БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ
Г. Тукайның 125 еллыгын каршылап
1912 ел
1 гыйнвар. Шагыйрьнең «Былтырның хисабы» исемле фельетоны «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга. Еллык отчет рәвешендә язылган бу фельетонда: «Былтыр Петербургта «В мире мусульманства» дигән әллә нинди рус исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли... Багана-багана хәдисләр дәреҗ итә. Мусульманин, ди. панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Мөселманнар: «Ай-һай, тиз узмаса ярар иде»,—дип, шиктә торалар»,—дип яза шагыйрь.
Үзен «политик» дип атаган Тукайның сизгерлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел: шагыйрь үлеп, ике-өч ел да үтми. М. Хаҗи-Теләшинең провокатор һәм авантюрист булганлыгы фаш ителә.
Яңа 1912 елны Тукай Казан артында, Өчиле авылында каршылый.
Өчиледән Казанга «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиевкә хат яза. Үзенең авылдагы тормышыннан ризалыгын, канәгатьлелеген белдерә. Ләкин ул анда ял итеп, дәваланып кына ятмый, туктаусыз эшли. яза. Үзенең яраткан журналы «Ялт-йолт» турында кайгыртудан туктамый.
Ел башы. «Яшен ташлары» исемле китабы басылып чыга.
12 гыйнвар. Өчиле авылыннан Ф. Әмирханга хат яза. Хат үзе сакланмаган, бары тик конверты гына исән.
Гыйнвар. Бераз тернәкләнүгә, Тукай дәртләнеп эшкә керешә, «...көне буе йоклап, төне буе язып утыра башлады. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт миңа биреп куя иде. Арчага барганда, ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде» (жиңгәсе Рабига истәлегеннән).
Өчиледән Казанга Әхмәт Урманчиевкә хат яза.
20 гыйнвар. Оренбургта «Вакыт» газетасы укучыларына Тукайның шигырь җыентыклары басылып чыгуын хәбәр итә.
21 гыйнвар. «Мич башы кыйссасы» исемле юмористик очеркы «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга.
11 февраль. «Балалар күнеле» китабы (икенче кыйсем.Казан,«Өмид» матбагасы, 32 б., 5000 данә) басылып чыга.
Февраль азагы—март башы. Туганнарының: «Тагын бераз тор әле»,—дип кыстауларына да карамастан, Тукай февраль азагында Өчиледән Казанга кайткан. «Казанга кайтыш» исемле автобиографик очеркыннан (11 мартта басылган) күренгәнчә, ул Казанга кайткач, тыныч, аулак җирдән фатир табып, шау-шулы иптәшләреннән чиггәрәк яшәргә карар бирә. Һәм ул квартирада бер атна чамасы торып та чыга.
Истәлекләрдән күренгәнчә, Өчиледән киткәндә ул инде рухи һәм физик яктан да ныгый төшкән, озак-озак утырып яза-эшли башлаган.
Казанга аны Кәбир абыйсы ат белән илтеп куя. Рабига җиңгәсе ике мамык мендәр бүләк итә.
Март. «Болгар» һәм «Шәрык» кунакханәләрендәге суыктан туеп һәм авылдагы тынлыкка күнеккән шагыйрь тыныч фатирда торырга, азрак аралашырга, күбрәк иҗат эше белән шөгыльләнергә план корып кайта. Овражная урамындагы бер йортка фатирга да урнаша. Ләкин андагы шартлардан канәгать булмыйча, яңадан кунакханәләрдән номер эзли. Нәтижәдә «Свет» кунакханәсендә бер бик матур, якты, затлы җиһазлы бүлмәгә урнаша. Әмма бу юлы да уңмый, номерында күселәр аңа тынгылык бирми. Бу турыда «Казанга кайтыш» исемле әсәрендә кызганыч һәм көлке рәвештә тасвирлап яза.
13 март. «Гасыр» китапханәсендә Г. Коләхметов, Ш. Әхмәров һ. б. белән сөйләшеп торганда, күренекле татар революционеры, большевик-ленинчы, Тукайның якын дусты X. Ямашев баш миенә кан йөгерүдән үлә.
18 март. Җәмәгатьчелек X. Ямашевны зурлап күмә. Озатучылар саны күп була. Газеталар бу югалтуга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Биографиясе бирелә, кайгы мәкаләләре басыла, шигырьләр багышлана.
Бу үлем Тукайны, һичшиксез, тетрәткән, ул шактый вакыт исенә килә алмаган. Мәрхүмгә багышланган шигырьләренең бер ай узгач кына язылуы да шул турыда сөйли.
31 март. «Ялт-йолт» журналының 36 нчы саны дөнья күрә. Бу санда «Америкадан Вәли муллага телеграмм», «Вәли мулладан Америкага», «Көлеп язмыйбыз, көлеп әйтмибез» исемле фельетоннары «Гөмберт» имзасы белән басылган.
Апрель башы. Фатирда яшәү шартларыннан канәгать булмыйча, Тукай «Свет» кунакханәсенең бер матур, якты номерына урнашып яши башлый. «Иптәшләренең: «Синдә чахотка бар»,—диюләреннән гаҗиз булып, алардан читтәрәк бу номерга күчкән идем»,—ди үзе Габдулла Гыйсмәтигә (1883—1939), монда күчүенен сәбәбен аңлатып.
Петербург мулласы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевтән Петербургка килергә чакырып бер-бер артлы ике хат ала.
7 апрель. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигырен яза.
14 апрель. Җәй буе кыргыз даласында кымыз белән дәвалануны күздә тотып (Троицк мулласы Габдерахман Рахманкулов та чакырып киткән була), Троицкига барырга, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка барып докторга күренергә ниятләп, «Фултон» пароходында Казаннан Самарага юнәлә. Аны пристаньга дусты, «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиев озатып төшкән
15 апрель, кич. Пароход белән Самарага килеп төшә (« икенче көнендә бугай, төнгә табарак Самарага җиттем») Анда бик мәһабәт бинага урнашкан «Бристоль» кунакханәсенә туктый. Шул көнне үк Самараның мулласы, «Икътисад» журналы мөхәррире Фатыйх Мортазин белән очрашып, озаклап сөйләшеп утыралар.
16 апрель. Сәяхәтен дәвам итеп, Самарадан поездга утырып Уфага китә. Аны вокзалга Фатыйх Мортазин җибәргән шәкерт резиналы фәйтун белән озатып куя.
18 апрель. X. Зәбири алып биргән билет белән поездда Тукай Уфадан Петербургка китә.
20 апрель. Иртәнге сәгать сигездә поезд белән Николаевский вокзалга килеп төшә. Үзен чакырып хат язучы Муса Бигиевкә телеграмма җибәргән булса да, аны каршылаучы булмый. Ул, извозчикка утырып, М.Бигиевнең өенә бара (Сергеевская, 81) М.Бигиев аны кабул итә һәм үз өендә үзенен бүлмәсенә урнаштыра. Тукай биредә үзенең элекке танышлары, иптәшләре белән дә күрешә алмаган хәлдә, 5 көн яши.
Муса Бигиев белән Петербург имамы, җәмгыяте хәйрия мәктәбенең мөдире Лотфулла Исхаковларда кунакта була. Шагыйрь белән күрешергә курсистка кызлар киләләр, ләкин, авыруын сылтау итеп, Тукай аларны кабул итмәгән.
Петербург бае, Муса Бигиевләр партиясе тарафдары Галим Максудов үзенең Истамбул дарелфөнүнең тәмамлап кайткан улы Кәрим белән күрешер, танышыр өчен, үзләренә кунакка чакырып Тукай янына киләләр.
25 апрель. Гукай «Нур» газетасы идарәсенә бара. Анда ул элекке иптәшләре Кәбир Бәкер, Габделкәрим Сәгыйтовлар белән күрешә. Сафа Баязитов, студент Шакир Мөхәммәдъяровлар белән очраша. Ул Муса Бигиев өендә яшәп ятудан кыенсынуын һәм аерым номер алып торасы килүен әйтә.
Апрель ахыры—6 майга кадәр. Әхмәтҗанов Тукайга Петербургта чыга торган большевистик «Звезда» газетасында басылган Хөсәен Ямашев турындагы мәкаләсен күрсәтә. Шагыйрь укый да: «Менә заман. Безнең хакта пайтәхеттәге рус газеталары да сөйли башладылар бит. Күптән кирәк иде. Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам. Мин үзем социалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен иде»,—ди.
5—6 май. Тукайның Петербургтан китәсе тәгаен билгеле булгач, иртән Сафа әфәнде Баязитовның Мойкадагы квартирында шагыйрь хөрмәтенә иртәнге аш мәҗлесе ясала. Кич белән зур бер сәүдә оешмасында хезмәт итүче Мөхәммәтша Җиһаншин квартирасында Тукай хөрмәтенә озату мәҗлесе үткәрелә. Биредә, приказчик вә сәүдәгәрләрдән башка, яшьләрдән Шакир Мөхәммәдъяров, Кәрим Сәгыйтов, Кәбир Бәкер, берничә Петербург мөгаллиме, Муса Бигиев, Петербург имамнарыннан Сафа ахун Баязитов, Лотфулла Исхаков катнаша. Кунакка чакыручы күп булса да, Тукай ул дәгъватларны кире каккан. Хикмәт авыруында һәм һаваның салкын, юеш булуында гына түгел, әлбәттә. Шуңа күрә сәүдә хезмәткәрләре һәм приказчиклардан торган 30-40лап кеше, шагыйрьне бер генә мәртәбә «мәшәкатьләргә» теләп, уртак мәҗлес оештыралар.
6 май төне. Петербургның Николаевский вокзалыннан Тукай поезд белән Уфага китә. Вокзалда аны озатырга дуслары һәм фикердәшләре Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗанов, Шакир Мөхәммәдъяров, Кәрим Сәгыйтов һ. б белән бергә имамнардан Сафа ахун Баязитов, Лотфи әфәнде Исхаков, зыялы мөгаллимнәр, байлар, төрле сәүдә йортларында хезмәт итүче мөселман приказчиклары, төрле мәктәпләрдә укучы яшьләр, студентлардан торган 30 лап кеше җыйнала.
7 май, иртәнге сәгать 10 нарда. Петербургтан Мәскәүгә килеп җитәләр һәм озак тормыйча Тукай Уфага юнәлә.
8—9 май. Петербургка сәяхәтендә унбиш көн чамасы йөреп, яңадан Уфага кайта. Бу сәфәрдән ул гаять йончып, арып кайта. Бу вакытта инде Уфа яшәргән, агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымызлар хәзерләнгән була. Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын ярата, кымыз эчә. «Сәламәтлек һавасы эчәм» дип сөйли иде, Г Тукай,—ди М.Гафури үзенең истәлегендә.
9 майдан соң. Тукай Уфада яши.
«Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнасип һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр.
Туканның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере «Сабах» көтеп ханәсенен артындагы бүлмәдә үтте»,—дип яза М.Гафури.
Истәлекләргә караганда, Уфада Тукай Себер якларында мөгаллимлек кылучы Мөбарәк Әмиров белән очраша. Ул аннан Себергә кайчан баруы, анда нинди шартларда эшләве һәм кемнәрне укытуы турында гаять кызыксынып сораша.
Уфада яңадан докторга күренә. Бу турыда 12 нче майда Кәбир Бәкергә язган хаттан укыйбыз: «Уфа докторына кан тәхлиле тугьрысында бардым... Җүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты».
Тукай Уфада бер атналап тора. Монда шагыйрь күбрәк вакытын М.Гафури белән уздырган. Кымыз сатыла торган бакчага чыгып, яшел чирәм өстендә кымыз эчәләр, Агыйдел буендагы бакчага чыгып, биек ярдан баржа, буксир, салларны күзәтәләр. Бер атнадан соң, әүвәлге карары буенча, кымыз эчәр өчен Троицкига китәргә карар кыла.
Май азагы. Берничә көннән Хәкимҗан Бакиров Тукайны кымызга Габдрахман Рахманкуловның дачасына илтеп куя.
Совет власте елларында бу урыннарда кымыз белән дәвалану санаторийлары ачыла.
Шагыйрь исә: «Троицкида берничә көн торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем... Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына өченчегә миңа махсус чатыр тегелде. Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан пароходка, пароходтан поездга күчә-күчә эштән чыккан мин бичара, ахры, бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Бу—сахра, коры степь һавасы. Бөтен нәрсә табигый...»—дип яза. Бу казакъ даласына барган беренче көнне үк күңел күтәренкелеге белән табигатьнең матурлыгына, киңлегенә рухланып шигырь дә яза
«Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч белән ашарлык саф һава.
Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казаклардай күчеп,
Бер кунышлык җирне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү белән үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
Май азагы—июльнен 20ләренә кадәр. Казакъ даласында ике ай-ике ай ярым вакыт яши. Биредә ул «Мәкаләи махсуса»ның икенче кисәген язып (5 бүлекчә), почта белән Казанга җибәрә. «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» фельетоны да җәйләүдә язылган булуы мөмкин.
Шәһәрдән аның янына килгәләп йөргәннәр. Үзе дә берничә мәртәбә, чакыруларга җавап йөзеннән, Троицкига барып кайткан.
Кайбер истәлекләргә караганда, Тукай ял иткән вакытта тагын бүтән җирләргә дә барган. Үзе кымыз эчеп дәваланган казакъ авылыннан ерак түгел Кушкүл авылына килә. Халыкка яңа шигырьләрен укый. Күлдә көймәдә йөри, болындагы чәчкәләр белән хозурлана.
Июльнең 20ләре. Ялы ял төсле булды дигән фикергә килгәч, үзендә азмы-күпме хәлләнү дә сизгәч, Тукай кайтыр юлга чыга. Июльнең егермеләрендә, ниһаять,Казанга, «Свет» кунакханәсендәге номерына кайтып керә. Ис алып, хәл җыеп тормастан, «Ялт-йолт»гагы вазифасын башкарырга керешә «Җан азыклары» җыентыгын матбугатка әзерләргә тотына.
Троицкидан кайтып бер-ике көн үтүгә, Фатыйх Әмирхан белән икәүләп фоторәсемгә төшәләр.
21 июль. Календарьчы Шәрәф Шәһидуллин тарафыннан 1913 ел өчен чыгарылган «Заман календаре»нда Тукайның фоторәсеме һәм кыскача тәрҗемәи хәле урнаштырылган.
26 июль. Казанда Евангелистлар урамындагы Хәсәновлар йортында татар яшьләренең әдәби түгәрәге җыйнала. Бу утырышта журнал чыгарырга карар бирелә. Русларның әдәби журналлары кебек күләмле булуы күздә тотылып, аның татар яшьләрен оештыручы, берләштерүче үзәк булырга тиешлеге искәртелә.
Җыелышта бу мәсьәлә Гәрәй һәм Барый Хәсәновлар... Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, укытучы Гафур Коләхметовларның актив катнашы белән хәл ителә һәм әдәби-мәдәни «Аң» журналы чыгарырга карар бирелә. Басма өчен исемне Тукай тәкъдим иткән.
5 август. «Хәзер җиләк-жимеш вакыты» исемле сатирик мәкаләсе «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга.
Көз башы. Казанга килгән шагыйрь һәм мөгаллим С.Сүнчәләй Тукай белән очрашын тора. Мәгълүм истәлегендә ул болай дип яза: «Бу вакыт Тукайның хәле тәмам беткән, нервлары какшаган. Кечкенә генә нәрсәгә дә кәефе китә, бик тиз ачулана, юк-бар нәрсәдән дә шикләнә, курка, берәүне дә күрәсе килми иде»
Сүнчәләй авылына китәр алдыннан саубуллашырга да кергән Тукай шунда ана: «Менә, сиңа бүләгем булсын»,-дип, үзенең көмеш сәгатен бүләк итә. Бу аларның соңгы мәртәбә очрашулары була.
Тукай «Свет» номерларыннан яңадан «Болгар»га күчә
Көз. Журналист Шиһап Әхмәров истәлегенә караганда, Тукай үзенең барлык шигырьләрен мәҗмуга итеп бастыру хокукын Г. Шәрәфкә биреп, аның белән договор төзи һәм шул җыентык («Мәҗмугаи асарь»)ны әзерләү өчен бик бирелеп эшкә керешә. Г.Шәрәфнең бу договорга нинди шартлар куюы билгеле булмаса да, Тукайга якын кешеләр. Тукай өчен бу договорның «кабальный», ягъни арзан гына хакка авторлык хокукы тулысынча сатылган булуын сөйлиләр.
Октябрь. Авыруы каләм тотарга комачаулый башлый. Бу вакыт ул. «Ялт-йол»ны чыгаруга хезмәт куюдан тыш, «Җан азыклары- җыентыгын матбугатка әзерли.
5 ноябрь. «Ялт-йолт» журналының 45 нче саны дөнья күрә. Биредә «Шүрәле» имзасы белән «Мәкаләи махсуса» әсәренең VI—IX бүлекләре, шунда ук «Валлаһи» шигыре, «Гөмберт» имзасы белән «Хаксызлыктан котылдык» исемле мәкаләсе урнаштырылган.
Көз. Тукай яраткан һәм мәхәббәт турындагы шигырьләренең күбесен аңа мөнәсәбәттә язган Зәйтүнә туташның Казаннан Чистайга китүен Тукай бик авыр кичерә. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоела. Бу мәхәббәтен күпләрдән яшерсә дә, дусларыннан берсенә Зәйтүнәне һаман яратуын, оныта алмавы, сагынуы турында сөйли.
10 декабрь. Казанда «Кояш» исемле демократик юнәлештәге газета чыга башлый. «1912 нче елда караңгы Казан өстенә «Кояш» чыгып, «Йолдыз»ны сүндерде»,—дип яза Тукай, бу вакыйгага рухланып.
15 декабрь. Казанда «Аң» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыга башлый. Редакторы һәм нәшире «Гасыр» китап ширкәте башлыкларыннан берсе— Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883—1938). Киңәшү-сөйләшүдә, булачак журналның идея-политик һәм әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүдә һәм Хәсәнине бу эшкә күндерүдә Тукай якыннан катнашкан. Журналга исемне дә Тукай тәкъдим итә. Беренче санында Тукайның журнал чыгу унае белән язылган «Аң» шигыре урнаштырылган.
29 декабрь. «Вакыт» газетасы Г.Тукайның «Җан азыклары- исемле шигырь җыентыгы басылып чыгу турында «Яңа басылып чыккан иң мөһим әсәрләр...» дип игълан бастыра.
1912 елның ахыры. «1912 елның ахырында (числосы исемдә калмаган),—дип яза, авыр көннәрдә шагыйрьгә ярдәм кулы сузган профессор Г. Клячкин,—миңа, авыру Тукайны барып карарга үтенеп, татар яшьләреннән берничә кеше килде. Исемдә калганынча, Тукай ул вакытта Московский (хәзерге Киров) урамында номерларда тора иде.
Мин анда неврастения күренешләре белән бергә җитди авыру таптым. Иптәшләре аның мондый нервлы хәлдә булуын буржуаз язучыларның кайберләренең һәм полиция агентларының аны туктаусыз эзәрлекләүләреннән килеп чыккан даими борчылулар аркасында булган, дип уйлыйлар иде».
Ахыры киләсе санда