Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

1981        

6 гыйнвар. Тагын больницага кердек. Бер палатада Нурсөя белән икәү генә. Ансы әйбәт. 7нче палатага салдылар. Палата врачы Нэлли Узбековна Камалова, сестра Зәйтүнә Мөхәммәтовна, юантыграк гәүдәле, кара чәчле, 55ләр тирәсендәге кеше.

Бүген көн бик буранлы, тәрәзәләр зыңлап тора, күңелсез. Стена штукатурлары купкан, идәннәренең плитәләре какшаган, йөрсәң абынып аягыңны сындырырлык. Ярый әле миңа ул куркыныч янамый. Йөри алмауның да файдасы бар икән. Краннары рәтләп ябылып җитми. Больницада ятудан бөтенләй бизгәнмен, ахры. Кырыйда Нурсөя булмаса, үләсең.

7 гыйнвар. Анализлар алдылар. Кан алучы сестра Тәнзилә исемле. Сары гына. Марҗага ошаган татар кызы.

Көндезге сестра Дамира. Кара, чибәр генә. Беренче көнне бик тупас сыман күренгән иде, бүген ачылган әле. Моның белән любовь крутить итеп булыр иде.

Няня Люба әйбәт няня, диде врач, тегенди-мондый эшләрне алар сменасында башкару яхшы, диделәр. Икенче няня Настя.

Ашау:

Иртән: эремчек, чәй, бәрәңге белән сасыган диңгез балыгы. Балыгын монда кереп-чыгып йөри торган песигә биргән идек, иснәп тә карамады.

Көндез: токмачлы аш, итсез. Икенчегә кәбестә белән тавык боты. Бусы ярый. Кич: манный боткасы белән әллә нинди тәмсез котлет. Яртысын ашадым. Процедура сестрасы Венера исемле. Ашказаны өчен ниндидер таблетка биргәннәр иде, эчмәдем әле. Нинди икәнен белгәч, язып куярмын... Сирокал икән.

8 гыйнвар. Галина Александровна—уролог карады. Ике җирдә пролежень бар. Вишневский мае белән перевязка ясыйлар. Исе сасы. Перевязка ясаган май сап-сары булып урынга чыга.

Венадан кан алдылар.

Кардиограмма ясадылар. Йөрәктә ишемия.

Көн матур гына. Кар явып тора. Эре. Берәр матур кызга кар йомарлап атасы килә.

Невропатолог—Ольга Ивановна. Элек Баулыда медсестра булып эшләгән булган. Озынрак буйлы, бакыр чәчле, ачык йөзле. Баулыда чагында минем кайсы урында ятканны да хәтерләде.

Аһ, ул Баулы больницасында күргәннәр.

Мине бит Красноярскиның хәрби госпиталенә салганнар иде. Анда 18 июльдән (1958 ел) 9 майга кадәр яттым. Үкчәдән муенга кадәр бөтен җир чи яра. Матрасның өстендә клеенка. Шунда бер җәймә өстендә арка белән селкетмичә яткыра торгач, тән череп акты. Үләр хәлгә җиткәчтен врачлар «гуманлылык» күрсәтеп: «Туганнарын янында үләрсен»,—дип, мине Ютазы районы Урыссу больницасына озаттылар. Мин армиягә киткәндә безнең авыл Ютазы районына керә, район больницасы Урыссуда иде. Чынлап, монда үләр өчен мөмкинлек бар. Врачлар: «Синең кебек авыруларны Мәскәүгә җибәрергә кирәк иде»,—дип ачуны китерәләр. Мәскәүгә түгел, Баулы больницасына күчәр өчен дә әллә кайларга язарга туры килде. Баулы безнең авылдан 10-12 чакрым гына, ә Урыссу 35-40 чакрым ераклыкта. Туганнарга килеп йөрергә якынрак булсын дип,1959 елның сентябрендә Баулыга күчтем. Монда да мине сөенеп каршыламадылар, билгеле. 6 кешелек палатага салдылар. Бар да авыр хәлдәгеләр. Сестра яки няняларны чакырырга сигнализация кнопкалары юк. Куллы кешеләр алюмин кружкаларына тимер кашык белән сугып няняларны чакыра. Ә минем куллар да эшләми. Үземнең бер туганымнан сигнализация куйдырткан идем, хирургия бүлеге мөдире А. Рябов аны алып ташлаттырды.

Йә, ярый. Баулы турында туктап, янадан бүгенге хәлгә кайтыйк.

Бик тә көтелмәгән бер очрашу булды.

М. Жәлилнең беренче хатынының кызы Люция белән таныштык. Үзенең исемен генә әйтте, кем кызы икәнен күпләргә әйтми икән. Күзлек киеп йөри. Төссезрәк кыяфәтле, коңгырт (сыеграк коңгырт) чәчле, урта буйлы. Кызы бар икән. «Кызым, кызым», дип сөйләшә еш кына.

Ныклабрак таныша төшкәч, үзенең Мәскәүдә кинематография факультетын бетерүен, диплом эше итеп әтисе турында фильм төшерүен, ләкин М.Жәлилнең хатыны Әминә моны экраннарга чыгарттырмавын ачынып сөйләде. «Ә бит минем әнием Зәкия М. Жәлилнең законлы хатыны. Аерылышканнар икән, анда минем ни гаебем бар?!»—диде ул.

Әйе, бездә кешене күтәрәләр икән, башка хатыннары турында белгертмиләр инде. Ә бит аерылышу, башкага өйләнү гомер-гомергә булган.

11 гыйнвар. Узган төнне дежур булган сестра—Фәридә Фатыйховна. Кыргыз кыяфәтле, беренче карашка кырысрак төсле күренсә дә, үзе яхшы кешегә ошый. Без аның белән 18нче эшче-яшьләр мәктәбендә бергә укыган булып чыктык. Йөзенә караганда үз яшеннән яшьрәк булып күренә. З6 нчы елгы икән. Ике кызы бар. Олысы Илсөяр КДУның тарих факультетында 1 курста укый. Икенче кызы Гөлфия 17 яшьтә. Аягына юктан гына шеш чыгып, аягын кискәннәр. Тездән өстә. Өенә килеп укытып йөриләр икән. Унынчы класста. Отличница. 30 нчы мәктәптә укый

Фәридәнең ире инженер-конструктор.

Гөлфиягә «Упругие паруса»ны автограф язып бирдем.

20 гыйнвар. 1. Ритобалил уколы ясадылар. Атнага бер тапкыр гына ясый торган укол. Өчне билгеләделәр.

2.  Кокарбаксилаз— кергән көннән бирле ясыйлар. Башта көн саен ясаганнар иде. хәзер В6 витамины белән аралаштырып ясыйлар.

3.  Төнлә температура 38 булды. Уролог Галина Александровна уротропин (венага) кадарга булыр дип китте. Иртән 37.2 иде.

4. Көненә өч тапкыр бер бал кашыгы кардиомин эчерәләр.

5.  Ашказаны өчен бер таблетка. Церукал.

6.  Бөерләр өчен көненә дүрт тапкыр апельсин төсендәге таблетка бирәләр. Нитроксалин.

Укол кадаучы сестра—Венера.

Сестра Зәкия, мишәр кызы Власть яратучанга охшый. Читтән торып пединститутның I курсында укый. Ярый әле врачлыкка укымый, бәлки, укытучылык сәләте бардыр.

Адилә Нургалиевна, таза гәүдәле мишәр хатыны. Йомшак күңелле кеше, ахры «Упругие паруса»ны бүләк иткән идем, елый-елый укыдым, диде.

Яшь Дамира кара чәчле, яшькелт күзле «Минем күзем төрле чакта төрле төскә керә»,—ди. Икенче Дамира безнең белән бер яшьлек. Күп сөйләнә. Нәрсә сөйләгәнен оныткалап та җибәргәли. Хәрәкәтчән, һәрвакыт чабып йөри, ләкин эше бетми. Түшәмгә карап күгенә укол кадап чыгып китәргә мөмкин.

Валя дәвалау гимнастикасы буенча инструктор. Җәлләүчән. Кайчандыр травматологиядә эшләгән, балалар бүлегендә. «Балаларның газапларын күрү минем өчен газап иде»,—ди, шуңа күрә аннан киткән.

Роза, массажистка. Апае ягыннан. Йомшак куллы, салмак хәрәкәтле.

18 февраль. Больницадан чыктык.

25 декабрь. Бөеремә инфекция эләкте бугай. Температура 39,6 булды.

Көндәлекне дәвам итеп Нурсөя язып куйган.

1982

 

4 гыйнвар. Фәниснең температурасы тагын 39,4. Врачлар бөердән диләр. Белмим! Барлык анализларын биргәннән соң өйгә хирург Хәлим Галимович, уролог Галина Александровна, яңадан терапевт Флорина Сергеевна килде. Соңгы елларда нык кына йөрәге борчый. Быел тагын АТФ уколлары билгеләде. 30 шт.

14-15 гыйнвар. Укол—сульфокамфокаин, 10%. Беренче уколны врач үзе барында ясатты. Хәлен тикшереп торды. Фәниснең хәле авыраеп китте, пульс нормальный, бит очлары кызарып чыкты, тәне кызыша башлады. «Күкрәкне ниндидер авыр әйбер баскан кебек булды»,—ди. Кабат врач пульсын санады. Мин күзәтеп торам. Нык куркытты аның хәле авыраю.

АТФ аптекаларда юк икән. Кокарбаксилаз бирә башладылар 20сеннән. Барлыгы 15 укол кадарга тиешләр. Сульфокамфакаинны алты укол алгач туктаттык. Бик ошамады әле ул. Ярты сәгать буе күкрәктә ниндидер авырлык сизелеп тора.

1 февральдән грамурин эчә башладым. Цистит, пиелонефрит һәм башкалар өчен диелгән. Быел яңа елга чыкканнан бирле рәт юк әле. Хәлсезлек, тирләү, кинәт кенә эчне борып-борып алулар. Ябыктым да шикелле. Хәзер мине үлчәп карасаң, 30 кг дан артык түгелмендер. Үлгәч, мине күтәреп баручылар: «Бу әллә төшеп калдымы икән?»—дип артларына борылып-борылып карарлар инде.

Ике көннән уколлар бетә. Ләкин файдасы шуның кадәр генә.

8 февральдә Грамуринны эчүдән туктадым. Җитеп торыр.

16 февральдә беләк мускулларының юанлыгын үлчәдек. Уң кулныкы 18 см, сул кулныкы—19 см. Ун кулның мускулын Нурсөя сыңар кулы белән кысып тотса, бармагы бармакка тия. Сулъяк бераз көчлерәк тә, юанрак та. Утырырга күттә ит юк, чөй өстендә утырган шикелле. Ярты сәгать утырсаң, «чөй» өсләре кып-кызыл булып чыга. Пролежьлы урыннары менә-менә ачылырга торалар. Өф-өф итеп тотканга гына кеше рәтендә йөрим. Әгәр мине чишендереп постаментка бастырып куйсаң, медицина институтында укучыларга әйбәт кенә скелет булыр идем. Шунда берәр чибәррәк кыз скелетны өйрәнеп маташканда күз кысып алсаң, теге мескен мединститутка бүтән әйләнеп тә карамас иде.

Февраль аенда берни дә язган юк диярлек. Үземә ял бирдем әле. Тютчев хатларын укып яттым. Байронның «Дон Жуан»ын укып чыктым. Бик оста кул белән язылганы сизелеп торса да, артык җәелеп китүләре туйдыра башлый. Тасвирлауларына караганда лирик чигенүләре акыллырак тоелды. Андый җирләрдә гомумиләштерүләр көчле.

25 февраль. Быел туган көнне ике атна бәйрәм иттек. 12 февральдә элекке күрше Самат абый килгән иде, кулы (аягы) җиңел булды. «Синең туган көнең 13 февральдә бугай,—ди,—иртәгә кешеләр күп булыр дип, бүген килдем»,—ди. Туган көн кызык бит минем: паспортта 9 февральдә дип язылган, язучылар турындагы белешмә китапта, каян алыптыр, 13 февраль дип куйганнар. Үзем, әни әйтүгә таянып, 23 февральдә дип йөри идем. Шунлыктан төрле кеше төрле вакытта килә.

13е көнне Айтуган абыйлар, 14е көнне Арчадан Халидәләр килде. Халидәнең кызы Алсу бик тере нәмәрсә икән. Өч яше дә тулмаган, чип-чиста сөйләшә. Җитмәсә, татарча. Элек русча сөйләшә белүчене күрсәк шаккатып, сокланып тора идек, хәзер татарча сөйләшә белгән балага исебез китә. Вәт дөньялар кайсы якка таба борылды. Әле бүген Наилә апалар (мине 18нче мәктәптә укыткан укытучы) белән 5нче класста укучы ике кыз да килгән иде Татарча белүләренә ышанып җитмичәрәк торганлыгымны күргәч, берсе татарча шигырь сөйләп күрсәтте һәм минем «Язмышлар язылганда» дигән повестьнын бер абзацын укыды. Ул китапка автограф язып бирдем. Бүген алты автограф яздым. Наилә апага, Люзиягә, Фәүзиягә (мехкомбинат училищесында укучы кыз) һәм Әминә исемле 11 класста укучыга, шулай ук теге 5 класс укучыларына. Берсе минем «Язмышлар язылганда» дигән повестьны алып килгән, каян тапкандыр. Ул китап минем бик тиз таралып бетте, укучылар яратып кабул итте, тәнкыйтьчеләрнең генә күзенә чалынмады.

21е көнне Кояш Тимбикова, Вафирә Гыйззәтуллиналар килгән иде, җырлашып утырдык. Вафирә минем ике җырны җырлады. Телевизордан караганда ничектер салкынрак кешегә ошата идем Вафирәне, мәҗлестә бик күңелле кеше икән. Узган җәй дачада Кояшның ире Рейнның туган көнендә дә Вафирә бар иде. Больницадан яңарак чыккан вакыты, озак җырламаган. Җырлый алырмынмы дип куркып кына башлаган иде, тавышы ачылып китте, сипте генә. Анекдотлар сөйләргә дә, башка кеше роленә кереп сөйләшергә дә оста. «Кечкенә вакытта урамнан төрле әшәке җырлар отып керә идем дә, өйдә җырлый идем,—ди.—Шунда бервакыт әти минем авызга кундырды да: «Ай, юньсез, рәтле бала булмассың, беләт булырсың»,— дип әйтте, ди. Ә артист булып танылганнан соң Илһам Шакиров белән безнең авылга кайткач: «Кара әле, Вафирә, сиңа теге вакытта әтиең дөрес әйткән бит, нәкъ өстенә баскан»,—дип әйтте, ди. Үзе турында үзе шулай юмор белән сөйләгәнгәме, гайбәткә урын калмады. Көлештек тә бетте.

Язучылар союзыннан туган көн белән котлап шалтыратучы булмады. Әйтерсең, мин бөтенләй юк. Ярый әле укучыларым күп. Өч букет китерделәр Кыш көне бит бу.

Бер букетны һәм Шукшин рәсемен тактага ясап 38нче мәктәп укучылары китерде. Алар үзләренең мәктәпләрендә корчагинчылар почмагы ачканнар. Минем «Упругие паруса»ны укыганнар да танышырга килгәннәр «Первая борозда» китабына автограф язып бирдем. Карточкага төшерделәр. Фотоны алып килгәннәре юк әле. «Тагын сезнең кебек язучылар бармы?»—дип сорадылар. Илгиз Кәлимуллинны әйттем. Безнең бер группа укучылар аңа барып йөри инде, диделәр.

Икенче букетны Кояшлар, өченче букетны Равилә (Кама Тамагы кызы) алып килде. Равилә Хәбибуллина җиген комбинатының комсомол секретаре. Бик эшчән, кешене олылый белүче кызга ошаган. Хәзерге яшьләрдән минем аның кебек кыз күргәнем юк әле. «Нурсөя апа, нәрсә эшлим?»—дип кенә тора. Ялт савытлар юа, кирәк икән, теләсә нинди ашны пешерә белә. Иренми Заочно университетның тарих факультетында укый. Үзбәкстанда үскән кыз балалар ничектер өй эшләренә оста булалар. Күрәсең, хатын-кызның төп вазифасын анда дөрес аңлыйлар һәм балаларны шуңа әзерлиләрдер.

Көтмәгәндә Үзбәкстаннан кунаклар килеп төште. 1977 елда Янгиюль шәһәрендә үзебез Ямал апаларда кунакта булган идек, шулар безгә күчтәнәч җибәргәннәр, туган көн белән котларга кушканнар. Расих абыйлар (Ямал апаларның туганы) шул миссияне үтәү өчен безгә килгәннәр. Алар белән бер шампанскийны салып, акны башлап кына утырганда 1963 елда Бәкер курортында эшләгән бер сестра—Рәйсә килеп керде. 19 елмы күрешмәгән идек. Хәер, 19 ел түгел икән. 1965 елда безгә килгән булган. Элек аның квартиры Лениногорскнда иде, аннан Тольяттига, Тольяттидан Казанга алыштырган. 13 метрлы, өлешчә уңайлыклары булган бүлмәдә яшим ди. Тугыз семьяга бер туалет. Шәп түгел. 49 яшькә җитеп, тыныч кына, үзенчә итеп яшәрлек урының булмау авыр нәрсә, билгеле.

15 март. Мәдинә Маликова әдәби ел йомгакларыннан кайтышлый кереп, кемнәр нинди докладлар белән чыгыш ясавын сөйләде. Мансур Вәлиев проза турында сөйләгән икән. Минем ике хикәяне, «Кияү сайлау» («Социалистик Татарстан»да чыккан иде) һәм «Фаҗига»не («Казан утлары»нда) уңай яктан телгә атып киткән. Берничә көннән М.Вәлиевнең проза турындагы чыгышын радиодан тыңладым, минем шул хикәяләрне атады һәм «Хикәя жанрында боз кузгала башлады»,—диде. Шулай ук Р.Вәлиев тә шигырьләр буенча сөйләгән докладында узган ел «Казан утларын»да басылган шигырьләр циклымны уңай бәяләгән.

Әле менә «Казан утлары»ннан (3 сан) Ринат Мөхәммәдиевнең «Язлар тагын килер» дигән мәкаләсен укып яттым. Анда ул яшь шагыйрьләр турында сүз алып бара һәм Ямаш Игәнәй дигән шагыйрьгә тукталып, аның бер шигыреннән өзек китерә:

Менә шушы якка таба

 Барам мин, барасы бар.

Әнә шул офык ташыннан

 Бер каю саласы бар.

 

Менә шушы якка таба

 Барам мин, барасы бар.

 Яшен чаткысын яшьлеккә

 Өлгегә аласы бар.

 

Бу китерелгән өзек минем 1976 елда ук язылган һәм 1978 елда «Сулыш» китабында дөнья күргән иде. Ямаш Игәнәй минем «Гомернең һәрбер көнендә» шигыренә уңышсыз вариант кына язган. Ә тәнкыйтьче аны яшь шагыйрьнең табышы итеп күрсәтә. Минем ничә шигырьне урладылар... Әле күптән түгел генә «Социалистик Тагарстан»да Нәби Дәүлинең «Нәни доктор» хикәясе чыкты. Буда шулай ук минем моннан ун ел элек язылган һәм «Азат хатын» журналында, «Яшел утрау хужалары» дигән җыентыкта басылып чыккан «Тавышым калсын билгегә» хикәясенең гаять примитиалаштырылган күчермәсе. Вакыйгалар һәм сюжет тулаем минеке, бары тик персонажларның исемнәре генә үзгәргән. Бу хикәямне бик ошатуы турында Ф.Хөсни миңа хат та язып салды. Ул хат саклана әле.

Кызык кына хәл: минем шактый гына әсәрләрнең язмышы фаҗигагә дучар була. Әле күптән, моннан 15-17 еллар чамасы элек минем бер шигырь «Яшь ленинчы» газетасы үткәргән конкурста бүләк алды, анда девиз белән басылып чыкты һәм аңа бер композитор көй язды. Ул җыр озак кына вакытлар радиодан җырланып йөрде. Ә бервакыт телевизор карап утырам, минем җырны тапшыралар. Сүзләре шул ук, ләкин шигырьнең авторы башка. Дөрес, аның ахырында бераз өстәмәләр бар барын. Композитор аны кантата дип атаган. Бу турыда Ш.Галиевкә әйткән идем, ул: «Син моңа сөен генә, димәк, урларлык әйберең бар,—диде һәм,—барыбызныкын да урлыйлар»,—дип, мине тынычландырды. Мин бу җырның исемен дә, шулай ук композиторын да атамыйм. Алар, бәлки, киләчәктә зур шагыйрь һәм танылган композитор булып китәрләр. Дөнья бит бу. Юк-бар өчен кешене оялту ярамас. Бәләкәй чакта үзебез дә бит кеше бакчасыннан кыяр урлап ашый идек.

22 март. Бүген көтмәгәндә нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдин килде. 74 яшьтә булуга карамастан хәрәкәтчән кеше. Килеп керүгә үк мышный-мышный минем «Өлгермибез» дигән шигырьне сөйләргә тотынды. Күптән килергә әзерләнеп йөрдем, ләкин моңарчы килергә вакыт җиткерә алмадым, ди. Сүзен раслау йөзеннән минем шул шигырьне укыды. Моннан 5-6 еллар элек ул миңа бер хат та язган иде, ничектер хатына җавап бирелмәде. Күңелле кеше икән. Минем күп кенә шигырьләрне яттан белә. Үзенең репертуарында минем шигырьләрне даими йөртә. «Шешәләр җыры» дигән сатирик шигырьне гармун белән башкара. Хәтта шигырьгә берничә юл да өстәгән. «Чылтыр-чылтыр» дип, шешәләрнең җырын гармунында чынлатып җибәрә, бик шәп чыга. Гармуны да ни аккордеон түгел, ни тальян түгел бер нәрсә. 51нче елда кулдан алган илем ди. Әзәл абый белән күнелле итеп утырганда 35нче мәктәпнең 8нче класс укучылары килеп керде. Алар, килергә мөмкинме дип, алдан белешеп киткәннәр иде инде, артистка әйбәт тамашачы булдылар. Мина сөйләгән шигырьләрне Әзәл Яһүдин аларга да сөйләде. Тегеләр мөкиббән китеп тыңладылар. Артист артист инде: тыныч кына тавыш белән укымый, сәхнәдәге сыман бөтен көченә кычкырып, кулларын һәм гәүдәсен хәрәкәтләндереп, төрле мимикалар кушып сөйли. Бу мәктәп балаларын ике студент-практикант алып килгән. Берничәсе минем шигырьне ятлап килгән. «Упругие паруса»ны укыганнар. Кайбер сораулар бирделәр. Хәзерге балаларга карап-карап торам да, әллә хәзерге балалар акыл ягыннан безнең чордагы балалардан түбәнрәк торалар микән дип уйлап куям. Гадәттә без хәзерге балаларны бик акыллыга саныйбыз, аларның һәрбер сүзеннән зур мәгънә эзлибез. Әбисенә-бабасына, әтисенә-анасына бер бала булганга, аларның һәр сүзенә игътибар ителә, акыллы тоела. Ә без үскәндә һәр семьяда 6-10 бала, аларның сүзенә кем игътибар биргән дә, кем җөпләп утырган. Туган көнне үк әллә нинди романслар җырласак да сине тыңлап утырырга ата-ананың вакыты булмаган Хәзерге балалар бик күп информация ала дибез. Ә ныклабрак төпченә башласаң, берсе-бер китап укымаган, аннан-моннан телевизор караган һәм шуның белән вәссәлам. Дөрес, аларның безнең чордагы балалардан кайбер өстенлекләре дә бар. Мәсәлән, кайсы музыка мәктәбендә укый, кайсы балет түгәрәгенә йөри. Һәрберсе сәнгать кешесе булып китмәсә дә, сәнгатьне аңлаучы булып үсәләр. Ансы ярый.

Шушы араларда Ги де Мопассанның «Жизнь», «Милый друг» дигән романнарын укыдым. Дөрес, алар элек укылган әйберләр. Бик заманча язылган, әле дә үрнәк алырлык әсәрләр. Җиңел укыла, мавыктыргыч. Сюжеты, вакыйгалары безнең заман өчен ятрак булып тоелса да, психологик нечкәлекләре күңелдә ятып күгәрә башлаган хисләр кылын өр-яңадан уята, дәртләндерә. Мин үзем дә бик яшьли гашыйк булган малай «Тылсымлы таякчык»ка җан керүгә кызлар артыннан чаба башладым. Ә эзләгән кеше барыбер үзенә кирәген таба тора. Безнең чорда да бөтен кыз фәрештә булып, ак канатта гына очып йөрми: җиргә төшә, үлән арасына кача, йөгергәндә итәкләрен җилләр ача һәм алар берәр аулак урында «ялгыш» егылалар. Син «ялгыш» егылган кызга «ялгыш» абынасың...

27 март. Дөнья кемнәр белән генә таныштырмый! Өченче көн Нурсөя кибеттә бер кыз белән танышкан: КамАЗдан монда әйберләр алырга килгән идем, кунарга урыным юк дип тора икән Нурсөя: «Давай, тот та безгә кайт»,—дигән. Артык ялындырып тормастан әйберләрен күтәреп кайтып керде бу. Бик кыю кыз. «Менә паспортым,—ди,—исемем Гөлия, фамилиям Вильданова»,—ди. Китереп тоттыргач, паспортына күз салырга туры килде. 21 яшьтә. Октябрь районы. Кизләү авылы кызы. Төскә-биткә әлләни чибәрлеге юк. Буйга Нурсөядән озынрак. Шаярганны аңлый һәм үзе дә шаярып сөйләшә белә. Шул ягы белән күптәнге танышың сыман булып китә. Тавышы да ярыйсы. Бөтен яңа җырларны белә. Минем «Бар ул син эзләгән кеше», «Каз кычкыра», «Чык юлларга» җырларын җырлап күрсәтте. Телевизордан кино карап утырган җирдән генә «Мин бу җырларның кем сүзләре икәнен белми идем, сезнекемени?»—дип бик шаккатты. «Бар ул син эзләгән кеше» җырын мин шыңшып йөреп бүлмәдәге кызларны туйдырып бетердем инде...—ди.

Минем «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен да укыган булып чыкты. «Бу китап бездә бар,—ди. —Апам китаплар җыярга ярата, ул азып кайткан иде»,—ди. Ә бусына җыр гына булсын. Шигырьләрнең берәр куплетын гына укый да, «Бу җыр түгелме?»—дип сорый. Җыр түгел дигәч, китапны тагын актара башлый. Бер кичтә минем бөтен китапларны «укып» чыкты.

12 апрель. Бүген космонавтика көне. Гагарин космоска очкан көнне, ягъни моннан 21 ел элек мин Баулы больницасыннан авылга кайттым. Урамнар инде кипшергән, ишегалларын себереп куйганнар иде. Ә быел әле бик пычрак, салкын. Яз нык соңарды.

«Азат хатын» журналының 4нче санында минем «Яши белү» хикәясе чыкты. Журнал чыгып җитү белән хикәяне укып, М исемле бер апа килде. Бик дулкынланган. Сүзен башлый алмый озак кына азапланды .«Хикәяңне укыгач, түзмәдем, күңелемне бушатырга килдем»,—дип сүзен башлады Мин, ди, хатын- кызны 18 яшьләрдә генә рәнҗетергә буладыр дип уйлый идем, аны олыгайгач та рәнҗетеп була икән, ди. Сезнең хикәядәге сүзләр, димиңа карата әйтелгән, ди һәм дәфтәренә хикәяләр күчереп алынган менә бу юлларны китерде. «Кешегә ышану—сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, кешеләрне олылый белүләре белән югары булалар. Тик егылганда каты егылалар»

Бу апа сүзен шактый буталчык сөйләде. Башта Вакыйф Нуруллиннынң «һәлакәт» дигән повестен пыр туздырып ташлады. Хатын-кызны бөтенләй юкка чыгарган, ди. Хатын-кыз андый була алмый ул, ди. Повестьтагы Гасимә образын Вафирә Гыйззәтуллина дип әйтәләр, ди. Шулай микән, ди? Мин, әлбәттә, әдәби образлар белән чынбарлык кешеләрне бер итеп карарга кирәк түгел икәнлеген, хәзер Гасимә кебек кешеләрнең чынлап та күбәя баруын һәм аларны әдәбиятта күтәреп чыгу кирәклеген аңа аңлатырга тырыштым. Ул минем белән килеште дә шикелле. «Их,—ди,—мин авторны сүгеп хат язган идем шул инде»,—ди. Үзе тагын: «Ярый әле исемемне язмаган идем»,—дип сөенеп куйды.

Ә аның рәнҗетелүе шуннан гыйбарәт икән. Бер кешегә ышанып өенә баргалаган, алыр дип уйлаган. Теге кеше язучы икән. Хатыныннан аерылган. Башта аның кем икәнлеген әйтмәгән иде, ләкин соңыннан миңа ычкындырды үзе... «Мин аны бик инсафлы, әйбәт кеше дип уйлый идем, ә ул әнә нәрсә эшләде—өенә китереп йөртге-йөртте дә пычрак аягы белән күңелемне таптады,—ди.—Әгәр син миңа ошамыйсың дип туры үземә әйткән булса, болай үртәлмәс идем, ә ул ниндидер иптәшенә хат язган булып, ул хатны туалеттагы чүп чиләге өстенә язылган ягы белән өскә каратып куйган, ди. Анда ул минем турында болай дип язган, ди: «Ко мне ходит одна женщина, но она мне не по душе».

Бу апаның инде ике җиткән малае бар. Ире 13 ел элек үлгән. «Җиткән малайларым алдында мин көн саен кая барганымны әйтмичә төннәрен чыгып китә алмыйм бит»,—ди. Малайларына да әйткән, эшләгән җирендәге кешеләргә дә. Хәзер менә эшләр болайга киткәч аңа бик оят.

Әгәр ул танылган кеше булмаса, бу апа артык рәнҗемәс иде. Ләкин апа шуны аңламый: һәр дәрәҗәле кеше дә олы күңелле була алмый. Алар эчсә дә, хатыны белән аерылышса да шунда ук күренә «Язган шигырьләренә караганда ул бик әйбәт, кешелекле кеше булырга тиеш дип уйлаган идем. Ә ул бөтенләй киресе икән»,—ди.

Алдану, әлбәттә, бик авыр нәрсә. Алдануыңны белү ул үзеңне башкалардан ким итеп тану дигән сүз. Кемнең инде үзен башкалардан ким итеп күрәсе килсен ди.

Бу апа минем «Әнә килә автомобиль»не 7 мәртәбә караган.

15 апрель. Температурить итә башладым. Кич белән 39,3 кә җитте. Нәрсәдән башланды? Тарихы болай: хәзер минем торган саен тышка чыгу яклары авырая бара. Эчне йомшарта торган дарулар эчәргә туры килә. 15е көнне сенна яфрагы кайнатып көндезге сәгать 12дә бер аш кашыгы эчтем. Дүртенче яртыларда эчне авырттырып йөри башлады, көтәм, ләкин кузгатырга исәбе күренми. Бишенче яртыларда тагын бер аш кашыгы эчеп куйдым. Бераз вакыт үткәч, авырту басылгандай итте. Кичке унынчы яртыларга хәтле көттем, нәтиҗә юк. Тагын бер кашык җибәрдем. Ә аңарчы инде бөтен тән калтырый, өшетә башлаган иде. Температура күтәрелде. Чөнки тизрәк бәреп чыксын дип, шул өченче кашыкны эчтем. Тик бәреп чыгарга һаман уйламады. Шул килеш йокларга яттык. Корсак барабандай тартылган. Аяк сеңерләре тартыша, аякларны сузып булмый. Ярты таблетка баралгин һәм бер седуксин эчтем. Йоклап булмады. Нурсөя нервыланып бетте. Бер төндә генә биш-алты тапкыр торып кара әле. Аннары кешегә ярдәм итә алмавың үзе үк нервыга бәрә торган нәрсә. Кешенең җәфаланганын карап тору беркемгә дә рәхәт түгел.

Ниһаять, 16сы көнне сәгать алтылар тирәсендә чыгарга «заявка» килде һәм Нурсөя ярдәмендә эчне бераз җиңеләйттек. Температура да төшкән сыман итте. 8ләрдә чәй эчтек. Аннары Нурсөя минем чәчне алды, ваннада юындырып чыгарды. Төш җитте. Ләкин юынып чыккач өр-яңадан калтырата башлады. Яңадан температура 39дан узып китте. Шунсы кызык: бер сәгать торгач үлчисен—35,5, ә тагын бер сәгатьтән үлчәсән, кире күтәрелгән була. Кешенен кайнарлыгы гел үзгәреп тора икән.

Температура өч көн дәвам итте. Ул көннәрдә грамурин эчтем.

19 апрель. Врач чакырттык. Флорина Сергеевна Чуприна килде. Һәммәсен сөйләп бирдем. Хирург чакыртып карарга булыр дип китте. Иртәгә хирург килергә тиеш. Чуприна но-шпа эчәргә кушты.

Бүген кичке сәгать тугызларда беренче яшен яшьнәде. Бәлки, бу мин күргән яшеннең генә беренчеседер. Һәрхәлдә, язның беренче яшенең үз күзем белән күрдем дип уйлыйм. Күк тә күкрәде. Күк күкрәгәндә җиргә ятып аунарга кушалар кушуын, ләкин минем чирәмдә аунарга мөмкинчелек булмады. Урын өстендә бик каты «ауный» торган чакка туры килде быелгы беренче яшен. Нинди хәлдә булма, яз барыбер төрле хисләр уята. Киләчәктән нидер көтәсен. Яз—өмет, яз—дәртләнү, яз—балачакка кайтып килү.

Кызык кына: утыз тугыз температура белән ятканда ике шигырь язып куйдым. Лирик шигырь булса, үлемеңне сизеп күңелен нечкәргән дип уйлар идең, публицистик шигырьләр бит. Теге вакытта Рәдиф никадәр сорап бер юл яза алмаган идем. Шигырьләре дә ярыйсы гына булды тагын. «Табыну» җыентыгын төрләндерергә әйбәт булыр.

СССРның 60 еллыгына «Ялкын»да уздырыла торган конкурс өчен бер хикәя яза башлаган идем, менә бу чирләр туктатты әле. Әгәр язучыларның берәрсе минем кадәр чирләсә, бер юл да әйбер яза алмас идее, мөгаен. Минем бөтен чиремне алар бары тик йөрмәүдә генә күрәләр. Барысын да язып тормыйм. Юкса и-и мескенкәй дип җәлли башлыйлар. Ә Нурсөя андый кызганучыларны гомумән күралмый. Шушы килеш 24 ел яшәп, һәм шуның өстенә иҗат белән шөгыльләнеп ятам бит әле. Монда, әлбәттә, Нурсөянең өлеше бик зур. Әгәр ул «өф-өф» итеп тотмаса, бер атнада череп аккан булыр идем. Курортка барсам—курортта, больницада ятсам—больницада гел иң мөһим, ин пычрак эш аның өстендә булды. Сестраларга гына катсаң, алар сине бер төндә 3-4 тапкыр әйләндереп яткырып йөрмиләр. Хәтта йокы даруы сорасаң да әҗәл даруы сорагандай акаеп карыйлар.

Йокы даруын нигә бирмәүләрен белә идем. Чөнки «Старая клиника» дип аталган Республика клиникасында ятканда бер сестраның бу даруларны астыртын гына наркоманнарга сатып ятканы беленә һәм аны күзәтә башлыйлар. Тотылмый торган карак юк диләр. Теге дә тотыла. 1962-63 еллар өчен бу коточкыч зур тетрәнү булды. Ил белән Н.Хрущев идарә иткән еллар. Әлбәттә, сестраны төрмәгә утырталар.

Укол белән кертелә торган көчле йокы дарулары гадәттә санап кына бирелә. Пломбалап куелган шкафта саклана. Андый уколларны авыр операциядән соң өч кенә көн бирәләр. Ничек шундый санаулы нәрсәне сатарга мөмкин? Хәйләкәр кеше җаен таба икән: авыруларга тиешле морфийны башка ампулага бушата да, авыртудан чыдый алмаган кешегә йә пеницилин, йә башка берәр дару белән укол ясый. Бичара авыру: «Нишләптер авыртуны укол да баса алмады»,—дип бәргәләнеп төн чыга. Ә иртән сестра морфийдан бушаган ампулаларны өлкән сестрага тапшыра Буш ампулалар белән бергә фәлән-фәлән кешегә уколлар кадалды дигән исемлек тә куела.

Ил башында нинди генә сәясәтче утырмасын, карагы да, үтерүчесе дә бетми икән.

21 апрель. Хирург килде. Зуррак кешенең борыны кадәр генә бер малай шунда. Әллә сез студентмы, мәйтәм. Юк, ди. Минем инде институт бетергәнемә өченче ел дип тора ГИДУВта ике еллык ординатураны бетергән. Белмәссең, берничә елдан берәр больницага доцент булып та урнашыр әле. Ә үзе умыртка сөяге сынган кешенең хәрәкәтләндерү нервлары эшләмәгәнлеген дә белми. Һаман бер сүзне кабатлый: «Эчәкләрнең эшләү системасы автономно»,—ди. Эчеңне тартып, һәркөн гимнастика яса ди. Бер генә әгъзаның да «автономно» эшли алмаганын, һәр орган бер-берсе белән нык бәйләнештә икәнен врач булмаган кеше дә белә югыйсә. Ул мине аңгырага санап әйтте, ахры, бу сүзләрне. Килеп керү белән русча сиптерә башлады. Татар икәнен белгәч: «Нигә миннән русча сөйләтеп, башымны катырасың?»—дим. «По привычке»,—дип тора. Сөйләшә торгач, Кукмара районыныкы, унъеллык татар мәктәбе бетергәнлеге, минем шигырьләрне укып үскән малай икәнлеге беленде «Сез шигырьләр язасызмы әллә?»—дип сорамаса, сорашып маташмаган да булыр идем, бәлки. Үзеңнең язучы икәнлегеңне әйтү кыен ул. И-и, бу хәлдә яткан кешенең шигырьләре инде, дип әйтерләр яки уйларлар кебек.

Берничә көн но-шпа эчтем.

24 апрель. Быел беренче җылы көн. Мона кадәр гел янгыр, салкын булды. Нурсөя беренче тапкыр бакчага барды Равилә белән. Агачларны чишкәннәр, хлорофос сиптергәннәр, кишер чәчкәннәр, гладиолус утыртканнар һәм яшел килеш йолкып алыр өчен бераз суган төрткәннәр.

25 апрель. Бүген Нурсөя тагын бакчага китте. Суган утыртырга. Быел ярты кило гына алдык. Авылга кайтып китәргә туры килер, бәлки. Көн—Казанда 16- 18. Татарстанда 15-20 градус була диде. Әле агачларда бөреләр яңа бүртә башлады. Шушылай җылы торса, яфраклар озакламый ачыла башлар.

Бу арада берни язган юк «Иностранная литература» журналларын укып яттым. «Казан утлары»ннан.  Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романының башын укыдым. Искитәрлек булырга ошамый әле. Тарихи әсәр конфликты артык шәхси нәрсәләр аркасында килеп чыга. Атасы белән улының бер кызны яратулары аркасында гына роман тикле романда халыкларның төркемнәргә аерылуы, төркемнәрнең дошманлашуы һ.б. лар.

26 апрель. Бүген тагын теге М. апа килде. Тукай һәйкәле янында үткәрелә торган шигырь бәйрәменә барган. Язучы халкына бик мөкиббән киткән кеше. Элек килгәндә минем «Җилкәннәр җилдә сынала»ны алып киткән иде, ярты китапны диярлек үзенең дәфтәренә күчереп алган. Ничек мин моны чыккан вакытта укымадым икән дип бик аптырады. Менә бит, ди, әгәр теге иптәш мине шулай рәнҗетмәгән булса, сезнең янга килмәгән булыр идем, ди. Сезнең әсәрләрегез кешеләргә карата югала башлаган ышанычымны кире кайтарды, ди. Минем кайбер шигырьләрне яттан белә. «Азат хатын»да чыккан «Яши белү» хикәясенә, «Җилкәннәр җилдә сынала»га гашыйк. Боларга карата әйтергә миндә сүз юк, ди. Нурсөягә әйтә: син нинди бәхетле кеше, ди. М. апа Нурсөягә чәчәкләр алып килгән.

27 апрель. Вак кына яңгыр сибәләп тора. Температура Казанда 15-17, Татарстанда 15-20 градус. Дүртенче көн инде температура шул чама саклана. Бүген «Бүректәге бүре баласы»н язып бетерергә кирәк.

28 апрель. Нурсөя бакчага китте, җиләк эшкәртергә. Иртән вак яңгыр сибәләп маташты. Температура 14-16, Татарстанда 23кә кадәр. Яфраклар әзрәк яшәрергә маташалар.

Бүген 10 нчы интернат-мәктәпнең 6а классы укучылары очрашуга килделәр. Икенче курс студенткасы (педнын) Лилия исемле кыз алып килгән. «Былтыр группабыз белән без сезнең янга килгән идек, бик кызыклы, күңелле очрашу булган иде, шуны менә балаларга сөйләдем дә сезнең янга барасылары килде»,—ди. Укучылары минем әсәрләрне бик әз укыганнар. Берничә шигырьдән башканы исләренә төшерә алмадылар. Араларында бер бик кыю малай бар, Арча районыныкы. Әдәбиятны күп укыганлыгы сизелеп тора. «Берәр әсәрегезнең ничек язылуы турында сөйләгез әле»,—ди. Мин «Язмышлар язылганда» повестен язар алдыннан Балтач районына баруым, анда умарталыкларда булуым турында сөйләдем. Ул малай бу повестьны укыган булып чыкты. Эчтәлеген бик төгәл итеп сөйләп бирде. «Бишенче класста укыганда эләкте ул китап миңа»,—ди. Хәтере әйбәт. «Безгә Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ы кебек, Габдрахман Әпсәләмовнынүң «Алтын йоллыз»ы кебек романнар кирәк»,—ди. Әйе, нәкъ шушы сүзләр белән әйтә. Китапча сөйләшә. Берәр укытучы семьясыннан түгел микән. «Арабызда безнең бер Фәнис Яруллиныбыз да бар, ләкин шигырьләр генә язмый»,—диләр.

Студентка Лилиясе шигырьләр дә язгалый икән, ләкин барып чыкмый ди. Шагыйрь булу өчен нинди сыйфатлар кирәк, дип сорый. Моңа нәрсә дип җавап бирәсең инде? Образлы фикер йөртергә, фәлән-фәсмәтән дип аңлаткан булдым шунда.

Укучылар бик матур тюльпаннар алып килгәннәр. Быел чәчәктән өзмәделәр инде. Бүгенгесе көндә каршымда ике букет утыра. Берсе М. апа алып килгән нәркисләр. Ул Тукай каберенә куярга дип бер чүлмәк гөл дә алып барган булган. Тик зияратка барырга туры килмәгән, гөлен укучы балалар аша шигырь бәйрәмен алып баручыларга бирдерткән. «Үзем илтеп бирергә оялдым»,—ди.

Үзара сөйләнелә киткәндә «тел бетә» дип зарланышсак та, шигырьләребезне дә, шагыйрьләребезне дә яратучылар бар әле. Менә бу интернат-мәктәптән килүчеләр чеп-чи татар балалары. «Безнең монда көннәр бик күңелле үтә, һәр пәнҗешәмбе үзебезнең актлар залында кино күрсәтәләр, театрларга алып баралар, әле. «Авылдашлар, акча кирәк» дигән спектакль карадык, һәр класста телевизор бар»,—дип җиппәрәләр. Күбесе телевизордан алып барыла торган «Шигъри тәлгәшләр»дә катнаша, кайберләре телевидение хорына йөри икән. Минем янда сүз табалмый торсалар да, кайткач әллә нәрсәләр сөйләнерләр әле.

Акселерация чоры дисәк тә, гәүдәгә балалар бик вак. Әллә тагын без үскәндәгедән дә ваграк инде. Боларга үсәргә дә үсәргә бит инде югыйсә. Безнең кебек бәләкәй арба тартасылары да юк. Безне генә тәпи басу белән: «Арбага тотынсаң егылмаска әйбәт булыр»,—дип, шундук тәртә арасына тыкканнар. Алай да үскәнбез инде.

Гәүдәнең кечкенәлеге үскәч, ягъни олыгайгач та комачаулый бит кешегә. «Менә хәзер сезнең каршыгызга фәлән язучы чыга»,—дип берәр орчык хәтле язучыны чыгарып бастырдылар ди. Әлбәттә, кешеләр аңа: «И-и, монардан нәрсә көтәсең инде»,—дип караячаклар. Ә киресенчә, фил гәүдәле кеше килеп чыкса, анын авызына карап катачаклар. Юләр сүзеннән дә мәгънә эзләячәкләр. Бигрәк тә начальство өчен гәүдә зур роль уйный. Олы гәүдә—карьерага беренче адым.

1   май. Бәйрәм көннәре минем өчен иңң күңелсез көннәр. Эш эшлисе килми, аракы эчеп булмый. Көне буе телефон да шалтырамады. Хәтта берәр исереге әҗәткә акча сорарга да кермәде. Ә бит телефон югында дус-ишләр гел шалтыратып торыр кебек иде...

Төштән соң быел беренче мәртәбә урамга чыктым. Көн җылы иде, 17 градус диделәр. Нурсөя машинаны кабызып карады, эчен-тышын көзге пычраклардан чистартты. Урам тулы исерек. Машина янына килеп селкенгәләп торучылардан гарык буласың. Өч сәгатькә якын урамда утырып кергәнгә, эт итеп арыткан. Күкрәкләргә хәтле авырта. Иртәгә көн матур булса, бакчага барып карарга исәп.

Быел җәй үзем генә авылга кайтам, Нурсөягә әзрәк ял бирәм дип бик батырайган идем дә, хәзер, кайтыр көннәр якынлашкач, кыенрак булыр төсле. Әле авылга үзем генә кайтсам, гайбәт тә таралыр: «Болар арасыннан да кара мәче йөгергән»,— диярләр.

Кичә теге М. апа үзенең олы малае белән килде. Тәки теге «иптәш» янына больницага барган. Тегесе чакырып язган. «Шулкадәрле ул мине рәнҗетте, һич тә гафу итмәячәкмен»,—дип сөйләгән иде. Хәзер күңеле йомшаган, ахры. Бөтенләйгә кил дисә, бәлки, бөтенләй дә барыр әле. Малайлары әйбәт икән инде. Аналарының хыялланып йөрүенә юл куйдылар. Олы бит инде малайлары.

7 май. 2 майдан 7 майга хәтле бакчада булып кайттык. Көннәр җылы торды. 19-22 градуслар. Яңгырлар булмады. Машина белән каравылчы йортына кадәр килә алдык. Юлда чуерташ өемнәре ятмаса, үзебезгә чаклы да кереп була идее. Килгәндә Рейн күтәреп кертте, кайтканда Әхмәт Рәшитов күтәреп алып чыкты. Ул да Казанга кайтты.

Бакчада М. Мәһдиев белән татар язучыларының яңа чыккан әсәрләре турында сөйләшеп тордык. «Торналар төшкән җирдә» дигән повестена кертергә (китап итеп эшләгәндә) бер идея бирдем әле. Татар халкының элек-электән иң грамотный халык икәнен кыстырып җибәрергә иде, дидем. Чынлап та, безнең халыкта карт- корыларның кайсын гына алма—укый-яза белмәгән кеше юк. Гарәп хәрефләре белән язылган теләсә-нинди әсәрне йөз яшьлек картларда теттереп укый. Грамоталык—ул бит инде укый-яза белү дигән сүз. Мин, мәсәлән, үзебезнең авылда искечә булса да укый-яза белмәгән кешене белмим.

2   май көнне бераз бәрәңге утырттык. Әле җирләр кибеп җитмәгән. 3 есе көнне карлыган һәм кура җиләкләренең төпләрен йомшарттык 4, 5, 6 сы чәчәк төпләрен йомшартып, викторияләргә су сибеп, калган ярты стакан суганны утыртып һәм тагын бераз җиргә бәрәңге төрткәләп чыктык. Әле бераз җир казылмаган килеш калды, юеш, казырлык гүгел. Икесе көнне бару белән кыш көне хулиганнар ваткан тәрәзәгә пыяла куйдырдык. 7се көнне кайтып керү белән «Социалистик Татарстан»га берничә публицистик шигырь җибәрдем. Ш.Маннапов бакчада күреп, давай, слушай, СССРның 60 еллыгына шигырьләр бир әле безгә, дигән иде. Үзем дә шунда җибәрергә дип берничә шигырь әзерләп йөри идем инде. «Ялкын»га конкурска дигән хикәяне конвертлап җибәрдем. Нурсөя аны әле моңарчы укымаган иде. Җибәрер алдыннан укыды да, күзләре мөлдерәп китте Ну, нәрсә, мин әйтәм, премия бирерлекме? Син бирерлек дисәң, бөтенләй начар түгелдер, дим. Ул бит инде минем беренче тәнкыйтьче. Бүтән чакта ул минем әйберләрне машинкада басканда укый иде, бу юлы, аның эше күп булгач, мин аны үзем бастым. Гомумән, язга чыккач, ничектер, дәртләнеп киттем әле. Күңелдә әллә кайчаннан бирле бер хикәя сюжеты йөри, җәй көне язып булмас инде, пожалуй. Хәзер менә авылга кайтасы бар. Анда әбиләр белән сөйләшеп көн үтәр. Безнең авылда яшьләр бераз мәйсезрәк, хәл белергә килеп бик ваксынмыйлар. Шуңар авылга 8 ел кайткан да юк.

Бакчада хәзер карлыганнар яфрак ярды, сиреньнәрнең чәчәк бөреләре күренә. Болай җылы торса, майның 15ләренә алмагачлар чәчәк атар. Каеннар яфрак ярды. Гомумән, яз әлегә матур килә. Тора-бара нишләр.

9 май. Көндез матур гына яңгыр явып үтте. Күк күкрәде.

Моннан 23 ел элек, нәкъ менә тугызынчы май көнне Красноярск хәрби госпиталеннән мине район больницасына озатканнар иде. Шушылай вак яңгыр сибәли, ләкин бүгенгедән салкынча иле. Бәлки, миңа шулай салкын тоелгандыр. Терелермен дигән бөтен өметләрнең челпәрәмә килгән чагы, туган ягына носилкада кайтасың. Хәтта безгә купега да билет алмаганнар. Минем кебек муены сынган бер егет (Маслов) та Уфага кадәр кайта. Икебезне озатырга бер сестра, бер солдат бирделәр. Вагонга кертеп салу белән минем эч китәргә тотынды. Ярый әле сестра мондый хатне күздә тоткан: юлга списать ителгән простынялар алып чыккан. Пычранган саен икенчесен ертып сала да, тегесен вагон тәрәзәсеннән ыргыта. Теге Маслов дигән егетнең дә (ул Грозный шәһәреннән), минем дә аркадан күткә чаклы пролежьлар. Ужас! Йоклап булмый. Күңелне шомлы уйлар кимерә. Туган ягына бит ул герой булып кайту гына күнеште. 12 майда Урыссу стансасына килеп төштек. Анда әниләр, абыйлар. Баян җизниләр каршы алды. Ул чакта безнең авыл Ютазы районына керә иде, ә районның больницасы Урыссу эшчеләр поселогында иде. Шунда алып киттеләр. Больницаларның берсендә дә «Хуш киләсең!» дип каршы алмыйлар. Бигрәк тә минем кебек каты авыруны.

Аннан бирле исәпләсәк искитәрлек вакыт үткән. Менә тагын авылга кайтырга җыенабыз. Кайвакыт ниндидер бер эчке дәрт күңелне кузгатып-кузгатып куйса да, ашкыну юк. Яңа әйберләр язарга ниндидер азык табылыр дигән өмет тә кабынмый. Чыгып йөрмәгәч, яңалык өеңә үзе килеп керми бит ул.

Нурсөягә 18 майдан Васильевога путевка алдым, әйдә, ул да миннән бераз ял итсен инде. Тормышның минем өчен бернинди ялы юк икән—анын өчен дә булмаска тиеш диелмәгән бит. Батырга да ял кирәк.

10 май. Машинаны техосмотр уздырып кайттык. Осмотр уза торган җир әллә кая—җәһәннәм почмагына күчкән. Быел машина белән йөри башлаганда спидометрда 3212 км иде. Җәй буе күпме йөрелер икән?

ГАИның Ленин районы начальнигы Мөбарәк Хәбибрахмановка «Первая борозда» һәм «Танышлар арасында» дигән китапны бүләк иттем. Һәр елны сорый иде. Шунда ГАИга баргач райсобес мөдире Габбас Яруллин да минем янга чыкты. Күргән юк иде. Озак кына сөйләшеп тордык. Ул да университетның татар теле бүлеген бетергән икән. Аннан соң экономическийны бетергән. Минем белән бер елгы. Ул гыйнварның 4ендә туган.

Көн бик аяз түгел. Болай үзе җылы гына. Машина эчендә күлмәкчән утырырлык. Тәрәзәләрне ачмасан.

12 май. Бүген авылга кайтабыз. Төнлә бер сәгать тә йоклап булмады. Барыбер йоклап булмый дип сәгать 2дә үк торып утырдык. Нервылар беткән инде тәмам, ике көннән бирле эчләр чурылдый. Нурсөя дә минем аркада грамм да йоклый алмады, ә бит аңа 400 кмны рульдә кайтырга. Минем һәр чирем, һәр борылуымның юан башы аңа төшә. Бер төндә генә дә мин аны ничә тапкыр торгызам: йә дару бир дип, йә борып яткыр дип. Кеше кебек бер яткан килеш әйләнмичә 5-6 сәгатьне йокласаң иде, ичмасам. Шунсы да калмаган.

Сәгать Зтә каты гына итеп кофе эчтек. 4ләрдә кузгалырбыз, пожалуй. Йөрәк тә авыртып тора. Ничек кайтып җитәрбез инде. Кәеф минутлап үзгәреп тора. Әз генә матурланса, кайтасы килә. Авылда әллә нинди яңалыклар көтәдер кебек. Югыйсә, акыл белән уйлап карасаң, берни юк икәнен белеп торасың инде. Ну бер кайтмый да ярамый. Быел әнигә 75 яшь тула. Бәлки, шуны да үткәреп киләсе булыр. Башка туганнарның исенә төшерергә кирәк. Алар аның ничә яшьтә икәнен беләләрдерме әле? Әниләр шул безгә бәләкәй чакта гына кирәк. Йә чирләп, караучысыз калганда.

Башка вакытта юлга чыгар алдыннан төш күрә идем, бүген, йокламагач, төш тә кермәде.

Көндәлек яза белмим икән мин. Узган ел «Блокадная книга»ны укыган идем, анда 14 яшьлек бер малай көндәлеге дә бирелгән. Әгәр исән калган булса, гениальный язучы чыгар иде аннан.

25 июнь. Авылдан кайттык. Мөслим китереште. Көн артык кызу да, артык салкын да түгел иде. Кайтып төшеп атна чамасы узуга, ягъни 18 майда авыл мәктәбендә очрашу уздырдык. Мәктәпне авылда бик шәптән салып җибәргәннәр. Ике катлы кабинетлар, класслар иркен, якты. Керүгә кул юар өчен краннар тезелеп киткән. Очрашу бик күңелле булды. Ленинның университет каршында басып тора торган һәйкәленең кечерәйтелеп ясалган скульптурасын бүләк иттеләр. Аннары Баулы районының милиция һәм прокуратура работниклары белән очраштык. Милиция шигырь укыйдыр дип башыма да китермидер идем. Укыйлар икән. Гомумән, бер очрашуның да бодай кызыклы үткәне юк иде әле. Сорауларны бик күп бирделәр. Очрашу татарча һәм русча барды.

Быел җәй салкын булганлыктан, урманнарга, Ык буйларына бик күп барып йөреп булмады. Ике тапкыр урманга менеп, мәтрүшкә дә тапмый кайттык.

5 июнь көнне Кызылъярда кар яуды. Гомумән, быел җәйнең сюрпризлары күп булды.

28, 29, 30 июньдә бакчада булып кайттык. Җиләкләр пешмәгән, кыярлар, помидорлар үсәр-үсмәс кенә утыралар. Бүген I июль, ә ныклап җәйнең җиткәне юк әле. Авылда бер-ике шигырьдән артык әйбер язылмады. Тәэсирләр шактый. Бәлки, соңрак язылса гына.

20 сентябрь. Бакчадан унысында кайттык. Сентябрь башларында 2-3 көн 30 градусларга кадәр җылылык торды, аннары кинәт салкынайта башлады. Өйгә быел җылыны да 13 сентябрьдә үк бирделәр. Хәзер менә тагын берничә көн инде әйбәт, җылы тора. 20-22ләргә җитә.

Бакчада уңышлар ярыйсы булды: 3 чиләк карлыган. 3 чиләк виктория, кыяр һәм башкалар. Помидор гына рәтле булмады. Өйдә генә кызартып ашыйбыз. Бәрәнгене 1 сентябрьдә үк алдык. Кабак әйбәт булды. Тагын берничә көнгә барырга исәп бар. Иҗат эшләре сүлпәнрәк бара. Бу арада бер-ике шигырь язылды «Казан утлары»нын 9 санында чыккан шигырьләремне укыгач, үземә нигәдер ошамый башлаганнар иле, бүген М.Вәлиев шалтыратты: бик әйбәт шигырьләр, укып чыккач шалтыратмый түзә алмадым, ди. Күңел күтәрелеп китте. Башта төрле шигырь детальләре туа башлады. Шагыйрь күнеленә күп кирәкмени? 9 сентябрь «Татарстан яшьләре»ндә чыккан «Шулай да була» дигән хикәяне дә бик яратып укуын әйтте. Ул хикәяне ошатып укуы турында Нурсөягә нәшриятта эшләүче Зифа да әйткән. Бик тормышчан, әллә чын вакыйгамы?—дигән.

Быел август ахырларында телевизордан минем турыда тапшыру булды. Бикә Рәхимова сценариесы буенча. Болай, караган кешеләр, әйбәт тапшыру диделәр. Үземә дә башта шундыйрак тәэсир калдырган иде, соңыннан нәрсәдер җитми кебек тоелды. Хәер, бер кечкенә тапшыруда төрле жанрда эшләүче язучынын иҗатын тулысынча колачлап булмыйдыр инде. Яхшымы, начармы—20 еллык иҗат бит инде. Татарстан (Казан) газета-журналларында чыга башлаганга быел нәкъ 20 ел. Район газеталарында басылган беренче шигырьләрне дә санасаң, тагын ике ел өстәргә кирәк. Ә авырый башлаганга 25 ел. Димәк, баштагы өч елда гына берни эшләми ятканмын. Таза булсам, хәзер минем гомуми эш стажым 28 елга тулыр иде. 1954 елның 9 сентябреннән эшли башладым.

Язылмаган вакытларда бөтен гомер бушка узадыр кебек тоела башлый. Моннан соң бернәрсә дә яза алмамдыр кебек була. Язучы өчен иң авыр чир—яза алмау чире. Әйе, бу чир җелекне киптерә торган нәрсә. Озаккарак сузылса, үзеңә ышанычынны югалтып куюың да бар. Бигрәк тә кырыеңа кешеләр килмәсә.

Сонгы вакытта дуслар сирәгәя башлады әле. Сәбәбе?

Бер якын дустым телефоннан сөйләшкән чагында «Хәзер, син эчә алмый башлагач, синең янга барып булмас инде»,—дигән идее. Шаярып әйткән сүздә бераз чынлык була диләр, шуннан бирле ул дусның килгәне юк. Телефоннан сөйләшәбез. Үзем шалтыратсам...

29 сентябрь. 4 кич бакчада кунып кайттык. Сентябрь ахырларында көннәрне җылытып җибәрде.22ләргә кадәр. Дүрт көндә дә иртәдән кичкә кадәр тышта яттым. Үпкәләргә саф һаваны күбрәк тутырырга тырышып... Озын кышка керәсе бар бит. Бүген дә көн бик матур. 21 градуска чаклы күтәрелә дигән иде радио. Булгандыр, пожалуй...

Бакчада чакта М.Мәһдиев белән сөйләшеп тордык әле. «Синең теге ауган агачың шәп»,—ди «Казан утлары»ның 9 санында чыккан. «Мин бер агач» дигән шигырьне әйтә. Минем иҗатны мактаганы юк иде әле аның. «Бу шигыреңне һәм шушындый тагын бер унлап шигыреңне бик шәп тәрҗемәчеләрдән тәрҗемә иттереп Мәскәүдә чыгарасы иде»,—ди. Р. Гамзатныкы булса бу шигырьне бирә белерләр иде, ди.

Бакчадан китәр алдыннан песи балаларын кулга ияләштереп яттым. Кыргыйланып беткәннәр, һич тоттырмыйлар. Берсе, Рыжий дип йөрткәне, ияләшә башлаган идее, китәр вакыт җитте. Агач башына менеп утырырга өйрәттем мин аларны. Чия башына менәләр дә утыралар. Кыланышлары бик кызык. Черныйны алып кайтырбыз дигән идек, тоттырмады. Үзе мин тышта ятканда аяк очына раскладушкага менеп ята, тота башласаң, ысылдап кача.

Быел сентябрь азагына кадәр кыраулар булмады. Георгиннар шау чәчәктә калдылар. Зур гына букет җыеп кайттык. Астраларны тамыры белән алып кайтып чүлмәккә утыртып куйдык. Быел машинада 2500 км юл йөрелде. Аяксыз кешегә әз түгелдер инде бу. Әгәр җәйнең иң матур көннәрен бакчада үткәрмәсәк, күбрәк тә йөрелер иде.

Хәзер инде басылып кына эшләргә иде, ләкин тазалык та шәп түгел әле. Бүген газета-журналларга җибәрергә дип шигырьләр сайлый башлаган идем дә, күңел болганырга тотынды. Бөерләрнең рәте юк. Сидек бик канлы. Бер дә эшкә ярамый башладым. Тора-бара ни булыр тагы?!

6 октябрь. Бүген бакчага барып кайттык. Көн салкын иде—2ләр чамасы. Өйдә дә менә ун көн инде җылы бирмиләр. «Өйдә туңып ятканчы тышта туңарбыз, ичмасам»,—дидек тә киттек тә бардык. Без барып кергәндә дача өендә—I градус иде, керү белән рефлекторны кабызып куйдык, өч сәгать эчендә + 8 булды.

Бакчада инде бар нәрсәгә салкын тигән, ләшперәйгәннәр. Чия яфраклары ямь- яшел килеш утыралар иде, алар да бөрешкәннәр. Ә шулай да кызык хәл: бер чия куагына тамчы да салкын тимәгән. Бер ягында аның кызыл миләш, икенче ягында биек чия. Бу шулар ышыгында калган, күрәсең. Агачлар да тигез картаймыйлар. Бакчада хәзергесе көндә сирень яфракларына һәм кура җиләге яфракларына гына салкын тимәгән. Алар башка агачлардан чыдам икән.

Бүген кайтканда георгин бәрәңгеләрен, гладиолус суганнарын алып кайттык. Һәм өч бөртек ачы торма. Берсе баш кадәр булып үскән. Комга эләккәне.

9   октябрь. Бүген Ирекләр машинасы белән бакчага барып кайттык. Аннан элекке көнне М.Мәһдиев, бакчагызга кергәннәр, дип шалтыраткан иде. Тәрәзәнең бер бүлкәсен алып кергәннәр дә бөтен нәрсәнең астын өскә китергәннәр. Хәтта базны да ачканнар. Урын-җир өстенә сиеп чыгып киткәннәр. Бер елны да керми калмыйлар, хәтта ялгышып та. Һәр язны тәрәзәгә пыяла куюдан башлап җибәрәбез. Күпме хулиганлык!

10 октябрь. Бүген Фаилне күмәләр. Нурсөя шунда китте. Фаилның үлгәненә гел ышанасы килми. Өенә кайтып җитәрәк бер ишегалдында кыйнап үтергәннәр. Кемнәр икәнен пока белүче юк. Моннан бер ай чамасы элек кенә Д. Зөбәерованың 28 яшьлек малаен кыйнап үтергәннәр иде, инде Фаилне. Фаилне җәлләүдән Нурсөя дә ике-өч көн инде аңгыраеп йөри. «Бер кеше дә болай җәл булганы юк иде»,—ди. Әйе, шәп егет иде. Көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп тора идек. «Чаян»ны Фаилдән башка күз алдына да китереп булмый. Юморист № 1 дип йөртә идем мин аны. Җибәргән әйберләрне икенче көнне үк укып чыгып фикерен әйтә иде. Ул «Чаян»да эшли башлагач кына мин дә ныклап юморга тотындым. Бәлки, монда анын йогынтысы күп булгандыр. Җәл егет, бигрәк җәл! Яңа таланты ачылып җиткән һәм ныклап торып эшли башлаган иде.

Рәшит Әхмәтжановның туган көнендә Фаил белән бергә утырган идек. Шәп-шәп тостлар әйткән иде. Миңа карата әйткән сүзләре әле дә хәтердә. Менә, дигән иде ул, күпләребез һәр ел саен туган көннәрен үткәрә, бәйрәм ашларына йөрешә, ә шунда беребезнең дә башыбызга Фәнисне алып килергә дигән уй килгәне юк иде. Рәшит молодец, Фәнисне чакыруы өчен рәхмәт ана, дигән иде. Кайтканда алар Зөлфәт белән мине озатып, күтәреп кертешеп куйдылар. Минем Испаниядән бер кыз алып кайткан мартини бар иде, шуны берәр рюмка эчтек. Зөлфәтнең аракыны ташлап йөргән чагы иде, Рәшитләрдә дә эчми утырды. Мартинины күргәч: «Мин бу вино турында Хемингуэй әсәрләреннән укыганым бар иде, кабып карамый ярамас»,—дип, ул да авыз итте. Хәзер менә шушы гади, гадәти вакыйгалар, ничектер, Фаил үлгәч янадан күңелдә калкып чыкты. Еш очрашмасак та рухыбыз белән якыннар идек. Шуңа күрәдер инде, аның үлеме бик авыр булды. Фаҗигале үлем ул үзе генә дә тетрәндерә бит кешене.

12 октябрь. Кичә, ягъни 11 октябрьдә, 4 шигырь язылды. Үзем 38,2 белән чирләп ятам. Башта бер шигырь артыннан икенчесе туа. Ф.Шәфигуллин истәлегенә багышлаган шигырьне язганда йөзгә газап билгеләре чыккан, күрәсең. Нурсөя куркынып: «Нәрсә булды, кай җирең авырта, йөрәк даруы кирәкмиме?»—дип йөрде. Ике тапкыр йөрәк даруы эчәргә туры килде. Төне буе чирләп чыктым. Нурсөяне- мескенне төне буе йоклатмадым. Мин чирләсәм, ул үзе чирләгәннән дә ныграк пошына башлый. Соңгы вакытларда бөтен сүзе шул «Син миннән алда үлсәң, мин не переживу»,—ди.

Берничә көн инде сидек бик канлы килә. Температура бераз бар. 10 октябрьдән грамурин эчә башладым. Нурсөя врач чакыртыйк дигән иде дә, чакыртмаска куштым. Алар да шул анализлар алалар да үземдә булган даруларны бирәләр инде. Мин үземнең хәлемне врачлардан яхшырак беләм инде хәзер. Врачларның күбесе муен сөяге сыну нинди нәтиҗәләргә китергәнен белеп бетерми. Минем чирне йөри алмау гына дип уйлыйлар. Алай гына булса, бу заманда йөрер өчен транспорт җитәрлек лә ул. Нурсөядән башка бер кеше дә минем хәлемне белеп бетерми. Ул күзгә карап та мине аңлый. Аңа врач булырга кирәк булгандыр, бәлки. Хәер, врачларның бәгыре бик тиз тупаслана. Ул болай да минем профессорым бит инде.

14 октябрь. Сидек кызыл гына түгел—кара җир төсле. Төнлә бик каты чирләп чыктым. Эчне сүс бау белән тын алмаслык итеп кысып бәйләгән кебек авырту...

15 октябрь. Кан һәм сидекне алып киттеләр—анализга .Таня исемле сестра килгән иде. Нурсөя машинкада яза. «Казан утлары»на киләсе ел өчен шигырьләр әзерлибез. Соңгы вакытларда чирли-чирли шактый шигырь язган кебек идем, сайлый башлагач, әле тегесе ошамый, әле монсы...

Октябрьнең бу атнасы җылы торды. Әле бүген 7-12 градус җылы.

16 октябрь. Нияз Акмалов, Атлас дигән егет һәм Розалия дигән кыз (конферансье) килделәр. Нияз «Яшь ленинчы» га бер мәкалә сорап йөри. Розалиясе—концертлар өчен юмористик әсәрләр. Моңарчы ул Фаил белән эшләгән булган. Юморны яздым мин. Шунсы кызык: нык авырган чагында юмористик әсәрләр күбрәк туа. Бу—көлү аша чирне җиңәргә тырышу, ахры. Муса Җәлил дә бит үлемгә хөкем ителгәч никадәр юмористик шигырьләр язган.

Дәвамы киләсе саннарда