Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФАНИ ДӨНЬЯ—МИҢА ҮЗЕ ҖӘННӘТ

 

Мин рәхмәтле

 

Шагыйрьләрнең туган көне була,

Үлгән көне булмый бит аның.

Шагыйрь яши, тик бер генә кеше

 Укыса да аның китабын.

 

Тик бер шигырь бер күңелгә керсә,

Шагыйрь өчен бу аз түгелдер.

Әгәр шигырь җырга әверелсә,

Икеләтә арта ул гомер.

 

Мин рәхмәтле шигъри сүзләремне

 Көйгә салган якташларыма;

Мин рәхмәтле алар язган көйне

 Җырлар дусларымның барына.

 

Кеше китә, җыры кала,—дибез...

Җыр калдырсак үткән гомердән,

Җиргә, димәк, юкка килмәгәнбез,

Эзсез югалмабыз бу җирдән.

 

***

 

Мин нишләргә белми изаланам,

Кемлегемне белми интегәм.

Бер карасаң, елап шигырь язам,

Бер карасаң, җырлап җөй тегәм.

 

Мин котылу эзлим гөнаһлардан,

Арынырга телим языктан.

Урын тапмый йөрим оҗмахлардан,

Урын тапмый йөрим тәмугтан.

 

Мин—шагыйрә. Шулай булгач әле

Ник калырга тиеш оҗмахсыз?

Гөнаһларым булса ялгыш кына,

Ялгышларым минем гөнаһсыз.

 

Фани дөнья миңа үзе җәннәт,

Җырлап яшим җирдә шуңа да.

Тәмугына салмасалар бәйләп,

Мин ашыкмыйм оҗмахына да.

 

Күрәчәкнең барын күрдек бугай,

 Шулай киләм синең каршыңа.

Тәкъдирдә ни язган булса Ходай,

 Кичерергә кирәк барсын да.

 

Үргә күтәрелгән чоры да бар,

Түбән төшкән чак та онытылмый.

Онытылган арзан җыры да бар,

 Кыйммәтлесе дә бар—ул тынмый.

 

Кыйммәтлесе сөзелеп яшәп кала,

Шөкер, җырым кала, һәм шуңа

Мин ашыкмыйм әле сиңа таба,

Соңлабрак, үлем, каршыла.

 

Ашыктырма мине!..

 

***

И очына күңел, очына.

Әллә нинди дөнья бардыр кебек

 Ерактагы юллар очында.

 

Күк капусын хыял ачып куйган,

Күтәрел дә менеп җит кенә!

Әллә ниләр көтеп тора сыман

Күз күрмәгән дөнья читендә.

 

Еракларда зәңгәр һава төсе...

Хыялларда йөзеп чыгарлык.

"Берни дә юк анда",—дигән төсле

 Итәгемнән тоткан чынбарлык.

 

Мин аларны җырга гына салам

 

Мин кайгымны каеннарга бирмим,

Уйларымны элмим усакка...

Моңнарымны кертмим миләшләргә —

 Урман корыр иде ул чакта...

 

Исәбемне салмыйм имәннәргә,

 Серләремне чишмим сиреньгә.

Мин аларны хәтта сиңа ачмыйм,

 Гомереңне саклыйм синең дә...

 

Сыешмаган чакта үз җаныма,

Кысанлыкка түзми алар да...

Мин аларны салам җырга гына,

 Җырларымда алар тарала.

 

***

И Ходаем! Фани дөньяларда

Ил чуалган чакта,

Сыгыныр-сыеныр өчен кеше җаны

Төрле якка тарта.

 

Кайсынадыр өмет-терәк булган

 Диннәр тора сакта.

Кемдер табыш эзли беркатлыдан,

 Шарлатаннар арта.

 

Кемдер тыштан изге битлек кигән,

 Эчтән аза гына...

Шайтан туе—гасыр башы белән

Гасыр азагында.

 

***

Әгәр берәү мине алдый икән —

Алланың каһәре аңа кунсын,

Икенче кат әгәр алдый алса —

 Каһәр икебезгә уртак булсын,

Өченче кат алданганда инде —

Каһәр суксын тик үземне-мине.

 

***

Учактагы ялкын теле кебек,

Җанны айкый хәтер телеп-телеп.

Йөрәк актарыла тибеп-тибеп,

 Кинәт-кинәт киселер, өзелер кебек.

 

Җанны айкый хәтер телеп-телеп,

Әле төшеп китеп, әле менеп.

Аста юшкын, комы, өстә—күбек,

Зилзиләгә тарган дәрья кебек.

 

Актарыла йөрәк илереп тибеп,

Туктап калыр кебек кинәт төелеп...

Яшәргәме һаман иелеп-бөгелеп,

Китәргәме җирдән?—Булмый белеп.

 

Кинәт-кинәт киселеп өзелер кебек

Бәргәләнә йөрәк тартылышта.

Бар да үтә, бетә...

Ахыр килеп,

Хәтер генә кала бу тормышта.

 

***

Асылы шул без кавышкан кичнең:

Гомеребез бергә кушылып ага.

Бер үк кошлар сайрый безнең өчен,

 Бер үк фәрештәләр канат кага.

 

Тигезләтеп яшьләр аермасын,

Кан тибеше бер үлчәүдә бара.

Нинди генә җилләр кагылмасын,—

 Бу бергәлек бөтенлектә кала.

 

Кемнәр генә селтәнмәсен аңа—

Йомшарта алмый хак бәйләнеш көчен.

...Бер үк фәрештәләр канат кага,

Бер үк кошлар сайрый безнең өчен.

 

Соңгы җырым, оя типмәс коштай,

Юл адашып йөри һавада—

Барып җитә алмый иясенә,

Көен тапмый яши һаман да.

 

Мин бит аны күккә чөйгән идем,

Иңнәреңә синең кунар дип...

Иясе син булсаң, моңлы җырдан

 Кушма бәхет җыры туар дип.

 

Ә ул сиңа барып җитә алмый,

Көен тапмый яши һаман да...

Каһәрләнгән, оя типмәс коштай,

Юл адашып йөри һавада.

 

***

Әвәләде дөнья кемне таштан,

Кемне комнан, кемне балчыктан.

Өлешенә тигән көмеше шул —

Безнең буын өчен аз чыккан.

 

Булатлары ялтырасы чакта

Җир сарысы өстә тирбәлде.

Терекөмеш тәгәрәде читкә,

Тимерләре иртә күгәрде.

 

Калыкса да, күтәрелә алмый,

Югалалар башлар дигәннәр.

Дөньяларның кемгә мохтаҗ чагы?

 Кайларда соң яңа Пәйгамбәр?

 

Редакциядән:

Март аенда танылган шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы китаплар (шигырь, проза әсәрләре, истәлекләр) һәм популяр җырлар авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Клара Булатовага 75 яшь тула. Каләмдәшебезне, журналыбызның күптәнге авторын ихлас котлыйбыз, аңа яңа иҗат уңышлары һәм сәламәтлек телибез.