокта куя кебек.
Ташыйсың син, түгеләсең—
Бер дә тынып тормас идең .
Ә бит күпме ташыса да,
Ярларына кайта Идел
Кайта...
(1973)
Гаташ үзенең «Әмәкәйдә «Гамлет» исемле шигырен тагын бер шәкерте Н.Гамбәргә багышлый. Шигырь авылдагы яшь укытучы егетнең, укучыларын ияртеп, кышын, алты чакрымдагы күрше авылга барып, кино карау фактын искә төшерә. Шигырьдә Гамбәргә турыдан-гуры мөрәҗәгать итү юк, ул кинога баручы биш кешелек төркем эчендә генә бара. Ә менә Зөлфәтне Гаташ кисәгә: иҗат ул шәраб кебек: үзе ачы, үзе татлы, ахыргача эчә торган, дип Ф.Гыйльминең дә иҗат перспективасы билгеләнә. Кыскасы, остаз шәкертләрен онытмаган. Икенче томга тупланган шигырьләрнең идеясен шагыйрьнең
Чәчмәсәм дә, туган җирдә мин дә
Сөрдем, тырчападым.
Беркөн киттем, буразналар калды
Һәм җир сызмаларым,—
юлларына сыйдырып булыр иде кебек. Ә лирик геройның төп халәтен «Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды көзгә? Килде җиргә быел ике яз!», жөмләләре чагылдыра.
Икенче томда шагыйрьнең «Яшьтәшләремә-шагыйрьләргә» исемле Р.Харис, Г. Рәхим, Рәш. Әхмәтҗанга багышламасы урын алган. Шигырь кырык беренче елда туганнарның кырык яшьлек мизгелен чагылдыруга юнәлдерелә. Гаташ кырык яшьтә елга башланган җирнең ераклашуына, җырларның гадиләшүенә игьтибар итеп, кырык беренче елгы дигән сүзне ишетүгә, кешеләрнең сискәнеп куюлары турында яза. Кырык беренче елгыларны кешелек хәтере һаман да тере яра дип кабул итүен искәрә. Шагыйрь «без әтисез үссәк тә, улларыбыз әтилеләр» дип юана. Шагыйрьнең әлеге томында башкорт һәм Башкортстаннан чыккан шагыйрьләргә багышламалар да тупланган.
Р. Гаташ әдәбиятта беренчеләрдән булып, Тукай-Зәйтүнә мөнәсәбәтләренә игътибар иткән шагыйрь. Аның берничә шигыре менә шул четерекле мөнәсәбәтләрне чагыллыра.Гомумән, Тукай темасы шагыйрь иҗатында шактый зур урын алып тора аны берничә планда тикшерү юнатеше булганлыктан, без Тукай кабере очында Зәйтүнәнең Коръән укуы кебек нәфис детальнең бары тик Гаташка гына хас булуын әйтү белән чикләнәбез. Бары тик Гаташ иҗатында гына очратырга мөмкин булган сәнгатьле детальләр авторның тәнкыйди позициясен чагылдырырга сәләтле булып чыга. Шагыйрь кулланган детальләр төзәп атылган ук шикелле үткен дә, төгәл дә, сатирик төстә бирелеп, татарның үз сүзләре белән дә төзелә, чит телдән кергән сүз кулланып та ясалган була. Менә шуларның берничәсе: «анонимга поскан йөз», «мәкер магистры», «Иуда «таланты», «көнгә иезуитча ярашу», «плебей-әрсездәге узурпатор фәлсәфәсе», «хаклык корбаны», «карьера дип хәйлә кору», «кеше башын таптап йөреп, кешелеккә хезмәт итү сәнгате», «үзеңнән дә ваграк интригаларның сине күмеп китүе», «өметсез эшнең оптимисты», «максат оппортунисты», «Иблис шайкасындагы кешелексез кеше тарафдары», «флюгер күк әйләнергә әзер тору», «ак перчаткалы кул пычраткан кәгазьләр». Күренеп тора, болар инде әзер образ, боларга комментарий соралмый.
«Сайланма әсәрләр»нең өченче томына кереш сүзне галимә Р.Ганиева язган. «Заманның шигъри пәйгамбәре» хезмәте Гаташ иҗатын дөнья әдәбияты традицияләре белән бәйләп аңлатуга нигезләнә. Р.Ганиева бик җентекләп шагыйрь иҗатын үткән, хәзерге һәм киләчәк белән бәйли. Лирик шигырьләрнең үзәк мотивларын ачыклый, мәхәббәт лирикасы үзенчәлекләренә игътибар итә. Бу том үз эченә газәл, робагый, мәдхия, касыйдә, лирик циклларны туплый. Кыскасы, бу том—Гаташның мәхәббәт лирикасы.
Мәхәббәт лирикасы шигырьләрендә лирик геройның авторга якынаюы, хәтта тәңгәлләшеп тә китүе күзәтелә. Гомумән, күңел лирикасында шәхси башлангыч, хисләр үзгәрү сизелеп тора. Шул сәбәпле лириканың бу төре иң эмоциональ жанрлардан санала, «һәрнәрсәдән матурлык эзли» торган шагыйрьнең Шәрекъ әдәбиятына мөрәҗәгать итүе аңлашыла. Шәркый мәдәниятнең, рухи нигезләргә таянып, чиксез яшәешнең матурлыгын, гармониясен ачарга омтылуы мәгълүм. Мисал өчен Гаташның бер газәленә мөрәҗәгать итик, берьюлы ритмик буыннарны кисеп үтә торган цезуралар тәртибенә дә күз салыйк:
Ал йөзең ни? /яшь җанныңмы / тәрәзе? //
Бал яккан битең! / татлыдыр / кәрәзе! //
Сипкелләрең /бал сакчысы— /корт күче... //
(Айга килгәнме / йолдызлар— / һәммәсе?!) //
Көн йөзле яр, / ал битле яр, / бал йөзлем! //
Гөл иреннәр, / ишетеп, көн / ләмәсме!—//
Пакь җаныңның / тәрәзе—бул / са йөзең, //
Иреннәрме— /хис, теләкләр / чәчкәсе? //
Унсигезгәчә, / кәрәзнең / яшрен саф /
Мөһрен саклаган, /рәхмәт, / корт әнкәсе!//
Ник бар дөнья / әрсез бүген / бал сорый, //
Гашыйк Гаташ /турында ни /әйтәсең?!
Газәлнең рифмасына игътибар итсәк, рифмалашкан сүзләрнең барысы да ачык иҗекле икәне күренә, тик соңгысы гына ябык иҗек. Ләкин, биредәге «ң» авазы укыганда барыбер йотылып, ачык иҗек формасын ала. Димәк, «ни әйтәсең» түгел, дөресе: «ни әйтәсе» булырга тиеш. Шулай ук икенче строфаның беренче юлы да ачык иҗеккә тәмамланып калган, ә башка строфаларда дөрес ябык иҗек күзәтелә. Бу газәлдә иң беренче күзгә ташланган үзенчәлек шул: рифмалашкан алты юлның өчесе өндәү билгесеннән булса, калган икесендә сорау, тагын икесендә сораулы өндәү күзәтелә. Сорау билгеләре дә, өндәү билгеләре дә риторик планда алынган. Ирексездән Р. Фәйзуллинның әле 1987 елда ук язылган фикере искә төшә: «Белдереп үтәргә кирәк нәрсәләрнең тагын берсе шул: китапта өндәүләр, бигрәк тә сораулар бихисап күп. Ир уртасындагы кеше күп сорауларга үзе җавап та бирә алырга тиештер бит!» Күренекле шагыйрьнең кисәтүен эчтән генә «йотып», газәлләр укуны дәвам итик.
Хәзерге шигърияттә газәл җанры аеруча узган гасырның 90 елларыннан соң күпләп языла башлады.Татар шагыйрьләреннән бу өлкәдә иң уңышлы эшләүче ул—Р. Гаташ, тагын М.Мирза актив рәвештә газәлләр иҗат итүгә кереште. Дөрес, икеюллык бәет строфасы белән шигырь язу күп шагыйрьдә күзәтелә. Мәсәлән, Ә. Синугыл-Куганаклы иҗатының күп өлешен икеюллык шигырьләр алып тора. Ул аларны хәтта аерым җыентык итеп тә чыгарды. Билгеле, газәл җанрынын остасы—ни әйтсәң дә, Рәдиф Гаташ. Аның хәтта газәл китаплары да берничә: «Бу—сиңа кылган догам шигырьләр, газәлләр, робагыйлар», 1997; «Гөлләр су сорый: Сайланма лирика (1961 — 1998)», 1998: « Газәлләр», 2001; «Гамьшәрабе: шигырьләр, җырлар, газәлләр, робагыйлар», 2001, «Мәңгелек сусау (Хиссият аятьләре): шигырьләр, газәлләр, робагыйлар», 2005; «Сайланма әсәрләр»: 3 томда; кереш сүз авт Р. Ганиева, 3 т : Хиссият аятьләре, шигырьләр. 2009.
Исемлектән күренгәнчә, Гаташның мәшһүр Хафиз белән ярышырлыгы бар. Ә хәзер газәл тарихына күз салыйк. Газәл жанры «Газәлләр шаһы» дип исемләнгән фарсы шагыйре Хафиз Шәмсетдин исеме белән бәйле Хафиз Ширази (чын исеме Шәмсетдин Мөхәммәт) 1320—1390 еллар тирәсендә яшәгән фарсы шагыйре булган. Ул күпсанлы газәл, касыйдә, кыйтга, робагый, мәснәвиләр язган.
Газәл герое үз теләге белән кавышырга, аларны аерып торган каршылыкны җиңәргә омтыла, әмма бу теләген беркайчан да тормышка ашыра алмый. Эмоциональлек, психологизм, фәлсәфи киеренкелек газәл жанрының серлелеген тәэмин итә торган сыйфатларның берсе булып кала. Гаташныж мәхәббәт лирикасы шигырьләре нәкъ менә газәл жанрында иң биек ноктасына ирешә дигән нәтиҗә килеп чыга.
Шулай да шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы Шәрекъ жанрлы шигырьләрдә генә көчле бирелә дип санау дөрес булмас идее. Тигез мәхәббәтнең югары ләззәт мизгелен ул «Яшәү җыры» силлабик шигыренә сала. Гаташның башка шигырьләре рухи эчтәлек белән сугарылган булса, нәкъ менә «Яшәү жыры» гашыйкларның физик халәтен сурәтләп бирүгә юнәлтелә. Биредә шагыйрь интим хисләрне матур сурәт дәрәҗәсенә кадәр күгәреп тасвирлауга ирешкән. Эстетика принциплары да сакланган, бер генә тупас сүздә кулланылмаган, шигырьне укыган кеше музейдагы «Йокыга талган гүзәл»не караган кебек хис кичерер дип ышанырга була.
Менә без татарның бик тә билгеле шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның өч томлык «Сайланма әсәрләр»ен күзәтеп чыктык. Билгеле,Гаташның шигъриятен Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре буенча да күзәтергә, тема, жанр һәм форма яңалыгы буенча да өйрәнергә мөмкин. Шагыйрьнең верлибр һәм катнаш үлчәмдәге (полиметрик) шигырьләрен төзелеш, ритм һәм рифма системасы, поэтика һ б.лар буенча тикшерергә дә була. Әмма нинди юнәлештән барсак да, бер фикергә юлыгасың. Гаташ шигырендә усаллык юк, ул кешеләргә рәнҗеми, заман белән ярышмый, базарга авышмый, өстәгеләргә елышмый гына шигырь дөньясында яши бирә. Такташ премиясе иясе Гаташ башка шагыйрьләр кебек публицистикага да, прозага ла күчми, шигырьгә тугры шагыйрь булып кала бирә. Хәтта шагыйрьнең каләмдәшләре иҗатына бәя биреп язылган китабы да «Шигърият, синен хакка!» дип атала. Аның иҗаты—шигъриятле, халыкчан. Үзе дә халык тарафыннан якын ителә торган шагыйрь.