КОТЛЫЙБЫЗ
Фоат Садриевка 70 яшь
Татар әдәбиятының кайсы гына тармагын алсак та дөнья мәйданына күтәреп күрсәтә алырдай талантлы иҗатчылар барлыгын аңларбыз. Үткән ел республикабызның Г. Тукай исемеңдәге Дәүләт премиясенә лаек булган Фоат Садриев— һичшиксез, әнә шундый әдип.
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан сон, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963— 1970 елларда башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1972 елның октябреннән 1981 елнын көзенә кадәр ул—Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 — 1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта.
Фоат Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы колачасы» исемле пьесаларын яза. 1976—1980 елларда аларның өчесе дә Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына.
Үткән гасырның сиксәненче елларында Ф.Садриев проза жанрында җиң сызганып иҗат итә башлады. Хәзер аның укучылар яратып каршылаган күп санлы повестьлары һәм хикәяләре бар. Ә 1993 елда әдипнең «Таң жиле» романына багышланган әдәби дискуссия журналыбыз битләрендә ел буена дәвам итте.
Соңгы елларда Ф. Садриев «Бәхетсезләр бәхете» һәм «Авылдан хатлар» исемле китаплары белән үз укучыларын сөендерде.
Әдипнең әсәрләрендә замандашларыбызның катлаулы рухи-әхлакый дөньясы тасвирлана, халкыбызның озак еллар дәвамында раслана килгән матур сыйфатлары мактала, аларның яшәүчән көче һәм безнең чор өчен мөһимлеге күрсәтелә. Әсәрләргә укучы күңелен тартырдай сәнгатьчә матур тел һәм югары образлылык хас.
Сәйдә Зыялыга 70 яшь
Шагыйрә һәм проза әсәрләре авторы Сәйдә Зыялы (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова) 1941 елның 27 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул туып күп тә үтми, сугыш башлана, әтисе Закир абзый фронтка китә һәм шул китүеннән инде кире кайтмый—сугыш кырында ятып кала.
Шуңа күрә Сәйдәнең балачагы һәм үсмер еллары ятимлектә, күп яшьтәшләренеке кебек ачлы-туклы, күз яшьле авыр тормыш кысаларында уза. Шулай да белемгә омтылыш аны тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә: туган авылында— җидееллык, күрше Олы Нырсы авылы мәктәбендә урта белем алып, ике ел колхозда эшләгәч. 1963 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. 1968 елда университетны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстан Министрлар Советы каршындагы архив идарәсендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли, аннары күңеле тарткан, хыялында күптән йөрткән эшкә—«Яшь ленинчы»(хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә, соңга таба редакциянең бүлек мөдире вазифаларын башкара. Язучының беренче әдәби әсәрләре дә нәкъ менә шушы газетада эшләгәндә дөнья күрә башлый. Ул 1977 елда Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә.
1983-1992 елларда С. Зыялы «Сөембикә» журналында әүвәл әдәбият бүлеге мөдире, аннары журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта бер-бер артлы «Тугрылык», «Саба жиле» дигән поэмалары һәм шәлкем- шәлкем шигырьләре басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан һәм яшь авторларның әсәрләре тупланган «Беренче карлыгачлар» җыентыгында «Җыелмаган җиләк» дигән гомуми баш астында шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла, 1991 елда исә «Айның тулган чагы» исемле беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә.
С.Зыялы проза әсәрләре—бәяннәр («Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту»), хикәяләр («Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» Һ.6.). публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Күренекле әдип Мәгъсүм Хуҗин С.Зыялы иҗаты турында болай дип язды: «Аның «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы» исемле повестьларында, шулай ук хикәяләрендә шигырьләренә хас лейтмотив—тормыш яме мәсьәләсе үзәктә тора. Язучының балалар өчен язылган һәм юмористик хикәяләре дә шактый, алары да шул очтан» С.Зыялының үзенчәлекле әдәби образлар һәм вакыйгалар аша үзенең тормыш гаме, яшәү мәгънәсе турындагы уй-фикерләрен, фәлсәфи карашларын гәүдәләндергән бу проза әсәрләренең бер өлеше 2001 елда нәшер ителгән «Кайнар сукмаклар» исемле китабында тупланып дөнья күрде
1991 елда анң «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә
С.Зыялы—1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Редакциядән:
Каләмәшләребезне юбилейлары беын кайнар котлыйбыз, аңарга сәламәтлек һәм яңа иҗат уңышлары тешбез!