Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 110 ел

 

 

Шагыйрь һәм прозаик Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылында туа.

Унсигез яшендә ул Кызыл Армиягә алына, һәм шул вакыттан сон аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле: озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә, 1938 елда Хәсән күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Хәйретдин Мөҗәй әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: егерменче еллар ахырыннан башлап, газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик сакчыларының көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре еш басыла. 1932 елда Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә.

Хәйретдин Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үти, оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харьков юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтләре барышында ул командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм айдан артык сузылган авыр бәрелешләрдән соң, полктан исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән полковник Хәйретдин Мөҗәй дә, фашистлар кулына әсир төшә. Аларны Германиягә озаталар. Шагыйрь әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе була. Бу яшерен оешма баш күтәрү өчен әсирләрне коралландыру чарасына керешә. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлем җәзасына хөкем итеп, 1944 елның 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Ул көнне җәзалап үтерелгән туксан ике Дахау тоткыны арасында шагыйрь, совет офицеры—полковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

Аның Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» язмалары сакланып кала. Язмалар, татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителеп, 1968, 1978 елларда аерым китаплар булып та басылып чыга. Шигъри иҗатыннан үрнәкләр исә татар телендә—«Алар сафта» (1961) һәм русча тәрҗемәдә—«Три поэта-воина» (1979) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырыла.