ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?
1нче санда укучыларыбыздан шулай дип сораган идек. 3 вариантта бирелгән башламнарның теләгәнен сайлап азып, аларны нәни хикәя итеп үстерергә кирәк иде. Мондый хикәячекләр килә башлады. Аларның кайберләрең инде укый да аласыз.
Бу иҗат бәйгесе дәвам итә. Иң җилле өч хикәячек авторларының кулына керәчәк бүләкләр дә («Сүнмәс утлар балкышы» китабы) әлегә редакциядә кала бирә.
Табыштылар!
Идел үзенә кирәкмәгән бөтен нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камилә «Fanta»дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды... Ә бу хатта болай диеп язылган иде: «Мин ялгыз гына авыл читендә яшәүче Ак әби булам. Бәлки, бу хатымны берәрсе табар һәм укыр дип өметләнәм. Мин ялгыз торам, серләремне сөйләр кешем юк, кайбер чакта гына песиемә сөйлим, тик аңа сөйләнгән сүзләрем һәрвакыт җавапсыз кала. Менә шуның өчен бер кәгазь битенә үземнең серемне ачарга булдым. Мин яшьли бер хата ясадым, үземнең газиз баламны балалар йортында калдырып чыгарга мәҗбүр булдым. Еллар агым сулар кебек үтә торды, хатамны аңлап, төзәтергә уйлаганда инде соң иде, минем нарасыемны тәрбиягә алганнар иде. Мин аның кайда яшәгәненә хәтле белдем, әмма анда барырга җөрьәт итмәдем.. Минем кызым да гаиләледер инде, ничек яши икән, их, беләсе иде дә бер күрәсе иде...»
Кәгазьдә адрес язылган. Камиләне яшен суккандай булды, бу бит аларның өй адресы! Ул бит әнисенең елый-елый сөйләгәнен, әниле бала дөньяда иң бәхетле кеше икәнен белеп үсте. Ә аның әнисе ана назыннан мәхрүм калган... Нишләргә? Әнисенә бу хат турында ничек итеп әйтергә? Әллә әйтмәскәме? Аның күңелендә берсен-берсе узып төрле уйлар чабышты, һәм ул берничә көн бер нияткә килә алмый азапланды. Бу хат берничә ел элек язылган иде. Ак әби, бәлкем, исән дә түгелдер дип уйлады ул һәм әнисенең йөрәген тикмәгә тетрәндерүдән курыкты. Ә бәлки Ак әби исәндер, мин әниемне әнисен күрү бәхетеннән мәхрүм итәмдер дигән уй да гел борчып торды аны. Менә ул телевизордан Әниләр бәйрәме турында ишетеп калды һәм кич белән әнисенә серне ачарга булды Әнисе ашарга пешерен йөргәндә ул кинәт кенә сорау бирде: әнием, әгәр син үз әниеңнең исән икәнен белсәң, нишләр идең? Гафу итә алыр идеңме? Әнисе каушап калды, нәрсә әйтергә дә белмәде. Анын күз алдыннан үзенен авыр, ачы, күз яшьле тормышы үтте. Тик үзен кулга алып, кызым, син нишләп миңа мондый сорау бирергә уйладың әле, диде... Камилә әнисенә түкми-чәчми барын да сөйләп бирде. Әнисе ни әйтергә дә белмәде, ул телсез калды. Анын йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды.. Төн уйлады, көн уйлады, һәм, ниһаять, күрсәтелгән адрес буенча китте.
Авыл читендә ялгыз каендай ялгыз бер йорт тора. Гөлчәчәк ханым бу йортны бик тиз тапты һәм акрын гына капканы ачып, ишек алдына узды. Менә аның ишекне кагарга дип күтәрелгән кулы катып калды... Ул, үзендә көч табып, ишекне какты. Өй эчендә ак күлмәктән, ак яулыктан дога укып бер әби утыра иде. Гөлчәчәк ханым аңа шешә эчендәге хатны күрсәтте. Йортта тынлык урнашты. Бу тынлыкны беркем дә бозарга теләмәде. Ана белән бала арасында күпме әйтелмәгән сүзләр, үпкәләр, мәхәббәт ята иде. Алар, бер-берсенә карашып, боларны сүзсез дә аңладылар...
Булат САДРИЕВ.
37нче гимназиянең 76 классы укучысы.
Казан.
Номерсыз машина эзе
Төн уртасы булгач, шәһәр автобуслары йөрми иде инде. Юл читендә берүзе басып торган Алия янына номерсыз машина килеп туктады...
Бу—маҗаралы һәм хәтәр вакыйганың башы түгел, дәвамы иде.
Эчке эшләр бүлегендә кичләрен соңга калып урамда ялгызы булган хатын-кызларны талап-көчләп, кайсын юк итеп йөрүче җинаятьчел төркемнең эзенә төшү эшен майор Мирзинга йөкләделәр. Ул үзенең өч кешелек экипажы белән атна буе төнге шәһәр урамнарын күзәтеп йөрде. Шул вакыт эчендә тагын шундый берничә җинаять кылынуы теркәлде. Әмма ни кизү торучылар, ни Мирзин үзе әлеге җинаятьчеләрнең эзләренә төшә алмады.
Ахыр чиктә ул, тәвәккәлләп, кыю, кискен, хәтәр эшкә ниятләде: махсус капкын корырга, ана җим итеп... спортфакның өченче курсында укучы сеңлесе Алияне куярга. Алия—таза гәүдәле, төскә-биткә чибәр, самбо, каратэ алымнарын яхшы үзләштергән кыз. Өстәвенә абыйсы аңа полиция академиясенең байтак серләрен дә өйрәткән иде.
Абыйсы белән алдан сөйләшеп куйганча, Алия иптәш кызлары белән төнге кафедан унике туларга унбиш минутта автобус тукталышына килеп басты. Иптәш кызлары, урамның икенче ягына чыгып, җиңел машина туктаттылар да, утырышып китеп тә бардылар.
Шул арада Алия янына номерсыз, кара тәрәзәле иномарка килеп туктады. Шофер егетнең алгы ишекне ачуы булды, арткы ишектән килеп чыккан икенчесе Алияне кисәк кенә этеп, алгы утыргычка сөрлектереп екты. Шул егылу Алияне хәвеф-хәтәрдән саклап та калды: аның башына сугарга кизәнгән шоферның тимерле кулы, ялгышып, кызны арттан буарга үрелгән өченче егетнен чигәсенә тондырды һәм ул шундук идәнгә мәтәлеп төште. Шофер кизәнгән кулын тартып алырга өлгергәнче. Алия, мәче тизлеге белән аның кулын эләктереп алып, кычкыртып-сүгендереп, артка борып кинәт каерды да, абыйсы биргән кул богавын тиз генә кесәсеннән алып, киертеп тә куйды, богаунын икенче боҗрасын арткы ишектән керергә эчкә сузган икенчесенең кулына каптырып куйды.
Абыйсы майор Мирзин экипажы килеп җиткәндә, акырышып йолкынган җинаятьчел төркем үз машиналары эчендә капкынга эләккән иде инде.
Номерсыз машина эзе шушы җинаятьчел төркемнен штаб-үзәге булган әлеге төнге «Пар күбәләк» кафесына алып килде.
Төн уртасында чибәр татар кызының берүзе юл читендә басып торуының серенә җинаятьчеләр тәмам авызлары пешкәч кенә төшенделәр.
Хәнәфи
Кара савыты
Йокыдан уянып та житмәстән Наилнең башына шундый уй килде:
—«Казан утлары»ндагы кыска хикәяләр турындагы игъланга җавап итеп, «Кара савыты» исемле әсәрен җибәрергә, Чехов әйтмешли: яшьләр сюжет-тема табалмыйча аптырый, менә мин шушы кара савыты турында да хикәя язып ташлый алам.
—Ләкин бу хикәя Чеховныкы түгел, минеке булачак!—диде Наил үзалдына.—Укыгыз, әфәнделәр, без дә Антошадан ким түгел.
«Кеше җанына сусаган һәм малга комсыз бәндә Сөләй фатирындагы язу өстәлендә пычранып беткән, китек кырлы кара савыты бар.
Кара савытындагы карага кемнәр генә каләмнәрен манчымый!
Сөләйнең Гунгыйк исемле улы, калку гәүдәле, шара күзле, әйтерсең лә аның билен кысып, күзләрен маңгаена менгергәннәр. Бүген кич Гунгыйк кара савытындагы карага бозык каләмен манып, укытучысы турында инша язды. Гунгыйк укытучысын үлеп яратмый. Шулай да: яшәсен минем кадерле укытучым, дип, өйгә эшен тәмамлады.
Гунгыйктан соң әтисе, кара савытын борын төбенә үк шудырып (Сөләй тавык күзле иде), күршесенә ачу итеп: ул халык дошманы, дип югарыга бәла язды.
Барысы да йоклап беткәч, Сөләйнең хатыны Фәхисә кара савытын чоланга алып чыгып, сөяркәсенә түбәндәге хатны язды: и сөеклем! Сагындым үзеңне. Сөләйне җенем сөйми. Төннәрен ул кочса, сине күз алдыма китерәм. Кочаклауларың, үбүләрен мең ләззәт бит синең. Иртәгә Сөләй дуңгыз командировкага китә, сәгать төнге бердә лапас артына кил!
Кара савыты түзә, мескен. Нишләсен инде? Ул җансыз, ихтыярсыз, ул кешеләрнең икейөзлелегенә битараф, каләмнәре нинди булуга карамастан, теләсә кемгә манчыттыра.»
Рабит
Игелек
Идел үзенә кирәкмәгән бар нәрсәне ярга чыгарып аткан. Камил •Һ'ап1а»дан бушаган шешә эчендә түгәрәкләп бөгәрләнгән конвертлы хат күреп өнсез калды. Кемнең нинди серләрен саклый икән ул? Хатыны белән ут ягып талашкач, тынычланыйм, бераз йөреп керим дип елга ярына чыккан ир чит-ят берәүнен язмышына килеп кушылырга торамы? Юктыр ла, берәр төрле тузга язмаган чүптер әле, бала-чага шаяртуы. Камилнең тар авызлы савыттан калын конвертны алам дип ничекләр интеккәнен сурәтләүне сикереп кенә узарга рөхсәт ит, укучым. Шешәдән, ни гаҗәп, көтелгән бер урынына ике калын конверт чыкты. Аларның икесенә дә шәмәхә төстәге шыгырдап торган чит ил акчалары салынган иде. Гомерендә кулына доллар, евро тотып карамаган Камил миңгерәүләнеп калды. Әллә ничә кат санады, чутлады, безнен акчага күчереп, исен җыя алмыйча утырды... Их, шулай гына булса иде дә... Конвертларның берсеннән, каһәре, җанны бик үк иркәләми торган кәгазь кисәге дә чыкты шул. Кулдан тигезле-тигезсез басма хәрефләр белән анда түбәндәгеләр язылган иде: «Мин бер түрә кисәге. Тир түгеп тапмадым, ришвәт буларак кесәмә керде бу акчалар. Алар минем кулымны пешерә.Үзем кире кайтарыр идем дә, ул кеше алдына ни йөзем белән барыйм. Шешәне табып алучы теләсә ни эшләсен... Телисең икән, үзендә калдыр син аларны, моңа хакың бар. Тапшырам дисән, менә сиңа адрес...».
Адрестан соң тагын бер җөмлә өстәлгән: «Мин бүген ләх исерек, аек баштан, бәлки, бу гамәлне кылмас та идем...».
Шешә табу маҗарасыннан соң Камил ашаудан калды, ябыкты, гел үз эченә бикләнеп йөри торган караңгы адәмгә әйләнде. Ахыр килеп түзмәде, көннәрдән бер көнне, мунчадан чыккач, чип-чиста тәненә кетер-ак күлмәген, аның өстеннән пинжәген киеп, кәгазьдәге адреста күрсәтелгән кешене эзләп китте.
Яше 40-45ләр чамасындагы уртачарак кына буйлы, ачык чырайлы ир иде бу. Камилне ул ишек янында басып тыңлады, шешә эченнән алынган теге хатны кат-кат укып чыкты, евроларны әйләндереп-әйләндереп карады, иснәп тә алды бугай әле. Аннары бөтен барлыгы белән балкып, Камилне түргә дәште. Ике бүлмәле бик тар хрущевкада яши икән Фәнүс гаиләсе белән. Хатыны авылга, авырган әнисенең хәлен белергә кайтып киткән. Кече малае мәктәптә икән. Аннары Фәнүс икенче бүлмәгә керә торган ишекне ачты. «Фаяз, чык әле, улым, бире, кунак абыең белән күреш»,— диде ул. Коляскасының көпчәкләрен куллары белән әйләндерә-әйләндерә килеп, 14-15 яшьлек үсмер Камилгә күрешергә кулын сузды. «Безгә бит фатир бирделәр. Дүрт бүлмәле. Теге синең елга табылдыгын үз вакытында шул юлларда йөргән иде,—дип киная белән Камилгә күз кысып сөйләп китте Фәнүс. —Анда безнең Фаязга бөтен шартлар каралган. Күчкәләгәнче аз-маз ремонт ясап аласы бар иде дә, кесә такырлыгы хут бирми. Мөмкин булганның барысын саттык инде, менә шыр ялангач диярлек утырабыз.» «Минем компьютерны сатмадылар,—дип сүзгә кушылды Фаяз.—Дуслар белән дә шуның аша аралашам, дөнья белән дә танышам.»
Ике ир кухняда сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, мәй дә кабып куйдылар.
Күпме генә кыстаса да, Камил акча алмады Фәнүстән. «Ремонтыңны очла да, тизрәк күченегез, фатирыгызның рәхәтен күрегез»,—диде ул йөзендә шатлык балкыган иргә.
Әлеге маҗаралардан соң Камил гаиләсенең эшләре гел үргә китте. Ни хикмәт, шуннан бирле киселепләр акчага тилмергәннәре булмады. Вакыт үтә торды. Камилләрнең балалары үсеп җитте. Ходай рәхмәте, малай да, кыз да бик җүнле булдылар, укыдылар, тырыштылар, зур абруйларга ирештеләр, хәләл көч белән мал табып, гөрләтеп муллыкта яшиләр. Камилнең теге ут ягып талаша торган хатыны «җанкисәгем» дип кенә тора хәзер!
Руфия ХӘМИДУЛЛИНА