АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Кече Чынлы авылы Чүпрәле районының көньягында, Чынлы елгасы буена урнашкан. Җирле үзидарә советы авылда, Кече Чынлы исемен йөртә. Район үзәгеннән авыл 28 чакрымда. Борындык тимер юл станциясеннән—25, Тәтеш пристаненнан 85 чакрым ераклыкта утырган. Авыл һәм елга атамасы тарихи чыганакларда очрый.
Кече Чынлы авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Тарихи чыганаклар күрсәтүе буенча, бу җиргә XVII гасырда йомышлы татарлар килеп урнаша башлый. Бу турыда Г. И. Перетяткович түбәндәгеләрне яза «...Беркадәр соңрак (1663 елда) 25 йомышлы татар Чынлы елгасының югары агымына китереп утыртыла һәм аларга чәчүлек, печәнлек җирләре бирелә». 1859 елда халыкны исәпкә алу мәгълүматларына караганда, Кече Чынлы авылында 293 хуҗалык булган, 2485 кеше яшәгән (1230 ир-ат һәм 1255 хатын-кыз). Авылда 4 мәчет булган. Шушы ук чыганакта Кече Чынлының Сембер губернасындагы иң зур 320 авылның берсе һәм Буа өязенең (авыл бу заманда Буа өязенә караган) 15 зур авылы арасында иң зурысы булуы искәртелә. Анда тагын шундый юлларга тап булабыз: « татарларның кечерәк кенә авыллары белән беррәттән, сәнәгать йортлары (промышленные заведения) булган зур һәм күп хуҗалыклары да бар. Мондыйларга Иске Шәйморза, Кече Чынлы, Шихардан һ.б авылларны кертергә мөмкин». Бу чыганакта Кече Чынлы авылы халкы дәүләт крестьяннары («владельческие») дип атап үтелә.
Кыскасы, Кече Чынлы авылы Казан ханлыгы чорында иң зур авылларның берсе булган.
Авыл халкы дәүләт крестьяннары булгач, идарәләре дә дәүләтнеке саналган. Кече Чынлы авылы халкы нигездә игенчелек белән шөгыльләнгән.
Авыл картлары әле 1920 елларда да авылда 9 мәчет булганлыгын сөйлиләр. Әмма 1920 еллардан соң аларның манаралары киселә һәм мәчетләрне мәктәп итәләр. Мәчетләрнең манаралары төрлесе төрле вакытта киселгән. Мәсәлән, урталыктагы мәчетнең манарасын илленче елларда гына кискәннәр. Манараны кискән «Чатан» кушаматлы кешегә 2 пот арыш биргәннәр дип сөйлиләр.
Авылның ни өчен Кече Чынлы дип аталуы, ягъни әлеге исемнең кайдан килеп чыгуы турында халык телендә берничә легенда йөри.
Чынлы—чин (сан, дәрәҗә) дигән сүздән килеп чыккан дигән фикер бар. Янәсе, бу җирләр чинлы кешегә бирелгән булган, шуннан Чинлы—Чынлы атамасы килеп чыккан.
Кече Чынлы авылы атамасы Чынлы (Цыльна, Цильна) инеше исеменнән алынган дигән фикер дә яши. Инеш исеме (ягъни, Цильна) Казан ханлыгы чоры чыганакларында очрый.
Чынлы сүзе русча целина—«үзләштерелмәгән чирәм җир» сүзеннән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Элекке заманнарда бу тирәләр чирәм җир булган. Тора-бара монда халык килеп урнаша башлый, авыллар оеша. Ә авылларны күренекле кешеләр исеме белән атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Кәрим Чынлысы—Кече Чынлы, Ярәмәй Чынлысы— Зур Чынлы. Кәрим Чынлысы урнашкан чирәмлек җирләр Ярәмәй Чынлысыныкыннан кечкенәрәк булган. Шуңа күрә Кәрим Чынлысын—Кече Чынлы (Малая Цильна), Ярәмәй Чынлысын—Зур Чынлы (Большая Цильна) дип йөртә башлыйлар.
Кече Чынлы җирле үзидарә советы җирендә яши торган халыкның күпчелеген татар-мишәрләр тәшкил итә (аз гына санда казан татарлары да яши). Авылга беренче нигезне салучылар да—татар-мишәрләр. Әмма аларның монда кайчан һәм кайдан килеп урнашулары турында төгәл мәгълүматлар юк.
Мишәрләрнең килеп чыгышын һәм таралышын өйрәнгән галимә Р. Г. Мөхәммәтова фикеренә караганда,Буа, Чүпрәле, Чистай районнары һәм Чуаш республикасы җирләрендә яши торган мишәрләрне формалаштыруда Тамбов һәм Түбән Новгород губернасыннан XVII гасырның икенче яртыларында күчеп килгән татар-мишәрләрнең роле зур булган.
Безнең фикеребезчә, татар-мишәрләр проблемасын кузгатканда өч чорны исәпкә алырга кирәк.
Беренче чорда акацирларны искә алу зарури. Алар безнең эрага кадәр VII—X гасырларда Көнчыгыш Европада яшәгәннәр. Урман белән бәйле бу тугандаш кабиләләрне төрле диалектларда төрлечә атап йөрткәннәр бер диалектта—акацир дип, икенчесендә мишәр дип. Акацир да, мишәр дә—«урман кешеләре» мәгънәсендә кулланылган. Ука суы буйларында мишәрләр яшәгәнгә күрә, руслар әлеге җирләрне «мещерские земли» дип йөрткәннәр. 1152 елда Юрий Долгорукий монда бер шәһәргә нигез сала. Бу шәһәр 1471 елга кадәр «Городец Мешерский» дип, аннары Касимов (Касыйм) шәһәре дип аталган.
Икенче чор XVI гасырдан башлана. 1540-50 елларда ук, ягъни Казан ханлыгы басып алынганчы, мишәрләр Казан ханлыгы җирләренә үтеп керәләр. Мәсәлән, Н. К. Карамзинның «История государства Российского» (СПб, 1819—Т VIII) дигән хезмәтенең 232—236 битләрендә мондый юллар бар. «Безнең елъязмалар 1551 ел датасы белән Иделнең унъяк ярында мордва, чирмеш, чуаш һ.б. халыклар белән бергә, беренче тапкыр можар-мишәрләрне атыйлар». М.Худяков үзенең «Очерки по истории Казанского ханства» (Казан, 1923) дигән китабында мишәрләрнең бер өлешен Казан ханлыгына Шаһ Гали алып килүен яза.
Өченче чор XVII гасырдан алып XIX йөзнең беренче яртысына кадәр булган вакытны үз эченә ала.
Күрәсең, Кече Чынлы авылын нигезләүче мишәрләр бу тирәләргә икенче чорда килеп урнашканнар булыр.
Кече Чынлы халкы җир белән бәйләнгән газапларны хәйран күрә 1760 елда Буа өязе Кече Чынлы авылында алпавыт Мотовилов крестьяннарның 849 дисәтинә җирен тартып ала. 1905 ел революциясе вакытында крестьяннар 300 дисәтинә җирне аяусыз көрәш нәтиҗәсендә кире кайтаралар. 1906 елның 5 апрелендә Кече Чынлыга 50 стражник белән пристав Соболев килә. Бәрелештә 400гә якын кешедән дүртесе үлә, 100 кеше каты яралана.
Бүгенге көндә Кече Чынлы авылында 602 хуҗалык бар, анда ике меннән артык кеше яши.
Авыл матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп Чынлы елгасы ага .Моннан тыш тагын Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар.
Авылның бер басуын Пугачев кыры дип йөртәләр. Монда Емельян Пугачев гаскәре белән ял итәргә туктаган булган дип сөйлиләр. Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры лип аталган. Авыл эчендә бер калкулык Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә.
Кече Чынлы талантларга бай. Анда артистлар Ринат Таҗетдинов һәм Харис Төхфәтуллов, язучы һәм тәрҗемәче Кыям Миңлебаев, галим Рәдиф Җамалетдинов туып-үскән.
Аксу
Аксу авылы Буа районында, район үзәге Буа шәһәреннән 30 чакрым, җирле үзидарә советы үзәге Бик-Үти авылыннан-5, Килдураз тимер юл станниясеннән- 15, Тәтештән 72 чакрым ераклыкта урнашкан.
Аксу атамасы урысча исемнәр белән тарихи белешмәләрдә ныгып калган.
1898 елда дөнья күргән тарихи белешмәдә авыл Белая Волошка дип аталган һәм анда татарлар яши дип әйтелгән. К.П.Берстельнең тарихи белешмәсеннән күренгәнчә, Белая Волошка авылында 1596 татар кешесе яшәгән.
Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу тарихын болай сөйлиләр.
Аксу авылы утырган урында куе урман була. Урман уртасында иңкүлектән чишмә агып чыккан. Ерак та түгел Бола суы аккан. Бола суына бер чакрым кала Каты җир дигән урын булган. Шул тирәдә матур болын да җәелеп яткан. Шундагы Кара кизләү дигән чишмә янында Аксу исемле кеше яшәгән. Тора-бара бу җирдә 6—7 хуҗалыктан гына торган Аксу авылы барлыкка килә.
Бола суының икенче ягында Кокуй дигән урыс авылы утырган була. Анда бай алпавыт яшәгән. Бу авыл халкы Аксу авылын бер дә яратмаган, халыкны һәрдаим кыерсытып, кыйнап, җирләрен тартып алып торганнар. Бу кыерсытуларга чыдый алмыйча, Аксу бабай, башка кешеләрне дә ияртеп, тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык урман кисә, басу ясый һәм йортлар сала башлый. Чишмәнең суы бик мул һәм тәмле була. Хәзер аны кое итеп эшләгәннәр, исеме—Бикәмәт коесы.
Яңа урында авыл 50—60 хуҗалыкка кадәр үсә һәм тирә-ягы биек койма белән әйләндереп алынган була. Бу койманы чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен төзегәннәр. Күчеп урнашкан авылның исеме Аксу бабайга нисбәттән Аксу атамасы алган.
50—60 йорттан торган Аксу халкына авылдан чыгу өчен бары бер капка булган. Кешеләр кая гына барсалар да шушы капкадан чыгып йөргәннәр. Авылда кешеләр күч-күч булып, укмашып, бер ишегалдында 10—15 хуҗалык яшәгән. Болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган. Халык һаман арта барган, ә койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда халык бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган.
Авыл халкы уйлаша да, җир бүлүчене (землемер) чакыра. Җир бүлүче килә, халыкка җир бүлеп бирә һәм хуҗалыкларны урамнарга урнаштыра. Шуннан соң авыл зурая башлый, халык ишәя. Игенчелек белән көн күрәләр.
Вакыт үтә, халыкның белемгә булган ихтыяҗы арта. Бу вакытта авылда мәчет тә, мәдрәсә дә булмый. Халык авылдан 5 чакрым ераклыктагы Бик-Үти авылына мәчеткә йөреп гыйбадәт кыла. Тора-бара ике авыл өчен бу мәчет кысрыклана һәм Бик-Үтилеләр Аксу халкын китерми башлыйлар. Шуннан соң Аксу халкы авылда мәчет төзергә карар кыла. Авылның нәкъ үзәк өлешенә мәчет салып куялар. Тора- бара мәчетләр саны 5 кә җитә. Әйе, заманында Аксу 5 мәчете белән дан тоткан.
Тирә-яктагы авыллар Аксу авылын Кишер Аксуы дип йөртәләр, чөнки бу авылда һәр гаилә кишер утырта һәм сатуга чыгара.
Кишер чәчү моннан 100—150 еллар элек башланган. Авыл олылары сөйләвенә караганда, бер кеше Әстерхан шәһәренә яшәргә күчеп китә. Әстерханда бераз торганнан соң, бу кеше бераз орлыклар табыштырып Аксуга кайта һәм кишер чәчү белән шөгыльләнә башлый. Бу эштән ул шактый гына керем ала һәм, аңардан күреп, башка хуҗалыклар да кишер үстерү кәсебенә керешәләр. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2—Зәр гектар кишер чәчкән һәм аны якын-тирәдәге авылларга сатып күп кенә керем алганнар. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрне ташламый.
1923 елда авылда беренче әртил төзелә. Аңа «Кызылармеец» дигән исем бирәләр. 1925 елда авылда мәктәп ачып җибәрәләр. Янында интернаты да була. Күрше авыл балалары анда кунып та кала.
1986 елда авылда унъеллык урта мәктәп ачыла. Ул мәктәп хәзер дә эшли. Анда тарих музее бар. Музейга экспонатларны халыктан җыйганнар.
Авыл озын-озын өч урамнан тора: Кырый урам, Урта урам һәм Чуаш урамы.
Дәвамы киләсе саннарда.